Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1 - Хасанов Нурислам Гаптуллович 15 стр.


Расих бу юлы да, гадәтенчә, ташлы кабер янына килеп тезләнде һәм әтисе Ильяс рухына багышлап дога укыды. Аннан кыйблага баккан сакаллы йөзен сыпыра-сыпыра торып басты. Ихтыярсыздан әтисе каберен табуда ярдәм иткән Мария Ивановнаны исенә төшерде һәм аңа күңеленнән янә рәхмәтләрен юллады.

Аны язмыш Мария Ивановна белән район хастаханәсендә авырып ятканда очраштырган иде. Хастаханәгә Расих сукыр эчәгесенә операция ясатырга кергән, ә шактый өлкән яшьтәге Мария Ивановна йөрәге авыртудан, кан басымыннан дәвалана иде. Алар хастаханәнең ишегалдына чыгып, эскәмиядә утырып торганда үзара сөйләшеп киттеләр.

 Син, сынок, кайдан үзең? диде Мария Ивановна, татарчалап.

 Үзәнле авылыннан, диде Расих.

 Син анда кем малае?

Расих аның кызыксынуына ни дип әйтергә белми аптырап калды.

 Әллә сез безнең авыл кешеләрен беләсезме? диде.

 Беләм, диде Мария Ивановна, Мин заманында районның хәрби комиссариатында эшләгән идем, шуңа Ул Үзәнле авылының берничә кешесен атады. Ә синең исемең ничек соң?

 Расих.

 Әтиеңнеке?

Расих аның исемен уңайсызланып кына әйтте.

 Ильяс.

 Ул кем улы?

 Корбангали.

 Таныш исем Мария Ивановна исенә төшерергә тырышты. Шул Корбангали булса, ул үзе гражданнар сугышында да катнашты бугай. Әтиең ничәнче елда туган?

 1901 елда.

 Хәзер исәнме?

 Юк Расих ачыла төште. Аны 1942 елны шушы Тургай районында җирләгәннәр. Каберенең кайда икәнлеге дә билгесез.

Мария Ивановнаның кинәт хәтере яңарды, шунда ук егетнең әтисе Ильяс вакыйгасын исенә төшерде. Инде зур булып үскән Расихка карады, күңеленнән аны кызгану хисе кичерде. Йөзенә карап-карап алды да болай диде:

 Әтиең теге качкынлыкта гаепләнгән Ильясмы?

Расих башын аска ияргә мәҗбүр булды.

 Әйе, шул

 Мин әтиегез вакыйгасын яхшы хәтерлим, дип башлады сүзен Мария Ивановна сак кына. Хәер, аның хәбәре бөтен районга таралган иде. Аны 1942 елны, качып йөргәндә тотылгач, сентябрь ахырларындамы, октябрь башларындамы, район милиция начальнигы Волковның сугыш чукмарлары җәзалап үтергәч, районга ат койрыгына өстерәтеп алып кайтканнар иде

Аяныч вәхшилек ике арада авыр тынлык урнаштырды. Расихның сулышы кысылгандай итте, берни дип тә әйтә алмый торды. Узган шул хатирәләрне исенә төшерүдән авыру ханым йөрәген тотып куйды. Аннары Расих үзен борчыган бердәнбер соравын бирергә мәҗбүр булды:

 Әтине Тургайның урыс зиратынамы, әллә татарныкына күмделәрме?

 Юк, аны бер зиратка да күммәделәр. Мария түти авыр көрсенде. Зираттан читтәрәк бер чокыр казып, шунда күмделәр Мин үзем зираттан ерак тормыйм, шул мәрхүмне нишләтерләр икән дип кызыксынып, читтән генә карарга барган идем. Соңыннан, берничә көн узгач, кем кадерлесе булды икән бу дип, шунда янә килеп карадым. Ходай шулай кушкандыр инде. Кабергә билге салып, ике кызыл кирпеч утыртып куйдым. Кемдер эзләп килә калса дип инде. Килүчеләр күренмәде, үзләрен гаепләрләр дип тә курыкканнардыр инде. Ул елларда аеруча законсызлык хөкем сөрде. Хәер, андый гаделсезлекләр хәзер дә юк түгел. Властьтагы кеше үзен һәрчак хаклы дип санарга тырыша, аклана да белә

Расих кызыксынып сорарга ашыкты.

 Сез миңа бүгенге көндә әтием каберен күрсәтә алмассызмы?

 Әлбәттә, алам

Егетнең йөзенә куаныч йөгерде.

 Күрсәтсәгез, мин сезгә бик рәхмәтле булыр идем

Алар, хастаханәдән терелеп чыккач, кабат-кабат очраштылар. Шуннан бирле Расих Мария Ивановнаны туганнарча якын күрде

Егерме елдан соң гына табылган кабер янында авыр хисләр кичерде ул. Элегрәк, зират тирәләреннән узган-барганда, әтисенең фаҗигале язмышы искә төшкән саен, бәгырен телгәли иде. Инде хәзер, үзе картлык гомерен кичерсә дә, әтисе язмышына бәйле хатирәләре җанына тынгы бирми, кара күләгәдәй артыннан калмый, уйларга, сагышларга сала. Вакыт-вакыт күп җан газаплары кичергән әтисенә күңеленнән әллә ниләр ирештерәсе килә, әтисе рухын янында сизеп яши. Ул балачактагыча аңа әйтер сүзләрен җиткерергә тели: «Әти бәгырем! Дөньяга тудырган бу гөнаһсыз балаңны гафу ит Миңа тормыш бүләк иткәнең өчен мең рәхмәт сиңа, гәрчә туганда җиһанга аваз салганымны ишетмәсәң дә. Үпкәләмим: үскән чакта таянычым, төрле бәла-казалардан йолып алучым, яклаучым була алмасаң да. Әйе, синең миңа бик кирәк чакларың күп булды. Аеруча үскән чакта, авылда бериш малайлар арасында әтисезлектән кыерсытылганда, кимсенүләргә дучар булганда, чын-чынлап исемең белән горурланып, үз-үземне яклый алмаганда Үтә кыен иде миңа исемеңне таплаган яман карашлар белән очрашканда һәм дә ачлы-туклы үсеп рәнҗетелгәндә. Иртәме-соңмы тормыш сынаулары үтелде. Барысы да булды. Синсез миңа бу дөнья күңелсез дә, караңгы да тоелды: чөнки улыңа «качкын, бандит малае» дигән тамга белән дә йөрергә туры килде. Төрле фәлән-төгәннәрне, гайбәт сүзләрне дә күп ишеттем. Яман сүзләр күңелем яраларына тоз салганда дәшми түзеп калулар бик авыр иде миңа. Бугазга терәлгән төенне йота һәм йокыларга китә алмый газапланулар да булды. Андый вакытларда: «Нигә бу дөнья шулай гаделсез?!» дип оран сала идем. Минем шушы халәтемне, барысы өчен дә нужаланып, газаплар, хәсрәтләр кичергән әнием дә күрде, сизде һәм эчтән сулып елады да елады. Ничек кенә авыр булмасын, ул миннән күз яшьләрен яшерде, түзде, һәрчак мине юатырга тырышты, баласының күңеле китек булуын теләмәде, һәрчак барысын да эшләргә тырышты. Кайчакларда чарасызлыктан сулкылдый-сулкылдый күз яшьләрен мендәренә капланып түкте. Ә мин яшь идем әле, күп нәрсәләрне белми, аңламый идем. «Ни өчен шулай да, ни өчен болай?» дигән сораулар борчыды. Бик күп нәрсәләр минем акылыма барып җитмәде, фәкать аптырый гына идем. Аннары мин үземне талпынып оча алмаган сыңар канатлы коштай сиздем. Дөньяга күзләремне ачар, акыллы киңәшләреңне тыңлар өчен, миңа син кирәк идең. Нишлисең, абына-сөртенә алга таба тырмашкан улыңа тормыш сабакларын үзе өйрәтте. Башыңа төшкәч, башмакчы буласың икән шул

Берсендә шулай үзебезнең инеш ярында утырып торам, иптәш малайлар су коена, мин суга керергә куркам. Тиктомалдан алар килделәр дә мине күтәреп суга ыргыттылар. Янәсе, бар, йөзәргә өйрән! Минем суга батасым килми, чәбәләнә-чәбәләнә, калка-чума тәки йөзеп киттем

Үсә төшкәч, мин синең турыда бик озак уйландым, күп нәрсәләрне ишетеп белдем. Син бик тырыш, эшчән булгансың, әти. Кешеләрдән калышмый көн күрергә тырышкансың, гаиләңне ач-ялангач итмәс өчен дөнья кугансың. Ат җиккәнсең, аеруча ат җанлы булгансың, болыннардагы калын-калын печәннәрне каерып-каерып чапкансың. Аларны киптереп, Казанның Печән базарына илтеп саткансың. Каладан кайтышлый, авылдашларыңның гозерен үтәп, аларга төрле кием-салым, күлмәклеккә ситсы-мазар, чәй, шикәр алып кайтып биргәнсең. Бу утыз тугызынчы, кырыгынчы еллар булган. Авыр еллар. Өскә кияргә кием-салым җитешмәгән, кешеләрнең ялангач та йөрисе килмәгән. Аларның Сабантуйларына матур күлмәкләр киеп чыгасы килгән. Син шул авылдашларыңа күлмәк тектерү өчен, каладан ситсы да алып кайтып биргәнсең. Һәм сине шуның өчен «спекулянт» дип гаепләгәннәр Ул вакытта син, бәлки, кемнеңдер йомышын йомышлап, күңелен күреп бетермәгәнсең, участковый милиционергамы яки бүтәнгәме ярап бетмәгәнсеңдер? Әмма шунысы хак: сине кемдер чаккан. Аннары сине 1940 елның мартында, «спекулянт» тамгасы тагып, җиде елга хөкем иткәннәр һәм Украинадагы төрмәләрнең берсенә озатканнар

Һәм озак та үтми, Бөек Ватан сугышы башланып киткән

Көннәрдән бер көнне, төрмә газаплары кичереп ятканда, фашист самолётлары сезнең төрмәне бомбага тота башлый. Тоткыннар һәммәсе кая керергә тишек тапмыйлар, мәхшәр башлана, төрлесе төрле якка чабыша, ничек тә исән-имин калырга телиләр. Исән калган тоткыннарның кире төрмә читлегенә барып керәселәре килми, кайсы кая юл тотарга мәҗбүр була. Кайсыберләре иреккә кача. Син дә, үз кадерлеләреңне бер генә тапкыр булса да күреп калыйм дип, туган авылың Үзәнлегә юл тотасың

Бу сәфәрең, Ходай кушып, минем дөньяга тууыма да сәбәпче булган икән Хәзер, синең гомереңне дәвам итеп яшәүче буларак, мин бар. Миндә син яшисең, әти»

Расих, авыр таш күтәргәндәй, кабер яныннан кузгала алмый торды. Һаман да уйлары чуалды. Бүген төшенә кергән ак бәкәлле кара кучкыллы ат янә күз алдына килеп басты. Җилдәй җилдерткән ат өстендә Ильяс Үзәнлегә таба китеп бара. Шулчак Расих, кабат аның тавышын ишетергә теләгәндәй, тын гына кабер яныннан атлап узды.

* * *

Ул көнне Ильяс иртәдән Казанга Печән базарына җыенды. Башта бердәнбер карап торган «Нуркай» исемле атын хәстәрләде, алдына печән салды, суын эчерде. Аннары атның башкаеннан сыйпый-сыйпый сөйләнде: «Әгәр син булмасаң, мин бу тормыш йөген ничек тартыр идем? Синнән башка ни кылырмын, гаиләмне ачлыктан, ялангачлыктан ничек йолып калырмын?..» Әйтерсең Ильяска атсыз яшәү дәүләтсез яшәүгә тиң Ике тәгәрмәчле «уфалла» арбасын тартып та бик ерак китә алмады ул. «Уфалла» ач тамакның сулышын кысты. Ни генә эшләмә, атлы тормыш ашлы тормыш икәнен белде, күп нәрсәгә өйрәнде ул. Таңнан торып җирен сукалады, утынын кисте, печәннәрен чапты. Ниләр генә эшләмәде?! Шыбыр тирләргә батты. Эшкә үзе белән унбер яшьлек малае Рәхимне дә ияртте. Улының эш сөючән, тыңлаучан булуын теләде. Ни кызганыч, Рәхимнән соң туган Әхәт исемле малае бик тә иртә тифтан вафат булды

Ильяс авыр уйларыннан сулкылдап куйды. Утызынчы еллардагы ачлык та теңкәсенә тиде аның. «Коммунар»лар якты киләчәккә өнди, үзләре актык икмәгеңне талый. Качырсаң, буржуйга санап, сөргенгә озата. Ялганнан чынны аера алмыйсың Атыңны, сыерыңны биреп, колхозга кер, кермәсәң янә каһәрлән, гаепсездән «гаепле» бул. Сиңа «спекулянт» ярлыгын тиз чәпиләр Гаделсез дөнья!.. Кешеләрдәге ерткычлык, хөсетлек хисе яши бирә. Йә, син атсыз да калгач нишләргә тиеш?.. Колхозда «таяк»ка эшләп, ачтан үләргәме?

Менә шундый каршылыклы уйлар кичергән Ильяс колхозга керергә ашыкмады, күңеле карышты. Гәрчә ул үзен, алдагысын Алла белгән, дип тынычландырырга тырышса да, һич кенә дә тынычлык таба алмады. Өстәмә салынган заёмнар аның да ашаганын костырыр дәрәҗәгә җитте. Недоимкаң түләнмәгән дип, ишек шакулар да җанын сискәндерде, эчтән кимерде. Болай да ач утырган балалар күзенә караулар күңелне сыкратты. Сөтен, маен, итен, күкәйләрен каян алып түлисең? Ә ялкаулыктан, хөрәсәнлектән җиңел кәсеп тапкан, шомарган агентларның синдә эше юк, алар «давай»ны гына белә, янәсе, өстән кушалар. «Тиеш!» дип, үзләрен хаклы саныйлар. Үтә! Бетте-китте Түләмәсәң, катгый чара: хөкем итәргә!.. Моның өчен ялагай, имансыз, үз чамасын да аңламаган, кыйбласыз «активист»ларның бер ялганы, бер шикаяте җитә кала «Тройка», «двойка» машинасы рәттән «эшкәртеп» эшләп тора. Сорап тормадылар хөкем иттеләр бит, иттеләр Әле кемне?! Гражданнар сугышын үткән, Чанышев отрядында «басмачыларга» каршы көрәшеп йөргән, намазлыгыннан да аерылмаган әтисен Корбангалине дә, соңгы чиктә «Большевиклар идеологиясенә каршы килә» дип, Себергә сөрделәр. Ул шунда, мәрхүм, гомерлеккә ятып калды Тагын, тагын кемнәрне генә бер уч башак өчен салкын Себер урманнарына олактырмадылар НКВД хезмәткәрләренең хокукы үзендә, алар ничек теләсә, шулай эшләде, эшли бирделәр. Син хаклы булсаң да хаксыз, син Советларга каршы «элемент» Янәсе, алар уяулык күрсәтә, һәм дә алар булдыра, алар партия күрсәтмәләрен үтәргә һәрвакыт әзер!..

Ильяс әлеге күңел кичерешләреннән соң шундый нәтиҗәгә килде: «Ходай кушып, НКВД элмәгенә эләкмәсәң иде. Эләктеңме бетте, аннан тиз генә ычкынырмын димә. Аннары, «Хуш, авылым» көен көйли-көйли, авылың, кадерлеләрең белән хушлашырга кала Аллам сакласын!»

Калада төрле кешеләр белән аралашкан, Печән базарына барып-кайтып йөргән Ильяс тормыштагы реаль чынбарлыкны нык сизенә, үзенең кара акылы белән шактый ук чамалый алды. Аның да тормышка карата үз карашы, эчке тоемлавы бар. Ул илдә барган төрле буталчык вакыйгаларга бик мөкиббән китми генә үз эшен эшли бирде. Аеруча аны намус белән хезмәт иткән әтисе Корбангали язмышы тетрәндерде. Шушы хәл, әтисе белән һич исәпләшми, аны соңгы чиктә җан газапларына дучар итүләре, имансызлык, илдә яшәп килгән системага карата бик үк ышаныч тудыра алмады. Ул үзе кечкенәдән ата киңәшләренә нык колак салды, аның тәҗрибәсеннән чыгып та эш итте, холкы формалашуга да аның йогынтысы тигәндер дип санады. Шуның ише төрле икеләнүләре Ильясны да, аерым хуҗалык буларак, колхозга керүдән тыеп торды, һәм ул һәр эштә сак булырга, уйлап эш итәргә тырышты. Ничек кенә булса да яшәргә, тормышын алып барырга кирәк тапты. Җәен чапкан печәннәрен калага Печән базарына илтеп сатарга, шуннан үзенә кирәк-яракларны чәенме, шикәренме, сабынмы, галошмы, күлмәклек ситсымы барысын алып кайтты, үзенчә эшләп көн күрергә омтылды. Юл йөргән Ильяска күрше-күлән дә еш кына йомыш белән керде. Аларның берсенә бер нәрсә, икенчесенә икенче нәрсә кирәк булды. Йә чәй-шикәрен сорыйлар, йә күлмәклек ситсы алып кайтуны үтенәләр. Авылдашлары гозерләп сорагач, ул каршы килмәде, тыңлады. Аннары алып кайтканыңны бүтәннәр дә күрде, белде. Тыңламасаң, тагын яхшы түгел

Шуның ише уйларга бирелгән Ильяс, лапастагы ат хәстәрен күргәч, ишегалдындагы үрәчәле ат чанасының төзеклеген карады. Аннары чананы печән богылы янына чигереп куйды да йөген төйи башлады.

Ул көннең матур торуына сөенде. Март кояшы күзләрен чагылдырып-чагылдырып алды. Шулвакыт көтмәгәндә урам капкасы шыгырдап ачылды. Артына борылып караса, сул як күршеләре Рабига икән. Ильяс, аны күргәч, сәнәген печәнгә кадады, күршесенең ни әйтерен көтте.

 Ильяс! диде Рабига, үтенече барын сиздереп. Казанга барырга җыенасың икән.

 Әйе шул

 Ни, миңа, Ходай өчен дип әйтәм, ике күлмәклек ситсы алып кайт әле. Үсеп җиткән кызыма да кирәк. Үзем дә, билләһи дип әйтәм, ямаулы күлмәк киеп йөрим. Рабига, ышанмасаң менә күр дигәндәй, пәлтә төймәләрен чишеп, түше ямаулы күлмәген күрсәтергә мәҗбүр булды. Аннары кесәсеннән кулъяулыгына төргән акчасын чыгарып сузды: Җитмәсә, үзеңнекен кушарсың, кайткач түләрмен.

 Ярар, ярар, диде Ильяс, ризалашып һәм акчаны санап кесәсенә салды.

Ахырдан Рабига:

 Ни, ситсының матуррагын кара инде, чәчәклерәк булмасмы? Сабан туена да киеп чыгарлык, дип өстәде.

 Булыр, булыр, Рабига апа, матурын алып кайтырмын, диде Ильяс, бу юлы да вәгъдә биреп, күршесен озата-озата.

Инде чанага печән төяп бетерәм дигәндә генә, Ильяслар ишегалдына ике яшь бала анасы Гайшә килеп керде. Аңа да күлмәклек ситсы кирәк икән. Аннары бүтән үтенечен дә җиткерде:

 Ильяс абый, син миңа тагын электәгечә чәй белән шикәр дә алып кайт инде, диде. Балама имезлеккә кушарга тамчы да шикәрем калмады. Берүк, оныта күрмә инде, Ходай өчен!

 Тырышырбыз

Кичке сәгать бишләрдә Ильяс, атын җигеп, юлга кузгалды. Аны мамык шәл бөркәнгән хатыны Газизә белән улы Рәхим капкадан озатып калды. Газизәнең алсулана төшкән тут йөзендә борчу катыш «исән-сау гына әйләнеп кайтырга язсын!» дигән изге теләк тә чагылды. Бу кадәресен улы Рәхим сизмәде, аның күңеле шат иде, йөзендәге сипкелләре тагын да сөйкемлерәк итә төшкән. Чөнки аңа, кичтән сөйләшкәнчә, әтисе бу юлы каладан тимераяк белән сыбызгы алып кайтачак. Рәхим әтисе капкадан чыкканда артыннан:

 Әти, миңа сыбызгы алып кайтырга онытма, яме! дип кычкырды.

Артына борылып караган әтисенең:

 Ярар, улым, ярар дигән тавышы ишетелде, әниеңне тыңла, яме

Атлы чана, карны ярып, алга узды. Ары киткән саен, чана табаны эзләре, тарая төшеп, бергә тоташты, аннан атлы йөк тә, кечерәя барып, күздән югалды.

Ильясын озаткан Газизә, улы Рәхимне ияртеп, капкадан керде, артларыннан бик келәсе чыңлап куйды.

Назад Дальше