Печән йөге өстендә утырган Ильяс атын каударлады. Дилбегә тартылган саен, Нуркай хуҗасы ишарәләрен тиз сизде, колакларын торгыза-торгыза юыртты да юыртты. Алда төнге юл озын, ялыктыргыч иде. Кырлар, болыннар, төрле авыллар аша барасы да барасы.
Ильяс, авыл зираты турына җиткәч, гомере яшьли өзелгән улы Әхәтен исенә төшерде, аны күз алдына китерде, кызгану хисе кичерде, йөрәге сызланып-сызланып алды. Аннары, улына багышлап, авыз эченнән белгән догаларын укыды.
Бара-бара Ташкичү болынына төшеп җиткәне сизелми дә калды. Бер үткән юллардан саташмый барган Нуркай Ильясның рухи халәтен, уй-хисләрен сизенгәндәй, үз көенә йөгертә бирде. Әйтерсең Нуркайда кеше акыллары бар, гәрчә ул теле белән әйтә алмаса да, һәммәсен җаны-тәне белән сизә, кайда ничек юыртасын үзе белә, вакытны да чамалый.
Ильяс, төнге җиләс җил исеп куйганын сизеп, өстенә кигән толып итәкләрен рәтләп ябына төште. Ташкичү турына җиткәч, уйлары узган җәйләрдәге болын хатирәләренә кайтып калды. Әйтерсең аның яшьлеге шушы болын чәчәкләре арасында ялантәпи чабып йөрүдән башланып китте. Ул хыял канатларында талпынып очынулар, авыз кырыйларын яшелләндереп, сусыл кузгалаклар белән туенулар, соңрак, хуш исле җир җиләкләрен җыеп ашау дисеңме, шул ук вакытта кояштай балкыган яшел табигатьле дөньяга шатланулар һәммәсе, һәммәсе кызык, соклангыч һәм онытылмас иде. Аны хәзер дә күңелендә туган балачак хатирәләре болын буйлап күтәренке рухта озата барды. Яшьли шушы Ташкичү болыннарында киерелеп-киерелеп печән чабулар янә исенә төште. Бил тиңентен булып үскән болын печәннәре аның чалгысы артыннан сөрлегә-сөрлегә тигез пакусларга ятты. Печән чабу ярышларында иптәшләренә бер дә җиңеләсе килмәде, башлап алдан барды. Аны эш дәрте яшьли җилкендерде. Билдән чишенеп ташлаган ялангач тәнендәге мускуллар иртәнге кояш нурларында ялык-йолык уйнады. Болынга печән әйләндерергә төшкән авыл кызлары да аңардан күзләрен алмый, сокланган күзләре аңа төбәлгән Шул җәйге болыннар аңа бер караганда күркәм Сабан туе күренешләрен дә хәтерләтте, әйтерсең яшел болын өсләрендә тере чәчәкләр хәрәкәтләнә, кызларның печән әйләндергәндә кулларына тоткан агач тырма, агач сәнәкләре тылсымлы таяклар кебек уйный, дирижёрлык итә
Печән өсте, болында мәхшәр: кемнәрдер чүмәлә сала, атлы егетләр чүмәлә тарттыра. Озын-озын агач сәнәкләргә эленгән печәннәр богыл өсләренә менеп ята. Биредә һәркем эш белән мәшгуль, күмәкләшеп бәйрәм тантанасы кичерәләр сыман. Яулыкларын кыйгачлап бәйләгән, киң бала итәктән, чачаклы-чуклы күлмәкләр кигән шаян кызларның ачылып елмаюлары, гөрләшә-гөрләшә шаярып көлешүләре тирә-юньне җанландырып җибәрә. Боларның һәммәсе дәртле егетләрнең күңел кылларын чиртеп-чиртеп ала, йөрәк түрләрендә мәхәббәт очкыннарын уята
Төш вакыты җиттеме, һәммәсе инеш буена корылган шалашлар янына җыела. Янган учак өстенә эленгән казаннардан тәмле аш-су исләре бөркелә. Күмәк эшнең сөенеч-куанычлары йөзләрдән китми, ихластан шаяру-көлешүләр ашап-эчкәндә дә дәвам итә. Ялга тукталган арада, кызлар-егетләр бергә кушылып җырлап та җибәрәләр, моңга тартылып күңелләрен юаталар
Ильяс менә шушы Ташкичү болынында үзенең сөекле Газизәсе белән танышып киткән иде. Бервакыт печән чабудан тукталган егетләр шалаш кырыенда әйрән эчәргә чиратка бастылар. Газизә аларга чүмеч белән әйрән биреп тора. Менә тирләп пешкән Ильяска да чират җитте. Кыз каршында басып торган егетнең үзенә төбәлгән карашын сизеп каушап китте, кулындагы чүмече бер мәлгә туктап хәрәкәтсез калды. Әйтерсең Ильясның сихри карашлары аның күңелен эретеп җибәрде, тәннәре чемердәп кызышты. Ильяс: «Бир инде чүмечне!» дигәч кенә, кызның куллары ихтыярсыздан егеткә таба сузылды Шушы көннән башлап, очрашкан саен, аларның күзләре күзгә, бер-берсенә карашып елмаешты. Газизәнең елмаюлары аны үз артыннан ияртте Тора-бара алар өйләнештеләр.
Нуркай, юл карларын туздыра-туздыра, туп та туп чапты да чапты. Бара торгач, алар иртәнге сәгать алтыларда Казанның Печән базарына, Париж Коммунасы урамына килеп керделәр. Биредә җитез сәүдәгәрләр таңнан торып басканнар, һәммәсе үз эшләрен башкара: кайсы сата, кайсы ала.
Казанның Печән базарында таныш-белешсез берүзең генә алыш-биреш ясау кыен икәнен яхшы төшенгән иде Ильяс. Биредә сатучылар да, сатып алучылар да бер-берен, ят күзләрне дә, каракларны да тиз күреп таныйлар. Шымчылар, милиция агентлары формадан киенмәгән булса да, аларны калайланган очлы-чәнечкеле күзләреннән, мәкерле карашларыннан тиз танып була. Күбесе, үзләренчә, чын-чынлап Коммунистлар партиясенә, социализм төзергә булышабыз, изге эш кылабыз дип тә ышанып йөриләр. Күпләрне, күз уңыннан ычкындырмый, текәлеп күзәтәләр, спекулянтлар түгелме икән дип, шик астына куеп сыныйлар, тикшерәләр, кирәксә, үзләре дә талау кәсебенә кереп китәләр. Берсендә Ильяс үзе дә алар кармагына килеп эләкте. Аңа, печәнен саткач, гражданский киемнән ике егет килеп бәйләнде. Бу авыл мокытын акылга утыртыйк әле дип уйлаганнардыр инде. Аркасына аскан букчасындагы әйберләрне тикшерә башладылар. Янәсе, монысын каян алдың да, тегесен каян алдың? Нинди акчага? Кайсы спекулянттан? Күрсәтмәсәң, янәсе, үзеңә чарасын күрәчәкбез. Алар Ильяска «спекулянт» дип ярлык такмакчы. Шулай үзара сатулашып торганда, ярый әле яннарына танышы Бәкер абыйсы килеп чыкты. Ильясның эшләре әздән мөшкелгә китми калды. Ильяс печән саткач, фатирында кунып-китеп йөргән Бәкер абыйны алар да яхшы беләләр икән. Ә Базар читендә генә яшәгән Бәкер абый атлар асрый, базарда ат җигеп көн күрә. Ул «Бу минем кеше» дигәч кенә, тегеләр, бер-берсенә карашып, китеп барырга мәҗбүр булдылар.
Ильяс төяп килгән печәнен әнә шул Бәкер абыйсына гына саткан иде. Аларда куна каласы итмәде. Аласы әйберләрен урам буйлап корылган базар ларёкларыннан тапты да, эшләрен бетергәч, караңгы төшкәнче дип, якты күздә Үзәнлегә кайтырга ашыкты
* * *
Газизә җиде төн уртасында, җиделе лампасын яндырып, ире Ильяс кайтуын көтте. Инде улы Рәхим күптән йокыга киткән, ләкин ул ире каладан исән-сау кайтып кермичә һич кенә дә тынычлана алмады. Бүген җанын нигәдер борчу биләде. Җитмәсә, төш алдыннан гына күңеленә шом салдылар. Өйләренә күрше Мирәтәк авылында яшәүче участок милиционеры Мөтри кереп чыкты. Сүзен сораулардан башлады.
Ирең Ильяс кайда? диде төрпә генә.
Газизә бертын телсез калды. Шул мәлдә, шөбһәләнеп, ире хакында әллә ниләр уйлап алды.
Нигә кирәк булды сезгә минем ирем? диде Газизә, шиккә калып. Мөтринең милиция киеменә кадәр аның күңеленә тиде.
Кирәк булгач кирәк, диде Мөтри керәшен һәм өй эчен айкап карап чыкты. Берәр җирдә качып ятмыйдыр бит?
Юк. Нигә ул качып ятарга тиеш?
Алай булгач, кая соң Ильяс, кая?
Җавап ишетмәгәч, Мөтри дәвам итте.
Миңа аның үзен күрергә кирәк, үзен.
Өйдә юк бит. Атын җигеп, каядыр чыгып киткән иде. Кайчан кайтырын белмим.
Кайткач әйт, мине күрсен.
Аның белән ул-бу булмагандыр ич? диде Газизә, янә шиккә калып.
Хәзергә юк
Ильяс нишләгән? Нигә әйтмисез?
Кайткач үзеннән сора, үзе белә булыр
Мөтри шулай диде дә ач яңак сөякләрен уйнатып чыгып та китте. Аны капка төбендә икенчесе көтеп торган икән. Аннары алар югары очка таба китеп бардылар
Берәр сәгать чамасы узгач, Газизәләр өенә чачаклы-чуклы алъяпкыч япкан Гайшә апа килеп керде. Нигәдер аның төсе качкан, бертын сүзен нәрсә дип башларга да белми торды ул. Аннан, аптырап:
Газизә, ни дип кенә әйтим икән, диде, алъяпкычына тотынып, ни, безнең өйгә «кызыл кикрикле әтәч» Мөтри белән тагын бер милиционер килеп керде. Икенчесе районнан килгән кеше булса кирәк. Фамилиясе Филкин диме. Бер як яңагы чиләнеп тора. Анысы да татарча белә. Анысы да чукынган керәшен, ахры. Ильяс турында сораштылар.
Ничек дип?
Ильяс сезгә ситсы саттымы? диделәр. Узганында алып кайтканые бит. Мин шунда бөтенләй каушап калдым. Юк та юк, дидем. Ышанмыйлар Икенчесе, сары чәчлесе: «Менә без сезгә Ильяс ситсы саткан дип ишеттек», ди. Юк инде, дим. Сезгә кем шулай диде дигәч, кем икәнен әйтмиләр. Мин әйтәм, саткан булса, мин мондый тузып, сүсәреп беткән күлмәк киеп йөрер идемме дим, өстемдәге күлмәгемне күрсәтеп. Мөтри сүзсез тынып торган арада, Филкин дигәне сөйләштергән була, үзе өй эчен күзәтә. Аннары йөренгән җиреннән туктап калды да: