Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3 - Хасанов Нурислам Гаптуллович


Нурислам Хәсәнов

Сайланма әсәрләр. 3 том. Повестьлар, хикәяләр, шаян парчалар, нәсерләр, шигырьләр, очерклар


ПОВЕСТЬЛАР

Инешемдә гомер агышы

Сөекле әниемә багышлана

Уйларымда син, әни Бүген без шактый кырыс солдат юлын кичтек. Илнең ком-далалары, чүлләре буйлап уздык, походта булдык. Ләкин, кайда гына булсам да, син истән чыкмыйсың. Сагынуларымнан бөтен дала иркенә бер кычкырасым килде Эссе чүлдән атлыйбыз. Баш очындагы кояш мәңге сүрелмәстер кебек. Тирә-як киңлекләрендә рәшә дулкыннары тибрәлеп йөзә. Кызган комнан бөркелгән һава йөзләрне юа. Гимнастёркадан бәреп чыккан аксыл тир эзләре  әйтерсең чүл уйсулыклары төшерелгән карта. Әледән-әле иреннәр кипши. Маңгайдан тамган тир тамчылары, комга төшеп өлгерә алмый, парга әйләнә. Комга иңеп кергән аякларга көч өстәгәндәй, авыз эчемнән генә адымнарымны саныйм: «Бер, ике, өч» Очраган кыенлыкларны җиңәргә тырышам. Күңел: «Түз, сабыр бул!» ди.

Күктә кояш. Аңа карап бара-бара телгә киләм: «Кояш! Зинһар, әниемдәй мәрхәмәтле бул! Сусатма артык. Беләм: синдә тиңсез яну көче!..»

Чү! Ни булды? Әллә күзләрем ялгыш күрәме? Кояш җир өстенә тәгәрәп төшеп килә кебек. Тотып калырга теләгәндәй, кулларымны өскәрәк күтәрдем. «Юк, юк! Кирәкми! Җир шары янарга тиеш түгел. Тынычлык, халыклар дуслыгы хакына, аналарыбызның имин картлыгы, сабыйларның якты киләчәге, бүгенгенең фидакяр хезмәте хакына без, солдатлар, сафка басканбыз!» Яшен тизлегендә узган уйларымнан адымнарымны акрынайта төшәм. Хәтта аяк басып атлавымнан кызган комнар дары кебек кабынып китәр дә Җир шарын кара төтен каплар күк Кабат каршы төшәм: «Юк, юк! дим. Бу Җир өсте мәңге аяз булырга тиеш!»

Әнкәй! Уйларым бераз синнән читкәрәк тайпылганга ачуланма. Чөнки мин солдат, буыннар дәвамы, тынычлык сакчысы.

Йә, кем теләми җирдә бормаланып аккан инеш-елгаларның һаман да тыныч кына ага бирүен, җылы яңгыр тамчыларыннан, күзгә күренеп, кырларда тибрәлеп башаклар үсүен, күңелләрдә, тургайлар моңына ияреп, яңа җырлар шытуын?

Меңнәр, миллионнар тели!

Йә, кем теләми гүя болытларга киртә булып калкып чыккан яңа шәһәрләр, мәһабәт йортлар үсүен, кешелек акылының могҗизалар тудыруын?

Меңнәр, миллионнар тели!

Ә кем тели чәчәктәй гомерләрнең иртә өзелүеннән йөрәкләр сулкылдавын?

Юк, беркем дә

«Җирдә үскән агачларның хәтта бер генә яфрагы да вакытсыз өзелеп төшмәсен иде!» ди күңел.

Әнкәй! Походта без, ялга тукталгач, учак яктык. Учак әйләнәсендәге солдатларның кояшта кызган йөзләрендә ялкын шәүләләре уйный. Бермәлгә бар да сүзсез калган. Һәркемнең күңелендә үз уе. Учак миңа әткәйләр истәлегенә янган ут сымак. Гүя мин аларның Җир күкрәгеннән безгә дәшкән тавышларын ишетәм: «Җир шары әле һаман да тынгысыз. Без аның хафалануын тыңлап ятабыз. Тынычлык өчен сакта уяу булыгыз!»

Учак яныннан купкач, без янә походыбызны дәвам иттердек. Хәерле юл теләгәндәй, хушлашып, дала уртасында ялгыз учак янып калды. Аңа карый-карый, ераклаша-ераклаша, мин, әнкәй, сине уйладым. Йөрәгемдә сагыну хисләре яңарды. Туган җирем Татарстанның кечкенә генә инеш буена урнашкан Шәтке авылында улыннан сәлам хатлары көтүче әнием барлыгын хәтеремнән чыгармыйм

* * *

Солдат улың инде кайтырга чыкты, әни. Хезмәтен үтәп, бөтенләйгә! Сагынуларым тулып ташый. Уйларым дык-дык килгән поезд тәгәрмәчләреннән алда йөгерә. «Корыч аргамак» дала киңлекләреннән пошкыра-пошкыра чаба. Артыннан ияргән вагоннар борылышларда соры еландай шуышып уза. Йөрәк ашкынуы поездны «тизрәк, тизрәк!» дигәндәй ашыктыра. Дулкынлануымны тыярга тырышып, тәрәзәдән дала киңлекләрен, юл буйларын күзәтеп барам. Юл читендә үскән агачлар, бездән көнләшкәндәй, егыла-егыла артка чабалар. Мин хатирәләр бишегендә тибрәләм Кайтып килүемне хәбәр итмәсәм дә, көтүеңне беләм, әни. Аналар йөрәге сизгер ул. Тик мин моның шулай икәнен соңрак аңладым. Тормышыңда сагынып-өзгәләнеп көтүләрең күп булды синең. Яшьтән үк ике сеңлең белән ятимә калгансың. Язмыш сезне чит җирләрдә бер-берегездән аерган. Аннары син аларны күпме бер күрергә зар-интизар булып яшәдең, әле дә булса яшисең. Исләреңә төшкәндә, үзәкләрең өзелә. Тагын әтинең сугышта һәлак булуы Үлгән хәбәрен алгач та, ни гомер көттең син?! Барысына да түзә белгәнсең, әни

Кышкы кичләрдә безгә еш кына, бәйләвен алып, күрше Зәлия апа кереп утыра иде. Ул чагында миңа тугыз яшьләр чамасы булгандыр. Берсендә шулай мин дәрес әзерлим, Зәлия апа шәлен бәйли, син кабадагы көнҗәләдән җеп эрлисең. Сары сагыз кебек сузылып килгән йон, нәзек, сөякчел бармак араларында нечкәреп бөтерелә-бөтерелә, алъяпкыч итәгендә зырылдап әйләнгән орчыгыңа чорнала бара. Зәлия апа сүзчән түгел. Күбрәк син сөйләгәнне тыңлап, җөпләп утырырга ярата. Ул йомгак җебен тарттырып сүттерде дә авыз кырыйларын сөртеп алгандай итте һәм сорап куйды:

 Саҗидә апа! Әйдәле, бер үз тормышыңны сөйләп җибәр, булмаса. Безнең авылга кайлардан килен булып кайттың? диде.

Башта, сүзеңне нәрсәдән башлыйм икән дигәндәй, уңайсызланып киттең, урыныңа җайлабрак утырдың һәм:

 Сөйләмә дә инде, Зәлия, дидең. «Кыз баланың язмышы очар кошныкына тиң», дип белми әйтмәгәннәрдер.

Орчыгың алъяпкыч итәгеңдә янә бөтерелеп уйнап алды. Йөзең ничектер уйчанланып китте, тавышың әйтерсең йөрәк түреннән сыгылып чыкты:

 И-и Зәлия, ул елларны искә төшерсәм, күңелләр әллә нишләп китә. Егерме беренче елдагы ачлык безнең бәхетсезлеккә булгандыр инде ул Авыр гына сулап куйдың. Үткәннәреңне хәтерләү иңеңә авыр таш булып ятты булса кирәк. Апас ягыннан, Түбән Барыш авылыннан идек без. Урамыбызны нилектәндер «Бакалтай урамы» дип йөртәләр иде. Авылыбыз матур төшкә үзән-су җиргә урнашкан. Тау өсләрендә дә, тау итәкләрендә дә мондагыча төрле-төрле агачлар үсә. Авылга терәлеп үк салкын сулы чишмә ага. Ул авылны урталай бүлеп аккан инешкә килеп кушыла.

Безнең якларны Тау ягы диләр бит. Тау итәкләренә шунда җиләккә йөри торган идек. Бер дә бер көнне, шул читкә китәр алдыннан, өчәү сеңлем Гаҗилә (анысы уртанчысы) һәм Мәсрүрә (кечесе) белән җиләккә киттек. Әти белән әни, иртән чыгып киткәндә, «өйдә генә утырыгыз» дип кисәтеп куйганнар иде югыйсә. Кая инде ул безгә, бала-чагага, өйдә генә утыру! Башта ишегалдына, аннары урамга чыгып уйнадык. Бераз шулай юангач, тамаклар ачыга төште. Безнең күңел җиләккә барырга иләсләнеп куйды. Киттек җитәкләшеп тау итәгенә. Ялантәпи генә җиләк эзләп йөрибез. Әле тегендә, әле монда сугылабыз. Агач төбендәрәк күләгәдә үскән берничә каен җиләге табып ашадык. Көн кыздыра инде. Күктә ник бер болыт әсәре күренсен! Ичмасам, әзрәк җил дә исми. Сулыш алырга җиңел булырые бераз. Юк шул. Күп тә үтмәде, берзаман кече сеңлем Мәсрүрә: «Апай, минем тамагым ачты»,  дип аваз салды. Мескенем, миңа күзләрен мөлдерәтеп караган. Учымдагы бар җиләгемне аңа бирдем. Гаҗилә өзгән чәчәкләрен кулына тоттырды. Еламасын диптер инде.

Җиләккә ымсынып йөри торгач, Мәсрүрә авызын бөреп елап ук җибәрде. Аңа карап Гаҗилә: «Апай! Әллә кайтабызмы? Җиләк тә күренми», ди. Аның да арыган, талчыккан кыяфәтеннән ачыкканлыгы сизелеп тора. Нишлисең? Ашарга юк. Мин дә, төш җиткәнлеген чамаларга тырышып, күләгәм озынлыгын саный башладым.

Гаҗилә, күләгә очына чыгып җиткәнне дә көтмичә: «Ничәү? Төш җитәме әле?» диде.

Чөнки әбәткә әнинең йә әтинең ашарга ни дә булса алып кайтырын белеп тора. Мин шундук күземне чагылдырган кояшка карап алган булдым да, әтидән күреп калганча, белдекле кешедәй: «Җитеп килә Алты ярым булган», дидем. Каз бәбкәләредәй тезелешеп кайтырга чыктык. Кулыннан чәчәген ычкындырмаган Мәсрүрәнең арттан калышмаска тырышып терт-терт атлый-йөгерә барганы һаман да күз алдымнан китми. «Әни бүген дә тәмле әп-пи алып кайтыр микән?» дип сорый. «Кайтыр, кайтыр!» дип юатам инде аны. Өйгә кергәч, чәчәкләрен, сулы савытка утыртып, тәрәзә төбенә куйдым. Әни дә кайтып керде. Без инде аякларыбызны салындырып сәкегә кунаклаган идек. Әни тәрәзә төбендәге чәчәкләрне күреп алды да орышырга тотынды. «Нәрсә дидем мин сезгә?! Шушы эсседә, өйдә генә утырмыйча, тау итәгенә кадәр барып йөрмәсәгез ни булган?» ди. Авызга су капкандай, дәшми утырабыз. Сүзен зурга җибәрмәде. Күзләребез аңарда. Нәкъ сыерчык балалары оядан башларын тыгып җим көткәндәй утырабыз. Менә аның куллары түшенә алъяпкыч астыннан кабарып торган төенчеккә үрелде. Без җанланып, селкенешеп куйдык. Ул тастымалга төргән паёк икмәген саклык белән генә кискәләп бүлде дә безгә өләшеп чыкты. «Валчыгын коймагыз!» дип кисәтте. Мич ягына үткәндә, капканың шыгырдап ачылганын ишетеп, идән уртасында тукталып калды. «Атагыз кайтты бугай!» диде. Әтине күргәч, аны каршы алырга дип, ишегалдына чыгып китте.

Әти белән әни өй түрендәге бүрәнәгә килеп утырдылар. Әти соңгы көннәрдә, кайта-керә, күңелсез генә йөри иде. Сөйләшкәннәре тәрәзә аша ишетелеп тора.

Әти, бераз тын гына утыргач, авыр көрсенеп куйды: «Бүген мин Сабирҗан энемнәрдә булган идем, дип сүз башлады.  Алар Барыйлар, Тимергалиләр белән Грузныйга нефть промысласына китмәкчеләр. Әллә соң без дә тәвәккәлләп карыйбызмы?»

Әни аптырап кына: «Белмим шул Үзең беләсеңдер инде»,  диде.

Ике көннән соң без дә, Грузныйга китүчеләр белән җыенып, станцага килдек. Китүчеләрнең күплеген күрсәң!.. Мәхшәр көне диярсең. Бер-берләренә киңәш-фатиха бирешәләр. Нишләсен халык?! Ачлыкка түзәрлек булмаган шул, Зәлия.

Вагоннарга кереп утырдык. Поезд да авыр ыңгырашып кузгалып китте. Кешеләрнең күбесе сәләмә киемле, ярым ялангач. Шунда ук хәер сорашулар. Кайсы, бер телем икмәк сорап, калтыранган хәлсез кулына соңгы киемен салып тоткан. Эчкә батып кергән күзләре моңсу. Гозерләп ялваруларыннан йөрәк сыкрый. И Зәлия, ачлык кемнәрнең генә башын түбән идерми! Аны Ходай күрсәтмәсен, йа Рабби

 Әйтмә инде.

 Сугышны ал тагы. Бөтен авырлыкларын бергә кичердек. Ул урманнардан чана тартып утын ташулары Салкын, айлы кичләрдә, шыгыр-шыгыр, ялтырап калган чана эзләрен гомер онытмассың Хәзер менә налоглары Бер иркенчелеккә чыгарбызмы инде? Гитлеры дөмекте дөмегүен

Зәлия апа сөйләвеңне дәвам итүне теләп сорап куйды:

 Саҗидә апа, Грузныйга ничек барып җиттегез инде?

 Барганда ук, безнең бәхетсезлеккә, ач адәмнәр арасында төрле чир таралды. Алда ниләр көткәнен белми, бер-беребезгә сыенышып, вагон тәрәзәсеннән карап барабыз. Ул чагында поездлар әкрен йөри. Ике тәүлектән соң әтиебез йокыдан тормый да тормый. Әни: «Әтиегезнең йокысы туймаган әле»,  ди. Үзе борчыла. Безне шунда авылдашлар янына, икенче якка күчереп утыртты. «Монда әтиегезгә комачаулыйсыз», ди. Төш вакыты да җитте. Әтиебез һаман тормый да тормый. Аның янына Сабирҗан абый да, авылдашлар да баргалап килә башлады. Безгә рөхсәт юк. «Әти нишләп озак йоклый ул?»  дип, әнидән сорыйбыз. Ул өске иренен тешли. Сулкылдап еларга җитешкән. Бездән күзләрен яшерә, тагын тиз генә әти ягына китеп югала.

Без шулай, үз гамебезгә бирелеп, тәрәзәдән карап бара идек. Кинәт әниебез, йөгереп килеп, Сабирҗан абыйны чакырып алды. Без дә, куркышып, артларыннан иярдек. Барып карасак, сырхавы әтине тәмам чиккә җиткергән Шунда ул күзләрен безгә төбәде. Куркыныч сизенгән җаныбыз соңгы сүзеннән сискәнеп китте: «Бәгырьләрем!.. Каласыз бит!..»  диде дә күзләрен йомды. Әнием: «Шакирҗаным!..»  дип, сулкылдый-сулкылдый үрсәләнде. Без дә елашырга тотындык Ул чагында поездда мәет тотарга рөхсәт итмиләр иде. Йогышлы чирдән үлүчеләр күп. Станцаларда каберне алдан казып торалар. Әтине, үзебезчә күмәр өчен, ниндидер бер зуррак станцага җиткәнче, өстен каплап алып бардык. Аннары шунда җирләп калдырдык

Шулчак синең, әни, күзләрең яшьләнде Зәлия апа дәшми генә сөйләп китүеңне көтте.

 Кара кайгыда Грузныйга барып җиттек, дип, сүзеңне дәвам иттең. Ары китеп, таулы-таулы җирләргә, нефть промыселлары янына агач баракларга барып урнаштык. Бер атна дигәндә, әниебез авырып вафат булды. Өчәүләп ятимәләр булып калдык. Инде нишләргә?! Сабирҗан абыйлар белән киңәшеп, кече сеңлем Мәсрүрәне Грузныйдагы приютка бирергә булдык. Ул тибеп аккан болганчык сулы Терек елгасы буена урнашкан мәчет сымак бер балалар йортында елап калды Гаҗиләсен үзебездән егерме биш чакрымнар ары бер персиян кешесе асрамага сорап алган иде. Алардан аны, бик тә елагач, бик тә өзгәләнгәч, кире алып кайттык. Ничек кирәк алай таныш-белеш кешеләрдә бала карап, юк-бар эшләрен эшләштергәләп тамак туйдырабыз. Ярый әле, әтинең энесе Сабирҗан абый ташламады.

Яшәгән җиребезне, промысел нумеры белән, «утыз тугызынчы квартал» дип йөртәләр иде. Бараклардан ерак та түгел, сиртмәле кое кебек, көянтәле нефть суырткычлар эшләп тора. Шултикле җирләрдән монда кайтырмын дип уйламаган идем. Ашыйсы ризыкларым, күрәчәкләрем шушында булгандыр инде. И-и гомерләр!..

 Ярулла абый белән ничек таныштыгыз соң?

 Ул чакта Яруллам Сабирҗан абый белән кәчәгәрдә бергә эшләгәннәр иде. Ул да шул иленнән ачлык нужасына түзмәгәнгә чыгып киткән булган. Безнең баракка, Сабирҗан абыйларга килгәләп-киткәләп йөри иде. Мине дә шунда күреп калган булса кирәк. Абый аны төпле егет дип тапкандыр, күрәмсең. Олы кеше кемнең кемлеген тиз тоя бит ул. Араларында минем турыда сүз дә булгандыр дип беләм. Беркөнне без шул тирә кызлар белән аулак өйгә җыелыштык. Моны егетләр дә сизенгән. Бу да килде. Өстендә кәчтүм-чалбар Минем һаман да бер шакмаклы күлмәк. Ул да тәнемә кечерәеп, тартылып калганые. Ярый әле, Ходай миннән матурлыкны кызганмаган. Яшь чакта анысы да кирәк бит. Егетләрне үзең беләсең, буй-сынлыны яраталар. Хәер, ошамаган булсам, ул мине шултикле җирләрдән алып кайтмаган да булыр иде.

Зәлия апа көлемсерәп җанлана төште:

 Әйе, әйе. Шуннан?

 Шуннан шул. Кызыл билле прәннекләр алып килгән бу. Йөзек салышлар уйнаганнан соң, кухня ягында аулакта калгач, кыяр-кыймас кына сүз башлады: «Менәтерә»

Мин күтәрелеп туры карарга да оялам инде. Ике битем ут кебек яна. Ул да уңайсызланып боргалана-сыргалана. Йә аны, йә моны сорап куйган була, тагын тынып кала. Мин дә авызыма су капканмыни Әллә ничек, читенсенәм. Башымны аска иеп тора идем, бу миңа болай дип әйтте дә салды: «Син миңа кияүгә чыгарга риза булырсыңмы?» ди. Мин: «Каян белим?» дим. Бөтен битем комач кебек. Һаман да сүзсез тору кыен, уңайсыз. «Йә, әйт инде!» ди. «Сабирҗан абый белән сөйләшми торып мин бернәрсә дә белмим әле»,  дим. Шунда ул үз-үзенә көлемсерәп куйды, кыюланыбрак киткән күк булды: «Сабирҗан абыең каршы килмәс, ул мине белә ич», ди. Кесәсеннән прәннекләрен чыгарып миңа суза. Алырга да, алмаска да белмим. Ашап карыйсы да килә Кулларым тартышып китте. Шунда ул, минем кыюсызлыгымны сизеп, күчтәнәчен көчләп тоттыргандай итә. «Аша, оялма!» дигән була. Барыбер сөйләшергә телем әйләнми. Тынып тик торам. «Йә, әйт инде? Ризамы?» ди. Билләһи газыйм, ни дип тә җавап бирергә белмим бит. Тәнемнең әллә кай җирләрен ниндидер вак энәләр чәнчештереп торамыни. Аякларым да кымырҗый, башым әйләнә башлады. Шунда, үзем дә сизмәстән: «Кыйнамасаң, сукмасаң» дип әйтеп ташлаганымны сизми дә калдым. Шулай диюгә, моның йөзе ачылып китте, кабарынкы калын, кара кашлары тибрәлеп алды. Коңгырт күзләрен тутырып, миңа елмая. «Нишләп тиим мин сиңа, булмаганны», ди. Көлә. «Яннарымда син генә булсаң иде», ди. Әкрен-әкрен миңа якыная. Шунда, ничектер туры китереп, кулымнан тотып алды да бармакларымны учына кысты Шуннан соң сөйләшеп киттек инде.

 Язмыш насыйп иткән инде.

 Үзем дә шулай уйлыйм, Зәлия. Әйтергә дә оят, кияүгә чыкканда, миңа әле күкрәк тә чыгып бетмәгән иде. Яшь булганбыз инде Ул чагында төрлесен уйлап торырга вакыты булганмыни Мин кияүгә чыккач, озак та тормыйча, Сабирҗан абый да үлеп китте.

 Һе-е Бер килгәнгә килеп торуын кара син аның.

 Нишлисең инде Шунысы үкенечле, шунысы йөрәктән китми: Мәсрүрәләр приютындагы балаларны бүтән шәһәргә күчерәсе иткәннәр. Шулчак сеңлем, күрешергә дип, нәнкәсе белән безгә торган җиребезгә килгәннәр. Күрәсе килеп озак көткәннәр. Беребез дә өйдә булмаган. Ярулла тәүлекле эштә, кәчәгәрдә; мин беренче бала белән бульнискә кергән идем. Күршеләр дә кайда икәнебезне белмәгәннәр. Болар көткәннәр-көткәннәр дә күңелсезләнеп китеп барганнар. Сеңлемне күрә алмый калуыма һаман да йөрәгем әрни И-и Зәлия, ул чагында яшьлек белән бернәрсә белмәгән инде без. Надан булган, русчаны аңламаган, куркып яшәгән. Шул сеңлемнең кайларга киткәнен дә белешә алмадым. Хат яза белмим. Яруллага «барып килик бер» дип әйтеп караган идем. Аның да вакыты тимәде. Шуннан калды. Аннан монда кайттык. Уртанчы сеңлем Гаҗилә Грузныйда Нургали исемле абыйларда бала караучы булып калды. Аны үзем белән алыр идем, мин дә кеше кешесе. Ярулламнан әле юлда ташлап калдырмаса ярар иде дип тә куркам. Монда кайтып яши башлагач, Гаҗиләдән, кияүгә чыкканлыгын белдереп, бер генә хат килде. Шуннан юк Хәзер дә исәнлеген белә алмыйм

Дальше