Буфеттан кайтышлый, Ринат бермәлгә Сөләй станогы янындарак тукталып калды. Майланмаган тәгәрмәчтәй өзек-өзек тавыш чыгарып, кискеч сызгыра-сызгыра створка яңакларын үчләнеп кимерә иде. Сөләй тирләп үк чыккан. Салынкы иңбашын тагы да салындыра төшеп, станок тоткычларын боргалый. Ринат, эченнән шатланып, аңа борылып карый-карый китеп барды.
11
Ринат кайтырга чыкты.
Инде берләшмә проходноеннан кереп-чыгып йөрүчеләр сирәгәя төшкән. Аннан да, моннан да берән-сәрән кайту ягына ашыгучыларның кайсы дежурдан, кайсы мастер, начальник, йә булмаса сменасыннан соң калып эшләүчеләр иде.
Дирекция корпусы башында чекерәеп янган электр лампалары кичке сигезне тутырган, җылылык унбер градус.
Урамга чыккач, саф һава җанга җиңеллек өрде, иңгә баскан мәшәкатьләрдән тугарылгандай иркенәеп кителде. Алсу кояш изрәп йокыга җыена, офыкка тәгәри. Көн гаҗәеп тын. Агачлар өстенә кунган алсу шәүләләр яшел яфракларны шәмәхә төсләргә манган.
Ринат, троллейбус юлын аркылы чыгып, сулгарак борылды, өенә җәяүләп кенә кайтасы итте.
Бара-бара шактый арылганлык, талчыкканлык сизелде. Өендәге хәлләргә бәйле уйлары, теләсә-теләмәсә дә, янә баш калкытты. «Ачык, гади кешегә ни җитә! диде ул күңеленнән. Һаман сөмсере коелып йөрсә, кемнең кәефе күтәрелсен? Нәкъ болытлы көн инде. Үзгәрер микән? Болай үзенә дә читен булачак бит. Җаныңны корт кимергән күк. Бу дәрәҗәгә җиткерергә ярамый. Кешегә яшәү никадәр авыр булса да, ул җан тынычлыгы белән бәхетле. Нигә дип мәгънәсезгә ачу-үпкә саклап йөрергә? Бәлки, безгә бер утырып аңлашу кирәктер. Каршылыклар әзрәк туар иде. Кеше булган кешегә яхшылык аңлашылмый калмас. Гаилә мәхәббәте ул ир белән хатынның уртак фикердә булулары, бер-берсен олылавы. Тормыш сукмагыннан җитәкләшеп атлаулары, җиленә, яңгырына, карына-бозына бирешмәүләре, зилзилә-өермәләрдән бер-берсен саклаулары. Безнең әниләрне шушы сыйфатлар матур, күркәм иткән. Алар чебен тешләмәс борын чер итмәгән. Ирләренә җан белән дә, тән белән дә тугрылыклы булып калганнар Әнинең теге чакта «әрәм гомер» дип ычкындыруы юкка гына булмаган. Анысы кеше тормышы каршылыклардан гыйбарәт, һәм ул аларны җиңә баруы белән күркәм».
Ринат узган-барган кешеләрне абайламады да. Әле бер, әле икенче сорауга җавап эзләде. Кинәт Атлашкинодагы кышкы урман аланы күз алдына килде. «Ап-ак кар өстеннән каршына, тере чәчәктәй, калкына-калкына Хәниясе килгән күк булды. Аннан карлы алан яшел болынга әйләнеп калды. Сарык көтүләре утлап йөргән болын башыннан, яланаяк яшел чирәмнәргә баса-баса, көдрә чәчләрен тузгытып, зәңгәр күзле Зәлия йөгереп килә күк. Кулларын болгап, ниләрдер кычкыргандай итә. Ара ераклыктан тавышы килеп җитә алмый иде»
Ринат бар көчен җыеп, фикер юнәлешен үзгәртергә, тынычланырга тырышты. Уйлары янә үз эзенә төште. «Алай да, ничек кенә булмасын, эш семьяны җимерүгә, сындыруга кайтып калмаска тиеш Юк, юк Балага ата-ана назы, җан җылысы кирәк»
Көтмәгәндә, барак каршындагы яшел чирәмдә туп тәгәрәтеп уйнаган Зөлфия: «Әт-ти!» дип кычкырды. Бу тавыш Ринатның суына башлаган күңелен бердәм җылытып, рәхәтләндереп җибәрде. Зөлфия, кулларын җәеп, әтисе каршына ашкынды. Ринат аны очып килгән уңайга күтәреп алды. Кыз әтисе муенына сарылды, ул да түгел, аның кочагыннан шуып та төште. Аннан, Ринатның кулыннан эләктереп, сикеренә-сикеренә:
Әти! Әти! Мин бүген негр кеше күрдем, диде.
Кайда?
Әни белән садиктан кайтканда.
Матурмы соң?
Кап-кара. Тешләре ак
Кызчык әзгә генә уйланып калды да сөйләвендә булды.
Әти! Әти! Нигә кешеләрнең берсе ак, берсе кара?
Негрлар гел кояшлы якта яшиләр, шуңа каралып беткәннәр. Ә бездә кыш та була, ак кар да ява. Шуңа күрә безнең битебез ак.
Зөлфия бу җавапка рәхәтләнеп көлде, шаяртасың дигәндәй, бөгелгән бармагын селкеде.
Әниең өйдәме? дип сорады Ринат.
Өйдә. Ул безгә салат белән витамин ясый и котлет пешерә.
О-о! Аннары үсәсең икән.
Зөлфия бии-бии атлады.
Әй-йе
Өйгә керәсеңме соң?
Юк әле, әти. Мин бераз гына уйныйм
Ерак китмә, яме?
Зөлфия, ризалыгын белдереп, тубын сикертә-сикертә, элек уйнаган чирәмлеккә китеп барды.
Барак коридоры ишеге төбендә, чүгәләп, аркасын стенага терәгән килеш, иртән хатынын чырыйлап кычкырткан Вәкил, карасына коелып, тәмәке көйрәтә иде. Чырае, ашказаны чиреннән мантымаган кешенекедәй, төссез, көлсу. Аның ризасыз карашыннан үчлелек сизелә иде. Әле дә тырпайган чәчләрен рәтләп тарамаган, мендәр йоннары ябышып калган. Ул Ринатның биргән сәламенә баш кагып кына җавап кайтарды.
Уртак кухняда берничә хатын-кыз пешерү-төшерү белән мәшгуль иде. Ачык ишек аша Ринатның күзенә Хәниянең дә андалыгы чалынды. Тукталып тормады, туры бүлмәгә узды.
Хәния өстәл өстенә кыяр-помидор салаты әзерләп куйган. Чынаяк тәлинкәсенә генә берничә яшь алма салган. Ринат, кулындагы китабын куеп, берсен кабып карады, чыраен сытты, алай да аны ашап бетерәсе итте. «Кеше организмына кирәкле тимер яшь алмада күбрәк була, диләр, ашыйк әле, ул безгә тимер-томыр арасында йөреп кенә кермәс», дип куйды. Ял итеп алу нияте белән диванга килеп утырды. Тынлык эчендә моңарчы искәрелмәгән будильник тавышы ишетелә башлады. Ул, цехлардагы шау-шуны онытып, җиңеләеп китәргә теләде. Гадәттәгедән тыш талчыгуын рухи төшенкелегеннән күрде. Шулчак аның күзләре стенадагы рам эченнән карап торган әнисе белән очрашты. «Яшь чагыңда тагы да чибәррәк идең син, әни, дип уйлады. Карашың сизгер, тормышчан. Нигәдер фотога төшкәндә, сабырлыгың йөзеңә ниндидер моңсулык өсти. Авырып, иртәрәк дөнья куйган әтине сагынуданмы? Соңгы көненә чаклы аның белән матур, тату тордыгыз. Безгә кунак булып килмисең. Әле бүлмәгез кечкенә, дигән буласың. Зуррагын алгач та, күңелең тартырмы икән? Беләм, сиңа үз эченә бикләнеп йөргән килен түгел, киресенчә, күңелгә кереп, авыл тормышын якыннан аңлап сөйләшкән, чын-чынлап үз иткән кеше кирәк»
Ринат кинәт урыныннан торып, ишекле-түрле йөренеп китте. Хәниясе турындагы уйлары аның үзен дә туйдыра башлаган иде инде. «Нигә җебим? Баш ярылганмы, күз чыкканмы? Башыңны салындырсаң, кемнеке дә салыныр ул. Ир булып, кеше булып калырга кирәк. Ә арыган, талчыкканлык, врачлар әйтмешли, нерв киеренкелегеннән ул. Ринат идән почмагындагы гантельләрен кулына алды. Менә болар белән уйнап, агачка сарган бәсне селкеп койгандай, үз җаеңа кайтырга кирәк. Иң яхшысы шул: үз күңелеңне үзең күтәрә бел! Бер, ике, өч»
Ул, күнегүләрен ясагач, кран астында бил тиңентен юынып керде. Салкынча су тәннәрен сафландырып, җиңеләйтеп җибәрде. Ашарга өлгергәнче дип, кулына өстәл читендәге китабын алды да диванга килеп утырды. Гидравликага корылган насосларны күздән кичерде, кирәкле мәгълүматларны аерым кәгазьгә билгеләп барды.
Хәния, кухнядан үз кирәгенә кереп, сүзсез генә шкафта актарынды. Ринатка таба күз чите белән карап алды, ләкин дәшмәде. Ринатның башы китабыннан күтәрелмәде. Гадәтенчә: «Ашарга әзерме?» дип сорарга да кыймады.
Ринатның кәефен болай ярыйсы дип чамалаган Хәния шкафтан кирәк-ярагын алып кире чыкты. Ике арадагы аңлашылмаучылык аның үзен дә газаплады. Табада чыжылдап кызган котлетлары тәмле ис таратты. Кайнаган майдай каршылыклы уйлары үз-үзен битәрли сыман иде.
«Мин дә җүләр инде. Тешләк. Нигә дип аны артык нервничать иттерергә? Үзем сөйкемсезгә әйләнеп калмасам ярый инде. Йөрерсең аннары! Ир горурлыгы үзенә дә җиткән. Холкы барыбер үзгәрмәс. Өлешеңә чыкканы. Бераз хатын-кызга нечкәрәк, игътибарлырак булса, бүтәнчәрәк булыр иде. Башта йомшаграк күренгән иде Әллә инде без капма-каршы кешеләр? Ул үзе бүтәннәр алдында кыю, иркен сөйләшә. Юк, үзем ир күңелен күреп җиткермим, ахрысы Нигә дип ике араны салкынайтырга инде? Мин аңардан наз, иркәләү көтәм, ә үзем шуңа көчсез Аның уенда исә күбрәк шул сызымнары да расчётлары Кая карама вакыты чикле. Бүтәннәр булса, күптән борып алырлар иде инде үзен. Мин шул Алай да төшеп калырга ярамый. Яманатын сатарлык ир түгел, кулда тота белергә кирәк. Әле монда Вәкил кебекләр белән дә чиләнәләр»
Хәния күңеленә килгән уйдан, Вәкил үзе юкмы дигәндәй, ишек ягына карап алды. Барак ишеге төбен саклаган Вәкил инде, зур галошын өстерәп, бүлмәсенә кереп киткән иде.
Менә гаҗәп, Хәниянең күңеле үзеннән-үзе күтәрелеп китте бит. Җиңелчә дәртле хәрәкәтләр ясалды. Пешкән котлетлары, төйгән бәрәңгегә салып, өстәлгә китереп куйды. Аның янына кыяр-помидор салаты өстәлде. Һәм тәкъдим итте:
Әзерләнгән, утыр
Ринат, хатынының болай кинәт кенә үзгәреп китүенә гаҗәпләнә төшеп, китабын япты да читкә алып куйды.
Була ул
Чәнечкеләр күңелле генә хәрәкәткә килде.
Тырышкач диде Ринат, авызында кайнар котлетны әвәли-әвәли.
Хәния, сагаеп:
Нәрсә, тәмсез мәллә? диде.
Юк, киресенчә. Бик тәмле булган. Чын повар булырлыгың бар икән.
Ачыгуың җиткәндер.
Анысы да бардыр. Тәмне яхшы сизә идек әле.
Ишектән Зөлфия йөгереп керде:
Минем дә ашыйсым килә!
Хәния урыныннан кузгалды.
Әйдә, башта даруыңны эч. Суык тигәнең бетеп җитмәгән. Морожный ашап йөрсәң, шулай була ул.
Зөлфия әнисенең сүзләрен колак читеннән уздырды.
Мә, тиз генә эчеп җибәр.
Эчмим.
Ник?
Исе бар.
Борыныңны томалап тор.
Алай да тәмсез.
Песок сал, бетәр.
Үзең
Ниһаять, дарулы суга шикәр комы кушылгач, Зөлфия чыраен сыта-сыта эчеп җибәрде.
Күмәкләшеп ашаганнан соң, Хәния өстәл өстен җыештырырга кереште, тәлинкәләрне юганда, кызына дәшкәндәй итеп, бүген йокларга иртәрәк ятарга кирәклеген, юкса йокы туеп җитмәвен әйтте. Ринаты телевизордан «Вакыт» программасын карарга керешкән иде. Соңгы вакытта программага тема үзгәлеге үсеш темпларына йөз белән карау мәсьәләләре еш кузгатыла башлаган иде. Яңалык юл ярырга тиешлеге Ринатның да игътибарын җәлеп итте. Экранда аның башында да өлгергән фикерләр кабатлана. Шуларның кирәклеге белән килешкәнгә, күңелендә якты очкын кабынгандай дәртләнеп куйды. «Әйе, диде ул, прогресс башында инженер тапкыр акыллы уйлап табучы торырга тиеш»
Хәния иренә икенче урынга күчеп утырырга кушты һәм, диванны төшереп, урын-җир хәстәрен күрә башлады.
Зөлфия, мендәренә баш төртү белән, изрәп йокыга китте.
Телевизорны сүндереп ятарга әзерләнгән Ринат, җәелгән урынга күз салуга, бүгенге үзгәрешкә бермәл аптырап калды: барысы да яңага, чистага алыштырылган. Ак җәймәләр кияү белән кәләшнең беренче киченә әзерләнгәнмени!
Ят!.. диде Хәния, бүлмә утын сүндереп, төнгесен яндыргач. Ринатына аркасы белән торса да, аның сәерсенүен сизенә иде.
Ринат чиста урын-җир эченә чумгач, җаны сафланып, пакьләнеп киткән кебек булды. Гаилә тормышының яме, ләззәте менә кайда бит ул! Арыган-талчыкканнарны оныттырып, йомшак, нәфис куллар сыйпавын тою да хисләрне талпындыра.
Бүлмә эче кинәт караңгыланып калды. Хәниянең чишенү хәрәкәтләре шәйләнде. Халатындагы ак ромашкалар күктәге йолдызлардай сирпелеп китте. Нәзек билле аксыл шәүлә киеме тәненә ышкылудан туган «яшен»нән чатыр-чотыр килде һәм яктырып киткәндәй булды.
Менә Хәния песи кебек кенә юрган астына кереп елышты. Ринатның тән кайнарлыгын тойды. Тегесе, Хәниягә таба борылып, биленә кулын салды.
Хәния аңа көтелмәгән соравын бирде:
Син директорга приёмга керергә уйламыйсыңмы әле?
Ринат сорауга сорау белән җавап бирде:
Ник?
Ник, ди ул. Ник икәнен белмәгәндәй. Яшьлегебез шушы баракта заяга уза. Шартлар яхшырак булса, начар булыр идемени?
Ринат җавабын ашыгып бирмәде.
Бу ай бетсен инде. Ай ахырындагы ыгы-зыгыда кемнең кәефе рәтле булсын.
Аны тартып-сузарга ярамый.
Беләм
Стажың ун ел. Минеке сигез. Бергә унсигез ел. Әзмени? Икәү эшләп Хәния, күңелендәге хәбәрне ничегрәк әйтергә теләгәндәй, тыныбрак калды. Әнә нәчәлник Хәмитов малае алган. Заводка кереп эшли башлаганына икенче генә елы. Эш кешесе булса иде. Үзләренә кирәккә ничек кенә кайнаштырмыйлар
«Бар инде ул чир, аны бетерү ай-һай»
Ринатның бу турыда сөйләшәсе килмәгән иде. Ул, уртак җылылыкка корылган кәефне төшерергә теләмичә, Хәниясен тынычландырырга булды.
Борчылма, безнеке дә булыр, күбенә түзгәнне Реверс рәшәткәләрен гамәлгә ашырыйк әле. Сүз кушарга да җиңелрәк булыр
Аннары стенка алабызмы соң?
«Аның һаман шул»
Алырбыз. Яңа квартирага күчкәч. Бу кысан бүлмәгә аның кирәге юк. Әйдә, бу турыда онытып торыйк әле
Тынып калдылар. Ринатның куллары Хәниясенә сузылды. Хатыны, агымга кушылгандай, Ринат кочагына килеп керде Мондый ук көтелмәгәнлек күңелне эретеп, әллә нишләтеп җибәргәндәй булды Хәниянең пышылдап дәшкән исерткеч тавышы колак төбеннән бөтерелә-бөтерелә җилпенеп узды.
Ри-нат!.. Бердәнберем
12
Ай ахырындагы «штурм» да узды. Эш ыгы-зыгысы сүрәнәеп китте. Тегесе-монысы юклыктан, гадәттәге әвеш-түешлек хөкем сөрде.
Ринатны пресс мәсьәләсе нык борчыды. Уйлап табучылар бүлегендә ашыкмадылар. Әллә берәр сәбәп табып тоткарладылармы? Ышан. Мелецковтан көтәргә мөмкин. Бүлек начальнигы булып алганнан бирле, үз хокукларыннан ничек файдаланырга кирәк икәнен яхшы белә. Фамилиясен искә төшерәсе дә килми. Кызгылт чырайлы йөзе, күз алдына килеп басса да, кәефне кыра. Бигрәк тә моннан ике ел элек инженер Салих Гаффаров белән булган хәлдән соң
Ринат ул вакытта конструкторлык бүлегенең БРИЗ вәкиле иде. Көтмәгәндә, аңа Мелецков шалтыратты.
Ринат Кәбирович! Мелецков тавышы артык кыю тоела иде. Менә нәрсә, монда лаборатория начальнигы Хәмитовның бер тәкъдиме бар, теге сезнең бүлектә модернизацияләнгән станокларда салкын килеш эшкәртелгән клёпкаларга Дөресен генә әйткәндә, без аны бергәләп эшләгән идек. Шуның кәгазьләрен сездән рәсмиләштереп җибәрәсе иде.
Эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алган Ринатның авызы ачылып калды, әйтерсең тамагына арыш кылчыгы кадалган. Чәчелә төшкән уйлары көчкә үз хәленә кайтты:
Василий Фёдорович! диде ул, бераз тотлыккан сымак. Ул бит Гаффаров тәкъдиме. Берләшмәдән киткәнче бирелгән. Регистрация узган
Чыбыкның аргы башы бермәлгә тынды. Әмма Мелецков югалып калмады.
Тәкъдимнәрдә охшашлык бар, билгеле. Оптималь варианты ягыннан килгәндә Без отышлырагын карыйбыз Ул фикеренә икенче юнәлеш бирергә ашыкты. Гаффаров хәзер кайда эшли соң?
Фәнни-тикшеренү институтында.
Аны ничек табарга?
Теләсәгез, мин сезне очраштыра алам
Яхшы. Алайса, килеп чыксын әле. Без киңәшербез
Салих Гаффаров белән очрашу проходной каршындагы һәйкәл тирәли үскән яшь наратлар янында булды. Мелецков тәкъдимнәрне «берләштерү» кирәклеген әйтте. Салих үтә гаҗәпләнүеннән, күзләрен сәер ялтыратып, алтын кысалы күзлеген төзәтеп куйды.
Ничек була инде бу? Тәкъдим бөтен расчётлары белән минеке, сез аңа ничек өлгерә алдыгыз әле?
Мондый җавапны көтмәгән Мелецковның кабарынкы кашлары тибрәлеп алды. Карашы, нигә бунт күтәрәсең әле син, дип әйтеп тора иде. Сул кулы сынганнан соң дөрес ялганмаган һәм бөгелми турыга катып калган урта бармагы, күрсәткеч таягыдай, Гаффаровка таба юнәлде.
Ярар, карарбыз, күпме алырсың икән тәкъдимеңә
Салих керфекләрен каккалап алды да Мелецковка текәлде.
Моның белән нәрсә әйтмәкче буласыз сез?
Мелецков икенче тонга күчеп эндәште:
Син дөресен аңла, бергә берләштергәннән нәрсә югалтасың? Минемчә, ышанычлырак була
Салих ул чагында, килеп йөрмәсәм дә ярыйсы икән, дип уйлап куйды. Болай түбәнчелеккә калып вакланудан гайрәте чигә башлады, ниһаять, бәйләнешеп йөрисе килмичә, алайса, үзегез карагыз, дигән сымак, кул селтәп китеп барган иде.
Шушы тәкъдимгә акча алган көнне алар тагын очраштылар. Бу юлы берләшмәдән читтәрәк. Соцгород бакчасында. Ринат белән Салих кабат бергә иделәр. Мелецков та ялгыз килмәгән. Каратут йөзле, кара мыеклы, шулерлыгы ялт-йолт килгән күзләрендә үк чагылып торган Хәмитовны тәкъдимнең өченче «соавтор»ын иярткән. Металлар лабораториясе башлыгы. Күрәмсең, шаһитлык өчен булгандыр.