Нурислам Хәсәнов
Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар, повестьлар
Хакыйкать тарафдары
Кайчагында безнең әдип халкы һәм галим-голәмә бер-берсенең иҗатларына, әсәрләренә бәя биргәндә артык купшы сүзләр, адәм заты аңламаслык билгеләмәләр, катлаулы терминнар кулланырга ярата: янәсе, берсенең иҗаты шаулы диңгезләргә охшаш, икенчесенеке чиксез дәрьяларга тиң, өченчесенеке, тутырып әйтим дисәң, телең әйләнмәслек ахыры «-изм» дип тәмамлана торган гыйбарәләргә барып тоташа икән
Ә менә язучы Нурислам Хәсәнов иҗаты турында сүз йөрткәндә, зур чагыштырулар, күпмәгънәле метафораларга мөрәҗәгать итүнең һич кирәге юк. Киресенчә, бу юлы күз карашыңны ерак офыкларга, киң дәрьяларга ташламыйча, әйләнә-тирәңә, көн дә үзең үтеп йөри торган сукмакларыңа төбәсәң, хәерлерәк булыр сыман. Бу әдип үз тирәлегеннән, яшәгән төбәгеннән, күргән-белгәннәреннән бик ерак китмәскә, аерылмаска тырыша. Әлбәттә, шул табигыйлекне тасвирлаганда да, ул аеруча җитдилеген, тәфсилле, сизгер, сак, игътибарлы мөнәсәбәтен югалтмый. Китапларын укыганда иң әүвәл әнә шул ягымлы җитдилекне, укучысына карата ихтирамлы сизгер мөнәсәбәтне тоясың шуңа ияреп, әдипнең олы иҗат стихиясенә кереп киткәнеңне сизми дә каласың.
Кайчандыр әдәби әсәрләрнең асыл кыйммәте дип тормышчанлыкны, язганнарда тормыш дөреслегенең иң алда торырга тиешлеген төп критерий дип саныйлар иде. Бүген исә әдипләрнең иҗатларына бәя биргәндә бу факторны үзәккә куймый башладылар яңа алымнар муллыгы, ассоциатив, метафорик сурәтләр белән эш итү осталыгы, форма сурәтләренең чуарлыгы алгы планга чыгып килә бу заманда.
Әлбәттә, боларның һәркайсы үз урыннарында булганда, үз чамасын саклаганда һәммәсе дә кирәк аларны бер-берсенә капма-каршы куясы да түгел. Тик Нурислам Хәсәнов әсәрләрен романнарын, повестьларын, хикәяләрен, лирик парчаларын укыганда нәкъ беренчесе ягъни әдипнең тормыш күренешләрен, бизәкләрен булганынча дөрес итеп сурәтләве күңелгә аеруча хуш килә. Н. Хәсәнов иҗатының бу кыйммәтле ягы, чыннан да, тормышның үзеннән, шәхси биографиясеннән, белгән-кичергәннәреннән үк килә торгандыр.
Бәлки, тормыш сукмакларын таптаганда Н.Хәсәнов реалист язучы булырмын дигән ниятне үзалдына куймагандыр да. Әмма аның биографиясендә шул юллар, сукмаклар үтелмәгән булса, без, укучылар, аның иҗат казанышлары белән танышудан мәхрүм калыр идек. Ул, бик яшьтән шәһәргә китеп, зур завод казанында эшчеләр мохитендә кайный, слесарьдан өлкән мастер, инженерлык дәрәҗәсенә күтәрелә, башта техникум, аннары институт тәмамлый. Соңрак олы тәҗрибәсе, күргән-белгәннәре, әлбәттә, әсәрләрендә әдәби сурәтләр, образлар буларак җанлана. Моңа эш шартларының иҗади халәткә якынаюы да ярдәм итә: озакламый Н.Хәсәновның тормыш сукмагы производство, материаль байлыклар җитештерү юнәлешеннән читкәрәк авыша ул саф журналистика эшенә күчә завод һәм район газеталарын, мөхәррир буларак, берничә еллар дәвамында җитәкли.
Сиксәненче еллардан башлап, ул тормыш күренешләрен киңрәк иңләгән, катлаулы язмышларны чагылдырган повестьлар язарга керешә. «Әтиле килеш ятим булу читен иде миңа. Айлар, еллар узса да, күңелемдә еш тамырланып яшеннәр яшьнәде. Әйтерсең алар күңелем түренә тиешсез кереп оялаган ниндидер бер караңгылыкны ерак-еракка куарга тели. Караңгылык исә, үчегә төшеп, китмәскә үҗәтләнә. Артымнан ияргән күләгәдәй, әле бер, әле икенче яктан килеп чыга. Яшеннәр яктысында тормышымның онытылмас мизгелләре кыя ташлардай яктырып-яктырып ала һәм мин аларны йөрәгемдә яңартып, кемгә дә булса сөйлисе килә» Авыр язмышларны, кешенең тирән эчке кичерешләрен психологик планда гәүдәләндергән «Бәхилләрме йөрәк» повесте әнә шулай башланып китә. Аннары аның укучылар тарафыннан бик җылы каршыланган бу әсәренә автор каләменең тагын да үткенләнә, фикеренең кыюлана, тематикасының киңәя һәм тирәнәя баруын күрсәткән «Ак балык», «Тәкъдир», «Иңрәү», «Җан авазы» исемле күләмле әсәрләре килеп өстәлде.
Яшь әдип хикәяләренең үзенчәлеген беренчеләрдән булып татар әдәбиятының аксакалы Гомәр Бәширов күреп ала. «Инешемдә гомер агышы» дигән кечкенә повестьтан алган тәэсирләре турында ул болай яза: «Укый торгач, хикәядән күңел түренә үтеп кереп, рухи дөньяның кечкенә кылларын чиртә торган ниндидер бер ягымлы, йомшак җылылык сирпелә башлавын сизәсең Аның тагын йомшак тел белән язуы ошый. Ул сүзгә дә саран түгел. Яшь автор моңарчы халык телендә сакланып килгән, хәзергә әле еш кулланудан шомарырга өлгермәгән аерым сүз һәм гыйбарәләрне дә тәмен, кадерен белеп, нәкъ үз урынында куллана, тормыш детальләрен күрә белә, аларны укучы күңеленә үтеп керердәй итеп әйтеп тә бирә».
Әнә шул ягымлы, йомшак җылылыкның иң кадерле затлар әти-әнине, әби-бабайларны, якын туганнарны хөрмәт итү рәвешендәгеләре үзеннән-үзе аңлашылса, авторның тормышка, яшәешкә, Ходайның һәр бирмеш көненә, һәртөрле җан ияләренә, табигатькә сокланып, яратып яшәве барыбызны да ваемсызлык һәм илтифатсызлык чиреннән арындыру һәм хәтта кисәтү теләге булып та ишетелә.
Янәшәдә генә безне тормышның авыр, драматик, хәтта фаҗигале хәлләре сагалап кына тора. Нурислам Хәсәновның каләме бу турыда да искәртә көндәлек тормышның соры баткаклыгына кереп батмаска яисә юк-бар уңышларның рәхәтлегенә тибрәлеп яшәмәскә өнди, чөнки әйләнә-тирәбездә башкаларның фаҗигаләре тулып ята «Без шәхси язмышларыбызның заман белән йөз ертып талашкан елларын кичерәбез, дип язды бу иҗатны бик яхшы белгән һәм дөрес аңлаган әдип Барлас Камалов. Җәмгыять аяусызлана һәм саңгыраулана барган саен, кешеләрдә эгоистлык һәм хөсетлек арта төшә Нурислам Хәсәнов шушы тискәре күренешләргә кылыч күтәрә».
Повестьларының берсен ул «Хакыйкать хакы» дип атаган. Чыннан да, ул үзе дә, геройлары да һәрчак дөреслекне яклап, шуны раслап йөрүчеләр рәтендә. Әлеге фикер бик эзлекле рәвештә башка әсәрләрендә дә үткәрелә кызыл җеп булып бөтен әсәре буенча сузыла. Кеше язмышларын тасвирлаганда үз иманыңны тыңлау, хакыйкатьне иң элек намус бизмәненә салып үлчәү зарурлыгы алга сөрелә. «Гаделлек күңел энҗесе, ул бәһасез, сатылмый да, дип яза автор бу турыда. Аны ата-бабаларыбызның газиз җаннары гасырлар буена эзләгән. Гаделлек хакына, мең газаплар кичереп, тормышның тирән катламнары актарылган, утлар-сулар кичелгән Кемнәрдер хакыйкать тантанасын татый алмый, якты дөньядан китеп тә барганнар. Әмма бу буыннарның хаклыкны табар өметләре нарасый балаларның, газиз оныкларның мөлдерәмә баккан күзләренә күчкән, хакыйкать зарурлыгы намус хаҗәтенә әверелгән Аның кадере бернинди үлчәмнәргә дә сыймый. Катгый чикләр, авыр сынаулар узган. Җаннары гаделсезлек кичергәннәрнең күңел түрендә иман нуры булып та балкый ул. Тормышның сират күперләрен үткәндә, язмышың кыл өстендә калганда, дөреслек, хаклык бердәнбер таянычың, өметең дә. Кыерсытылган җаннар, хөкемдарлар бизмәненең хаклык, дөреслек ягына авышуын, иманнарына тугъры калуын тели хакыйкать сакчысы»
Әлеге өзеге китерелгән әдәби-документаль повестьта гомерен изге эшкә хакыйкатьне яклауга багышлаган юрист Минзөфәр Мәүләтшин тормышы күрсәтелә. Бу биографик фактларны үзгәртмичә диярлек әдәби яссылыкка күчерелгән образ. Икенче бер очракта исә, автор хаклык, гаделлек темасын бөтенләй башка төрле әдәби чаралар аша хәл итәргә омтыла һәм, бу юлы да уңышка ирешә. Сүз әдәби чаралар муллыгы һәм төрлелеге белән прозабызга зур яңалык алып килгән «Җан авазы» романы турында бара. Автор тормышчан һәм хыялый, шулай ук бу юлы фантасмагорик алымнарны да үзара кушып, тәэсирле әсәр иҗат итә алган. Әлеге роман Н.Хәсәнов иҗатында гына түгел, гомумән, хәзерге татар әдәбиятында аерым бер урын алып тора. Автор гаять көчле нәтиҗәгә ирешә һәрьяклы һәм төпле анализ ясап, илдәге, җәмгыятьтәге тискәре күренешләрнең асылын, шул чордагы армиядәге җитешсезлекләрнең төбен-тамырын ачып сала.
«Нурислам Хәсәнов тормышның фаҗигале якларына җентекләп тукталып, шулардан гыйбрәт алырга чакыра» дип кенә узсак, җавап тулы ук булып бетмәс шикелле. Мөгаен, язучы башта кечкенә булып тоелган ялгышлар, битарафлык, илтифатсызлык, көрәшәсе җирдә көрәшми калу ахыр чиктә аяныч нәтиҗәләргә китерә дип әйтергә дә тели торгандыр. Моның чыннан да шулай икәнлеге «Иңрәү», «Тәкъдир», «Бәхилләрме йөрәк», «Инешемдә гомер агышы» повестьларында да раслана. Бу әсәрләрнең үзәгендә һәрвакыт гел яктылыкка, дөреслеккә, гаделлеккә омтылучы герой тора. Күп очракларда нәкъ шушы сыйфатлары белән ул авторның үзен хәтерләткәндәй дә була. Аңа адәм балаларының иң яхшы, иң күркәм сыйфатлары тупланган. Ул күңеленә халык акылын, фигылен, күркәм гадәтләрен сеңдереп, туган илен, туган телен яратып, гел матурлыкка, гүзәллеккә сокланып, шуларга сусап яши. Ул табигатьнең үз баласы аның күңеленә һәрбер тереклек иясе якын, ул хәтта аларның телләрен дә аңлый, тегеләрнең үз телләрендә сөйләшә сыман. Бер әсәреннән өзек китерәбез:
«Тургаем!.. Зәңгәр күктә бер нокта булып эленеп калдың да кырлар, тугайлар өстенә тылсымлы моңнарыңны түгәсең. Шул моңнарыңа сихерләнеп тын калдым Кайда син?.. Күренмисең дә, әллә кояш нурлары син менгән ноктада чагылып, күзләремне чагылдырамы? Өздереп сайравыңны тыңлап, җаным тел белән әйтеп бирә алмаслык ләззәт, яшәрү кичерә. Йөрәгем, яшьлеге тугаена ашкынган аргамак сымак, үткәннәргә кайтып талпына. Гүзәл сафлык бөркелгән көйләреңнән моң-сагышларым юылып ага» Мөгаен, болай итеп дөньяга гашыйклар яисә чын шагыйрьләр генә яза ала торгандыр!.. Табигать гүзәллегенә дә һәркем үзенчә табына, гүзәллеген дә үзенчә җырлый берәүләр Һади Такташның урман турындагы үлмәс шигырьләрен кабатлап ләззәт кичерсәләр, икенче берәүләргә дәрья-сулар дигән гыйбарәләр якынрактыр Нурислам Хәсәновның да поэтик карашы күбрәк шуларның икенчесенә, ягъни инеш-сулар ягына төбәлгән. Мондый сайланышның сәбәпләрен, бәлки, җиңел генә аңлатып та булмый торгандыр. Ә икенче берәүләр, бәлки, җавапны бик тиз табарлар: «Ник шулай булмасын, ямьле Мишә буйларында үскән егет бит ул безнең Нурислам!» диярләр һәм, мөгаен, ялгышмаслар да.
Инде үзебезгә килсәк, бу хәлне болайрак та аңлатып булыр иде кебек: автор өчен бу хәл, дөресрәге, бу янәшәлек әдәби сюжетларда кеше гомеренең бормалы юнәлешләрен поэтик һәм фәлсәфи төсмерләрендә тасвирлау өчен гаять отышлы, күңелләргә ятышлы мөмкинлекләр бирә, әдибебез алардан бик теләп һәм уңышлы файдалана алган. Аккан сулар, инешләр гомер агышлары, кайтмас яшьлек моңнарына кушылып, халык җырларына иңгән ич Н. Хәсәнов иҗатында болар бик ачык күренә. Шул рәвешчә әдипнең «Инешемдә гомер агышы», «Ак балык» әсәрләренә шигърилеккә якын торучы фәлсәфи хасиятләр килеп керә. Бу кечкенә повестьларга катлаулы драматик язмышлар сыйган шул язмышлардан милләтебез күргән-кичергәннәрнең тарихтагы фаҗигале эзләрен дә күреп була.
«Язмышлар уены» романында да әдип хакыйкатьне яклаучы буларак битараф калмый, ул бүгенге көндәлек тормышыбыздагы әхлак нормаларыннан читкә тайпылу күренешләрен гаепләп, актуаль темаларны кыю рәвештә калку итеп сурәтләргә тырыша, үзенең язучылык иреген һич тә чикләми, фикер-карашларын ышандырырлык итеп алга сөрә. Моңа тагын язучының тормышта яраклашып яшәү ысуллары тамыр җәйгән бүгенге заманда, «болай әйтергәме, тегеләйме?» дип икеләнеп тормыйча, үз принципларын яклый белүен һәм объективлыкның чын тарафдары икәнлеген дә өстәргә кирәк була торгандыр. Аның бу тугрылыгы «язганнарым шәхси дәрәҗәм, авторитетыма кырын сукмагае» дип уйланмый-шөбһәләнмичә генә, укучыга әйләнә-тирәдәге хәлләрне фәкать булганынча, мөмкин кадәр дөресрәк чагылдырырга омтылу теләгенә таяна. Әлеге романда район газетасы мөхәрриренең замананың көчле түрәләре район башлыклары, хәтта министрлар белән каршылыкка кереп, үз карашларын кыю яклавы күрсәтелә. Әсәрдә тормышыбызга яман чир булып кергән мафиячелек, коррупция, әхлак чикләрен узып азыну күренешләренә дә юлыгасың. Замананың әлеге зәхмәтле чир йогынтысы, ришвәтчелек күренешләре романда төрле символик детальләр, бизәкләр аша да чагыла.
Менә шуларның берсе: Казна күлендәге бер хуҗа Аҗдаһа елан икән: бер карасаң, ул рәхәтләнеп күлдә йөзеп йөри, чума-чума уйный, сөяркәсен иркәләп назлый, рәхәтлек кичерә Икенче күренештә ул озын койрыгы белән җир шарын чорнап алырга, бар байлыкларга хуҗа булырга маташа, тел очыннан очырган «очкыннар» белән һәм дә халыклар белән идарә итәргә, барчасын үзенә буйсындырып яшәргә тели. Ул «Казна күле сәхнәсенең «дулкын трибунасы» артына калыккач, аның хозурына җыелган иярченнәре, хуҗалары сүзләрен җөпләп, хуплап кул чабарга керешәләр шул мизгелдә аларның кесәләреннән чыгып очкан акча купюралары Аҗдаһаның тәненә барып сылана, сыланган җәһәткә күз ачып йомган арада юкка чыга баралар. Әнә шулай теге Комсыз елан сурәте илнең җир-су байлыкларын үзара бүлешүче ришвәтчеләрне искә төшерә.
Үткәннәрне, бүгенге чынбарлыкны күрә белеп, карашларын киләчәккә дә юнәлтеп, Нурислам Хәсәнов «Соңгы гозер», «Җан авазы», «Язмышлар уены», «Күрәчәк» романнарында бүгенге тормышыбызның актуаль проблемаларын күзаллап, яшәешебез, тереклек, әйләнә-тирә мохитебезгә экология мәсьәләләренә битараф калмавын белдерә. «Күрәчәк» исемле романында шушы җирлеккә бәйле рәвештә гомер кичергән кешеләрнең гыйбрәтле язмышлары бик кыю тасвирлана. Әсәр геройларының берсе инженер-конструктор Хәлим, көннәрдән бер көнне урамда ялгыз «бомж» хәлендә калып, шәһәр чүплегендә яши башлый. Автор геройның әйләнә-тирәсенә буталып өелгән зарарлы чүплек тавын Җир шарының яман шешенә тиңли, аны Чернобыль авариясе белән чагыштыра, җир-суларыбызның, елга-күлләребезнең пычрануына уфтанып, рухи тетрәнү кичерә. Әсәрдә киләчәктә көтелмәгән аяныч вакыйгаларга юлыкмас өчен, тәрбия мәсьәләләренә, аң-белем хаҗәтенә, табигатькә мәхәббәт белән карау зарурилыгы алга сөрелә.
Иртәгәге көннәрен уйламый эш иткән кешеләр психологиясендә формалашкан процессларның тагын да мөшкелрәк хәлләргә алып барачагын кисәтеп, автор җәмгыятьтәге рухи ярлылыкның көчәя төшүе турында да укучыны искәртергә тели. Мәгълүм ки, табигатьтән күпләр үз кирәген өмет итә, ә үзләре аңа ни хаҗәтле икәнлекләрен бөтенләй аңламыйлар. Шушы уңайдан әсәрдә ваемсызлык, битарафлык, нәфес чирләре белән авырып, үз кәсепләре турында гына кайгыртучы комсызларга карата да шактый ук катгый ишарәләр ясала. Автор табигатьне яратучы, җир-суларыбызның кадерен белүчеләр үзләре дә олы мәхәббәткә лаеклылар дип саный. «Күрәчәк» әсәрендә күтәрелгән тема техниканың хәзерге аеруча алга киткән заманында Җир шарын төрле һәлакәтләрдән саклап калуның аеруча кирәклеге турында да кисәтә.
Нурислам Хәсәнов бүгенге татар прозасында нык каләмле, ачык юнәлешле, кабатланмас стильгә ия булган әдипләребезнең берсе. Үтә сабыр, тыйнак, ашыкмас табигатьле язучыбызның иҗаты әллә каян «мине күрегез!» дип кычкырып тормый, ул үзенә җентекле якын килүне, текстка һәм сүз арасындагы мәгънәләргә игътибарлы булуны сорый; бу яшәешне, тормыш агышының тирән мәгънәсен аңларга, шулардан сабаклар һәм гыйбрәтләр алырга теләүчеләргә төбәлгән иҗат.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурислам Хәсәновның туган халкына, яраткан укучыларына әйтәсе изге теләкләре, сүзләре бик күп әле. Ул кешеләрнең күңелләре тагын да матуррак булуын тели, каләмен тик шуларга багышлый, армый-талмый аларга хезмәт итә.