Иң элек укучыларыбыз күңелендә кызыксыну уяткан «Морат Мостафин кем ул?» дигән сорауга җавап биреп үтик.
1. Хәтердә гел яши Батырлык!.
Моннан байтак еллар элек безнең кулга ерак Украинадан җибәрелгән искиткеч кызыклы хат республикабызның Теләче районында туып үскән мөгаллим, журналист, политрук һәм Бөек Ватан сугышы партизаны Морат Мостафин турында дулкынландыргыч язма килеп кергән иде. Әлеге кадерле истәлекләрнең авторы ике тапкыр Советлар Союзы Герое, генерал-майор С. А. Ковпак (18871967) җитәкчелегендәге партизаннар берләшмәсендә хезмәт иткән политрук, сугыштан соң Украина ССРның Югары һәм махсус урта белем бирү министрлыгында җаваплы вазифа башкарган Л. Е. Кизя булып чыкты. Министр урынбасары безгә Татарстан белән Украинаның уртак горурлыгы булып әверелгән якташыбыз турында түбәндәге хатирәләрен юллаган иде:
Мөгаллим, журналист, политрук һәм партизан Морат Мостафин
«Легендар Сидор Артемьевич Ковпак җитәкчелек иткән партизаннар берләшмәсендә иң яхшы группа командирларыннан саналган Морат Әхмәтсафа улы Мостафин 1942 елның 25 маенда дошманга каршы көрәштә батырларча һәлак булды. Татарстанның Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында туган бу ир-егет данлыклы татар халкының һәм бөтен совет халкының тугрылыклы улы иде.
Мин М. Ә. Мостафинны яхшы белә идем, аның белән бергә күп мәртәбәләр фашистларга каршы көрәштем. Морат Әхмәтсафа улы кыю, Ватан-анага чиксез бирелгән егет иде. Ул, Алтын йолдызы булмаса да, чын Герой иде!
Бу турыда М. Ә. Мостафинның туганнарына хәбәр итүегезне үтенәм һәм дустым турында белгән-күргәннәремне язып җибәрәм.
Морат Әхмәтсафа улын Кролевецкий партизаннар отрядына 1942 елның апрелендә кабул иттеләр. Элеккеге политрук тиз арада үз кеше булып әверелде. Дошманга каршы үткәрелгән берничә операция барышында үзен аеруча тәвәккәл, ышанычлы, оста оештыручы итеп таныткач, Мостафинны группа командиры итеп билгеләделәр. Моңа җавап итеп, Морат дустыбыз үзенең сугышчан иптәшләре белән дошман тылында яңадан-яңа батырлык үрнәкләре күрсәтте, фашистларга һич кенә дә тынгылык бирмәде
1942 елның 1 Май бәйрәмен партизаннар тантаналы төстә билгеләп үттеләр. Иске Гута авылында уздырылган партизаннар хәрби парадында Морат Мостафин да катнашты. Парадны берләшмә командиры С. А. Ковпак һәм комиссар С. В. Руднев кабул итте. Киселгән агач төпләренә баскан килеш алар пехотачыларны, артиллеристларны, кавалеристларны бәйрәм белән кайнар котладылар.
Бердәм «ура» тавышлары тыну белән, тынгылык белмәгән командир партизаннар алдына яңа бурыч куйды: «Украина җирендә дошман тылына тирән рейд ясарга!» Язгы юлсыз вакыт иде: ни арба, ни чана йөрми. Шулай да май урталарында Ковпак партизаннары, дошманнар белән сугыша-сугыша, борынгы Путивль шәһәренең стеналары янына килеп җиттеләр
24 майда, коеп яуган яңгыр астында, күзгә төртсәң дә күренмәслек төнге караңгыда, Сумы өлкәсенең Литвиновичи авылына кердек. Авыл халкы партизаннарны ачык күңел белән каршы алды. Шунда безгә Иске Шараповка авылына урнашкан дошман гарнизонын тар-мар итәргә фәрман килде. Инде мәгълүм хәбәрләр буенча, анда яхшы коралланган ике йөзләп дошман солдаты һәм офицеры булырга тиеш иде. Ә безнең партизаннарның саны аларның яртысы кадәр дә юк иде диярлек.
Кинәттән һөҗүм итәбез! диде отряд командиры Василий Кудрявский. Искәрмәстән һөҗүм итәбез икән, бу инде ярты җиңү дигән сүз!
Яңгыр һаман коеп ява иде. Алдыбызда Клевань елгасы. Төн инде таңга авышты. Иртәнге өчләр чамасы. Сызылып, 25 майның таңы беленде. Шул яктыда, алда Иске Шараповка авылындагы йорт-каралты күләгәләре күренә башлады. Елга аша җәяүләп кенә чыгарлык иске күпер бар иде. Дошман, партизаннар һөҗүм итәсен белгәндәй, елга ярларына миналар куйган икән кинәт бик көчле шартлау тавышы яңгырады. Һава дулкыны дистәгә якын партизанны җиргә екты, туфрак катнаш мина ярчыклары әллә кайларга чәчрәде! Берничә партизан һәм отряд комиссары Оноченко шунда мәңгегә ятып калды
Шартлау тавышыннан дошман гарнизоны аякка басты. Искәрмәстән һөҗүм итү планы юкка чыкты.
Шулай да приказны кичекмәстән үтәргә кирәк! диде командир һәм безне һөҗүмгә алып китте.
Көн яктыргач, яңгыр туктады, күк аязды. Офык тирәсендә сирәгәеп калган болытлар чыгып килүче кояш нурларыннан кан төсенә керде.
Иртәнге тынлыкны пулемёт тыкылдавы бозды, миномётлар дошман өстенә мина яудырырга тотындылар, өстебездән дошман ягына Ковпак артиллериясе снарядлары очты.
Ләкин дошман партизаннарны барлык төр коралларыннан ут ачып каршы алды. Аяусыз сугыш кызганнан-кызды. Тиздән безнең сирәгәйгәннән-сирәгәя барган сафларыбыз чигенә башлады. Дошман безне урманга кысты. Ә урман партизаннар оясы (крепосте), анда дошманнарга хакимлек итәргә юл куярга ярамый. Шулаен шулай да, ләкин көчләр тигез түгел. Дошманнар инде безне камап алып, тәмам тар-мар итеп бетерер кебек иде
Шулвакыт кинәт дошман солдатлары арасында безгә аңлашылмаган ниндидер тәртипсезлек башланды. Немец солдатлары, һөҗүм иткән җирләреннән ни алга, ни артка йөгерергә белмичә, кинәт аптырап, каушап калдылар. Дистәләгән дошман берьюлы диярлек җиргә тәгәрәде. Гүя әкиятләрдә генә була торган ниндидер көч, безгә ярдәм итәргә теләп, гитлерчыларны үзенең дәһшәтле сулышы белән өтә, яндыра кебек иде.
Моның сәбәбен тикшереп торырга вакыт юк иде. Партизаннар кинәт дәртләнеп киттеләр пулемётчылар, миномётчылар, уңайлырак позицияләр сайлап, дошманга көчле, бердәм ут ачтылар. Дошман солдатлары кырга сибелде. Безгә шул гына кирәк тигез болын өстендә алар уч төбендәге кебек иде. Немецлар Иске Шараповка авылына чигенергә мәҗбүр булды. Урманда, кырда һәм яр буйларында аларның йөздән артык үле гәүдәләре аунап калды. Бик күп коралларны да кулга төшердек
Бу тигезсез сугышта безгә җиңү китергән төп сәбәпче кем, нәрсә булды соң? Без моны соңыннан гына белдек.
Морат Мостафин, урман арасыннан үрмәләп, дошманның тылына чыга. Немец пулемётчысын атып үтерә дә аның коралыннан һөҗүм итүче дошман сафларына төбәп ут ача.
Партизаннарның бу җитди операциясен уңышлы башкарып чыгуга Морат Мостафинның кыюлыгы гаять зур ярдәм итте. Ләкин безнең шатлык озакка бармады: сугышның соңгы минутларында кадерле дустыбызны батыр Моратыбызны дошман ядрәсе безнең арабыздан алып китте
Һөҗүм башланыр алдыннан гына Морат миңа, сугыштан соң, Сумы өлкәсенең Урта Буд районындагы Красичка авылына барып, авыр минутларда үзенә ярдәм кулы сузган украинлы дусларына рәхмәт белдерәсе килүен әйткән иде. Ләкин бу теләген тормышка ашыра алмады ул Украина җирләрен азат итү өчен барган изге сугышта шәһит китте
Каһарман Морат Әхмәтсафа улы Мостафинны партизаннар берләшмәсенә нигез салынган тарихи Спадшань урманында, Туганнар каберлегендә җирләдек
Ватан Сине бервакытта да онытмас, Морат! диде командирыбыз Кудрявский. Партизанга, сугышчыга, коммунистка, чын кешегә мәңгелек дан!..
Партизаннар, винтовкалардан, пистолетлардан атып, өч тапкыр салют бирделәр. Залп тавышлары урман эчендә батырлык кайтавазы булып озак яңгырап торды»
* * *
Инде хәзер Морат батырның үзенә һәм аның якыннарына сүз бирик.
2. М. Мостафинның соңгы хаты
Дошман тылыннан хат.
Исәнмесез!
Барыгызга да сагынып кайнар сәлам! Күрше-күлән, кардәш-ыруларның барчасына да сәлам диярсез. Сәлам соңында шул: үзем хәзергә исән-сау. Менә нәкъ сигез айдан соң сезгә хат язарга мөмкинлек алдым. Үзем узган елның октябреннән бирле дошман тылында фашист этләренә каршы көрәшне дәвам иттерәм. Көннәр җылыну белән, безнең эшчәнлек аеруча җанланып китте. Партизан отрядыбыз көннән-көн йөзләгән кадрлар белән тулылана бара!
Фашистларны көннәр һәм төннәр буенча кыра бирәбез, кая кереп посарга урын таба алмыйлар. Без алар хисабына коралланабыз, туенабыз һәм киенәбез. Ләкин ул кара җаннар хатын-кыз һәм бала-чагаларны бик күп үтерәләр. Әлегә без булмаган төбәкләргә барып чыгып, авылларны барлык халкы белән бергә утта яндыралар «Партизан» исеме аларның йөрәкләренә инә урынына кадала
Шулай итеп, без көрәштә көннән-көн чыныга киләбез. Тәҗрибә арта, эшебезнең хаклыгына, җиңүебезгә ышаныч көннән-көн ныгый. Ярый, хуш, сау булыгыз (без хәзергә Украинаның Сумы өлкәсендә). Барыгызга да яхшыдан-яхшы теләкләр теләп калам. Тигез-тату, матур яшәгез һәм нык ышаныгыз: дошман якын киләчәктә безнең җиребездән үзенең соңгы сөякләрен алып качар. Шул чагында без дә ерак тылдан үзебезнең туган Кызыл армиябезгә кайнар котлау сүзләрен юлларбыз! Рәхмәт! Шул якты көнне якынайту өчен, картлар да, хатын-кызлар да, бала-чагалар да бар да безгә бик теләп булышалар
Тирән дошман тылында сезне сагынып хат язучы, ерактан торып булса да кулыгызны яратып кысучы улыгыз партизан Морат. Хушыгыз! 2.V.42 ел.
3. Батырның бертуган сеңлесе Ләбибә ханым Мостафина-Умерова истәлекләреннән
Әтиебез Әхмәтсафа Мостафин укытучы иде. Пенсиягә чыкканның соңында үзебезнең Олы Кибәхуҗа авылында башта агротехник, Бөек Ватан сугышы башлангач, колхоз рәисе булып эшләде. 1943 ел җәендә авырып үлде. Әниебез Зәйнәпбикә Мостафина озак еллар безнең янда, ягъни кияве Тәүфыйкъ Умеров һәм кызы тәрбиясендә Әстерхан шәһәрендә яшәп, 1969 елда сиксән ике яшендә вафат булды.
Морат абыем 1916 елның 14 июлендә Олы Кибәхуҗа авылында туган. Техникум тәмамлагач, берничә ел укытучы булып эшләде Саурыш, Олы Кибәхуҗа һәм Югары Кибәхуҗа авылларында балалар укытты, исеме һәрчак мактаулылар рәтендә йөрде. Аннан соң аны, мәкаләләр, шигырьләр язарга һәвәслеген, кешеләр белән тиз аралашучанлыгын күреп, Теләче район газетасына эшкә алдылар. Армиягә дә Морат абыем шуннан китте.
Аңарчы өйләнеп тә өлгергән иде. Махсус курсларда белемен күтәргәннән соң, политрук урынбасары булып хезмәт итте абыебыз. Аның турында авыл Советына, колхоз идарәсенә, өебезгә берничә мәртәбә мактау хатлары да килде Бик тырыш иде шул Морат абый!..
Сугышның башыннан ук абыемны фронтка җибәрделәр. Озак вакытлар хат-хәбәре килми торды. Ниһаять, аның 1942 елның 2 маенда язган хатын алдык. Әлеге кош теледәй хат яраткан абыебызның безгә соңгы сәламе һәм изге васыяте дә булган икән
Морат абыемның ул хатына каршы җавап та язган идем. Әмма минем хатым, ни кызганыч, кадерле кешебезнең үз кулына эләкмәгән. Ул миңа кире әйләнеп кайтты. Хатымның буш калган урынына партизаннар отряды командиры абыемның батырларча һәлак булуы турында берничә җөмлә язган иде.
Шуннан бирле Морат абыебыз турында бер хәбәр дә ишеткәнебез юк иде әле
Ерак Украинадан якын-газиз кешебез турында килгән яңа хат-хәбәр безнең һәммәбезне Морат абыемның хәләл җефете, мөгаллимә Миңнемаһруй җиңгине, бердәнбер кызы Флүрәне, барлык туганнарны гаять нык шатландырды. Без Морат абыебызның яшьтән үлеп китүенә (нибары 26 ел яшәп калды бит ул фани дөньяда!) бик кайгырып еласак та, аның фашистларга каршы сугышта күрсәткән батырлыклары турында ишетеп-укып, тирән дулкынлану, горурлык хисләре кичердек!
Абыебызны бик җылы итеп искә алып, аның Туган илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барган изге көрәштә ничек һәлак булуы, соңгы батырлыгы турында чын дөреслекне язып җибәргән украин дустыбыз Л. Е. Кизяга туганнарча кайнар рәхмәтебезне һәм чиксез ихтирамыбызны белдерәбез
* * *
Әйе, украин дуслар татар егете Морат Мостафинның батырлыгын онытмыйлар. Сумы өлкәсенең Путивль шәһәреннән унике чакрым ераклыктагы Спадшань урманында, матур бер аланлыкта аңа һәм сугышчан дусларына мәрмәрдән һәйкәл куелган. Истәлек өчен шул һәйкәлнең фоторәсемен дә җибәргәннәр ерактагы якын дуслар Морат батырның гаиләсенә. Өстәвенә кунакка да чакырганнар, «Путивль шәһәрендәге крайны өйрәнү музеенда әтиегезгә кагылышлы стенд белән дә таныштырырбыз», дип язганнар алар Флүрә ханымга.
4. Мәктәбенә кайтты батыр!.
Бәхеткә, якташлары да зурлый Морат дигән чын каһарманны!
Заманында ул укыган һәм укыткан Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбенә аның исемен бирдерү турында да күпләр кайгырткан. Әлеге авыл кияве исеме алда зурлап телгә алынган мөхтәрәм профессор Васил Гарифуллин, заманында М. Мостафин чакыруы буенча Теләче район газетасына эшкә килгән һәм аның хәер-фатихасы белән тормышта үз юлын тапкан икенче бер зур шәхес Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, философия фәннәре докторы, Ш. Мәрҗани исемендәге премия лауреаты Яхъя ага Абдуллин, район мәгариф бүлеге мөдире Мансур Газизов, яшь туристлар станциясе директоры, бер үк вакытта батырларыбызның якты истәлекләрен мәңгеләштерү белән шөгыльләнүче Хәләф Нуретдинов, авылның үтә дә тынгысыз, эзләнүчән мөгаллимәләре Наилә Мөхәммәдиева, Гамбәрия Нигъмәтҗанова, Кече Кибәхуҗа урта мәктәбе директоры Миңнәхмәт Биктимеров һ. б. әнә шундыйлардан. Теләче районы хакимиятенең шул чордагы башлыгы, Татарстан халык депутаты Илдар әфәнде Низамов та аларның бу изге теләген ихластан хуплаган һәм шул хакта тиешле карарны чыгарып та өлгергән!..
Мәктәпкә Морат батыр исемен бирү тантанасына Казаннан да байтак кунаклар чакырылган иде. Шулар арасыннан каһарманның хәләл җефете Миңнемаһруй ханым, кызы Флүрә ханым, кияве Нуретдин ага, аларның балалары Сания белән Марат, кияүләре Илдус, киленнәре Гөлшат, оныклары Илсур белән Азат, Айдар белән Айрат һәм башка туганнары-якыннары аерым бер игътибар-ихтирам үзәгендә булды. «Хәтер яктысы» дип исемләнгән бу очрашу барышында Морат батыр турында бихисап җылы сүзләр әйтелде, истәлекләр яңартылды. Васил әфәнде белән Мәдинә ханым Гарифуллиннарның музыкант уллары гармунчыларның Ф. Туишев исемендәге республика конкурсы лауреаты Илназ Гарифуллин исә авыл халкына Морат батыр аеруча яраткан көйләрне уйнап күрсәтте
Ахырдан, җыенның уртак фикерен чагылдырып, авылның иң абруйлы кешеләреннән берсе Татарстанның атказанган механизаторы Гомәр ага Заһидуллин эшлекле тәкъдим белән чыкты:
Бөек Җиңүнең алдагы юбилеен каһарман якташыбыз Морат абый Мостафинга һәйкәл куеп каршылыйк, җәмәгать!.. Мәктәбебез ишегалдын нурландырып торсын ул Без украинлы дусларыбыздан киммени?!
Алдынгы мөгаллимнәрне, үткен каләмле журналистларны бүләкләү өчен районда М. Мостафин исемендәге махсус премия булдыру, Морат батыр призына спорт ярышлары үткәрү турында да кызыклы фикерләр әйтелде җыенда
Шунысы куанычлы: әлеге тәкъдимнәр район хакимияте башлыгы күңелендә дә теләктәшлек тапты
Татарстанның Теләче районындагы Олы Кибәхуҗа авылы мәктәбенә Морат Әхмәтсафа улы исеме бирелүгә багышланган тантана. 1990 елның мае
Уртак фикергә килүгә сөенгәндәй, авыл өстендә яшен яшьнәп күк күкрәде, җылы яңгыр явып үтте. Бераздан соң, күңелләрне илаһи-серле нурларга төреп, тирә-юньне сафландырып, салават күпере балкыды. Кеше җаны нурлардан яратылган, диләр бит. Салават күперенең дә бер башы ерактагы Украинаның Спадшань урманнарыннан башлап, икенче башы Татарстанның нәкъ менә шушы Олы Кибәхуҗа авылы мәктәбенең ямьле ишегалдына төшкәндер дә, Морат батырның җаны, кайтавазлы балкыш булып, авылдашларының хәл-әхвәлләрен белергә, рәхмәт әйтергә кайткандыр кебек тоелды миңа бу истәлекле мизгелдә
5. Чакырып тора изге урыннар
Олы Кибәхуҗа мәктәбенә данлыклы мөгаллим партизан Морат Мостафин исемен биргәннән соң инде тагын бихисап ямьле язлар килде. Үткән еллар эчендә батырның якты истәлеген мәңгеләштерү буенча да байтак кына чаралар тормышка ашырылды. Һәр елны Җиңү бәйрәмендә, Хәтер һәм Кайгы көнендә, көзен исә Беренче сентябрьдә каһарманнарны халыкара күләмдә искә алган чакта Морат Әхмәтсафа улын туган авылында иң беренче булып телгә алалар, аңа һәм башка яугир якташларыбызга атап, «Батырлык дәресләре» үткәрәләр.