Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Мустафин Шахинур Ахматсафович 10 стр.


Юк, үлем куркытмый инде хәзер. Әгәр үлеп тә, әнием, туганнарым, дусларым бәхетле булсалар, минем генә гомерем берни түгел. Ә шулай да ЯШИСЕ КИЛӘ!..


11 гыйнвар, 1943 ел.

Әгәр кайта алмасам, онытмассыз, энем! Әнине, Мәрьямне карау сиңа кала. Өйдә хуҗа бул, олы хуҗа булырсың, энем. Хәер, исән калып кайтырмын төсле, өметемне бөтенләй җуймадым әле. Безнең урамга да бәйрәм килер дип юанам. Син боларны, энем, башкаларга сөйләми тор, минем өчен кайгырмасыннар. Сәлам белән абыең (хат техникум адресына җибәрелгән.  И. Ә.).


19 гыйнвар, 1943 ел.

Әни, син минем русча язуыма үпкәлисең икән. Тизрәк барып җитсен дип шулай язам бит, ачуланма. Моннан соң үзеңә татарча гына язармын. Син улыңа бөтен борчуларыңны әйтеп хат яз. Үз кулың белән язган хатларыңны, җылы сүзләреңне укыйсым килә. Комиссиядә булдыңмы? Нәрсә диделәр? Икенче группа бирделәрме? Җиңелрәк эшкә күчермәделәрме?

Шулай, әни, исән йөреп, сау кайтсын дип, теләкләр теләсәң, бер әйләнеп кайтырмын әле мин сезнең янга. Бик күңелле итеп бәйрәм итәрбез, әни. Әлегә синнән үтенеп сорыйм, мине уйлап борчылма, әни. Минем өс бөтен, тамак тук. Сеңлем бик ябыккандыр инде, яшьли тормыш куа башлады. Күңелен күтәрергә тырышыгыз. Рәт булганда, кинога, театрга баргаласын. Әни, үз сәламәтлегеңне сакла. Моннан соң сиңа аерым хатлар язармын, үзең дә яз. Сәлам белән, битеңнән үбеп, улың. (Безнекеләр Ленинград блокадасын өзгәннәр, әйбәт хәбәр бит бу!)


25 гыйнвар, 1943 ел.

Кичә яңа киемнәр алдык. Бүген булмаса, иртәгә китәрбез. Витаминнар җитешми, грипп, цинга, ди врач. Миңа казармадан чыкмый ятарга кушты. Барысына да хат язасым килә. Әнигә дә


1315 февраль, 1943 ел.

(Техникум адресына җибәрелгән хат.  И. Ә.) Исәнме, кадерле энем! Әнигә, Мәрьямгә, Зәйнәп апага сәламнәремне күндерерсең. Менә тиздән Молотовка җитәбез. Казан дип хыялланган идем булмады. Өйгә кереп чыгармын дигән идем. Язган идем, укуны бетертмәделәр. Гвардия частьларына рядовой итеп җибәрделәр. Хәзер башкалага таба барабыз. 13 февральдә Молотовны уздык. Әле дә кая баруыбызны белмибез. Мәскәүгәдер дип уйлыйм Теплушка тормышына өйрәнеп барабыз

Энем, ир булырга тырыш. Әнине, Мәрьямне кара, аларны кайгырт. Минем өчен борчылмасыннар. Сугышта бөтен кеше дә үлми бит, диген син аларга. Кайтуыма ышанам әле мин

Әгәр дә кайта алмасам, бәлки, минем китабымны (шигырьләремне) чыгарырсыз? Сәлам белән, абыең.


20 февраль, 1943 ел.

Исәнмесез, минем өчен кадерле туганнарым! Менә без бүген Рыбинск шәһәренә килеп җиттек. Шулай итеп, Мәскәүгә дә кермәдек. Моннан соң кая китәрбез белмим. Көнбатыш фронтка якынлашабыз.


3 март, 1943 ел.

Здравствуйте, мои дорогие! Кадерле әнием, сөекле сеңлем, энекәш һәм Зәйнәп апа, барыгызга да сәламемне күндерәм. Шулай ук барча туганнарга, иптәшләремә дә сәлам әйтегез. Менә, ниһаять, билгеләнгән частька барып җиттек. Фатирларга урнаштык. Ашау начар түгел. 900 г икмәк, башка ашау-эчү әйберләрен бирәләр. Бу часть Сталинградта булган часть, хәзер ялда. Без автоматчик булырга өйрәнәбез Минем адрес: ППС 1769, часть 48.


7 март, 1943 ел.

Исәннәрмесез, минем кадерле туганнарым! Үзебез «ерак тылдагы» (рота командиры шулай ди) бер авылда яшибез. Бирегә 2 мартта килеп җиттек. Авыл өендә. Өй җылы. Нар эшләдек. Бар да яшьләр, күбесе училищедан. Без автоматчылар ротасында. Училищедагы кебек строевой занятиеләр була. Урман, сазлыклар. Тездән кар эчендә йөреп, «кәккүкләр» не эзлибез. Сугышка март ахырында керербез төсле. Безнең рота резервта (запаста) булыр дигән сүзләр дә бар. Ә хәзергә Великие Луки (бу исем цензорлар тарафыннан сызылган.  И. Ә.) тирәсендәге бер авылда яшибез. Немец чәүкәләре очып үткәлиләр. Төнлә, йортка чыксаң, еракта саңгырау гына туп тавышлары ишетелә. Рота командирыбыз әйбәт тә кеше инде. Укытучы булган, күпне күргән командир. Кичә автоматлар (ППШ) бирделәр. Хәзер кулыбызда бик көчле корал. Сездән тизрәк хат-хәбәр дә килеп җитсә, бик шат булыр идем. Бәлки әле, моннан киткәнче, хатыгызны алып өлгерермен. Үзегезне бик сагындым.


18 март, 1943 ел.

Бүген иртән Ореховщина дигән авылга килдек. Бу Смоленск өлкәсе. Смоленскидан 120 чакрым, фронт исә бездән 50 чакрымда. Бик арылды. Монда бераз ял итәсебез бугай. Яз җитә. Көндез кар эри. Төннәр салкын. Тамчы тама. Кояш исе килә. Егетләр бүген сыерчыкларны күргәннәр. Яз килә шул. Берничә көннән унберенче ай китә инде минем өйдән чыгып китүемә. Их, кайчан өйдә булырмын икән мин? Тиздән безнең бакчада да алмалар, чияләр чәчәк атар, кошлар сайрар. Тәрәзәләрне ачып, яз исенә күмелеп уйланырсыз Яратам мин үзебезнең тәрәзә алдында утыруны. Март кына әле дип тормас идем, ачып куяр идем хәзер үк тәрәзәмне


26 май, 1943 ел.

Кадерле әнием, сөекле сеңлем, энекәшем, Зәйнәп апа, сезгә барыгызга да улыгыз Мөхәммәттән кайнар сәлам! Шулай ук барча туганнарга, дусларга сәлам әйтегез. Менә икенче елым китте инде, исән-сау әлегә. Хәзер без фронттан 1517 км да. Окоплар эчендә читәннәр үрәбез. Һәр көн яңгыр ява. Казанда ничек? Ашау-эчү рәтләнә инде. Әйе, ел узды. 1943 елның маен күрермен дип, исән калырмын дип уйламаган идем. Киләсе язларны сезнең белән күрергә язсын инде


6 июнь, 1943 ел.

Исәнме, кадерле әнкәем, саумысыз, сөекле сеңлем, энем, Зәйнәп апа һәм барча туганнарым! Сезгә ерак-ерак илләрдән искән йомшак җилләр аша сагынычлы сәламнәремне җибәрәм! Әйдә ул шаян җилләр сезгә минем турыда сөйләсеннәр. Улыгыз Мөхәммәт бакча кебек матур урында әйбәт кенә яши, дисеннәр ул җилләр. Ул яшәгән урманда иртәсен-кичен кошлар сайрый, чылтырап чишмә ага, шаулап төрле гөлләр, кура, җир җиләкләре чәчәк ата, дисеннәр. Кәккүкләр, озын гомер теләп, туктаусыз кычкыралар, дисеннәр. Тик улыгыз гына сезне әнкәсен, сеңелкәшен, энекәшен, туганнарын, дусларын, ямьле, тузанлы Казанын сагына, дисеннәр. Әйе, тамак тук, өс бөтен, баш өстендә шаулап снарядлар ярылмый, выжлап пулялар очмый, ә шулай да күңел тыныч түгел. Сезнең авыр тормышыгыз йөрәкне телә, әни, һич ярдәм итә алмыйм шул. Сугыш бетеп, тиздән исән-сау кайтып, сезне тәрбияләргә язсын иде Сездән күптән хат алганым юк, бик сирәк язасыз, ахры. Яңа гына яңгыр явып үтте. Бүген төнлә штаб сакладым (нарядта идем). Иртән, ашап-эчкәч, иптәшем белән чишмә буенда йокладык. Обедтан соң менә үзебезнең землянкада утырабыз. Яңгырдан соң һава чыршы исе белән тулды. Мин Валентин Катаевның «Мария» дигән поэмасын укыдым. Әйбәт поэма. Менә инде ничәнче тапкыр безнең фронт газетасын («Алга дошман өстенә!») укыйм. Анда Әхмәт Исхакның «Ант» дигән шигыре дә бар. Бу газета миңа ялгыш кына килеп эләкте. «Ант» ны ятлап, сугышчылар алдында сөйләргә уйлыйм. Их, Тукай, Такташ һ. б. татар шагыйрьләренең әсәрләре кулга төшсә? Шулчаклы укыйсы, татар җырчыларын тыңлыйсы килә!.. Ильяс, син өйдәме? Сеңелкәш, Ильяс өйдә булмаса, син хат яз. Бәрәңге утырттыгызмы, үсәме? Барысын да языгыз.


26 июнь, 1943 ел.

Кадерле әнием, сөекле сеңлем, энекәшем, Зәйнәп апа, сезгә сагынычлы сәлам! Үзем сау-сәламәт. Сезнең 14 июньдә язган ике хатыгызны өченчекөн алып укыдым. Бу арада, таңнан торып, эшкә кадәр дә, эштән соң да йөрергә өйрәнәбез. Парадка әзерләнәбез. Бүгенме-иртәгәме, безнең бригадага[2] Сугышчан Кызыл Байрак ордены бирәчәкләр. Сталинград төбәгендәге геройлыгы өчен. Без үзебезнең президент исемендәге фронтта (аңладыңмы, Ильяс?). Менә биш кубометр җир казыдык. Хәзер обед вакыты (карабодай ашы, тары боткасы, колбаса, 300 г икмәк). Менә шулай безнең тормыш, әлегә әйбәт. Сезнең бәрәңгеләр чыкканнар икән инде. Исәнлектә бергә-бергә ашарга язсын иде. Әни, һаман утын ташырга йөрисеңме әле? Их, язмыш, язмыш Сеңлем, күңелеңне төшермә, тиздән сугыш бетәр, менә дигән итеп гомер итәрбез!


10 июль, 1943 ел.

Кадерле әнкәй, сөекле сеңлем, энекәш, Зәйнәп апа, сезгә сагынычлы сәлам! Үзем сау-сәламәт. Менә кичә сездән инде икенче хат (26.06) алдым.

Сезгә фронтта булуым турында справка җибәрәм, кирәге чыгар

НКО СССР 3 отдельный батальон 124 стрелковой бригады. Часть строевая, 13 июля 1943 г.  13/7. Действующая армия.


СПРАВКА

Выдана кр-цу Ахметгалееву Мухаммеду Ибрагимовичу в том, что он действительно находится в рядах РККА, воинской части 11087 а Действующей армии. Выдана на предмет направления его матери Кулеевой Гульсум Вахитовне для предъявления ею местным властям.

К-р роты ст. лейтенант (Бочкорёв).


14 июль, 1943 ел.

(«Сак-Сок бәете» көенә укыгыз)

21 июль, 1943 ел.

Кадерле әнкәй, сөекле сеңлем, энекәш, Зәйнәп апа һәм туганнарым, сезгә улыгыз Мөхәммәттән сагынычлы сәлам! Үзем сау-сәламәт. Биш көн окоп казыдык. Ә бүген занятиеләр. Иртән тревога белән торгыздылар. Обедка чаклы «һөҗүм» иттек. Хәзергә менә граната өйрәнәбез. Көн кояшлы. Инде өченче көн һавалар әйбәт тора. Кура җиләкләре гөрләп үсәләр, җыеп ашыйбыз. Казанда килосы 200 сум, дип язалар икән. Сез җиләк-җимештән авыз итә алдыгызмы?

Бүген 22 июль. Хатымны дәвам итәм. Менә бүген өйдән чыгып киткәнгә, якын туганнардан аерылганга бер ел да ике ай тулды. Бүген кич кузгалабыз. Язмыш безне кая илтеп ташлар? Киләчәктә безне нәрсә көтә? Бу билгесез әлегә. Шомлы киләчәгем караңгы минем. Тик шул караңгы киләчәгемне яктыртып янучы өмет йолдызларым әнием, сеңлем, энем генә миңа дәрт бирә, батырлык бирә

Без, 56 чакрым ары китеп, тагын тукталдык. Озакка түгел, диләр. Плащ-палаткадан шалаш кордык. Урманда. Өченче көн инде тоташ яңгыр. Көз көнемени? Мондый җәйне беренче тапкыр күрәм. Палаткаларда автомат, граната һ. б. өйрәнәбез. Кичә ату кырында залп белән атарга өйрәндек. Бөтен рота берьюлы атканда, шундый яңгырый, колаклар тонып тора. Их, каһәр суккан Смоленщина җире Яңгыр, сазлык. Шинельләр юеш, ботинкаларда су. Ярый әле тактикага чыкмыйбыз. Су эчендә түш белән шуарга туры килер иде. Исән-сау котылып чыгармы башлар бу җирләрдән? Соңгы көннәрдә сездән хат алганым юк. Ильяс лагерьдадыр инде? Мәрьям, син, эштән бик арып кайтсаң да, миңа хат яз. Әнием, син дә яз. Мондый яңгырлы, ямьсез көннәрдә бигрәк тә хат йөрәкне җылыта бит


7 август, 1943 ел.

Исәнме, минем өчен кадерле булган туганнарым! Әнием, сеңлем, энекәш, Зәйнәп апа һәм барча туганнарым, сезгә сагынычлы кайнар сәлам! Безнең Кызыл армиянең Орёл, Белгород шәһәрләрен алу шатлыгын сезнең белән уртаклашам. Үзем сау-сәламәт. Язган идем, безнең фронтта немец һөҗүмгә күчеп карады (безне тревога белән уяттылар). Безнекеләр немецны җибәрмәгәннәр. Әлегә тынычлык


13 август, 1943 ел.

Сез бу хатны минем укыганда,

Мин бик күптән үлгән булырмын

Һади Такташ

Сезне үбеп, улыгыз Мөхәммәт (Хәрәкәттәге армия).


P.S. Мөгаен, бүген сугышка керербез. Иртәдән бирле «катюшалар» җырлый, самолётлар оча, әле генә ике самолётны бәреп төшерделәр. Язганын күрербез, әнкәй. Күрешергә өметләнеп, улыгыз. (Хат «Бөек Ватан сугышы геройлары татарлар» исемле китап-брошюраның тышлыгына язылган.  И. Ә.)


14 август, 1943 ел.

Хәерле иртәләр йә хәерле кичләр! Әнкәем, сеңлем, энекәшем, Зәйнәп апа, сезгә сагынычлы сәлам! Бүген көн шундый әйбәт, кояшлы, күктә бер генә болыт әсәре дә юк. Кичә иртән «катюшалар» җырлый башладылар. Күктә һава сугышлары булды. Безнең күз алдында дүрт самолётны бәреп төшерделәр. Очучылары парашют белән сикерде. Безнекеләр кичә һөҗүмгә күчте һәм, немец оборонасын җимереп, берничә чакрым алга үттеләр. Ә хәзергә алар артыннан барачакбыз. Тыныч булыгыз, язган булса, Берлинга җитеп, бөтен фрицларны кырып, исән кайтырбыз!..


25 август, 1943 ел.

Бүген көн болытлы. Мөгаен, яңгыр булыр. Ләкин җил исми. Тирән тынлык. Тик ара-тирә артиллерия генә аткалый. Һәм выжлап очкан снарядлар тавышы, таулар арасында яңгырап, саңгырау гына булып югала. Таучык астында, яшь тал куаклары астында, чылтырап, көмеш кебек чишмә ага. Әлегә самолётлар очмый. Әле күптән түгел генә колбаса туралган дөге ашы ашап, шикәрләп чәй эчтек, бу завтрак, аннан почта килде. Миңа тагын ике хат (17 августта язылганнар). Көн болытлы, ә минем күңел күтәренке. Чөнки кичә 5 хат, бүген 2 хат алдым. Самолётлар очмый, безнең тирәдә миналар ярылмыйлар. Шушы күңелле иртәдә үземнең 1,5 метр тирәнлектәге окобымда утырып, сиңа, кадерле әнием, сөекле сеңлем, сиңа, энекәшем, Зәйнәп апа, сагынычлы сәламнәремне җибәрәм. Мин окопта үзем генә. Хәер, янымда мин кайчандыр пинцет һәм ланцет белән тунаган күптәнге дустым бака сикергәли. Йөри бирсен, ул да җан иясе бит, аның да яшисе килә торгандыр. Чыннан да, безнең һәркайсыбызның да ЯШИСЕ КИЛӘ бит!..


27 август, 1943 ел.

Кадерле әнием, сеңлем, энекәшем, Зәйнәп апа, барча туганнарым, сезгә сагынычлы сәлам! Үзем исән-сау. Менә без тау битендә, чокырларда. Тауның теге ягында елгачык һәм немец. Нибары 700800 м. Монда бүген иртүк патрон һәм мина ящиклары күтәреп килдек. Кичә төнлә безнең частьлар сугышка керделәр һәм берничә биеклекне алдылар. Мөгаен, бүген кич без дә сугышка керербез һәм үзебезнең автоматларны, гранаталарны сугыш кырында сынарбыз

Үзегезнең хәлләр ничек? Ильяс, эшкә кермәдеңме әле? Мәрьям, авырмыйсыңмы, бәгырем? Әни, үзең беркөе эшләп йөрисеңме? Әйбер бәяләре төшмиме? Бәрәңгеләрегез үсәме? Барысы турында да языгыз. Энекәш, әнине борчымаска тырышыгыз. Минем өчен тыныч булыгыз. Хәзергә хушыгыз. Сезне бик каты үбеп, улыгыз Мөхәммәт. (Хәрәкәттәге армия.)

* * *

Кадерле укучыбыз! Бу фидакяр җанлы, шигъри, нечкә күңелле Мөхәммәт Әхмәтгалиевнең яу кырыннан якыннарына җибәргән соңгы хаты. 28 августта инде ул бер төркем сугышчан дуслары, коралдашлары белән бергә, дошман ныгытмаларын кулга төшерү өчен, җитди һөҗүмгә күтәрелә. Гитлерчыларны автомат уты белән «сыйлый-сыйлый», арысландай ярсып, Мөхәммәт һаман алга ыргыла. Инде биеклек алынды дигәндә генә, каяндыр, көтмәгәндә, дошман пулемёты телгә килә. Шул мизгелдә Мөхәммәт, янәшәсеннән генә йөгерүче рота командиры Бочкорёвны күкрәге белән фашист ядрәләреннән каплап, аның белән бергә җиргә ава. Командир исән кала, ут ноктасы да тиз арада юк ителә, мөһим биеклек тә яулап алына. Әмма җиңү шатлыгын Мөхәммәт үзе генә күрә-тоя алмый инде

Биология фәнен тереклек-яшәү фәнен аеруча яраткан Мөхәммәт солдат әнә шулай Кешелек дөньясына коточкыч афәт китерүчеләргә каршы тиңдәшсез көрәштә, туар таңнарыбыз кояшлы булсын өчен, яу кырында шәһит китә. Гәрчә яшисе бик килсә дә

«Яшисе килә!..» Мөхәммәт Әхмәтгалиевнең хатларында, көндәлекләрендә бу сүзләр еш кабатлана. Әнә шул Яшәү хакына, ике дә уйлап тормыйча, ут эченә барып керә ул. Шагыйрь күңеле изге-хак эш өчен үлгәннән соң да яшәү бар икәнлеген бик яхшы тоя-сиземли

«Әгәр кайта алмасам, онытмагыз!» дип яза ул якыннарына фронттан җибәргән хатларының берсендә. Бу аның безгә исәннәргә васыяте булып та яңгырый

Россия Федерациясе Саклану министрлыгының Үзәк архивында эзләнүләр алып бару нәтиҗәсендә М. Әхмәтгалиевнең чал тарихыбыз елъязмасына мәңге балкыр ялкынлы хәрефләр белән язылган атаклы «Смоленск операциясе» ндә катнашуы ачыкланды. Әлеге операция 1943 елның 7 августыннан 2 октябренә кадәр дәвам итә. Совет командованиесе Көнбатыш фронтка һәм Калинин фронтының сул як канатына дошман армияләренең «Үзәк» группасын тар-мар итү һәм стратегик яктан зур әһәмияткә ия булган Смоленск шәһәрен кулга төшерү бурычын куя.

Генерал-фельдмаршал Гюнтер фон Клюге җитәкчелегендәге «Үзәк» группа немецларның 44 дивизиясен үзенә берләштерә (биредә барлыгы 850 меңнән артык сугышчы, 8800 ләп туп һәм миномёт, 500 ләп танк һәм штурм туплары, 700 ләп самолёт исәпләнә).

Армия генералы В. Д. Соколовский җитәкчелегендәге Көнбатыш фронт, генерал-полковник А. И. Ерёменко җитәкчелегендәге Калинин фронтының сул як канатындагы гаскәрләр составына исә 1 млн 253 мең сугышчы, 20640 туп һәм миномёт, 1436 танк һәм үзйөрешле орудие, 1100 самолёт туплана. Менә шундый биниһая зур көч белән совет гаскәрләре дошманның «Көнчыгыш вал» дип исемләнгән үтә нык оборона сызыгының төп өлешенә биш урыннан һөҗүм итәргә тиеш булалар. Ә ул оборона сызыгы, 56 рәтле булып, 100130 км эчкә сузылган. Фашистлар Велиж, Демидов, Духовщина, Смоленск, Ельня, Рославль шәһәрләрен үтеп кергесез кирмәннәргә (крепостьларга) әверелдергәннәр (Кара: «Великая Отечественная война. 19411945» энциклопедиясе, М., «Советская энциклопедия» нәшрияты, 1985, 658 б.)

Назад Дальше