«Яшьти» тынычсызланды, бер алдына, бер артына төшеп, Зарифны танышы яныннан читкә алып китәргә маташты.
Туктале син! Әхияр аңа ачуланып дәште. Торма әле күз көеге булып! Аннары пластик стаканны җирдән иелеп алды да андагы бер уч тиен акчаны чылтыратып тегенең кесәсенә бушатты.
«Яшьти» күзләрен чепелдәтеп Зарифка карады. Тегесе кулын гына селтәде. Миннән башка гына бар, янәсе. Бүген аның тамагы болай да тук булачак.
Болай итәбез Сиңа әйтер сүзләрем күп, Зариф туган. Синең өйгә кайтып буламы? Булса, кибеттән тегесен-монысын җыеп чыгабыз да
«Тегесе-монысы» арасында бер генә шешә дә шәраб юк иде. Зариф тоташтан кара коелды. Ичмасам, пластик стакан да «яшьти»дә китте.
Тукта, ярсыма әле, дус кеше. Бер генә кичкә килгән кеше мин. Түз. Аннары үзеңә карарсың.
Түзми нишлисең? Зариф Әхиярның өстәл әзерләгәнен иреннәрен чәйни-чәйни карап торды.
Менә кайнар чәй йотып җибәр. Өшеп үләсең бит син анда.
Зариф бераз тынычланган кебек булды. Әхиярдан авыл хәлләрен сораштырды. Тик аның сөйләгәннәре бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты.
Үзең ничек?
Ник, күрдең бит инде ничек икәнне Хатын вафат, бишенче елга китте. Кыз ташлады, үзе дә килми, барсаң да кертми. Эштән кудылар. Пенсия акчасын санап кына бирәләр. Ашарга да җитми. Кызыкмы? Менә шундый көнгә төште Зариф абзагыз. Ә кем идем мин, ә?!
Зарифның борыны мышкылдады, күзләре яшьләнде. Җәмилә исән булсамы! Үзен карамады шул, балалар дип чапты. Ул исән булса, мондый көнгә төшмәгән булыр иде ул
Әхияр аны ишетмәмешкә салышты.
Авылда мәчет салдырдык, дип, сүзне икенчегә борып сөйләп китте. Үземне мулла итеп куйдылар. Шәһәрдә укып кайттым. Ну мин элек тә белми түгел идем.
Зариф башын күтәрде, Әхиярга акаеп карап куйды. Әйттерерсең әллә ни! Син дә булдыңмы мулла!
Мин сине махсус эзләп килдем. Әхияр аның мыскыллы карашын күрмәмешкә салышты. Яхшылыкларың күп тиде. Әйбәт кеше иде, әрәм була бит, мин әйтәм.
Зариф үзен тагын жәлләп алды. Борыны кабат юешләнде.
Торыйк иртән. Мунча ягып керик. Мин карап килдем монда мәчет ике йорт аша гына икән. Барып килик.
Зарифның дәшми утыруын күреп, Әхияр тагын да дәртләнеп китте, аның салпы ягына салам кыстырырга тотынды:
Теләсәң, булдыра торган кеше син. Монысында Зариф тураеп ук утырды. Мин булып мин эшли алганны. Син бит укымышлы кеше, зерә әрәм булып йөрисең. Менә бер генә кереп кара әле
Ап-ак карны шыгырдатып, урам сукмагыннан Зариф атлый. Мәчеттән кайтып килеше. Теге көнне Әхиярның бер алып керүе җитте күңеле йомшарды, җанына тынычлык иңде. Базарга йөргән чакларын хәзер чирканып искә ала. Шул шыксыз вакытларны хәтерләтеп тормасын дип, гармунын да ераккарак яшереп куйды. Йортка хәмер кермәгәнгә дә байтак. Алкаш дуслары да кайсы кая таралып бетте.
Ул айныды.
Ләкин югалтасын югалтып бетергән иде инде ул
БҮРЕКТӘГЕ БҮРЕ БАЛАСЫ
«Кич булмаса, иртән кил!..»
Адашкан юлчы кебек өстерәлеп кенә атлый Суфия. Аякларына буйсынган алар кая алып барса да барыбер кебек. Карашы җирдә, ак мамык шәле муенына шуып төшкән, башы туңуына да игътибар итми. Тузгыган чәчләрен сыпырып, рәтләп куйгандай итә дә бара да бара
Ул бүген тагын Акчарлак күле буендагы йортка барды. Икенче килүе инде. Нәтиҗәсез. Күпме шакып торса да, ишекне ачмадылар. Тышкы бусагадан атлаганда, ниһаять, артыннан Раян үзе атылып килеп чыкты. Сабый чагындагы шикелле, Суфияның күкрәгенә башын төртеп елады. «Әнием, бәгърем, нишлим, сине дә бик яратам, Алинәне дә кызганам. Беркеме дә юк бит аның», дип үкседе. Элеккеге Раяны бәгырь җимеше түгел иде ул, әллә нинди ят, мескен иде. Күзләре кызарган, йөзе җимерелгән, күлмәк-ыштаны таушалган үсмер чагында чалбарындагы «стрелка»сы дөрес ятмаса да кыбырсый башлый иде югыйсә. Суфия калтыранган куллары белән аны иңнәреннән кысып тотты борынына ят, тәмсез ис килеп бәрелде. Гаҗизләнеп, үзе дә мышкылдап елап җибәрде. Аннары бер-бер артлы өзек-төтек үпкә сүзләрен тезәргә тотынды:
Нишләттеләр сине, балам Нишләттеләр Ишетсәңче сүземне, кайтып күренсәңче өйгә Әтиең дә бик борчыла Хет бер тапкыр гына булса да яхшылап тыңласаң иде аны. Беләсең бит йөрәге белән проблемасы барлыгын Кайт, балам
Булмый, әни! Алинәнең кулында бау, китсәм, үз-үзенә бер-бер хәл кылачак бит ул. Әле дә дүртенче каттан сикерәм дип куркытып калды Ул да кызганыч бит!
Хәзер булмаса, кич килеп кит! Кибеткә чыгып керәм, диген! Әтиеңне күреп кенә булса да кит!
Суфияның эчендә шайтаннар уйнап алды. Алинә кызганыч, имеш! Ә әтисе?! Ә ул?!
Аңларсың бер, тик соң булмагае Әти-әниең кызганыч түгелмени сиңа?..
Раян кисәктән генә читкә этелде. Әти-әни Кайда соң алар? Дөреслек кайда?
Кайсыгыз хаклыдыр инде Буталдым мин, әни! Син ачуланма, мин ул хаклыкны үзем эзләп табыймчы башта!
Суфия Раянның дерелдәгән кулларына кагылды, учына алып, аларны җылытып торгандай итте.
Көтәбез сине, улым! Түлке тизрәк табарга тырыш ул хаклыгыңны Үзеңне дә, безне дә эштән чыгарып бетергәнче
Аннары җайсыз гына атлап китеп барды. Күл янында аны акчарлакларның үзәк өзгеч чаңгылдаулары каршы алды. Ичмасам, сез дә йөрәкне тырнамасагыз Әллә минем кебек балагызны җуйдыгызмы?
Бу уеннан Суфия тагын өшеп киткән кебек булды. Җуйдыммыни? Хет бер кайтып күренсен иде ул, әтисе белән икәүләп сөйләшеп карар идек. Ишек төбендә ашык-пошык әйткәләшүдән ни мәгънә? Хәйдәр ипләп аңлатып карар иде үзенә.
Юк-юк Нәрсәдер уйлап табарга кирәк. Нәрсәдер
Егерме ел элек
«Коткаручыбыз син»
Соңгы араларда Суфияның гел эче поша. Шуны басу өчен бер тик тормый, әле монысын эшләп карый, әле тегесенә килеп тотына. Авыл клубы хәтле өйләренең кул тимәгән бер почмагы да калмады инде.
Әнисе дөрес әйтә, эшкә керергә кирәк аңа. Өйдә ятканда бәйдәге эт кебек буласың аны, ди, шуңа бәргәләнәсең, Хәйдәреңә дә бәйләнәсең генә килеп тора, ди. Шамилен алып кайтырга дип чыккан декрет ялыннан кире бармады инде ул эшенә, аның урынына әллә кайчан башка кешене алып утырттылар. Хәйдәре шулай теләде: мин эшләгән җитә, өйдәгене карап тик утыр, миңа да игътибарың күбрәк булыр, диде. Баштарак нәүмизләнде Суфия, беркая чыкмыйча бала карап утыру бик ялыктыра иде. Хәзер күнекте. Шамиленә өченче яшь китте, әнисе кочагында артык иркәләнеп үсмәсә инде.
Эч пошуы да бер сәбәпсез түгел шул. Атна-ун көн бардыр инде әллә нәрсә генә булды иренә. Чыга да югала, чыга да югала. Йә, эштән кайтып, кичке аштан соң «һава сулап керәм» дигән булып китә, йә эшендә озак тоткарлана. Үзеннән төбәп сорарга курка, болай да «тигез җирдә сөртенәсең» дип әйтергә ярата ул. Аз гына да чит темаларга керергә ярамый инде, гел баланы сөйлә дә телевизордан ишеткәнне сөйлә. Эшендә ничек аның, нинди проблемалары бар, кичә ник кәефсез кайтты, ә бүген нинди сөенечтән авызы ерык үзе әйтмәсә, Суфия моның ише сорауларны һич бирергә тиеш түгел. Бүселеп куя да бөтенләй йомыла ире.
Беркөнне бар батырлыгын җыйды да, юк-бар эшне йомыш итмәкче булып, эшенә шылтыратты. Алмадылар. Эш сәгате күптән беткән иде инде, бу юлы шактый озак тоткарланган иде. Суфия көтә-көтә арып беткәч кенә кайтып керде Хәйдәр. Хатынның да тәкате корыган иде, әйтмичә түзә алмады.
Эшеңнән чыкканыңа бишбылтыр, өйгә кайту юлың бигрәк озын синең, диде.
Хәйдәр күтәрелеп бәрелде.
Инде тикшереп йөри башладыңмы? Нәрсәдән канәгать түгел соң син?! дип, моңарчы булмаганча җикеренде.
Туктале, барып кайтсын әле Суфия каенанасы янына. Аның белән борчагы пешә аның. Булачак киленен улы белән дә үзе таныштырды. Әнисе белән бергә эшли ул, Суфияны балачагыннан белә иде. Кызның егетләр кулы тотып караганы юк иде әле, Хәйдәре беренче мәхәббәте булды. Күрде дә, яратты да. Шуннан соң башка беркем дә күзенә күренмәде. «Ә Хәйдәр үзе яратты микән» дигән уй ник бер башына кереп карасын! Әле дә ул хакта уйларга курка. Хәер, баштан ук бик игътибарлы булды ире, сораган нәрсәсен алып бирде, теләгән җиренә алып барды. Каты итеп сөйләшмәде, көнләшеп-фәлән бәйләнеп җанына тимәде. Менә бу атна-ун көн эчендә генә әллә ни булды бит
Рәхәт Суфияга каенанасы белән сөйләшеп утырырга. Ул аңа «кызым» дип кенә дәшә, бар булган тәм-томнарын чыгарып тезә, күчтәнәчен дә биреп җибәрә әле. Гәпләшә торгач, Суфия эче пошуын да бушатты.
Алай шикләнмим дә инде, сөйләшсен иде ул, ичмасам, минем белән, диде.
Каенанасы бераз уйланып алгандай булды.
Ярар, үзем барып чыгыйм әле, миңа әйтмичә калмас, диде.
Әйтүен әйтте, тик аңа карап, хәл әллә ни үзгәрмәде. Ике көннең берендә Хәйдәр һаман «эшендә тоткарлана», аерма шунда гына ул хәзер Суфияга йомшаграк эндәшә, «ачуланма, эшем шундый бит, курыкма, начар юлда йөрмим, синнән башка берәү дә кирәкми миңа» кебегрәк сүзләр белән чикләнә.
Беркөнне зур бер пакет күтәреп кайтты тагын. Гадәттә, ишектән килеп керү белән, алган әйберен шунда ук хатынына суза иде алып куй, калганын үзең кара, янәсе. Бу юлы алай итмәде. Чишенде дә, күтәренеп, үзенең эш бүлмәсенә кереп китте. Бусы инде бигрәк! Ничек түзсен Суфия, ире юыну бүлмәсенә кереп китү белән, «ялт!» теге пакетны карарга. Зур гына бер уенчык машина (андыйлар Шамилнең бүлмәсе тулы), бик матур малайлар курткасы (Шамил өчен зур, билгеле), төрле тәм-томнар Кара кайгыга батты хатын, кич буе «үзе берәр нәрсә әйтмәсме әле» дип өметләнде. Юк. Икенче көнне Хәйдәре ул пакетны кабат күтәреп чыгып киткәч, Суфия эсселәтми-суытмый дусты Рәзиләгә шылтыратты: «Вакытың булу белән кереп чык әле», дип үтенде.
«Бөтен эч сереңне кешегә сөйләмә, матур түгел», дип өйрәтергә ярата әнисе. Сөйләмәсәң шартларга кирәк бит! Бөтен кешегә түгел, бердәнбер дусты шул Рәзиләгә инде. Аның белән дә аралашмасаң, көеп үләргә кирәк бу дүрт стена эчендә.
Дөрес анысы, элек әллә ни сере юк иде инде аның, үткән-беткән хәлләрне генә сөйләшеп утыралар иде. Бу юлы Суфия дустын көтеп җиткерә алмады. Әйбәт булды әле, ул килеп кергәндә Шамилен йокларга салган гына иде. Иркенләп утырдылар.
Белми-им дип сузды Рәзилә, Суфия үзенең шикләнүләре турында дулкынлана-дулкынлана сөйләп бетергәч. Нинди икенче гаилә турында сүз булырга мөмкин инде! Синең Хәйдәрең дә шундый булса Кемгә генә ышанырга кала аннары
Ул үзе берничә тапкыр кияүгә барып кайтты, берсеннән дә уңмады. «Хәйдәр шикеллеләр очраганчы сайлаячакмын», ди. Менә хәзер әллә ниләр сөйләп, шикләндереп утыра аны Суфия.
Соң, әйдә, детектив булып уйныйбыз, кинода шулай итәләр бит, диде Рәзилә, гәпләшә торгач. Минем яңа машинаны Хәйдәрнең күргәне юк, кереп утырам да, эшеннән чыкканын каравыллап торам. Кая барыр икән.
Идея бу! Болай эч пошып яшәп булмый бит инде, ни булса, шул.
Рәзилә чыгып киткәч, тагын нишләргә белми бәргәләнде хатын. Хәйдәр гадәтенчә соңарып кайтты, аны кичке ашка утырткач, фикерен туплый алмый азапланды. Тоз урынына борыч, ипи урынына печенье китереп куйды. Ире аңа гаҗәпләнеп карады, шулай да дәшмәде. Үзе сүз башласа, озынга сузылыр дип курыккандыр инде.
Кичтән дә йокыга китә алмый азапланды Суфия. Иртәне җиткерү дә бик авыр булды. Ире эшкә чыгып киткәч, телефонга ташланмакчы иде, аннан алда Рәзилә үзе шылтыратты.
Хәзер киләм, көт, диде. Аннары: Борчылма, бернинди дә аптырарлык эш юк, дип, керә-керешкә дустын тынычландырырга ашыкты. Дербышкидагы балалар йортына йөри ул. Башта тәрбияче хатын белән очраштылар, теге пакетны аның кулына бирде. Аннары ул хатын өч-дүрт яшьләрдәге бер малайны җитәкләп алып чыкты. Хәйдәр ул малайны, машинасына утыртып, каядыр алып барып килде. Кайтканнарын көттем, китмәдем. Аннары кочаклашып аерылыштылар
Суфия тын да алмый тыңлап утырды. Ничек инде аптырарлык эш булмасын! Нинди малай соң ул?! Алай ятимнәргә ярдәм итәсе килсә, бүләкләрен ник аңа гына бирә? Ю-ук, дускаем, монда эшләр тирәнгә киткәнгә охшый
Хәзер күпләр ятимнәр йортыннан бала ала. Әллә берәрсе шундый киңәш бирдеме икән аңа?
Суфия дустына ачуланып карады:
Син нәрсә! Үз баласы юкмыни аның! Кирәксә, тагын алып кайта алмыйммыни мин!
Алайса белмим инде, диде Рәзилә, дустының тавыш күтәреп сөйләшүенә җәберсенеп. Мин әйткәнемне үтәдем. Калганы үз ихтыярыңда.
Нәрсә эшләргә инде? Болай башны юләргә салып яшәп булмый бит Хәйдәрдән бер сүз дә тартып алып булмаячак. Рәзиләнең шпионлык иткәнен белсә, аны да өйләренә якын җибәрмәячәк. «Дөресен әйтмәсәң, китәм дә барам», дип юри генә дә әйтергә курка Суфия. «Ярар, дүрт ягың кыйбла», дисә, Алла сакласын! Нишләр ул Хәйдәрсез?
Баланы ашык-пошык кына киендерде дә кабат каенанасына китте хатын. Үз әнисенә барып елаудан мәгънә юк, гел яклап тора ул Хәйдәрне, «рәхәткә чыдый алмыйсың» дип, кызының үзен тиргәп атачак. Хәер, ирен яманлатыр өчен йөрми лә хатын, дөреслекне белергә генә кирәк аңа.
Каенанасы белән сүзне ерактан башлап тору кирәк булмады. Тегесе төсе качкан киленен ипләп кенә өстәл артына утыртты да алдына чәй ясап китереп куйды.
Әй кызыкаем, син Хәйдәргә чыгарга ризалык биргәч, күк капусы ачылган кебек булган иде инде. Коткаручыбыз дип уйладым Бик ипле бала булып үсте ул үзе Хәйдәр. Минем янга эшкә кереп чыкканда да хезмәттәшләр сокланып кала иде. Аллага шөкер, хәзер дә эше дә әйбәт, дәрәҗәсе дә бар. Холкы да күркәм Сине җәберләмидер бит? Юктыр. Кайчак кызыбрак китә торган гадәте бар инде, тиз суына ул, шулай бит Инде шулай яшәргә дә яшәргә иде Тик менә үткәне юк-юк та үзен сиздереп куя шул
Егерме сигез ел элек
«Ял булгач ял!»
Ун ел! Сизелми дә үтеп киткән кыңгыраулы мәктәп еллары!..
Алинә чиста йомшак караватында иркәләнеп кенә киерелеп алды. Имтиханнар тапшырылып бетте, көтеп җиткереп булмастай тоелган чыгарылыш кичәсе дә узып китте. Алда рәхәт бушлык. «Туйганчы ял ит, аннары яңа көч белән вузга керергә әзерләнә башларбыз», диде әтисе белән әнисе бертавыштан. Алар гел шулай Алинә эшләргә тиешле эшне «без» дип сөйләшәләр. Дөресе шул дәресләрне дә бергә әзерләделәр, мәктәптән кәгазь җыярга кушканда да булыштылар, кечерәк чагында мәктәпкә берсе алып барды, икенчесе алып кайтты. Анда да берәрсе кыерсытса, икенче көнне үк әтисе ул «берәрсе»нә җәзасын биреп кайта иде. Хәер, «кыерсытса» дию бик үк дөрес тә түгел, «сугыш»ны Алинә үзе башлый, бергә-бер булганда, җиңмичә туктамый. «Дошман»ын башкалар яклаша башласа гына, кайтып, әтисенә әләкли иде. Ә әтисе аның мировой, берәүгә дә Алинәне кыерсытырга ирек бирми!
Ул үз әти-әнисен томанлы гына хәтерли. Аларны искә төшергәндә, күз алдына гел бер картина килеп баса: җәймәсез-нисез өстәл өсте тутырук шәраб шешәләре, әчкелтем исле ризык, тәмәке төтене астында акырышып җырлап утыручы берсеннән-берсе ямьсез апалар, абыйлар Ишегалдында уйнап йөргән җиреннән кайтып кергән кызчыкның кулына тозлы кыяр тоттыралар да кабат чыгарып җибәрәләр. Туңып, ачыгып беткән Алинәне күрше карчыклары, жәлләп, үзләренә алып керә, тамагын туйдырып чыгара. Кайчанга хәтле шулай дәвам иткән булыр иде, фатирларында бервакыт янгын чыга язды. Күршеләр йөгерешеп йөргәнне хәтерли Алинә, янгын сүндерә торган машина килгәне дә истә. Аннары кызчыкны кемнәрдер каядыр алып китте. Ул «кайдадыр» бик рәхәт җир булып чыкты, тәмле ашаттылар, матур киендерделәр, уйнарга иптәшләре дә күп иде. Тик усал малайлар да бар иде шул, алар йә аның уенчыгын тартып ала, йә төртеп ега иде. Тора-бара Алинә үзе дә усалланды, ул малайларның үзләреннән дә остарак сугыша башлады Бераздан тормышында тагын үзгәреш булды укырга керәсе елны Алинәне яңа әти-әнисе үзләренә алып китте
Туйганчы ял ит, диделәрме? Кызый иренеп кенә торып басты, аякларына йомшак чүәкләрен эләктереп, юыну бүлмәсенә юнәлде. Чәйнек күптән суынган иде инде, аны куеп җибәреп, әнисе әзерләп калдырган бутербродларны өстәлгә чыгарып куйды. Туйганчы Тукта, Фәния нишли икән бүген? Ә Рома? Хәйдәрне өеннән алып чыгып китеп булмас инде, әнисе җибәрмәс Ничек инде җибәрмәс? Аның да ял итәргә хакы юкмыни?