Шулай да, «Дастаны Бабахан»га тарихи җирлекне эзләү хәерле эш була алмый дип, андый хаталануны танырга мәҗбүрбез. Башкача нәрсә әйтергә була соң? Әмма, «Дастаны Бабахан»да бернинди тарихи җирлек тә юк, дип, мәсьәләдән җиңел генә котылу да фән каршында дөрес һәм мактаулы гамәл түгел. Шунлыктан эзләнергә, мәсьәләне чишү юлларын табарга кала.
Шунысын да онытмыйк: 620630 елларда төркиләр Кавказда үз хөкемдарлыкларын җәелдерүдә активлык күрсәтә башлый. Алар белән монда Бүри-шад исемле хан идарә итә. Аның явы Әвгани илен басып ала. Әмма Төрки каганатта таркаулык артып, ханлыклары арасында тарткалаш башланып, Бүри-шад үз явын каганатка алып кайтып китә. Ә төркиләрнең Кавказдан китүе 630 еллардан соңрак, Ардашир III шаһиншаһның үлеменнән соң була.
Әлеге фактлар нигезендә бу очракта бары бер нәрсәне тәкрарларга тиешбез: турыдан-туры тарихи фактларга гына бәйләп әдәбиятны аңлатырга тырышу һәм фәнни эзләнүләрне ялгыз шул юлдан гына алып бару әдәби мәгънәләрне дөрес аңлау-аңлатудан ераклаштыра. Әдәбиятның нигезе тарихи фактларның үзләре түгел, бәлки күңел дөньясы хакыйкатьләре генә була ала. Тарих үзе асыл вакыйгаларның өске ягы, адәм баласының өске киеме сыман ул. Ә күңел дөньясы диңгез кебек чиксез, асылташлар кебек чын могҗизалардан тора шул.
* * *
«Дастаны Бабахан»да автор үзен Кылыч Сайяди, Сәйф Сайяди, Кылыч Сайяд һәм Сәйф Сайяд исемнәре белән төрлечәрәк атый. Ул Кылыч та, ул Сәйф тә, ул Сайяди да, ул Сайяд та. Әмма «Кылыч» исеме гарәптәге «Сәйф» исеменең төркичә варианты гына, «Сайяд» та шул ук нисби «Сайяди», башка төрле исем түгел.
Сәйф Сайяди тезмәсе фарсы грамматик кагыйдәсе нигезендә төзелгән. Тәрҗемә итсәк, «Аучы кылычы» дигән төшенчә чыга. Шуннан нәрсә, диярбезме?
Борынгы грек мифологиясендә Орион образы бар. Ул озын буйлы, нык гәүдәле, күркәм затлардан исәпләнә, данлыклы аучы буларак мәгълүм. Үлеменнән соң аны күк йөзенә күтәргәннәр, һәм ул шунда йолдызлык булып балкып яна башлаган. Орион йолдызлыгы менә шул аучы инде. Гарәп телендә «аучы» сүзе «сайяд» була.
Орионның иң якты йолдызларыннан алтынчысы астрономия фәнендә бүген дә «Сәйф» дип атала. Димәк, «Сәйф Сайяди» берни дә түгел, ә чыннан да, «Аучы кылычы» дигән мәгънәгә ия булып, автор тарафыннан башта ук махсус шулай, тәхәллүс итеп сайлап алынган, «Орион йолдызлыгының Сәйф (Кылыч) йолдызы» дигән төшенчәдән гыйбарәт булып чыга. Ә бу исә авторны ачыклау мәсьәләсен тагын да катлауландыра. Шунысы да бар: Орион Сәйфе, ягъни Сәйфе Сайяди гарәп телендә «Сәйфел-җәббар» дип аталып йөртелә, термин буларак гарәп китапларында шулай кулланыла, әмма ул да шул ук «Аучы кылычы» дигән мәгънәгә ия. «Сәйф Сайяди», димәк, фарсыныкы, фарсы теле грамматикасы кануннары нигезендә үзара ярашкан. Әмма алар икесе дә гарәп сүзләре икәнен онытмыйк. Мәгънәдә икесе арасында каршылык юк, «Кылыч Сайяди» исә, төрки «кылыч» сүзе булганы өчен, «сайяд» сүзе гарәптән, ә сүзләрнең үзара ярашулары фарсы грамматик кагыйдәсенә нигезләнгән булуга карамастан, барыбер дә төркинеке. Гарәп-фарсы-төрки ареалында барлыкка килгән. Бу исә әсәрнең шушы халыклар арасында тудырылуы хакында сөйләмиме?
Татарларда Орион йолдызлыгын «Камыт йолдызлыгы» дип тә, «Хачи йолдызлыгы» дип тә, «Каек агачы йолдызлыгы» дип тә атап йөртәләр. «Хачи йолдызлыгы» булуының сәбәбе хачка, ягъни тәрегә охшаш булуыннан. «Камыт йолдызлыгы» булуы сабан сөргәндә үгез муенына кидертелә торган камытка тартым булуыннан. «Каек агачы йолдызлыгы» исә тарантасны җиккәндә урта тәртә тарткысы агачының шулай аталуыннан килеп чыккан. «Киек агачы» да, диләр. Имеш, өч туган, тарантаска атлар җигеп, җырлый-җырлый дөньяны әйләнергә чыккан икән. Славян халыклары бу йолдызлыкны «Сабан» исеме белән дә атаганнар, диләр. Ул Яңа ел алдыннан күренә башлый. Риваятьләренә күрә, күкләр катындагы илаһ Сварог алтын сабанын сандалга салып чыга һәм аны, эшләп бетергәч, кешеләргә бүләге буларак, җиргә иңдерәчәк.
Шәрык йолдызчылары аңлатуынча, Орион йолдызлыгы тәрбиясендә Хазария (фарсыларда Һәзәрия) мәмләкәте яши. Бу хакта ислам тарихчылары да хәбәрләр теркәп калдырган.
Әгәр дә шушыларга таянып фикер йөртсәк, Хәзәр диңгезенең (Каспийның) төньягы, хәтта Төньяк Кавказ да Орион йолдызлыгы тәрбиясендәге өлкәләр буларак күзалланган. Сүз уңаеннан, Идел-Урал-Себер татарларның өлкәләре йолдызчылар аңлатуынча, Ай тәрбиясендәге илләр санала.
Орион йолдызлыгы тәрбиясендәге төбәктән булганы өчен, Кылыч Сайяди үзенә аның белән бәйле тәхәллүс алган дип тә белдерергә мөмкинлек бар, димәк. Әмма моны нәкъ шулай, чын хакыйкать дип күзаллау өчен, авторның бу хакта әсәрендә ишарәсе булу шарт, ул аны белдерми калмаска тиеш иде. Әмма «Дастаны Бабахан»нан андый сүзләрне таба алмадык. Шулай да бу фаразны исәпкә кертергә ярый дип санарга кала.
Шушы эзләнүләрнең нәтиҗәсе бер нәрсәне аңларга ярдәм итә: автор үзенә күк җисеменә бәйле тәхәллүс алганга охшый. Әмма, ничек кенә булмасын, кеше үзенә генә түгел, башка берәүгә исемне сайлаганда да, аерым мәгънәгә, теләккә, өметкә, сәбәпкә нигезләнеп эш итә. Исем, атама, тәхәллүсләр башкача була алмый, хәтта нисби исемнәр дә шулай. Кылыч Сайяди да шушы мантыйкта эш итми калмаган.
«Дастаны Бабахан» әсәре каһарманнарына игътибар итсәк, алар шулай ук күк җисемнәре исемнәрен йөртә. Зөһрә Венера (Чулпан, Таң) йолдызы, Маһым Ай (Тулган Ай). Ә Таһир? Саф, чиста, якты. Көн бирүче Кояш, әлбәттә. Кояшны Зөһрә йолдызы каршы ала, аны күреп кызара һәм сүнә. Кояш белән Ай һичбер вакытта да бергә була алмыйлар, хәтта Ай Кояшка карап торса да. Монысы Маһымның язмышы. Хәтта күк йөзендә дә хәлләр шундый.
Ә калганнары кемнәр? Бабахан, Кара гарәп?.. Болар барысы да гади кешеләр генә кебекләр, әлбәттә. Алармы күк җисемнәре язмышына үзгәреш кертә алыр? Мөмкин хәл түгел!
Һәм менә шагыйрь үзен дә «Дастаны Бабахан» каһарманнары янәшәсендә күк җисеменә бәйле тәхәллүс белән атый, әмма моның өчен тәкъдир белән уйнаучы (һәрхәлдә, язучы әсәр геройлары язмышын үзе теләгәнчә боргалап йөртүче) Марсны да сайламый, ә бәлки үзен Орион йолдызлыгы Кылычы итеп таныта. Шушылай эшли икән, бу сәбәпсез генә түгел, әлбәттә. Каспийның Идел тамагы буйларыннан булуы, Кавказ артыннан килүе, җитмәсә, Кылыч дигән исем йөртүе болар аның төрки, хәтта татар кавеменнән булуын раславы түгелмени? Бу аңлашылып тора, бик тә гади кебек. Моны шушы мантыйкта һичбер бәхәс итеп булмый. Бу фикернең дөреслеген әсәрнең төрки телдә язылуы да раслап тора. Әмма әсәрдә кыпчак-татар теле үзенчәлекләре генә түгел, угыз теле катламы да шактый көчле. Татарда бу хәл борынгыдан алып К. Насыйрига кадәр, хәтта Г. Тукай һәм Г. Исхакыйгача шулай килә. Безнең төрки әдәби телебез угыз, хәтта чыгтай теле белән шактый баетылган, төрләндерелгән тел. Укымышлылар татар әдәби телен гади сөйләм теленә нигезләнә ала дип башларына да китермәгән, һаман-һаман аны чит халыкларның сүзләре белән баетуны һәм чуарлауны үзенә күрә бер мәртәбә итеп күргәннәр. Шуңа күрә дә борынгы гына түгел, хәтта XIX йөз ахыры XX йөз башының беренче унъеллыгы әсәрләренең кайберләрен укыганда, аларның төрле алынмаларга бай булуына хәйран каласың. Бездә язмада тел чуарлау әллә нинди бер бөек һәм мөкатдәс нәрсә саналган. Әллә инде башка халыклар да ул язмаларны укырлар дип өметләнгәннәр һәм күзаллаганнармы? Монысын ук белдермәгәннәр, әмма укымышлы телнең төрле алынмаларга бай булырга тиешлеген искәртә белгәннәр. Ул мәдрәсәләребез җитештергән шәкерт-мөгаллимнәр теле, шуңа да укымышлылар теле.
Үз шәхесләрен уйдырма имза артына яшерү әдәбият вәкилләрендә мәдәнилек билгесе дә булган. Шул ук вакытта Кылыч яки Сәйф исеменең тумыштан авторның үзенеке икәнлеген дә күзалларга мөмкин. Ә Сайяди бу очракта да нисби исем, анысында бөтенләй дә шик юк.
Әдәбият тарихында төрле чорда нәкъ шул чорга гына хас үзенчәлекләр мәйданга чыккан. Шул дәвер әдипләре аларны иҗатларында, мода белән киенгән кебек, шунда ук файдалана башлаганнар, чөнки бары тик шулай гына чын заманча әдәби әсәр тудырырга мөмкин дип санаганнар. Чорлар алышынганда, алардан яңалар баш тарткан. Алга таба ул үзенчәлекләр кулланылмый һәм эшләтелми башлаган. Һәр дәвергә хас әдәби үзенчәлекләрне өйрәнү, тел, стиль чараларына, тормышны бирү үзенчәлекләренә ияреп, әдәби әсәрләрне дә, аларның әдипләрен дә төркемлиләр. Берләрен, мәсәлән, мәгърифәтчелек реализмы вәкиле санасалар, икенчеләрен романтикларга, өченчеләрен исә импрессионистларга һәм башкаларга кертәләр. Борынгы чорларга бәйле андый төркемләү тәртипләрен фән әлегә тудыра алмады. Моның сәбәбе әдәбиятыбыз ядкярләрен һәм, гомумән, борынгы, Урта гасырлар әдәби әсәрләренең җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәвеннән килә.
Димәк, теге яки бу әсәрнең кайсы чорда язылганлыгын ачыклау өчен, аның төп үзенчәлеген билгеләргә һәм аларның тагын кайсы әсәрләрдә кабатлауын ачыкларга кирәк. Әгәр кайсыберләренең язылган еллары да ачык булса, калганнары да шул елларда язылган дигән сүз бу. Тенденция төсен алган һәр күренеш, мода сыман, билгеле бер чорларга гына хас. Кием-салымда да тенденцияләр кабатлана, әмма искеләр монда да бергә-бер искене яңартмый, алар бары тик иске мотивларга иярү генә. Үз чорында тудырылган әсәрнең төп үзенчәлеге яңа дәвердә мотив төсен генә алып кабатлана. Хикмәт образлар системасында. Ә «Дастаны Бабахан»да образлар системасы төгәл эшләнелгән.
Шулай итеп, Кылыч Сайяди әсәренең төп хикмәте каһарманнарының исемнәре (һәм үзенеке дә) күк җисемнәренә бәйле аталуга барлык игътибарны юнәлтеп, аны хакыйкать итеп алсак, күк җисемнәре исемнәре һәм аларның үзара мөнәсәбәтләре белән тәңгәл образлар системасы корып, каһарманнарын атап язылган әсәрләр тарихта тагын да булганмы һәм алар кайсы гасырда һәм елларда иҗат ителгән дигән мәсьәләне алга куеп эш итәргә, эзләнүләргә бирелергә кала. Бу шактый күп вакытны һәм тырышлыкны сорый торган хезмәт.
Йолдызларны өйрәнү, алар белән язмышларны бәйләү, тәкъдирне ачыклау кешелек дөньясында борынгы заманнардан яшәп һәм үстерелеп килә, ныклы нигезле ислам дине тәгълиматларында ул инкяр ителә. Ислам Шәрык дөньясы бары тик астрономия гыйлеме тарафыннан ачыкланган хакыйкый хәбәрләргә таянуны гына кабул иткән, анысы да бик шикләнеп, чикле рәвештә генә. Йолдызнамәләр төзетүгә бигрәк тә фарсылар һәм кыпчак-мәмлүкләр ихлас була. Бу мавыгу тарих китапларына гына түгел, әдәби әсәрләргә дә үтеп керә. Күк җисемнәренең исемнәре белән әдәби каһарманнарын атап, йолдызлар, планеталар мөнәсәбәтләрен шул каһарманнары язмышына күчереп, моны әдәби система дәрәҗәсенә җиткереп бөек әдәби әсәр язган шагыйрьләрнең берсе Гассар Тәбризи булган. Ул зур гыйлем иясе, «Мәһрү-Мөштәри» дастанын иҗат итә. Әсәр 5120 куплет-бәеттән тора, 1376 елда тәмамланган, хәтта ул вакыйга сәфәр аеның 10 нчы көнендә иртәнге биштә икәнлеге дә фәнгә төгәл мәгълүм. Димәк, көне-сәгатенә кадәр билгеле. Дастан фарсы телендә. Аның эчтәлеге белән танышканда, «Дастаны Бабахан» белән уртак яклары да барлыгын ачыкларбыз. Әмма алар икесе ике төрле әсәр.
«Мәһрү-Мөштәри» дастанында сурәтләнгәнчә, Истәхр шәһәренең падишаһы Шапур шаһ. Аның да, вәзиренең дә балалары юк, Ходайдан бала бирүен телиләр.
Беркөнне болар ауга чыга. Урдадан, ягъни озатып йөрүче гаскәрдән аерылып китәләр. Тау башына килеп чыгалар. Монда гомерен ялгызлыкта уздырган габиткә туры киләләр. Аның кулын үбәләр. Ә ул аларга бер телем икмәкне икегә бүлеп бирә дә өйләрендә хатыннары белән бергә утырып ашарга куша. Вәзирнең кызы туа, шаһ Шапурның улы. Кызына вәзир Мөштәри (Юпитер) исеме бирә. Падишаһ улын Мәһр (Кояш) дип атый. Шунысы кызык: Кылыч Сайядида Зөһрә Таң йолдызы, күккә күтәрелгәндә Кояшны каршы алучы, Ә Гассар Тәбризидә кыз Мөштәри, Кояш баеганда күренүче, Кояшны озатып калучы йолдыз.
Бу балаларның үсү-тәрбияләнүе шагыйрьләрнең икесенең дә әсәрләрендә бертөрле: бергә үсәләр, бер үк мөгаллимнең мәктәбенә йөреп укыйлар, күптөрле гыйлемнәр үзләштерәләр, үзара гашыйк булалар. Әмма Гассар Тәбризи әсәрендә Мәһрнең көндәше шушында ук вакыйгаларга катнашып китә. Шаһның һаҗибы да улы Бәһрамны алар белән бергә укуга биргән икән. Әмма ул, тәкъдир кебек, көтмәгәндә үзгәрүчән, золым иясе, дуңгыз кебек, җиргә баккан, төлке кебек хәйләкәр булган. Аның күзе Мөштәригә төшә. Бәһрам Марс ул, тәкъдир йолдызы. Кайвакытта кичләрен, Кояш иңгәндә, ул күренә. Аның алсу-кызыл төстә булуы Марс икәнлеген белдерә. Димәк, «Дастаны Бабахан»дагы Кара гарәп тә Марс планетасының төркичә аталышы икән.
Шаһның Шапур дип аталуы да әһәмиятле. Ул «шәб» һәм «руй» сүзләреннән ясалган, «Төнге күк йөзе» мәгънәсенә ия. Димәк, Бабахан да шул ук мәгънәгә ия булып чыга, ягъни «Төнге күк йөзе ханы». Мишәрләрдә әти кешене «әзи» дип әйтү бар. Баба ул «ата» дигән сүз. Шуны гына белгәндә дә, күкләрнең төркиләрдә ата йорты буларак күзаллануына, ышануларында шулай белдерелүгә шик калмаска тиеш.
«Мәһрү-Мөштәри»дә Бәһрам кызны үзенә кияүгә алырга алдан ук уй корып йөри башлый. Моның өчен аңа иң тәүдә Мәһр белән кызның араларын бозарга кирәк була. Мөгаллименә әгәр дә шаһ Мөштәри белән Мәһр арасындагы мөнәсәбәтләрне белә калса яхшыга булмасын әйтә. Мөгаллим аларның хәлләрен шаһка үзе барып сөйләргә мәҗбүр хәлгә төшә. Вәзиренә шаһ шунда ук Мөштәрине дәресләреннән тыярга куша. Әмма вәзир үз кызына ышана, шулай да дәресләренә килүдән тыярга мәҗбүр була. Шуның нәтиҗәсендә яшьләр аерылу утыннан көя башлый. Мөштәринең дус кызы Бәдр (Тулган Ай) исемле икән. Ул аңа күңел тынычлыгы бирә. Ул арада Мөштәринең әтисе вафат була.
Мөштәри белән Мәһр хат алыша башлыйлар. Хатларны араларында йөртүче Бәдр икән. Әмма Бәһрам бу серне белеп ала, бер хатны кулына төшереп, шаһка китерә.
Шаһ, җәлладны чакыртып, Мөштәринең башын чаптырмакчы була. Аның бу вакытта яңа вәзире Бәһзат яшьләрнең бер-берсенә бәйле икәнлекләрен шаһка искәртә. Хөкемдар Мөштәрине илдән кудырта, ә Мәһрне чылбырга утырта, тоткын итә. Бу Кояшның тотылуы, бәхетнең йорттан куылуы дигән сүз. Чөнки Мөштәри бәхетле язмыш символы, Кояш чәчәк ату, гаделлек билгесе.
Мөштәри белән илдән Бәдр дә чыга. Димәк, илнең бәрәкәте, тынычлыгы китә. Чөнки Тулган Ай муллык, тынычлык символы. Тулган Ай киек-җанварга, кош-кортка, адәменә-җененә ишле гаилә, матур балалар бирә. Аның китүе илнең болардан мәхрүм калуы дигән сүз.
Юлда Мөштәри шактый күп газаплар кичерә, зарларын, күңел дәртләрен Кояшка карап сөйли. Бара торгач, юлбасарларга тап булалар. Ярый әле аларның башлыгы кызларга миһербанлык күрсәтә. Ул аларны азат итә. Кызлар үз юллары белән китә. Бәһзат вәзир исә шаһтан Мәһрне тоткынлыктан азат итүен сорый. Шах ризалыгын бирә.
Мәһрнең Җәүһәр исемле хезмәтчесе бар икән. Ул аны ияртеп алып китә. Мөштәринең өенә баралар. Күңеле зарларын егет Мөштәри йолдызына сөйли. Әсәд исемле дусты белән килешеп, Мөштәрине эзләп юлга чыгалар. Әсәд йолдызлыгы батырлык, тугрылык, өстенлек, хәтта шаһлык символы да ул. Шулай итеп, Мәһр илдән Мәртәбәне алып китә. Шаһ Шапур һәр тарафка, улын эзләтеп, илчеләрен җибәрергә мәҗбүр була.
Бәдр белән Мөштәри бер шәһәргә җитәләр. Анда дуслары Мәһрапны очраталар. Алга таба бергә китәләр. Шулай итеп, Бәхет, Бәрәкәт-Муллык һәм Иман-Тугрылык бергә кушыла. Максатка шулай гына ирешергә мөмкин.
Мөштәри артыннан Бәһрам да эзләп чыккан икән. Ничек инде ансыз, Кара Тәкъдирсез? Нәрсә-нәрсә, әмма явызлык көтмәгәндә үз гамәлен башкаручан. Кызларны эзләп таба, аларны тотып, суга батырырга әмер бирә. Әмма ничек Бәхет, Бәрәкәт-Муллык, Иман-Тугрылык гарык булсын ди? Кызлар, такталарга-агачларга тотынып, судан йөзеп чыгып исән кала.