И Зәлия, укый-яза белмәдек шул. Аннары үзең дә күреп-аңлап торасың, безнең җилкәгә тормышның күпме мәшәкатьләре берсе артыннан икенчесе өелә генә торды. Аның өстенә балаларым, үсеп кенә килгәндә, берсе артыннан икенчесе, тамаклары шешеп, сулый алмыйча үлеп киттеләр Духтыр юк, дару юк. Кайларга барып бәрелергә урын тапмадым. Инде менә бу улым гына исән-сау була күрсен
Юк, мин үлмәдем, әни. Тырмаша-тырмаша яшәп киттем. Болыннарда ат кузгалаклары җыеп тукландым. Безне саклап калган үләннәрне, кычыткан ашларын гомеремә онытасым юк! «Кайчан күкрәккә терәп ипиләр кисәрбез икән?» дигәннәрең әле дә истән чыкмый. Бер таңнан икенче таңга кадәр колхоз эшеннән бушамадың Вакытлар үтте. Көттереп булса да, ипине күкрәккә терәп кисәр көннәр дә килде. Ул чакта мин вак-төяк эшләреңә ярый башлаган идем. Берсендә, мичтә ипи пешергән көнне, без икәүләп чәй эчәргә утырдык. Шунда син минем балачакның бер көнен болай исеңә төшердең: «Язга чыккан идек. Көрәк белән өй түрендәге суган бакчасын казыйм. Галәвиләр дә бакчада. Үзе дә тегермәннән менгән. Син әнә теге бакча башындагы үрдә уйнап йөрисең. Йөри-йөри карының ачкан. Миңа шуннан кычкырасың: «Әни! Кычыткан пештеме әле?» дисең. Минем кычыткан пешергәнне белдертәсем килми Алар он белән эш итәләр. Ундүрт яшьлек Хәмзәләре эшкә ярый: башак җыя, елгадан балык тота. Хөсетле үзе, мут Әтәчемне шул гына, тавыклары янына кергән өчен, күпер астына асып куйган, каһәр төшкере! Нишлим? Сине бер дә ач итеп күрсәтәсем килмәде шул Ана бит, үзеңнеке. Йөрәгеңнән өзелгәч әчеттерә»
Күңелең нечкәреп китте. Тынычлана төшкәч, ипигә май ягып бирдең, чәй ясадың. Киндер тастымалга төрелмәгән зур бер шакмак шикәреңне пычак белән чукып ваттың, чәчелгән вак кисәкләрен учыңа җыеп салдың. Кечерәк шикәр кисәген саклык белән генә тешләп, чәеңне тәмләп эчәргә керештең. Шунда мин үз уема килгәнне сорап куйдым:
Әни! Безнең әти дә, бәлки, исәндер, ә? Әнә Уткүз Салих абый ничә елдан соң да кайтты бит, дидем.
«Уткүз» дип без аны зур күзләре ялт та йолт килеп торганга, һәрнәрсәне тиз күреп алганга әйтә идек. Синең авыз читенә килгән чынаягың кире өстәлгә төшеп утырды. Уйлана калып җавап бирдең: «Ул Салих бит» дидең. Әтине искә алуым йөрәк яраларыңны яңартып җибәрде булса кирәк. Сабырлыгыңны җыеп: «Юк, улым! Атаңның үлгән хәбәре килде шул» дидең. Аның Сталинград сугышларында һәлак булуын әйттең һәм болай дип өстәдең: «Атаң кайтса, шатлыгыбыз эчебезгә сыймас иде канә, әнә ул чалбарыңны ертык тез башларын каплатып сызганып кую да кирәк булмас иде».
Әйе, мин ул чалбар балагын иртән бозау арканларга барганда, бозау чыгымчылап үземне өстерәп чапканда ерттырган идем
Проводница пассажирларны йокларга өнди. Инде соң, караңгы. Әнә каршы яктан килгән поезд ыжгырып үтә. Вагон тәрәзәләре артында төнге күренешләр кино кадрларыдай йөгерешә. Тәрәзә-кадрлар миңа әйтерсең узган тормышымны сөйләп ашыгалар. Мин аларда чагылганнарның һәммәсен күреп калырга тырышам
* * *
Ниһаять, Казан вокзалына да кайтып җителде. Туган җирләргә аяк басуы да икенче шул, әни. Күңелләр күтәрелеп китте. Тегендә дә, монда да ашыгучы кешеләрне күргәч, ихтыярсыздан синең белән бергә Казанга килгән көн искә төште. Син ул чагында вокзалдагы кешеләргә бертын карап тордың да: «Сорап карасаң, ничек булыр? Боларның берәрсе минем сеңелләремне белми микән?» дидең һәм сүзсез калдың. Күз карашларыңнан шуны тойдым: уйларың белән син, еракларга китеп, сеңелләреңне эзләп баккандай иттең. Бу минутта сиңа ярдәм итәсем, аларны тизрәк эзләп табасым килде. Әйе, бу хис миңа армиягә киткәч тә тынгылык бирмәде: сеңелләреңне эзләтеп Грозный шәһәренә, тиешле оешмаларга хатлар яздым. Тик миңа килгән җавап хатларында шулкадәресе генә ачыкланды: балалар йортына бирелгән Мәсрүрә турында берни дә билгесез; документлар 1940 елга кадәр бөтенләй сакланмаган. Ә Гаҗиләгә карата адреслар бүлеге аның Бөек Ватан сугышына кадәр үк Грозный шәһәреннән Урта Азия якларына китүен хәбәр иткән иде. Аннан соңгы эзләнүләрем дә көтелгән нәтиҗәне бирмәде. Улың үсеп җиткәнне көтә-көтә, ул вакыйгаларга күп вакытлар үткән шул инде, әни
Казан автобусы Теләчегә өч сәгать дигәндә кайтарып җиткерде. Аннан авылга җәяүләп кенә киттем. Без, әни, кайчандыр шаулап торган Теләче базарына шушы юлдан барган идек. Сугыштан соңгы еллар иде. Әтинең үзе теккән тунын пот ярым онга саттык. Шунда син миңа сары сагыз алып биргән идең. Аны юл буе чәйнәп кайттым. Үзем кичләрен авыл яшьләренең Наза уеннарында җырлаган җырларын такмаклап алам:
Җилкәңә күтәрелгән йөк авыр иде. Күпмедер ара узган саен утырып ял итәбез. Үзебезнең тау башына килеп җиткәч тә, ял итәргә утырдык. Син шунда тагын әтине искә төшердең: «Атаң исән-сау әйләнеп кайткан булса, болай азаплар чикмәс идек канә. Сыерлы да булыр идек. Сөт-ашка интегелмәс иде. Кәҗә кәҗә инде ул. Җоны да юк, сөте дә Атаң, мәрхүм, Грузныйдан кайтышлый, шушы тау башына җиткәч, бер утырып җырлаган иде:
Җырны бик яратты. Аш-су уздырган саен, гел җырлап, күңелле утыра торган иде»
Син тирән сулап куйдың. Аннары без янә кузгалып киттек. Бүре елгасы кырыйларыннан дулкын-дулкын булып сузылган, сыер көтүләре таптап салган тар сукмаклардан атладык. Берсендә, әнә теге текә яр юлыннан үләннән кайтышлый, безнең йөкле «уфалла» арбабыз тирән чокырга тәгәрәде. Син ачы тавыш белән кычкырып җибәрдең: «Балам, беттек!..» Өстерәп чапкан арба мине бер читкә атты. Тузан өермәсе эчендә җирнең асты өскә әйләнгән күк булды. Шунда ук сиңа ни булганын белергә теләп торып бастым. Икебезнең дә терсәк-битләр сыдырылган иде. Арба, мәтәлә-мәтәлә, тәртә, үрәчәләрен сындыра-сындыра, елга үзәненә төшеп бара. Менә ул доңк итеп бер ташка килеп бәрелде дә елга үзәнендә калды. Капланган арбаның сыңар тәгәрмәче әйләнүен дәвам итте. Син: «Менә күрәчәк булгач дип, күлмәк итәгеңне тузаннан кактың. Ярый әле, өстән таптап китмәде»
Әй әни, әни Тормышта язмыш арбасы әнә шулай ярдан тәгәрәмәсен иде. Моның өчен, син өйрәткәнчә, гадел булу, хәерле юлдан атлап, хезмәт сөеп үсү дә кирәк икән.
Менә ул безне яшел чирәмнәрендә тәгәрәтеп үстергән болын!.. Китәсе елларны мин бу болыннарда Сәйфи абыйдан сатып алган иске генә бишекле «Иж» мотоциклына утырып чаба идем инде. Берсендә мине шушы төштә кыр каравылчысы теге Уткүз Салих абый туктатты. Мине чәнечкеле карашлары белән чәнчеп-чәнчеп ала.
Туктыйсыңмы син? ди.
Нәрсәдән? дим.
Печән чабудан! ди.
Нигә? дим.
Күгәй кушмый, ди. Председательне әйтә.
Эчемнән уйлыйм: «Җитәр, без дә сыер асрап яшәргә тиештер ич инде!» дим. Печәнне тегеннән-моннан кырыкмасаң беттең
Мин дәшмичәрәк торгач, Салих кабатлап сорый:
Күгәйгә нәрсә дип әйтим соң? ди.
Әйтерсең мин аңа начарлык кылган. Син, әни, безне шул вакытта күреп, яр буеннан карап торгансың икән.
Мин әйтәм:
Ташламыйм! дим. Киттем тезеп: Мин эш калдырмыйм, колхоз техникасы белән ташымыйм. Печәнне полоса кырыйларыннан чабам
Шулай итеп, педальгә тибеп, матаемны кабыздым да китеп бардым. Салих артымнан, хәйләле генә елмаеп, ачуын эченә йотып калды.
Әйе, чакматаштан ут чыгарыр өчен, корыч кисәге дә була белергә кирәк. Ул көнне мин үземне хаклы санадым. Болын буйлап матай элдерепме-элдерә. Әйтерсең минем ачулы уйларымны куа: «Эх, колхоз, колхоз! дим. Кайчан бер рәткә керерсең икән? Синдә җиң сызганып эшләмәсәм иде». Тугызынчы класстан Марс абый комбайнында ярдәмче булып йөрим. Шунда да юлыңа куштан Салихларың каршы чыксын. Үзе төннәр буе мутлыкта йөри бит. Аның эше гел дә җайлы. Бригадирлыкта да үзен ким-хур итмәде. Берсендә, без алтынчы класста чакта, Рәсим белән икебез ерак болын печәненә чүмәлә тарттырырга бармаска булдык. Салихка бу җитә калды. Урам уртасыннан бара, мин сиңайтим, мир үгезедәй акырып-бакырып. Имеш, улларын әниләре котырткан. Башка малайлар барганда, нигә аларныкына ярамый? Ул минем печәнгә барганны председательгә барыбер җиткергән иде. Комбайн ярдәмчесе булып эшләгәнгә тигән ипинең ун процентын Күгәй басып калды
Инеш яры Әти утырткан өянкеләр! Әйтерсең алар, минем кайтуымны көтеп, хуш киләсең дигәндәй, башларын инешкә игәннәр. Син, әни, аларга сөялеп, кайтып килүемне күп тапкырлар көтеп баккансың инде. Бу минутта нигәдер күренмисең. Күрсәң, каршыма йөгереп чыгар идең.
Кечкенә генә такта түбәле өебез элеккечә өянкеләр ышыгында утырып тора. Зәңгәр буяулары кояш нурларыннан уңа төшкән «Быел язгы ташу ярны күп иште», дип, хатыңда әйткән идең, чыннан да шулай икән. Суган бакчасындагы карлыган куакларына кадәр ашап алып киткән. Ел да болай ишелсә, нигезгә барып җитәргә дә күп сорамас. Тал тамырлары ярга пәрәвездәй ябышып телгәләнгән. Инеш суын бөямәгәннәр икән. Болай булгач, чишмә басмасыннан әйләнмичә, ерып кына чыгам.
Ишектә йозак. Балалар бакчасыннан кайтып җитә алмагансыңдыр. Сәгать алтынчы гына шул Бәрәңге сабакларына тузан сарган. Алар көзнең алтын нурларына коенып, гаҗәеп тынлыкта оеп, моңаеп калганнар. Абзар читеннән син аларны чабарга да керешкәнсең. Бакча безнең икәүдән-икәү сөйләшкәннәрне һаман да саклый кебек. Талгын җил миңа гүя ул тавышларны янә алып килә:
Әни! Нигә чыктың инде? Үзем дә казып бетергән булыр идем.
Бәрәңге алу күңелле бит ул
Казып чыгарган бәрәңгеләрне, сабакларыннан кага-кага, бер күчкәрәк өяргә керештем. Миңа карап, син үз фикереңне белдерәсең:
Иске ана бәрәңге беркемгә дә кирәк түгел, калдырып чүплиләр. Картайгач, кешенең дә хаҗәте калмый башлый.
Нишләп алай дисең, әни? Сиңа әле картаерга
Һи, гомер үтә бит!
Кешеләр йөзгә кадәр дә яши. Син дә яшәрсең.
И-и тиле. Безгәме соң йөзгә җитү?! Кирәге дә юк. Кадере беткәч. Башыңнан салынып төшкән яулыгыңны, муеныңа шудырып, төзәтеп алдың. Тигез гомер рәхәт икән Әтиеңнең шушы бакчаларда кыбыр-кыбыр эшләп йөргәнен күрәм. Берсендә шулай җылык-җылык өйгә кереп килә. «Аягың пычрак, салмагансың да», дим. «Әле морҗаңны да агартмагансың», диде дә югалды. Аннары морҗам ишелде дә төште. Кайтмаска булган икән Аны көтүләремне берүзем генә беләм Төннәрен уянып айга карыйм, айдан сорыйм: «Ярулла! Син дә бу айны күрәсеңме икән?!» дим. Атаңмы?! Сабыр, түзем кеше иде. Кулыннан килде. Теккән киемнәре көлеп торыр иде. Йөзең кинәт болытлар арасыннан елмаеп чыккан кояштай яктырып китте. Хатын-кызлар кием үлчәткәндә, миннән кыенсынмасын дип, юри яныннан берәр эш табып чыгып киткән була идем Бергә яшәгән көннәр күңелле булган икән Атаң бераз шунысы белән ялгышты. Садыйк, Рәҗәпләрнең «япун килә!» дигән коткы сүзләренә ышанып, колхозга соңга калып керде. Таланып беткәч. Юк-барга икеләнеп торырга идеме инде аңа?! Башта атыбызны алып чыктылар. Ул атыбыз, көтүдән кайтышлый, турыбыздан узганда, борыла-борыла башын калкытып карар иде. Аннан соң келәтне, абзарларны сүттеләр. Аннары атаң түзмәде: колхозга керергә гариза язды Күрдек инде. Сугыш елларын әйтәсе дә юк. Берсендә, кышкы кичтә, нишләп кенә утырган булганмын инде, тышта эт өрде. Ишек шакыдылар. Ачсам аргы як Мәсирәсе. Аның белән Әүгыйзә һәм Шәфигөл дә бар. Өчәүләп килеп керделәр. Аптырап киттем. Күрәм: караклыкка чыкканнар. Тегермән тавы басуына барышлары икән. Миңа: «Әйдә, ач утырганчы, башакка менеп төшик», диделәр. Үгетли торгач, күңелем алгысынып куйды бит. Киттем ияреп. Кибән читенә килеп кенә туктаган идек, ат белән килеп чыктылар. Тегеләр качты. Мин куркуымнан егылып калдым. Дер-дер киләм. Мине, ат чанасына салып, авыл Советына алып төштеләр. Русча белмим. Үземчә аңлаткан да булам. Кая ул, җибәрмиләр. Иртәгесен председательгә хәбәр иткәч, Әхияр үзе килеп алып кайтты. «Нишләдең син, Саҗидә апа? ди. Ул Мәсирәләргә иярсәң Ата караклар ич алар, келәт басып йөрүчеләр. Хәлдән килгәнчә мин сиңа үзем дә ярдәм иткән булыр идем». Үзе бик игелекле булды тагы. Биш кадак он яздырып бирде
Әни! Менә шушы салына төшкән капкаңны ачып, үзең дә кайтып керерсең инде. Әнә кара тавыгың, кетәгенә менәргә чамалап, кырын-кырын йөренә. Миннән шикләнә булса кирәк. Утынлык ягына узыйм әле. Ярылмый калган ботаклы кисәкләр шактый җыелган. Булмаса, ваткалый торыйм. Балта кая? Шалашлы баз авызында түгелме? Әһә, сарай буенда икән. Әтидән калган имән бүкән һаман үз вазифасын үти әле. Шушы бүкәнгә утын ярырга иелгәч, ихтыярсыздан теге Кәрим мулла малае Дисбай искә төшә. Алтыннарын яшереп йөрткән әтисе кинәт кенә үлеп киткәч, ул хәзинәне күпме генә эзләп караса да табалмый. Вакытлар үткәч, беркөнне баскыч төбенә чыгып баса. Нәрсәгәдер бик тә ачуы килә һәм, кулына балта алып, ишегалды уртасында торган бүкәнне ярып ташлый. Бүкән куышыннан яшерелгән алтыннар чәчелеп китә Бүкәнгә иелгәч, минем дә аны ярып карыйсым килә. Тик алтыннар безнең әтигә тәтемәгән шул! Тырышып-тырмашып көн күрсен дә Кара бу кәкре ботакны, ярылмаска чамалый. Балтаны тешләп авызын ыржайткан Солдат абыйсы белән көрәшмәкче! Баш аркылы томырыйк әле. Оп-па!.. Ике якка очтыңмы?.. Әни кайткан ич! Капка ачылганны сизми дә калганмын.
Исәнме, әни?!
Ул-ым!..
* * *
Әни! Инде менә ничәнче көн, кич йөреп кайтышлый, мин шушы инеш ярында тукталып калам. Тиз генә өйгә керәсем килми. Язгы ташкыннардан ишелә барган яр җанымны тынгысызлап, йөрәкне тырмап тора. Яр ишелүен әткәй таллары гына саклый алмаячак. Менә мондагы кырый өянке, авып, өч метр җирне умырып алган. Киселгән төбе кызыл яр читендә судан башын калкыткан крокодилдай тырпаеп тора. Юк, бу ярны ничек тә ныгытасы. Йә булмаса инеш суын әнә теге дугаланган болын почмагыннан бульдозер белән ердырып җибәрергә кирәк. Болай эшләсәң шәбрәк. Председатель рөхсәт итсә. Син сорап караган булгансың да гозереңне кире каккан. «Болын бит ул көтүлек җирләре», дигән. Юкса бу болын почмагы егерме биш сутыйдан да артмый. Ярар, колхоз эшенә керешкәнче, үзем сорап карармын әле Күгәйдән
Су буйлары тын. Нигәдер минем җан гына тынгысыз, әни. Үз-үземә урын таба алмагандай, айлы кичтә каңгырып йөрим. Төрлесен уйланам. Сез дә, әти белән икегез, кичләрен шушы инеш буйларыннан серләшә-серләшә парлашып йөргәнсез, төрле планнар коргансыз. Әнә шулай каршыгыздан гына ярканатлар пырылдап очкандыр. Аяк тавышларыгыздан инеш буенда кунып калган казлар тын гына эчкәрәк кереп йөзеп йөргәннәрдер. Көмеш су өстенә иелгән тал ботаклары йокы аралаш аларның йомшак йонлы башкайларыннан сыйпап калгандай иткәндер. Бу зифа талларга сөялеп, сез күңелегездән нинди уйлар кичердегез икән?.. «Атаң вакыт-вакыт утырткан таллары белән сөйләшеп тә йөрер иде», дисең. Юкка түгелдер, берәр хикмәте булгандыр аның, әни. Бәлки, ул җир кешесенең үз хезмәтен күрә белүдән, маңгай тире тамган туган туфрагына мәхәббәте арта барудандыр. Алай булмаса, бер киткән Грозный шәһәреннән ул, туган илен сагынып, бәлкем, әйләнеп кайтмаган да булыр иде. Мин дә шәһәр кешесе булып йөргән булыр идем. Юк шул Сагындыра-юксындыра, үзенә тарта икән ул туган җир!..
Әти нигез урынын инеш буеннан алып дөрес эшләгән. Су кадерен белгән ул. Алай гына да түгел, аккан суларга карап, синең белән бергә-бергә, озын гомер кичерергә теләгәндер. Мине син «чат атаң» дисең. Әтисенә охшаган улың бүген дә син сөйләгәннәрне хәтерендә яңарта. Бу яр буйларыннан мин әтием булып та атлыйм.
Су буйлап, әнисе, тегермәнгә юл тотканбыз. Анда тарттырасы оныбыз бар. Буа турына килеп җиткәч, бертын агач улакларга агып кергән суга карап торабыз. Салмак кына аккан чиста суда вак балыклар койрык болгап йөзә. Безне күргәч, көтүләре белән уктай атылышып читкә сибелделәр. Улак төпләренә яшел бәрхетле ләмнәр ябышкан. Аккан су аларның «чәч бөртекләре»н агым уңаена шомартып тарый. Улак буйлап пар күләгә шуыша Мин, синең иңнәреңнән алып, әкрен генә яраткан җырымны җырлап җибәрәм:
Синең шул булыр инде, дип, башыңны читкә борасың, үзең миңа шунда ук яулык почмагы аша иртәнге кояштай елмаясың