Әти! Син миңа музыка сатып ал, менә болай басып уйный торганны, диде, бармакларын рояль клавишларына баскандай итте.
Ринат эшнең нәрсәдә икәнен төшенде.
Син әйткән «музыка»га, кызым, акча җитеп бетми шул
Зөлфия, гүя акча бирүченең үзен күрергә теләгәндәй, күзләрен билгесезлек эченә төбәп, болай диде:
Син аңа әйт, Зөлфиягә музыка купить итәргә кирәк, диген, бирсен
Тыңласа әйтермен
Тыңласын, мин тыңлыйм бит.
Ярар, алайса Әйдә, яшелчә кибетенә керик әле
Алар кибеттән әйләнеп чыкканда, чаттарак, кылыч борынлы, ябык чырайлы бер яшь кенә хатын чыгымлап көйсезләнгән сары чәчле баласын кыйнап маташа иде.
Тәре җан Менә тыңламасаң, менә тыңламасаң
Куырылып килгән баланың күзләреннән яшьләр тәгәри.
Әни, тимә Әни, тимә
Ринат түзмәде, хатынга:
Баланы нигә җәберлисез? Нервын бозасыз ич! диде.
Хатын чәнечкеле карашы белән Ринатка көйдереп карады.
Кешедә эшең булмасын. Бар-бар Әнә үз балаңны гына кара.
Ринат сүз озайту мәгънәсез икәнен тоеп китеп барды. Баласын кыйнап ачуын бассын инде! Каян килә андыйлар? Алар өчен кая китеп югалган бала тәрбияләүдәге әниләр, әбиләр сабырлыгы, җае, көе?.. Нинди кызганыч! Гарип, бозык җаннар, аларны тудыруга сәбәпче адәмнәр гаилә төзеклеге дәүләт төзеклеге дә икәнен аңларга теләмиләр микән?
Ринат, Зөлфияне иңеннән тотып, үзенә таба кыса төште.
3
Ринат сәер халәт кичерде.
Бу ни? Шау-шулы цех тынып калган. Шылт иткән тавыш та юк. Хәтта торба ярыкларыннан кысылган һава да сызгырмый. Станоклар «черем» итә. Кешеләр кая китеп беткәннәр? Бүген эш көне ләбаса! Мин берүзем генәмени? Юк, ялгышам икән. Әнә пролётның аргы башыннан ак халат кигән бер кыз килә. Нәзек билен буып бәйләгән. Очына-калкына килүләре соклангыч! Көдрә чәчләре, дерт-дерт атлаган саен, маңгаена төшеп тирбәлә. Бу тере чәчәк монда җансыз тимерләр арасына ничек килеп кергән? Йөзе таныш та кебек, тик хәтерләп булмый. Кемгә дип ул шулай елмая? Әллә якын кешесен күрдеме? Янәшәдә беркем дә юк. Шунда Ринатның битен хуш исле чәчәкләр белән тулган болынның йомшак җылы җиле сыйпап узгандай булды. Кыз якынайган саен, тынлык эчендә аяк баскан тавышлары ап-ачык ишетелә. Инде килеп җитәренә берничә метр гына калды. Ничек килсә, шулай узып та китәрме икән? Юк, әзгә генә булса да тоткарлап торырга кирәк аны. Ә ничек?
Ринат ихтыярсыздан аңа:
Сез кем, матурым? дип эндәште.
Ул, горур гына атлап килгән җиреннән, бу нинди сорау дигәндәй, туктап калды һәм:
Фәрештә! дип, үз сүзеннән рәхәтләнеп көлде.
Кем фәрештәсе?
Әлегә сер. Аны кешегә сөйләмиләр.
Ринат, белештермәстән, аңа таба талпынып куйды. Кыз артка чигенде.
Юк, кирәкми! Якын килмәгез!
Курыкмагыз, мин тимим. Чәчләрегез соклангыч!..
Шулаймыни Кызык!
Миңа да.
Ул көлүеннән кинәт туктады.
Нәрсәсе кызык?
Сезнеңме? Шат елмайган күзләрегез Алар күк йөзедәй зәңгәр һәм тирән
Әй, оялтмагыз әле Ул башын чайкап читкә борды.
Бу мизгелдә Ринат үзен бәхетле тойды.
Матурлык оят түгел
Сез һәр очраган кыз белән шулай сөйләшәсезме?
Юк. Мин сезгә беренче юлыгам.
Аның көлүе чишмә чылтыравыдай яңгырады.
Алдашасыз. Артистлану сезгә килешми.
Ринат сагаеп калды. Кызны тагын төсмерләргә тырышып карады. Әйе, кайчандыр күргән күк була шул. Әмма берни искәрә алмый. Әллә, чыннан да, фәрештәме соң югыйсә? Булмаганны. Көлә бит әнә.
Сез кем?
Ләйсән!
Ләйсән?
Әйе, сезнең группага барган детальләрне тикшереп җибәрүче контролёр кыз.
Моңарчы мин сезне ничек күрмәдем соң?.. Минем хәзер сезнең контрольгә барыш, бандажларга дип. Әзерме алар?
Юк, тикшерелмәгәннәр әле.
Егетләр көтә иде.
Көтсеннәр.
Нигә?
Усал булганга. Группагыз аша узар хәл юк. Арттан клёпка атып калалар.
«Анысы аңлашыла. Чибәр кызның үзләренә бер борылып каравын телиләрдер».
Ярар, бүтән атмаслар, диде Ринат.
Ә мин сезне беләм.
Каян?
Сез бит безнең Тургай авылыннан.
Чынлапмы? Сез кем кызы?
Көтүче Әхмәтгалинеке. Мин Зәлиянең кече сеңлесе.
Ринатның кинәт күз аллары караңгыланып китте. Аяк астында җир авыша Ул елмаеп артка чигенә барган Ләйсәнгә кулын сузды.
Зәлия, китмә!.. диде.
Кыз ерагая барды.
Мин Зәлия түгел. Зәлия юк инде Аны мотоцикл бәрде
Шулвакыт кемдер чырылдап кычкырып җибәрде дә төш күреп яткан Ринат уянып китте. Барак коридорында исерек Вәкил хатыны: «Үтерәләр!», «Үтерәләр!» дип тагын аваз салды. Ринат: «Иртә таңнан талашмасалар, нәрсә булган?» дип, күзләрен угалап куйды. Диваннан торып утырды. Өстәлдәге будильник җиде тулып килгәнне күрсәтә иде. «Шайтан, чылтырамый узган!» Ринат ашыгып чалбарын кия башлады. Караватта Хәниясе һәм кызы тыныч кына йоклыйлар иде. Зөлфиянең нәни кулы әнисенең калку түшендә, бер менеп, бер төшеп салмак кына тирбәлә. Әнисенең кара чәчләре ак мендәргә таралып киткән. Туткыл йөзе йокыдан аксыллана төшкән. Ринатның күңелендә әз генә булса да назланып, мәшәкатьләрен онытып, ятып торасы килү тойгысы уянды. Юк шул, эшкә барасы бар. Аннары йоклаганда гына назлы, итагатьле бит, уяттыңмы чыгымлый башлый. Шуннан күңелең кителә дә китә! Ярар, барыбер уятырга кирәк.
Хәния! Тор, сәгать җиде.
Хәния иренеп кенә ыңгырашты.
Биш кенә минут
Ашны җылытырга кирәк.
Үзең генә җылыт инде
Ринатның аны бу юлы ачуланасы килмәде. Әрепләшергә базмады. Тавыш чыгарырга яратмый. Эштәгесе дә җиткән. Кызына да начар тәэсире булуы мөмкин. Үзе белмәгән кешене нишләтәсең инде? Ата күреп үсмәгән. Әнисенә бер. Теге чакта әни белми әйтмәгән икән. «Матурга, шәһәрнекенә кызыктың, улым! Безгә авылныкылар ару булган булыр иде», дигән иде бит.
Ринат, юынып кергәч, сыр белән ипи капкалады, шикәрен кимерә-кимерә, чәйнектән стаканга агызган суын эчте дә эшенә ашыкты.
Урамга чыгуга, әлеге төш исенә төште һәм уйлары яшьлектәге Зәлиягә кайтып калды.
Берсендә алар чишмә алдындагы шарламага килгәннәр иде. Инеш аша тезелгән ташларга баса-баса атладылар. Аргы яктан көянтә-чиләкләрен асып чыгып барган Зәлия Ринатка: «Каршыга килмә! Суга батырасың» дип кычкырган иде. Шунда Ринат, читкә тайпылып, аңа юл бирәм дигәндә, суга китереп басты. Чыланган балакларына игътибар итмәстән, күзләрен Зәлиядән алмый, аның «исән-сау» чыгып җитүен көтте. Су өстеннән толымнарын тирбәтеп, көянтә-чиләкләрен аскан нәзек билле шәүлә аның турыннан шуып узды Зәлия ярга чыгып җитүгә, чишмә алдын яңгыратып көлеп җибәрде.
Баттыңмы?
Ринатның, әле дә шул тавышны ишеткәндәй, тәне чемердәп китте: «Суга тездән генә бату бернәрсә икән ул Эх, Зәлия! Алан Сабан туена бармасаң, шул Фәрит абый мотоциклына утырмаган да булыр идең»
Урам аша Ринат йөгерә-йөгерә чыкты.
Мунча чатындагы сыраханә буенда махмырдан интегүче Вәкил ише берничә ир баскан иде. Буйга кечерәгенең ике күз төбе хәтәр күгәргән. Шешенгән йөзен сары төк баскан. Башын бераз аска иеп, чәнечкеле карашын каш астыннан билгесезлеккә төбәгән. Шушы сәрхушлар Ринатка аванстан соң эшкә чыкмый калган фрезерчы Сөләйне хәтерләтте. «Бүген дә эшкә килмәсә, нишләргә? Реверска капкачлар җитми», дип хафаланды.
Тукталышка җиткәч, ул, автобус көтәргәме, юкмы дип, як-ягына каранып алды. Эш башланырга нибары егерме минут калган иде. Нишләргә? Әллә
Җәяүләп барасы итте. Урам аша тиз генә чыгарга теләгән иде, машиналар агымы комачаулады. Кәефе кырылды
«Черки кебек үрчеделәр, юл биреп бетерерлек түгел. Уңай, җайлы, тиз Әмма киресе дә бар: урамга син түгел, машина хуҗа, газын, тузанын бөрки. Кирәккә дә, кирәкмәгәнгә дә чаба башладылар. Кемнедер иртән килеп ал, китереп куй, вакытлары чикле, янәсе. Кара бу ханымны, кара «Волга»га утыргач, түшен үрдәк кебек киергән, үзен тәхеттәге кебек сизә, яшь шофёрга юмарт елмая
Иң соңыннан КамАЗ машинасы үкереп үтүгә, Ринат, җыелган кешеләр төркеменнән аерылып, алга ыргылды. Кибет чатын узгач, ике катлы йортлар арасына үтте юлын турыдан гына кистереп узды.
Аны эшенә бәйле уйлар биләде: «Мастер булу бүлектә эшләү генә түгел икән. Эшчеләрең белән уртак тел тап, тәрбиялә. Ә ничек? Ике кулыңа бер эш эшләп кайту җиңел дә Тукта, нигә зарланам? Аннан ни файда? Үзең теләп муеныңа камыт кигән икәнсең инде тарт! Артка юл юк дип бел. Сиңа кадәр бу урында мастерлыкта эшләгәннәр, яхшыдан китмәгәннәрен беләсең. Өлешеңә тигәнен җиңмичә ярамый! Башкача синең белән исәпләшмәячәкләр. Директорга квартир сорап керә калсаң да шуны ачыклаячаклар: син кем? Кермичә дә ярамас Төньякка караган кояшсыз, дымлы, салкынча бүлмәдән бер котылырга кирәк бит! Кирәк! Бигрәк тә Зөлфия кызганыч. Суык тиюдән бушамый сабый. Миңа ничек кенә булмасын эшемне күрсәтергә кирәк. Үземнән торганын барысын эшләргә!»
Юл проходнойга таба борылды. Берләшмә корпуслары өстеннән күтәрелгән иртәнге кояш Ринат каршысына юмарт нурларын сипте. Ара-тирә кемнәрдер төнге сменадан кайта. Бераз талчыкканнар, күбесенең көлсу-аксыл йөзе режимлы, кайнар цехларда эшләвен сиздерә. Эшчеләрнең атлап барулары тере агым кебек. Йөзләрендә иртәнге рух күтәренкелеге. Узыша-узыша һәркем үз белгәнен сөйли. Кайберәүләр сүзсез, үз гамендә тыныч кына атлый бирә.
Берләшмәгә үткәч, гальваник цехы үзен шундук белдерде: селте парлары белән аралашкан әчкелтем һава борынны ярып керде, тамак төбен әчеттерде. Бу араны эшчеләр, гадәттә, бик тиз узалар.
Ринат, группага керә-керешкә үк, эш торышын барлады. Егетләр, кием-салымнарын алыштырып, эшкә җыеналар иде. Ул күзләре белән кичә эшкә чыкмаган фрезерчы Сөләйне эзләде, Сөләй юк иде. Сәгатькә карап алды да «пятиминутка» булачагын белдерде.
Мастер бүлмәсенә бер-бер артлы кереп тулган эшчеләр эскәмияләргә утырдылар, урын җитмәгәннәре әрҗәләргә сөялде, чүгәләп җайлашты. Иң арттан, соңгарырга яраткан җете сипкелле, сап-сары чәчле, шуның өчен дә «Каштан» кушаматы алган егет мыштым гына керде дә чатка посты.
Ринат көттермәде, өстәлдәге ачык журналга күз ташлап, сүзен башлады:
Иптәшләр! Булды, тынычлык. Бүген, сезгә дә мәгълүм булганча, айның егерменче көне. Ә без бер урында таптанабыз
Ринат ничә реверс тапшырылырга тиешлеген әйтергә өлгермәде, Каштан янәшәсендәге кысык күзле, кечкенә буйлы Зайцев: «Будет!» дип, авызын ерды һәм, үз сүзеннән канәгатьлек табып, башын чайкады, ялт та йолт як-ягына каранды. Сүзен хуплаучы күренмәгәч тынды. Ринат әллә ишетмәде, әллә игътибар бирмәстән сүзен дәвам итте, ай ахырындагы «штурмовщина»ны булдырмас өчен, хәзердән үк өстәмә сәгатьләр кулланырга кирәклеген әйтте, аннан конкрет задание бирүгә күчте.
Макетчыларга! Кырык бер, кырык икенче реверслар
Корпусчыларга! Ике корпус
Зайцев бригадасына дүрт створка
Егетләр күтәренке задание бирелүдән үзара гөжләшеп алдылар. Ринат, сүзен бетереп, янәшәсендәге смена мастеры Потаповка эндәште:
Иван Владимирович! Сезнең әйтәсегез юкмы?
Бар, бар
Сабан туе батырыдай нык бәдәнле, киңчә җилкәле Потапов торып баскач, аның янында Ринат кечерәеп калгандай булды. Потапов, шаулашкан егетләрне бер сулыш белән туктатырга теләгәндәй, саллы кулын өскә күтәрде.
Бер минут, иптәшләр! Значит, болай, барыбызга да эшче карталарны вакытында ябарга Үтәлеш тиешле нәтиҗәне бирергә тиеш. Өстәмә сәгатьләрне дә күрсәтегез, юкса сәгатьләр аз, ә үтәлеш проценты зур, аннан тагын нормаларны кисәргә кыҗрый башлыйлар. Кичә бу турыда сүз дә булды
«Кисү» сүзе ычкынуга, егетләр җанланып алды. Ринат, иртәдән үк эшче кәефен төшерәсе килмәүдән: «Монысы кирәк түгел иде», дип уйлап алды. Ләкин соң иде инде. Каратут йөзле Краснов түзмәде, муен тамырын бүрттереп:
Ул нормаларны тагын ничә тапкыр кисәргә була? Алар болай да таланып беткән! диде.
Потапов, мин уйлап чыгармадым дигәндәй, иңбашын җыерды.
Краснов моның белән генә чикләнмәде.
Нормалар, диде ул, минем уйлавымча, шул чагында киселергә тиеш, кайчан да кайчан, эшне җиңеләйтү хисабына, нинди дә булса яңалык кертелә Эш темпын арттырырга нәрсә уйлап табылды соң бездә?
Кувалда! Бу Якимов тавышы иде, арткы рәттәгеләр арасында аның пеләш башы ялтырап китәргә өлгермәде, һәммәсе көлеп җибәрде.
Ринат бәхәсне туктатырга исәп итте.
Шаяруны бетердек, иптәшләр! Әле нормаларны кисәргә җыенган кеше юк. Хикмәт шунда: төп продукция аз бирелә, ә эш хакы кимеми, аерым наряд-заданиеләр хисабына артып та китә. Моны тикшерергә кирәк булачак
«Тикшерергә» сүзе Потаповны сагайта калды. Ул, моның белән саграк булуың хәерле дигәндәй, Ринатка кырын караш ташлады. Ринат: «Хәзер барыбыз да эшкә!» дип, сүзен бетерде.
Берничә минуттан группада, пулемёт аткандай, пневмочүкечләр тыкылдарга кереште. Титан калайларны «кимереп» әйләнгән ташлардан көлтә-көлтә ак очкыннар сибелде.
4
Телефон шалтырады.
Реверс группасы, диде Ринат, трубканы алып. Әйе, Галимов тыңлый. Чыбыкның аргы башыннан ишетелгән тавышны ул тиз танып алды. Сәлам, Кәшиф!..
Ринатның йөзе Кәшифнең үзен күргәндәй ачылып китте: әйтерсең озынча яңаклы, кара сакаллы дусты, керфекләрен еш-еш тибрәндереп, тыйнак кына елмая-елмая аның алдында басып тора иде.
Сәлам! Сәлам!!! Иртәләгәнсең бүген.
Бетерәсе сызымнар бар, үзең беләсең Ринат мәсьәләгә якынрак килде. Лабораториядә эшләр ничек?
Этсәң тәгәри. Кәшифнең көлемсерәп куюы сизелде. Синең ул рәшәткә калакларың бер башваткычка әйләнде.
Чиштеңме соң?
Сынаганда, үзләрен үзләре «чишә».
Ничәгә?
Бишкә.
Шәп, шәп
Кәшиф исә үз чиратында Ринат эше белән кызыксынды:
Синең пресс ни хәлдә?
Раслау көтә Ярый, ярый. Шалтыраткала
Мастер бүлмәсе ишеге ачылып ябылудан туктамады: әле берсе, әле икенчесе кереп, йә инструмент, йә нәрсә сорап аптыратты. Каштан да кереп үзенә кирәкле детальне әрҗәдән алып чыкты.
Ринат аның артыннан:
Бу егет еш соңара башлады әле, дип, үз-үзенә әйтеп куйды.
Бүлмәдә ялгызы гына калган контролёр кыз, шуны гына көткәндәй, аның сүзен элеп алды.
Егет түгел инде ул. Мужик. Ике баласына алимент түли.
Сипкелле кыз борын очын җәлт кенә сыпырып алды һәм канәгатьләнеп көлде.
Үзләре бергә торалар. Аерылганнар да
Кызык икән.
Кызык булмыйча! Эчмәсеннәр. Мужикларга шул кирәк! Акчаларын кайтарып бирә белмәгәч, шулай итә замана хатыннары.
Ринат артыгын дәшмәде. Кызның турыдан чәчкән сүзләренә аптырап, уйланып калды: «Менә сиңа авыл кызы! Усал хатыннардан ким димәссең. Шәһәргә килеп эшли башлаганына әле ел да юк бит, кияүгә чыккач, ни булмас! Хатын-кызлар арасында шәфкатьлесе сирәк була торгандыр инде ул. Аннары тагын күп нәрсә тәрбиядән, нәселдән дә килә торгандыр. Соң, үз хатыныңны ал әнә. Кайчак ярыйсы да кебек. Кайчак?.. Юк, минем Хәния моның кебек үз эчендәген шәрран ярмас. Ризасызлыгын белдереп, бер-ике сүз әйтер дә күпмедер вакыт дәшми йөрер. Шул бер-ике сүзе дә кайчак җитә кала: йөрәгеңне арыш кылчыгы кадалган күк сызландыра. Җанга җан җылысы кирәклеген аңламый. Юкса инде барысын булдырасы килеп дәртләнеп йөрисең. Бу хатын-кыз шәхесен аңламассың»
Ул, бүлмәсеннән группага чыккач, як-ягына каранды. Нигәдер Потапов күзенә чалынмады. Ул мастерының үз-үзен тотышы, дорфалыгы белән килешмәде. Бу кешедә ачыклык күрмәде, ниндидер яшертенлек сизде. «Крутяков бригадасына «калҗа»лар ыргыткалавы да юкка гына түгел, чөнки анда малае эшли. «Без икебез дә бер ноктага сугарга тиеш», дип, теләктәшлек белдергәндәй итә дә Тик ихлас күңелдән микән? Бәлкем, бүтән мастерларның биредән китүенә шушы каты чикләвек сәбәпче булгандыр?»
Чатта Ринат каршына сынын туры катырып атлаучы Потапов үзе килеп чыкты. Аның төксе карашы сискәндерерлек иде.
Иван Владимирович!
Тыңлыйм! Ул, шып туктап, Ринатка төбәлеп карады.
Экспортка дигән створка киттеме әле?
Тора.
Нигә?
Сварка җөендә чатнау бар, накладка астына кергән.