Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3 - Хасанов Нурислам Гаптуллович 8 стр.


Бу вакыт Сөләй сыраханә төбенә килеп туктаган иде. Чиратта халык күп булмавы кәефенә бик хуш килде. Төгәл санап тыгылган ике сум илле тиен акчаны кесәсеннән капшап карады. Ишек төбенә килеп җитәрәк, әче сыра исе белән аралашкан тынчу һава борынын ярып керде. Таныш-белешләр күренмәде. Алдында яше кырык тирәләрендә булган ябык гәүдәле, үзеннән бераз тәбәнәгрәк бер кеше басып тора. Эссе булуга карамастан, шактый бушап калган костюм кигән. Аксыл-сары чәче тарак кермәүдән киезләнгән. Бу кыяфәтенә карап, Сөләй аны эш кешесе түгел дип юрады. «Беткән бу, кадерсезлеккә чыккан», дип, гыйбрәт алырга теләгәндәй, үз-үзен шелтәләде. Ничек тә эшләргә кирәк. Болай сәрхушланып йөреп кем ота? Ә сүзе күпме?..

Сөләй кулын, ияләнгән гадәтенчә, аска селтәде. Шулвакыт теге кеше, аңа яны белән борылып, уч төбенә җыйган вак акчаларын берәмтекләп санарга кереште. Кулы бер тиен акчаны эләктерергә тилмереп калтырый иде. Тырыша торгач, бакыр тиеннәрен бер учыннан икенчесенә күчерде, бермәл уйланып калды. Аннан кинәт Сөләйгә күтәрелеп карады. Күзләре эчкә баткан, башына сугып миңгерәткән кешенекедәй тонык, нурсыз иде. Сөләй аның нәрсә теләгәнен шундук сизенде.

 Что? Не хватает что ли? дип дәште.

 Да, малость, диде теге, чак кына телен әйләндереп.

 Сколько?

 Семь копеек.

Сөләй, кесәсеннән ун тиен чыгарып, аңа сузды.

Теге, акчаны алуга, «Рах-мат!» дип, киезләнгән башын иде.

Чират җиткәч, Сөләй банкасына агызган сыра янына бер кружка өстәп тә алды. Аны читкәрәк, койма кырыена китеп, кинәнеп эчте һәм кайтырга чыкты

Керпедәй кыска кара чәчле, сары футболка кигән дефектчы Ибрай капка алдындагы нарат бүрәнәләр өстенә чыгып утырган, ул кайтып килүче Сөләйнең сумкасы буш түгеллеген шәйләп алган иде.

 Сәлам, күрше! Каян килеш?

 Сәлам, сәлам! Сөләй, узып китәргә арусынмыйча, Ибрай ягына борылды. Сырага төшкән идем Эчәсеңме?

Ибрай, кояшта чуен кебек каралган тән мускулларын уйнатып, бүрәнә өстеннән ялт кына сикереп төште.

 Ярар иде ул бераз бу эсседә. Миндә кипкән балык та бар. Ул, монда уңайсызрак булыр дигәндәй, як-ягына каранды һәм, Сөләйнең карашын тотып, башын бакча ягына изәде. Әйдә миләш төбенә

Ибрай, силикат кирпечтән салган йортының зәңгәр капкасын ачып, ак «Жигули»е кукраеп торган ишегалдына зур дәрт белән узды һәм сорап куйды:

 Син беренче сменада эшли идең бит?

 Бүген икенче сменага чыгам, диде Сөләй, кәефсезлеген сиздереп. Кичә баҗай белән утырган идек

 Ә-ә диде Ибрай, аның хикмәтләрен аңлап, һәм рәшәткәле бакча эченә ишарәләде. Син керә тор, мин хәзер алып чыгам

Сөләй, бакчага уза-уза, Ибрайга төзешкән кирпеч гаражны янә бер кат күздән кичерде. «Без түгел кешең яши белә».

Ибрай кухняга эленгән балыклары каршында тукталып калды. Кәкре бармаклары кай төштә тукталып калырга белмәде. «Монысы зуррак. Монысы? Бәләкәй» Ниһаять, учына уртача балык килеп эләкте. Аннан ике стакан бер-беренә бәрелеп чыңлап алды. Шкаф янына килеп җиткәч, бер мәлгә туктап калды. Шкаф ишеген ачты, күзе төрле-төрле аракылар өстеннән йөгереште: «Коньяк зур кунакларны көтә бирсен. Бу шәраблар аңа тәтеми дә тәтеми. Тәк, тәк. Менә бу шешә төбендәге сасы спирт кисәге? Әллә бөтенләй кирәкмиме? Яңа мунча бурасын бурашырга керә аламы әле? Аннары да җитешербез. Йә тагын эшенә бара алмас. Үз сырасын эчеп кенә сыйланыйк та» Ибрай, авызын ерып, артык көттермичә, Сөләй янына чыкты.

Ибрайның газета өстенә куйган балыгы ярга чыгарып ташланган җәтмә эчендә калган күк булып китте. Сөләй шулай дип уйларга өлгермәде, балык, Ибрайның кара бармакларына эләгеп, урталай сынды, баш ягы Сөләй алдына килеп ятты.

 Аракыны кыстылар хәзер дип, Сөләй стаканнарга сыра агызды.

 Әйтмә дә инде, диде дә Ибрай, ялт кына, стаканын бушатып та куйды. Тәмләп балык койрыгы суыра башлады. Көлемсерәгәндәй итеп янә өстәде: Зато, күрше, баш авыртмый инде, ә-ә?

Ибрайның салпы якка салам кыстыруына Сөләйнең әллә ни исе китмәде.

 Баш авыртса, аны төзәтеп була, диде дә стакандагы сырасын голт-голт йотып җибәрде. Менә монда авыртмасын  Ул йодрыгын йөрәк турына бәргәләп алды.  Иң кыены шунда

Ибрайның майлы күзләре хәйләле ялтырап китте.

 Өйдә тәртиптер ич?

 Өйдә ярый анысы Хатын мырлый-мырлый да туктый ул

 Соң, шулай булгач, нигә уфтанырга?

Сөләй, сары тешләрен ялтыратып, авыр сулады.

 Дөреслек юк

 Дөреслек? Ибрай, Сөләйдән ни чыгарын көтеп, шып туктап калды, кашларын мәгънәле сикертеп алды.

Сөләй, фикерләрен бер ноктага тупларга теләгәндәй, бакчаның кыл уртасына иске шинель, солдат бүреге кигереп ясалган карачкыга төбәлеп калды. Карачкы аңа кимсетелгән, рәнҗетелгән бер ярлы-ябага кебек тоелды. Салынып торган чулак җиңе күңелен шомландырып җибәрде. Һәм ул, әйтәсе фикеренең эзенә төшкәндәй, кырт борылып Ибрайга карады.

Ибрай, туклыкка күнгән кыяфәттә, бернигә исе китми, балык койрыгын чәйнәвен белә иде. Калын таза ак тешләре авызына эләккәнне һич тә ычкындырырга охшамаган.

 Әйе, әйе диде Сөләй, сүзен дәвам итеп. Менә былтыргы ярышны гына алыйк. Кечкенә генә тыныштан соң, төрткеле итеп өстәде: Социалистик ярышны Станокчылар, слесарьлар, полировщиклар ярышын. Шартлар шундый: күпме эшли аласың чикләү юк Җиңеп чыгучыларга телевизор, акчалата бүләкләр, әле кемгәдер квартир да бирделәр. Мин дә ярыштым. Тырыша торгач, ике атна дигәндә, группа буенча өченче урынга чыктым. Күңел күтәрелеп китте. Атна саен эш нәтиҗәләрен карап барабыз. Ахырга таба карыйм, мастер Потапов безнең горлапан Якимов, Крутяковлар тирәсендә еш чуала башлады. Әст-вәст киләләр. «Калҗалырак» детальләр алар ягына ычкына. Шу-шу болар. Эшләре шома бара. Тагын бер атна узды. Ярыш нәтиҗәләрен карыйм, үз күзләремә ышанмый торам: Сөләең өченче урыннан бишенче урынга тәгәрәгән. Тегеләр алда, мине сикереп узганнар. Булмый икән бу, дип уйлаган идем һәм дөрес чыкты: финишта алар беренче! Сөләй бармакларын бөкте. Пеләш төсле телевизор алды. Крутяковларга өчәр йөз сум премия.

 Ә сиңа? Ибрай мыек астыннан елмайды.

Сөләй баш бармагын урта бармак белән имән бармак арасына тыкты.

 Миңа?.. Менә шымытыр Алырсың Потаповтан. Бүре тек бүре. Үчеккән кешесен сарык урынына тотып ашар. Эче тулы мәкер. Андый мастерны гомер күргән юк әле.

Ибрай, Сөләйнең фәлсәфәсен гадәти күренешкә санап, болар вак нәрсә ул дип, стаканнарга сыра бүлде.

 Әй күрше, синең белән миңа дөреслекне эзләп маташасы түгел, эшләгәнеңә түләсәләр

Сөләй аның фикере белән килешмәде.

 Юк инде, күз алдында кычкыртып алдасыннар да, ничек ачуың килмәсен!..

Ибрай, мөһим нәтиҗәгә килгәндәй:

 Күрше! диде. Этсез куян тотып булмый, диләр. Мин заводка килгәнче, менә шушы йортны салганда, бер өч ел ит комбинатында тәэминатчы булып эшләдем. Тегесен табарга, монысын юнәтергә йөгерәсең. Оешмаларга теләнеп килгәч, синнән башта: «Каян син?» дип сорыйлар. Синең белән сөйләшергәме, юкмы? Һәм ничегрәк? «Сез безгә ни белән булыша аласыз?» дип җибәрә ул, танышкач. Ык-мык килсәң бетте. Сиңа, теле белән әйтмәсә дә, «Бир?» дип карап тора инде ул. Нәрсә кирәк дип беләсең син аңа? Билгеле инде, йә ит, йә нәрсә. Ул дәшми генә синең тәкъдимне көтә. Өметләндерсәң, хатыңның бер почмагына уңай резолюциясен сырлап куя. Әле фонды була торып та: «Пока юк!» дисә дә нишлисең? Көтәргә калып, борылып китәсең. Эш бит көтми Ә кирәкле әйбер кем өчендер бар, кем өчендер ул НЗ тота. Белдеңме? Ә син әйтәсең Алай булырга тиеш түгел бит

 Дөрес, тиеш түгел? Сөләй, ризасызлыгын белдереп, авыр көрсенде. Намуслы бәндә, тыйнаклыгын саклап, арттарак кала шул. Әрсезе, комсызланып, алданрак өлгерә, ишек юлын бикләсәләр, тәрәзәдән керә. Бер эшеннән чөйсәләр, яхшырагын барып таба, этлеген ташламый, вәт нәрсә! Андыйларны әкәнчәтелне авызлыкларга иде.

 Әйтергә җиңел диде Ибрай, кирәксезгә дә елмайгандай итеп. Бер авызлык ычкынгач, аны берәү дә үзе теләп кире кияргә теләми шул, синең янәшәңдә бил бөгеп станокта да эшлисе килми аның, бер бизгәч

 Эшләсен Мин андыйларга җир казытыр идем

 Хыял диде Ибрай һәм сүзне икенчегә борды: Яңа мастерың ничек соң?

 Ринатмы? Потапов түгел! Сөләй янә кулын аска селтәде. Тик килешә алырлармы, юкмы?..

Ибрай үз йомышын, ягъни Сөләйне мунча салышырга чакырырга кирәклеген уйлап алды.

 Күрше! диде ул, үзенчә якынлык сиздерергә тырышып. Бер йомыш бар иде сиңа.

 Нинди?

 Яңа мунча бурасын мәтәштерәсе бар иде, ял көненә

Сөләйнең бу юлы да күндәмлеге җиңде: үз эшләре кырылып ятса да, күршесенә каршы килә алмады.

 Ярар, дәшәрсең

Шулвакыт зәңгәр төстәге микроавтобус, тузан туздырып, Сөләйләр капка төбендә тукталып калды. Моны күреп, Сөләй белән Ибрай ялт борылдылар. Бер мәлгә урнашкан тынлыкны Сөләй бозды.

 Бу мине алмага

 Эштәнме?

Сөләйгә җавап бирүнең кирәге калмады, автобус ишегеннән Ринат килеп чыкты. Төбендә әз генә калган сыралы банка сумка эченә кереп утырды. Ибрай күршесен капкага кадәр генә озатты, анда ук чыгып йөрмим инде дип, капка артында калды, көтелмәгән тамашаны күзәтәсе итте.

 Мин монда дип дәште Сөләй, капка янында басып калган мастерына таба килә-килә.

Ринат, Сөләйне күрүгә, түземсезлек белән аның якыная төшүен көтте һәм:

 Син нәрсә эшкә чыкмый йөрисең? диде.

Туткыл йөзенә тир бөртекләре бәреп чыккан Сөләй мастер соравына, бераз елмайгандай итеп, сары тешен күрсәтеп алды.

 Бүген икенче сменага чыга идем инде

 Кичә ник юк идең?

 Кәеф булмады

Ринатның ачуы чыкты.

 Менә нәрсә, брат, без план үтәлешен синең «кәеф»еңә генә көйләсәк, нәрсә булачагын беләсеңме син?.. Эшләр тагын да мондыйга китә калса, үпкәләштән булмасын, ике төрле сөйләшү булмаячак

 Мин бит үземә тиешне барыбер эшлим диде Сөләй, акланырга ниятләп.

Ринат аны кырт кисте.

 Син үзеңә тиешне кичә эшләгән булсаң, мин монда килеп тә йөрмәгән булыр идем. Бүген кичәге өчен дә эшләрсең, әйдә, җыен!

 Хәзер үкме?

 Хәзер үк

Машина кайтыр юлга чыкты. Алар байтак араны сөйләшми бардылар. Күзгә-күз, җитди сөйләшүдән туган кайнарлык әле сүрелеп җитмәгән иде. Сөләй тәрәзәгә караган. Ул юл буендагы җиләк-җимеш бакчаларын, берсеннән-берсе уздырырга тырышып, үз зәвыкларына туры китереп салынган төрле-төрле йортларны күздән кичерде. Әйтерсең аларны беренче тапкыр күрүе. Юкса көн дә шушы юлдан йөри ләбаса.

Ринат, күзен алга төбәп, Сөләйгә бәйле уйларны кичерде: «Икенче сменага килә идем, имеш Нишләтергә инде сине? Шул хәмергә табынмасаң, үзең болай»

Автобус, юлны аркылы чыгып барган, хуҗасызлыктан мең җәбер кичергән аклы-сарылы этне таптатмаска тырышып, кырт кына борылыш ясады. Ринат, янга авып китмәс өчен, тоткычка ябышты.

Сөләй:

 Әҗәл эзләп йөрмәсәң соң? дип куйды.

Ринат эченнән «Адәм баласы, берүк, шушындый эт тормышына дучар була күрмәсен инде» дип уйлап алды.

Ринат, юлдашына дәшеп:

 Хатының кайда эшли синең? диде.

Көтелмәгән сорау Сөләйне гаҗәпләндерде, ул бераз шикләнә дә калды.

 Нигә?

 Юк, болай гына

Сөләй, аптырап, иңбашын какты.

 Заводта вахтёр.

 Безнекендәме?

 Әйе.

Ринат тотлыгыбрак калган Сөләйгә карап алды да кискен генә әйтә куйды:

 Менә нәрсә, иптәшкәем, диде, тагын шушындый фокуслар ясап йөрсәң, эшләгән акчаңны хатыныңа бирә торган итәбез.

Сөләйнең тәмам сөмсере коелды. Артыгын сөйләгәненә үкенгәндәй, кулын селтәде:

 Юк инде, хатын алдында түбәнәясем килми. Шул гына калган ие! диде. Алар бу вакыт берләшмә капкасына якынлашып киләләр иде.

10

Реверс группасы тынып калган иде.

Көнлек нәрәтләрне караштырып чыккан Ринат телефонга үрелгән кулын кире алды. Исәбе Хәниясенә шалтыратып карау иде. Аны ниндидер эчке көч тоткарлады: ә нәрсә әйтергә? Зөлфияне бакчадан алырга онытма, дипме? Ул аны үзе дә белә. Бүген дә соңгарак калам, дипме? Юк, кирәкми Шалтыратмады. Шушы минутта аңардан: «Хәлең ничек?» дип сорап куйсалар гына да җанына, ничектер, җиңел булып китәр төсле тоелган иде. Ә болай күңелне һаман тынгысызлык корты кимереп тора. Ул, сабырсызланып, янә тузан сарган тәрәзә каршына барып басты. Инде кояш төньяк тәрәзә артында мул гына яктырта иде. Тополь агачлары рәхәт кенә изрәп утыралар. Агачларга гына түгел, кешегә дә яктылык, күңел яктысы кирәк шул. Бәлки, Җир шары шуны белгәне өчен дә Кояш тирәли әйләнәдер. Яшәү, мәхәббәт хакына! Нигә без бер-беребезгә нур сирпемибез? Принциплар, теләмәү-килешмәүләр каян килеп чыга? Юньлегә илтәләрме алар?

Конструкторлык бүлегендә эшләп киткән иптәш егете Салихны очраткан көнне ул бераз соңгарып кайтты, өстәвенә аларда әз-мәз тамак та чылатып алганнар иде. Хәниясе аны кашларын җимереп каршы алды, күзләре усал ялтырап китте. Бу караш Ринатның бәгырен телеп үтте. Нәрсә бу? Нигә соң әле ул, мине өнәмәгәч, миңа кияүгә чыккан?

Шулчак Ринат түзмәде, ашыгычлык белән әйтеп салды:

 Минем белән яшәргә теләмәсәң аерылышыйк соң?

Карават почмагында утырып торган Хәния уйга калды.

 Баланы ятим итәсең киләме?

 Син шуны телисең ич

Хәния дәшмәде. Үпкәле йөзен читкә борды. Ринатның кайнарлыгы арта төште.

 Хәзер үк китимме?

Җавап ишетелмәде. Ринат торып киенә башлады һәм ишеккә юнәлде. Шулчак үзен тыеп утырган Хәниянең күзләренә яшь тулышты, ул күңел нечкәрүен сиздермәскә тырышып дәште.

 Бу караңгыда кая барасың инде? Аның янынамы?

Ринат сискәнеп китте. Ул, әллә ялгыш ишеттемме дигәндәй, әкрен генә хатынына таба борылды, аңа сынап карады.

 Бу нәрсә дигән сүз тагын?

Хәния йөзендә ризасызлык утлы күмердәй көйрәп алды. Ул, башын читкә борып:

 Үзең беләсеңдер инде диде дә үксеп елый башлады.  Болай соңга калып йөрмәс идең

«Менә нәрсәдә икән хикмәт!»

Ринат Хәниясенә якынайды.

 Син миңа ышанмыйсыңмы? Көнләшәсеңме?.. Болай ук булырсың дип һич тә уйламаган идем.

 Мин дә кеше

Ринатның уен бүлеп, группада көчле шартлау яңгырады. Ул сискәнеп китте. «Нәрсә булды? Әллә баллонмы?» дип, группага атылып чыкты. Як-ягына каранды: барысы да үз урынындамы? Аргы почмакта, икенче сменага калган егетләр, буфеттан ашап кайтып, берни булмаган кебек нидер сөйләшәләр. Ринат аларның сиздерми генә үзен күзәтүләрен тоеп алды һәм егетләргә якынлаша төшеп сорады:

 Нәрсә шартлады?..

Тегеләр ләм-мим. Йөзләрендә ник бер борчылу әсәре булсын. Әллә мәзәк коруларымы? Шулай уйлады да:

 Чынлап, нәрсә шартлаттыгыз? диде.

Шул чакта бераз читтәрәк басып торган Зайцевның кысык күзләре тагын да йомыла төште, өч бөртек сары мыегы тибрәнеп алды. Һәм ул, ниһаять, түзмәде, кинәт пырхылдап көлеп җибәрде. Калганнар аңа дәррәү кушылдылар. Хәтта Якимов белән Каштан уртасында басып торган Мулицынның һәрчак төксе, җыерчык кашлары да язылып китте. Каштан бик канәгать күренә иде. Зайцев гадәтенчә баскан урынында тик кенә тора алмый сикереп тә куйды, бөгелә-сыгыла эчен тотып көлде. Йөзендә аптырау галәмәтләре бетеп җитмәгән Ринат: «Бу синең эшме?» дип, Зайцевка карап алды. Тегесе шундук җанланып китте:

 Иптәш мастер! Телисезме, мин сезгә хәзер бер фокус күрсәтәм?.. Ул, мастерының җавабын да көтмәстән, тумбочкасы өстеннән өчпочмаклы бушаган сөт пакеты алып, аңа, горелка краннарын ачып, кислород белән ацетилен тутырды да, тишекне бөтереп ябып, пакетны уртадарак торган чуен плитә өстенә куеп, бер почмагына ут төртте, үзе читкә тайпылды. Ут кәгазь пакетны тишүгә, әлеге яман шартлау кабатланды.

Ринат чын-чынлап Зайцевны шелтәләп алды:

 Шуның ни кызыгын табасың? Әллә бала-чагамы син?..  Аннан, башын чайкый-чайкый, буфетка китеп барды.

Ринатның кәефенә тәэсир иткән нәрсә шул булды: икенче сменада, кая карама, эш ритмы сүрелә төшә икән. Ул токарь булып эшләгән елларда алай түгел иде. Станоклар өченче сменада да гөрләделәр, хәзер күр, күңелсез тынлык тудырып, җансыз торалар. Әле паркта такталар белән кадакланганнары күпме? Кирәк, кирәк дип алдылар да Ул үз-үзенә сорау бирде: «Ә син тәкъдим иткән пресс үзен аклармы?» Һичшиксез! Аның экономиясе меңнәр тәшкил итәчәк!.. Исбатланган: узелга җыелган рәшәткә калакларының клёпкаларын пневмочүкеч белән суктырып беркеткәндә, алар корсет, ягъни кәтүк формасына кереп билләнә, деталь белән клёпка арасында бушлык калдыра. Шуның өчен дә очыш вакытында динамик көчләр тудырган тирбәнешләр титан калакларда чатнау хасил иткәннәр дә инде. Ә пресс белән эш иткәндә, алай булмый, киресенчә, кысылган клёпка, мичкә формасына кереп, детальне дә тигез һәм нык итеп кыса. Һәм калакларның запас чыдамлыгын бермә-бер арттырачак. Менә аның хикмәте нәрсәдә!..

Назад Дальше