И-и, безнең Кәшифкә балык җене кагылган инде аңа. Кечкенәдән шулай.
Аның сүзләреннән Кәшифнең балачактан ук авыл белән элемтәсе өзелмәгәнлеге, туган телне шуңа яхшы белүе аңлашылды.
Әниең ни хәлдә соң?
Чәчәк апасының төенчек-күчтәнәчләрне күтәрешеп керә-керешкә биргән соравыннан Кәшиф бераз уйчанланып калды.
Шул бер килеш инде Сезгә күп итеп сәлам әйтте.
Рәхмәт инде, җаным, рәхмәт Ул янә Ринатка карады. Иптәш егетең ни атлы соң?
Сорауга Ринат үзе җавап бирде:
Ринат мин, Чәчәк апа.
Хуҗа хатын көлмичә булдыра алмады. Бик килешле, табигый көлү иде бу.
Зөбәрҗәт апай дисәгез дә ярый инде.
Юк, Чәчәк апай булсын, чәчәк матур ич, диде Ринат.
Именно! дип җөпләде Кәшиф аның сүзен.
Ничек тә ярый диде Зөбәрҗәт апа, тагын елмаеп. Бик әйбәт булды әле кайтуыгыз. Әйдәгез, әйдә
Яңа аерткан каймак белән тамак ялгагач, чишмә суларының тәмен татып чәйләр эчкәч, ярты сәгать дигәндә, инеш аръягындагы каен полосаларын урый-урый элдергән «Жигули», чүнник юлларын кисеп, ниндидер үзәнлекләрне менә-төшә, ике яктан тоташкан урман култыгында тукталды. Мондагы үзәнлек кырларга барып тоташа иде. Агачларның ниндие генә юк: усак, юкә, каен, карама барысы да бар. Өстәрәк чикләвек куаклары, шомырт, миләш, баланнар
Ринат аптырый калып сорады:
Кая соң синең күлең?
Ашыкма, хәзер күрерсең. Кәшиф машинасыннан кирәк-яракларны чыгарды. Мәле, тот кармакларны Суалчанны, бодай камырын ал. Син беләсеңме, күлдәге балыклар нинди сизгерләр. Үзләре менә мондыйлар. Кәшиф озын беләген күрсәтте. Су өстендә ялык-йолык йөрерләр, кармакка тиз генә кабарга теләмәсләр, ямь-яшел чирәм, агачлар арасында тукланырлар. Хәзер күрерсең, әйрәнне дә ал әле.
Алар, машинаны бер читкә калдырып, елга үзәненә таба атладылар. Иң элек ике яктан тауны бульдозер белән иштереп, урта бер җиренә торба салынган кызыл балчыклы буа күзгә чалынды. Аннары буа алдында киңәеп торган су көзгедәй ялтырап китте. Өч ак каен, әйтерсең өч бертуган сеңелдәй, су өстендәге көзгедән үзләрен карап хозурланалар. Тирәкләр дә яшел яулыклы башларын күлгә игәннәр. Арырак, урман эчендәрәк, су яшеллеге куера төшкән, анда камышлар тырпаешып торалар.
Ринат бирге яктагы каен төбен сайлады. Кәшиф үзе ияләнгән аргы якка киселгән бер агач төбенә барып утырды. Кармакларына суалчаннарын кигерә-кигерә:
Без бераз соңгарак калдык, мондагы балыклар иртә-кич чиртүчән, дип сөйләнеп алды.
Ринат:
Бу күлгә балыклар каян килгән? Әллә берәр колхозныкымы? диде.
Юк. Чишмә суын урман каравылчысы Хәмзә абый бөяткән, балыкларын да ул җибәргән. Шуннан үрчегәннәр. Кармак белән тотканга орышмый. Сөкә куйсалар, усал ният белән килсәләр куып җибәрә
Ринат калкавычларына карап туктап калды. Күл төбендә башаяк килгән агач яфраклары чишмә суларыннан тагы да чистарып, яшелләнеп киткәннәр кебек.
Аргы яктан Кәшиф дәшеп куйды:
Чиртәме?
Юк. Ә синең?
Юк шул. Әллә камырга салып карыйсы!
Кәшиф учына камыр алып угалады.
Бераздан буа алдында су коенып алырбыз. Мондый суда гомер коенганың юктыр әле. Кара диңгезләрең бер читтә торсын. Кәшиф күле белән горурланды. Хәзер инеш суларында коенам дисәң, мазутына, бүтәненә пычранып кына чыгасың.
Ринат авылда, Кәшиф суалчан казыган арада, инешкә карап торганын су өстендә үле баканың дүрт ботын җәеп агып баруын хәтерләде. «Без инде экономик күрсәткечләрне чагылдырган саннар турында сөйләшергә өйрәндек кебек. Елга-күлләр пычранудан күргән зыянны да исәпкә алыр вакыт җитмәдеме икән?» Ул, шушы фикерен күздә тотып, болай диде:
Чистарту корылмалары эшләп торса, алай булмас та иде ул.
Бөтен хикмәт тә шунда шул. Барысын беләләр, тик ул эшләрне икенче планга калдыралар. Бастырып сораучы юкмы, мөстәкыйльлек җитмиме?
Кәшифнең тирә-як мохитне саклауга корылган уйлары, су өстендә уйнап алган кызылканаттай, Ринат күңелендә җанлылык уятты: «Эш рапортка гына корылгач, кешенең иҗади мөстәкыйльлеге, таланты югалып кала шул Ә менә урман каравылчысы Хәмзә абыйга саф күле өчен рәхмәт әйтәсе килә. Намуслылык, изгелек иртәме-соңмы таныла, тәкъдир ителә. Тормышта сәламәт яшәү барыннан да өстенрәк бит ул»
Аргы яктан килгән тавыш Ринатны уятып җибәргәндәй итте.
Ай-яй-яй!
Кәшиф тартып чыгарган балыгына куана иде. Кызылканаты кармак җебендә тырпылдап тирбәлә. Кәшиф дугаланып тыпырчынган балыкны кулына алгач ычкындырмый торды.
Камырга эләкте!.. Әйтәм бит, Ринат, мондагы балыклар акыллы дип, Чәчәк апа камырын гына яраталар.
Ринат та кармагын камыр кигерү нияте белән тартып чыгарган иде, суалчаннан җилләр искән.
Яр читендәге үләннәр арасыннан бер балык койрык болгап узып китте. Икенчесе арырак, каен төбендәрәк пәйда булды. Коңгырт сыртын уйнаклатып, өскә уктай калыкты да бер мәлгә, галәм киңлегендә авырлыгын югалткандай, хәрәкәтсез калды. Әйтерсең кул белән кагылырга ярамаган ниндидер очкыч-ракета иде.
Менә аның да калкавычы күл өстенә түгәрәк дулкыннар җәя башлады. Ринатның түземлеге югалды. Хәзер алам, хәзер алам дип ымсына торгач, калкавыч тукталып калды. Аптыраудан җепне тартып караса, кармак шәрә калган иде.
Ул да булмады, Кәшиф икенче балыгын эләктерде. Ринат, кармагына тиз генә камыр әвәләп, еракка ук атты.
Чык бу якка, диде Кәшиф канәгать тавыш белән.
Ринатның башта каеннар төбендәге урынын алыштырасы килмәде. Ул тирә-юньдәге матурлыкка сокланып утырды. Үз Тургаена кайтканмыни! Җаныңа дәва бит бу. Көзге урманда күке кычкырганын ишетергә теләгәндәй тынып калды. Аннан, бераз кояшта да кызынып алырга теләп, күлмәген бер читкә салып куйды. Кире борылып килгәндә, бер каенга караган иде, кылт итеп Зәлиясе искә килеп төште. Ул гүя шул каенга сөялеп тора иде. Кая, күлмәк төймәңне үзем тагып бирәм, ди кебек.
Бу хәл озакка бармады, калкавычны, җенләнә-җенләнә, балык биетте. Ринат балыкның китеп баруыннан курыкты. Ниһаять, аның көткәне чирәм арасына барып төште. Аның сикерә-сикерә ятуыннан Ринатның авызы ерылды.
Маяга берәү булды! Бу аргы якка хәбәр иде.
Тора-бара шактый гына балык каптыргач, алар су кереп чыктылар, әйрән белән сыйландылар. Кәеф көрлеге бер дә кимемәде. Көн кичкә авыша төшкәч, машина янына килеп, Чәчәк апа ризыкларыннан авыз иттеләр.
Бераз ял итеп, гәп корып утыргач, Кәшиф машинасында казынып аласы итте, Ринат урман тирәли әйләнеп киләсе булды.
Гаҗәп тынлык, кошлар да изрәп йокыга талган диярсең. Ә юк, ныклабрак тыңлап карасаң, урманда җанлылык бар. Җәй көзгә авышкан булса да, ниндидер кошларның ара-тирә чутылдашып куюлары ишетелә. Күрәсең, алар һәрчак бер-берсе белән хәбәрдар торалар. Сүлпән тынлык җанга күчкәндә, күңелне сагышлы моң сара.
Ул урман түренә керде. Агачларның купшы яшел төсе уңа башлаган. Усаклар төз каеннар белән аралашкан, юкәләр, ачыклыкны сайлый төшеп, кояш нурларын үзләренә күбрәк сеңдерергә тырышканнар. Ялгыз калып үскән бер имән генә нигәдер рәнҗүле күренә: суыктан корыган «кулын» кая яшерергә белми аптырап калган Юл читендәге миләшнең кызыл тәлгәшләре гөлт итеп янып киткән утлар кебек. Ринат, якын килеп, бер чеметем өзеп алды, тәмен татып карады. Чыраен сыта-сыта чәйнәде. Китеп бераз баруга, шомыртка юлыкты. Мимылдап пешкән эре-эре шомыртлар аңа гүя Хәния күзләре белән бактылар: «Ник миннән башка йөрисең, әллә сиңа минем белән күңелсезме?..» Тирән урман аның эчендәге уен: «Күңелсезме? Күңелсезме?» дип, бик еракка алып киткәндәй булды.
Ринат шыр ялангач делянкага килеп чыкты. Агач төпләре генә тырпаеп калган. Арырак, калкулыктагы бер төп башында, ялгыз карга утырып тора иде. Киселгән урман йөрәккә бушлык суыгы өрде. Күңелгә шом керде. Бәлки, мондагы агачларга кунып сандугачлар сайраган булгандыр. Сузып-сузып, бәгырь көйләрен түккәннәрдер, сафлык-матурлыкка, гүзәллеккә өндәгәннәрдер. Таш бәгырьлеләрдә аяу-миһербанлык тойгысы уянгандыр. Сүнек рухлыларга дәрт-кодрәт өстәлгәндер. Ә шулай да кемнәрдер гүзәллекнең башына җиткән
Бу күңелсез тойгыны көчәйтеп, төп башындагы карга, борынын күтәрә-күтәрә, каркылдап куйды: «Кар-р-р-р, кар-р-р-р» Тавышы дорфа, усал яңгырады. Ринатның җанына тиде. Ләгънәт! Дөнья көеге! Ул аны өркетеп, очыртып җибәрү теләге белән кулына ботак алды. Көш дигәндәй, каргага кизәнде. Карга батыр иде. Үзенә «янаган»нарын күрсә дә, очып китәргә теләмәде. Биләмәсендә «патшалык» итүен белде. Әйтерсең аңа каршы берәү дә баш калкытырга тиеш түгел. Ринат «Ни гаебе бар соң бу мәхлукның?» дигәндәй туктап калды. Шулай да аңа карганың батыраеп утыруы ошамады. Ни гаҗәп, шунда күңеленнән чагыштыру узды: Сандугач һәм Карга! Карга соң Сандугач була аламы? Сандугачны акылга да, йөрәккә дә берни бирми торган телдәрләр алыштыра башласа нишләрсең? Андыйлар озын итеп тә сөйләргә иренмиләр. Сөйләгәннәре бер колактан керә, икенчесеннән чыга, сүзләре кылган гамәлләреннән аерылгач, һич ышандырмый. Сандугач! Кунып сайраган агачыңны да шулар кисеп киткәндер әле, мөгаен Синең моңың аларның магнитофон язмасында гына калдымыни соң инде?! Ни дәрәҗәдә шәп булса да, ул тасмада синең бер җырың гына. Син бит һәр сайраган саен яңача сайрый идең. Син кунып сайраган агачың төбендә кара карга йокымсырый. Миңа син үзең кирәк, яшәргә дәрт бирүче җыр-моңнарың кирәк! Дөнья сандугачлар белән матур!..
Шулай уйланган Ринат, карганы өркетергә теләп, кулындагы ботагын төпкә таба ыргытты. Җилпенеп очкан карга ерак китмәде. Арырак бер имән ботагына менеп кунды һәм кабат җанны үртәмәкче булып каркылдады: «Кар-р-р-р» Ринат, аның тавышын ишетергә теләмәгәндәй, кире борылды.
Машина янына килгәндә, Кәшиф учак ягып җибәргән, ә сөремле бәләкәй казанда, быкы-быкы килеп, балык шулпасы кайный иде. Кәшиф, аны онытып, үзенең озын буе белән авыл ягына борылган да энҗедәй вак тамчылар сибәләгән болыт кисәгенә һәм шул болытка аллы-гөлле зур эшләпәдәй кидереп куелган салават күперенә карап тора иде.
15
Болай булыр дип беркем көтмәде. Ике ай үтәлеп килгән план өченчесендә нәкъ квартал ахырында аяныч хәлдә калды. Цехта реконструкция башланган, ул аяк-кулны богаулап куйган иде. Бу киеренке хәлдә өстәмә көч кирәк, үз-үзеңне аямый эшләргә кирәк иде. Әнә мичләр участогындагы кранбалка эшләнеп бетмәгән. Шуның аркасында термик эшкәртү узарга тиешле детальләр өелеп чират көтә. Мастерлар үз детальләре яныннан кырын-кырын карап узарга мәҗбүрләр. Өстәвенә әле бер җиһаз, әле икенчесе яңа урыннарда көйләнеп җитмәгән. Нишләргә?
Ринат шушы сораудан тинтерәде. Ул әле тегендә, әле монда сугыла. Әйтерсең утырып барасы поездыннан калган.
Тәмам аптыраган Ринат начальник кабинетына барып керде. Юрий Петрович Козарь кабинетта ялгызы гына иде. Сул кулы белән телефон трубкасына тотынган, аны алыргамы, алмаскамы дигәндәй уйланып калган. Йөзе агарып, күкселләнеп киткән. Тегендә-монда шалтыратып, әйткәләшеп алҗып беткәндер. Ринатны күрүгә, сумаладай кара чәчле башын күтәрде. «Нәрсә бар?» дип сорамакчы иде, мастерының термик эшкәртү узмаган реверс капкачлары турында әйтәсен белеп, әлеге уеннан кире кайтты. Кулын яшел трубкадан алып, агына директорныкына күчерде. Тын бүлмәдә директор тавышы да ап-ачык булып ишетелде:
Тыңлыйм
Юрий Петрович, елар дәрәҗәгә җитешкән кешедәй, бер мәлгә сүзен әйтә алмас булып калды. Ниһаять, телгә килде:
Пётр Акимович! Мин бичара хәлдә. Бернәрсә барып чыкмый Түземлегем төкәнде
Директор эшне тиз тоеп алды.
Яхшы Хәзер өеңә кайтып ял ит. Иртәгә цехка вакытында кил. Бер сәгатьтән мин үземә барлык бүлек җитәкчеләрен җыйдырам
Ринат начальнигы яныннан дәшми генә чыгып китәргә мәҗбүр булды. Озак та үтмәде, аның артыннан Козарь да атлады. Ул башын ия төшкән иде. Бу минутта, цехын ташлап кайтып барганда, аның борылып та карыйсы килми иде
Смена ахырына таба цехка ремонт-монтаж эшләрен башкаручы бүлек җитәкчеләре, эшчеләр өтәләнеп килеп җиттеләр. Бер-берсенә эшлекле кыяфәттә күрсәтмә бирүләр, киңәшеп алулар китте. Димәк, директор кабинетында алар белән җитди сөйләшкәннәр.
Ул да түгел, шакы-шокы килеп, эшләр башланып китте. Яңа балкалардан сварка очкыннары чәчрәде. Монтажчылар янына хәтта янгынчы да килеп баскан иде.
Төркем-төркем булып киңәшкән җитәкчеләр участоктан тиз генә китәргә теләмәделәр. Кем беләндер баш инженер Александр Филиппович та килеп чыкты. Ул, төркемдәгеләргә сәлам биреп, нәрсә беләндер кызыксынды, күрсәтмә бирде. Аннан сәгатенә карап алды һәм, каядыр шалтыратып аласын исенә төшереп, якындагы телефонга реверс группасына узды.
Ринат ишектән килеп кергән баш инженерны күргәч аптырап китте.
О-о! Син биредә икәнсең әле?! диде баш инженер, Ринатка кулын сузып.
Әйе, әйе, диде Ринат, аның үз итеп эндәшүенә разый хәлдә.
Реверсларны нигә аз бирәсең?
Күбрәк бирәсе дә кул-аякны тоталар бит.
Баш инженер, нәрсәгә ишарә ясалганын аңлап, телефон номерын җыйды. Директор белән бәйләнешкә керде, биредәге хәлләрнең торышын әйтте. Трубкасын куеп чыгарга әзерләнгән арада, Ринат аңа мөрәҗәгать итәргә булды.
Александр Филиппович! диде ул, бераз ачыла төшеп. Күптән инде сезгә кермәкче булып йөри идем, бер мәсьәләне ачыклыйсы бар иде.
Нәрсә ул?
Рәшәткә калакларына көйләнгән пневмогидравлик пресс турында. Берәү эшли. Ул бик аз. Дубляжлар кирәк булачак. Монысын гамәлгә ашырып бетерүне дә тоткарлыйлар. Мелецков тарта-суза
Бу турыда мин беләм
Ринат, «соң?» дигәндәй, баш инженерның тукталып калуына бераз сагая төште. Дәшмәде. Аның фикерен көтте
Мелецков инде үз вазифаларыннан азат, тиешле җәзасын да алды, диде Александр Филиппович. Аның урынына Әхмәтов була Ул хәл итәр. Мин аңа үзем әйтермен. Тагын нәрсә борчый сине?
Борчыган нәрсәләр бар да инде ул Ринат уңайсызланды. Тик урынлы булыр микән?
Нигә? Әйт
План «яна», план белән үзем дә. Квартира мәсьәләсендә директорга керермен дигән идем. Үтәлеш аксагач, уңайсыз хәлдә калырмын күк.
Эшеңдә дүшәмбедән тоткарлык булмаячак анысы. Ул, бер мәлгә тукталып, икенче тонга күчте: Син нәрсә, әле квартира алмадыңмыни?
Юк. Баракта яшим.
Кайсысында?
Кырык тугызынчыда, Максимов урамында.
Баш инженер санаулы гына калган баракларны исенә төшерде дә, көрсенеп:
Һе, ул тиздән сүтелә. Анда тугыз катлы йорт сала башлыйлар, диде. Так что сиңа повезло. Боекмый яшәвеңне һәм эшләвеңне бел.
Рәхмәт
«Сүтелсә ярар иде дә».
Баш инженер артык тоткарланмады. Ринат аны көтелмәгән яңалыклар тәэсиреннән туган дулкынлану, ачык караш белән озатып калды.
Кешене, мөгаен, көтеп алган куанычлы мизгелләр яшәтәдер. Шулар көч чыганагына әвереләдер. Күп кенә нәрсәләрдән ваз кичәр дәрәҗәдә авырлыклар күргәндә дә, язмышың ничек сыналганда да, ышанычыңны югалтма икән
Аның күңелендә хезмәт нәтиҗәсен күрү рухы канатлана иде. Мондый минутлар бигрәк тә планны өзеклектән чыгаргач шулай була
16
Күңелне туган җир Тургай авылы тартты. Шунда кайтып килмәсә, әнисен күреп, туганнары хәлен белмәсә, тынычлыгын тапмас кебек тоелды Ринатка. Җирсегән авыр минутларында да аңа юаныч, таяну ноктасы булып калыр төсле. Шушы инеш буйларын, болыннарын, күкрәк-түше ачылган ак ташлы тауларын, аларга ялганып киткән урман-кырларын күпмедер күрми торса сагына башлый, кайтып килмичә чарасы калмый. Бу юлы ул бәрәңге алышырга дип кайтты, ялга ике көнгә. Хәниясенә, бергәләп кайтыйк, дигән иде дә, аның нигәдер юлга кузгаласы килмәде, мине анда кем көтә диебрәк, баш чайкап куйды. Ринат үзенә Зөлфияне ияртте. Аңа авылда күңелле, урамнан керәсе килми, иптәшләр дә табып өлгергән.
Ринатның, бәрәңге алып бетергәч, тау читләтеп болыннарны әйләнеп кайтышы иде. Ул ак түшле таудан чыккан чишмә янында тукталып калды, көмештәй салкын суларын кушучлап эчте, битләрен юды. Аннары да, чишмә яныннан китәсе килмичә, баскыч тактасына газетасын җәеп утырып торды. Колакка челтер-челтер аккан чишмә тавышы ягылды: тыңлавы рәхәт иде. Чишмә сулары түбән таба актылар да актылар Күктә ак юл салып узып киткән реактив самолёт тавышы ишетелде. Ул, кояшта күзен чагылдырып, аңа карады: «Без эшләгән «ТУ»лар!»