Романнар
Күрәчәк
Өмет
Авыр югалту кичерде Гөлсем
Аның йөрәген бер камап алган ялкын көйдерде дә көйдерде. Һәм ул вакытлар узуга карамастан сүнмәде дә, сүрелмәде дә, һаман да үзен эчтән сиздереп торды.
Ул ихтыярсыздан үлемгә күнегеп булмыйдыр шул, дигән карарга килде. Юк шул, юк. Нишлисең? Инде бер күңелгә кереп тамыр җәйгән, сөешеп гомер кичергән кадерлесен, газиз Хәерҗанын ничекләр итеп оныта алсын ул?! Булмый, берничек тә булдыра да, аны исеннән дә чыгара алмый. Кая гына барса да, ниләр генә эшләсә дә, ятса да, торса да, ул аның күз алларыннан китми, сагындырып йөдәтә бирә
Көтмәгәндә генә мондый хәл килеп чыгар дип һич тә уйламаган иде шул Гөлсем. Әйтерсең аның ярты җанын тартып алдылар. Әле һаман да Хәерҗаны юклыгына ышанасы килми аның. Уенда ул гына, әйтерсең әле дә бергә-бергә гомер кичерәләр Тик ни кыласың, ялгызлык җанны телгәли, күңел дигәнең сыкрана да сыкрана, сине авыр сагышларга да сала, ә ул сагышларны искән җилләр дә таратып бетерә алмый
Кайчак сөекле Хәерҗаны аны төшләренә кереп тә юата. Ул электәгечә һаман да Гөлсемнең күңелен күтәрергә, аны назлап иркәләргә тели Ни гаҗәп, бу мизгелләр озакка бармый, күз ачып йомганчы каядыр китеп тә югала
Гөлсем вакыт-вакыт сәер хисләр дә кичерде, үз-үзен аңламас халәттә дә калды. Менә хәзер дә барган җиреннән аның тыйнак, сабыр холыклы Хәерҗаны каршына килеп чыгар да, берни булмагандай оялчан гына елмаеп: «Бу мин, багалмам» дип эндәшер төсле. Ә баксаң, ул һич тә үзгәрмәгән, һаман да шул ягымлы карашлары белән сиңа сокланып карап торыр, ачык зәңгәр күзләреннән җан җылысы бөркелер, сирпелгән күңел яктылыгы йөрәкләреңә үтеп керер Әйе, Хәерҗанның җан җылысы белән өретелгән күз нурлары Гөлсем рухын янә дә күтәреп, күңелләрен эретеп җибәргәндәй итәр дә мәхәббәт хисләрен кайта-кайта яңартыр төсле
Тора-тора аның башына әллә нинди уйлар да керә, кайчак ул аларның очына чыгып бетә алмый аптырый. Аннары кайсыберләрен үзенчә юрый. Юраганнарының рас килүенә ышанган хәлдә, ниндидер могҗиза булуын көтеп өметләнә дә. Ул, вакыт-вакыт барган җиреннән тукталып, як-ягына карана, шулвакыт Хәерҗаны килеп чыкмасмы дип тә ымсына. Әйе, нәкъ теге чактагыча, урман куаклары арасында чикләвек җыеп йөргәндәге кебек. Башта ул, аны куркытмыйм дип, Гөлсеменә тамак кырыр, ә күзләре читтән генә мине күзәтер, тавышымны ишетергә теләп колак салыр. Мин, аны шул хәлендә күреп алгач, пырхылдап көлеп җибәрәм, бергәләп елмаешабыз, аннары янә юлыбызны дәвам иттерәбез
Әйе, аңа Хәерҗаны «эх» дип тә авыр сүз әйтмәде. Ул үзе эшкә һәвәс булды, бакчабызда нинди генә яшелчәләр үстермәде. Бик-бик гадел кеше иде. Нинди генә авыр вакытларда да сабыр итә белде, җаныкаем. Шуңа күрә дә аны авылыбызда маллар духтыры буларак та, кеше буларак та хөрмәт иттеләр. Исемен телгә алуга авылдашларының йөзе яктырып китәр иде. Ул тәүлекнең теләсә кайсы вакытында да кеше гозерен үтәп чапты, кемнеңдер терлеге авырып китсә дә сыерымы, бозавымы, сарыгымы, йә булмаса кәҗәсеме һәммәсенә барды, кирәкле чарасын күрде, бар гамәле игелек кылуда булды. Игелек кылганны онытмыйлар икән шул Баксаң, бер якты нур булып күңеленә килеп кергән Хәерҗаны бу тормышка мәңгегә килгән кебек иде дә кана
Шул уйларына бирелгән Гөлсем, бара-бара күңелендә янә бер хатирә яңарудан йөзе яктырып, ачылып китте. Алар, Хәерҗаны белән өйләнешкәч, Хәтирә әби йортында яшәп тордылар. Авылның хуҗалык рәисе Сәлим Хәерҗан кебек яшь белгечләргә йорт салып керергә булышырга уйлады. Мал духтырлыгына укып кайткан Хәерҗанына йорт чираты җиткән иде инде. Ул, вакыты килеп җиткәч, үзенә тиешле йортка күчәргә кыенсынды. «Әнә ире вафат булган Сәлимәнең дүрт баласы бар, мохтаҗлыкта яшиләр, йортлары ишелергә тора, аңа бирсеннәр, әлегә безгә монда да ярап торыр», диде. Әй, бигрәкләр дә гадел булды шул ул, намусын саклап кала белде. Шөкер, тора торгач, өйле дә булдылар, тату гомер кичерделәр. Уртак бәхетләре Рәхимә исемле кызлары туды. Аны итагатьле, бәхетле-тәүфыйклы булсын дип, бергә-бергә тәрбияләп үстерделәр Бары-югы да бергә булды. Тора-бара аның Хәерҗаны намазга да басты
Хәерҗан, кемнең кем булуына карамастан, һәммәсен тигез күрергә тырышты. Әллә аңарда ниндидер әүлиялык та булган инде. Ул кешенең йөз-кыяфәтеннән үк танып белер иде, китапка карап укыгандай, холык-фигыленә кадәр төшенде. Хәтта аларның авыруларына да йөз-чалымнарына карап сизенә иде И Алла, ул үзенең дә күпме яшисенә кадәр чамалады бугай. Шуңа да карамастан күңеле гел дә күтәренке булды җаныкаемның. Әйткән, сөйләгән сүзләре хәзер дә күңелдән китми, барысы да йөрәктә тора Ул еш кына болай дип тә кабатлады:
Мин аңа: «Бар байлыгым син ул, Хәерҗан» дия идем. Ә ул тыйнак кына елмаюын белде. Үзенә кыен булса да түзде, сабыр итте. Балалар үстергәндә, заманасына күрә, шактый бөлгенлектә яшәсәк тә. Дөрес, аның да кешечәрәк яшисе килде Шулай да барыбер кеше хакына керүне гөнаһ санады ул, барына канәгать була белде, бахыр. Тик гомере генә ни аяныч, кыскарак булды, вакытсыз китеп барды
Гөлсем үткәннәргә кайтып алды. Ул көнне аның Хәерҗаны, дәртләнеп: «Мин сиңа, бәгырь, бүген инештән тере балыклар, кызылканатлар тотып алып кайтам», дип, җәтмәсен алды да инеш буена юнәлде. Әле инештәге язгы бозлар да агып бетмәгән иде. Ул ирен, ризалашып, «ярар, ярар» дип озатып калды
Хәерҗан, гадәттәгечә, күтәренке кәеф белән яр буйлап атлады да атлады. Язгы болганчык су тибешле ага, әле ара-тирә бозлары да китеп бетмәгән. Ул тормыш юлын хәтерләткән шушы борма-борма инеш буйларыннан ничәмә тапкырлар узды икән?! Аның күңеле кечкенәдән инеш суларына тартылды. Ул яшьтән үк әтисе Касыйм белән җәен дә, көзен дә балык тотты. Әтисе җиңелчә генә көймә дә ясады. Көймә дигәннән, ул бик тә гади иде. Өч метрлы юан юкә агачын кисеп, аны башта урталай ярдыртты, аннары икегә ярылган агачның баш-башларыннан бер чама ара калдырып, инструментлары белән эчен куышлап алды һәм, алар озынча ярым тагаракка охшап калгач, икесен бер-берсенә янәшә куеп, үзара беркетте. Көймә башы суда җиңел йөзсен өчен очлана төште. Ул үзе бик авыр да түгел, ярга тартып менгерсәң дә була, теләсәң ат арбасына салып, урман буендагы «Казна күле»нә балык тотарга да алып бара аласың. Ул суда рәхәтләнеп өч кешене чыдата ала. Шул көймәдә алар икәү шактый еллар рәхәтләнеп йөзделәр, балыкларны күп итеп тоттылар. Суга тәтәл дә салдылар. Тәтәл җепләренә саңаклары белән чуалып эләккән балыклар, көймә өстенә тартып-тартып чыгарганда, кояш нурларында балкып, елкылдый-елкылдый тыпырчындылар. Хәерҗанның кулларына эләккәч тә, күңелләрне уйнатып, ымсындырып, койрыкларын дугаландыра-дугаландыра чәбәләнә бирделәр. Аның балык тотарга булган хирыслыгы менә шулай яшьтән үк уянып калды да инде.
Челтәрле тәтәл җепләренә чуалып эләккән кызылканатларны, ак балыкларны тартып-тартып чыгарганда, әтисенең дә сөенеченнән мыеклары тибрәлеп-тибрәлеп алды. Авылда аны, «кайсы Касыйм?» дип сораганда, «Мыек Касыйм» дип кенә атыйлар иде. Ул еш кына: «Су буенда торып ничек балык тотмаска кирәк инде?» дип тә әйтә иде. Ярый әле ул, сугышта яраланган булса да, исән-сау кайта алган. Алар үскәндә, әтисе тоткан балыклар тамак ялын ялгарга бик тә ярап куйды. Ул ачлыкны үз җилкәсендә нык татыган. «Ленинград» блокадасына эләккәч, алар, ачтан үлмәс өчен, ниләр генә ашарга мәҗбүр булмаганнар. Хәтта судагы бакалар да пешереп ашарга ярап куйган Әтисе сугыш хатирәләрен искә төшергән саен, Анатолий дигән кешене гел искә алды. Аның белән күп еллар хат аша аралашып та торды. Аңа, тоткан балыкларын киптереп, «посылкалар» да салды. Блокада ачлыгында Анатолий аңа күп ярдәм иткән икән, үлемнән коткарып калган Әтисе изгелекне оныта торган кеше түгел иде, намуслы булды, хәрәмгә кермәде. Кулыннан эш килде, печәннәрен дә чапты, җирен дә эшкәртте. Шөкер, аларны ач-ялангач итәргә тырышмады. Нихәл итәсең, инде ул шушы инеш суларында йөзгән көймәсендә күренми, мыек астыннан елмая төшеп, «Улым!» дип эндәшкән көр тавышлары да ишетелми. Гомерләр узса да, еш кына аның судагы тәтәлләрне җәт-җәт кенә тартып чыгарган кул хәрәкәтләре, су өстендә дирижёрлык иткәндәй, күз алдыннан әле дә китми, сагындырып-сагындырып ала
Хәерҗан Кызылъяр дугаена җиткәч туктап калды, инеш өсләрен күзәтте. Бер урында су уймакланып, бөтерелеп-бөтерелеп ага. Бу урында дугай тирән булырга тиеш дип фаразлады ул. Берничә метрлар алгарак китеп, җәтмәсенең озын сабыннан тотты да су өстенә сузды, җәтмәне эчкәрәк йөздереп барды-барды да аска батырып ярга таба сөзде. Бер салуда ике балык эләкте, тагын салды, тагын икәү-өчәү эләкте. Эләккән балыклар Хәерҗанны куандырганнан-куандырды. Ул, тагын бераз арырак китеп, икенче урынга күчте. Бу юлы җәтмәсен эчкәрәк сузып салды, яр кырыена якынрак килде. Шулвакыт аяк астында йомшара төшкән яр ишелеп китте, ул, шуыша-шуыша, язгы салкын суга барып төште. Агымсуга бирешәсе килми чәбәләнә-чәбәләнә йөзде, көчкә тырмаша-тырмаша яр өстенә менде. «Вәт тамаша, гомердә булмаган хәл» дип, саклана алмаганына үзен үзе тиргәде. Салкын тидерүдән куркып, тизрәк өенә ашыкты.
Өсте-башы чыланган Хәерҗан ишектән килеп керүгә, Гөлсем шау итте. «Суга батып үләргә мөмкин бит», дип, тиз генә иренең өс киемнәрен чишендерде, җылы киемнәрен кигертте. Салкын тия күрмәсен дип, кайнар чәй эчертте. Чәй эчкәч, Хәерҗан тәнен тагын да җылытырга теләп бераз аракы да эчеп куйды. Аннары, төренеп, караватка ятты. Узар, узар дип юраса да, аны дер-дер калтыраткан салкын, эчкә үтеп, үз эшен эшләгән булып чыкты Хәерҗанның үпкәсе кабарды Аны савыктырырга теләп, ниләр генә эшләп карамадылар, әмма көннән-көн хәле начарланды, сулышлары кысыла барды. Гөлсем аның яныннан әзгә дә китмәде, күзләренә багып сыкранды да сыкранды
Ә бер кичне аның Хәерҗаны Гөлсемне үз янына дәшеп алды. «Кил әле, бәгырь, янымда бул диде ул. Моңсу күзләрен бик озак хатынына төбәп торды да бер-ике тапкыр авыр сулап куйды һәм, талпына төшеп: Кил әле, бер кочаклыйм үзеңне!» дип, аңа таба кулларын сузды. Гөлсемне аркасыннан кочып сыйпап-сыйпап алды Бу аның үз кадерлесе белән соңгы тапкыр хушлашуы булган икән. Ул озак та тормады, зәңгәр күзләрен мәңгегә йомды. Гөлсем өчен шул зәңгәр күзләрдә чагылган зәңгәр күкләр кинәт томанланып, каралып калгандай булды
Бүген әнә шул авыр хатирәләрне күз алдыннан кичергән Гөлсем, үзенең җан тынычлыгын сакларга тырышып, шәһәрнең биек-биек таш йортлары арасындагы ишегалдындагы эскәмиягә ял итәргә килеп утырды. Кулына тоткан урам себеркесен янәшәсенә сөяп куйды да янә уйларына бирелде. Ул, бераз кызыма булышырмын, аның балаларын да карашып торырмын дип, ире Хәерҗан вафат булгач, авылдан калага дип килгән иде. Тынгысыз җаны ничектер тик торасы килмәде, эш белән юаныч табасы итте, вакыт та тиз үтәр дип, җыештыручы булып эшкә керде. Хәзер ул, иртә таңнан торып, үзләре яшәгән йорт әйләнәсен дә, подъездны да җыештыра. Арып талгач, менә шушы эскәмиягә килеп утыра, шәһәр ыгы-зыгысын күзәтә. Аннары янәшә-тирәдә тәртипсез аунап яткан сыра, аракы шешәләрен, бихисап тәмәке төпчекләрен күреп, үз-үзенә ризасызлык та белдерә: «Кара инде бу яшьләрне, дип аптырый, төне буе сыра, аракы эчеп, тәмәке тартып, акырып-бакырып утырган көннәре. Вакыт кадерен белү, эшләү юк. Ниләр генә кыланмыйлар. Төннәрен тынычлап йокларга да ирек бирмиләр, шулкадәр маймылланмасалар ни булгандыр. Әле шунда ук кызлары да, егетләре белән бергәләп, дөньяларын онытып тәмәке тарта, хәмер эчә. Сөкәтсезләр инде, оятлары качкан Кыяфәтләренә карап торырга ыстырам бит, ыстырам. Бу нинди тамаша, нинди кыргыйлыктыр инде? Алар үскәндә мондый оятсызлыклар, мәнсезлекләр юк иде. Әхлаксызлык, тәрбиясезлек, бары шул. Үзләре эшләргә дә теләми, әзергә бәзерләр. Тәмле ашап-эчеп, типтереп кенә яшиселәре килә Нужа юклыктандыр инде, азындылар Бу килештән кемнәрне генә үстерерләр инде? Болар тора-бара ата-аналарына нинди генә хәсрәтләр алып килмәсләр?! Кем белгән алдагысын?
Гөлсем гаҗәпкә калудан башын чайкап куйды, янә ирен исенә төшерде. «Әй, минем Хәерҗаным алтын булган икән. Тәртип яратты шул ул, әдәпле булды. Шөкер, балаларыбызга да тәртип, әхлак төшенчәләрен төшендереп бирә алды. Хәзер Рәхимәм балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп йөри. Шөкер, ире белән дә матур гына яшәп торган көннәре. Киявем, күз генә тимәсен, менә дигән егет, үзебезнең Алан авылыннан, яхшы гаиләдән Галимә малае Рәдиф, эшчән, шофёр. Бер кыз үстерәләр, ул җаныкаем Айнурым матур гына үсеп килә»
Ул оныгы Айнурын исенә төшергәч, аның йөзе, янә дә ачылып, нурланып китте. Гөлсем, кичкә кергәч, шул оныгы белән юана-юана, вакытлар узганын сизми дә кала. Кайчак бергәләп йоклап та китәләр
Гөлсем, утырган эскәмиясеннән әкрен генә кузгалып, эшенә кереште. Аның себеркесенә эләккән тәмәке төпчекләре, җир өстендә бер-берсен узышып, «бии-бии» сикереште. Ул ниндидер ризасызлыктан чыраен сытып-сытып алды: «Нигә шушы тәмәкене, шакшы нәмәстәкәйне, авызларына кабып суыра торганнардыр. Кызларын да әйтер идем Затсызлар инде. Әллә акылга зәгыйфьләр, белмәссең? Кыланып та карыйлар, үзләренчә фасунын китергән булып, ике бармак арасына озын, нәзек сигаретларын кыстыралар да, мин кем дигәндәй, тартып торуларын гына кара! Кыланмышларына исең китәр. Кыяфәтсезләр. Шул тәмәке тартуны дәрәҗә дип беләләрдер. Үзләрен егетләре ничек кыеп үбәдер, билләһи. Безнең заманда болай булса, егетләр андый кызлар янына аягын да атламас иде. Кая ул, элек безнең авылда мондый яман, зәгыйфь күренешләрне күз алдына да китереп булмый иде. Хәзер үзгәрделәр шул өсләре бөтен, тамаклары тук, күбесе рәхәткә чыдаша алмый, күрәсең. Әллә эшсезлектән, нужа юклыктан майларына түзми тилерәләр инде?! Тәмәкенең сәламәтлекләренә нинди зыян китергәнен аңлау юк, үзләрен кадерләмиләр Әллә бу, Ходаем, начар гадәтләргә ияләшү, замана чиреме? Кая инде боларда олыны олы, кечене кече итә белү дигән нәрсә?! Минем Хәерҗаным гомер буена тәмәке тартмады, тәмәке тарткан кешене өнәп тә бетермәде. «Тәмәке төтене дә, стеналарга кунган шакшы сөремнәр кебек, йөрәк-кан тамырларына да утыра, кан төерләре хасил итә, кешене төрле чирләргә сабыштырып, гомерен кыскарта», ди торган иде.
Гөлсемнең тора-торышка кинәт күзаллары караңгыланып киткәндәй булды. Ул себеркесенә таянып уйга калды. Шул мәл, ни гаҗәп, аның күз алдында сәер күренешләр пәйда булды. Әйтерсең тәмәке төпчекләренә җан кергән, алар бер-берсен уздырып сикерешәләр, төрле кыяфәткә кереп бии-бии, кемнәрнеңдер авызларына ук менеп кунаклыйлар. Яшьләр исә бернигә дә карамый тагын да маймылланып, мыскыл иткәндәй авызларын ералар, пәри туе ясап, шаша-шаша биешәләр. Гүя Гөлсемнең үзенә дә: «Без сине барыбер тыңламыйбыз, безгә болай рәхәт, без гел шулай уйнап-көлеп яшәргә телибез, дияләр сыман, без синең кебек эшләргә тумаган!.. Ха-ха-ха»
Маймыллардай сикерешкән яшьләр, үзләрен дә белештерми, яртылаш шәрә тәннәрен ялтыратып, хәшәрәтләрдәй төрле хәрәкәтләр ясап, авызларын ера-ера биешәләр, берни белештерми тамаша кылалар. Исләрең китәр, әллә башларына ниндидер зәхмәт кагылган инде, наркотик капканнармыни? Шушы пәри туена охшаган бу тамашаны күргән Гөлсем гаҗәпкә калды: «Каян килеп чыкты әле бу килбәтсез нәрсәләр? Әллә ахырзаман җитә инде? Өнемме бу, төшемме?»
Ул йомган күзен ачарга кыймый онытылып торды. Шунда ук көттерми, әлеге яман күренешләрне икенчеләре алыштырды, аның каршында зур гына телевизор экраны пәйда булды. Анда да, «мультфильм» кадрларындагыча, кыргый җәнлекләр биешә. Кыяфәтсез бүре авызына тәмәке капкан, ул да, кәефен китереп, үзенчә кылана, үзенә буйсынмаган кечерәк җәнлекләргә урысчалап: «Ну, погоди!» дип кычкырына, артларыннан куып та китә һәм аларга гайрәтләнеп җикеренә: «Бу минем биләмәләр, бу урман-җирләрнең хуҗасы мин!..» Ул шулай дип бүтән җәнлекләрне түбәнсетә: теләсә камчылый, теләсә колакларыннан аса. Вәт каһәр суккан бүре!.. Үз законын гына белә, үз бүрелеген итә. Ә мәхлук җәнлекләр чарасызлыктан аңа буйсынырга мәҗбүр. Бүре югында үзара пышылдашалар: «Бу нинди гаделсезлек?» диләр. Янәсе, бу урманда барысы да бүреләр законы белән генә яшәргә тиешләр!.. Кара инде бүренең кыланышларын! Кырга сыймый, әдәпсез Әхлак законнарын исәпкә дә алмый. Юньсез, җитмәсә, тәмәке тарткан була, кыяфәтсез. Әллә бу аның бөтен җәнлекләргә дә: «Сезгә дә тәмәке тартырга ярый» дип ишарә ясавымы? Тәрбиясез. Бүренең тәмәке тартканын экранга чыгарып, бөтен дөньяга күрсәтмәсәләр ни булган? Бозыклыкны, тәрбиясезлекне башкалар бик тиз эләктереп ала ул Ни әйтсәң дә, акылсызлык инде. Кара-кара, бүре төпчеген урман кырыена чиртте. И Ходаем, шунда ук урман яна да башлады. Вәт дивана, ничек инде бүтән җәнлекләр дә бүре законы белән генә урманда яши алсыннар ди, булмаганны Шултикле гөрләп үсеп утырган яшел урманны яндырсын да