Зәхмәт! Ничек зәһәр тешли
Ул, кулына әлеге ботакны тоткан килеш, бер ачыклыкка барып чыкты. Моннан Ринатлар ерак түгел. Алар, җиргә җәймә җәеп, чәй әзерләп маташалар иде. Хәния юк та юк. Бер-ике тапкыр дәшеп тә карадылар: «Хә-ния-я-я-я!..»
Ринат Хәнияне киткән юлыннан арырак барып эзләргә булды. Бераз китә төшкәч, урманны яңгыратып кычкырмакчы иде, тегеләр алдында оялды. Юл белән үзәнлеккә таба төште. Юл үрендәрәк, борылышта, куак астыннан Хәниянең сирень төсендәге күлмәк итәге күзгә чалынды. Аның бирегә таба атлап килүе, төз, матур аяклары ялтырап күренде. Ринат тукталып көтте. Ниһаять, Хәния куаклар арасыннан килеп чыкты. Ринаты әле күрми. Кулына яшел ботаклар сындырып тоткан. Ул килгән юлның як-ягында төрле-төрле зәңгәр чәчәкләр үсеп утыра. Тып-тын. Ул, әкият кызыдай, берни булмагандай, шул чәчәкләргә соклана-соклана килә. Аның чәчәкләргә охшаш сирень күлмәге күңелгә нинди хуш! Үзен хәзер фотога төшереп алсаң, нинди гүзәл булачак Ринатның орышырга дигән уйлары табада эрегән майдай юкка чыкты. Ул аны сабыр гына, басылып көтеп алды.
Син нәрсә еракка китеп йөрисең?..
Хәния теләр-теләмәс җавап бирде.
Шуны да белмисеңме?
Юк Ә нәрсә?
Ярый ла, сез авылда эшләп үскән
Сиңа кем эшлә дигән Әй, шул юкка-барга үпкәләвең
Мин алай кыек-мыек сөйләшергә өйрәнмәгән
Ринат ихтыярсыздан: «Әллә инде без икебез ике кеше», дип уйлап куйды. Аннары авыр сулау белән чикләнде.
Ә син өйрән, күнек. Уйнап та, шаяртып та сөйләшмәгәч, дөньяның ни кызыгы бар?
Ә мин бүтән кеше
Алар юл буе сөйләшми кайттылар.
Юк, урак өстендә аларга авылга кайтасы булмаган Соң, кызу эш вакытында, сине хәстәрләп, каршы алып йөрергә кемнең вакыты калсын?! Ә алар, аны-моны уйламыйча, чикләвеккә дип кайттылар. Хет иртүк, кеше рәтендә торып, әзерләнеп чыгып китә алсыннар иде. Абыйсы белән җиңгәсе, аннан-моннан капкалап, үз эшләренә китеп баралар. Болар вакытында торып юына да алмый, озаклап йоклыйлар. Әзерләнгән ризыклары суына башлагач, әнисе Фаягөл апа борчыла башлый. «Бу шәһәр кешеләренең мәнсезлеге, рәхәткә чыкканнар болар тәмам!» дип, арлы-бирле йөренә иде.
Беркөнне, чәйләрен эчертеп, урманга озатып калганда, үз-үзенә:
Әрәм гомер инде! дип офтанып куйды.
Өйалды ишеге ябылып җитмәгән иде, арттан чыгып барган Ринат әнисенең бу сүзләрен аермачык ишетте. Кинәт җанын өтеп алгандай булдылар. Нигә инде шулхәтле! Әнисенә түгел, Хәния белән аның үзенә торасы бит
Хәния, иренең кинәт кәефе кырылганын күреп:
Син нәрсә күңелсезләндең? диде.
Ринат борчылуын эченә йотарга тырышты. Авыл сәяхәтләренең менә шулай ачы нәтиҗә белән тәмамлануына аптырап җавап бирде:
Берни дә юк, болай гына
6
Цех башлыгының иртәнге киңәшмәсеннән чыккан Ринатның йөзе дулкынлануын сиздерә иде. Аның колакларына кадәр кызышты. Чәчләре сумаладай ялтыраган Козарьның әр-зарга корылган сүзләре күңеленнән китмәде.
«Завод тик тора. Беләсезме? Сезнең аркада йөз дә беренче машинаны тапшыра алмый. Көлке. Нәрсә җитми сезгә?.. Әйтегез, кайда берни эшләми генә акча алалар? Эшләргә уйлыйсызмы, юкмы? Ни сәбәп, ни җитми?»
«Кадрлар!..»
«Кадрлар? Тимер-томырың белән генә кайнашып йөрсәң, булган кадәресен дә югалтырсың. Алар хәзер проходной артында чират көтмиләр. Бездә әле аларны алыштырырлык роботлар эшләнмәгән. Кадрларның булган кадәресе белән эш итә белергә кирәк. Шуның өчен дә син мастер! Сез тапшыра алмаган детальләр өчен мин көн дә монда ярты төнгәчә монах кебек утырырга тиешме? Минем дә гаиләм, тәрбиялисе балам бар Булды, җитәр. Бүгеннән башлап, задание үтәмичә һәм минем рөхсәттән башка беркем дә кайтып китмәячәк. Кичке киңәшмәне унсигез сәгатьтә башлыйбыз, һәркем үзен эше белән исбатлап күрсәтсен Галимов! Экспортка дигән створканы нигә җибәрмәдегез?»
«Дефект таптылар».
«Нинди?.. Кирәкми аңлатырга. Мин барысын да беләм. Акланмагыз. Потаповның да, синең дә кулың җитмәде «Уянырга» вакыт инде сиңа, өченче аеңны эшлисең. Бөтен эшне үз башыңа гына ала башласаң, батачаксың. Мастерыңа, бригадирларыңа бүлеп бирә бел, ничек кирәк шулай таләп ит. Аннан үзеңә җиңелрәк булачак Бүген сиңа ике реверс. Экспортка дигән створка киткән булсын!»
«Юрий Петрович! Кырык икенче реверска бер створка җитми. Әллә экспортка дигәнне файдаланып торыйкмы? Иртәгә, эшләгәч җибәрер идек».
«Син мине бүген иртәгесе көн белән туйдырма».
«Фрезерчы Бәһрам икенче сменага калып эшли алмый. Сөләй бүген дә юк»
«Бәһрамга ни булган?»
«Авылга кайта, әнисе авырып киткән».
«Ул чагында Сөләй артыннан бар. Үзең. Әбәттән соң машина булыр Бетте».
Кырык икенче реверсны җыяр өчен, өч данә сиксәненче кронштейннар җитмәве ачыкланды. Шундый чакта кирәк бит! Ринат, әлеге детальләрнең кайчан буласын белергә теләп, цехның план-диспетчерлык бюросы начальнигына шалтыратты. Ул үз урынында туры килмәгәч, сезне селкеткәнче дип, ачу белән трубкасын куйды, бер мәлгә уйланып калды һәм үзе әлеге кронштейннар эшләнгән цехка китте. Сиңа кирәк чагында, алар бер почмакта «онытылып» ята бирсәләр? Кайчак үзең дә «толкач» булып йөрмәсәң булмый. Ваемсыз гына утырып көтеп кара. Сиңа кирәк икән, үзең ашыктыр. Юкса, вакыт узгач, әле фәлән, әле төгән дип, сәбәп табып акланырлар да, шуның белән вәссәлам
Ярый әле, үзе килде. Бу цехтагылар да «кызу» позицияләр белән мәшгуль иде. Әлеге детальләр, контрольгә тапшырылыр өчен, икенче сменага чыгачак кешене көтеп яталар иде. Ринат өч данә кронштейнны контрольдә үзе тикшертеп алды.
Кайтышлый өченче цех турыннан узганда, сварка участогы стеналарында ялт та йолт «аҗаган» уйный иде. Өзек-өзек төшкән яктылыклар төрле-төрле җиһазларның шәүләләрен сызып уза. Игътибарын җәлеп иткән шул күренешләргә карап барганда, ул арттан ишетелгән таныш тавышка кинәт тукталып калды.
Ринат, исәнме? Бу аны студент елларында квартирда тоткан Наҗия апасы иде.
Исәнмесез
Тәбәнәгрәк буйлы, илле яшьләр тирәсендәге мөлаем ханым алтын тешләрен ялтыратып елмайды.
Кая барышың?
Унҗиденче цехка. Мин хәзер шунда эшлим.
Шулаймыни?.. Ул инструментальныйга алыштырырга барган шомарту ташын бер кулыннан икенчесенә күчерде. Кем булып?
Өлкән мастер.
Наҗиянең аптырый төшкән йөзе уйчанланып китте.
Кеше белән эшләү кыенрак инде хәзер. Сызу эшең ошамадымыни?
Ринат ни дип тә әйтергә кыенсынды, иңбашын җыерды.
Монда да эшләп карарга кирәк.
Әйе, әйе, дип, тиз генә килешәсе итте Наҗия, сизгер карашын уйнатып. Сау булганда, кайда эшләсәң дә ярый, акчасын күбрәк түләсәләр Ул үз сүзеннән елмаеп куйды. Нигә килеп чыкмыйсыз?
Вакыт тими
И-и, җиткерә белсәң тия ул Кечкенә кыз Зөлфия үсәме соң?
Үсә, бакчага йөри, барысын да беләсе килә, сорамаганы юк.
Наҗиянең йөзе сабыйның үзен күргәндәй ачылып китте.
Шулай инде, шулай Хәнияң нихәл? Бухгалтериядә эшлиме?
Әйе.
Наҗия агарыбрак калган зәңгәр халат изүләрен төзәткәләп алды.
Килеп чыгыгыз бер. Шимбә көннәрне мунча ягабыз. Авыл мунчасына керерсез тансыкка
Наҗия апасына кушылып, Ринат та елмайды һәм:
Килербез! диде, үзен дә кунакка чакырды.
Наҗия хушлашып китеп барган Ринат артыннан, тукталып, бертын карап торды, аннан инструментлар кладовоена таба юнәлде.
Ринатның ачык йөзле, пөхтә, ярдәмчел Наҗия апасына бәйле уйлары хәтерендә яңаргач, тиз генә китеп югалырга теләмәделәр
Берсендә шулай, шимбә көн, Ринат машина детальләре фәненнән курсовой проект сыза иде. Урамда яз. Ак ватман кәгазь өстеннән узган карандашның кара графит эзе тәрәзәдән төшкән кояш нурларында, беләүләнеп, шомарган таштай ялтырый. Ул, үзенең чиста, төгәл эшенә соклангандай, уйланып калган иде. Түр бүлмә тәрәзәләрен юган Наҗия апасы ачык ишек аша аңа сүз катты.
Ринат! Бу сызымнарыңның бетәсе юк, ахрысы, синең?
Ә-ә?.. Ринат карандаш башы белән чигә турын ышкыды. Берсе бетә, икенчесе башлана. Кирәк бит.
Тәрәзәне катырак сөртергә керешкән Наҗиянең күлмәк итәкләре тибрәлеп алды.
Мондый матур көнне дә сызымнарың белән утырсаң, кызлар ташлап качар.
Качмас Әле табасы бар үзләрен.
Болай ял көне дә дагаланып утырсаң, табылганы да йөз чөерер.
Миңа дигәне үсеп кенә киләдер әле. Яшьрәге, чибәре
И-и, бар да яшькә кызыккан булалар тагы, ярый ла, эш рәте белә торган булсалар.
Өйрәтәсең
Наҗия килешмәде.
Һе, хәзергеләрнең күбесе өйрәнергә тормый шул Үзләре тәмле ярата. Морожный да пирожный кирәк Ул чүпрәген чиләктә чылатып сыгып алды. Без үскәндә, кәстрүл кырые кимерә идек. Кайда каты-коты шуны эзләдек Хәзер барысына да иркенчелек. Ипие дә теләсә кайда аунап ята. Кадерен генә белмибез. Кунак ашын ашап яшәгәч
Тынып калдылар.
Кадер белмәү вөҗдансызлык инде, намус юк
Намусы булса, кеше дә була ул Тәрәзә пыяласы катырак басылып ышкылудан сызгырып алды. Шуның өчен дә кызларны сайлаганда, белеп сайларга кирәк. Күлмәк эчендә шәп алар. Алда гөл, артта чәчәк дигәндәй Чыгышы ничек бит, чыгышы Үзең болай ару егет тә белмим инде, кемгә генә тап булырсың.
Ринат егетләргә хас беркатлылык белән рәхәтләнеп көлде.
Бабайлар әйтмешли, күктә укылган никах җирдә укылмый калмас инде. Миңа кайсы чибәре язгандыр.
Наҗия үзенең мөһим фикерен әйтергә ашыкты.
Түлке кызыңны миңа күрсәтми өйләнмә.
Ул сиңа ошамаса?
Әйбәт булса ошар, нигә ошамасын. Зәлияң кебегрәк тә булса.
«Андый кеше бүтән табылмас инде ул»
Ринат дәшмәгәч, Наҗия, икенче тонгарак күчеп, сүзен дәвам иттерде.
Өйләнешкәнче Илдарым мине дә Арчага әти-әниләренә алып кайтып күрсәтте. Соңыннан үзенә әйткәннәр: «Буе бераз кечерәк икән-икәнен, акылы-фигыле начарга охшамый», дигәннәр. Беркатлы да иде инде. Шуны миңа әйтеп тора. Мин аптырап калмадым: «Үсәм ич әле, мин унсигездә генә!» дидем. Аннан: «Үсмәсәм, һавадан йолдыз чүплисем юк әле, син булгач» дип, пырхылдап көлеп җибәрүем булды, кочагына тартып та алды Артык үсмәдем үсүен. Безне яшьли авыр көянтәләр баскан иде. Тик аның гына гомере озын булмады
Әйе, ире Илдар абый иртәрәк вафат булды. Тимерчелек цехында мастер иде. Авырып йөргәне сизелмәде дә. Эштән кәефсезләнеп кайтты да диванда утырган җиреннән Врачлар: «Йөрәгенә кан сауган», диделәр.
Ринат Наҗия апасының «Өйләнгәнче, кызыңны миңа күрсәт!» дигән сүзләренең мәгънәсенә соңрак, гаиләдә бер-береңне якыннан аңлап, тату яшәүнең зур бәхет икәненә төшенә башлагач кына аңлады.
* * *
Ринат группага ашыга-ашыга кергәндә, Каштанның, түшәмгә караган хәлдә, кулларын җәеп җилпенүенә аптырап китте. Бу ни тамаша? Исерек дисәң, аны читтән күзәтеп торган егетләрнең авызы ерык. Нигә ул түшәмгә караган?
Якынрак килгәч күренде: каяндыр кереп, пәрәвездәй аркылы-торкылы беркетелгән түбә тимеренә күгәрчен кунаклаган икән. Аны Каштан көш тә көш дип кугандай итә, күгәрчен, исе дә китмичә, утырып торуын белә.
Ринат, килеп туктагач:
Син нәрсә? Яңа төр күнегү уйлап чыгармагансың бит? диде.
Һаман да өскә карап, кулларын изәгән Каштанның сары сипкелләре ялтырап киткәндәй булды. Ул күгәрченнән күзен алмый гына җавап бирде:
Әй-йе
Сиңа тими ич ул, утыра бирсен шунда.
Каштан, ялт борылып, Ринатка карап алды.
Ничек тимәсен? Кунаклаган җиреннән минем башка йомышын йомышлап утырсын да Ул өстәл өстендәге калай детальгә ишарәләде. Менә монда да тамды
Зайцев түзмәде, болай да кысык күзләрен йома-йома, эчен тотып көлде.
Иптәш мастер! дип, Каштанга төртеп күрсәтте. Аны шулай күгәрчен саргайтып бетерде
Көлешеп туктагач, Ринат Зайцевны читкәрәк дәште.
Толя! диде ул, аның җаена керергә тырышып. Беләсеңме, эш бик җитди, ничек кенә булмасын, дүрт створка кирәк булачак
Зайцев җавабын бирергә ашыкмады, уйлап алгач, сүзен өзеп:
Өч! диде.
Дүрт кирәк Ринат, аңлыйсыңмы дигәндәй, аңа карап алды.
Зайцев килешергә теләми башын чайкады.
Өч әзме?
Ринат:
Син нәрсә? дип гаҗәпсенә төште. Әз. Парсыз өч створка белән ике реверс җыеп булмаганын син белмисең инде?.. Толя! Чынлап сөйләшик әле.
Ә мин уйнап сөйләшмим
«Чая, нибуч Барысын күреп, сизеп торалар. Потаповның йогынтысы сизелә Бәясен белеп, бик эре сөйләшә. Коры кул белән тотармын димә, шома. Бизмәнен үз ягына каера»
Зайцев, ә нәрсә, норманы үтәгәч дигәндәй, баскан урынында тик тора алмый җилкенеп алды.
Потапов сезнең янда булдымы? диде Ринат, экспортка дигән створканы истә тотып.
Зайцев нәрсәгә ишарә ясалуын аңлап алды.
Эшләдек инде
Менә күрәсең, теләсәң, барысын да эшләп була икән. Тик
Ринат, үз итеп, кулын аның иңбашына салды.
Нәрсә, Толя? Уйлаштык? Кешеләреңә сүзең үтә. Премия бүлгәндә, исәпкә алыныр.
Шулай да Зайцев килешергә ашыкмады. Берничә минут үткәч кенә, эшлекле төс белән:
Ярар, карап карарбыз диде.
Ринат, макетчылар турына килеп җиткәч, барган җиреннән шып туктап калды. Әйе, аларны һич тә игътибарсыз калдырырга ярамый иде. Ике реверсны да өлгертә алырлармы? Ул икеләнүле уйлары белән алар ягына карады. Дүрт аяклы түгәрәк өстәл кысасыдай эшләнгән тимер күтәрмәдә реверс механизмы җыела. Ул койрык ягы чабылган галәмәт зур балык түшкәсенә охшый. Күтәртмә астыннан бу «балык» эченә кереп эшләүче макетчыларның аяклары күренеп тора иде.
Ринат, борылып, алар янына килде. Кулына күтәртмә читендә яткан ачкычны алып, корпус стенасына каккалап алды. Бу егетләргә туктап торырга, сөйләшәсе барына ишарә иде.
Реверс макеты эченнән чыккан Якимов башта танкистларныкына охшаш шлемын салды, баш түбәсендәге ачык «алан»ы уртасында берничә бөртек чәче тырпаеп калды. Аннан, өстәлдә яткан салфетканы алып, тузанлы тирләрен сөртте, киеменнән таш комнарын каккандай итте. Ачык йөнтәс түше дә комнан көлсу төскә кергән иде. Ул, баһадирларча Ринатка борылып:
Нәрсә? диде.
Ул арада Мулицын да аның янәшәсенә килеп басты.
Калып эшләмичә, бүгенге заданиене үти алмаячакбыз, диде Ринат, үзенчә исәп-хисабын ясап.
Якимов хәйләле генә көрсенеп куйды.
Тәккә генә калып эшләү кызык түгел бит
Ринат булачак премияне истә тотып җавап бирде:
Тәккә генә булмас
Якимовка җан кереп китте.
Күпмешәр?
Ун.
Ун сүзен ишеткәч, Якимовның кул арадашы Мулицын сорау билгесе сымак бөгелгән озын нәзек муенын өндәү билгесе рәвешенә китерде.
Ун? Әз ул
Якимов та аны хуплады.
Әйе шул
Як-яклап кычкыртып таларга җыенган ике караш Ринатны уттай көйдереп алды. Бу мизгелдә ул үзенекен дә кызганмас иде югыйсә. Нинди комсызлык! Кем аларны шулай азындырган? Ринат, ачуы кабаруын сизсә дә, тынычлыгын җуймады.
Юк, егетләр, диде, акчага табынудан тыш, намус эше дә булырга тиеш бит.
Намус! Якимов янә көрсенеп куйды.
Ә нигә?
Безнең эштә аның ни катнашы бар?
«Менә сиңа кирәк булса!»
Сүзгә Мулицын кушылды.
Намус өчен монда һәркем пырять итә башласа Аны кесәгә салып булмый, син намуслы дип, бушка берни дә бирмиләр.
Ринат аңа гаҗәпләнеп карады.
Димәк, кирәк Кирәк өчен кешеләр
Нәрсә, гомерләрен дә бирделәрме?
Әйе!.. Ринат нык басым ясап әйтте: Алар болай сатулашып тормаслар иде Син шуны бел: акчадан өстен нәрсәләр дә күп. Сиңа: «Менә бу, ичмасам, кеше!» дип, ачык йөз, хөрмәт белән карый да алсыннар. Шул нәрсә бик кыйммәт. Сиңа, мөгаен, материаль ярдәм, курортка путёвка сорап кергәндә яки тегесе-бусы кирәк булганда каршы төшсәләр, бер дә ошамас иде. «Булмый!» дип, үзеңне кире борсалар, тешеңне шыкырдатыр идең.
Теш шыкырдатуны искә алуга, Якимовның авызы ерылды. Күрәсең, ул Мулицынның гадәтләрен белә.
Болай бәхәскә керү бик юньле нәрсә түгел иде, шуңа күрә Ринат үзен тынычланырга мәҗбүр итте һәм конкрет тәкъдим кертте:
Алайса, болай. Сезгә кырыгар сум. Әмма ай ахырына кадәр реверс җыюда бернинди тоткарлык булырга тиеш түгел. Калып эшлисезме? Өченче сменага килепме? Барыбер. Вакытны үзегез җайлыйсыз.
Якимовның пеләш маңгаенда сырлар исәп-хисап ясаудан тибрәлеп алды, һәм ул, авызын ерып: