Кайда йөрдең син моңарчы? диде ул. Армиядән качып, дезертирлык кылыпмы? Где жульничал? Моның өчен сине трибунал белән судить итәргә кирәк
Түзеп тыңлап торган Гали үз адресына әйтелгән мондый сүзләрне кабул итә алмады.
Иптәш майор, диде, мине судить итәргә ашыкмагыз әле. Мин
Майор аны тыңлап та тормады, сүзен бүлде:
Нәрсә, дүрт ел буе армиядән качып йөргән өчен, синең башыңнан сыйпаргамы?
Сыйпамагыз, диде Гали, нишләгән мин? Сезнеңчә, зимагурлыкта йөргәнме? Юк Ул кесәсеннән документларын чыгарып, майор өстәленә китереп салды. Монда барысы да язылган
Соры чәчле майор, бераз иелә төшеп, аның хезмәт кенәгәсен актарды, паспортын да чагыштыра-чагыштыра карады. Кашларын җыера-җыера чырайларын сытты, аннары егетнең «Хезмәттәге уңышлары өчен» медале турында язылган беркетмәгә дә карап алды һәм армиядән азат итәргә дип бирелгән «отсрочка» карарына күзен текәп торды-торды да секретарь кызны дәшеп алды, янә ризасызлык белдереп:
Выпишите ему военный билет!.. диде.
Район хәрби комиссариатындагы шушы очрашу да аның күңелендә онытылмас бер хатирә булып калды.
Ни генә булмасын, төрле-төрле хәлләрдә калган Галинең, ни гаҗәп, эшкә булган дәрте сүрелмәде, ташып кына торды. Ул шул ук елны үзенә бик тә таныш булган «Сталинец-6» комбайны белән Балансу кырларын иңләде. Ә инде ел ахыры нәтиҗәләре буенча ул комбайнёрлар арасында беренче урынга да чыкты. Бу аның, туган авылына кайткач, беренче уңышы иде.
Гали алдагы урып-җыю сезонында да шул ук комбайнына утырды. Аңа 96 гектарлы җир биләмәсен урырга, суктырырга куштылар. Арышны үзе екты, сугарга исә иртәрәк иде, дымлы, юеш. «Давай!» дигән әмер өстән ясалды. Чи булса булыр, хөкүмәткә тизрәк икмәк тапшырырга кушалар. «Даёшь план!..» бетте-китте. Совхоз директоры Хашим үзе үк әйтеп тора: «Гали туган! Заготзернога бер генә машина булса да илтик инде, кирәк бит, кирәк». Кирәк икән, кирәк. Берничә бункерны шалт ындыр табагына. Тагын кирәк, хет шартла, ярыл Нишләсен ул, кушкач, янә дә кереп китте суктырырга. Әз генә баруга, кызган ис тойды. Саламга уралган барабанны чистартып та караган иде, ис бетмәде. Берзаман «йолдызча» тәгәрмәче белән чылбыр арасында ут күренде. Ул, тракторчыга туктарга сигнал биреп, утырган урыныннан сикереп тә төште, ут сүндергечкә барып тотынды. Аннан рәт чыкмагач, аны читкә томырды. Ялкын ягулык багын урап алмасын дип, салам бөялгән җиргә барып тыгылды, әрбәләрдәге саламнарны себереп төшерде. «Инде бакларга ут капса бетте» дип уралган саламнарны чистартырга кереште һәм ул кулның «йолдызча» белән чылбыр арасына кереп киткәнен сизми дә калды. Шунда, ток суккандай, аның кулын нәрсәдер чеметтереп алгандай итте, үзе, моңа игътибар итми, саламны йолкуын һәм утны таптый-таптый сүндерүен белде. Ут сүнә башлагач, кызулык белән бернигә дә игътибар итмичә, көрәккә дә тотынып, утка балчык сибәргә кереште. Караса, көрәк сабыннан кан ага. «Нәрсә бу?» Ике бармак башы юк Вәт сиңа мә!.. Ул шунда ук карап торган комбайнёр егетләргә сызгырды. Алар кара төтен чыккан Гали комбайны янына килеп тә җиттеләр. Аннары бармаклары сулык-сулык сызлаган Галине Теләче районы шифаханәсенә озаттылар.
Шифаханә хирургы Акмал Бәдриевич Сабиров аңа:
Бу бармакларыңны төптән үк кисәргә туры килер, диде, заражение-мазар китүе ихтимал
Гали аның фикере белән килешмәде.
Юк, мин андыйга риза түгел, диде. Миңа ул бармаклар кирәк әле Тальян гармунда уйнарга булса да
Тәҗрибәле хирург, аның бармакларын саклап калу өчен, бөтен көчен куйды һәм ахырдан тиешле нәтиҗәгә ирешә дә алды.
Гали шушы урып-җыю елында ныгытып эшли алмавына борчылды да борчылды. Аны совхоз директоры: «Бу җәйне комбайнда эшли алмасаң да, басу башына гына булса да чыгып ят, күрсәтеп, өйрәтеп тор, акчасын түлибез», дип кыстап караган иде, тик ул ризалашмады.
Көзгә кергәч, бармаклары рәтләнгән Гали буш вакытын әрәм итмәде, куллары агач эшләренә дә ятты, тик тормады. Өендәге мастерскоенда ишекләр, тәрәзә рамнары эшләде, аларны фигуралап та ясады. Аннары аны курсларга укырга да җибәрделәр. Ул Казанда булды, Ростов шәһәрендә дә укып кайтты. Җәйгә чыккач, янәдән дә комбайнда эшли башлады.