Шаһинур Мостафин
Батырлык кайтавазы: документаль-публицистик язмалар
Мустафин Шахинур Ахматсафович
Отзвук героизма
Казань. Татарское книжное издательство. 2018
На татарском языке
Бөек Ватан сугышы чорында яу кырында, һавада, суда, партизан отрядларында, дошман өнендә, тоткынлыкта һәм тылда тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәткән мәңге үлемсез фидакяр җаннарның якты рухларына багышлана.
© Татарстан китап нәшрияты, 2018
© Мостафин Ш. С., 2018
Кереш сүз
Батырлык ул рухи матурлык!.
Фатих Кәрим,фронтовик шагыйрьЮлбасарлар таптый җиребезне,Ватан сугышына мин китәм.Менә балам. Син әнкәсе аның,Балабызны тотып ант итәм!Синең өчен, шушы балам өчен,Нәселем өчен, Туган ил өчен,Мылтык тотып баскан җиремнәнБер адым да артка чигенмәм!..
Инде менә ничәнче тәүлек йокысызлыктан җәфа чигәм. Бүген дә шулай. Аптырагач, торып, кунакханәдә үзем тукталган бүлмәнең тәрәзә капкачларын киереп ачып җибәрдем. Сызылып май таңы атып килә. Йөзне, тәнне иртәнге саф-җылы җил иркәли. Ә тәрәзәм каршындагы зур бакчада Россия Саклану (Оборона) министрлыгының Үзәк архивы урнашкан изге урында үзәкләрне өзеп-өзеп сандугачлар сайрый
Сандугачлар Әллә алар да, минем кебек, йокысызлыктан җәфа чигәләрме? Әллә җырчы кошлар, Бөек Ватан сугышы чорында һәлак булганнарның якты истәлекләрен, олы рухларын биниһая кадерләп, аларга үзләренең кабатланмас сихри моңнарын багышлап, мәңгелек сакка басканнармы? Әллә бу сандугачлар яу кырыннан кайтмый калганнарның җаннарымы? Ә җырлары исәннәргә, безнең буынга әйтер сүзләреме, өн-авазларымы? Әллә безне каһарман якташларыбыз эзләреннән меңнәрчә чакрым юллар үтеп, бирегә Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендәге Үзәк архивка баш күтәрми эшләргә килүчеләрне шулай үзләренчә сәламлиләрме?..
Һай, телләрен-уйларын белсәң иде шул җырчы кошларның Ә инде йокысызлыктан интегүемә килсәк, аның сәбәбе бер архивта эзләнүләргә багышланган киеренке һәр көн нинди дә булса тетрәндергеч тарихи вакыйгалар, сискәндергеч фактлар белән очраштыра, шул дәһшәтле чорларга өермәдәй-ташкындай бөтереп алып кереп китә, йокы-ялны, ашау-эчүне, бар дөньяны оныттыра Әйе, дары исе сеңгән, чит-читләрен ялкын өткән, канга манчылган ул документлар җанга һич тә тынгылык бирмиләр. Күпме каһарманнар, үзләренә «икенче гомер» бүләк иткәнне көтеп, архив киштәләрендәге калын томнар аша сүзсез генә безгә карап торалар. Әрнү дә, өмет тә чагыла кебек аларның карашларында Шушы архивта сакланучы, тарихи дөреслекне раслаучы дистә миллионнарча томнарга кергән гаять мөһим, бәһа биреп бетергесез кадерле ул документларның зур күпчелегенә әле эзләнүчеләрнең-тикшеренүчеләрнең куллары бөтенләй кагылмаган. Әнә шул «айсберг-боз» ны аз гына булса да «эретү»дә билгесез батырларны барлауда тыйнак кына үз өлешемне кертү нияте белән чираттагы ялым вакытында, һәр елны диярлек мин бу архивка киләм. Ашкынып-дулкынланып киләм
Архив Иң элек шул искиткеч серле, тылсымлы, хикмәтле «мәгарә»гә беренчеләрдән булып юл күрсәткән, эзтабарлык эшенә рухландырган, ярдәм иткән остазларыбызга һәм рухташларыбызга ихлас рәхмәт сүзләребезне әйтеп, тирән хөрмәтебезне белдереп үтик әле.
Менә алар: инде вафат булган өлкән буын каләмдәшләребездән Гомәр Бәширов, Габдрахман Әпсәләмов, Гази Кашшаф, Шәйхи Маннур, Әмирхан Еники, Салих Баттал, Нәби Дәүли, Сибгат Хәким, Риза Ишморат, Әхмәт Исхак, Афзал Шамов, Атилла Расих, Зәки Нури, Мөхәммәт Садри, Сафа Сабиров, Нури Арсланов, Мәхмүт Хөсәен, Хатип Госман, Ибраһим Нуруллин, Әбрар Кәримуллин, Хисам Камалов, Мәгъсүм Насыйбуллин, Самат Шакир, Кави Латыйп, Миргазиян Юныс, Гариф Ахунов, Шамил Рәкыйпов, Рафаэль Мостафин, Илсөяр Сөнкишева, Зәки Әхмәтҗанов, Мәрди Рафиков, Фәргать Нуруллин, Әмир Ганиев, Хәмзә Зарипов; эзтабар галимнәребездән Җәмил Гыйльманов, Альберт Айнетдинов, Анатолий Иванов, Дамир Шәрәфетдинов, Чәчкә Заһирова; гомерләрен шушы гаять мөһим-кирәкле эшкә багышлап, хәзер дә Хәтер сагында уяу торучы Россиянең Хәрби-тарихи фәннәр академиясе президенты, армия генералы Мәхмүт Гәрәев, «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков, күренекле галимнәрдән Индус Таһиров, Рафаэль Хәкимов, Габделхан Әхтәмҗан, Мансур Хәкимов, Марат Сәфәров, Марсель Әхмәтҗанов, Искәндәр Гыйләҗев, Рөстәм Гайнетдинов һ. б.; шулай ук талантлы каләм әһелләреннән Мәгъсүм Гәрәев, Шәриф Байгильдин, Мәгърүф Шакиров, Габбас Мөхәммәтшин, Дамир Гарифуллин, Госман Гомәр, Миннәхмәт Кашапов, Лерон Фазлыев, Сөфхәт Надыйров, Нургали Булатов, Әлфия Шамова һ. б. Әлеге мөхтәрәм шәхесләрнең һәркайсы турында иркенләп, олылап сөйләргә була. Ошбу эзтабарларның байтагы безнең кебек сугыштан соң туган буын вәкилләренә дә «архив шаукымы» н гомерлеккә «йоктырдылар».
Арабыздан бик яшьли киткән ялкын йөрәкле каләмдәшләребездән танылган прозаик һәм шагыйрь Газиз Кашапов-Үзиле, тарих фәннәре кандидаты, публицист Сәмигулла Хәйретдинов, милләтпәрвәр мөхәррирләрдән Мәхтүм Мостафин, Мөхәррәм Каюмов, хәрби журналист Рафис Мөгыйнов та бу өлкәдә бик нәтиҗәле эшләделәр. Каһарманнарыбызны эзләүдә һәм күп томлы «Хәтер китабы» н чыгарудагы киң колачлы эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасының Дәүләт премиясенә лаек булып, хәзерге вакытта Казан Кремлендәге «Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы» на җитәкчелек итүче Михаил Черепанов, музейның өлкән фәнни хезмәткәре Әлфия Шәрипова, биредә теркәлгән «Сугыш чоры балалары» ветераннар иҗтимагый оешмасы рәисе Рафаэль Сальмушев турында да бары тик җылы сүзләр генә әйтәсебез килә.
Тынгысыз җанлы әдипләребездән Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Гәрәй Рәхим, Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Айдар Хәлим, Ринат Мөхәммәдиев, Зиннур Мансуров, Фәүзия Бәйрәмова, Вахит Имамов, Марат Әмирханов, Әнәс Хәсәнов, Ягъсуф Шәфыйков, Рәфыйк Шәрәфиев, Рәфикъ Юныс, Фәтхулла Абдуллин, Рашат Низамиев, Рәшит Бәшәр, Факил Сафин, Рафаил Газиз һ. б.; фидакяр эзтабарлардан Россия Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Әхәт Садриев, Татарстан Фәннәр академиясенә караган Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Рәфыйк Сәләхиев, Мари Иленең Бәрәңге муниципаль районындагы Куян авылыннан Гайнан Кормаш музее җитәкчесе Фәйрүзә Вагыйзова, шулай ук Габделбәр Ризванов, Азат Сөнкишев, Фоат Батталов, Гарифҗан Галиев, Хатирә Мәрданшина, Фәридә Сәлимова, Фирая Нуриева, Рафаил Сираҗи, Рәим Гобәй, Рәис Сафин, Равил Гозәиров, Харис Закиров, Нәҗип Әминев, Рәшит Миңнегалиев, Зиннур Закиров, Наил Зәйниев, Гомәр Хаҗиев, Ринат Шакиров, Рифат Җәләлиев, Гомәр Мөбарәкшин, Камил Арифуллов, Ирек Бәдертдинов, Рәис Зарипов, Хәмзә Бәдертдинов, Рубис Зарипов, Марс Яһудин, Алсу Дияр (Спиридонова), Ринат Хәйруллин һ.б. бик күпләр татар тарихын, Бөек Ватан сугышы елъязмасын тулыландыруда, күп гасырлык әдәбиятыбызны документаль-публицистик әсәрләр белән баетуда үзләреннән зур өлеш керттеләр. Алар, архивларда казынып, дәһшәтле яулар узган урыннарны аркылыга-буйга иңләп, үткән чорларның тетрәндергеч сәхифәләрен ачтылар, моңарчы билгеле булмаган каһарманнарыбызны эзләп таптылар
* * *
Каһарманнар дигәннән, биредә төрле елларда Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгәннәр турында да тәфсилләп сөйләп үтәргә уйлыйбыз.
Советлар Союзы Герое дигән иң югары дәрәҗәле исем СССР Үзәк башкарма комитетының 1934 елгы 16 апрель Карары нигезендә булдырыла. Шул ук елның 20 апрелендә бу мәртәбәле исем иң беренче итеп А. В. Ляпидевский, С. А. Леваневский, В. С. Молоков, Н. П. Каманин, М. Т. Слепнёв, М. В. Водопьянов, И. В. Доронин кебек аеруча тәвәккәл-батыр очучыларга бирелә. Тарихи язмалардан укып белгәнебезчә, 1934 елның 16 февралендә Чукот диңгезендә, бозлар арасына кысылып, «Челюскин» пароходы бата. Күренекле профессор О. Ю. Шмидт җитәкчелегендәге Арктик экспедиция әгъзалары (экипаж белән бергә барлыгы 111 кеше) хәрәкәтләнүче боз өстендә, үтә дә кырыс поляр кыш хакимлегендә калалар. Челюскинчыларны эзләп табу һәм коткару эшенә исемнәре югарыда әйтеп үтелгән очучылар үзләре теләп алыналар Ниһаять, 5 апрельдә А. В. Ляпидевский дрейфтагыларны табу бәхетенә ирешә һәм, очкычы белән боз остенә «кунаклап», беренче рейста ук унике кешене материкка исән-сау алып кайта. Аның фидакярлеге башка очучыларны да канатландыра. 13 апрельдә инде челюскинчыларның барысын да коткаралар (алар арасында ике бала һәм җиде хатын-кыз да була)
1934 елдан алып Бөек Ватан сугышы башланганчыга кадәрге чорда йөзләрчә кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Араларында Татарстан Республикасында туып үскән төрле милләт вәкилләре, шул исәптән 9 татар да бар (кара: «Герои Советского Союза», М., «Воениздат», 1984, 28 б.). Хәзер кайбер якташларыбыз белән якыннанрак танышып үтик әле.
Чирмешән районында туып үскән мордва егете Павел Алексеевич Цаплинны (19061937) тирән ихтирам хисләре белән иң беренче итеп телгә алырга кирәктер.
1936 елның 16 июлендә Испаниядә монархистик фашистлар фетнәсе башлана. Генерал Франко гаскәрләренә ярдәмгә итальян һәм немец фашистлары ашыга. Алар Испаниягә бихисап корал, хәрби кирәк-яраклар һәм тулы әзерлектәге хәрби частьларын җибәрәләр.
Моңа җавап итеп, бөтен дөньяда Испания патриотларына карата теләктәшлек хисе үсә бара. Әлеге республиканы саклау, кара көчләргә каршы тору өчен күп кенә илләрдән иреклеләр (доброволецлар) отрядлары килә. Совет иреклеләреннән дә 2065 кеше туплана, шуларның 351 е танкист була.
Татарстанның беренче Советлар Союзы Герое Павел Алексеевич Цаплин
Капитан Цаплин, 1936 елгы Октябрь парадында (7 ноябрь) катнашканнан соң, Кызыл мәйданнан ук үз теләге белән Испаниягә китә. 20 ноябрьдән инде ул танк ротасы командиры сыйфатында Мадридны саклаучылар белән бергә фетнәчеләргә каршы сугыша. Шул чорда яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен, кыю офицер СССР Үзәк башкарма комитетының 1937 елгы 2 гыйнвар Карары нигезендә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
1937 елның 13 февралендә франкочы гаскәрләрнең һөҗүмнәре туктатыла. Республикачылар үзләре контрһөҗүмгә күчә. Капитан Цаплинның танклары, тимер ташкын булып, дошман өстенә ыргыла. Җиңү арты җиңү яулаган мизгелләрнең берсендә көтмәгәндә генә рота командирының куәтле корыч машинасына снаряд килеп тия. Цаплин авыр яралана, әмма рота белән җитәкчелек итүне дәвам иттерә. Аның экипажы соңгы снаряд, соңгы патрон беткәнче сугыша. Аннары капитан танкны, дошман кулына калдырмас өчен, үзе шартлата һәм частена әйләнеп кайта Ләкин яралары аңа озак яшәргә мөмкинлек бирми. Берничә көннән П. А. Цаплинның җәсәден, хәрбиләрчә зур хөрмәт күрсәтеп, Испаниянең Арчен шәһәре каберлегенә җирлиләр
Интернациональ бурычны үтәгәндә күрсәткән зур каһарманлыгы өчен, СССР Үзәк башкарма комитетының 1937 елгы 27 июнь Карары нигезендә Мордва Афонькасы авылы егете Павел Алексеевич Цаплинга Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирелә. Республикабызда иң беренче булып!..
Сүз уңаенда шунысын да әйтик: Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребез дә сынатмый. Нәсел тамырлары белән республикабызның Биектау төбәгендәге Ямаширмә авылыннан булган, Донбасста туган Гыйльфан Әбүбәкер улы Батыршинны (19141947) гына алыйк. Ул 1938 елның җәендә, Приморье краеның Хасан күле янында, япон самурайларына каршы көрәштә үзенең исемен мәңгелек данга күмә.
29 июльдә Япониянең Квантун армиясе гаскәриләре, чикне бозып, Заозёрная һәм Безымянная биеклекләре районында безнең заставага һөҗүм итәләр. Башка сугышчан иптәшләре кебек, чик сакчысы Г. Батыршин да үзенең отделениесе белән самурайларга каршы батырларча көрәшә. Ахырдан ул авыр яраланган сигез сугышчыны һәм застава начальнигын дошман кулына төшүдән коткарып кала аларның һәркайсын, берәм-берәм үз аркасына салып, күлнең икенче ягына чыгарып куя. Яшьлегендә оста йөзүче булуы, җитезлеге-тапкырлыгы әнә шул чакта бик тә ярдәм итә аңа. Японнар өзлексез ут яудырып торуга карамастан, яраланмый да Халык бик белеп әйтә шул: батырдан пуля да курка!..
Унөч көн буе дәвам иткән сугышлар барышында японнар үзләренең бик күп солдатларын, офицерларын югалталар һәм 1938 елның 11 августында СССР белән вакытлы килешү төзергә мәҗбүр булалар.
Донбасста туган милләттәшебез Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин
Чик сакчыларыннан аеруча зур батырлык күрсәткән егерме ике кешегә, шул исәптән Гыйльфан Әбүбәкер улы Батыршинга, аның якын дусты Иван Давидович Чернопяткога һәм алар хезмәт иткән застава начальнигы Пётр Фёдорович Терешкинга СССР Югары Советы Президиумының 1938 елгы 25 октябрь Указы нигезендә Советлар Союзы Герое дигән мәртәбәле исем бирелә. Шул ук Указ белән әлеге мактаулы исемгә тагын бер милләттәшебез Саратов өлкәсендә туып үскән пулемётчы егет Кәрим Мусяк улы Яһудин да лаек була. Ул бер бәрелештә дошманның алтмышлап солдатын һәм офицерын сафтан чыгара
1939 елның 30 ноябрендә башланып 1940 елның 12 мартында төгәлләнгән совет-фин сугышы вакытында да якташларыбыз сынатмыйлар. Шулар арасыннан төрле дәрәҗәдәге гаярь хәрбиләр Казан шәһәреннән М. В. Дмитриев, М. П. Кирпонос, А. М. Коняев, Д. Б. Строганов, А. А. Чупуренко, Алабугадан С. П. Спирьков, Балтачтан Х. И. Ибраһимов, Б. С. Рәхимов, Х. С. Сабиров, Баулыдан И. Д. Зиновьев, Мамадыштан Г. Я. Нигъмәтуллин, Минзәләдән Г. В. Вәзетдинов, Б. А. Винокуров, Теләчедән А. К. Ксенофонтов Советлар Союзы Герое исеменә лаек булалар. Тугандаш Башкортстан Республикасында һәм Саратов өлкәсендә туып үскән милләттәшләребездән С. Н. Майский белән И. М. Кудашев та Алтын йолдыз кавалерлары булып танылалар.
19411945 елларда немец-фашист илбасарларына каршы 1418 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы һәм Ерак Көнчыгышта Япониянең кораллы көчләрен, Квантун армиясен тар-мар итү өчен барган көрәш (1945 елның 9 августы 2 сентябре) безнең ил өчен аеруча җитди сынау чоры була. Дошманны җиңү хакына күпмилләтле бердәм халкыбыз ким дигәндә егерме җиде миллион кешесен корбан итә
Алтын Йолдыз кавалеры Гафият Нигъмәтуллинга Мәскәү Кремлендә М. И. Калнин илебезнең иң югры бүләген тапшыра
Дөресен генә әйткәндә, бу өлкәдә серлелек пәрдәсе тулысынча ачылмаган әле. И. В. Сталин 1946 елда, мәсәлән, «Правда» газетасы хәбәрчесенә биргән интервьюсында: «немецлар белән сугыш вакытында, оккупация чорында һәм немец каторгасында Советлар Союзы үзенең җиде миллион кешесен югалтты», дип белдерә. Н. С. Хрущев исә 1961 елда Швеция премьер-министры Т. Эрландерга җибәргән хатында Бөек Ватан сугышы чорында һәлак булучыларның санын егерме миллион итеп күрсәтә. 1990 елда М. С. Горбачёв җитәкчелек иткән чорда бу сан егерме җиде миллионга җитте.
Чит ил тикшеренүчеләренең әлеге мәсьәләгә карата үз карашлары бар. Америкалы социолог Н. Тимашевның 1948 елда ук игълан ителгән белдерүеннән күренгәнчә, СССР әлеге сугыш вакытында утыз җиде миллион ярым кешесен югалткан булып чыга (кара: «Родина» журналы, 1991, 67, 139 б.). Ә инде Мәскәүгә килеп, бу мәсьәләне утыз ел буе өйрәнгән Англия галиме Ж. Эриксон: «Икенче бөтендөнья сугышы Советлар Берлегенең кырык тугыз миллион кешесен алып китте», дип белдерә. Газиз ватаннарыннан куганда үтерелгән һәм төрмәләрдә, ГУЛАГ зинданнарында миллионлап кырылганнар саны бу исәпкә керми
Биредә тагын «Икенче бөтендөнья сугышында күпме татар һәлак булган?» дигән урынлы-мөһим сорау да туарга мөмкин.
Заманында фашистлар «тырнагы» на эләгеп, әсирлекнең бөтен газапларын татыган һәм соңыннан, концлагерьдан качып, үзебезнекеләргә килеп кушылган туры-гадел сүзле солдат-әдип-рәссам Нәби ага Дәүли (19101989) бу хакта болай дигән иде: «Өч татарның икесе үлде. Ул чакта татар дүрт миллион ярым исәпләнә иде, кимендә ике миллион татар кырылды»
Шул уңайдан «Мәдәни җомга» газетасы үз фикерен әйтә: «Ләкин Нәби ага ялгыша кебек, ди ул. Сугышка кадәр татар кимендә ун миллион булган дигән фикер көннән-көн ныгый бара. Һәр татар авылы уртасындагы дүрт кырлы ташка уелган дүртәр-бишәр йөз кеше исемлегеннән чамалап, Урал, Себер, Урта Азия, Кырым, Татарстан, Башкортстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән китеп һәлак булганнарның саны биш миллионлап булырга мөмкин. Ягъни татар ирләренең җитмеш-сиксән проценты һәлак булган дигән сүз бу!..»