Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Мустафин Шахинур Ахматсафович 2 стр.


Әйе, сугышта үлгәннәрнең саны һаман да төгәл билгеле түгел әле. Ул каһарманнарның байтагы, үзләренең җәсәдләрен җир куенына иңдергәнне көтеп, дистәләрчә еллар дәвамында һаман ачык һавада, җил-яңгыр, кар-буран астында ята бирә. Шул уңайдан «Аргументы и факты» газетасы 2002 елда чыккан 1819 нчы саннарында «Почему не ищем останки?..» дигән үтә гыйбрәтле мәкалә бастырды. Шул язманы биредә бернинди кыскартуларсыз китереп үтәбез: «Почему до сих пор тысячи останков солдат времён Великой Отечественной не захоронены? Уверен, основная причина экономическая. Сразу после освобождения территорий страны от немецкой оккупации, в санитарных целях, местных жителей организовывали производить массовые захоронения погибших бойцов. После каждого очищенного поля множество сумок и вёдер наполнялись медальонами, личными вещами солдат, документами. Всё это отправляли в военкоматы. Мы наивно полагали, что стоит нам найти списки фамилий, составленных по медальонам, мы сможем установить имена тех, кто по сей день считается пропавшим без вести. Увы, ни в одном архиве вы не найдёте этих списков. По свидетельству нескольких ветеранов бывших военкомов медальоны в то время скрытно уничтожались. Зачем? Семья погибшего на фронте получала ежемесячное пособие плюс дополнительные льготы. Семья же пропавшего без вести лишалась и того, и другого. В конце войны таковых было от 5 до 9 миллионов. То есть экономия на пособиях составляла минимум 300 млн рублей в год. К 40-летию Победы государство не потратило «впустую» уже 13 миллиардов рублей. Скорее всего, именно поэтому ни Сталину, ни последующим руководителям Советского Союза было невыгодно признавать и публиковать истинную цифру потерь.

Ю. СМИРНОВ,

председатель правления

Союза «Поисковых отрядов»


Тирәнтен уйландыра, авыр уйларга чумдыра торган фаҗига бу. Ә бит мәшһүр генералиссимус А. В. Суворов: «Яу кырында үлгәннәрнең соңгысы күмелмичә торып, сугышны беткән дип санарга ярамый»,  дигән үтә хикмәтле сүзләр әйтеп калдырган. Димәк, сугыш әле һаман да дәвам итә!..

«Аргументы и факты» газетасының язуына караганда, ветераннарга тиешле 464 мең сугышчан бүләк әле хәзер дә үзләренең ияләрен көтеп ята

Әйе, безгә батырларыбызны барларга, санларга, данларга бик тә вакыт!..

Шулай да Сугышта һәлак булганнарга багышлап, күп төбәкләрдә «Хәтер китабы» чыгарылу, партизаннар хәрәкәтендә, дошманга каршы яшерен оешмалар эшчәнлегендә катнашучылар, шулай ук әсирлектә булган, коллыкка куылган кешеләр турында яңа мәгълүматлар табылу, мәңге кереп булмастай тоелган серле архив ишекләренең ачылуы күңелләрдә якты өметләр уята. Һәлак булганнар һәм чын батырлар турында Галиҗәнап Вакыт үз сүзен өздереп әйтәчәк әле

* * *

Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында, дошман тылында, диңгездә һәм күктә тиңдәшсез фидакярлек үрнәкләре күрсәткән 11 мең 657 кешегә «Советлар Союзы Герое» дигән олы исем бирелә. Алтын йолдызга ия булучылар арасында Татарстан уллары һәм кызлары да йөзәрләп санала.

Аларның тиңдәшсез, какшамас рухи ныклыгын, кыюлыгын-чыдамлыгын, Ватанга чиксез бирелгәнлеген күренекле хәрби эшлеклеләр дә югары бәяләделәр. Шулар арасыннан берничәсенең фикере белән танышып китик:

Советлар Союзы Маршалы И. С. КОНЕВ: «Татарстанда туган егетләр арысланнар кебек сугышалар».

Советлар Союзы Маршалы Р. Я. МАЛИНОВСКИЙ: « Мин, карт солдат буларак, сугыш кырларында татар сугышчыларын һәм офицерларын күп күрдем. Һәм аларның сугышта какшамас ныклык күрсәтүләренә һәм корыч ихтыярларына һәрвакыт сокланып киләм. Советлар Союзының бәйсезлеге өчен алып барыла торган бөек көрәштә татар халкы үзенең сугыш эшендә чыдам һәм батыр йөрәкле солдатлары белән бөтен армиябез каршында хөрмәт казанды».

Советлар Союзы Маршалы Л. А. ГОВОРОВ: «Татар солдатларының сугышчан әзерлекләре иң югары бәягә лаеклы Алар сугыш кырларында татар халкының иң яхшы сыйфатларын Ватанга чиксез бирелгәнлек, дошманга аяусыз нәфрәт, җиңү бәрабәренә үлемнән курыкмау, батырлык, кыюлык, чыдамлык һәм теләсә нинди шартларга да түзү сыйфатларын гәүдәләндерәләр. Татар сугышчылары Совет Ватаны алдындагы хәрби бурычларын намус белән үтиләр»

Һәм менә шушындый сүзләрдән соң, биредә каршы якның фикерләрен турыдан-туры гәүдәләндерүче гап-гади немец ефрейторы Рудольф Вольтангның үзенең якыннарына язган хатыннан бары тик ике генә җөмлә китереп үтәсебез килә: «Монда безгә каршы бик күп татарлар сугыша. Мин хәтта төшемдә дә татар белән очрашмаска теләр идем» (Батырлар китабы, Казан, Татгосиздат, 1945, 13, 21, 22, 26 б.)

Инде белгәнебезчә, татар каһарманнары сугышның иң хәтәр урыннарында булганнар. Шунысы да мәгълүм: немец танкларының һәм самолётларының иң зур күпчелеген милләттәшләребез юк иткән Сугышның аеруча хәлиткеч операцияләрендә дә татар хәрби командирлары күпләп катнашкан һәм немец генералларының да байтагын безнең милләттәшләр әсир итеп алган.

Кайбер тарихи-документаль язмаларда әсирлеккә төшкән совет сугышчыларының бары тик 2 процент чамасы гына татарлар икәнлеге дә искәртелә

Россия Саклану министрлыгының Үзәк архивына чираттагы баруымда мин әлеге саннар белән тагын да җентекләбрәк кызыксындым. Һәр кешегә-эзләнүчегә карата искиткеч ихтирамлы һәм игътибарлы архив хезмәткәрләре кулыбызга «Гриф секретности снят» дигән саллы гына китап китереп тоттырдылар. 1993 елда Мәскәүдә, «Воениздат» нәшриятында генерал-полковник, хәрби фәннәр кандидаты Г. Ф. Кривошеев җитәкчелегендә чыккан әлеге китапта СССР Кораллы көчләренең сугыш елларындагы югалтулары турында тәфсилләп сөйләнелә. Гаҗәп, әмма факт: сугышның һәр тәүлегендә уртача 20869 кешенең гомере өзелгән!..

Таблицалардагы мәгълүматлардан күренгәнчә, чыннан да, әсирлеккә эләккән татарларның саны нибары 2,2 процент кына булган икән (340 б.). Әсир булган башка милләт вәкилләре турында да уйландырырлык саннар бар анда. Әйтик, руслар 48 процент, украиннар 28,2 процент, белоруслар 7,5 процент

Шушы фактлар үзләре үк безнең милләттәшләребезнең яу кырында, чыннан да, «арысланнар кебек сугышуларын» ышандырырлык итеп раслыйлар. Әсирлеккә дә алар үз теләкләре белән төшмәгәннәр. «Тәмуг оясы» нда да сынатмаганнар. Әйтик, Советлар Союзы Геройларыннан Моабит төрмәсе тоткыны легендар шагыйрь Муса Җәлил, Брест крепосте каһарманы Пётр Гаврилов (керәшен татары), Ровно өлкәсе партизаннар берләшмәсенең шартлату төркеме командиры Николай Орлов (чын исеме Гатаулла Минаев) иң авыр чакларда да коелып-югалып калмаулары белән бик күпләрне сокландырганнар. Аларның һәркайсы әсирлек газапларын татыган, әмма рухлары белән искиткеч көчле шәхесләр булып калганнар!

Әлеге юлларны язганда Казан дәүләт университеты буенча сабакташ дустым Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, атказанган сәнгать эшлеклесе Зөлфәтнең (Дөлфәт Госман улы Маликовның) искиткеч төгәллек белән әйтелгән, халкыбызны Мәңгелек Дан биеклегенә күтәргән үлемсез шигыре хәтеремдә янә бер кат яңарды:

(Ошбу шигырен каләмдәшебез Уфа каласында, Башкорт дәүләт университетының актлар залында 1967 елның апрелендә беренче тапкыр яңгыраткан иде. Башкортстандагы яшь язучыларның телевизион фестивален ачуга багышланган шигърият кичәсендә катнашу өчен без Казан дәүләт университетының «Әллүки» иҗат берләшмәсенә йөрүче студентлардан биш кеше Зөлфәт, Зирәк Йосыпов, Рәшит Ягъфәров, Фәрит Гыйльми һәм бу юлларның авторы биредәге «Агыйдел» иҗат берләшмәсендәге дусларыбыз чакыруы буенча махсус килгән идек. Зөлфәтнең югарыда телгә алынган шигыре озакка сузылган көчле алкышлар белән каршы алынды. Аңардан соң чыгыш ясаган Башкортстанның халык шагыйре, еллар үткәч, «Татар теле» дигән атаклы шигыре өчен Татарстан Язучылар берлегенең абруйлы Г. Исхакый премиясенә лаек булачак Наҗар ага Нәҗми, Зөлфәтнең әлеге тезмә әсәренә аеруча зур бәя биреп, залдагыларны кабат аякка бастырып, сүз кодрәтенең тылсымын белүче трибун иҗатташыбызны тагын бер мәртәбә кайнар котлаткан иде.  Ш. М.)

* * *

Инде каһарманнарыбызга яңадан әйләнеп кайтсак, алар чын мәгънәсендә халкыбызның зур горурлыгы, рухи ныклыгы-мактанычы. Еллар үткән саен, шундый батырларның фидакярлеге белән кызыксыну үсә-көчәя бара

Сугыш елларында ук инде республикабызның танылган язучылары, журналистлары һәм галимнәре батырлар турында материаллар туплый башлыйлар, алар турында «Кызыл Татарстан», «Красная Татария» газеталарында, «Совет әдәбияты» журналында әдәби-публицистик язмалар бастыралар. Татарстан дәүләт нәшриятында (Татгосиздат) аерым җыентыклар булып та дөнья күрә ул әсәрләр. Төрле фронтларда татар телендә нәшер ителүче газеталарның хәрби хәбәрчеләре дә бу өлкәдә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр каһарманнарыбыз турында йөзләгән очерк-зарисовкалар иҗат итәләр

Соңыннан, шуларга нигезләнеп, сугыштан соң 19451946 елларда татар һәм рус телләрендә беренче тапкыр «Батырлар китабы» («Книга Героев») дөнья күрә. Аны чыгаруда күренекле язучы Кави Нәҗми башлап йөри төзүче-мөхәррире дә, кереш сүз авторы да үзе була. Алсу тышлыгына Алтын йолдыз медале, лавр яфраклары, милли бизәкләр төшерелгән, батырларның рәсемнәре урнаштырылган һәм чорына күрә яхшы итеп бизәлгән әлеге китап (рәссамы Байназар Альменов) ун мең данәдә басыла. 224 битле 1 нче томга 56 Герой турында очерклар тупланып бирелә. Аларның авторлары арасында без Габдрахман Әпсәләмов, Гариф Галиев, Габдулла Гомәрев, Мәрьям Дибаева, Әхмәт Ерикәй, Бруно Зернит, Риза Ишморат, Газиз Иделле, Гази Кашшаф, Мәхмүд Максуд, Шәрәф Мөдәррис, Гамир Насрый, Мөхәммәт Садри, Гали Хуҗиев, Мәхмүт Хөсәен, Әхмәт Юныс кебек күренекле каләмдәшләребезне күрәбез.

«Батырлар китабы» ның тагын да күләмлерәк 2 нче томы да әзерләнгән була. Ләкин ул билгесез сәбәпләр аркасында үз укучысы кулына барып ирешми

Әмма батырлар турындагы чын хакыйкать кар астындагы кайнар чишмә кебек барыбер үз юлын таба. 1963 елда Татарстан китап нәшриятында тарихчы эзтабар Л. И. Ханинның рус телендә «Герои Советского Союза сыны Татарии» дигән калын гына китабы басылып чыга. 167 Герой турындагы очерк-зарисовкаларын туплап бирә ул биредә. 1966 елда әлеге китапның татарча басмасы да дөнья күрә бу юлы инде каһарманнарның саны 171 кешегә җиткерелә.

1982, 1984 һәм 1985 елларда Татарстан китап нәшрияты батыр якташларыбыздан 211 кеше турында рус телендә «Герои Советского Союза наши земляки» дигән өчтомлыкны укучылар игътибарына тәкъдим итә. 1990 елда исә әлеге томнар, татар теленә тәрҗемә ителеп, «Советлар Союзы Геройлары якташларыбыз» дигән исем астында 680 битле саллы гына китап булып басылып чыга. Аңа, 211 каһарман турындагы очерк-зарисовкалардан тыш, Татарстаннан читтә яшәүче батыр милләттәшләребездән 91 кеше турында да кыскача мәгълүматлар кертелә, аларның фотосурәтләре урнаштырыла. Бу өлкәдә тарих фәннәре кандидатлары Җ. И. Гыйльманов, А. К. Айнетдинов, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире урынбасары Н. К. Габитов, эзтабар язучы Ш. Җ. Рәкыйпов, отставкадагы полковник С. Ә. Таһиров, СССР Саклану министрлыгы Үзәк архивы начальнигы урынбасары, якташыбыз полковник Ә. Х. Фәйзуллин үзләреннән аеруча зур өлеш кертәләр

Бөек Җиңүнең 55 еллыгын лаеклы төстә каршылау һәм билгеләп үтү турында Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиевнең 1999 елгы 11 май Указы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1999 елгы 20 август Карары батырларыбызны барлау юнәлешендә тагын бер әһәмиятле адым ясарга рухландырды. Татарстан китап нәшрияты, Республикабызның Язучылар оешмасы, Татарстан Республикасының архив эшләре буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Тарих институты, «Хәтер китабы» нәшрияты, хәрби комиссариатлар, ветераннар советлары белән берлектә, «Батырлар китабы» ның энциклопедик характердагы яңа басмасын әзерләү эшенә ныклап тотынды. Төрле чыганаклардан эзләнә торгач, Советлар Союзы Геройларыннан барлыгы 378 кеше турында искиткеч кызыклы, бай мәгълүматлар тупланды. Шулар арасыннан 186 батыр Татарстанда туган, 83 е биредә укыган, эшләгән, яшәгән. Республикабыздан читтә яшәгән милләттәшләребездән 109 каһарманны да онытмадык. Нәтиҗәдә батырларыбыз турында беренче мәртәбә тулы мәгълүматлы шундый уникаль басманы дөньяга чыгару мөмкинлеге туды. Бу юнәлештә элек нәшер ителгән китаплардан аермалы буларак, «Батырлар китабы» ның яңасына Алтын йолдызлы каһарманнарыбыз турында Россия Саклану министрлыгы Үзәк архивында сакланучы Бүләкләү кәгазьләрендәге язмаларның кыскача сөземтәсе кертелде (алар дәүләтебезнең берьюлы ике телендә татар һәм рус телләрендә янәшә бирелде), фоторәсемнәре урнаштырылды. Батырларыбыз турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүматлар алырга теләгән кешеләр өчен һәр сәхифә ахырында шул шәхесләргә кагылышлы махсус чыганаклар да күрсәтелде.

«Батырлар китабы» нда 1945 елның 30 апрелендә төнге сәгать унберенче яртыда рус М. А. Егоров белән грузин М. В. Кантариядән алда!  Рейхстаг түбәсенә иң беренче булып 79 нчы укчы корпус байрагын менгезеп кадаган татар егете, өлкән сержант Гази (Газетдин) Казыйхан улы Заһитов (19211953) турында да сәхифә бирелә. Үзәк архивта эшләгәндә өлкән эзтабар әдибебез Шамил ага Рәкыйпов тапкан каһарманыбыз ул! Хәер, бу тынгысыз язучы, искитмәле тарихи-документаль әсәрләр тудырып, берүзе генә дә дистәләрчә батырларыбызга икенче гомер мәңгелек яшәү бүләк итте. Аның каһарманнары арасында Алтын йолдызлы очучы кызларыбыз Мәгубә Хөсәен кызы Сыртланова, Ольга (Ләйлә) Александровна Санфирова, легендар партизан Иван Константинович Кабушкин, татарлардан иң беренче Советлар Союзы Герое Гыйльфан Әбүбәкер улы Батыршин, күренекле хәрби эшлекле, генерал-полковник Василий Николаевич Гордов, Бүләкләү кәгазендәге бер хәрефнең дөрес язылмавы аркасында үзенең Герой икәнлеген дә белмичә үлеп киткән Хәсән Заман улы Заманов, ил күләмендә Николай Сергеевич Орлов буларак билгеле татар егете Гатаулла Мирзаһит улы Минаев һ. б. бар

Әйе, архивтагы эзләнүләр көтелмәгән ачышлар ясарга да этәрә. Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән якташларыбыз, милләттәшләребез бермә-бер күбрәк булган икән безнең. Архивта моңарчы тикшеренүчеләрнең куллары кагылмаган үтә җитди документлар белән танышканда шундый фикергә киләсең. Әйтик, Татарстанның Әлки районы Баллыкүл авылы егете 3 нче Украина фронтының Николаевск ныгытылган районына караган 10 нчы аерым пулемёт-артиллерия полкының пулемёт расчёты командиры, гвардия сержанты Хафиз Зариф улы Зарипов (19061944)  яу кырында күрсәткән тиңдәшсез батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә өч мәртәбә (!) лаек дип табыла Балык Бистәсе районының Югары Казиле авылында туган һәм Бөек Ватан сугышы чорында 9 нчы механикалаштырылган корпусның 69 нчы бригадасына караган 53 нче танк полкында рота командиры булган легендар капитан фашистларның хәрби техникасын һәм җанлы көчләрен күпләп юк иткән Пётр Иванович Савинов та ике мәртәбә Герой исеменә тәкъдим ителә

Ут күршебез Башкортстанның Дәүләкән районындагы Мерәс авылында туган милләттәшебез Әсгать Әхмәтхәниф улы Вафин (19241945) белән дә шундыйрак хәл була. 5 нче армиянең 159 нчы Витебск укчы дивизиясенең 597 нче артиллерия полкында башта корректировщик (дошман өненә кереп, безнең сугышчыларның утын тиешле урынга юнәлтеп торучы), аннары разведка командиры булып хезмәт иткән әлеге каһарманны Советлар Союзы Герое исеменә лаек дип табып, аңа шулай ук ике мәртәбә Бүләкләү кәгазе (Наградной лист) тутыралар Әмма аларның фидакярлеге, ни кызганыч, тиешенчә бәяләнми

Назад Дальше