Бер уч борчак / Горсть гороха - Сабирова Ляля 5 стр.


 Ал-ло, Фаечка? Тордыңмы? Планнарың ничек? Бераз җилләнеп кайтмыйкмы дигән идем Туйганчы Ромага да әйтәм дисеңме? Хәйдәргә дә үзең шылтырат әле, яме, аның әнисе мине өнәп бетерми

Телефон трубкасын куйгач, Алинә бераз ләззәтле уйларга бирелеп алды. Үлә инде Хәйдәр аның өчен, күктән йолдызлар гына чүпләми. Математика, физика ише фәннәрне шул Хәйдәр аркасында гына ерып чыкты Алинә, ул булмаса, ай-һай, нишләр иде икән? Кыз аны күптән үзенеке иткән, ярату шундый буладыр инде ул. Читтән караганда, яратмаслык егет түгел ул Хәйдәр. Чем-кара чәчләр, чем-кара күзләр, гәүдәсе атлетларныкы сыман. Тик менә әллә ниндирәк артык дөрес дияргәме? Шаяртуларны аңламый, дәрестә берәр нәрсәне төшенеп җиткермәсә, ничек туймый диген, төпченә-төпченә укытучыны тинтерәтеп бетерә.

Фәния бөтенесен җайлаган, паркка дүртәүләп киттеләр. Яшь балалар кебек таганда да атындылар, көлке бүлмәсенә дә кереп чыктылар. Бераздан Рома бер кочак сыра шешәсе күтәреп килде.

 Ял булгач, ял булсын! диде.

Алинә каш астыннан гына Хәйдәрне күзәтте: нишләр икән? Әүвәлгечә «ник алай итәсез, ял андый булмый ул» дип бәйләнмәде үзе, әмма шешәләргә дә кагылмады. Алинә, аның бер алдына, бер артына төшеп:

 Ярар инде, Хәйдәрчик, үсеп җиттек бит инде без, дип боргалангач, шешә авызына иренен тидергән булды үзе, шуның белән бетте. Һаман шулай «дөрес» итеп яшәр микәнни бу егет?

Ул әнисе белән генә тора, әтисез үскәнгә шундыйдыр инде ул. Алинәнең берничә тапкыр булганы бар аларның өендә. Әлеге дә баягы шул математика өйрәнергә дип килә торган иде. Сынап-сынап карый иде инде әнисе, караңгы чырай күрсәтмәсә дә, кызый аның үзен өнәп бетермәгәнен аермачык сизенә иде. Өнәмәгәе тагын! Алинәнең андый карашларга тамчы да исе китми.

Рома «күчтәнәче»ннән кызның башы томалана төшкән иде, кайтырга дип трамвайга кереп утыргач, Хәйдәр түгел, ул үзе егетне кочагыннан җибәрмәде. Тегесе, кыенсынып, тирә-ягына караштыра, Алинә аның саен аңа ныграк сылана.

 Ник шундый кыргый икән соң син, бер дә бүтәннәргә охшамагансың! дип бәйләнеп тә алды.

«Бүтәннәрнең нинди икәнен әйбәт беләсең инде син», димәкче иде Хәйдәр, тыелып калды. Алинәнең гадәтен белә ул, кешеләр бар дип тормас, тагын теләсә ни әйтә башлар.

 Син мине барыбер үзеңә чакырмассың, әйдә безгә, чәй эчеп китәрсең, диде кызый, үз урамнарына җиткәч.

Хәйдәрнекеннән аермалы буларак, аныкылар егетне бик ярата, килеп керсә, өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар. Бу юлы да шулай булды. Әнисе хуш исле өчпочмаклар өлгерткән, әтисе дә эштән кайтып утырган иде. Табын артында уен-көлке күп булды. Хәйдәрнең башында тонык кына: «Күңелле яшиләр Бездә генә ник шундый үлем тынлыгы хөкем сөрә икән?» дигән уй сызылып үтте.

«Уку бүре түгел»

Алинә ул елны укырга керә алмады. Хәер, омтылышы да шуның хәтле генә иде әтиләре кыстаганга гына йөреп карады.

 Ярар, баш ярылып, күз чыкмаган. Уку бүре түгел, урманга качмас, диде әнисе. Ул үзе бер урам аша гына урнашкан кафеда пешекче булып эшли иде, директорлары белән сөйләшеп, кызын шунда официант итеп урнаштырды. Сменалы эш булуы да ошады Алинәгә. Кайсы көнне көндезгә чаклы рәхәтләнеп йокы симертә, кайсы көнне әбәткә эшен бетерә дә «актив ял» белән шөгыльләнергә вакыты кала.

Беркөнне аның сменасы иде, шаулашып, кафега бер төркем яшьләр килеп керде. Алинә заказ алырга дип алар янына килеп баскан иде, егылып китә язды: үзенекеләр икән бит, мәктәпне бергә бетереп, төрле институтларда укый торган егет-кызлар. Роман белән Фәния дә шунда. Иң соңыннан гына Хәйдәр дә килеп кушылды. «Җыелышканнар болар, безнең ишеләрне санга сукмаулары инде, әйтеп тормаганнар, дип уйлап куйды кыз. Юкса Фәния белә бит инде минем телефонны. Хәйдәр белән дә ике көннең берендә очрашып торабыз». Уйлап та бетермәде, «ай, ой» дия-дия, Фәния дустының иңенә килеп асылынды.

 Ничә шылтыраттым, өйдә туры китерә алганым юк. Менә кая качып ята икән ул!

Икенче ягына Хәйдәр дә килеп басты ул инде элекке кебек үк түгел, соңгы араларда хәйран кыюлана төште.

 Син ачулана күрмә тагын, үземә дә яңа әйттеләр. Аннары, синең монда икәнеңне мин болай да беләм бит. Әйдә, бетер эшеңне, кушыл безгә!

Һе, ансат кына! Эштә бит ул, сезнең кебек тик торганда күңел ачып йөрергә!

Ачуланган булып кыланды гына Алинә, үпкә-сапкалар ят нәрсә аның өчен. Болар алдында тагын да килештереп атлый төште. Үкчәле туфлиләре белән шакы-шокы басып, башын патша хатыннарыдай горур тотып, әле бер, әле икенче кунак янына бара, шул арада үзенекеләр янына да килеп утыра, шаярып-көлеп, төрле кызык хәлләр сөйләргә дә өлгерә. Читенсенми-нитми бер чәркәне күтәреп куйгач, тагын да җиңеләеп китте.

 Сез, кызлар, мин югында Хәйдәрчигыма кагыла күрмәгез түлке, дип, аның алдына ук менеп утырды.

Тегесе кызны ипләп кенә янындагы урындыкка шудырып төшерде дә, колагына:

 Йә-йә, артык тугарылма, эштән куа күрмәсеннәр, дип пышылдады. Эшең ничәдә бетә? Мин сине көтеп торам, бергә кайтырбыз, диде.

Кайтыр да! Җитәр инде качышлы уйнарга, Хәйдәрнең әнисеннән куркып, гомерләре узып бара.

 Түлке сезгә кайтабыз, әниеңә мине кәләшең итеп күрсәтмәсәң, араны өзәм! дип янады Алинә, уенын-чынын бергә кушып.

Хәйдәр бер мизгелгә генә тынып калды. Аптыраган инде! Бер дә яратмый шул әнисе аның Алинә белән очрашып йөрүен. «Җиңел холыклы, моның белән башыңны бәйләсәң, белмим, кая барып чыгарсың», дип офтана. Егет дәшми генә тыңлый, аның белән килешкән кыяфәт чыгара, ә үзенең кызны күрүгә тагын йөрәге яна башлый. Менә шулай ике ут арасында яши инде.

 Ярар, ярар, котың очмасын, дип көлде Алинә, аның куырылып килгәнен күреп. Әйдә, күтәреп куй әле син дә, җитәр тәти егет булып йөрергә. Компания белән килгәнсең икән, аны әзрәк уважать итәргә кирәк!

Кабып кына куйган кебек булган иде, шунда ук башы әйләнеп киткәндәй булды егетнең. Эчеп өйрәнгән нәрсәсе түгел бит ул аның! Ишектән чыкканда да, трамвайга утырганда да томан эчендә йөзә иде әле ул. Өйгә җитәкләшеп килеп керделәр. Хәйдәрнең әнисе егылып китә язды.

 Нәрсә бу? Гомердә булмаганны! Син, сеңлем, кайтыр юлыңны онытмагансыңдыр бит? дип, икесенә дә шелтә сүзләрен яудырды.

 Әни, гел ачуланып торма инде, яхшы түгел! диде Хәйдәр, кызарынып. Бер чынаяк чәй эчәргә дә ярамыймыни?

 Ярый. Аннары озатып куярсың, кара аны!

 Сез мине гомердә яратмадыгыз инде! Мине күрешкә, аллергиягез кузгала бугай, диде Алинә, аңа усал караш ташлап. Королева табып бирерсез инде малаегызга!

Аннары үкчәсендә генә зырылдап әйләнде дә ишек тоткасына ябышты:

 Озатырга кирәкми! Юлны беләм мин! Улыгыз да белә! Бездә еш була ул, беләсегез килсә! Минекеләрнең чырайлары ачык, сезнең кебек укымышлы булмасалар да!

Кирәкми дисә дә, аның артыннан ук Хәйдәр дә чыгып йөгерде. Әнисенең гаҗизләнеп стенага сөялеп калганын да күрмәде.

Егерме өч ел элек

«Ник очрадың юлларымда?»

Инде Хәйдәрнең дә институтны тәмамлар чагы җитеп килә. Сессия вакытларында капланып укый, алны да, ялны да белми. Ярата инде шул вакытларны әнисе. Өйдә Алинәнең исеме ишетелми, улы кичен кайчан кайтыр, тагын шуның белән микән инде дип борчылып утырасы юк. Имтиханнары беткәч, кабат шундый ук үпкәләшүләр башлана.

 Ярар, нишләмәк кирәк, миннән калмады, әйтеп карадым. Тормышың барып чыкмаса, миңа үпкәләмәссең, диде, ниһаять, беркөнне Рабига апа. Ну белеп тор: яратам дип уйлыйсың гына син аны, бүтән кызларны күргәнең юк, күрсәң, кемнең кем икәнен аерыр идең, дип тә өстәде. Ә үзе, эсселәтми-суытмый, хезмәттәшен кызы белән кунакка дәште.

Шунда күрде Суфияны Хәйдәр беренче тапкыр. Әллә ние юк инде, чәчләрен икегә аерып үргән бер сабый. Әнисенең ниятен сизсә дә, үзен кулда тотарга тырышты егет, турсаеп утырмады. Үзе Суфия белән аны бала-чагага чутлап кына сөйләште. Шуның белән бетте.

Ә беркөнне Алинәсен үз күзләре белән бүтән берәүнең кочагында күреп кайтты. Күрде дә шаккатты. Ул аны бары тик үзенеке генә дип уйлый иде бит! Әнисенең ай-ваена карамыйча, барыбер шуңа гына өйләнәм дип йөри, үзенең диплом алуын гына көтә иде. Алинәне дә гел шуңа ышандырып килде. Тегесе үрти иде, юк, әниең сүзеннән барыбер чыга алмыйсың, дия иде. Хәйдәр шактый кырысланган иде инде, аның мондый үртәшүләренә усалланып җавап бирде.

Назад