«Суворов-I», «Суворов-II» хәрби планнарын тормышка уңышлы ашыра барып, совет сугышчылары 720 август көннәрендә дошманның Спас-Деменск районындагы группировкасын тар-мар итәләр һәм 3040 км эчкә үтеп керәләр. 28 август 6 сентябрь көннәрендә, Ельня-Дорогобуж операциясе барышында, әлеге шәһәрләр басып алучылардан тулысынча азат ителә. Безнең гаскәрләр, Днепр елгасын кичеп чыгып, 3540 км алга китәләр.
Духовщина-Демидов, Смоленск-Рославль операцияләре дә көткән өметләрне аклый. 16 сентябрьдә Ярцево, 21 сентябрьдә Демидов, 25 сентябрьдә Смоленск һәм Рославль шәһәрләре дошман кулыннан тартып алына. Совет гаскәрләре, 135145 км эчкә үтеп, 2 октябрьдә Велиж, Рудня шәһәрләре янына һәм Проня елгасы ярына килеп чыгалар һәм шунда ныгып урнашалар
Хәлиткеч «Смоленск операциясе» барышында безнең сугышчылар, дошманның 40 км киңлектәге оборона сызыгын өзеп, 200250 км алга үтәләр, Калинин һәм Смоленск өлкәләренең күп кенә районнарын фашистлардан азат итәләр. Әлеге операция нәтиҗәсендә дошманны Белоруссиядән дә куу башлана.
Фашистларның 7 дивизиясе тулысынча тар-мар ителә, 14 дивизиясе авыр югалтуларга дучар була. Дошманга Орёл-Брянск группировкасындагы 16 дивизиясен Смоленск юнәлешенә ашыгыч төстә күчерергә туры килә. Шулай итеп, Көнбатыш фронт һәм Калинин фронты гаскәрләре фашистларның 55 дивизиясен үз кысаларында нык тоталар һәм моның белән совет сугышчыларына Курск янында 12 июль 23 август көннәрендә контрһөҗүмне уңышлы тормышка ашыру өчен уңайлы шартлар тудыралар. Белүебезчә, тарихта тиңе булмаган Курск сугышы һәм Днепрны кичү вермахтның «умыртка сөяген» сындыра. Фашистик Германия һәм аның союзниклары үзләре сугыш алып барган һәр төбәктә оборонага күчәргә мәҗбүр булалар. Бу исә Икенче бөтендөнья сугышының алдагы барышына гаҗәеп көчле йогынты ясый. Совет армиясенең җиңүле адымнарын дошманның дагалы итекләре астында изелеп яткан илләрнең патриотлары да ишетеп, башларын күтәрәләр һәм бердәм рәвештә Каршылык хәрәкәте сафларына басалар
Инде кыйссабызның төп каһарманы Мөхәммәт Әхмәтгалиевкә килсәк, аның бу сугышта катнашуы үзе зур батырлык. Гәрчә ул океаннан бер тамчы гына булса да, төптән уйлап карасак, Олуг Океанны шундый гади тамчылар яшәтә дә бит! Димәк, ил кадәр илне дә иң кирәк чагында бер кеше саклап кала ала! Рус халык әйтемен бераз үзгәртеп әйтсәк, «И один в поле воин».
Мөхәммәт солдатның яу кырында үз урыны, үз биеклеге булган. Һәм ул, шул биеклектә фидакярлек үрнәге күрсәтеп, сугышчан дуслары, якыннары күңелендә бөек булып калган. Бу очракта «бөек» сүзен әйтүдән һич тә курыкмаска кирәк. Чөнки яу кырында Газраилнең күзенә туры карап үлгән һәр сугышчы бу сүзгә бик тә лаек. Бөек Ватан сугышында бары тик рухлары белән бөек булганнар гына җиңеп чыккан! Гәрчә тигезсез көрәштә һәлак булсалар да Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин әйтмешли, «Үлемнәре белән Үлемсезлек яулаган» мөхтәрәм шәхесләр алар!
Ә андый гаярь җаннар онытылмый. Мөхәммәт Әхмәтгалиевнең дә данлы исеме заманында үзе эшләгән предприятиедәге, Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстан китап нәшрияты биналарындагы мәрмәр такталарга алтын хәрефләр белән уеп язылган. Казан (Идел буе) федераль университетының биология факультеты бинасында куелган «Хәтер» мемориалында да аның исеме лаеклы урынын алды
Сугыштан соң М. Әхмәтгалиевнең яшьлек дуслары Гарәфи Хәсәнов, Җәвад Тәрҗеманов, бертуганнары Мәрьям һәм Ильяс Әхмәтгалиевләр Мөхәммәтнең шигырь китапларын чыгару хәстәрен күрәләр. 19571960 еллар арасында Татарстан китап нәшриятында аның балаларга атап язылган «Балык тотканда», «Тегүче куян», «Елак батыр» дигән китаплары басыла. М. Әхмәтгалиевнең берничә шигыре «Татар поэзиясе антологиясе» нә (1956) һәм «Татар балалар антологиясе» нә (1980) дә кертелә.
Күренекле язучы һәм галим, Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе Җәвад Тәрҗеманов (19201995) сабакташы Мөхәммәтнең якты истәлеген мәңгеләштерү юнәлешендә аеруча нәтиҗәле эшли. 1966 елда ул Татарстан китап нәшриятында «Ян, йолдызым, ян!..» исемле китабын дөньяга чыгара. Әлеге китап аша без, Казан шәһәренең данлыклы 13 нче мәктәбендә белем-тәрбия алып, республика-ил, дөнья күләмендә танылган шәхесләрдән Мәскәүдәге Патрис Лумумба исемендәге Халыклар дуслыгы университеты җитәкчеләренең берсе олуг галим Габделхак Галиуллин, физика-математика фәннәре докторы, атом энергиясе турында татарча язылган китаплар авторы Мәхмүт Зарипов, кибернетика буенча зур белгеч, профессор Ильяс Әхмәтгалиев, атказанган табиблар Фәрит Сафин, Һаҗәр Җаббарова, мөхтәрәм прокурор Равил Хәсәнов, әдәбият-сәнгать әһелләреннән СССРның халык рәссамы, академик Харис Якупов, РСФСРның халык рәссамы Лотфулла Фәттахов, Татарстан АССРның халык артисты, Г. Тукай премиясе лауреаты Ибраһим Гафуров, артист-драматург Сәлах Хөсни, язучылардан Мөхәммәт Әхмәтгалиев, Гарәфи Хәсәнов, Җәвад Тәрҗеманов һәм башкаларның яшьлек елларындагы кызыклы һәм мавыктыргыч эшчәнлекләре белән танышабыз. Шунысы аеруча сокландыра: әлеге яшүсмерләрнең һәркайсы мәктәптә укыганда шигырьләр яисә хикәяләр язган, шуның өстенә кайберәүләре рәсем ясарга да һәвәс булган. Аларның әдәбият түгәрәгенә исә иң элек Һади Такташ, аннары Фатих Кәрим җитәкчелек иткән! Яшь иҗатчылар янына кунакка Шәриф Камал, Кәрим Тинчурин, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Ләбиб Гыйльми, Мирсәй Әмир, Фатих Хөсни һ. б. еш килеп торганнар. Укучыларның җентекле тикшерүләрдән соң иң яхшы дип табылган шигырьләре һәм хикәяләре иң элек мәктәпнең «Әдәбиятчы» газетасына, аннары «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналына һәм «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасына тәкъдим ителгән. Тора-бара яшь иҗатчылар Татарстан китап нәшриятында «Шат балалык» исемле шигырьләр һәм хикәяләр җыентыгын да бастырып чыгаруга ирешәләр. Аңа түгәрәк эшендә аеруча актив катнашучы Гарәфи Хәсәнов, Габделхак Галиуллин, Мәхмүт Зарипов, Җәвад Тәрҗеманов, Лотфулла Фәттахов, Һаҗәр Җаббарова, Нури Вафин, Фәрит Сафин, Равил Хәсәнов һәм, әлбәттә инде, бертуган Мөхәммәт һәм Ильяс Әхмәтгалиевләрнең иң әйбәт әсәрләре тупланып бирелә. Китапның редакторы кайчандыр шушы мәктәптә укып, Һ. Такташ түгәрәгенә йөргән Зәкия Садыйкова.
1934 елның 25 июлендә Казанда Татарстан совет язучыларының беренче корылтае (съезды) ачыла. Анда 13 нче мәктәпнең ике укучысы Габделхак Галиуллин белән Гарәфи Хәсәнов та мандатлы депутатлар булып катнашалар. Аларның шул олы җыенда ясаган чыгышларын башкалабызга кунак булып килгән атаклы пролетар язучы Максим Горький да зур игътибар белән тыңлый һәм шул уңайдан «Правда» газетасының 8 август санында күләмле мәкаләсен дә бастыра
Хаклык өчен шунысын да әйтик: әлеге мәктәпнең иң талантлы укучылары арасында Мөхәммәт Әхмәтгалиевнең үзгә урыны бар. Аны сыйныфташлары «Маяк» дип атап йөрткәннәр. Ә маяк, билгеле булганча, дөрес юл күрсәтүче, нур сибүче, күңелләрне җылытучы.
Әнә шуңа күрә дә инде Җәвад Тәрҗеманов үз китабында сабакташ дустын бик еш телгә ала, аңа сүзләрдән һәйкәл коя, якты образын мәңгеләштереп куя. Ошбу мәҗмуганың тәүге битенә «Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган кадерле дустым шагыйрь Мөхәммәт Әхмәтгалиевкә багышлыйм» дигән, йөрәк түреннән ургылып чыккан ихлас сүзләрен язып, илаһи дуслыкка гомере буе тугры булачагын укучыларына да сиздерә автор.
1992 елның июнь аенда Мәскәүдә СССР язучыларының IХ (соңгы) съезды булып үтте. Анда Татарстанның бер төркем әдипләре белән бергә, делегат буларак, Җәвад Тәрҗеманов һәм мин дә катнаштым. Мәскәүгә баручы «Татарстан» поездында безнең урыннар бер купега туры килде. Менә шунда без аның белән иркенләп, күңелләр булганчы сөйләштек. Ни хикмәттер сүз күбрәк яу кырында ятып калган каһарман язучылар турында барды. Җәвад ага сыйныфташы Мөхәммәт Әхмәтгалиевне кат-кат телгә алды: «Искиткеч талантлы, әкияти асыл егет иде! Әгәр дә ул бүген исән булса, үзен балалар әдәбиятын әйдәп баручы каләм иясе, чын халык шагыйре итеп танытыр иде. Бари Рәхмәтләр, Шәүкәт Галиевләр, Илдар Юзеевлар, Роберт Миңнуллиннар кебек!..»
Аннары ул Мөхәммәт дустына багышлап яңа әсәр яза башлавы турында сөйләде Һәм ул әсәр «Ахирәт дустым турында баллада» дип исемләнгән документаль композиция-либретто М. Әхмәтгалиевнең тууына 75 ел тулган чорда «Ялкын» журналының 1995 елгы апрель май саннарында дөнья күрде. Тик, ни кызганыч, Җәвад ага аның басылып чыкканын үзе генә күрә алмады кинәт вафат булды.
Үзенең үләсен алдан сизенгәндәй, ул без эшләгән «Казан утлары» журналы редакциясенә соңгы килүләренең берсендә: «Әле минем сине Мөхәммәтнең бертуган сеңлесе искиткеч матур күңелле, кешелекле Мәрьям ханым Әхмәтгалиева белән якыннанрак таныштырасым килә, дигән иде. Сабакташымның бай архивын, фоторәсемнәрен, хатларын, көндәлекләрен, басылып чыкмаган әсәрләрен бик кадерләп саклый ул. Энесе Ильяс та шундый мөхтәрәм шәхес иде, урыны оҗмахның түрендә булсын, амин! Киләчәктә, шулардан файдаланып, бәлкем, Мөхәммәт Әхмәтгалиев турында күләмле әсәр язарсың. Сизеп-күреп торам бит, син безнең фронтовик язучыларга карата һич кенә дә битараф түгелсең»
Бирим дисә колына чыгарып куяр юлына дигәндәй, без Мәрьям ханымнар фатирына барырга җыенган арада, көннәрдән бер көнне редакциябез ишеген ул үзе шакыды. Чыннан да, сөйкемле-нурлы ханым икән. Күптәнге танышлардай аның белән уртак телне тиз таптык. Бераздан Мәрьям ханым безнең алга машинкада басылган бер көлтә язмалар китереп салды:
Болары абыем Мөхәммәтнең сугышка хәтле язып барган көндәлекләреннән күчермәләр, ә менә мондагылары фронттан язган хатлары Шуларны журналыгызда бастырып булмасмы, Шаһинур энем?!
Иң элек алар белән танышып чыгыйк әле, яме, Мәрьям ханым. Аннары фикеребезне әйтербез. Килештекме?!
Ул, ризалыгын белдереп, йөзен балкытып елмайды
М. Әхмәтгалиевнең көндәлекләрен, хатларын иң элек үзем, өебезгә алып кайтып, зур кызыксыну белән, бер тында укып чыктым. Таң атканын да сизми калганмын шулкадәр мавыктыргыч итеп язылган алар!
Мөхәммәт каләмдәшебезнең ихласлыгы, эчкерсезлеге, әти-әнисенә, туганнарына, якыннарына, дусларына карата булган олы кайгыртучанлыгы мәхәббәте, һәрвакыт ярдәмгә килергә ашкынып торуы тирәнтен сокландырды, тетрәндерде мине.
Әлбәттә, аның әлеге язмалары, һичшиксез, дөнья күрергә тиеш! Аларда шул чор яшьләренең кайнар сулышы, дәртле йөрәк тибеше, изге уй-хыяллары, якты өметләре
Мәрьям ханымга абыйсының язмалары турында уңай фикеремне әйтеп шылтыраткач, ул, бик шатланып, үзләренең фатирларына кунакка чакырды. Башкалабызның Зур Кызыл урамындагы биш катлы йортларның берсендә торалар икән. Ире Фатыйх абый да Мәрьям апа кебек ачык күңелле кеше булып чыкты. Мул сыйлы түгәрәк табын янында иркенләп сөйләшеп утырдык ул көнне. Безнең җанлы әңгәмәбезне ихлас күңелдән хуплагандай, өй түрендәге зур портретыннан Мөхәммәт Әхмәтгалиев елмая төшеп карап торды. Мәрьям ханымнарга аны абыйсының сабакташ дуслары мәшһүр рәссамнар Харис Якупов белән Лотфулла Фәттаховлар махсус ясап бүләк иткәннәр икән.
Мөхәммәт Әхмәтгалиевнең архивы, чыннан да, шактый бай булып чыкты. Энесе Ильяс вакытсыз вафат булганнан соң, аның гаиләсендә сакланган кайбер язмаларны да үзенә алдыру чарасын күргән Мәрьям ханым. Тик, ни кызганыч, архивның бер өлеше Ильяс әфәнделәрнең дачаларында булган көчле янгын нәтиҗәсендә янып көлгә әйләнгән.
Мөхәммәт абыебызның бездә булган бар язмаларын, рухи мирасын, матбугат-нәшриятлар аша халкыбызның күңел түренә җиткерәсе иде, диде Мәрьям ханым, безнең белән саубуллашканда. Иң зур теләгем һәм максатым шул минем
М. Әхмәтгалиевнең көндәлекләрен һәм хатларын тиз арада гына «Казан утлары» нда чыгарып булмады, чөнки журналның алдагы саннары инде ныклап планлаштырылып, тиешле материаллар, бастыру өчен, нәшрият цехларына җибәрелгән иде. Мәрьям ханым китергән язмаларны дөньяга чыгару өчен ким дигәндә тагын ярты ел көтәргә кирәк иде
Бу юлы да безгә бәхет елмайды. Газета-журналлар нәшриятының унынчы катында безнең белән янәшә бүлмәдә генә эшләүче «Казан-Казань» журналының баш мөхәррире Юрий Анатольевич Балашов һәм аның урынбасары Рушания ханым Камалова көннәрдән бер көнне:
Сездә Бөек Ватан сугышы темасына багышланган, басылырга чират көтеп ята торган материаллар юкмы? дип мөрәҗәгать иттеләр. Хәрби темага багышлап махсус сан чыгарырга уйлаган идек
Үзара киңәшкәннән соң, М. Әхмәтгалиев язмаларын әлеге журналга бирергә булдык. Һәм ул тиз арада «Казан» ның 1996 елгы 12 нче кушма саннарында татарча басылып та чыкты. Өстәвенә анда фронтовик шагыйрьнең фоторәсеме, үз кулы белән язган хат үрнәкләре, шигырьләре, әти-әнисенең, бертуган сеңлесе һәм энесенең, алар яшәгән йортның, каләмдәш дусларының сурәтләре дә бар иде. М. Әхмәтгалиевнең басылган китапларын һәм аның шигырьләре кергән җыентыкларны бергә туплап фоторәсемгә төшерүдә безгә үз эшенең чын остасы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт ага Шакирҗанов ихлас булышлык күрсәтте.
Бөек Ватан сугышында егерме өч яшендә гомер җыры өзелгән гвардияче абыем Миңнегаян Ибраһимовның (әниемнең бертуганы) чордашы-яшьтәше булган Мөхәммәт Әхмәтгалиев миңа ничектер бик тә якын, кадерле булып китте. Шуннан соң да аның турында төрле газеталарда шактый язмалар бастырдым. Газиз милләттәшләребез яшәгән байтак төбәкләргә таралучы «Татар иле» газетасының 2001 елгы июнь июль саннарында Мөхәммәт каләмдәшебезнең хатларыннан, көндәлекләреннән тагын өзекләр бирдек
Хәзер инде аларны тулы килеш чыгарырга ныклы әзерлек эшләре алып барабыз. Булачак җыентыкта М. Әхмәтгалиевнең мәктәп чорында һәм фронтта чакта язган шигырьләре, көндәлекләрендәге язмалар да урын алачак. Фронттан язган хатлары да бернинди кыскартуларсыз басылачак
Фронт хатлары дигәннән, хәтеремдә Мөхәммәт Әхмәтгалиев кебек каһарманнарыбызга багышланган тагын бер шигырем яңарды. «Өчпочмаклы хатлар» дип атала ул:
Партизан Морат
Үзенең туган төбәгенә бөтен барлыгы белән гашыйк, чын ватанпәрвәр, ихлас күңелле дустым хәзерге вакытта Казан (Идел буе) федераль университетының татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, профессор Васил Заһит улы Гарифуллин, Теләче районының Олы Кибәхуҗа авылына кунакка кайткач, миңа бер гыйбрәтле вакыйга турында сөйләгән иде:
Әнә күрәсеңме авыл уртасында балкып, иман нуры сибеп утыручы мәһабәт мәчетне?! Утызынчы елларда, шул чор шаукымына ияреп, кайбер куштаннар, диннең төбен-тамырын корытабыз дип, аның манарасын кискәннәр. Манара ыңгырашып-гөрселдәп җиргә аугач, аның Ае күршедәге бер апаның ишегалдына «сикергән». Ә ул апа бик тә изге күңелле, үтә динле-денле кеше булган. Шул Айны, чит-ят күзләр күргәнче дип, тиз арада үзе генә белгән җиргә яшереп тә куйган. Күпме генә эзләсәләр дә, көмеш Айны таба алмаганнар «кара йөрәкләр» Дистәләрчә еллар үткәч, саф-җылы җилләр исә башлагач, шул иске, әмма шактый таза мәчеткә яңа манара торгызганда, теге апабыз әлеге Айны авыл аксакалларына китереп тапшыра. Шулай итеп, яңадан үз урынына менеп утыра тылсымлы-горур Ай!
Бөек Җиңүнең чираттагы еллыгын зурлап билгеләп үткән көннәрдә Васил каләмдәшемнең шул сүзләрен күңелемдә тагын яңарттым. Ни өчен дигәндә, үзенең иманына-кыйбласына гаять тугрылыклы әлеге авыл халкы бер үк вакытта йөрәгендәге Хәтер Утын да һич сүндерми-сүрелдерми саклый икән! Шулай булмаса, гади бер егетнең моннан дистәләрчә еллар элек Бөек Ватан сугышында һәлак булган Морат Мостафинның якты исемен авыл мәктәбенә кушарлар идемени?! Өстәвенә әле бу эш кыласы изге гамәлләрнең башы гына икән Хәер, барысын да үз тәртибе белән сөйлик әле.