Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3 - Хасанов Нурислам Гаптуллович 7 стр.


 Монысы менә бүтән сүз диде.

7

Иртәдән кырылган кәеф үзенекен итте: күңел, таңда авыр гына таралган томандай, тиз генә ачылып китә алмады. Көндәлек ыгы-зыгылар, берсе артыннан икенчесе өстәлеп торган мәшәкатьләр дә Ринатның рухи халәтен артык үзгәртә алмады. Эчтән пыскып, көйдереп торган борчу калды, шул көндәгечә дәртләнеп эшләргә ирек бирмәде. Әмма Ринат эшкә зыян китерергә тырышмады. Ул, көндәгедән күбрәк алҗуын сизеп, эш бүлмәсенә керүгә, дөп итеп урынына килеп утырды, терсәкләре белән өстәлгә таянып, башын ия төште. Өстәлдә секретарь кыз кертеп калдырган атналык график ята иде. Андагы саннарга күз йөртеп, шимбә көнгә дә ике реверс тапшырасы икәнен күргәч уфтанып куйды: «Язып куярга җиңел, башкарып чыгуы ай-һай»

График читкәрәк этелде. Бөтен мәшәкатьләрен онытып, беразга тынычланып каласы килде. Бүлмәдәге бердәнбер тәрәзәгә караш ташлады. Ике берләшмә арасын бүлгән койма буйларында үскән тирәк агачлары, кояш нурларына кинәнеп, салмак кына мамык очыралар иде. Газоннардагы яшел чирәм күзне иркәли. Күңел дигәнең, ялыктыргыч тимер чыңнарыннан, шау-шулардан арынып, ихтыярсыздан табигатькә тартыла, күкрәкләрне тутырып саф һава сулыйсы килә иде. Ринат үз-үзенә: «Техника заманы, цивилизация!.. Шәп тә, куркыныч та», дип куйды. Нишләмәк кирәк? Тормыш плюслар һәм минуслар бәрелешеннән тора Бу минутта ул үз иркенең нәрсәгәдер бәйле һәм чикле булуын тойды. Әйтерсең лә тыны кысыла, һава кирәк, һава! Ул тереклек нигезе, безнең яшәеш

Шулвакыт, тузан сарып тоныкланган тәрәзә рамнарын дер селкетеп, күрше берләшмә биләмәсеннән күтәрелгән самолёт үкерүе ишетелде. Ринатның чәч төпләренә кадәр чемердәп китте. Бераздан самолёт күктә пәйда булды, кояшта ялтырап алды, ерагая-ерагая күздән югалды. Күз алдында янә тонык тәрәзә пыялалары торып калды.

Ринат иртән торгач, бер тәрәзәле бүлмәсендә дә, тын калып, яктыга сусап, урамга карап тора. Кайчак Хәниясе уянмаган да була. Йөренә башлагач, ул да теләр-теләмәс кенә тора. Савыт-саба шылтырый башлый. Берсендә Ринат, парланган, тонык тәрәзәгә карап, Хәниясенә үртәлде: «Торгач та, шушы тәрәзәләрне сөртеп җибәрсә, ачылып китәр иде. Әйтсәң тагы дәшми йөрерме икән?»

Әле беркөнне дә кичтән бераз «төчкерешеп» алганнар иде.

Хәния, кечкенә Зөлфияне йоклатып җибәргәнче дип, утны сүндерде дә кызы белән караватка ятты. Ринат җәелгән диванда ялгызы, Хәниясенең янына килеп ятуын көтте. Озаклагач, ачуы чыга башлады. «Бу гомердән бирле кыз ничек йоклап китмәсен инде? Әллә санламаска телиме?»

Түземлеге төкәнгән Ринат, пышылдап, Хәниясенә дәште:

 Әй син!.. Әллә йоклыйсың инде?

Җавап ишетелмәде. Катырак дәшсә, кызын уятыр кебек булды. Ахыр чиктә түзмәде, аяк очларына баса-баса, Хәниясенең баш очына килде. Күзләре ачыкмы, юкмы икәнен белергә теләп, йөзенә иелде, сулыш алуын тыңлап карады, аның рәхәтләнеп йоклап китүен күргәч, Хәниясенең иңбашына төртеп алды.

 Хәния

Хатынының тавышы йокы аралаш бүленеп чыкты:

 Нәрсә-ә?..

 Урыныңа ят

 Әй, бер йоклаган килеш кенә йоклыйк инде

Ринат, үпкәләп, тавышын күтәрә төште.

 Син нәрсә? Кияүдәме, түгелме?

Караңгылык эчендә Хәниянең ялангач шома аяклары юрган астыннан әкрен генә ялтырап чыкты һәм идәндәге чүәген капшады. Тураеп торып басуга, ул Зөлфиянең юрганын рәтләп алды һәм тәненә сыланып торган зәңгәрсу эчке күлмәктән, томандагы шәүләдәй ялтырап, диванга таба узды. Ринат аның артыннан иярде.

Янәшә яткач та, ике арада тирән тынлык хөкем сөрде. Башлап сүз әйтергә икесен дә нидер тотып торды. Күзләр түшәмгә төбәлгән иде. Гүя акшарлы түшәмдә чиксез билгесезлек, шул билгесезлектә фәкать тәртипсез төстә уйлар гына йөзә

Ринат, барысына кул селтәп, берни булмагандай, Хәнияне кочаклап алырга да ниятләгән иде. Әмма каршылыклы уйлары ирек бирмәде, аның берничә минут элек кабынган хисләренә кырау төште, дәртле уйларын юкка чыгарды.

«Ә нигә ул дәшми? Янәсе, хатын-кыз! Горурлык Белмим, бу иргә нинди мөнәсәбәттер? Яратмый икән, әйтсен, аны җәберләгән кеше юк. Болай, күңеле бизгән кешедәй, ык та мык йөрүнең ни кызыгы бар?»

Ринатның күңеленнән төрле уй кичте, тик аңа җиңеллек килмәде. Ул Хәниянең түзеп ятуына аптырады. Ниһаять, сабырсызланып:

 Мин синең баш очыңда мескенләнеп басып торырга тиеш идеммени? диде.

Хәния җавабын көттеребрәк бирде.

 Йоклап кителгән ич, арылган

 Һе, син арыган, мин арымаганмы?..

Хәния үз киеренкелегеннән чыгарга теләгәндәй җилкенеп алды.

 Берәү булса, йоклаган җиреннән күтәреп алып китәр иде, бер дә бәхәсләшеп тормас иде.

Ринат Хәниягә кырын гына карап алды. «Әллә көлә инде?»

 Берәү булса, әй-мәйләп тормас иде анысы, башлап үзе дәшәр, җайларга тырышыр иде.

 Сиңа нәрсә кирәк соң?.. Мин яныңда бит?..

Аның болай кырыс сөйләшүен Ринатның күргәне юк иде әле, тәнен керпе энәләре чәнчеп алган күк булды. Булган теләге бердән сүрелде. Ахырда стена ягына әйләнеп ятты, озак кына йокыга китә алмый азапланды

Ринат, уйларыннан арынып, тузан сарган тонык тәрәзәгә карап торган җиреннән сәгатенә күз төшерде. Ун тулып килә иде. «Чәй эчәр вакытлары җиткән» диде, янә Хәниясенә кире кайтып. Бу вакыт аларның бухгалтериясендә бер кат чәй эчеп алалар. Шулчак, Ринатның уйларын бүлеп, бүлмәгә атылып диярлек, бөтерчек Зайцев килеп керде. Ринат берәр ЧП бармы әллә дип аптырап китте.

 Нәрсә, Толя? дип сорады.

Зайцев, кече гәүдәсен олы, җитди кешеләр кыяфәтендә тотып, түргә узды.

 Бернәрсә юк, диде дә контролёр кыз өстәлендәге телефонның номерын җыя башлады.

 Алло, алло! Склад? Ул трубканы ялт кына икенче колагына күчерде. Миңа Галяны бирегез әле! Нәрсә? Аның йөзе бердән җитдиләнеп китте. Кызый! Мине шаяртма син, со мной шутки плохи Куркытмыйм, әйтәм генә. Кара әле, хәзер синең белән ни ләчтит сатарга вакыт юк Кайсы Галяны булсын, минем Галяны! Буш түгел? Кайда? Үзең алыштырып тор. Әйе, срочно! Яна, билгеле!

Шаярып сөйләшкән кызның тавышы ишетелми башлагач, Зайцев, бүлмә эчен айкап, як-ягына каранып алды. Күп тә көтмәде, янә телгә килде:

 Галя! Гал!.. Бу мин. Менә нәрсә, бүген Серёжаны бакчадан үзең аласың. Без калабыз.

Бу сүзне ишеткәч, Ринат бик куанды, көлемсерәвен сиздерми генә Зайцевка карап алды.

 Димәк, кирәк! диде Зайцев хатынына. Кыскасы, син аңладыңмы? Әниләреңә икенче юлы барырбыз. Ул кинәт авызын ерды. Әйе, мин монда прописан Ярар, сигезләргә көт. Пока

Ринат чыгып барган Зайцевны канәгатьлек хисе белән озатып калды.

8

Әбәт тә җитте.

Күпләр, ашап-эчкәннән соң, берләшмәнең яшел зонасына, кояшлы җиләс һавага чыгалар. Кайберәүләр яшел чирәмгә сузылып кырын яталар, икенчеләре эскәмияләргә, агач төпләренә җайлашып утыра. Шахмат сөючеләр бер тирәгә җыела, домино сугучылар үз төркеменә. Алар өстәлдәге фанер тактага дюральдән ясалган шакмакларын шак та шок бәрәләр.

Ринат, бер читкәрәк китеп, буш эскәмиягә килеп утырды. Кулында китапханәдән алган китабы. Исәбе май һәм һава басымы белән эшләүче насосларны күздән кичереп чыгу иде. Берничә битен караштыруга, домино уйнаучыларның тавышы колагына керде. Аптырагач, китабын ябып, янәшә-тирәгә күз салды. Ак халатлы контролёр кызлар парлап та, төркем-төркем дә аллея буйлап әле теге, әле бу якка салмак кына йөрүләрен беләләр. Кайберләре су бөркеп утырган фонтан алдындагы сибелгән чәчәкле мәйданчыкта Мактау тактасы каршына тукталып, алдынгыларның фотоларына карый-карый, нидер фикерләшеп алалар да янә, паркка ял итәргә чыккандай, ашыкмый гына китеп баралар.

Шулвакыт цех капкасыннан Мулицын белән Якимов ялтырап килеп чыкты. Юл уртасына җиткәч, Якимов, пеләшен балкытып, як-ягына каранды. Ринатны күргәч, кул арадашына нидер әйтте дә мастеры янына юнәлде. Ринат «Юкка түгел бу» дип уйлап алды.

Якимов, килә-килешкә ачыграк булырга тырышып:

 Иптәш мастер! Безне ярты сәгатькә генә җибәр әле! диде һәм Мулицын ягына ым какты.

 Кая?

 Җиһазлар складында бер станок әрҗәсен бушатканнар. Такелажниклар белән килешкән идек. Шуны сүтеп, җыештырып кайтасы бар. Дача верандасына такта җитеп бетми.

 Ә реверс торып торамы?

 Әйттек бит, бездән тоткарлык булмаячак. Без тиз

Ринат, сораулы караш белән:

 Ярар, карап карарбыз, диде.

Якимов китүгә, китабын ачып укырга гына керешкән иде, янына өченче группа мастеры Фәезхан ага килеп утырды. Ул Ринат кулындагы китапка игътибар итте.

 Галим булырга җыенасың, ахры?

 Ә-ә дип, Ринат көлемсерәү белән чикләнде.

 Нәрсә, институт бетергәч тә грамыт җитмиме?

 Аның кайчан җитеп беткәне бар? Чиге күренмәгәч

Фәезхан алай икән дигәндәй тынып калды. Аннары сүзсез утырудан тәм тапмый сорап куйды:

 Эшләр ничек бара соң?

 Әлегә түзәрлек.

Фәезхан түгәрәк, шадра битен җәеп көлгәндәй итте. Каш өстендә чикләвек кадәрле миңе тибрәнеп алды.

 Сезгә дә түзмәгәч, яшь кенә килеш «Әллә акыл сатарга тели инде». Җавап бирелмәгәч, Фәезхан, киңәш биргән сымак, сүзен дәвам иттерде: Дөньяның гыйлемлеге сабырлыкта, дигәннәр борынгылар. Шул җитсә була ул. Тик хәзерге яшьләрнең күбесе бурычларын түгел, хокукларын күбрәк белүчән. Кайнарлар, тиз кабынып китәләр. Алар белән эш иткәндә, асубы чамаңны югалтмаска кирәк.

Ринат моны үгет-нәсыйхәт бирү дип аңлады да сүзне икенчегә борды.

 Фәезхан абый! Сез заводта ничә ел эшлисез инде?

 Җитәрлек. Кырык елдан артты. Сугыш чоры да, ачлы-туклы эшләгән чагы да эләкте Ул, нәрсәдәндер ризасызлык хисе кичергәндәй, тынып калды, каш өстендәге миңе янә кыймылдап куйды: Инде мин пенсиядә булырга тиеш кеше идем

 Ә нигә түгел?

Фәезхан ага авыр көрсенеп куйды. Кесәсеннән кулъяулыгын чыгарды, шадра йөзенә чыккан тир бөртекләрен сөртеп алды да:

 Нишлисең бит, дип телгә килде. Дөнья булгач, төрлесе була икән. Минем дә синең кебек яшь чаклар бар иде. Көч-куәт җитәрлек. Акча кирәк чак. Әниләрнең налогын да, заёмын да түләргә булышасы бар Авылдан килеп, шушы цехка кердем. Слесарь-полировщик булып. Вредность стажы бара, диделәр. Срогы унике ел. Түзәрмен, дидем. Әйбәт кенә өйрәнеп киттек. Бер өйрәнеп алгач җимертәбез генә. Кирәк чагында вакыт белән дә исәпләшмибез. Ул чагында күпне белгән булып «кәҗәләнү» юк иде, башкачарак сөйләштеләр Кулда детальләр уйный, йөздән тирләр ага, планны икешәр нормага җиткерәбез. Кәртечке тегендә Ул, башын кагып, берләшмәнең Мактау тактасына ишарәләде. Без ярыш алдынгылары! Бүләкләрне биреп кенә торалар, значоклары да калмый. Хәтта медален дә тактылар Анысы ярый, күңелне үстерә белгәч. Хезмәтеңнең әҗерен күрү бәхет бит ул, аңлаган кешегә Көннәрнең берендә, вредность срогы тулып, бер елын арттырып та эшләгәч, мине өлкән мастерым Вәлиәхмәтов озын гына буйлы, гел аска карап йөри торган кеше иде бүлмәсенә чакырып алды.

Бу мине үзенә смена мастеры булып күчәргә кодалый. Мин ризалаштым. Эшләр тәгәри генә безнең. Премиясен дә алабыз. Гел дә шома гына барды дип тә булмый, билгеле. Нишлисең, түздек. Главный, булсынга эшләдек. Ул эчке бер мактану кичергәндәй булды. Ярышта үз егетләрең җиңеп чыкканда, сиңа да күңелле. Шулай, гомер дигәнең үз мәшәкатьләре белән уза торды. Яшь кенә кызларым, улларым берсе артыннан икенчесе үсеп җиттеләр. Мөстәкыйль эшли башладылар. Мин инде, илле биштән пенсиягә чыгам дип, сөенеп йөрим. Вакыты җиткәч, көймәм комга терәлде дә куйды.

 Ник?

 Ник шул менә! Бөтен хикмәт шунда. Еллар уза төшкәч, элекке кешеләр алышынды, яңалары кенәгә ачып карыйлар да, ул вакытта сезгә дөрес аңлатмаганнар, монда вредность полировщик һөнәренә генә бар, слесарьга каралмаган, диделәр. Сез моңа кадәр слесарь-полировщик булып исәпләнгәнсез, «слесарьлык» эшенә кергән вакыт чигерелеп ташланырга тиеш, диделәр. Гомер узгач, технологияләр актарып, безнең эшкә слесарьлыкка күпме вакыт киткәнен кем исәпләп йөри? Тагын эшлисе булгач, кул селтәдем. Инде олыгайгач, ул эшкә кире кайтмадым. Горурлыгым кушмады Еллар буе өметләнгәнем бер ахмакның ялгышы, сүзен вакытында аңлата алмавы аркасында җилгә очты.

«Бер ялгышлык гомерлек газапка да әйләнергә мөмкин», дип уйлады Ринат, үзенчә нәтиҗә ясап.

Фәезхан ага, зәңгәр күккә башын сузып, кояш нурларына тын гына оеп утырган карт топольләргә карап алды. Бу минутта алар, мамыкларын очырудан туктап, көз алдыннан сабыр гына көч җыялар иде.

 Ярар инде, диде Фәезхан, кәефен төшермичә. Саулык булсын. Пенсиягә чыгып та әллә кая барасы юк

Шулчак домино сугучылар арасыннан берәү, шакмагын каты гына шапылдатып: «Кәҗә!» дип сөрән салды. Шуны гына көткәндәй, егетләр, вакыт чыкканын искәреп, дәррәү урыннарыннан кузгалдылар, гәпләшә-гәпләшә цехка уздылар. Алар артыннан Ринат белән Фәезхан ага да атлады

Күп тә үтмәде, моторларга гөрләп җан керде. Эшче егетләр, дәртләнеп-дәртләнеп, пневмочүкечләрен автомат аткандай тыкылдаттылар.

Бу план өчен барган «штурм» иде. Ринат бермәлгә үзен шул штурмның кыл уртасында тойды. Моның бар яктан да үз язмышына бәйле көрәш икәнен аңлаган хәлдә, үзен ничек тә сынатмау, эшен аклау теләге белән янды. Шулчак эшләнми яткан реверсларга күз ташлап пошынып куйды. Якимов белән Мулицын кайтып җитмәгәннәр иде. Вакыт узганга борчылып, үз-үзен тиргәде: «Җүләр түгел диген. Тот та әрҗә ватарга җибәр Начальник, группага кереп: «Кая макетчикларың?»  дисә, ни диярмен? Сорагач, җибәрмәсәң дә яхшы түгел»

Ул реверслар янына килде. Егетләрнең кирәкле инструментлары өстәлләрендә тәртипсез аунап ята иде. Якимовның саклык күзлеге тузанлы шлемы өстенә кырынаеп төшкән. Бөгү рычагы яман тештәй калкып тора. Хәрәкәтсез яткан һәрнәрсә үзенә кул тигәнне көтә иде.

Бу минутларда Якимовның куллары әле ломны, әле кадак суыргычны уйнатты. Озын-озын кадаклар, бирешергә теләмичә, сызгыра-сызгыра ыңгыраштылар. Такталар шатыр-шотыр килде. Ул Мулицынга әледән-әле: «Әйдә, тот!..» дип тукуын белде. Бушаган такталар, җил-җил уйнап, бер аулак почмакка өелә бардылар


Ринатның игътибарын стена кырыендагы тимер тумбочкада клёпкалар белән ялганган сынык тарак җәлеп итте. Ул Якимовның пеләше артында калган берничә бөртек чәчен тарый торган тарагы иде. Ринат башын чайкап куйды: «Өч йөздән артык акча эшләп, таракка утыз тиен кызган инде Эш сыйфатына бәйләнгәч: «Нинди норма шундый форма», диюе юкка гына түгел, ахрысы. Комсызлык чире йоккан. Бер мәртәбә: «Нигә өйләнмисез?» дигәч, «Аерыла калсаң, байлыгыңны аңа өеп калдырыргамы?» дип кенә җибәрде

Якимов белән Мулицын һаман әле кайтмыйлар. Ринат, аптырап, пролётка чыгып карады. Тегеләр күренмәде. Борылып керим дигәндә генә, ниһаять, чаттан килеп чыктылар.

 Сез нәрсә? диде ул, ачуын көчкә тыеп. Ярты сәгатькә дип киттегез дә

Якимов, гафу үтенгәндәй, кулларын күкрәк турына куйды:

 Әз генә соңардык, сез борчылмагыз, без үзебезнекен эшләргә өлгерербез, диде.

 Сездән соң да күпме эше кала әле аның

Егетләр дәшмәде. Якимов артыннан сүзсез генә ияргән Мулицынның җилфердәгән буш чалбар балагы тез артыннан кадакка эләгеп ертылган иде. Алюминий чыбык белән «тегелгән» җөй уңга да, сулга да чайкалып барды.

9

Ринат, үз-үзенә урын таба алмыйча, тегендә-монда сугылды. Вакыт узган саен гасабиланды: нишләргә? Реверска капкачлар кирәк. Хет суй, кис Әллә кабат Бәһрам белән сөйләшеп карыйсы инде? Бәлки, тыңлар?.. Юк, ике сөйләшергә яратмый. Киресе килеп чыгачак Вәт сиңа Сөләй, тотып селкисе җан Тәки күренми бит. Сәгать инде ике тулып килә. Икенче сменага да килмәсә?.. Чыннан да, үзем барып кайтмый булмас. Туган авылына. Кадышевога.

Шундый карарга килгәннән соң, автобус белешер өчен, берләшмә диспетчерлыгына шалтыратырга дип чыгып кына киткән иде, кире уйлап бүлмәсенә әйләнеп керде.

Назад Дальше