Бабахан дастаны / Дастан Бабахана - Яхин Фарит Закизянович


Кылыч Сайяди

Бабахан дастаны

БОРЫНГЫ ӘСӘРЛӘРЕБЕЗДӘН «БАБАХАН ДАСТАНЫ»

«Бабахан дастаны» («Дастаны Бабахан») белән бәйле фәнни эзләнүләр әле бүген дә бара. Аның авторы Кылыч Сайяди икәнлеге беркайчан да бәхәс тудырмады. Чөнки әсәрендә шагыйрь үзен кат-кат шул исемдә белдерә. Дөрес, аерым очракларда ул үзен Сәйф Сайяди дип тә атый. Бу факт сорау тудырмаска тиеш кебек. Әмма ни өчен ул үзен гарәпчә исем белән дә атаган, төрки-татар вариантында да күрсәткән? Бәлки, автор шуның белән «Сәйф» яки «Кылыч» исеменең тәхәллүс икәнлеген күрсәтергә теләгәндер? Әллә монда башка сәбәпләр дә роль уйнаганмы? Аның «Сәйф» дигәне гарәпчә, «Кылыч» төркичә, икесе дә бер үк исем, бер үк мәгънәгә ия дип, мәсьәләне җиңел генә хәл итәргә дә мөмкин. Әмма төрки исемнәрне йөртү, кушу тарихта аерым чорларда һәм халыкларда гына булганлыгын искәрсәк, моның да әһәмияте зур булуына төшенербез. Димәк, мәсьәлә гади генә түгел икән. Ә «Сайяди»га килсәк, ул тагын да катлаулы.

Сайяди (яки Сәйади, Сәййади, Саййади бу төрлечә язылуларының сәбәбе бары тик грамматик кагыйдәләрне аңлау-аңлату үзенчәлегеннән генә килә)  нисби исем, ягъни автор үзен туган төбәгенә, шәһәр-авылына яисә бер-бер җирлеккә, гаиләгә (фамилиягә), халыкка, кабиләгә нисбәт итүеннән. Шунлыктан аны, мәсәлән, «Сайяд шәһәреннән булгандыр» дияргә тулы нигез бар, дибез. Андый аталыштагы кала хәзерге Төркестанда бар. Ул Амудәрья елгасының сул як ярында, Төркмәнабад (Чырҗау) шәһәреннән көньяк-көнчыгышка таба 47 чакрым ераклыкта, 1939 елдан шәһәрчек, аңа кадәр авыл, ә 2016 елда гына шәһәр дәрәҗәсен алган. Аның башка төрле тарихы безгә мәгълүм түгел, шундый исемдәге башка бер авыл яки шәһәр бардырмы-юктырмы белмибез.

Урта гасырларда Кавказда, Аракс елгасы буйларында, борынгы Ереван (ул вакытта Ируван дип аталган) тирәсендә Чухуры-Сагад (Сәгадәт чокыры, Бәхет үзәнлеге) булган. Чыңгыз хан яулары заманнарында бу тирәләргә, монголлар кысрыклап китереп, Урта Азиядән кара-коюнлы (ягъни кара-куйлылар) халкы килеп урнашкан, һәм хәтта Әрмәнстан иле белән дә аларның хөкемдарлары кайбер чорларда идарә иткәннәр. Галимнәр, ул кара-куйлыларның беренче хөкемдары Сәгад исемле булган, шуңа күрә бу төбәкне «Сәгад иңкүлеге» дип атаганнар, диләр. Моның белән ул җирләрнең Сәгад (Сәгадәт) хөкемдарныкы икәнлеген белдергәннәр. Угыз кабиләләре белән кыпчаклар кушылып, берләрендә «Сәгад иңкүлеге», икенчеләрендә «Сайяд чокыры» буларак әйтелеп йөртелгән. Монда кыпчаклар исә «кара-куйлы» дип аталган угызлар килгәнче үк яшәгәннәр, көтүлекләре белән күчмә тормыш корганнар. Ир-егетләре күрше дәүләтләрдә хәрби хезмәттә торган, аларның мәнфәгатен яклап, яуларда йөргәннәр. Тормыш кәсепләре шуннан гыйбарәт булган. Ә гаиләләре шушы үзәнлектә күчмә тормышта тирмәләр корып гомер сөргән. Монгол яулары белән беренче тапкыр очрашканда да, алар шул хәлләрендә булган. Кыпчак ханнарыннан Күнчак (Кончак, Көнчак) ханның улы Чура (Юра, Җорҗ) шушы биләмәләрдә хуҗа саналган, Җәбе нойон һәм Сөбүдәй баһадур җитәкчелегендә монголлар явы аларны Төньяк Кавказга китәргә мәҗбүр иткән. Галимнәр фикеренчә, кара-куйлылар күченеп килгәндә, бу иңкүлек инде буш калган. Ә бәлки, кыпчаклар үз кардәшләрен  угызларны яннарына сыендыргандыр?

Кызыклы фактларның берсе: татар халкының Г. Тукае кебек үк, әрмәннәрнең XVIII йөз шагыйре Саят-Нова (Арутюн Саядян) бар. Ул шушы төбәк белән бәйле тәхәллүс йөрткән түгелме? Азәрбайҗан шагыйре Шаһ Хатаи (Исмәгыйль Хатаи, 14871524) да кайбер әсәрләрендә шундый нисби имзада үзен күрсәтә торган булган, чөнки ул ак-куйлылардан (ак-коюнлы), ә алар бу иңкүлекне XV йөздә яулап алган, аны «Сайад» («Са-ад») дип атап йөрткәннәр. Исмәгыйль Хатаи шунда үскән. Ул Нәсими шигъриятен иҗатында өлге иткән, хоруфиларның шигырьләрен әдәби идеал санаган.

Шулай итеп, «Сагад» яки «Сайяд» дип аталып йөртелгән ул иңкүлек-үзән  «Чухуры-Сайяд» («Чухуры-Сагад», «Чухуры-Сайад», «Чохур Са-ад» вариантларында да, халыкларда, асылда, тел-сөйләм үзенчәлекләре чагылышында төрлечәрәк аталып йөртелгән) Урта гасырларда Кавказда шактый билгеле төбәкләрдән булган, аны шагыйрьләр үзләренең нисби исемнәрендә дә күрсәткәннәр.

Сайяд иңкүлегендә татарлар XIIIXIV гасырлар буена тоташтан диярлек идарә иткән. Әмма XIII йөз ахырында кара-куйлы угызлары, берара өстенлек алып, аларны үзләренә буйсындырган. Шушы төбәктә кара-куйлылар әмире, үзен хөкемдар буларак таныту максатында, «әмире чухуры-Са-ад» дип атап, «Сайяд иңкүлеге әмире» дәрәҗәсен алуга ирешкән. Чөнки Чухуры-Сайяд күптәннән шушы атамада булып, әмир өчен ул нисби исем булып киткән. Димәк, ул әмирнең үз исеме булмаган. Монда яшәүче халыкларны да (хәзер «арчалар», «сарманнар» яисә «казаннар» дип әйтәбез бит) «сайядлар» һәм «са-адлар» дип йөрткәннәр. «Сайяд» һәм «са-ад» бер үк аталышның ике төрле фонетик варианты гына икәнлеге аңлашыла торгандыр? Аның «сәгад» дигәннәре дә шул ук тел үзенчәлекләренә бәйле, билгеле.

Тагын да бер мәсьәләгә игътибар итмичә мөмкин түгел. Сүз Сәгыйдия мәмләкәте хакында бара. Аның тарихы гыйбрәтле. Шәркый Төркестанның көнбатыш өлешендә барлыкка килгән һәм 15141665 елларда яшәгән Могулистанны, ягъни Мәмләкәте Могулияне, шул исем белән дә йөрткәннәр. Дөрес, аның «Яркәнд ханлыгы», «Кашгар ханлыгы» исемнәре дә булган. Бу төрлечә аталуларының сәбәпләре дә бар. Башкаласы әүвәлдә, 1596 елга кадәр, Яркәндтә булган аннары Кашгарга күчкән. Менә шул башкалалары белән бәйле ханлыкны да атаганнар («Казан ханлыгы» дигән кебек).

«Сәгыйдия мәмләкәте» исеме аның беренче ханына бәйле. 1514 елда Солтан Сәгыйд хан анда тәхеткә күтәрелгән, 1533 елда вафатына кадәр хөкемдарлык тоткан. Илен дә аның исеме белән атаганнар. Тагын шунысы әһәмиятле: 1632 елда тәхеткә аның нәселеннән Солтан Мәхмүт хан күтәрелгән. Аның кушаматы  Кылыч-хан, нисби исеме Сәгыйди. Димәк, Кылыч Сәгыйди, ә кыскартма вариантында Кылыч Сәйди. Ул 1635 елда тәхетеннән төшерелә. «Дастаны Бабахан»ның авторы Кылыч Сайядины Кылыч Сәгыйди белән бутап буламы? Бик мөмкин. Әмма «Сайяди» белән «Сәгыйди» (хәтта «Сәйди» дә) икесе ике төрле языла. Шулай да бу Могулистандагы язма төрки тел белән борынгы татар китаплары телендә уртаклыклар да шактый. Аларның мәдәни-милли йогынтысы татарга булмый калмаган. Гомумән, Урта Азия, бигрәк тә Фирганә төбәге йогынтысыннан татар тарихын, мәдәниятен тәмам аерып бетереп карарга ярамый. Бу аралашу иске заманнардан ук үсеп, ныгып килгән булган. Мәсәлән, шул төбәктәге Караханилар дәүләтендә төрки мәдәниятнең үсешен һәм башка төрки халыкларга тәэсирен генә алып карасак та, сүзебез хаклыгын раслаучы күптөрле фактларны санап барырга гына кала.

Менә шул Караханилар дәүләтендә XI гасыр башында гаскәри хезмәттә торган Тогрул бәк тиз арада яу йөртүчеләрнең берсенә әверелә. Ул үзенең туганы Чагры бәк белән бергә күчмә төрки кабиләләрдән җыелган көчләр өстеннән идарә итә. Караханилар дәүләтенең таркаулыкка баруын күреп, явын Харәзем ягына алып китә һәм Харәземне яулый, шунда төпләнә. Ә 1028 елда Мәрва һәм Нишапурны яулый һәм «солтан» дип атала башлый. Ә 1040 елда Данданак янында орышта газнәвиләрне тар-мар итә. 1049 елда Әрмәнстанны яулый. Аның бөеклеген хәтта Багдад хәлифе дә таный, хөтбәләрне Тогрул бәк исеменнән әйтергә фәтва бирә. Шулай ул хәлиф фәрманы белән «Гареб вә Шәрык хөкемдары» дип атала башлый. Аның чорында төркиләр Сайяд иңкүлегендә дә үз тормышларын кабат җайга сала. Монда яшәгән халыкны юк итү һәм куалау хисабына түгел, бәлки яшәешне бергә оештырулары аркасында үсеш алалар. Шунысы әһәмиятле: Тогрул бәк төзегән ил «Салчук (Сәлҗүк) мәмләкәте» буларак аталган, ә халкының «салчук төрекләре» дип йөртелүләре тарихлардан яхшы мәгълүм.

Бүгенге тарих китапларында аларны «сәлҗүкләр» буларак күрсәтәләр. Бу империянең Конья солтанлыгы белән Тогрул бәк нәселеннән Кылыч Арыслан солтан хөкемдарлык иткән. Аның чорында бөтен Сәлҗүк иле Мәхмүт солтан кулында булган.

Боларны шуңа искәртәбез: Кылыч исеме сәлҗүкләрдә олы мәртәбәдә йөртелгән. Тагын шунысы игътибарга лаек: 1118 елда Сәлҗүк империясе икегә бүленә. Көнбатыш Иран, Ирак, шулай ук Азәрбайҗан да Мәхмүт Мөхәммәт солтанның өлеше дип санала башлый. Башкала итеп ул Хамаданны сайлый. Ә Хөрәсән, Харәзем, Бохара төбәкләре аның агасы Санҗар (Чәнчер) солтанның милкенә әверелә. Башкала буларак ул Мәрва каласын үзенә хуш күрә. Монда сәлҗүк солтаннарының төрбәләре тора.

Ни өчен Мәхмүт Мөхәммәткә, ягъни Мәхмүт бине Мөхәммәт солтанга игътибар иттек, чөнки бу тарихи шәхесне Мәҗлиси үзенең «Сәйфелмөлек дастаны»нда берничә тапкыр телгә ала, хәтта әсәрен аны мактауга багышлавын да искәртеп уза. Бәлки, Мәҗлиси шул сәлҗүкләрдән булгандыр?

Бездә Сәлҗүк империясенә бәйле сүз кузгатылса, әдәбият аларда бары тик фарсы телендә генә булган, ә фәнне гарәп телендә үстергәннәр дип аңлату һәм раслау кабул ителгән. Югары уку йортларында шулай аңлаталар. Шунлыктан барчабыз да, ул чорларда сәлҗүкләрдә төрки телдә китаплар язылмаган, дигән фикердә торабыз. Ул чор төрки әдәбиятларны җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнми торып, мондый карашны үзгәртергә һәм хаталарны төзәтергә мөмкин түгел. Чөнки хакыйкать урнашсын өчен, асыл фактларны ачыклау һәм раслау таләп ителә.

Сәлҗүк хөкемдарлары аскетларча тормыш рәхәтләреннән мөмкин кадәр чикләнеп яшәүне өстен күргән, сүздә һәм гамәлдә ихлас булган, байлыкка, өстенлеккә кызыкмаган. Алар чорында әдәбиятта да шушы карашлар югары куелган, аздан канәгать булу идеалы урнашкан. Солтаннарында гадәти табигый зәвык, гади төсләр һәм җиһазлар, гади кием-салым сөекле булгач, халкы да шул юлны тоткан, әдәбиятта да бөеклекне гадилектә күргәннәр. Әмма образлы фикерләүдә югарыгы зәвыкка һичбер хилаф китермәгәннәр.

Тарихта андый солтаннар тагын да очрыйлармы? Хәер, мәмлүкләрдә нәкъ шулай дәвам иткән. Шуңа да аларны мәмлүк, ягъни «нә малик» дип, «мөлкәт иясе түгел» дигән мәгънәдә атаганнар. Бу Бәйбарс кебек хөкемдарлар чорында шулай булган. Аннары аларда да үзгәрешләр башланган. Чәркәсләр династиясе тәхеткә менгәч, байлыкка ихласлык итә башлаганнар. Затлылык, югары зәвык байлыкка бәйлеме соң ул?

Хакыйкатьне ачыклау өчен, фактларны бөртекләп барларга һәм җыйнарга туры килә. Аларның хәтта кайсылары артык та кебек тоелырга мөмкин. Әмма барланган һәм табылган хәбәрләр хакыйкатькә, төп мәсьәләне ачыклауга бөртек тә ярдәм итмәскә мөмкин. Шулай да алар, әгәр урынлы икән, турыдан-туры булмасын, әмма мәсьәләнең үзен күз алдына китерү һәм ачык аңлау өчен хезмәт итми калмыйлар. Бары тик хаталы һәм уйдырма гына булмасыннар, дөрес аңламауга һәм аңлатуга корылмасыннар, мәсьәләгә яктылык бирүгә хезмәт итсеннәр.

Мөхәммәд пәйгамбәр заманында, VII гасырда, Мәдинәдә Әссаф ибне Сайяд исемле кешенең яшәве мәгълүм. Ул үз биләмәсендә пальма агачлары төбендә бөркәнеп ятып йокларга ярата торган булган. Вакыты-вакыты белән саташа башлап, транс халәтен кичерә икән. Яһүди динен тоткан. Сәхих Бохариның 1355 нче хәдисендә хәбәр ителгәнчә, бервакыт Мөхәммәд пәйгамбәр дусты Гобәйд ибне Кәгъбә белән бергә Ибне Сайядның пальма бакчасына килгәннәр. Саташу халәтендә, транс вакытында аның ни-нәрсәләр сөйләвен Пәйгамбәребез ишетергә теләгән. Ибне Сайядның нәкъ бөркәнеп яткан чагына туры килгәннәр. Нәрсәләрдер кычкыра, сөйли икән бу. Әмма сүзе һич аңлаешлы булмый. Шунда Пәйгамбәрне Ибне Сайядның әнисе күреп ала, улын дәшеп уята. Әссаф ибне Сайяд торып, аягына баса. Пәйгамбәребез: «Әгәр дә аны борчымаган булсалар, үзен белдерер иде», дип әйтеп куя.

Бу хәдис ислам дине белгечләре хезмәтләрендәге Ибне Сайяд Дәҗҗалның үзе булмадымы икән дигән фикерләмәләрдә искә алына. Аның Дәҗҗал булырга да мөмкин икәнлеген алар Мөхәммәд пәйгамбәрдән соң пәйгамбәрлек дәгъвасын тотуында күрәләр. Дәҗҗал ялган пәйгамбәр түгелме? Бүген дә кемдер берәү пәйгамбәрлек дәгъваласа, аның Дәҗҗал дип аталырга тиеш икәнлеген барыбыз да беләбез.

Бу хәдисне электән яхшы белгәннәр. Шунлыктан бернинди нисбәтсез Сайяд исеменә бәйле тәхәллүс алу уңышлы булыр идеме? Хәтта «сайяд» дигәннәренә караганда «са-ад» аталу хәерле.

Дөрес, Әссаф ибне Сайяд, яһүди булуыннан туктап, ислам диненә күчкән, Мөхәммәд пәйгамбәребезгә иман китергән. Тарих ул фактны да хәтерли. Шулай да, Сайяд исеме ишетелүгә үк, хәдистән хәбәрдар кешенең күңеленә ул салкын тәэсир иткән. Хәтта йолдызны да «Сәйфес-сайяд» дип түгел, «Сәйфес-җәббар» дип үзгәрткәннәр. Бу алар икесе дә «Аучы кылычы» мәгънәсенә ия булганга.

Әгәр дә тарих буенча эзләнсәк, Бабахан исеме дә берничә тапкыр очрый. Шул исемне йөрткән кешеләрнең берсе, 15301582 еллар аралыгында яшәп, 1556 елдан 1582 елга кадәр Төркестанда хан булып утырган, ә 15741580 елларда Ташкент каласының әмире хезмәтендә торган.

Тагын да бер Бабахан бар. Ул каҗарлар нәселеннән булып, 1797 елда Иран шаһы тәхетенә менгән. Яшәгән вакыты 17721834 еллар.

Болар Бабахан исеменең (хәзергечә ул «Ата хан» булыр иде) төркиләрдә дә, ираннарда да кулланылышта булганлыгы, солтан-шаһзадәләргә кушылуы, хан һәм шаһларныкы булуы хакында да сөйли. Димәк, «Дастаны Бабахан»дагы хан бу исем белән очраклы гына аталмаган, электән кулланылышта йөргән. Аның исем рәвешендә кулланыла башлавының сәбәпләре төрле булырга, хәтта бөтенләй башка исемнең яңгырашына ияреп ясалырга да мөмкин. Гарәп, фарсы, монгол, рус, Европа исемнәрен матур яңгырашлы булганнары өчен сайлап алмаганбызмы? Анда да үз телебезгә яраклаштырганбыз. Җитмәсә, аларда хикмәтле мәгънәләр дә күрәбез әле.

«Бабахан» дигән исемгә аваздаш исем йөрткән хөкемдарларны борынгырак заманнардан да Шәрыкта табарга була. Мәсәлән, Ардашир Бабәкән. Атасының исеме Бабәк. Аның хакында һәртөрле хорафи риваятьләр иске язмаларда җитәрлек таралыш тапкан, хәтта тарих китапларына да кертелгәннәр. Ардашир Бабәкән 224241 елларда Сасәниләр Ираны падишаһы булган, аның исеменнән акчалар сугылган. Үзеннән соң уллары Шапур, Пәрваз, Миһршаһ аның хөкемдарлык эшен дәвам иттергәннәр. Барысы да Фирдәүсинең данлыклы «Шаһнамә»се каһарманнары.

Ардашир Бабәкәннең әтисе Бабәк 200 елга кадәр Бәктегән күле буендагы Хира шәһәрчеге хөкемдары була. Аның улы Ардашир Бабәкән Дарәбгәрд каласына хөкемдар итеп куела. Өлкән улы Шапур ил тәхетенә менә, әмма 220 елда аны Ардашир бәреп төшерә, урынын үзенә ала. Фирдәүсинең «Шаһнамәсе»ндә ул Ардашир Баһман буларак тасвирлана. Бу факт исә Бабахан исеменең «Баһман хан»нан ясалуын аңларга ярдәм итә. Исем-атамаларның халык сөйләмендә шулай үзгәрешләр кичерүе һичкемгә сер түгел. Дусмөхәммәттән Дүсем, Әлмөхәммәттән Әлмәт, Мөхәммәттән Мамай, Мөхәммәтҗаннан Мокамай, тагын да йөзләрчә исем-атаманы гына исебезгә төшерик.

Гарәп тарихчыларының китапларында Бабәк Сасән улы, зур булмаган Истахра өлкәсенең хөкемдары, шул ук вакытта гыйбадәтханәдә дини җитәкче мәртәбәсендә тасвирлана. Ардашир, аның икенче улы, Дарәбгәрд хөкемдары сараенда тәрбияләнә. Бабәк Парсәдә тәхет өчен гаугаланучыларга иярә һәм тиздән аларның җитәкчесе итеп куела, җиңеп чыгып, илгә улы Шапурны шаһ итеп утырта. Әмма ул бераз вакыттан соң тәхетен Ардаширга тапшыра. Бу фактлар табылган тарихи акчалар белән дә хакыйкать буларак раслана.

Бу фактларның берсен дә «Дастаны Бабахан»ның тарихи җирлеге дип әйтеп булмый. Әгәр дә Таһирның Багдад шәһәренә сандыкта агып килүенә игътибар итеп, монда аны Тигр (Диҗлә) суы гына китерергә мөмкин икәнлеген исәпкә алсак, шуннан чыгып, Бабахан хөкемдарлык иткән илне шул елга буйларында дип фараз кылсак, Бабәкнең Истахра өлкәсендә идарә тотуын исәпкә алып, Зөһрәнең хәлләре аңа бәйле риваятьләр тәэсирендә туганлыгын да күзаллаучылар табылыр. Без дә, мавыгып китеп, бәлки, Бабәкәнгә бәйле тарихлар, үзгәрә-үзгәрә, килә-килә, Таһир-Зөһрә кыйссасына әверелгәндер, дия алабыз. Нигә, Фирдәүсинең «Шаһнамә»се дә тарихи фактларны турыдан-туры яктыртмый, бәлки, тарихи мотивларга гына корылган фикер һәм мәгънә бирүче әдәби әсәр түгелмени?

Дальше