Хәния, бу хатирәдән чыгып: «Ирең әйбәт, сабыр кеше булган икән, үзең дә аны яраткансың» дигән фикергә килде. Ә ярату адәм баласын нинди генә үрләргә күтәрмәс тә, нинди генә упкыннардан тартып алмас! Аңа ия булыр өчен, бик күп нәрсәләр, осталык кирәктер
Хәния күңелендә, үз тормышына бәйләнеп, бүтән уйлар да кабынып өлгерде. Анысы дөрес: тигезлек, татулык кирәк. Ул аны акылы белән яхшы белә. Тик аны ничек булдырырга? Бөтен барлыгы, йөрәк кайнарлыгы белән ачылып китәргә нәрсә комачаулый соң? Күңелгә гел каршы төшеп торган гадәт-холыкмы, әллә рухыңа буйсынмаган бүтән сәбәпме? Ринат белән нәрсә турында гына сөйләшә башлама, ахыры ризасызлык белән бетә. «Кысыр сорауларың белән туйдырма әле, ди, тегене тегеләй, моны болай итәр идең», ди. Кистерә дә куя. Шуннан аңа ничек елмаясың инде Юк, яратуны көчләп такмыйлар, как есть, күрсә күрә, аңласа аңлый
Хәния иртәнге ашын, Зөлфиясен уятмыйча, ялгызы гына тынычлап утырып ашады. Бүтән көндәгечә аны өстәл кирәк дип ашыктыручы Ринаты да булмагач иркенләде. Өстәл яныннан кубыйм гына дигәндә, урамда нидер ваткан-җимергән тавышларга колак салып, тәрәзә буена килде. Караса, үзләренә каршы яктагы ике катлы иске баракны сүтә башлаганнар икән. Сүтәргә дигәндә, теләүчеләр дә күп табылган. Ломнар, кадак суыргычлар тоткан ирләр, хатыннар, арбаларын тартып, шунда таба җыелалар. Кемгә нәрсә кирәк? Тактамы, бүрәнәме, кирпечме? Бакчачылар кинәнә. Тузаныннан курыкмый, көчен кызганмый. Хәния мәш килеп кайнашкан халыкка кызыксынып карап торды. Аныңча, тырышкан кеше бакчасын да булдыра, машинасын да ала, йортын да сала, баракта череми. Әнә берсе машинасы белән үк килеп туктаган, кайда нәрсә барын күздән ычкындырамы соң!
Як-якка тузан бөркеп, бер бүлмә стенасы ауды, ике Бөтен йорт кысасы һәм миче-ние белән менә авам, менә авам дип тора. Шуңа да карамастан югарыдагы егетләр өстәге такталарны чистарта бирәләр
Йокысыннан уянып, әнисе янына килеп баскан Зөлфия сорап куйды:
Анда нишлиләр, әни?
Барак җимерәләр.
Кешеләр кая киткән?
Яңа квартира биргәннәр.
Ә безгә кайчан бирәләр?
Кайчан ваталар.
Алайса, без дә чыгып ватыйк, аннары безгә дә бирерләр.
Хәния көлемсерәде.
Син башта ашап эч әле.
Минем ашыйсым килми.
Алайса, юын, киен. Аннары бергә чыгып карарбыз.
Әйдә
14
Реверс группасында үзгәрешләр булып алды.
Ринат белән Потапов арасындагы каршылык, йә мин, йә ул дигән дәрәҗәгә барып җитте. Үчлекнең чын ачысын татырга туры килде Ринатка. Потапов аны ничек тә абындырырга, сөртендерергә тырышты, ял көне чыгып эшләгән фрезерчы Сөләйнең прогулын яклап калды, дип, юк-бар ялалар да таратты. Мондый кешегә юаш булып калырга ярамаганлыгын Ринат, ярый әле, вакытында аңлады. Ябылган нәрәт-карталарны берләшмәнең хезмәткә түләү бүлегеннән килеп тикшерү нәтиҗәсе хәлне Ринат файдасына чиште. Моңа кадәр шактый гына «приписка» белән шөгыльләнгән Потаповның эшен әллә ни зурга җибәрмәделәр. Тиешле шелтәсен бирделәр дә, җиңел кулдан, сварка группасына күчерделәр. Аның урынына техникум тәмамлаган бер яшь егет килде. Әмма сызлаулы теш тәмам суырылып бетмәгән, ни гаҗәп, реверс детальләре сварка группасында иң соңгы чиратта эшкәртелә иде. Алай гынамы? Потапов элекке йөргән юлын онытып бетермәде, еш кына Ринат егетләре янында пәйда була торды. Ринат бүген дә аның Крутяковлар яныннан чыгып барганын күреп калды. «Һаман да нишләп йөри бу монда?» дип, ирексездән уйлап куйды. Тик төпченергә вакыты ул түгел иде, һәр минуты исәптә, үтә җаваплы көне, бүген аның пневмогидравликага корылган прессы гына сынатмасын! Сынап, эшләтеп карау әбәттән соң сәгать икедә булачак. Бер уйлаганда, артык борчылыр урын да юк шикелле. Шулай да Кәшиф молодец, билгеле. Лаборатория эшләрен уңышлы башкарып чыкты. Өлгегә алынган калакларның ныклыгы ун тапкырга артып китте, диме?..
Көтеп алынган эшне уңышлы башкарып чыгу теләге Ринатны кирәк-яракларның хәстәрен барлап, әле тегендә, әле монда чаптырды. Күңелендә шик-шөбһәләргә урын калдырмыйча, билгеләнгән вакытны көтте. Тик гадәти булмаган хәл килеп чыгар дип башына да китерми иде
Ул өенә караңгы уйларга батып кайтып керде. Шуңа да Хәниясе белән сөйләшәсе килмәде. Тинтерәгән җанына дәва эзләгәндәй, тәрәзәгә карап, уйланып торды. Моннан берничә сәгать кенә булган күренешләр янә күз алдына килде, артыннан ияргән үҗәт эт сымак
Ринат, ашыга-ашыга, участокка якынлашып килә иде. Крутяков, аны күрүгә, пәке белән кырдырган йомры башын як-якка боргалады, җәенке бите чытыкланды. Күзләре маңгаена менәрдәй булып ялтырап китте. Һәм ул бер читтәрәк бүтән эш белән мәшгуль Красновка дәште:
Женя! Рәшәткәләрне алып кил, прессны эшләтеп карыйбыз Ул, шланглар белән тоташтырылган пресс-головканы кулына алып, бер-ике адым ясау белән, сөртенгәндәй итте, аны бетон идәнгә төшерде. Тавышка рәшәткәгә дип китеп барган Краснов борылып карады. Идәндә корпусы чатнап ярылган пресс аунап ята иде.
Бу хәлне читтән үзе дә күреп калган Ринат йөгерә-атлый Крутяков янына килеп җитте.
Нәрсә эшләдең син?
Крутяковның күзләре мут ялтыраса да:
Ялгыш төшеп китте. Авыр. Җиңелгә ияләнгәч дигән булды.
Кинәт Потаповның йөрүләре исенә төште юкка түгел икән.
Ринат Крутяковка озак карап тора алмады, йә, син нәрсә әйтәсең моңа дигәндәй, карашын Красновка күчерде. Краснов битараф күренә иде. Дәшмәде, һәрхәлдә, муен тамыры нормаларны кистермәс өчен гаугалашкандагы кебек бүртмәгән иде.
Ике кулга биш кило авырмы? диде Ринат, тавышын күтәрә төшеп.
Крутяков ык-мык килгәннән соң кыюланып китте һәм үзенең сүзе белән Ринатны гаҗәпкә калдырды.
Без пневмочүкечкә ияләнгән, ул пресс безгә нәрсәгә кирәк? Аңа карап акчасын артык түлиләрме? Ким булмаса
Ә-ә, син менә нинди кеше икәнсең әле?! дип, Ринат башын чайкап торды, аннан Красновка ишарәләде. Әнә ул әйтсен пневмочүкечтән ничек итеп кулсыз калуын. Инде хәзердән үк өч бармагы тоймаска әйләнгән. Аңладыңмы?
Безгә шуның өчен вредность бар, диде Крутяков төксе генә.
Ринат кызды:
Унсигез көн урынына егерме алты көн отпуск һәм көненә бер пакет сөтме?
Допустим.
Ринат идәндә кәлтә еландай яткан, яньчелеп мае агып чыккан прессголовкага төртеп күрсәтте:
Бу сезгә бер рәшәткәне кайта-кайта эшләмәскә, дүрт тапкыр тизрәк ясау өчен дә, Краснов кебек егетләрнең буыннары вакытыннан элек авыртмас өчен дә кирәк. Алай гынамы?.. Ул рәшәткәләр ресурсын арттыру ни дәрәҗәдә мөһим икәнен әйтмәкче иде, уеннан кире кайтты. Хәер, анысы сиңа кирәк тә түгел Телисең икән, вредность эше биредә сиңа ике адым саен
Ринатка кемдер дәшкән кебек булды, Хәния икән.
Ринат, сине нинди чебен тешләде соң әле?
Аның хәтта борылып карыйсы да килмәде.
Ник алай дисең?
Сөйләшмисең ич.
Әй, сөйләшүдән ни файда? дип, Ринат авыр көрсенеп куйды.
Хәния, гаҗәпләнеп:
Шулай да нәрсә булды соң? диде.
Прессны ваттылар, вәт шул, дип, ул Хәниягә таба борылды.
Ничек ваттылар?
Ничек булсын? Бер мокыт идәнгә тотты да бәрде.
Кем ул?
Шул Потапов ялчысы инде.
«Нәрсәгә булашкансың шул Потаповың белән?»
Хәния әлеге хәлдән үз нәтиҗәсен чыгарды:
Хәерчегә җил каршы инде ул, сиңа терәлгәч кенә
Ринат гарьләнгәндәй итте. «Безгә» дисә дә ярар иде, «хәерчегә» ди бит. Хәер, яшь гомерен шушы баракның дымлы, кысан бүлмәсендә уздырсыннар да ничек итеп «хәерче» булмасыннар. Үзе җүләр булды. Барактан бүлмә тәкъдим иткәндә килешәсе калмаган икән. Хәзер аның рәнҗүләре барысы бер төенгә төйнәлде.
Хәерчегә чыкмаска кирәк иде диде ул. Бәхетле яшәгән булыр идең.
Нигә син минем сүзләрне гел кирегә аласың? Торасың килмәсә кит соң диде дә Хәния, йөзен куллары белән каплап, читкә борылды.
Ринат кызып китүен, хатынының монда бер гаебе дә юклыгын, түземлерәк булырга кирәклеген янә бер тапкыр төшенде, тик соңлады шул. Хәния, мышык-мышык килеп, урамга чыгып китте.
Кайтырга гына дигәндә, өстәлдә телефон шалтырады.
Тыңлыйм.
Синме, Ринат? Сәлам. Бу Кәшиф иде. Кайтып китмәвең яраган, берничә шалтыраттым, юк та юк син Бер тәкъдим бар иде.
Нәрсә уйлап таптың тагын?
Юк, бүтән нәрсә бу. Иртәгә ял көне, мин сине үзем белән мобилизовать итмәкче булам.
Кая?
Чишмә күленә. Искитмәле җир, урман куены. Балык тотарбыз, су керербез, мин сиңа әйтим.
Ринат, каян уйлап чыгардың әле син моны дигәндәй, көлемсерәп куйды.
Алайса, иртәгә эшкә чыкмаска кушасың инде?
Әлбәттә. Ул детальләреңә бөтенләй берегеп бетмә инде. Ял да ит. Яшь мастерыңны чыгар Һич югында, бер саф һава сулап кайтырбыз.
Ринат уйланды.
Казаннан еракмы күлең?
Минем «Жигули»да сәгать-сәгать ярымда кайтып җитәбез. Әни авылына.
Тәк-тәк
Тәкелдәп торма. Тәвәккәллибез дә бетте-китте
Кая очрашабыз?
Бездә
Ачык сары төстәге «Жигули» олы юлдан элдертә генә. Кыска җиңле күлмәк киеп утырган Кәшифнең йөнтәс озынча куллары рульне бер уңга, бер сулга боргалады. Сакаллы йөзе тыныч, алга төбәлгән иде.
Комбайннар игеннәрне теземнәргә салып узган. Калкулыклардагы иген басулары сабыр тынлыкта үз сәгатьләрен көтәләр. «Пресс ватылгач, ярый әле, цехка кереп дубляж ясату мәсьәләсен күтәрдем, артыннан йөрмәсәң торачак иде».
Кәшиф уйларына бикләнеп барган Ринатка дәште.
Кәефләр ничек?
Шәп
Безнең Саба яклары ошыймы?
Ринат, баш кагып, кырлар киңлегенә ишарәләде.
Монда цех түгел. Һәммәсе күңелне иркәли.
Кәшиф дәртләнеп куйды.
Чишмә күленә генә кайтып җитик. Андагы матурлыкны сөйләп кенә аңлатырлык түгел.
Димәк, искиткеч! дип елмайды Ринат.
Әлбәттә
Ярым шаяруга күчүдән алар көлешеп алдылар.
Ринат, юлдашының машинаны җиңел, кыю йөрткәнен сизеп: «Тик өйләнми генә Сакалбай», дип куйды. Бу турыда аңа бүлек кызлары төрттереп тә әйтәләр иде. Ул, моңа артык игътибар итмәстән: «Ялгышырга өлгерербез әле», дип кенә җибәрә иде дә эшенә тотына иде.
Бүген иртән Кәшифнең өендә булгач, егетнең хәлен бүтәнчәрәк төшенде. Кәшифнең түшәктә яткан авыру әнисе, институтта укып йөргән сеңлесе бар. Һәммәсе бергә бик үк зур булмаган ике бүлмәле квартирада яшиләр. Әйе, өйләнү мәсьәләсендә үз планы бардыр. Әнисе хромлаштыруда, гомере буе селтеле цехта эшләгән, пенсиягә чыкканчы ук авырып киткән. Әтисе, баш миенә кан савып, яшьли дөнья куйган. Машинасын хәзер менә малае йөртә.
Кәшиф кызыксынып сорады:
Пресс хәлләре ничек? Эшлиме?
Эшли. Башта егетләр ык-мык килеп тартышып караганнар иде. Пневмочүкечтә эшләүче бер абый вибрациядән куллары тотмыйча авырып больницага кереп яткач уйлана калдылар.
Аннары эшли башладылармы?
Хәзер ияләштеләр инде, тиз аңлап алдылар, бүтәне кирәкми дә Ринатның йөзендә, тынычланырга иртәрәк әле дигән сымак, борчылу галәмәте чагылып китте. Тик бер пресс кына аз, икәү, өчәү кирәк. Дубляжсыз булмый. Эшне ахырына кадәр җиткерүне рәсмиләштерү ягын өстәгеләр тоткарламасалар ярый инде. Мелецков һаман акыл саткан була.
Мелецков фамилиясе аталуга, Кәшиф: «Да-а-а» дип сузды.
Ринат шушы мәлдә башын як-якка боргалаган кызгылт чырайлы Мелецковны күз алдына китерми булдыра алмады. Ул, бөгелмәс таяк бармагын төртеп: «Кара аны» дип, эчтән яный кебек иде.
Тарткан-сузган була. Үзенә ике тапкыр кердем. Берсендә экономик исәпләүләр белән, юри. Юк, үз кырыгы кырык. Янәсе, баш экономист уздырмас, директор каршы килер. Аңа нәрсә инде? Тиешле экономиядән чыгып эш итәсе генә бит. Аңламассың
Кәшиф рульне сулгарак борды.
Нәрсәсен аңламаска?.. Кытыгы килә
Анысын беләм. Үзен соавтор итик дисәң башлап йөрисе.
Булмый торсын әле! Кәшиф тизлекне алыштырды. Болай да кылган этлекләре онытырлык түгел
Ринат кызыксына калды.
Ничек?
Кәшиф чуалган уйларын әүвәл тәртипкә салгандай булды.
Ришвәтче бит ул, диде. Квартира карагы. Торак-коммуналь бүлеге башлыгы булып эшләгәндә янды да. Ул чагында лаборатория начальнигы Хәмитов профком председателе иде.
«Менә ничек! Алар шул вакыттан бирле әшнәләр икән». Ринат ихтыярсыздан паркта инженер Салих Гаффаров белән булган очракны исенә төшерде, әмма Кәшифне бүлдермәде.
Шуның ише сөлекләр булмаса, бәлки, әти бүген дә яшәгән булыр иде Ул авыр сулап куйды. Әти моторларны сынау эшендә эшли иде. Квартира чиратында беренче булып торган. Цех башлыгы моңа дигән квартираны күп тә эшләмәгән бер мастерга бирдертә. Әтине чакырып ала да, имеш, теге дә бу, иптәш подвалда яши, чирле әниләре бар, шартлары синекенә караганда начаррак, врачтан белешмә кәгазьләре дә алып килгән. Син түзгән-түзгән, тагын бераз түз инде. Аннары сиңа ничек тә эшлибез, завком аркылы булса да, дип тынычландыралар. Әти ышана. Баш сүзенә каршы килә алмый. Ә икенче тапкыр цехка квартира биргәндә, өч бүлмәлене бирмиләр. Моның өчен берәү дә кыл кыймылдатмый. Әти кала ияген сыпырып. Теге яшь мастер начальникның туганы булып чыга. Белешмә кәгазьләре дә ялган икән. Һәммәсе алдан килешеп эшләнгән. Әтинең, билгеле, ачуы килә. Гариза язып, завкомга, Хәмитов янына керә. Үз телен белмәгән кара мыеклы татарга. Гаепләрен турыдан әйтү моңа ошап җитми. Шулай да: «Ярар, карарбыз, бераз көт», дип, тынычландырып чыгарып җибәрә. Вакыт уза да уза. Әти, борчылып, Хәмитовка ешрак керә башлый. Тагын гариза яза. Монысында Хәмитов гаризаны торак-коммуналь бүлеге начальнигы Мелецковка адреслап котыла. Менә шулай йөри-йөри, әти инсульт ала Әти фаҗигасе әнине дә аяктан екты
Ринат эченнән: «Их, Хәмитов, Мелецков ишеләрне тотып бер көйдерергә иде! дип уйлап куйды. Хәния хаклыдыр да (бу сәфәр өчен, үзен калдырып киткәнгә рәнҗебрәк тә калды булса кирәк), директорга квартира сорап керергә кирәктер. Вакыт беркемне дә көтми. Узды бетте Нәрсә көтәргә?»
Каршы яктан килгән машиналар, Ринат уйларын кискенләштерергә теләгәндәй, выж да выж уза тордылар. Аларның «Жигули»е да җилдереп очты. Ринат дустының тизлекне яратуын сизде. Ул шөбһәләнә дә калды: «Үз чамасын белә микән?» дип, аңа карап алды. Бераздан уйлары бүтән юнәлеш алды: «Моторлар гасыры! Ял итәргә барганда да ашыгабыз, бөтен куанычыбыз ашыгу»
Ринат 90 саны өстендә дерелдәгән спидометр угына күз салды кәеф амплитудасы да төрле тирбәлешкә күчеп үзгәрә иде. «Язмышың сыналганда, уй-тойгыларыңны үлчәүче приборлар гына юк. Ул «прибор» кешенең йөрәгедер Аны җансыз металларга тиңләп булмый. Юкса ул куаныч-шатлыклардан да мәхрүм булыр иде. Күрәсең, безгә вакыт-вакыт киеренке хисләр ялкынында дөрләп янулар да кирәктер»
Тынгысызлыкка уралган Ринат үзенең уйларында группадагы эшләренә кайтты. Эшкә барысы да килде микән? Реверс җыюда тоткарлык булмаса ярый ла Юкса начальник әйтер: «Эшне мастерына тапшырган да үзе тынычланган», дияр. Юк, тәртиптә булырга тиеш барысы да
Урман буена җиткәч, Кәшиф, сабыйларча куанып:
Тиздән кайтып җитәбез, биш кенә чакрым калды, диде. Чәчәк апайларга тиз генә кереп чыгарбыз да, тирес суалчаннары казып, күлгә сыпыртырбыз.
Олы юлдан сулга борылуга, машина бик зур булмаган авылга Җәйләүгә килеп керде. Зәңгәр тәрәзәле йортның чыршы такталардан яңа гына эшләнеп, олифланып та куелган сап-сары капка төбенә машина килеп тә кунаклады. Капкадан балкып чыккан ханым (шундый ачык кешеләр дә булыр икән!) Кәшифнең Чәчәк апасы иде. Менә ул, күлмәк изүләрен төзәткәләгәндәй итеп, хәл-әхвәл сораша-сораша, кунаклары янына килеп тә җитте.
Күңелем сизгән иде аны, уч төпләремә кадәр кычыткан иде сез кайтырга булган икән. Ул кулын башта Кәшифкә, аннары Ринатка сузды. Әйдәгез, әйдә Әле чәем дә кайнар. Теләсәгез, әйрән дә ясап бирәм.
Әйрән яса, Чәчәк апа! диде Кәшиф, шатланып. Чишмә күленә балыкка барырга кирәк булыр.
Ярар, ярар. Әле кайтып җитмәс борын балыкка ук китәсезмени?
Әйе.
Кәшифнең Чәчәк апасы янә бер балкып алды һәм, Ринат ягына күз ташлап, сүзен дәвам иттерде: