Инде оныбызны да тартырга керештек. Дөбер-дөбер тегермән ташы әйләнә. Агач калаклар, шыгыр-шыгыр суга чумып, ниндидер кыйммәтле нәрсәне эзләгәндәй, бер урында актарыналар. Арыклардан су җепләре сузылган, зеңгелдәп алалар. Без, әнисе, икәү мөшкә авызыннан коелган онны кадерләп капчыкка тутыра барабыз. Шунда сиңа бер чыбык сындырып алып килергә кушам. Аны, нигә икәнен сорамыйча, тиз генә китереп бирәсең. Чыбыкны мөшкә авызына тыгып суккалыйм, янәсе, он үз юлында тоткарланып калмасын. Ни әйтсәң дә, үзең эшләп тапкан икмәк кадерлерәк! Һәм ничек кенә әле!.. Ачлык елны тегермән бүрәнәләренә сарган он тузаннарын бармакларым белән сыдырып авызыма капканым бар иде минем
Әни! Су буйлап бара-бара, мин менә сез он тарткан тегермән ташына килеп төртелдем. Хәзер инде аның кирәге беткән. Тегермәнне электр тарта. Ләкин миңа бу таш дөньяда иң кирәкле ташларның берсе! Аннан һаман да мине исән калдырган, үткән елларның тәмле икмәк исе аңкый кебек. Алай гынамы соң, ул ата-бабаларыбызның моң-зарларын әле дә көйләп әйләнә төсле. Хикмәтле таш ул! Җир шарыдай түгәрәк, хәтта бер-берсенә охшаш, бертуганнар кебек. Алабута, чүп үләннәрен аралап, аның читенә килеп утырам. Үткәннәрне хәтерләткән таш башымны түбән идерә Һәм мин, уемнан төрлесен кичерә-кичерә, кайту юлына борылам
Бүген келәткә генә кереп йоклыйм әле. Төн җылы кебек. Су буенда кемнеңдер казы аерылып ялгыз калган. Тора-тора да җан әрнетеп кычкырып куя. Йокыга китәм дигәндә, генә тагын моңсу авазын сала! Әни! Әйтерсең ул каз миңа синең чит җирләрдә очрашу көтеп яшәгән сеңелләреңнең хәбәрен ишеттерергә тели. Тавышы йөрәкне өзә. Йокы качырып, күңелгә сагыш аралаш моң агылып керә:
* * *
Ишелмәсәң иде син, яр! Сине хәзер болай, читән тотып, ныгытып ятмаган да булыр идем
Әни! Тагын борчылып яныма чыгып киләсең инде.
Алай ук тырышып эшләмә, торган яр торыр иде әле, дисең.
Юк, әни, аны хәзер солдат ялы узып киткәнче эшләп калырга кирәк.
Председатель теге көнне үк:
Кайчан эшкә чыгасың инде, кайтканыңа ике атна булды, дип белдерде.
Кая кушасыз? дип сорадым.
Тимерче Әсгать янына төшеп торырга туры килер әлегә, диде. Аннары кая куяргадыр исәбе.
Юк эшкә керештең бугай син, улым. Үзеңә генә авыр да. Агачлар утырткан булсак та торыр иде әле шунда.
Үзем беләм ич инде мин, әни.
Бетеренәсең, дим.
Юк ла
Әнинең дә бармак буыннары ябыгудан кабарып калган. Еллар буе юылудан калкып торган идән ботаклары сыман.
Әйдә, ашарга кер инде суынганчы. Бәрәңге дучмагы пешергән идем.
Хәзер, әни. Менә бу җирен генә бетереп алыйм да
Тукта әле! Нигә бу кош каршымда очына? Инешнең йә теге, йә бу ярына куна да, озынча койрыгын тибрәтә-тибрәтә, каралы-аклы түшләрен елтыратып, чикләвектәй башкаен бора-бора, миңа карый. Су кошы бу, чәпчек. Әллә бу ярга оясын корган инде? Әйе. Менә ич. Ярга ятьмәдәй җәелеп ябышкан тамырлар арасына кереп оялаган. Күкәйләре бишәү. Димәк, ул оясын шулай саклый. Нәни йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып тибенәдер. Курыкма, кошкай! Мин синең ояңны җимерми генә узармын Кошлар да үз оялары өчен борчылалар шул Ә мин әти нигезен кайгыртырга тиеш Шулай кирәк. Бу бакчага тагын агачлар утыртып җибәрербез. Язларын чәчәкләре хуш ис таратыр. Тормыш дәвам итәр. Ә бу инеш сулары гомер агышларымны хәтерләтеп агар да агар.
1985Язмышың сыналганда
1
Китәргә кирәк бу эштән! диде Ринат, тәмам аптырап, һәм нечкә итеп очланган карандашын сызым кәгазьләре өстенә ташлады. Конструкторлык группасында гадәти тынлык хөкем сөрә иде. Һәркем үз эше белән мәшгуль: кайсы сыза, кайсы белешмә китаплары актара, исәп-хисап ясый. Эшкә кулы бармаган Ринатның күңелен тынгысызлык басты. Ул, уйларына бирелеп, тәрәзәгә карады.
Көн болытлардан ачыла төшсә дә, шыксыз җил басылмаган иде. Торбалардан чыккан төтен өскә күтәрелә алмый, җил белән көрәшеп бөтерелә, җиргә сылана. Кая барып ябырылырга белмәгән ком бураны, соры еландай, корпусның әле бер, әле икенче почмагыннан шуышып уза. Яшел яфракларга бөреләнгән агачлар, салкын җилдән кемгәдер зарланырга теләгәндәй, иелә-шаулый канатланып җилпенәләр. Ринатка аларның зарлары бик аңлашыла иде.
Көндезге ут лампасының туктаусыз зеңгелдәве Ринатның нервына тиде, ул түзмәде, торып стенага таба атлады. Өстән бөркелгән яктылык аның ябык уйчан йөзен агартып юып алгандай итте. Ул, стенага үрелеп, төймәле өзгечкә басты. Лампа сүнүгә, әлеге зеңгелдек авазлы моңсулык юкка чыккандай булды. Күршесендә сызым тактасына иелгән озын сыйраклы чандыр Кәшиф, кулларын як-якка ташлап: «Рәхмәт, Ринат! Юкса «чебен безелдәве»ннән туеп беткән идем!» диде. Ринат көлемсерәп куйса да дәшмәде.
Тынлык Ринатның эч пошуын арттырды: гүя кемдер янына килгән дә аны иптәшләрчә битәрли.
«Синең Моторлар төзү берләшмәсендә конструктор булып эшләвеңә ике ел узды инде. Сүз дә юк, эшең күңелле, чиста. Дәрәҗәңне белеп, галстуктан гына йөрерлек тә Әмма сызган сызымнарыңнан үзең дә канәгатьлек тапмый башладың. Сүрелә төштең, сүрелә
Килешәм, кеше һәм һөнәр иясе буларак, синнән коллектив канәгать. Бер уйласаң, эшлә дә эшлә. Юк Күңел дигәнең тормышның үзе кебек үзгәрүчән икән. Ул синең алдыңа, бер дә соңармый, үз таләпләрен куя. Аннан борчый башлый, сине җигелеп эшләргә актив хәрәкәткә этәрә. Юк инде, юк, кул кушырып утырырга ирек бирми Дөресендә әнә шул хәрәкәт дигәне сине эшчеләр арасына тарта башлады. Нигәме? Бу синең авылда туып, эш яратып үскән холкыңнан килә. Син, кичләрен авиация институтында укыганда, цехта маңгай тирләреңне сыпыра-сыпыра токарь, аннан технолог булып эшләп йөри идең. Боларның да йогынтысы юк түгелдер. Шунысы да бар: бүлектә кайберәүләр, бик тә эшлекле кыяфәттә, бер кәгазьне тегеләй дә, болай да әйләндереп, көне буе вакытларын бушка уздыра торып та акча алырга беренче булып чыгып басалар, синең моңа кәефең кырыла. Хәер, хикмәт акчада гынамыни. Иң мөһиме: тормышка карашың үзгәреп китте синең. Өйләнгәч, кызың Зөлфия тугач тормышың катлаулана баруын тойдың. Тегесе дә, монысы да кирәкне синнән алдарак кара күзле, кара чәчле Хәнияң сизде. Аның тормышка мөнәсәбәте үзгәрәк. Ул шәһәр кызы. Асфальт таптап үскән. Матур киенергә, тәмле ашарга ярата. Машиналы, стенкалы кешеләргә соклана, офтана. Янәсе, син дә ир кеше, җитмәсә, инженер!.. Дөрес, кем генә яхшырак яшәргә омтылмый?! Чама белү, барына канәгать булу кая ул?! «Булыр әле» дип, аны юатырга телисең дә гел барып чыкмый, янә сүз «кирәк»кә килеп тоташа. Кичә тагын: «Шушы стенага бер келәм дә алып куя алмыйбыз!» дигән сүз ычкынды. Һәм син тыныч булып кара шуннан! Гомумән, сиңа тынычлык хас түгел. Борчулы уйларың бер ноктага җыела да җаныңны өтәли башлый. Юкса кулыңдагы карандашыңны сызымнар өстенә атып-атып бәрмәс идең. Баш очыңда хәзергедәй әле бер, әле икенче сорау эленеп калмас иде. Нишләргә? Кая китәргә? Кем булып? Бу сорауларга җавапны кичә син өлешчә ачыклаган идең. Берләшмә директорының конференцияләр залында производствога яңа техниканы тизрәк кертү уңаеннан ясаган чыгышын тыңлаганнан соң. Ул, шактый гына сөйләгәч, бер уңайдан болай диде: «Мин үзем кайбер сәләтле инженерларның турыдан-туры производствога күчеп эшләүләрен теләр идем. Бу бик мөһим! Безгә план үтәүдә эшкә кыю алынган, белемле мастерлар, группа җитәкчеләре, цех начальниклары бик кирәк Без производствода эшләүче иптәшләрнең шәхси интересларына, торак шартларына беренче чиратта игътибар итәчәкбез»
Бу сүзләр үз чиратында сиңа этәргеч ясады. Инженер булсаң да, торак шартың мактанырлык түгел. Ундүрт квадратлы бүлмә. Ул да сиксәненче еллар азагына кадәр яшәп калган барактан. Тар бүлмә сине кыса. Конструкторлык эшендә күңел биреп эшләргә ирек бирми. Хәнияң исә үзен читлеккә ябылган кош сыман хис итә. «Кайчан аласың инде квартир, шушындый зур заводта квартир ничек булмасын, сорамагач, йөрмәгәч» Кияүгә чыккач, бәби дә бүләк иткәч, үзгәрә шул алар Әйтер сүзләрен маңгаеңа терәп чәпи
Ниһаять, менә син эшеңнән китәргә дигән карарга килдең, элек эшләгән цехка өлкән мастер булып. Анда сине ниләр көтә, нинди язмыш сагалый әлегә билгесез. Әйе, бәлки, дөрес уйлыйсыңдыр. Ни булса да, син күрәчәкне бүтән күрмәс. Гомер юлында очраган кыенлыкларны җиңеп бару, нинди генә газап булса да, татлы газап! Курыкма һәм югалып калмаска тырыш!..»
Ринат өстәл тартмасын ачты, ак кәгазь чыгарып, цехка күчү теләген белдергән гариза язарга кереште.
2
Аны өлкән мастер итеп реверс группасына билгеләделәр.
Самолёт моторындагы реверс хезмәтен ул институтта укыган елларда, очар кошларның, каядыр төшеп кунар алдыннан, тизлекләрен киметер өчен, һава каршылыгы ясап каерылган канатларына тиңли иде. Хәзер реверсның һәр деталь-узелын җыеп тапшыру мәшәкатьләре, эшенә барса да, хезмәтеннән кайтса да, һич исеннән чыкмый.
Ул, төп гамәленә вакыты чикләнә төшүенә карамастан, соңгы көннәрдә шактый зур эшкә эксплуатациядә булган реверсларның рәшәткә калакларында барлыкка килгән чатнауларны бетерү эшенә алынды. Бу әлеге узелның запас эшчәнлеген арттыруга бәйле. Шушы мәсьәлә буенча җыелган киңәшмәдә Ринат клёпкаларны сугып беркетүдән пневмогидравлик пресска күчү кирәклеген тәкъдим итте. Бу ысул ныклыкны ике ярым тапкырга арттырачак иде. Тәкъдим экспериментлар, сынаулар ясап карауга лаек табылды Ринат үзе белән эшләргә бүлектәге конструктор Сакалбай Кәшифне сорады.
Бүген ул узган шимбәдә эшләү хисабына алган ялын сызымнарына, исәп-хисапларына багышлады. Кичкә таба талчыгу сизеп, кулындагы логарифм линейкасын өстәл почмагына шудырды да торып басты. Гәүдәсен язгалап, күнегүләр ясап алды.
Сәгать алтынчы киткән инде. Кызы Зөлфияне бакчадан үзе алып кайтасы итте. Өс киемнәрен алыштырырга теләп, шкафтагы ак күлмәген алып кия башлаган иде, өзелгән төймәнең тагылмаганын күреп, сөмсере коелды.
«Ике ятып, бер төшенә дә керми, сыңар төймәне дә тагып куймаска инде»
Ни хикмәт, күлмәкне элеп куярга өлгермәде, яшьлек дусты Зәлия хәтеренә төште. Күңелендә аның белән булган чаклары яңарды.
Ул көнне без, тугызынчы классны тәмамлап, икәүдән-икәү генә Чишмәбаш мәктәбеннән кайтырга чыктык. Такыр юлларны читләтеп, турыга, үзебез теләгән җирләрдән телефон баганалары тезелешкән яшел болыннардан, инеш буйларыннан уздык. Күктә июнь кояшы елмая иде. Тып-тын. Безнең талпынган күңелләр кояштай якты. Әйтерсең хисләр канатында очабыз! Гаҗәеп рәхәт! Болын чәчәкләренә сокланып туктап та калабыз. Төрле төсләргә бизәнгән чәчәкләр нур эчендә коена, безгә: «Сез бәхетле!..» диләр сыман. Шатлыгыбыз эчебезгә сыймый. Күзләр күздә. Игътибарыбыз бер-беребездән читкә китми. Үрелеп офыкларга җитәргә теләгәндәй, сумкаларыбызны болгый-болгый, түгәрәк сызып әйләнәбез. Шундый җиңел, эчтән ниндидер көч ташып тора күк. Без тылсымлы моң эчендә йөзәбез! Түгәрәк җир кочагыбызга шушы чәчәкле болыннар белән сыеп бетәр төсле! Бар тарафка: «Гүзәл син, Җир! Гүзәл син, Кояш! Гүзәл син, Зәлия!» дип кычкырасы килә. Чактан гына тыелып калам. Мин Зәлиянең алсу йөзенә, мөлаем зәңгәр күзләренә йотылып карыйм. Кулларыннан тотып алмак булам, ә ул, ялт борылып, көдрә чәчләренә ымсындырып, йөгереп китә. Мине үзе артыннан җиткермәскә тели. Ләкин бер ара узгач туктап кала да, көлә-көлә: «Мине тиз генә куып җитә алмассың. Мин бу болыннарда ялантәпи чабып үстем, әти белән бергә сарык бәтиләре көтеп!..» дип кычкыра. Мин исә барыбер аны куып китәм. Ул, чаба-чаба, ак каенлыкка килеп җитә һәм, тынына кабып, каенга сөялеп кала. Мине үзенә якын җибәрмәскә тели, үчекли-үчекли, агачның әле бер, әле икенче ягына тайпыла. Ак каеннар арасында гүзәл кош очамыни! Минем ул кошны тотып аласым килә. Ниһаять, кызый, хәрәкәтен ялгышып, кочагыма үзе үк килеп керә. Җәтмәгә эләккән елтыр балыктай тыпырчынып: «Җибәр! Җибәр!» ди. Кулларымның нигәдер җибәрәсе килми Каеннар аклыгы аның алсу йөзен тагы да сафлый төшкән. Аның сихри карашларыннан «эри-эри» кайнар кочагына кереп барганымны сизмим дә кебек. Дулкынлануымнан иреннәрем дерелдәп алды һәм ул, көтмәгәндә уянып киткәндәй, бар көченә түшемнән этеп җибәрде. Нәрсәдер тартылып өзелде. Карасам, күлмәк сәдәбе икән.
Менә, тик тора белмәсәң, шулай була ул!
Үзе шелтәли, үзе көлә.
Каен төбендәге яшел чирәм арасына төшкән ак төймәне табып:
Зыян юк дим. Ә үземнең битем уттай кызышып яна.
Ул, тынычлана төшкәч, миңа якынрак килде.
Кая, тагып бирәм, миндә энә бар
Ярар ла
Ул минем белән килешми, җан атып, мәхәббәтле карашын миңа төбәгән: нияте изге!
Юк, юк! Әйдә, сал күлмәгеңне
Карышмадым салып бирдем.
Сумкасы янына чүгәләп, күлмәгемә сәдәп таккан Зәлиянең куллары җиңел, йөгерек иделәр
Ринат, кичерешләреннән бүленеп, ак күлмәген урынына элеп куйды да сарысын киде
Балалар бакчасына килеп кергәндә, Ринатны чияле кызгылт күлмәк кигән кызчыгы ерактан ук күреп алды: «Әт-ти!» дип, каршына йөгереп килде дә кочагына сарылды.
Ринат Зөлфиясен күтәреп алды.
Ничек дәү үскән минем тәти кызым!..
Ул күбәләктәй җиңел кадерлесен күкрәгенә кысты, аның үзенә генә хас тәмле хуш исен сизде. Әйтелеп бетмәгән тел очындагы сүзләре күңелендә тибрәнде: «Бу кадәр дә әтиеңә охшап туарсың икән, күзләрең дә, йөз аксыллыгың да барысы, барысы минеке» Кызчык, әтисенең эчке уйларын сизгәндәй, аның чәчләреннән сыйпап алды. Зөлфиянең саф, самими карашларыннан Ринатның күзләре, җаны иркәләнде, һәм ул түзмәде, сабыеның битеннән үбеп алды. Кызчык бу хәлдә озак калмады, кочактан шуып төште дә:
Әти! Мин Роза Сафовнага әйтеп киләм, дип, тәрбиячесе янына йөгерде.
Ринат бертын бакчадагы ап-ак чәчәккә бизәлгән алма агачына сокланып торды. Аның янәшәсендәге тәбәнәк өстәл артына барып утырды.
Зөлфия озак көттермәде, кулына кофтасын һәм рәсемнәр белән бизәлгән әлифбасын тотып килеп җитте һәм әтисе янына утырды, китабын өстәлгә куеп:
Әти! Безгә хәрефләр өйрәтәләр, диде. Нәни бармагы рәсем өстенә төртелде. Менә бу арбуз «А», барабан «Б» була, дип санап китте. Бармагы кишер, кәбестә, суган рәсемнәре өстенә җиткәч, Ринат:
Бу кишер, кәбестәләрне, кызым, сиңа күбрәк ашарга кирәк, аларда витаминнар күп, диде.
Кыз бермәлгә туктап калган җиреннән телгә килде:
Әти! Мин букварьны гына ашыйм да, аннары миндә витаминнар күп була
Ринат көлеп җибәрде.
Юк, кызым, букварьны ашарга ярамый Чын кишер, кәбестәләр тәмле була Хәзер кайтышлый кибеткә керербез, кәбестә, кишер сатып алырбыз, яме.
Зөлфия ризалашып баш какты һәм әтисенең кулына тотынды.
Алар, җитәкләшеп, урамга чыктылар.
Урамның ике ягыннан да яшь юкә агачлары үсеп киткән. Алар нигәдер күңелгә аеруча якын тоела. Узган саен шулай. Ә нигә? Чөнки малай чаклардан ук күңелгә кереп кала бит алар. Яз җитүгә, беренче шул йомшак агачны бөгеп кисәсең дә, кабыгын каезлап, сыбызгы, курай ясыйсың, иптәшләреңнән уздырып сызгыртырга, җыр көйләргә өйрәнәсең. Яфракларын кулга да, авызга да каплап шартлатасың. Яшь юкәләрне каезлап, кабыгын пәке белән чистарта-чистарта, баулар ишәсең дә урманда калка төшкән үләннәрне җыеп, сарык бәтиләренә, бозауларга алып кайтасың Әй, алай гынамы соң? Зур юкәләр чәчәк аткач, яннарыннан китәсе килми. Бар җирдән бал исе аңкып тора. Шул хуш исне ерактан сизеп килгән умарта кортлары, тынгы белми, гөж дә гөж очыналар. Чагуларын онытканнар, мәхшәр көннәремени! Барысын да юкә балы «исерткән» Чабата киеп үскән кеше тормышында юкә агачы аерата тирән эз салган. Үзләре тагын нинди күркәмнәр: төз, матур һәм нәфисләр! Шәһәр урамнарына аларны күбрәк утыртасы иде
Ринат яшь юкәләрне янәшәсеннән атлаган кызы Зөлфиягә тиңләде, аларга да, ныграк үсәр өчен, кадер-хөрмәт кирәклеген искәрде. Шулчак Зөлфия, үзе турында уйлаганны сизгәндәй, әтисенең кулыннан тартып: