Риваять чыгышы, вазифасы, жанр табигате белән эпик, чагыштырмача кече күләмле фольклор әсәре. Әмма ул язма әдәбиятка да электән үк кереп киткән.
К. Насыйри күп кенә риваятьләрне теркәп калдырган Хисам Кятиб, Мөхәммәдьяр, Әбелмәних Каргалый, М. Гафури, Ф. Әмирхан, Һ. Такташ һ. б. бик күп әдипләр дә үз әсәрләрендә риваятьләрне әдәби чимал, материал, сюжет рәвешендә һәм иҗади файдаланганнар. Төрле идея-эстетик максатларны күздә тотып риваятьләргә мөрәҗәгать итү, аларның стилен файдалану хәзерге әдәбият өчен дә чит түгел. Алда телгә алынган Рабгузый, М. Болгаридан тыш, К. Насыйриның кысалы кыйсса жанрындагы «Кырык вәзир» романы (1868) инде менә гасыр ярымнан артык татар укучысының иң яраткан китапларының берсе булып тора.
Сәяхәтнамә (сәфәрнамә, елъязма) дөнья әдәбиятында борынгыдан алып хәзергәчә иң киң таралган эпик жанрларның берсе. Аның өчен сыйфатлау, төрле вакыйга-хәлләрне хикәяләү, бәян кылу, хөкем йөртү хас. Бу жанрның үзәгендә автор сәфәр кылучы, сәях. Ул, кагыйдә буларак, сәяхәт вакытында күргән-ишеткәннәрен, кичергәннәрен үз исеменнән укучы-тыңлаучыларга җиткерергә омтыла, мөмкин кадәр чынбарлыкка тугрылык, объективлык сакларга тырыша. Бу төр әсәрләрнең ниндилеге шактый дәрәҗәдә авторга, аның әзерлегенә, профессиясенә, язу максатына, укучыларның теләк-ихтыяҗларына да бәйле. Сәүдә белән шөгыльләнүчеләрне, мәсәлән, чит илләрдәге һ. б. төбәкләрдәге матди як күбрәк кызыксындыра, иҗат әһелләренең игътибарын мәдәни ядкярләр ныграк тарта Күп кенә сәяхәтнамәләр гыйбрәт алу, мавыктыру максатын күздә тотып языла. Шуңа күрә аларда үзеңнеке белән читләрнекен чагыштыру, янәшә кую алымы да иркен кулланыла; арага кызыклы факт-мәгълүматлар, мисаллар кертеп җибәрелә. Гадәттә, бу жанрдагы әсәрләр чәчмә формада иҗат ителә, көндәлек, хат, истәлек, очерк шәкелләрен куллану да алар өчен чит түгел. Борынгы һәм Урта гасыр сәяхәтнамәләренә шактый дәрәҗәдә синкретизмлык хас. Шуңа күрә бу чор язмалары еш кына география, тарих, этнография, культура һәм кайбер башка фәннәр өчен дә чыганак итеп файдаланыла. Матур әдәбиятта сәфәр-сәяхәтне әдәби алым рәвешендә куллану очраклары да бар (Хисам Кятиб, Ризаэддин Фәхреддин һ. б.).
Дөнья укучыларына Геродот (б. э. к. V гасыр), Марко Поло (12541324), Әүлия Чәләби (16111683) һ. б. бик күпләрнең сәяхәтнамәләре яхшы таныш. Шунысы мөһим: Ибне Фадлан (Х йөз), Ибне Батута (13041377), Ибне Гарәбшаһ (13881450), Плано Карпини (11821252) һәм кайбер бүтән чит ил авторларының язмаларында безнең әби-бабаларыбыз, борынгы ил-мәмләкәтләребез хакында да кызыклы гына факт-мәгълүматлар бар.
Татар кешеләре дә элек-электән башка илләр, халыклар белән аралашып торган. Сәфәрләргә мөнәсәбәттә сәяхәтнамәләр язылуы да бәхәссез. Әмма алар йә тәмам юкка чыккан яисә хәзергәчә табылмаган. Кызганыч ки, безгә мәгълүм татарча сәфәрнамәләр, нигездә, соңгы гасырларга гына карый. Шундыйларның берсе Оренбург төбәге татары Исмәгыйль Бикмөхәммәд углының Һиндстанга, Гарәбстанга сәяхәте хакындагы ядкяре (XVIII гасырның икенче яртысы). Истанбулдан хат рәвешендә язылган бу әсәр әдәби, тарихи, иҗтимагый яктан бик тә уңай бәяләнә. XVIII гасырның соңгы чирегенә мөнәсәбәтле Мөхәммәд Әмин сәяхәтнамәсендә авторның Кавказга, Гарәбстанга, Истанбулга һәм кайбер башка төбәкләргә сәфәре тасвирлана.
XIХ йөзнең икенче яртысында Гали Чокрыйның «Хаҗнамә»се, Шиһаб Мәрҗани, Каюм Насыйри елъязмалары барлыкка килә. Ә инде ике гасыр аралыгында бу жанрның Заһир Бигиев «Мавәраэннәһердә сәяхәт» (1893), Фатыйх Кәриминең «Аурупа сәяхәтнамә»се (1901), «Кырымга сәяхәт» (1903), Габдерәшид Ибраһимның (18571944) «Дәүре галәм» кебек классик үрнәкләре языла. Алар өчен татар белән тыгыз бәйләнеш, тәнкыйди рух, масштаблы тарихи караш, реалистик фикерләү, публицистик яңгыраш, үтемле тел-стиль, сурәтләү хас.
Соңгы гасырда да татар әдәбиятында күпләгән сәяхәтнамәләр иҗат ителде (Миргазиян Юныс, Тәүфикъ Әйди һ. б.). Без фәкыйрегезнең дә бу жанрга теге яки бу дәрәҗәдә мөнәсәбәтле язмалары бар («Исламбул»ны мин дә күрдем // Мирас. 1998. 3. 95103 б.; Мәхтүмколый ватанында // Мәдәни җомга. 2010. 19 ноябрь; Сәфәрләрдә йөреп гыйбрәт ал // Мәйдан. 2017. 2. 125137 б. һ. б.).
Мәгълүм ки, эпик (кайвакыт лиро-эпик) төргә кергән жанрларның берсе мәсәл. Аның өчен кинаялелек, читләтеп әйтү, сюжетлылык, чагыштырмача кыскалык хас. Гадәттә, мәсәл төзелеш-структура ягыннан ике өлештән тора: әүвәл гыйбрәтле вакыйга-хәлләр бәян ителә. Монда кешеләр, хайван, кош-корт, предмет-күренешләр тасвирлана. Еш кына бу төр образлар аерым бер сыйфатның гәүдәләнеше рәвешендә гәүдәләндерелә (куян куркак, төлке хәйләкәр, арыслан хөкемдар). Алар ярдәмендә кешеләр, аларның үзара мөнәсәбәтләре кинаяле юл белән белдерелә. Икенче өлештә хикәяләнгән, сөйләнгән сюжеттан мәкальне, хикмәтле сүзне хәтерләткән нәтиҗә, резюме чыгарыла. Күп кенә мәсәлләргә тәнкыйди рух, сатира, ирония, юмор хас. Әмма алар, әйткәнебезчә, киная юлы, йомшак сугып катыга утырту принцибы белән белдерелә. Бу жанрның асыл максаты тәрбия бирү, әдәп-әхлакка өйрәтү, укучы-тыңлаучыга тормыш тәҗрибәсен җиткерү. Мәсәлләр тезмә дә, чәчмә дә булырга мөмкин. Шулай ук алар өчен диалог кебек драма элементлары да чит түгел.
Бу жанр борынгы заманнарда ук фольклорда, сөйләм телендә шәкелләшә. Әкренләп язма әдәбиятта да эшкәртелә, киң тарала башлый. Мәсәлләрне туплаган махсус җыентыклар да төзелә. Генетик яктан борынгы Һиндстан җирлегенә тоташкан атаклы «Панчатантра» «Кәлилә вә Димнә» шуның ачык бер мисалы. Биредәге «хикәят-кыйссалар» аерым-аерым да, туплам рәвешендә дә татар дөньясында киң таралыш таба. Аларның тәрҗемәләре, төрле версия-вариантлары барлыкка килә. «Кәлилә вә Димнә»дәге шактый гына мәсәлләр Г. Тукай тарафыннан татарчага да күчерелә. М. Гафури да дистәләгән мәсәлен «Кәлилә вә Димнә» сюжетларын файдаланып иҗат итә [болар хакында тулырак мәгълүматлар: 3].
Татар әдәбиятында мәсәлнең аерым үрнәкләре Сәйф Сараи, Мөхәммәдьяр һ. б.ның иҗатларында, М. Иванов, С. Кукляшев, К. Насыйри хрестоматияләрендә очрый. XVIIIXIX йөзләрдә татарлар арасында «Хикәяте сычкан» мәсәле бик яратып укыла. Бу әсәрдә «сычкан»ның акылсыз гамәле (шәраб эчүе, мәче белән очрашуы), фаҗигале язмышы үлеме аркылы һәр кеше үз «хәдден», чамасын белеп эш итәргә тиеш дигән әхлакый нәтиҗә чыгарыла.
Шәрык, шул исәптән элекке төрки-татар сүз сәнгате белән азмы-күпме хәбәрдар булган кешеләргә ләтыйфә атамасы да билгеле бер дәрәҗәдә таныш. Лексик яктан ул мәзәк, анекдот, притча, көлкеле, үткен мәгънәле хикәят-сюжетларны белдерү өчен кулланыла. Бу эпик жанр өчен кыскалык, бер, кайчак ике эпизодлы сюжет, юмористик яисә сатирик рух, диалогик (сирәк кенә монологик) сөйләм, көтелмәгән, тапкыр чишелеш, гыйбрәтле бетем хас. Ләтыйфәләрдә еш кына гадәти, күнегелгән төшенчәләр һәм күзаллаулар кире кагыла. Әлеге жанр структурасын охшаш яисә капма-каршы күренешләр арасындагы каршылыклар берлеге тәшкил итә. Ләтыйфәләрдә телдәге һәм фикерләүдәге омонимия, ирония, полисемия, гипербола кебек күренешләр һәм чаралар иркен файдаланыла. Бу жанрдагы әсәрләр еш кына идея-тематикаларына, образ-персонажларына карап төркемләнәләр. Аерым бер герой-каһарманга (Хуҗа Насреддин, Барбал һ. б.) мөнәсәбәтле цикллар да популяр.
Бүтән халыклардагы шикелле үк, мондый жанрдагы әсәрләр татарлар арасында таралыш таба. Сәйф Сараи үз укучыларына «тансык ләтыйфә» тәкъдим итә. Әмма бу төр әсәрләр күп очракта хикәят атамасы белән йөртелә. XIX йөздә бездә ләтыйфә (аның күплеге ләтаиф) термины активлашып китә. Шул исем астында күпсанлы җыентыклар дөнья күрә (мәсәлән, «Ләтаифе Хуҗа Насреддин»). XIX гасыр азакларында ләтыйфәгә янәшә-параллель рәвештә мәзәк, «мәзих» (мөзах көлке, юмор) атамасы кулланыла башлый («Чын мәзах» һ. б.). Соңгы гасырда исә ләтыйфә термины урынына «мәзәк, анекдот» сүзләре гамәлдә йөри.
IV
ХХ йөз башларына кадәрге әдәбиятыбызда теге яки бу дәрәҗәдә башка жанрлар һәм аерым формалар да кулланылган, бүтән термин-атамалар да очрый. Аларның күпчелеге Шәрык телләре һәм әдәбиятлары белән бәйле. Хәзер бу төр эпик, лирик, лиро-эпик жанрларны атап, аларны кыскача гына сыйфатлап китәбез.
Фарсы һәм төрки, шул исәптән татар сүз сәнгатендә дә «намә» сүзе кергән әсәр һәм жанр атамалары еш очрый: «Шаһнамә» (Фирдәүси), «Искәндәрнамә» (Низами), «Пәнднамә» (Гаттар) һ. б., сәяхәтнамә, нәсыйхәтнамә, шәһадәтнамә Ул китап, әсәр, хат, мөрәҗәгать, тарих һәм кайбер башка мәгънәләрне белдерә. Еш кына күләмле, тезмә (мәнзумә) әсәрләрнең исем составына бу сүз кертелә. Чәчмә телдә язылган намәләр дә очрый: «Тутыйнамә», «Кабуснамә»
Тукайгача чор төрки-татар әдәбиятында «намә» сүзен кертеп ясалган шигъри әсәрләр, поэмалар да шактый. «Мәхәббәтнамә» (XIV йөз, Харәзми), «Горбәтнамә» (Г. Утыз Имәни). Соңгы дәвер шагыйре Рәдиф Гаташ та бу төр атаманы теләп куллана («Ихласнамә», «Гаташнамә»).
Лексик яктан «икеләтелгән», «янәшә куелган», «кушылган» мәгънәләрен белдерүче мәснәви термины, әдәби төшенчә буларак ике төрле очракта кулланыла: 1) аа бб шәкелендә кафияләшүче чагыштырмача мөстәкыйль икеюллык строфа атамасы; 2) аа бб рәвешендә рифмалашучы бәйтләрдән төзелгән фәлсәфи-дидактик, романтик, героик рухлы әсәр. Мәсәлән, Җәләледдин Румыйның (12071273) «Мәснәвийе мәгънәви» поэмасы. Ул мәснәви, ягъни аа бб шәкелендә рифмалашкан 25 632 строфадан гыйбарәт. Г. Утыз Имәни аның җыйнама-тәнкыйди текстын төзи.
Харәзми «Мәхәббәтнамә» (1353) составындагы берничә фәлсәфи лирик парчаны мәснәви исеме астында бирә. Урта гасыр һәм XIX йөздә иҗат иткән күп кенә татар шагыйрьләренең әсәрләре мәснәви строфа формасы белән язылган.
Илаһи бәйт элеккеге татар сүз сәнгатендә, аеруча XVIIIXIX йөзләр поэзиясендә лирик (кайвакыт лиро-эпик) әсәрләргә карата кулланылган жанр атамасы. Бу төр шигырьләрнең күпчелеге икеюллык строфалар бәйтләр белән иҗат ителгән, жанр атамасы да шуңа мөнәсәбәттә алынган.
Бер төркем илаһи бәйтләрдә дини уй-кичерешләр, Алланы зурлау, аңа сыгыну үзәктә тора. Бу ягы белән алар еш кына мөнәҗәтләр белән керешеп китә. Әмма бу исем белән аталган парчаларның күпчелеге дөньяви характерда. Аларның төп эчтәлеге инсани уй-тойгыларны, кеше күңеленең серле, сокландыргыч халәтен тасвирлаудан гыйбарәт. Илаһи бәйтләрнең тематикасы төрле: иҗтимагый-социаль, фәлсәфи, интим, сөю-мәхәббәт; туган илне, туган җирне сагыну; яшәү һәм үлем, гомер агышы; тормыштагы фаҗигале хәлләр һ. б. Мәсәлән, «Казан да Тубыл арасы» әсәрендә (XVIII йөз) Себергә сөрелгән татар кешесенең кыен шартларда яшәве, газаплы рухи халәте, Казанын, гаиләсен сагынуы тасвирланган. Габделкәрим «дәфтәре»ндәге (XVIII йөз) шигырьләрдә сөю-мәхәббәт хисләре халык җырларына, аеруча шаян җырларга хас сурәтләр, интонация ярдәмендә гәүдәләндерелә.
Күпчелек илаһи бәйтләр шәкертләр тарафыннан язылып, халыклашып киткән. XVIII йөздә яшәгән Габдессәламнең бу жанрда иҗат ителгән шактый гына парчалары бар.
Әдәбиятта «сүз көрәштерү», «бәхәсләшү», «дискуссия», диспутка корылган моназарә жанры да очрый. Гадәттә, мондый бәхәс-дискуссияләр өченче бер битараф затның катнашуы белән төгәлләнә. Бу жанрның тотрыклы тышкы формасы юк. Исеме эчтәлегенә карап бирелә. Эпик, лиро-эпик, тезмә, чәчмә, катнаш та булырга мөмкин. Моназарә аеруча Урта гасыр фарсы әдәбиятында актив кулланыла (Асади Туси (XI йөз) «Сөңге белән ук», «Көн белән төн моназарәсе» һ. б.). Төрки сүз сәнгатендә бу жанр күптәннән кулланыла. Аның аерым үрнәкләре Мәхмүд Кашгарый китабында, Сәйф Сараи, Өмми Кәмал иҗатларында күзгә ташлана.
Мөләммәгъ (гарәпчә катнаш шигырь; чуар) Шәрык сүз сәнгатендә төрле телләрдә (ике, өч) иҗат ителгән лирик шигырь атамасы. Андый әсәрләр татар поэзиясендә дә шактый (Харәзми, Сәйф Сараи, Г. Утыз Имәни, Ш. Зәки һ. б.). Г. Кандалыйның бер шигыре фәрде татар, урыс, фарсы сүзләрен катнаштырып язылган. Г. Тукай да бу традицияне дәвам иттерә. «Китмибез!» шигырендә ул дүрт телдәге сүзләрне куллана.
Мөгаммә (гарәпчә шигъри табышмак, ребус, акрошигырь, шарада) Шәрык әдәбиятларында табышмак характерындагы шигырь атамасы. Ул мөстәкыйль дә, аерым әсәрнең бер өлеше дә булырга мөмкин. Еш кына кайбер мәгълүматлар (автор һәм әсәрнең исеме, язылу вакыты, урыны һ. б.) әсәр ахырында мөгаммә рәвешендә күрсәтелә. Мәсәлән, Һ. Салиховның «Төхфәтел-әүлад» («Балаларга бүләк») китабында авторның һәм әсәрнең исеме мөгаммәне чишү аша бирелә. Мәгълүм булганча, гарәп язуындагы хәрефләр авазларны гына түгел, ә саннарны да белдерә. Мәсәлән, әбҗәд хисабы буенча әлиф хәрефе 1, би 2 саннарына туры килә. Шулар нигезендә әсәрнең язылу вакытын кайчак хәрефләр белән дә күрсәтәләр. Укучы аларны үзе «чишә».
Рисалә Шәрык телләрендә күптөрле мәгънәләрдә йөри: мәкалә, брошюра, трактат, хат, җавап, доклад, реферат һ. б. Әдәбиятта исә бу атама, кагыйдә буларак, чәчмә формада язылган гыйльми, фәнни-популяр, әхлакый-тәрбияви, тәнкыйди, педагогик характердагы мәкалә-хезмәтләргә карата кулланыла. Бу төр язмаларда танып-белү, белем-мәгълүмат бирү төп максат булып тора.
Шәрык авторлары «рисалә» атамасын еш кына әсәрнең, хезмәтнең исемендә үк күрсәткәннәр. Мәсәлән, Ибне Синаның (Әбүгалисинаның; 9801037) «Рисаләт эт-тайр» («Кошлар турында рисалә»), Әбул Галә-әл-Мәгарринең (9731057) «Рисаләт әл-гөфран» («Гафу итү турында рисалә»), Таҗеддин Ялчыголның (1763/17681838) «Рисаләи Газизә» дип исемләнгән язмалары бар. Октябрь инкыйлабына кадәрге татар язма телендә «рисалә» сүзе күпчелек очракта кечерәк күләмле, проза белән язылган фәнни, әдәби-тәнкыйди, публицистик язмаларга карата кулланылган.
Хәмсә (гарәпчә биш, бишлек) Урта гасыр Шәрык әдәбиятларында бер авторның зур күләмле биш поэмасын (дастанын, шигъри романын) бергә туплаган цикл атамасы. Биредәге әсәрләр күпчелек очракта мәснәви строфа (аа бб) формасы белән языла. Тәүге хәмсәләрнең иң күренеклесен фарсы-азәрбайҗан шагыйре Низами Ганҗәви (11411209) иҗат итә: «Мәхзән әл-әсрар» («Серләр хәзинәсе», 1180), «Хөсрәү вә Ширин» (1181), «Ләйлә вә Мәҗнүн» (1188), «Һәфте пәйкар» («Җиде гүзәл, 1196), «Искәндәрнамә» (1203). Бераздан Низами әсәрләренә нәзыйрә рәвешендә фарсы телле Һиндстан шагыйре Әмир Хөсрәү Дәһләви (12531325) үзенең атаклы «Хәмсә»сен иҗат итә. XV йөзнең икенче яртысында Нәваиның (14411501) бу исемдәге атаклы циклы барлыкка килә. Урта гасыр Шәрык сүз сәнгатендә «Хәмсә» иҗат итү шагыйрьлекнең иң югары дәрәҗәсенә ирешү, имтихан тоту кебек тә каралган.
Татар сүз сәнгатендә «Хәмсә»ләр язылуы билгеле түгел. Әмма бу төр циклга мөнәсәбәттә туган аерым әсәрләр бар (Котбның «Хөсрәү вә Ширин»е (1342) һ. б.). Идел-йортта Низами, Нәваи поэмалары киң таралыш таба. Аларның кайберләре татар теленә тәрҗемә дә ителгән. Шулай ук төрки әдипләрдән Әхмәди (13341413), Физули (14941556) һ. б.ның «Хәмсә»гә мөнәсәбәттә язылган поэмалары татарларга күптәннән таныш. Алтын Урда чоры үзбәк-татар шагыйре Хәйдәр Харәзминең «Мәхзән әл-әсрар» (якынча 1414 ел) дастаны беренче тапкыр 1858 елда Казанда нәшер ителә.
Тәзкирә (гарәпчә «зикер» «искә төшерү», «хәтер» мәгънәсендә) антология; мәҗмуга; биографик һәм әдәби текстлар тупламы Шәрыкның әдәби, гыйльми дөньясында киң таралган атама. Анда, кагыйдә буларак, хронологик эзлеклелектә әдипләрнең тормышы һәм иҗаты хакында мәгълүматлар бирелә, иҗатларыннан аерым үрнәкләр китерелә. Авторлар еш кына аерым төбәкләргә, хөкемдарлар идарәсенә нисбәтән дә урнаштырыла. Бу төр мәҗмугалардан иң күренеклеләренең берсе Дәүләтшаһ Сәмәркандинең 1487 елда фарсыча төзелгән «Тәзкирәи Дәүләтшаһ» китабы. Тәзкирәләр әдәбият тарихын өйрәнгәндә аеруча мөһим чыганак.