Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы - Миңнегулов Хатыйп 12 стр.


СССРның тиешле югары органнарының 1958 елның 25 май карары нигезендә, 1937 елның 28 октябрендәге хөкем карары җинаятьчелек булмаган дип юкка чыгарыла, Һ. Атласи тулысынча реабилитацияләнә [1:250251]. Әмма әле ул, гәрчә рәсми рәвештә акланса да, төрле сәбәпләр аркасында халыкка озак кайтты. Бары тик үзгәртеп кору һәм аннан соңгы елларда гына бу могтәбәр затның исеме, хезмәтләре киң җәмәгатьчелеккә җиткерелә башлады. Бу игелекле һәм җаваплы гамәлләрнең башында М. Госманов, И. Таһиров, Б. Солтанбәков, С. Алишев, А. Литвин, Я. Абдуллин, Д. Гарифуллин, Д. Асылов, М. Мостафин кебек билгеле шәхесләр торды. Һ. Атласиның улы Угыз әфәнде (19272003) әтисенең намуслы исемен торгызуда, мирасын кайтаруда чын фидакярләрчә эш итте. Алсу Мөхәммәтдинова, күптөрле архив материалларын, галимнең эшчәнлегенең мөнәсәбәтле факт-мәгълүматларны ныклап өйрәнеп, мәкаләләр, махсус монография язды. Шунысы куанычлы: ике гасыр аралыгында Һ. Атласиның хезмәтләре, аеруча «Сөенбикә», «Себер тарихы», «Казан тарихы» китаплары кат-кат нәшер ителделәр. 2007 елда «Шәхесләребез» сериясендә «Җыен» нәшрияты «Һади Атласи. Тарихи-документаль җыентык» исемле басманы укучыларга ирештерде [1]. Р. Миңнуллин, А. Мөхәммәтдинова, И. Һадиев әзерләгән, М. Госманов мөхәррирлегендә чыккан әлеге җыентыкта Һ. Атласиның күп кенә мәкаләләре, хатлары, төрле документлар (аеруча тикшерү, суд органнары төзегән язмалар), бу олуг зат хакында күпсанлы мәкаләләр, истәлекләр, шулай ук иллюстрацияләр, фотоматериаллар урнаштырылган. Ахырда библиографик исемлек тә бар.

20092010 елларда «Җыен» нәшрияты М. Госманов редакциясендә Һ. Атласиның «Сайланма әсәрләр»ен ике томда нәшер итте [5;6]. Аларның беренче җилдендә укучыларга «Себер тарихы», «Сөенбикә», «Казан ханлыгы» хезмәтләре тәкъдим ителә. Икенче томы, нигездә, Һ. Атласиның публицистик язмаларын, хатларын, «Тарихе табигый» хезмәтен, шактый тулы библиографик мәгълүматларны үз эченә ала.

Һ. Атласиның кабатланмас шәхесе, тарихи хезмәтләре, милләтпәрвәр эшчәнлеге соңгы дәвер иҗат әһелләренең дә игътибар үзәгендә. Ф. Бәйрәмованың «Соңгы туранчы» дип исемләнгән фәнни-популяр документаль-тарихи әсәрендә (Казан : Аяз, 2016. 136 б.) бу олуг затның күпкырлы, фидакяр эш-гамәлләре, рухи көч-куәте, иман-ышанычы шактый тулы гәүдәләндерелә. Шагыйрь һәм прозаик Р. Әхтәмов, Һ. Атласига багышлап, хәтта махсус сонет та яза. Анда мондый юллар да бар:

Автор үз героен «отважный дух», «учёный, создатель, эрудит» дип атый һәм шигырен түбәндәге юллар белән төгәлли:

Мәгълүм булганча, Һ. Атласи гомеренең шактый өлеше Бөгелмә төбәге белән бәйле. Нәкъ менә шуңа күрә дә бөгелмәлеләр аны аеруча якын, үз итә. Биредә 90 нчы еллардан башлап бөек мәгърифәтчегә багышланган төрле чаралар (конференцияләр, кичәләр) уздырылып тора, басма материаллар дөнья күрә. «Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды» (аның рәисе инде өч дистә елдан артык Бөгелмә төбәгенең милли, мәгърифәти, мәдәни тормышының үзәгендә кайнаучы, төп оештыручысы Фәүзия Таһир кызы Мәхмүтова) ел саен күренекле милләтпәрвәрләргә «Мәгърифәтче» мактаулы исеме һәм Һ. Атласи премиясе биреп килә. Бу мактаулы дәрәҗәләргә М. Госманов, Р. Фәхретдинов, Г. Даутов, И. Таһиров, Р. Вәлиев, Р. Батулла, А. Хәлим, Ф. Бәйрәмова һәм кайбер башка билгеле галим-әдипләр лаек булды. Әлеге исемлеккә 2017 елда без фәкыйрегезнең дә өстәлүен мин шәхсән зур канәгатьләнү белән кабул иттем3.

Бөгелмәдә 1994 елдан бирле татар гимназиясе эшли. Һ. Атласи исемен йөрткән бу уку йортында аңа багышланган музей да бар. 2004 елдан Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә Һ. Атласи исемендәге музей-китапханә эшли. Журналист, чын милләтпәрвәр Фазыл Вәлиәхмәт инициативасы белән оештырылган бу мәгърифәти-мәдәни учакта олуг галим эшчәнлегенә һәм, гомумән, татар яшәешенә мөнәсәбәтле күпсанлы, гаҗәеп кызыклы мәгълүматлар тупланган [8].

* * *

Һади Атласи эшчәнлегендә башка халыклар, бигрәк тә төрки кавемнәр турында факт-мәгълүматлар да шактый. Аның тарихи хезмәтләре урыс, төрек һәм кайбер башка телләргә дә тәрҗемә ителергә лаек.

ӘДӘБИЯТ

1. Һади Атласи. Тарихи-документаль җыентык / фән. мөх. М. Госманов; төз.-авт.: Р. Миңнуллин, А. Мөхәммәтдинова, И. Һадиев. Казан : Җыен, 2007. 400 б.

2. Миңнегулов Х. Без «бер Ана-йортның балалары» (Татарстанда Төркиядәге милләттәшләребезне өйрәнүнең торышы (Курат һ. б.) // Иҗади гамәлле шәхесләр. Казан : Татар. кит. нәшр., 2014. 139156 б.

3. Prof Akdes Himet Kurat. Kazan türklerinin Taninmiş tarihçi вe milliyetçilerinden Hadi Atlaz // Kazan. 1975. 16. 16 s.

4. Мекемтас Мырзахметулы. Тайны русификации казахов. Алматы : «Каpзuгүрт» басnасы, 2015. 344 с.

5. Атласи Һ. Сайланма әсәрләр : 2 томда / фән. мөх. М. Госманов; төз. : И. Гыймадиев, Л. Гобәйдуллин, Р. Миңнуллин, Э. Сәлахова. Казан : Җыен, 2010. 2 т. 352 б.

6. Атласи Һ. Сайланма әсәрләр : 2 томда / фән. мөх. М. Госманов; төз.: И. Гыймадиев, Р. Миңнуллин, Э. Сәлахова. Казан : Җыен, 2009. 1 т. 560 б.

7. Ахтямов Р. Сонеты. Казань, 2014. 297 с.

8. Һади Атласи исемендәге музей-китапханә йорты : Альбом. «Татнефть» типографиясе, 2007. 23 б.

2017

I. 6. Исхакый һәм Тукай

Бу ике мәшһүр зат меңьеллык тарихы, меңәрләгән әдипләре булган татар әдәбиятының, мөгаен, иң күренекле вәкилләредер. Мәгълүм ки, сүз сәнгатенең төп вазифасы халыкка хезмәт итү, адәм балаларын рухи һәм инсани яктан тәрбияләү, үстерү. Һәм Исхакый, һәм Тукай әдәбиятның бу бөек бурычын тирәнтен аңлап эш итүнең, милләт бәхете өчен гомер буе көрәшүнең иң күркәм, иң җанлы мисаллары.

«Үз-үземә» шигыреннән алынган бу юллар һәр ике каләм әһеленең иҗат, яшәеш шигаре.

XIX йөзнең соңгы чирегендә дөньяга килгән Исхакый һәм Тукай боларның һәр икесе дә авылдан (берсе Чистай төбәгеннән, икенчесе Казан артыннан), мулла гаиләсеннән; һәр икесе дә татар мәдрәсәсендә белем ала. Урысча укып йөрүләре дә мәгълүм. Аларны тәрбияләүдә авыл гына түгел, шәһәр дә зур роль уйный. Һәм Исхакый, һәм Тукай татар вакытлы матбугатының тууында һәм үсүендә турыдан-туры актив катнаша; алар «коеп куйган саф» әдип, шагыйрь генә түгел, ялкынлы публицист, тәнкыйтьче, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе дә. Бу мөхтәрәм шәхесләрнең һәр икесе дә, татарның телен, рухи байлыгын, моңын, тарихын камил белү өстенә, төрки, Шәрык, урыс әдәбиятларыннан, госманлы, урыс телләре аша Аурупа сүз сәнгатеннән дә яхшы хәбәрдар.

Исхакый һәм Тукай табигать тарафыннан бирелгән көчле әдәби сәләт, олуг талант ияләре. Алар яшәгән чор, милли чынбарлык, иҗтимагый-сәяси вакыйгалар бу шәхесләрне шәкелләштерә, үстерә, иҗатка этәрә һәм илһамландыра. ХХ йөз башы «татар әдәбиятының алтын чоры» дип әйтелә икән, биредә, әлбәттә, без иң беренче чиратта шушы ике бөек затка бурычлы.

Исхакый һәм Тукай яшәешендә, үзара охшашлыклар, уртаклыклар булу белән беррәттән, шактый гына аермалыклар да бар. «Инкыйраз» авторы ата-аналы, чагыштырмача мул тормышлы гаиләдә туып үсә, дөньяның рәхәтен дә, михнәтен дә (төрмә-сөргеннәрне генә искә төшерик) күп күрә; бик аз вакытка гына булса да гаилә дә корып ала; кызы Сәгадәт аңа олыгаймыш көннәрендә чит-ят туфракларда бер рухи таяныч була; 1917 елгы инкыйлабларның, илдәшләр арасындагы көрәшләрнең үзәгендә кайный, Беренче һәм Икенче дөнья сугышларын башыннан кичерә; мөһаҗир сыйфатында җиһанның күп кенә мәмләкәтләрендә яши, төрле вакыйгаларында катнаша. Бу бөек һәм тынгысыз зат җитмеш җиденче яшендә якты дөньядан китеп бара. Кабере дә чит илдә Төркиядә. Тукай исә, гәрчә олуг каләмдәшеннән сигез ел соңрак туса да, Исхакый гомеренең өчтән берен генә диярлеген (егерме җиде елын) яши. Әмма аның шушы чирек гасырлык гомере дә ятимлек, кулдан-кулга йөрү, ачлы-туклы яшәү, авыру, гаиләви ялгызлык, йортсызлык михнәтләре һәм мәшәкатьләре белән шыплап тутырылган. Шундый шартларда милли-иҗтимагый, мәдәни-мәгърифәти тормышның үзәгендә кайнау, 56 томны тәшкил иткән үлемсез әсәрләр тудыру үзе гаять зур батырлык һәм фидакярлек, әйтергә яраса, феноменаль күренеш. Исхакыйдан аермалы буларак, Тукай, нигездә, Идел-йортта, туган ватанында яши һәм үзе мактаган да, тәнкыйтьләгән дә Казан каласында мәңгелеккә җирләнә дә.

Сорау туа: әгәр дә Тукай сәламәт булып, озаграк яшәсә, нинди язмышка дучар булыр иде икән? Турылыгы, мәсләки ныклыгы, кыюлыгы, «Инкыйраз» авторына охшаш холкы, көчле милләтпәрвәрлеге белән ул да, мөгаен, Исхакый юлы белән мөһаҗирлеккә китәр иде. Илдә калган очракта да, яңа шартларга ярашырга теләмичә, шәхес культының тәүге корбаннарыннан берсе булыр иде.

Ә соң бу ике бөек шәхеснең үзара мөнәсәбәтләре, бер-берсе турында күзаллаулары ничек булган? Һәм Тукай, һәм Исхакый ХХ йөз башы татар иҗтимагый-мәдәни, әдәби тормышның үзәгендә кайнаганнар, андагы яңа әсәрләрне, китапларны, каләм әһелләрен белеп барганнар. (Исхакый хәтта сөргенгә җибәрелгәч тә, Казан, Уфа, Оренбург милли, рухи тормышыннан хәбәрдар була.) Тукай 1907 елда Казанга килүенең беренче көннәрендә үк Исхакыйны күрергә тели. С. Рәмиевкә: «Гаяз әфәндене күрә алмам микәнни инде?» дип өзелеп әйтеп тә куя. Әмма инде Исхакый шушы көннәрдә генә Архангель губернасына сөрелгән була. [1:80]

«Инкыйраз» һәм «Шүрәле» авторлары, гәрчә шәхсән бер генә мәртәбә очрашмасалар да, бер-берсенең иҗатларын белеп яшиләр. Бу хакта аларның мирасларында шактый гына факт-мәгълүматлар бар. Мәсәлән, Тукай үзенең «Мөридләр каберстанындан бер аваз» шигырендә (1906) болай дип яза:

Күрәсез: яшь шагыйрь өлкән каләмдәшенең әсәрен югары бәяли, аны «гыйбрәт сабагы» дип атый; ә инде аның авторын хәтта мифлаштыра. Тукайның «Казанга кайтыш» (1912), «Тегеннән шуннан» (1912), «1912 елның хисабы» (1913) һәм кайбер башка язмаларында да Исхакый һәм аның аерым әсәрләре уңай яктан телгә алына. Үзенең «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» исемле хрестоматиясендә (1911) әдип иҗатыннан кайбер үрнәкләр дә бирә.

Бөек шагыйрьнең бөек әдипкә багышлап язылган махсус шигырьләре дә бар. Шуларның берсе 1907 елда иҗат ителгән «Кем ул?». Җиде икеюллык строфадан торган бу шигырьдә Исхакыйның милли яшәешебездә башкарган олуг эш-гамәлләре, тоткан урыны бәян ителә:

Тукай өчен Исхакый «милләтне күтәрүче», аңа «тел бирүче», «исемен яңгыратучы» да, «дошманнарыбызны күрсәтүче» һәм «милләтне шатландыручы» да, «бөтен зәхмәт»-авырлыкны үзенә алучы да. Гадәттә, бу шигырьнең исемен, андагы һәрбер юлны сорау билгесе белән басалар. Әмма ул гадәти сөаль генә түгел, ә икърарны, раслау-горурлыкны эченә алган сорау да.

Тукай үзенең үлеменә егерме өч көн кала иҗат иткән «Мөхәрриргә» шигырен (1913) турыдан-туры Исхакыйга мөрәҗәгать итеп яза. Ул сөргеннән азат ителгән бөек әдипне лаеклы каршылау уңае белән иҗат ителгән. Әмма рәсми хакимият Исхакыйның Казанга кайтуын тыя.

Кыйтга жанрында язылган «Мөхәрриргә» шигыре «Инкыйраз» авторына олуг хөрмәт, аны зурлау хисләре белән сугарылган. Тукай Исхакыйны милләтнең юлбашчысы («чубаны»), гаделлекне, хаклыкны торгызучы рәвешендә бәяли, аны сагынуын, аның ватанга кайтуын бөтен барлыгы белән тели.

Син булмаган алты елда, ди шагыйрь, «җанлы тормыш бетте», «шанлырак бер эш тә булмады», «көтү аерылышып» бетте

Тукайның соңгы шигырьләреннән берсе «Даһига» дип атала. Аның тәүге һәм ахыргы строфалары болай яңгырый:

Күп кенә авторлар бу шигырьнең Исхакыйга мөнәсәбәттә иҗат ителүен искәртәләр.

Тукайның милләт шагыйре буларак өлгерүендә, аның гаять нәтиҗәле иҗатында бөек әдипнең роле зур. Ул аның фикердәше, мәсләктәше, остазларының берсе булган. Шагыйрь бөеклек дәрәҗәсенә ирешсә дә, бер казанга ике тәкә башы сыймый принцибы белән эш итмәгән, өлкән каләмдәшенең зурлыгын, даһилыгын кешеләр ишетмәсен рәвешендә түгел, ә бөтен гавам алдында таныган, яңгыраткан. Шунысы кызык: Тукай көчле сатирик, ул, кемнең кем булуына карамастан, үзенең әче тәнкыйть укларын атып кына торган. Ә менә «Инкыйраз» авторын ул һич тә тәнкыйтьләми, аны һәрчак ихтирам белән телгә ала.

Үз чиратында Исхакый да Тукайга һәрвакыт хөрмәт белән карый, аның шәхесен, шигырьләрен гомере буе зурлый, игътибар үзәгендә тота, кирәк чакта аны яклый да, аклый да. Бөек әдипнең шагыйрь хакында дистәләгән махсус язмалары да бар. Шундыйларның берсе «Тукай мәрхүм» дип атала. Прозаик поэманы хәтерләткән бу текст, шагыйрьнең үлеменә ике ел тулу алдыннан язылып, «Ил» гәҗитенең 1915 елгы 27 март санында басылган. Бу мәкалә бераз гына үзгәрешләр белән «Яңа милли юл» журналының 1931 елгы 4 нче (апрель) санында кабат нәшер ителә. Исхакыйның бу язмасы, гәрчә күләм ягыннан ике битлек кенә булса да, эчтәлек-мәгънәви җәһәтеннән гаять тыгыз, бөек әдипнең халык шагыйре хакындагы карашларын шактый тулы чагылдыра. Мәкалә авторы Тукайның «милли шагыйрь» булуына, иҗатының үлемсезлегенә басым ясый. Ул, ди Исхакый, халыкның «уен-фикерен шигъри бер җепкә тезеп бирүче милли шагыйрь». Аның үлеме, «матәм» бөтен татарны берләштерде. Тукайны искә алу, зурлау «быел гына түгел, еллар, ун еллар, йөз еллар шулай барачактыр, шулай итәчәктер. Бу табигыйдыр; бу мантыйкыйдыр. Бу Тукайның олуглыгына, иткән хезмәтенең зурлыгына мөнасибтыр Тукай сигезьеллык хәятында күрмәгән кадерне, ихтирамны бердән алды. Авыр тормышта төчесеннән битәр ачысы күп, матурлыгыннан битәр ямьсезе күп тормышта ирешә алмаган дәрәҗәгә Тукай бердән иреште»; «Көннән-көн Тукайның тәэсире тирәнәя барган кебек, көннән-көн Тукайның милли рухы бөтен татар яшьләренең җанын, рухын ашлый барган кебек, көн үткән саен, аның кыйммәте дә күтәреләчәктер. Аның татар милләтенә хезмәте, калдырган байлыгы меңнәр, йөзәр меңнәр мәртәбә артачактыр. Аның шигырь хәзинәсе алган саен кимеми торган, алган саен саклана торган милли зәмзәм коесына әвереләчәктер». Исхакый фикеренчә, бу «зәмзәм коесы» бик күпләр өчен пакьләнү, дәвалану чыганагы.

Бу мәкалә иң беренче чиратта мәктәпләргә, укытучыларыбызга атап язылган. Автор укучыларга Тукайны «былчыратмыйча», «ялганнар белән бутамыйча» җиткерергә өнди. «Тукай, ди ул, безнең яңа, мәдәни, милли тормышыбызның иң зур нигезе булганга, аның тазалыгы, аның пакьлеге баланың күңелендә бик нык утырырга тиеш. Аның олуглыгы, аның бөеклеге безнең милләтебезнең бөеклеге, олуглыгы берлә мөнасиб булганга күрә, ул үзенең олуглыгы кадәр пәрдәсен ачарга тиештер. Шуны булдыру, шуларны эшләп, баланың күңеленә сеңдерү укытучыларның бурычыдыр, милли-мәдәни вазифасыдыр».

Исхакыйның Тукай турындагы башка язмаларында да (аларның күпчелеге «Яңа милли юл» журналында басылган) шагыйрьнең бөеклеге, миллилеге, татар рухи тормышындагы зурлыгы ассызыклана, аның иҗат чыганакларына, идея-эстетик карашларына, сәнгати осталыгына игътибар юнәлтелә [болар хакында тулырак мәгълүматлар: 2:268280]. 1938 елда дөнья күргән бер язмасында (Яңа милли юл. 1938. 4. 2 б.). Исхакый Тукайны «татарның иң зур шагыйре» дип атый; аның «Тик милләткә хезмәткә мәхәббәт миндә бар. Минчә, монда ямь дә бар, ләззәт тә бар һәм тәм дә бар» шигырен мисалга китерә дә болай ди: «Гомере буенча менә шул милләткә хезмәт аның бөтен иҗатында Тимерказык булып, аның кыйбласы булып барадыр. Бөтен кыска гомере буенча ул шул милли юлдан һичбер тайпылмыйча, кабергә кадәр милләт ерын ерлап, милләт кайгысын көйләп, милләт көлкесендән көлеп, үзенең иҗатын шул милләтчелек кальбенә сугып киләдер. Яңлышканда, каләме шуып кына китеп тә, икеюллык кына бер шигырьне дә шул алган юлына хилаф төстә язмыйдыр, яза да алмыйдыр».

Исхакый Тукайның гомерен озынайта алмаганга үкенеч хисләрен дә белдерә, хәтта халыкка, аеруча хатын-кызларга үпкәсен дә әйтеп куя. «Бөтен төрк-татар дөньясы алдында, ди ул, Тукай йилдә яна торган шәм кеби көннән-көн аның актык сәгатьләре якынлаша. Ләкин аны саклау тәдбире (уй-нияте. Х. М.) иң соңга кадәр кичектерелә. Тукайның, алдан хәбәр биргән кеби, берничә ел элек ерлаган, көйләгән:

Назад Дальше