Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы - Миңнегулов Хатыйп 11 стр.


Һ. Атласиның Беренче бөтендөнья сугышына кадәрге елларда нәшер ителгән мәкаләләре тематик һәм эчтәлек ягыннан шактый төрле. Аларда дөнья һәм ил хәлләре дә, тарих һәм заман тормышы да, икътисад вә мәдәният тә бар. Әмма шулай да бу язмаларның күпчелеге татар язмышы белән бәйле. Автор, үз элгәреләренең традицияләрен дәвам итеп, милләтне саклауда һәм үстерүдә төп чара итеп гыйлем-укымышлылыкны саный. «Тарих вә заманның мәңгелек агымнарының күрсәтүенә караганда, дип яза ул үзенең 1910 елда дөнья күргән бер мәкаләсендә, бер милләт надан булса, ул милләт, һичшиксез, икенчеләре тарафыннан тоткын ителә. Көчлеләр тарафыннан тоткын ителгән милләт, һич шөбһәсез, ярлылана. Андый бер милләт надан да, ярлы да булса, ул милләт, һичшиксез, бетә» [1:104]. Һ. Атласи «гыйлем» төшенчәсен дин, һөнәр һ. б. мәсьәләләр белән тыгыз мөнәсәбәттә карый. Аның фикеренчә, халыкның, исламның «сәгадәте (бәхете. Х. М.), бәкасы хәяты (мәңгелек тормышы. Х. М.) гыйлемдә, мәгарифтә, һөнәрдә, сәнаигъдә» [5:25]. Һ. Атласи милләт язмышында аеруча һөнәрнең зур роль уйнавына басым ясый. Бу хакта аның «Һөнәрчелек вә татарлар» дигән махсус мәкаләсе дә бар (Йолдыз. 1914. 1105) [5:206209]. «Бер милләт, дип яза автор, ничаклы һөнәрле булса, аңарда шулчаклы байлык артык була. Мөселман халыклары уку, белем бабларында башка милләтләрдән ничаклы артта булсалар, алар һөнәрчелек бабларында да шулчаклы артталар». Мәкаләдә татарны һөнәрле итүнең зарурлыгы бөтен кискенлеге белән куела. Авторның «уку бабларында алга китүебез өчен гыйльми мәктәпләр ничаклы лязем итсәләр дә, һөнәр эшләрен дә алга китерүебез өчен дә һөнәр мәктәпләре шулчаклы ляземдер» дигән сүзләре бүгенге көнебез өчен дә актуаль яңгырый.

Һ. Атласи артталыкның төп сәбәбен халыкның үзендә күрә. Шуңа күрә дә ул үз укучыларын «гафләт» йокысыннан уянырга, туктаусыз белем алырга, һөнәр үзләштерергә, эш-гамәл кылырга, мәктәп-мәдрәсәләрне заманга туры килерлек итеп «ислах» кылырга, алдынгы милләтләрдән өйрәнергә чакыра. Олуг мәгърифәтче күренекле затлар хакында да яза, аларның эшчәнлеген гыйбрәтле үрнәк итеп куя [5:218227]. «Шиһаб хәзрәтләре кем иде?» исемле мәкаләсендә ул бу шәхеснең олуг реформатор, фикер хөрлеге тарафдары булуын искәртә. Гани бай Хөсәенов һәм Фатих Кәримиләрнең эшчәнлекләрен бәяләп, Һ. Атласи болай яза: «берсе малы белән милләтнең бәхет вә сәгадәтенә хезмәт иткән кебек, икенчесе дә гыйлем белән милләт балаларының нурлануына вә шул нигездә милләтнең хәятына хезмәт итте. Үз өстендәге милли булган бурычларны үтәп, халыкның гыйлем вә мәгариф иясе булуларына тырышкан вә шул нигездә милләтнең киләчәген уйлап, аны һичбер онытмаган адәмнәрне милләт тә онытмаска тиешле» [5:248].

Һ. Атласи язмаларында дин, тел, топонимика, миссионерлык, башкортлар һәм кайбер башка мәсьәләләр хакында да кызыклы гына фикер-күзәтүләр бар. Аның публицистикасы өчен фикер тыгызлыгы, факт-мәгълүматларга байлык, тәнкыйди рух хас. Тел-стиле ораторларныкы кебек гаять җанлы, үтемле, динамик. Автор, эчтәлеккә тапкыр рәвештә, риторик сорау һәм мөрәҗәгать алымнарын да уңышлы файдалана, урыны белән көтелмәгән, әмма мәгънәне тулырак ачарлык сурәтләр, фразеологизмнар, гыйбрәтле афоризмнар да кулланып җибәрә. Бер-ике генә мисал китерик. «Яшеннән качкан шайтаннарга, карчыгадан качкан чыпчыкларга, бүредән качкан этләргә урыннар тар булганы кебек, безне юк итәргә бөтен көчләрен сарыф кылган күзлекле еланнарга да киң җир өстендә бер аршин кадәр булса да кабердән башка тыныч урын калмады» [5:18]. «Мәшһүр инглиз әдибе Шекспир «наданлык Алланың ачуы, белем исә оҗмахның баскычыдыр» димеш. Менә шушы баскычны хәзерли торган урын исә, һич шөбһәсез, мәктәптер. Мәшһүр Виктор Гюгоның: «Берәү мәктәп бина итсә, ул кеше төрмәне йозаклады», дигәне дә бик тирән мәгънәле сүзләр» [1:91].

Тарихилык, үткәннең вакыйга-хәлләренә, факт-мәгълүматларына мөрәҗәгать итү, аларны шәрехләү Һ. Атласиның публицистик язмаларында еш күзәтелә. Бу аңлашыла да, чөнки әлеге мөхтәрәм зат, гәрчә төрле тармакларда эшләсә дә, үзенең фикерләү рәвеше, төп эшчәнлеге белән тарихчы галим иде. Бу сыйфат аеруча аның махсус тарихи хезмәтләрендә ачык чагыла. Узган гасырның 10 нчы елларында аның бер-бер артлы тарих китаплары языла һәм нәшер ителә: «Себер тарихы» (Беренче җөзьэ. Казан: Өмид, 1912. 177 б.), «Казан ханлыгы» (1 җилд. Казан: Өмид, 1914. 336 б.), «Сөенбикә» (Тарихи хикәя. Казан: Өмид, 1914. 62 б.). (Мин бу китапларның гарәп язуындагы басмалары белән моннан ярты гасырлап элек танышып чыккан идем.) Боларның өчесе дә, гәрчә исемнәре төрле булса да, татар тарихы, халкыбызның XVXVI йөзләрдәге иҗтимагый-сәяси тормышы. Автор бу дәверне элеккеге һәм үзеннән соңгы чорлар белән тыгыз бәйләнештә карый, чынбарлыкка нисбәтән татар тарихын төрки, урыс һәм кайбер кавемнәрнең тарихы белән багланышлар контекстында тикшерә. Мәгълүм ки, XV йөзнең икенче чирегендә Алтын Урда җирлегендә барлыкка килгән Казан, Себер, Кырым һәм кайбер башка татар мәмләкәтләре һәм аларда яшәүчеләр, бер Ана-йортның балалары кебек, үзара тыгыз бәйләнештә булганнар һәм даими аралашып торганнар. Шушы хакыйкатькә тугры калып, автор да татар ханлыкларының тарихын бер-берсе белән үзара мөнәсәбәттә яктырта, һәм урыны белән бу зыянсыз рәвештә аерым кабатлауларга да китерә.

Билгеле булганча, халкыбызның милли үзаңы кузгалуга, үсүенә нисбәтән татар тарихын теге яки бу дәрәҗәдә яктырткан хезмәтләр дә күренә башлый. Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Р. Фәхреддин, Р. Әмирхан, М. Рәмзи һ. б.ның китаплары әнә шундыйлардан. 10 нчы елларда Ә.-З. Вәлиди, Г. Батталларның татар тарихы хезмәтләре нәшер ителә. Һ. Атласи китаплары да әнә шул нигездә, шул дулкында языла. Гаять күпсанлы урыс елъязмаларында, тарих китапларында татарга мөнәсәбәтле факт-мәгълүматлар тулып ята. Болардан тыш, Шәрык, Аурупа авторлары да татар тематикасын читләтеп узмаган. Һ. Атласи күптөрле чыганакларны, төрле позициядә торып язылган хезмәтләрне ныклап өйрәнә, тәнкыйди иләк аркылы уздыра. Нәтиҗәдә ныклы фактик нигезгә корылган китаплар тудыруга ирешә. Аларда халкыбызның катлаулы да, данлы да, фаҗигале дә тарихы шактый тулы күзаллана. Шунысы мөһим: автор, ничектер, вакыйга-хәлләрне аларда катнашучы, аларны тудыручы кешеләр язмышы, аеруча хөкемдарлар һәм җитәкчеләрнең эш-гамәлләре белән табигый рәвештә үреп яктыртуга ирешә. Бу исә ул язганнарның үтемлелеген арттыра, тәэсирлелеген көчәйтә. Чагыштырмача авыррак тел белән язу мәйданына килеп кергән Һ. Атласи тиз арада татарча тел-стильнең матур үрнәкләрен тудырды. Бу аеруча аның тарих китапларында ачык күренә. Авторның фикерләү рәвеше, тел-стиле еш кына фәнни һәм әдәби язма сөйләмнең синтезын, матур үрнәген хәтерләтә: «Казан ханлыгы татар падишаһлыкларының йөрәге хөкемендә булганлыктан, аның җимерелүе башка татар ханлыкларының да бетәчәкләренә ишарә иде» [6:70]; «Бу кеше (сүз Хөршидә бикә, ягъни Мөхәммәд Әмин ханның «бертуган сеңлесе» хакында бара. Х. М.) үзе хатын гына булса да, аның Казан ханлыгына иткән зарарлары мең ирнекеннән артык булды Бу тезгенсез хатын көчсез ханлыкның бетүе өчен батыр хезмәтче булды» [6:84]; урыс чыганакларыннан, сәяхәтче С. Герберштейн (14861566) язмаларыннан файдаланып, Һ. Атласи Касыйм, Казан тәхетләрен дә биләп торган Шәехгалине (Шаһгалине) менә ничек тасвирлый: «үзе татар иде исә дә, аның русларга мәхәббәте татарларга караганда артык иде Тышкы яратылыш ягыннан да бик сөйкемсез булганлыгы өчен, аны күрү белән, кешенең аңардан күңеле суынадыр иде. Зур кара йөзе, озын салынкы колагы, кыска аягы, зур корсагы, сирәк сакалы, кәкре үкчәсе белән күрүченең күңелен болгандырыр иде Шәехгалинең тышы кеше яратырлык булмадыгы кеби, аның эшләгән эшләре дә Казан халкы яратырлык булмады» [6:355]. Сөенбикә шәхесе исә укучыга бу рәвештә тәкъдим ителә: «Сөенбикә чиктән тыш матур һәм сөйкемле вә шуның илә бәрабәр бик гакыллы бер кыз иде. Нугай кызлары арасында Сөенбикәгә охшаган кыз булмадыгы кеби, Казан вә рус йортларында да аңа тиңдәш булырлык кыз юк иде» [6:190]. Һ. Атласиның «Сөенбикә» кыйссасы, бер яктан, тарихка тугрылыкны сакласа, икенче яктан, әдәби әсәргә дә шактый якын тора. Юкка гына автор үзе аны «тарихи хикәя» дип исемләмәгәндер. Һәм, гомумән, Һ. Атласины, гәрчә аерым искәрмәләр белән булса да, «әдип» дип тә атарга мөмкин.

Чын милләтпәрвәр, үз халкының тугрылыклы улы Һ. Атласи өчен тарих фәнни өйрәнү, тикшерү объекты гына түгел, ә татар язмышын аңлауда, аның киләчәген билгеләүдә гаять мөһим гыйбрәт чыганагы да. «Себер тарихы» китабының кереш сүзе тирән эчтәлекле мондый юллар белән башлана: «Инсанны чын мәгънәсе илә инсан иткән гыйлемнәрнең иң беренчесе, һич шөбһәсез, тарих гыйлемедер. Үзенең кем икәнен белмәгән инсан ничаклы хиссез исә, үз милләтенең тарихын белмәгән инсан да шул нисбәттә хиссездер. Тарих гыйлеме инсанда милләт хисе уятучы гыйлемнәрнең бердәнбере булганлыгы сәбәпле, алдынгы милләтләр үз тарихларына фәүкылгадә (гадәттән тыш, искиткеч. Х. М.) әһәмият биргәннәр вә һаман бирмәктәдерләр. Безнең бабаларыбыз булган төрек-татарлар (төрки-татарлар. Х. М.) борынгы заманнарда иң атаклы халыклардан булганлыклары сәбәпле, аларның тарихлары иң парлак (бай, зур. Х. М.) тарихлар җөмләсеннәндер» [6:45]. Тарихка шушындый олуг максат белән якын килгән Һ. Атласи әби-бабаларының яшәешен, кылган гамәлләрен тикшерә, күп гасырлар буе дәүләт тоткан татар кавеменең ничек тоткынлык упкынына килүен, дәүләтчелектән мәхрүм булуын яктырта. Бердәмлек җитмәү, үзара ыгы-зыгы, байлыкка кызыгу, хөкемдарларның җавапсызлыгы, сатылу, ваемсызлык моның төп сәбәпләре. «Казан биләренең күбесе, дип яза автор, йорт өчен файдалы эш кылырга булдыра алмасалар да, аның зарарына байтак эш кылырга хәлләреннән килә иде. Боларда изге тойгылар булмаганлыгы сәбәпле, алар өчен йорт сату шалкан ашау кебек җиңел иде. Болар ил файдасын күзәтмиләр. Йорт өчен кайгырмыйлар, шуңа күрә үзләренең шәхси файдалары өчен ханлыкны корбан итүдән тартынмыйлар иде. Бер нәрсә өчен ханга күңелләре калса, урыс князьләренә хәбәр җибәрәләр» [6:411412]. «Казан ханлыгы» китабының авторы аеруча нугай мирзаларының эш-гамәлләрен кискен тәнкыйтьли. 1549 елның көзендә, мәсәлән, «Исмәгыйль, Белек-Булат, Арслан (Нугай иленең мирзалары. Х. М.) Иванга ярлык язып, үзләренең Казан йортына яу булдыкларын, тиздән Казан өстенә йөреячәкләрен аңлаттылар. Исмәгыйль үзенең ярлыгында: «Яу булгач, Казанны тар-мар итәбез, син дә яу чапсаң иде» дигән. «Кара төлке бүреге сорыймын!» дип, Иваннан бүрек сораган иде» [6:437438]. (Ә бит Казан һәм Нугай мәмләкәтләре бер үк татар халкының илләре. Бу мирзалар Казан ханбикәсе Сөенбикәнең туганнары. Шунысы да мәгълүм булсын: бу чорда Нугай ханлыгы беренче чакыруда ук кимендә 100 мең атлы гаскәр куя алырлык мәмләкәт. Шулай шул: дөньяның сәламәт баш аңлый алмаган «тәкый гаҗәп» хәлләре бар.)

Һ. Атласиның тарихи хезмәтләрендә, аеруча хәзерге фән югарылыгыннан караганда, аерым кимчелекләр, төгәлсезлекләр дә, субъектив моментлар да бардыр. Аларның кайберләрен заманында (төгәлрәге 1914 елда) Зәки Вәлиди дә күрсәтеп чыккан иде [1:4959]. Әмма ничек кенә булмасын, Һ. Атласи татар тарихын өйрәнүгә үзеннән гаять зур өлеш кертте, халкыбыз яшәешенең аеруча катлаулы, фаҗигале дәверен шактый тулы рәвештә күз алдына китереп бастырды. Аның хезмәтләре, бер яктан, милләтебезнең үзаңын үстерүгә зур йогынты ясаса, икенче яктан, үзеннән соңгы татар тарихын язучыларга тәэсир итте. Без моны М. Худяков, А. Халиков, Р. Фәхретдинов, С. Алишев һәм кайбер башка галимнәрнең хезмәтләрендә ачык күрәбез.

* * *

Һ. Атласиның совет чорындагы тормышы, эшчәнлеге фаҗигале һәм гыйбрәтле язмышы соңгы дәвер галимнәренең, аеруча М. Госманов, Б. Солтанбәков, И. Таһиров, А. Мөхәммәтдинова, А. Литвин язмаларында шактый тулы яктыртылган. Шуңа күрә биредә без аның бу чордагы гомер юлына бик кыскача гына тукталып китәбез.

1917 елгы инкыйлаблар чоры, аннан соңгы гражданнар сугышы еллары ил тормышының гына түгел, Һ. Атласиның да катлаулы, каршылыклы гомер сәхифәләре. 1917 елның февралендә ул гаиләсе белән Бөгелмәгә күченеп килә, өяз һәм аның башкаласының иҗтимагый-сәяси, рухи тормышында актив катнаша. Шушы елларда ул Бөгелмә земство идарәсен җитәкли, укытучылар семинариясендә мөгаллимлек вазифаларын башкара. Мәгълүм ки, бу елларда Бөгелмә аклар кызыллар көрәшенең мөһим бер учагына әверелә. Колчакчылар әмере белән земство идарәсе Уфага, Златоустка күчерелә. Шуңа нисбәтән Һ. Атласи да Бөгелмәдән китеп торырга мәҗбүр ителә. 19191920 елларда ул Урал якларында, Чиләбе, Актүбә, Гурьев, Баку шәһәрләрендә, Иран мәмләкәтендә дә булып ала. Германиягә бару нияте гамәлгә ашмый. 1921 елның апрель аенда Бөгелмәгә әйләнеп кайта [3:3233]. 1917 елда Мәскәүдә һәм Казанда үткәрелгән Бөтенроссия Мөселман корылтайларында, 1918 елда Уфада Милли Мәҗлес эшендә актив катнашуы мәгълүм.

Патша дәверендә үк хакимият күзәтүе астында торган Һ. Атласины совет чоры идарәчелеге дә даими рәвештә «игътибар үзәгендә» тота, дөресрәге, контрольне тагын да көчәйтә: тикшерү, судлар, кулга алу, төрмәләр бер-бер артлы кабатланып кына тора. Мәсәлән, ул «контрреволюцион эшчәнлек»тә гаепләнеп кулга алына, хөкемгә тартыла. Ләкин Чистай суды, 1921 елның 22 апрель карары белән, аны аклый. Әмма яшерен күзәтү астында кала, төрле кысынкылыкларга да дучар ителә.

19211929 елларда Һ. Атласи Бөгелмә мәктәпләренең берсендә тарих, география, алман теле укыта, төрле чаралар уздыруда катнаша, Урта Азия, Мәскәү тарафларына да барып чыга, фәнни, иҗади эш белән дә шөгыльләнә. Җөмләдән фарсы классигы Сәгъди Ширазиның «Гөлестан» әсәрен (1258) татарчага тәрҗемә итә. (Билгеле булганча, дөньякүләм мәгълүм бу ядкярнең тәүге татарча варианты 1391 елда Сәйф Сараи тарафыннан башкарылган була.) Галимнәр Һ. Атласиның бу елларда «Элеккеге һәм яңа Россиянең тарихы» исемле зур хезмәт өстендә эшләвен искәртәләр [1:38]. Кызганыч ки, аның бу монографиясе, кайбер башка хезмәтләре, Себер, Казан һәм, гомумән, татар тарихына мөнәсәбәтле күп кенә материаллары кулга алыну, төрмә-сөргеннәргә җибәрелү вакытында юкка чыга.

Балигъ булган елларыннан башлап үз милләтенә хезмәт кылуны яшәү кыйбласы иткән Һ. Атласи 20 нче елларда да милли мәсьәләләрдән читкә китми. Гарәп графикасын латин белән алыштыруга ул кискен каршы чыга, «Яңалиф»нең татар мәдәниятен аянычлы хәлгә китерәчәген искәртә. Шулай ук галим илдәге халыкларның хокукый яктан тигезсез шартларга куелуы белән дә риза булмый, төрки-татар кавемнәренең мәнфәгатьләрен, бердәмлеген дә яклап чыга, «туранчылык» идеясенә дә теләктәшлек белдерә. Ахыр чиктә мондый карашлар һәм эш-гамәлләр Һ. Атласины 1929 елда кулга алуга, «солтангалиевчелек»тә гаепләүгә китерә: бөтен милке конфискацияләнә, җиде балалы гаиләсе йорт-җирсез калдырыла, үзе, ун елга хөкем ителеп, әүвәл төрмәләрдә утыра, аннан Төньякка (Мурманск, Соловки тарафына) җибәрелә. Һ. Атласиның бу елларда туганнары, гаиләсе, якыннары белән язышкан аерым хатлары сакланып калган [1:137202; 6:250302]. Аларда бу олуг затның ачлы-туклы яшәве, газаплы тормышы, эчке халәте шактый тулы чагылыш тапкан. Әмма ул теләсә нинди шартларда да яшәү-тереклектән өмет өзмәгән, ихтыяр көчен, рухи ныклыгын саклап калган.

Сәламәтлеге какшау аркасында, Һ. Атласи дүрт еллап тоткынлыктан соң, 1933 елның июлендә вакытыннан элек азат ителә. Бөгелмәгә кайткач, ул эш тә, яшәү урыны да таба алмыйча интегә. Бер елдан соң Казанга күчеп килергә мәҗбүр була. 12 нче номерлы мәктәпкә алман теле укытучысы итеп билгеләнә. Казанның зыялылары белән дә аралаша башлый. Әмма шәхес культының котырынган дулкыннары Һ. Атласиның бераз гына эзгә басып килгән тормышын янә пыран-заран китерә. 1936 елның 28 июлендә ул кабат кулга алына. «Контрреволюцион» эштә, милләтчелектә, «бәйсез төрки-татар дәүләте» оештыруда гаепләнә. Озакка сузылган сорау алу газапларыннан соң 1937 елның 28 октябрендә татарның бу олуг улы хөкем ителә. «Атласовщина» дигән бу төркемдәге 24 кешегә суд карары чыгарыла. Шуларның тугызы халкыбызның күренекле зыялылары (Һ. Атласи, бертуган Туйкиннар, Р. Яруллин Әхмәд Тимернең әтисе һ. б.) үлем җәзасына тартыла. Хөкем карары 1938 елның 15 февралендә гамәлгә ашырыла. Шунысын да искә төшерик: «атласовчылар»ны гаепләү һәм хөкем итү рәсми хакимият тарафыннан күрсәтмә, башкаларга «гыйбрәт алырлык» итеп үткәрелә.

Назад Дальше