Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы - Миңнегулов Хатыйп 9 стр.


* * *

Без Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар сүз сәнгатендә кулланылган күпчелек жанрларга, аерым әдәби формаларга кыскача гына тукталып киттек (әле кайберләре читтә дә калды). Күзәтү шуны күрсәтә: Тукайгача чор татар әдәбиятында жанрларның шактый бай һәм камил системасы кулланылган. Ул, бер яктан, җирле рухи казанышларга, төрки фольклор һәм язма традицияләргә нигезләнеп туган һәм үскән. Икенче яктан, татар әдәбиятына күп гасырлар дәвамында Шәрык сүз сәнгате көчле йогынты ясап килгән. Бу жанрлар өлкәсендә аеруча калку күренә. Бездәге шактый гына әдәби формалар генетик яктан гарәп, фарсы әдәбиятларына барып тоташа. Идел-йортта Шәрык рухы казанышлары, эчке ихтыяҗларга туры китереп, теге яки бу дәрәҗәдә үзләштерелгәннәр дә. Күпчелек терминнар гарәпчә һәм фарсыча. Бу жанрларга гына түгел, әдәбият белемендәге башка атамаларга да карый. Мәсәлән: вәзен (шигъри үлчәм), кафия (рифма), нәзыйрә (җавап язу; охшатып иҗат итү), тәхәллүс (псевдоним), мөндәриҗә (эчтәлек), һөҗү (сатира), мәүзуг (тема, проблема), мисрагъ (шигырь юлы) һ. б. Бер үк шигырь системасы гаруз куллану да Шәрык әдәбиятларын шактый якынайта. Ә инде дини уртаклык ислам күп кенә рухи охшашлыкларның тууына китерә.

Элеккеге әдәбиятта жанрлар үзара шактый керешкән. Бер үк әдәби текстның төрле исемнәр белән аталуы да шуның бер билгесе. Гомумән, жанрлар системасында синонимнар куллану да бу чор сүз сәнгатендә еш күзәтелә.

Бер төркем әсәрләрнең жанры тотрыклы төзелеш-структурага, тышкы формага карап билгеләнә (газәл, касыйдә, кыйтга, робагый). Икенче төркем текстларның жанры исә аларның эчтәлегенә, идея-тематикасына, образларына яисә бер сыйфат-билгегә мөнәсәбәттә аерымлана (мәдхия-мәрсия, мөгаммә).

Әдәбият үсә, үзгәрә баруга нисбәтән, жанрлар системасында да теге яки бу дәрәҗәдә үзгәрешләр, эволюция булып тора. Әмма, гомумән алганда, тотрыклылык, традиционлык нык саклана. ХХ гасыр башларында, аеруча совет чорында, татар сүз сәнгатендәге элеккеге әдәби-теоретик атамалар урыс, Аурупа телләрендәге терминнар белән алыштырыла (поэма, роман, повесть, строфа, рифма), башка әдәбиятларның аерым жанрлары килеп керә (сонет).

* * *

Без бу язмабызны әдәбияттагы төрләр һәм жанрлар проблемасын яктыртудан башлаган идек. Лирика, эпос төрләре, аларның жанрлары һәм аерым шәкелләре, лиро-эпик ядкярләр хакында сүз барды. Ә менә драма төре турында гомуми сүз әйтелсә дә, аның жанрлары хакында күзәтүләр булмады. Бу исә онытудан, белмәүдән түгел, ә объектив сәбәпләр аркасында махсус шулай эшләнде.

Мәгълүм ки, безнең әдәбиятыбыз үзенең күп гасырлык тарихында лирик, эпик, лиро-эпик төрләрдә һәм жанрларда яшәде һәм үсте. Шигъри форма өстенлек итте. Проза исә икенчел пландарак кала килде. XIX гасырның соңгы чирегендә ныклап үсә башлады, ХХ йөз башында хәтта поэзия дәрәҗәсенә күтәрелде. Ә менә драма төре, алдарак әйтелгәнчә, татар әдәбиятында XIX гасыр азакларында гына күренә башлады (Г. Ильяси. Ф. Халиди). Аңа кадәр ул элемент рәвешендә башка төрләр һәм жанрлар эчендә генә күзәтелде. Без моны Сайядинең «Бабахан дастаны»нда (XV йөз), Мөхәммәдьярның «Төхфәи мәрдан» поэмасындагы (1539) аерым «хикәят»ләрдә («Шаһ Һарун һәм Хушнәви» турында һ. б.), Әхмәд Кормаши әсәрләрендә, фольклордагы кайбер җыр-дастаннарда һәм күп кенә башка ядкярләрдә күрәбез. Әмма кабатлап әйтәбез: болар элемент, компонент рәвешендә генә. Татар әдәбиятында драма урыс театры һәм драматургиясе, аеруча төрек һәм аның аркылы кергән Аурупа сәхнә әсәрләре йогынтысында барлыкка килә. Һәм шунысы кызыклы: татар драматургиясе ел үсәсен ай үскән, ай үсәсен көн үскән кебек, бик тиз арада аякка басып, ныклап үсеп китә. ХХ йөзнең беренче дистә елында ул лирик һәм эпик төрләр белән ярыша башлый. Профессиональ һәм үзешчән театрлар халыкны бик кыска вакыт эчендә драмага күнектерә. Г. Исхакый, Г. Камал һәм кайбер башка авторлар бу жанрның классик үрнәкләрен тудыралар. Урыс, Аурупа, төрек һәм бүтән телләрдән күпләгән пьесалар татар теленә тәрҗемә ителә. Татар сәхнә әдәбиятында драманың комедия, драма, водевиль, сатирик, шигъри һ. б. жанрлары һәм шәкелләре ныклап үсеп китә. Болар бар да татар әдәбиятында драма төрен XIX йөз кысаларында түгел, ә ХХ гасыр башы сүз сәнгатенә мөнәсәбәттә яктыртуның урынлырак булуын күрсәтә.

ӘДӘБИЯТ

1. Миңнегулов Х. Сәйф Сараи: Тормышы һәм иҗаты. Казан : КДУ нәшр., 1976. 190 б.

2. Миннегулов Х. Татарская литература и Восточная классика (Вопросы взаимосвязей и поэтики). Казань : Изд-во КГУ, 1993. 384 с.

3. Миңнегулов Х. Шәрык һәм татар әдәбиятында кысалы кыйссалар : монография. Казан : КДУ нәшр., 1988. 198 б.

4. Әдәбият белеме сүзлеге / төз. ред. А. Г. Әхмәдуллин. Казан : Татар. кит. нәшр., 1990. 238 б.

5. Шарипов А. М. Зарождение и становление системы стихотворных жанров в древнетюркской и тюрко-татарской литературе (VIIIXIV вв.) / науч. ред.-проф. Х. Ю. Миннегулов. Казань : Изд-во КГУ, 2001. 363 с.

6. Миннегулов Х. Идея государственности в тюрко-татарской литературе VIIXIV вв. Казань, 2016. 112 с.

7. Татар поэзиясе антологиясе. I кит. Казан : Татар. кит. нәшр., 1992. 543 б.

8. Сәйф Сараи. Гөлестан. Лирика. Дастан. Казан : Татар. кит. нәшр., 1999. 296 б.

* * *

1. Әдәбият белеме : терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. Казан : Мәгариф, 2007. 231 б.

2. Татарская энциклопедия : в 6 томах. Казань : Институт Татарской энциклопедии, 20022014 г.

3. Габдулла Тукай. Энциклопедия. Казан : Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 2016. 864 б.

2017

I. 4. «Мәхшәргәчә» «исме терек» Шиһаб хәзрәт

(Шиһабеддин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңае белән)

«Һөнәр вә мәгариф кайда булса, шунда барып тәхсил итәргә (укырга. Х. М.) кирәк».

Ш. Мәрҗани

«Шиһаб хәзрәт чын мәгънәсендә бер бөек ислам галимедер Ул тарихның атасы, ул безнең Һеродотыбыз (Геродот. Х. М.)»

Җ. Вәлиди

«Аның бөтен әсәрләре фикердә хөррият белән, киләчәккә яхшы караш белән, адәм гакылына ихтирам белән сугарылган».

Г. Ибраһимов

«Шиһаб хәзрәт ул бер имам гына, мөдәррис кенә, бер дин галиме генә түгелдер. Ул милләтебезне яңа нигезгә корышучы, милләтебезнең киләчәк җил-давылда саклануы өчен аның тамырын тазартучы бер милли хезмәтчебездер, бер ил төзүчебездер. Шуның өчен без аның бу туган көнен бәйрәм итәбез».

Г. Исхакый

Кешелек тарихы, вакыт агышы гел бер мөһим хакыйкатьне раслап тора: бөек затлар һәрбер чорда булган. Аларның бер өлеше үзе исән вакытта таныла да аннан онытыла. Икенчеләре, киресенчә: «дарелфәнадан дарелбәкага рихләт кылгач», ягъни вакытлы йорттан мәңгелек йортка күчеп киткәч кенә ат казана. Өченчеләре исә җир йөзендә гомер кичергән вакытта да, үлгәч тә мәшһүр булып калалар, бер-бер артлы уза торган еллар аларның исемен, дан-шөһрәтен, эш-гамәлләренең әһәмиятен тагын да арттыра гына төшә. Куаныч ки, андыйлар безнең татар дөньясында да бар. Бу төр үлемсез затларның берсе Шиһаб хәзрәт. Үзе яшәгән гасырда ук аның исеме һәм зыялылар, һәм гавам телендә була. Олуг мәгърифәтченең кече чордашы Акмулла (18311895), замандашларының уй-хисләрен белдереп, үзенең атаклы «Дамелла Шиһабеддин хәзрәт» әсәрендә юкка гына мондый юлларны язмагандыр: «Караңгыда фанусны (маякны, яктырткычны. Х. М.) кабызган ул»; «Күзең сал: Мәрҗани ул Тимерказык (Поляр йолдыз. Х. М.); / Булмаса, кыйбла тапмай адашырсың»; «Исламбул, Мисыр, Шамда (Сүриядә. Х. М.) нәзыйре (тиңе. Х. М.) юк», «Һавада ул бер шоңкар (бөркет, ау кошы. Х. М.) әйләнә очкан» Имам Газали (10581111) дөньякүләм мәшһүр философ, галим, күп гасырлар буе ул татар гавамында да бик тә абруйлы зат була, хезмәтләре киң тарала, өйрәнелә. Акмулла берничә тапкыр Мәрҗанине Имам Газали белән тиңли.

Вафатыннан соң, аеруча ХХ гасырның беренче чирегендә, татарның Яңарыш, күтәрелеш елларында Шиһаб хәзрәт тәрәккыят, милли мәгърифәт, мәдәният өчен көрәш байрагына, таяныч ноктасына әверелә. Аның 100 еллыгы киң күләмдә, төрки-татар, ислам дөньясында зур вакыйга рәвешендә билгеләп үтелә: күпләгән хезмәтләр языла, бик тә эчтәлекле, саллы махсус җыентык нәшер ителә, әдәби әсәрләр дөнья күрә. Болар арасында икенче бер үлемсез шәхесебезнең Тукайның «Шиһаб хәзрәт» шигыре затлы йөзек кашы кеби аерылып тора. Биредә шагыйрь аны «даһи», «милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт» дип атый һәм үзенең мәрсиясен мондый юллар белән төгәлли:

Ә соң мондый бакыйлыкка бу олуг затны нинди тормыш шартлары, гомер юллары, нинди эш-гамәлләре ирештергән? Бу хакта инде күпсанлы мәкалә-хезмәтләр, гыйльми тикшеренүләр басылган. (Алар арасында без фәкыйрегезнең дә дәреслек-мәҗмугаларда дөнья күргән язмалары бар. Мәсәлән, «Бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт» мәкаләсе (Мәгариф. 1996. 3. 1719 б.) һ. б.) Шуңа күрә биредә мин әлеге шәхес турында кайбер фикер-күзәтүләремне, аңа мөнәсәбәтле мәгълүматларны бәян итү белән генә чикләнәм.

Шиһабеддин Мәрҗани (16. 01. 181815. 04. 1889), татарның күп кенә зыялылары кебек, Казан артында, рухани, мулла гаиләсендә туып үсә. Заманында Бохарада белем алган әтисе Баһаведдин Казан өязендәге (хәзерге Әтнә һәм Арча районнарындагы) Ябынчы һәм Ташкичү мәдрәсәләрендә мөдәррислек тә итә. Ш. Мәрҗани, гәрчә Ябынчыда туса да, бабасына хөрмәт йөзеннән аның туган авылын үзенә тәхәллүс-кушамат итә. Булачак мәгърифәтче әүвәл Ябынчыда, аннан күп кенә билгеле кешеләр (Габдессәлам, Батырша) укыган, эшләгән атаклы Ташкичү мәдрәсәсендә белем ала. Аны тәмамлагач, 18351838 елларда шунда ук хәлфәлек тә кыла. (Шунысын да искә төшерик: 2017 елда «Таттелеком» оешмасы ярдәмендә Ташкичү мәктәбендә Ш. Мәрҗанигә һәм аның кардәше, күренекле әдип Мәхмүт Галәүгә (18861938) багышланган махсус музей да ачылды. Анда шактый бай, истәлекле материаллар тупланган. Ябынчыда да истәлек ташы куелган.) (Гыйлемханов Р. Шиһабеддин хәзрәт // Ватаным Татарстан. 2017. 17 октябрь.)

Күп кенә татар яшьләре кебек, ике дистәсен яңа тутырган Шиһабеддин дә белем эстәп Урта Азия якларына юнәлә. 18381849 елларда Бохара, Сәмәрканд мәдрәсәләрендә («Күгелдаш», «Мир-Араб», «Ширдар») укый, мондагы гыйлем, дин әһелләре белән аралаша, китапханәләрдәге төрле тармакларга кагылышлы язмаларны ныклап өйрәнә, киләчәктә язылачак хезмәтләренә факт-мәгълүматлар туплый.

1997 елда Ташкентта төрки әдәбиятчыларының халыкара семинары булган иде. Шунда безне Сәмәрканд каласына да алып бардылар, андагы истәлекле урыннарны күрсәтеп йөрделәр; үзбәк профессоры Бегали Касыймов Шаһ Тимер төзеткән тарихи биналардагы, капка-аркалардагы язуларны дөресләп һәм тулысынча укуда Ш. Мәрҗанинең роле зур булуын кат-кат искә алган иде.

Урта Азиядә дистә елдан артык укыганнан соң, Ш. Мәрҗани кече Ватанына әйләнеп кайта. 1850 елда Казанның беренче мәчетенә (хәзер ул аның исемен йөртә) имам-хатыйп һәм мөдәррис итеп билгеләнә һәм, бераз бүленә-бүленә, гомеренең ахырына кадәр диярлек шунда эшли. 1862 елда аның кандидатурасы мөфтилеккә дә тәкъдим ителә, әмма ул рәсми хакимияттә хуплау тапмый. Ш. Мәрҗани, төп эше белән бергә, башка төрле вазифалар да башкара. Ул 18671868 елларда Казанның ахуны һәм мөхтәсибе дә булып тора. Мәгълүм ки, 1876 елда Казан укытучылар институты ачыла. Бу уку йортында Ш. Мәрҗани дистә елга якын дәресләр алып бара, нигездә, илаһият курсыннан сабаклар бирә. 1876 елда Казан университеты янындагы «Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә» әгъза итеп сайлана, аның гыйльми утырышларында катнаша, доклад-чыгышлар ясый, мәртәбәле профессорлар белән аралаша. Бу олуг зат, сигезенче дистәсен ваклаганда, якты дөньядан китеп бара. Шунысы гаҗәп: һәм Ш. Мәрҗани, һәм Г. Тукай татарның бу ике бөек улы апрель аенда, аның бер үк көнендә (15 ендә) вафат була.

Шиһабеддин Мәрҗани, Исмәгыйль Гаспралы (18511914), Муса Акъегетзадә (18641923), Йосыф Акчура (18761935), Садри Максудилар (18781957) кебек, атаклы Истанбул, Сорбонна университетларында укымаса да, халыкара мәдәни телдә французча сөйләшмәсә дә, үз чорының бик тә гыйлем иясе, мөселман укымышлылыгының классик үрнәге хисаплана. Шәрык, татар телләреннән тыш, ул урыс теленнән һәм язма чыганакларыннан да хәбәрдар була. Гәрчә аның шактый гына хезмәтләре гарәпчә язылса да, ул газиз татар телебездә фәнни китаплар язуның да матур-матур үрнәкләрен тудыра. «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» («Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр») хезмәте шуларның берсе. Аның беренче кисәге 1885, 1897 елларда, икенчесе 1900 елда дөнья күрә. Бу китапның кыскартылган, хәзерге татар теленә яраклаштырылган басмасы 1989 елда да нәшер ителде. «Мөстәфадел-әхбар»ны татар тарихы дип тә атарга мөмкин. Анда халкыбызның этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле шәхесләре, мәчет-мәдрәсәләре хакында күптөрле, гыйльми яктан ышанычлы мәгълүматлар бирелә.

Ш. Мәрҗани хезмәтләре үзара тыгыз бәйләнешле, кайвакыт алар бер-берсе белән теге яки бу дәрәҗәдә керешеп тә китә. Галимнең дистә еллар буе язылып килеп, 1883 елда төгәлләнгән «Вафийәтел-әсляф вә тәхийәтел-әхляф» («Элгәреләреләрнең некрологлары һәм аларның киләчәк буыннарга бүләге». Аны «Элгәреләр һәм аларның киләчәк буыннарга сәламе» дип йөртү дә бар) дигән 67 томлык хезмәте (гарәп телендә) «Мөстәфадел-әхбар» китабына өлешчә аваздаш. Биредә дә, Шәрык дөньясының гыйльми-фәлсәфи, эстетик фикер тарихын яктыртудан тыш, күренекле галим-әдипләрнең, дин әһелләренең, мәгърифәтчеләрнең тормышлары, эшчәнлекләре бәян ителә. Бу хезмәтне үзенә күрә бер энциклопедик белешмә дип тә атарга мөмкин. Шунысын да искә төшерик: бездә соңгы елларда «Татар энциклопедиясе», төрле биобиблиографик китаплар, белешмә-сүзлекләр дөнья күрде. Боларның нигезендә Ш. Мәрҗани хезмәтләре, Ризаэддин Фәхреддиннең атаклы «Асар» күп томлыгы ятуын һич тә онытырга ярамый.

«Вафийәтел әсляф»кә кереш рәвешендә язылган «Мөкаддимәт» хезмәте дә (1883) Ш. Мәрҗани мирасында мөһим урынны били. Анда төп игътибар тарих фәненең асылын, бурычларын, җәмгыятьтәге урынын ачыклауга юнәлтелгән.

Ш. Мәрҗани ислам диненең олуг белгече дә. Шуңа нисбәтән аның бер өлеш хезмәтләре турыдан-туры илаһият, шәригать, хокук (фикъһе), мөселман диненең гадәт-йолаларын яктыртуга багышланган. Болардан аеруча «Назурател-хак» («Хакыйкатьне күзаллау», 1870) хезмәте билгеле. Тәнкыйди рухлы бу рисалә заманында төрле бәхәсләр дә тудыра.

Ш. Мәрҗанинең, гомумән, өч дистәдән артык күләмле басма һәм кулъязма рәвешендәге хезмәте бар. Үзара бер система итеп караганда, алар автор эшчәнлегенең күпкырлылыгын, энциклопедик табигатен, тирән һәм масштаблы булуын күрсәтеп торалар. Гыйльми фикерләүдә ул мөстәкыйльлек, дәлиллелек, хакыйкатькә тугрылык тарафдары. Аның тырышлыгы ярдәмендә татар тарихы фән буларак шактый шәкелләште. Бу олуг зат татарның килеп чыгышын, үткән юлын борынгы төркиләр белән тыгыз бәйләнештә карый, болгар, хәзәр, кыпчак, татар кавемнәре хакында күптөрле мәгълүматлар бирә, угро-финнар, урыслар белән озын-озак гасырлык мөнәсәбәтләргә дә игътибар итә. Галимнең археографик эшчәнлеге дә нәтиҗәле. Алга таба аның бу башлангычын Ризаэддин хәзрәт һ. б. уңышлы дәвам иттерде.

Галимнең әдәби әсәрләр иҗат итүе бик билгеле түгел. Әмма Г. Исхакый, Г. Ибраһимов, Г. Сәгъди һәм кайбер башка каләм әһелләре аны «бөек әдип», «остазыбыз» дип тә атыйлар. Үзенең белем-мәгърифәтне, тәрәккыятне яклаган бай эчтәлекле хезмәтләре, мөстәкыйль, тәнкыйди рухлы, кыю шәхесе белән ул иҗат кешеләрен илһамландыра, битарафлык (гафләти хәлдән) көрәшкә кузгата. Бу олуг затның татар әдәбият тарихының озын-озак юлын, күп кенә әдипләрнең тәрҗемәи хәлләрен һәм иҗатларын ачыклауда да роле зур. ХХ йөз башы Исхакый, Тукай, Гафури, Ибраһимов, Рәмиевләр иҗатының чәчәк аткан чоры. Татар сүз сәнгатенең бу «алтын дәвере» тууга да «бөек реформатор»ның (Г. Ибраһимов сүзләре) шифалы йогынтысы көчле була.

Ш. Мәрҗани турыдан-туры да, хезмәтләре, идея-фикерләре аша да күпләгән шәкертләр тәрбияли. Болар арасында бертуган Хөсәен һәм Габделгалләм Фәезхановларның булуы үзе генә дә күп нәрсә хакында сөйли.

Назад Дальше