Хатыйп Миңнегулов
Әдәбиятны өйрәнү юлында
КЕРЕШ СҮЗ УРЫНЫНА
Зинһар өчен, мактану дип кабул итмәгез. Гомумән, реаль хакыйкатьне генә искәртәсем килде. Шөкер Ходайга, 70 нең бу ягына чыккач та, фәнни-тикшеренү эшләрем шактый нәтиҗәле булды. Лекция-дәресләр алып бару белән беррәттән, 20142017 елларда, ягъни 75 яшьтән соң, 13 китабым (берничәсе монография), төрле телләрдә 100 дән артык мәкаләм, шуларның яртысы диярлек халыкара басмаларда (журнал-мәҗмугаларда, академик җыентыкларда) дөнья күрде, халыкара конференцияләрдә 44 доклад сөйләнелде. Шунысы мөһим: «Төрки академия» (Астана), Әхмәд Ясәви исемендәге Халыкара казакъ-төрек университеты (Төркестан), Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә уртак проектларны гамәлгә ашыру юнәлешендә дә безгә автор, гыйльми редактор, төзүче, консультант сыйфатында эшләргә туры килде.
Басылып чыккан хезмәтләрдә төрки-татар сүз сәнгатенең озын-озак тарихы, үткәне һәм бүгенгесе, күп кенә әдипләре, әсәрләре, аеруча әдәби бәйләнешләр игътибар үзәгендә торды. «Этапы развития тюрко-татарской, античной и русской литератур» (2014), «Идея государственности в тюрко-татарской литературе VIIXVI вв.» (2016), «Тюрко-татарская словесность в контексте межлитературных связей» (2017) һәм кайбер башка монографияләребез фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан бигрәк тә уңай кабул ителде.
Төрле объектив сәбәпләр аркасында соңгы елларда күбрәк урысча язарга туры килде. Шул сәбәпле мәкалә-чыгышларның, китапларның да күпчелеге урыс телендә басылды. Әмма мин үзебезнең газиз ана телендә дә язуны дәвам иттем. Кызганыч ки, алар төрле гәҗит-журнал, мәҗмуга битләрендә таралып-сибелеп ята килде. Татар телендә чыккан соңгы китабым («Иҗади гамәлле шәхесләр») 2014 елда нәшер ителгән иде. Чираттагы җыентыкта исә, нигездә, шуннан соңгы өч-дүрт елда язылган, дөнья күргән мәкалә-хезмәтләр урнаштырылды. (Бары берничә мәкалә һәм «1001 кичә» турындагы бүлек кенә (аны кечкенә монография дип тә атарга мөмкин) элегрәк язылган иде.) Арада моңа кадәр беркайда басылмаган язмалар да шактый. Нәшер итү вакытында, гадәттә, автор текстына теге яки бу дәрәҗәдә дә редакцион үзгәрешләр кертелә. Биредә исә андый урыннар, нигездә, автордагыча калдырылды. Аерым кыскартулар да ясалды.
Әлеге җыентыкта меңьеллык төрки-татар сүз сәнгатенең күп кенә мөһим проблемалары, җөмләдән, үсеш-үзгәреш үзенчәлекләре, төр һәм жанрлары, аерым авторлары, традицияләр дәвамчанлыгы, шулай ук милләтебезнең теле, язмышы һәм кайбер башка мәсьәләләре яктыртылды. Китапның зур өлешен әдәби бәйләнешләрне тикшерү алып тора. «Тукай энциклопедиясе» өчен әзерләнгән язмаларда төп игътибар бөек шагыйрьнең төрки дөнья белән багланышларына юнәлтелә. Китапта соңгы еллардагы милли-мәдәни, әдәби-гыйльми тормыш, андагы мөһим вакыйга-хәлләр хакында да шактый гына фикер-күзәтүләр бар.
I бүлек
ҮТКӘННӘН БҮГЕНГЕГӘ: ЯЗМА ӘДӘБИЯТ, АНЫ ТУДЫРУЧЫЛАР ҺӘМ ӨЙРӘНҮЧЕЛӘР
I. 1. Урта гасыр төрки-татар әдәбияты
Халыкның рухи мирасын әхлакый, дини, музыкаль, гыйльми, сынлы сәнгать, мифология һ. б. бик күп кыйммәтләр тәшкил итә. Болар арасында сүз сәнгате аеруча мөһим урынны били. Чөнки ул инсан, чынбарлык турында чагыштырмача бөтенлекле күзаллау тудыра, адәм баласын гәүдәләндерүне һәм тәрбияләүне үзенең төп бурычы итеп саный.
Башка күп кенә кавемнәр кебек, үзенең күп гасырлык яшәеш дәверендә татар халкы да бай әдәби мирас тудырган. Аның аркылы без әби-бабаларыбызның тереклек тарихын, рухи халәтен, шатлык-кайгыларын, яшәү рәвешләрен шактый дәрәҗәдә күзаллыйбыз. Кол Гали һәм Сәйф Сараи, Мөхәммәдьяр һәм Утыз Имәни, Исхакый һәм Тукай әсәрләре, җыр-бәетләр, әкият-дастаннар, мәкаль-әйтемнәр безгә гыйбрәт-сабак, тереклек тәҗрибәсе бирә, инсанны, дөньяны тирәнрәк һәм тулырак аңларга ярдәм итә.
Төрки-татар сүз сәнгатенең озын-озак тарихы бар. Аның язуга теркәлеп, хәзергәчә сакланып калган өлеше генә дә соңгы ике мең еллап вакытны үз эченә ала. Ә инде телдән-телгә сөйләнеп, төрле үзгәреш-әверелешләр кичереп яшәгән күп кенә фольклор әсәрләр үзләренең тамырлары, иҗат ителешләре белән безнең эрага кадәрге меңьеллыкларга барып тоташа. Аларның кайберләре хәтта борынгы Кытай, Һиндстан, Иран, грек, латин телләрендәге чыганакларда теркәлеп калган [1:7162].
Мәгълүм ки, «төрки» этнонимы V гасырда гына кулланыла башлый. Ә «татар» атамасы Кытай чыганакларында яңа эрага кадәр үк очрый. Бу хакта инглиз галиме Паркерның XIX гасыр азакларында нәшер ителгән китабында шактый тулы язылган [2:9]. Скиф, сармат, һун атамалы кабилә-кавемнәр составында да безнең борынгы әби-бабаларыбызның булуы тарихтан билгеле. Төрки этнонимын йөртүчеләр этник яктан үзләре дә бер генә төрле булмый. Алар арасында уйгур, хәзәр, болгар, карлук, угыз, кыпчак, кимәк, башкорт һәм кайбер башка атамалы кавемнәрнең тереклек кылуы мәгълүм. Күпчелеге күчмә тормыш шартларында яшәгән бу халыклар еш кына тереклек урыннарын алыштырганнар, үзара аралашканнар, керешкәннәр. Шуның нәтиҗәсе буларак, гомумтөрки кысаларында чагыштырмача яңа этник берәмлекләр дә оешкан. Угыз кавемнәре, мәсәлән, төрекмән, азәрбайҗан, төрек телләрен, халыкларын шәкелләштерүдә төп рольне уйнаган. Евразия татарлары болгар, хәзәр, кыпчак, татар компонентлары кушылудан формалаша. Төрки кавемнәрнең рухи язмышында, тарихи яшәешендә Төрки, Уйгур, Карахани, Кимәк, Хәзәр, Сәлҗүк, Кыпчак, Алтын Урда, Чыгытай, Госманлы, Рәсәй, Советлар Берлеге кебек мәмләкәт-империяләр дә тирән эз калдыра. Дәүләтчелек идеясе, мәмләкәт һәм гавам мөнәсәбәтләре сүз сәнгатендә дә күп гасырлар буе эшкәртелеп килә. Мифологик ышанулар элеккеге рухи тормышта гаять мөһим урынны алып тора.
Хәзерге фәндә төрки язма әдәбиятын VIIX гасырларга мөнәсәбәтле рун истәлекләреннән башлап китү кабул ителгән. Дөрес, әле бу төр ядкярләр саф әдәби әсәр түгел, алар тарихи, сәяси, дини һәм кайбер башка башлангычларның кушылмасы, синтезы рәвешендә. Шулай да борынгы рун истәлекләрендә сүз сәнгатенә хас күренешләр һәм элементлар шактый күзәтелә. Арада хәтта шигъри юллар да очраштыргалый. Инде XХI йөзләрдә төрки әдәбияты аеруча Караханилар дәүләтендә ныклап үсеп китә. Моңа бу мәмләкәттәге икътисади-иҗтимагый шартлар, сәүдә-һөнәрчелекнең үсеше, шәһәр тормышы зур йогынты ясый. Мәхмүд Кашгарыйның «Диване лөгатет-төрк» исемле күләмле китабы (10721074) борынгы төрки рухи тормышының фольклорын, язма әдәбиятын, мифологиясен, телен, фәнен үзенә туплаган гаҗәеп кыйммәтле хәзинә. Анда Идел-йортка, болгар-татарларга мөнәсәбәтле язмалар да бар. Шушы ук чорда Йосыф Баласагуниның атаклы «Котадгу белек» поэмасы (1069) иҗат ителә. Тирән мәгънәле, афористик яңгырашлы бу әсәр үз чорында да, үзеннән соңгы гасырларда да төрки дөньяның «шаһ китабы» вазифасын үти. Аның үзеннән соңгы әдәбиятка, шул исәптән татар сүз сәнгатенә дә йогынтысы гаять зур булды.
Диннең рухи тормышта, әдәбиятта мөһим роль уйнавы күптәннән мәгълүм. Борынгырак чорларда безнең әби-бабаларыбыз төрле диннәр тотканнар. Әмма VIIVIII гасырлардан башлап алар арасында мөселман дине тарала башлый, һәм бераздан ул төрки дөньяда, шул исәптән Идел-йортта да, төп дингә әверелә. Элеккеге рухи, әхлакый, инсани кыйммәтләр ислам дине белән яраклаштырыла. Коръән тәгълиматы төрки рухи тормышына, аеруча сүз сәнгатенә, гарәп-фарсы мәдәни казанышларының ныклап керүенә юл ача. Төрки-татар әдәбиятының соңгы меңьеллык тарихы мөселман дине белән турыдан-туры, табигый бәйләнешле. Күп кенә сюжет-мотивлар, образ-сурәтләр, шигъри детальләр Коръәннән алып эшкәртелә. Изге Китап юнәлеш, бәя-хөкем бирүче вазифасын да үти. Йосыф Баласагунидан алып Тукайгача кадәр яшәгән күпчелек төрки әдипләре ислам дине рухында, мөселман тәгълиматы кысаларында иҗат итә.
«Котадгу белек» традицияләре алдагы гасырда Әхмәд Йүгнәки, Әхмәд Ясәви (1166 елда вафат була) һәм Сөләйман Бакырганилар (үлеме 1186 елда) тарафыннан уңышлы дәвам иттерелә. Бу өч шагыйрьнең тәүгесендә дөньявилык, ә соңгы икесендә дини-суфичыл карашлар өстенлек итә. Һәм Әхмәд Ясәви, һәм Сөләйман Бакыргани илаһи мәхәббәт хисләрен җырлыйлар; матди байлыкка, хакимияткә кызыкмау, күңелне пакьләү, Коръәнгә тугрылык саклап яшәү алар иҗатындагы төп мотивлар. Бу авторларның әсәрләре өчен шигъри камиллек, музыкаль яңгыраш хас. Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакыргани иҗатлары күп гасырлар буе төрки-татар укучысын рухи яктан туендырып, азыкландырып торды, Хисам Кятиб, Колшәриф, Мәүла Колый, Гафури, Тукай һ. б. бик күп әдипләребезгә зур йогынты ясады.
Әдәби барыш, кагыйдә буларак, чагыштырмача дәвамлы, бердәм процесс. Әмма иҗтимагый-социаль шартларга, эчке һәм тышкы факторларга нисбәтән, ул билгеле бер сыйфади үзгәрешләр, үсеш баскычлары кичерә. «Котадгу белек» төрки әдәбияты тарихында яңа бер этапны Урта гасыр дип йөртелгән дәверне башлап җибәрә. Кайвакыт аның тәүге 100150 еллык чорын Урта гасырның беренче баскычы («раннее Средневековье») дип тә атыйлар [3:12, 23]. Ә инде XIII йөздә, төгәлрәге Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» (1233) әсәреннән төрки-татар сүз сәнгатенең чын мәгънәсендәге Урта гасыр чоры башлана. Моңа кадәрге әдәбиятны, гадәттә, төрки кавемнәрнең уртак мирасы дип йөртү кабул ителгән. Ул соңрак үсеп китәчәк милли төрки әдәбиятларның нигезен, төп чыганагын тәшкил итә. Әмма билгеле бер этник, төбәк аерымлыклары инде XIIXIII йөзләргә кадәр үк тә күзәтелә. Мәсәлән, «Котадгу белек»тә уйгур кавеменең, Караханилар мәмләкәтенең йогынтысы сизелә. Ә инде Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакыргани шигырьләрендә Урта Азия төркиләренең теле, яшәү рәвеше, табигате, мифологиясе билгеле бер эз калдыра. Кызганыч ки, борынгы хәзәр, бәҗәнәк, кимәк кавемнәренә мөнәсәбәтле язма әдәби истәлекләр сакланмаган. Бәлкем, аларда бу кабиләләрнең аерым сыйфатлары да гәүдәләнеш тапкан булгандыр?!
XIIXIII йөзләрдә төрки дөньяның Урта Азия, Идел-йорт, Кавказ арты, Себер-Алтай төбәкләрендә билгеле бер этник, иҗтимагый-мәдәни үзенчәлекләр ныграк оеша башлый. Карахани, Сәлҗүк, Болгар, Кимәк-кыпчак дәүләти берләшмәләр бу процесска уңай йогынты ясый.
Мәгълүм ки, Чыңгыз хан һәм аның варислары тарафыннан Евразиядә үткәрелгән масштаблы сәясәт аеруча төрки дөньяда тирән үзгәрешләр китереп чыгарды. Җучи, Чыгытай улуслары төзелү, Госманлы мәмләкәте оешу, Тимериләр дәүләте барлыкка килү этник, иҗтимагый, мәдәни барышка да шактый гына эзен салды. Кече Азиядә Шәйяд Хәмзә (XIII йөзнең икенче яртысы), Йуныс Әмрә (12501320), Солтан Вәләд (12261326), Гашыйк Паша (12711332) иҗатларында әкренләп төрек-госманлы сүз сәнгате оеша башлый. Алга таба бу традиция Әхмәди (13341413), Шәйхи (13711431), Мөхәммәд Чәләби (13581451) һ. б. авторлар тарафыннан дәвам иттерелә.
Дөрбәк һәм Хәйдәр Харәзми (XIV йөзнең икенче яртысы XV гасыр башы), Лотфый (13661465), аеруча Нәваи (14411501) тырышлыгы нәтиҗәсендә Урта Азиядә төрки-үзбәк әдәбияты шәкелләшә һәм ныклап үсеп китә. Төрки-азәрбайҗан сүз сәнгате үзенең оешып китүендә шактый дәрәҗәдә Нәсими (13691417), Физули (14941556) эшчәнлекләренә бурычлы.
Әмма төрки кавемнәр, аларның әдәбиятлары билгеле бер дәрәҗәдә этник шәкелләшү, оешу юнәлешен алгач та, үзара керешүләр, гомуми уртаклыклар дәвам итә. Мәсәлән, Алтын Урда җирлегендә яшәгән һәм иҗат иткән Рабгузый, Харәзми, Әхмәд Үргәнчи әсәрләре һәм үзбәк, һәм татар әдәбияты кысаларында карала. Этник чыгышы ягыннан Әстерхан татарлары («нугайлары») белән бәйләнешле мәшһүр Суфи Аллаһияр (16161713) Урта Азия һәм Идел-йорт төркиләренең уртак шагыйре хисаплана. Аның «Морадел-гарифин», «Сөбател-гаҗизин» поэмалары берничә буын татар зыялыларының өстәл китабы була, соңгысы Таҗеддин Ялчыголның «Рисаләи Газизә» әсәренең нигезенә салына.
* * *
Башка төрки әдәбиятлар кебек үк, татар сүз сәнгате дә борынгы төрки мирастан, рухи хәзинәдән үсеп чыга. Аның гомуми планда гына булса да шәкелләшә, оеша башлавы XIIXIII йөзләргә карый. Бу әдәбиятның тәүге вәкилләреннән берсе Идел-йортта яшәгән һәм иҗат иткән Дауд Сөләйман Саксини (XII гасыр) була. Әмма, ни үкенеч, аның төрки телдә язылган әсәрләре сакланмаган диярлек. Бу авторның гарәп телендә иҗат ителгән, төрле сюжет-хикәятләрне үзенә туплаган җыентыгы да һаман гыйльми, гамәли кулланылыштан читтә кала килә.
Фәндә татар (болгар-татар) әдәбиятын Кол Галинең атаклы «Кыйссаи Йосыф» (12121233) әсәреннән башлап китү киң таралыш тапкан.
Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятларына, шул исәптән төрки-татар сүз сәнгатенә хас сыйфатларның берсе әкият-легендаларга, билгеле, моңа кадәр теге яки бу дәрәҗәдә эшкәртелгән сюжетларга нигезләнеп әсәрләр иҗат итү. Биредә сюжет, образ яңалыгыннан бигрәк, аларның ничек, ни рәвешле эшкәртелүе, шәрехләнүе мөһим. «Кыйссаи Йосыф» китабы да нәкъ әнә шул юнәлештә, элеккеге традицияләр рухында туган күренеш. Аның нигезенә борынгы мифологиядән, Тәүрат, Коръәннән, күп кенә гарәп-фарсы авторларының әсәрләреннән килә торган Йосыф сюжеты һәм образы салынган. Кол Гали, үзенә кадәрге булган материалларны эшкәртеп, иҗат казанында кайнатып, оригиналь яңгырашлы әсәр тудырган. Шактый мавыктыргыч, тирән мәгънәле бу шигъри романда камил инсан, хөкемдар һәм халык, яшәүнең асыл максаты һәм бик күптөрле мөһим мәсьәләләр гәүдәләнеш тапкан. «Кыйссаи Йосыф» инде менә сигез гасыр буена халкыбыз белән бергә яши, тормыш дәреслеге вазифаларын үтәп килә. Аның тәүге басмасы 1839 елда Казанда дөнья күрә. Шуннан соңгы вакытта «Кыйссаи Йосыф» йөз мәртәбәгә якын нәшер ителде. Аның башка әдәбиятларга, авторларга да тәэсир-йогынтысы зур була.
Алтын Урда чоры, ягъни XIII гасыр урталарыннан XV йөз урталарына кадәрге еллар һәм татар тарихының, һәм Урта гасыр татар сүз сәнгатенең бик тә мөһим, бик тә үскән дәвере. Бу чорда халкыбыз, төрле этник төркемнәр кушылуыннан оешып, дөньяга татар исеме белән мәгълүм була. Җучи олысы Урта гасыр Евразия тормышында гаять әһәмиятле роль уйнаган кодрәтле мәмләкәт. Ул икътисади, сәяси яктан гына түгел, гыйльми, мәгърифәти, мәдәни җәһәттән дә зур уңышларга ирешә. Шәһәр тормышы кайнап тора. Бик күп илләр һәм халыклар белән төрле багланышлар урнаша. Аеруча Мисыр белән элемтәләр көчле була. Чөнки анда ике гасырдан артык Идел-йорттан чыккан мәмлүкләр идарә итә, төрки-татар теле киң кулланылышта йөри.
Алтын Урдага мөнәсәбәтле бай рухи, әдәби мирастан тик бик аз өлеше генә сакланып калган. Аерым ярлыклар, сүзлекләр, эпитафик истәлекләр, фәнни язмалар билгеле. Бу чор язма истәлекләреннән төп урынны әдәби әсәрләр алып тора. Алар кыйсса, хикәят, газәл, касыйдә, дастан, шигъри роман, робагый һәм кайбер башка жанрларда иҗат ителгән. Тезмә, чәчмә, катнаш әсәрләр бар.
Алтын Урда чоры һәм, гомумән, ислам чоры төрки-татар сүз сәнгатен тиешенчә аңлау һәм бәяләү өчен бик тә мөһим бер күренешне искә алып китү зарури. Билгеле булганча, төрки-татар сүз сәнгате үзенең мең елдан артык яшәү дәверендә үз кысаларында гына яшәми, башка кавемнәрнең рухи байлыклары белән дә мөнәсәбәткә керә. Иң озын-озак багланышлар, әлбәттә, гарәп-фарсы дөньясы белән була. Мәгълүм ки, ислам дине кабул ителгәч, гарәпләр, бераздан фарсылар бик нык алга китә, аларның телләрендә искиткеч бай әдәбият туа. Шунысы мөһим: гарәп, фарсы авторлары, бер яктан, үзләренең борынгы мәдәниятләренә таянсалар, икенче яктан, антик Греция, Рим казанышларын, Һиндстанның рухи кыйммәтләрен мул һәм иҗади үзләштерәләр.