Шушы минутта Галинең тулып ташыган куанычлары йөзенә үк бәреп чыкты! Аннары аңа, озак та тормый, әти-әниләренең адресларын күрсәтеп, бер тоннага якын икмәккә тиешле кәгазь-документларны тутырып, аларны Саба районының Шәмәрдән станциясенә юлларга туры килде. Әти-әниләре икмәкне шуннан гына барып алырга тиеш булдылар.
Директор Асамбаев кабинетыннан канат ярып чыккан көннән соң, бер атнадан Гали велосипедта гына эшкә йөри башлады. Иртүк китеп, соң гына кайта торган булды. Инде аңа хәзер ничек тә үз эшен акларга, беренчелекне һич тә бирергә ярамый иде
Ә беркөнне аңа, озак та тормыйча, туган авылыннан хат килеп төште, аны укыгач, башы күккә тигән күк булды. Хатны, әти-әниләре кушуы буенча, Гомәр абыйсы язган. Ул болай башланып киткән: «Улым! Без сиңа бик рәхмәтле. Көтмәгәндә безгә, игелекләр кылып, җибәрттергән бер тонна икмәгеңне үзебезнең Шәмәрдән станциясеннән барып алдык. Бик куандык. Ачлыктан да йолып калгандай булдың. Шулай итеп, безгә дә яшәү чыганагы насыйп әйләде икмәкле булдык. Шатлыктан күңелләребез тулып еладык та Бу хәлгә авыл халкы да шаклар катты. Кемнәрдер уйлавынча, «качкынлыкта, зимагурлыкта» йөрмәгәнлегеңә дә ышандылар, мактап-мактап телгә алдылар. Инде, улым, сиңа берүк исән-сау гына, хәвефсез-хәтәрсез генә эшләп йөрергә язсын. Артык бетеренмә!.. Алга таба Ходай җүн бирер әле. Бәрәңгеләребез булгач, шөкер, ачтан үлмәбез Кунакка бер кайтып китә алсаң ару булыр иде. Сагындык үзеңне, күрәселәребез бик килә Аралар бик ерак булса да, хатларыңны өзмә. Сиңа барчабыздан күптин-күп сәламнәр юллыйбыз, исәнлек-саулык теләп калабыз.
Әтиең, әниең, 10 октябрь,1954 ел».
Гали әти-әниләреннән килгән хатны кат-кат укыды, аны кесәсендә дә тылсымлы дога рәвешендә шактый вакыт саклап та йөртте.
Дәрзәнәй
Тора-бара совхоз директоры Асамбаев Галине хуҗалык техникаларын ремонтлау буенча белгеч буларак та эшкә җикте, гомумән, ул аны үз итеп йөртә башлады. Кайсы техника «чыгымлый», ватыла калса да, аны дәштерде. Җәйге сезонлы эшләрдән арынып, көзгә, кышка кергәч, Гали күбрәк ремонт эшләре белән шөгыльләнде. Ә кичләрен клубка да чыга башлады, яшьләр белән дә аралашты, ике кыллы думбраны да чирттерергә өйрәнде. Авыз белән сызгыра-сызгыра, көйләр дә көйләде. Шул ук вакытта ул совхоз директоры кабинетында булган чакта Асамбаев искә алган, идарә конторында эшләүче, буйга бәләкәйрәк кыз Дәрзәнәйне дә истән чыгармады.
Ә беркөнне ул кичен клубта барган уен кичәсендә шул казах кызын очратты. Үзе болай йөз-сынга сылу гына, шат күңелле дә. Елмайганда, каратут йөзе ниндидер мәрхәмәтле хисләр сирпегәндәй яктырып-яктырып китә. Тигез, энҗедәй тешләре ялтырап-ялтырап ала. Кызның ымсындыргыч, тәэсирле сан хәрәкәтләре дә Галине, ничектер, җилкендереп җибәрде, һәм ул түгәрәк әйләнәсенә җыелган яшьләр уртасына атылып чыкты да татарчалап биеп тә китте. Шунда ук дәртле музыкага да җан керде. Тамашачылар йөзендә кызыксыну, канәгатьлек хисләре пәйда булды. Арадан кемдер «молодец, малайка» дип кул да чапты. Ә Гали, бернигә дә карамыйча, үткер күзләрен ялтырата-ялтырата биеде дә биеде. Аның биегәнен Дәрзәнәй дә күреп торды Чү! Гали кызның каршына ук килеп бии башлады, аны кара-каршы биергә дә чакырды. Бу хәлне күреп, Дәрзәнәй уңайсызлана төште. Әмма, нихәл итсен, яхшы ук бии белмәсә дә, ул, ару түгел, санлашмау булыр дигәндәй, бер карарга килде дә егет белән култыклашып әйләнергә мәҗбүр булды. Аннары Дәрзәнәй иптәш кызын биергә чакырды. Ә егет белән кызның шулай парлап бию күренеше күпләрдә уңай тәэсир калдырды.
Шул көнне Гали Дәрзәнәйне өйләренә кадәр озата ук кайтты. Алар икесе рәхәтләнеп казах телендә аңлаша алдылар Шушы кичтә Гали күңелендә уянган яшьлек хисләре, аны канатландыра-канатландыра, өенә кадәр дә озата кайтты
Очрашулар шактый вакыт дәвам итте. Ул үзе яшәгән йортка еш кына соңгарып та кайта башлады. Ә көннәрдән бер көнне йорт хуҗабикәсе Гөләндәм ханым чәй алдыннан, инде бу хәлләрне ишетә, белә торып, сиздерми генә Гали белән әңгәмәгә керде:
Син кичләрен еш кына соңга калып кайта башладың әле, диде ул аңа. Әллә инде берәрсенә гашыйк булдыңмы?
Егет серен яшермәде.
Бер казах кызына гашыйк була яздым әле, диде.
Кем инде ул?
Дәрзәнәй. Үзе болай чибәр генә, ачык йөзле
Кызлар егетләргә ачык чырайлы булалар инде ул, матур итеп бер елмаялар да шул җитә кала, гашыйк итеп тә куялар. Кызың кайда эшли соң?
Совхоз идарәсендә бер хисапчы бугай.
Алай икән, дип сузды Гөләндәм, әти-әнисе бармы соң аның?
Әнисе бар, ашханәдә эшлиме. Әтисе юк. Сугыштан кайтмаганмы шунда
Гөләндәм авыр көрсенеп куйды, кашларын сикертә төшеп, бертын уйга калды һәм әйтеп куйды:
Үзеңне өйләндереп куймасыннар тагын, диде. Аннары Казахстанда төпләнеп үк калырсың. Әти-әниеңнәр нәрсә диярләр бит
Миңа өйләнергә иртәрәк әле. Без болай гына сөйләшеп йөрибез. Аның белән күңелле дә
Һе, диде Гөләндәм, эчтән бик килешергә теләмичә, үзеңне «капкынга» эләктереп куймасыннар
Ничек капкынга?
Менә шулай, «күп йөрдең, давай, өйлән» дип кыссалар нишләрсең?
Миңа иртәрәк әле, дим. Армиягә дә бармаган ич. Ике елга отсрочка бирделәр бирүен
Гөләндәмнең аның белән бик килешәсе килмәде. «Ну, бу егетләр барысын да уйлап җиткерә алмыйлар шул, аннары үкенәләр, терсәк якын, тешли генә алмыйлар», дип уйлап куйды да:
Синең армиягә бару, бармавыңны уйлап тормаска да мөмкиннәр, диде ул, сак бул! Җаен тапмасыннар Адәм баласына этлек эшләргә күп кирәкмени?
Гали бу очракта «этлек» сүзенең мәгънәсенә бик үк төшенеп җитми сорап куйды.
Ничек?
Ничек тә ничек? диде Гөләндәм, сабырлыгын җыеп, һәм ул, хатын-кыз хәйләкәрлегенә бик үк төшенерлек тәҗрибәсе булмаган Галигә кырын-кырын карап алды да, ачыклык кертергә теләп, турыдан әйтеп салды: Әле Дәрзәнәй белән якынлык кылмагансыздыр бит?
Гали, бу сорауның мәгънәсенә сагая төшеп, дөресен әйтергә булды:
Юк, диде ул, уйлана төшеп, андый эшебез булмады
Булмаганы хәерле диде Гөләндәм, җиңелчә сулап. Булмаса да «булдырмасыннар» гына, дим. Хәзерге заманда кайбер кешеләргә ышанып бетеп тә булмый Мин сиңа үзебезнең татар мөселманы буларак, берүк ялгыша күрмәсен, ялгышлык белән кайбер чит бәндәләрнең мәкерлек тозагына килеп эләкмәсен дип кенә әйтүем. Үкенечкә калырлык булгач, әйбәт түгел ул
Үкенечкә калынмас диде Гали, егетләрчә гаярьләнә төшеп.
Алла диген! Сиңа бит Балансу авылында да чибәр кызлар бетмәс әле.
Безнең авылның кызлары чибәррәк тә әле ул, диде Гали. Кысык күзлеләр дә түгел
Шулай булгач, өлгерерсең әле Сиңа, яшь кешегә, төрле ялганга бик ышанып йөрергә дә ярамый.
Гали гаҗәпкә калып сорады:
Ничек төрле ялганга?
Шулай, мин бит бу совхозда бер генә ел яшәмим, күбесен күреп, белеп тә торам. Менә сиңа кызың Дәрзәнәй: «Әтием сугышта һәлак булган», дигән. Бу чынлыкка туры килми. Аның чын әтисе кем икәнлеге билгесез, әнисе генә белә булыр Бәлки, әнисе кызына шулай төшендерергә кирәк санагандыр.
Гали түзми сорап куйды:
Нәрсә, Дәрзәнәй үги кызмыни?
Гөләндәм, бу авыр сорауга ничек җавап бирергә дигәндәй, аптырабрак калды да турысын әйтеп салды:
Ул Дәрзәнәй, халыкчанрак әйтсәк, читтән «серкәләнгән» кыз бала, уйнаштан туган Гөнаһысына керәсем килми, ул да кеше, мин аңа да бәхет телим. Тик мин сиңа, үз кешебез буларак, шунысын әйтергә дә телим: тигезлектә тормыш иткән парларның әти-әнисе тәрбия кылган татар кызына өйләнсәң, хәерлерәк булыр иде, дим Тормыш сабакларын гомер итә-итә аңлыйсың ул
Шушы сөйләшүдән соң өстәл артыннан кубып киткән Галинең йөрәк ярсынуы, каршылыклы уйлары тиз генә тынмады. Гөләндәм ханымның бик тә сәер яңгыраган «уйнаштан туган» дигән сүзләре шулай да аның күңеленә бик тә сеңеп калды, һәм ул Дәрзәнәй белән бүтән очрашмаска дигән карарга килде.
«Йөрәк уйнап киткәч»
Туган яклар күңелне барыбер дә җилкендерде! Ике ел узгач, Гали, ниһаять, туган авылы Балансуга кайтып килде. Моңа әти-әниләре дә, туганнары да бик шатландылар, үзен дә бик тә сагынганнар иде. Инде үсеп җитеп, буй да калкыта төшкән егетләре шактый үзгәргән иде. Хәзер аның йөзләреннән үк, үткенләнә төшкән карашларыннан да эшкә булганлыгын, шактый тәҗрибә туплап өлгергәнлеген күреп, сиземләп була иде инде. Ул акыл да утырта төшкән. Бу хәлгә әти-әниләре аеруча сөенде. Аннары аңа: «Әллә, улым, авылда гына каласыңмы?» дип тә карадылар. Ул аларның фикерләре белән килешмәде. Аның авылда ике йөз грамм икмәккә ачлы-туклы эшләп йөрисе килмәде, ул инде үз хезмәтен бәяли белде, китәсе итте. Әлбәттә, моңа яшьтән килгән үҗәтлеге дә ярдәм итте. Әле аның алга таба корылган планнарын да тормышка ашырасы бар. Максаты бер: үз хезмәтеңне түгеп, кешечә яшәп калу Үз тормышыңны үзең кайгыртмасаң, кем сиңа ярдәм итәр соң? Аңа инде шушы алтын вакытларны, эшләре уңышлы гына барганда, мөмкинчелекләрне кулдан ычкындырырга ярамый иде. Эшләргә дә эшләргә! «Һөнәрле үлмәс» дигәннәр.
Әйе, аңа әле әти-әниләренә дә ярдәм итәргә кирәк. Алар алдында да йөзем ак булыр, ичмасам Бу «бесзпризорник» исәбендә йөргән малайның бурычына да керә
Шундый уйлар кичереп, авылы белән кабат хушлашкан Гали, янә комбайн штурвалы артына утырып, Казахстанның Джабас совхозы кырларын иңләде дә иңләде. Вакытлар узган саен, аның эшкә булган дәрте артканнан-арта гына барды. Бүләккә бирелгән велосипед та кая кирәк, шунда тәгәрәде, аны эшкә соңгартмады.
Ә беркөнне аны янә үзен хөрмәт иткән совхоз директоры Теләү Асамбаев үзенә дәштерде. Аның янында озын гына гәүдәле военком да мыекларын тырпайтып утырып тора. Гали шунда ук уйлап алды: «Димәк, мине, ике ел вакыт узгач, армиягә алырга җыеналар»
Иң элек сохоз директоры, сүз башлап, военкомга мөрәҗәгать итте:
Иптәш майор! диде ул. Без бу Сафинны армиядән калдырып торырга дип ике елга отсрочка бирдерткән идек бит.
Анысын беләм, беләм диде майор, кашларын җыера төшеп.
Бу егетне тагын ике елга калдырасы иде.
Армиягә алырга да кешеләр кирәк ич.
Кирәген кирәктер дә Бу егет бүген совхозда тагын да кирәгерәк кеше бит. Ансыз безнең эшләр бармый. Ул берүзе ун казах егетенә торырлык! Армия сафларын казах егетләре белән тулыландыра төшсәгез, безнең өчен әйбәтрәк булыр иде.
Майор, нишләргә соң дигәндәй, башын кашып алды. Совхоз директоры сүзен дәвам итте:
Без быелгы эш күрсәткечләре буенча комбайнёр Сафинга «Хезмәттәге уңышлары өчен» дигән медаль бирергә дип торабыз. Инде документлар да тутырылган. Ул шул медален алсын инде. Егет аңа бик лаек
Ярар, бу мәсьәләне утырып уйлашырбыз диде майор, үз-үзенә нәтиҗә ясап.
Шуннан соң Гали, чыгып китәргә дип, ишеккә юнәлде. Ул бу сөйләшүдән канәгать иде. Хезмәтен күреп, медаль биреләчәгенә янә дә сөенде.
Ниһаять, көтеп алынган көннәр килеп тә җитте. Аны тагын ике елга армиядән калдырырга отсрочка бирелде. Вәгъдә ителгән медальне аңа совхозның алдынгыларны котлау җыелышында тантаналы рәвештә зурлап тапшырдылар. Аның башы янә күккә тигәндәй булды, һәм ул бу җыелыштан үзе яшәгән йортка очып кайткандай кайтып керде. Хуҗабикә Гөләндәм апасы белән дә ачылып кына исәнләште. Аннары Гөләндәм ханым күңеле күтәрелгән Галидән шаярта төшеп сорап куйды:
Әллә тагын берәр «тутый кошны» эләктердең инде? Ул Дәрзәнәй түгелдер ич?
Гали башта елмаеп куйды да аннары телгә килде:
Юк, ул кыз инде бер казах егетен тапкан диде. Матур кызлар безнең авылда да җитәрлек.
Гөләндәм аның сүзен хуплады:
Үзеңә дигән насыйбы табылыр анысы диде һәм шунда әйтәсе сүзен исенә төшереп өстәде: Сиңа авылыгыздан хат бар, өстәлеңә куйдым
Хат Гомәр абыйсыннан килгән иде. Аны ачып укый башлагач, Галинең йөзе кинәт торып-торып үзгәреп китте, ул уйга батты. «Энем! Кайт инде, җитәр Болай читтә йөрүләрең күпкә китте. Синең өчен әти-әниләр бик тынгысызлана. Саулыклары да таманга гына калып бара. Интегүләре җиткән. Алар безнең ярдәмгә дә мохтаҗлар. Сиңа механизатор, комбайнёр эшләре монда да булыр әле. Тәвәккәллә дә кайт. Әти-әнинең теләкләренә каршы килмә, аларны борчуларга салма. Ярап бетмәс. Олыгайгач, дөнья хәлләрен белеп тә булмый ул»
Хаттагы юллар аңа, укыган саен, нык тәэсир итә барды. Шулвакыт йөрәге әллә ничек кенә кузгалып, дулкынланып китте, һәм ул шушы минутта карарга килде: «Кайтам!..»
Аннары ул, кайтырга дигән теләген белдереп, сохоз директорына гариза да язып китерде. Моңа бик ышанасылары килмәде. Совхоз директоры Асамбаев, аның гаризасын читкә алып куеп, бәлки, кире уйларсың дип, киңәшләрен бирә-бирә, ике айга якын расчёт бирми дә йөртеп карады. «Без сине уч төбендә генә йөрткәндәй итеп үстердек, данладык, ә син тот та ташлап кит, имеш. Бу ничек була инде? Яхшы түгел» дия-дия, ул аңа дәгъвасын да белдерде. Гали бер кабул иткән карарыннан чигенергә теләмәде. Әти-әниләреннән алган хатны күрсәтә-күрсәтә, аларның сәламәтлекләре яхшы түгеллеген дә аңлатты, үтенде. Соңгы чиктә директор расчёт бирергә ризалашты. «Әгәр дә безгә яңадан килеп эшләргә теләсәң, сиңа юл ачык», дип тә өстәде.
Икенче көнне Гали хезмәттәшләре, якыннары һәм йорт хуҗалары белән хушлашты да, бүләккә бирелгән велосипедын аларның Рафаэль исемле малайларына калдырып, туган якларына юл тотты.
«Сөйгәнең сөендерсен»
Аның уйлар йомгагы янә дә үткәннәргә кайта-кайта сүтелде, күңел кылларын чиртә-чиртә сөендерә дә барды
Чирәм җирләрне урап, исән-сау авылына кайтып төшкән Галине чиксез куанычлар, сөенечләр дә биләп алды. Шөкер, әти-әниләре исән-сау, бер көе «тормыш арбасы»н тартып яшәп яталар иде. Ул кайтып керүгә, һәммәсенең шатлыклары йөзләренә үк бәреп чыкты. Сөенечләре хәттин ашты, көтелмәгән күчтәнәч-бүләкләр дә куандырды. Күр, уллары ничек баеп кайткан!.. Һөнәрле дә булган, комбайнёр да, тракторист та. Бу хәл авылдашларының да игътибарын җәлеп итми калмады. «Булган егет икән», дип тә сөйләнделәр. Бу исә аңарда янә дә горурлык хисләрен уятып җибәрде.
Инде үсеп җиткән егетнең өр-яңадан киенгән киемнәре дә үзенә килешеп торды, күпләрне сокландырды. Авылның яшь-җилкенчәк кызлары да аны читләп-читләп күзәтеп узды. Ул кичләрен клубка да чыккалады. Беркөнне шулай авыл уртасыннан аккан кечкенә генә инеш аша турыдан гына клубка чыгып барганда, яр буенда бер яшь кенә кыз, моннан ничек узып китәргә дигәндәй, аптырабрак калган иде. Ул киенеп ясанган, аягына яңа башмаклар кигән. Күрәмсең, аларны пычратасы килми иде. Шулчак кыз Галигә дә карап-карап алды. Ул да аңа текәлде. Күзләр очрашкач, Галинең күңеле әллә ничек кенә җилкенеп уйнап алды, һәм ул кызга ярдәмгә ашыкты. Янына килүгә, кыюланып китеп, аның биленнән күтәреп үк алды һәм инешнең аргы ягына чыгарып та куйды. Ни гаҗәп, кыз бу вакыт ай-һайлап тыпырчынмады да, шулай кирәктер дип санады булса кирәк. Ә аның йомшак, җылы тәненнән узган сихри дулкыннар Гали йөрәгенә үтә бер рәхәтлек тойдырып үтеп керде, һәм ул шунда ук кыздан сорады:
Клубка чыгып барышыңмы? диде.
Әйе, диде кыз, ачылып елмаеп куйды.
Исемең ничек соң?
Гөлшаһидә.
Ничек матур булып үсеп тә җиткәнсең.
Әй, оялтмагыз әле, диде Гөлшаһидә, башын аска иеп.
Мин чын дөресен әйтәм Кем кызы буласың инде?
Зәмзәмиянеке.
Ә-ә, аңлашылды. Әтиең Нурмөхәммәт абый бит?
Әйе.
Мин читтә озак йөргәч, яшьләрнең шушылай үсеп җиткәннәрен күрми дә калганмын
Аннары алар, парлап, сөйләшә-сөйләшә, клубка таба атладылар
Гали шул кичне Гөлшаһидәне өенә кадәр үк озата кайтты. Шуннан бирле очрашулар тагын да дәвам итә бирде
Гали үзенең эш мәшәкатьләре артыннан да йөгерде. Беркөнне ул, Казахстанда бирелгән паспортын, хезмәт кенәгәләрен алып, район хәрби коммисариатына учётка басарга дип килде. Аны майор Ливадный каршылады. Кайсы авылдан икәнлеген, туган елын сорады һәм, гаҗәпкә калып, кашларын җыерды.