Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Мустафин Шахинур Ахматсафович 4 стр.


Мәгълүм булганча, Россия Федерациясе Югары Советы Карары һәм Россия Президенты Б. Н. Ельцинның 1992 елның 20 мартында игълан иткән фәрманы нигезендә Ил-Ватан хакына аеруча зур фидакярлек үрнәге күрсәткән шәхесләргә «Россия Федерациясе Герое» дигән югары дәрәҗәле исем һәм Алтын йолдыз медален бирү тормышка ашырыла башлаган иде. Мөхтәрәм галимебез Александр Анатольевичның алда телгә алынган китабы Россия Герое исеменә лаек булган татарстанлы якташларыбызга һәм республикабыздан читтәге милләттәшләребезгә багышлап чыгарылган. Анда барлыгы 52 каһарманыбыз турындагы очерклар урын алган. Нигездә, алар Әфган сугышында һәм Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан батыр яугирләребез турында.

Әлеге фидакяр җаннар арасында Азнакай районыннан гвардияче мотоукчылар полкы өлкән сержанты Ильяс Дильшат улы Сафин, Казаннан танкист-лейтенант Алексей Владимирович Козин, Балтачтан очучы-майор Олег Николаевич Исаев, Чистайдан генерал-майор Игорь Сергеевич Груднов, Алтай краеннан подполковник Фәрит Солтан улы Шагалиев, Төмән өлкәсеннән разведчик-сапёр Раушан Мөхәммәд улы Абдуллин, Башкортстаннан полковник Владимир Ришат улы Алимов, Украинаның Житомир өлкәсеннән полковник Радик Әбрар улы Бариев һәм башкалар бар.

Соңгы елларда Россия Герое буларак танылган башка якташларыбыз турында да киләчәктә күләмле очерклар язылыр, махсус китаплар чыгар әле. Үзәк архив ишекләре Ватаныбыз каһарманнары белән ихластан кызыксынучы тарихчы эзтабарлар өчен һәрвакытта ачык

* * *

Архив бакчасында сандугачлар сайрый. Күзгә йокы керми. Яу кырыннан кайтмый калганнарның ядрәләрне эреткән йөрәкләрнең җаннарыдыр, өн-авазларыдыр кебек тоела алар миңа Әнә шул халәт күңелгә һич тынгылык бирми. Батырлар үзләрен барлаганны көтә, җыр көтә

Ашкынып-дулкынланып тагын архивка юл тотам. Чын Тарих белән очрашырга, Үлемсезлек чиген атлаган каһарманнар белән күрешергә, Үткән белән Киләчәк арасына мәңге җимерелмәслек изге күпер салырга

Бирегә безне Кан хәтере чакырып китерә. Әлеге үтә тирән мәгънәле сүзтезмә-гыйбарәне безгә Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары каһарманы Хөснулла ага Нәбиуллинның халык арасында зур популярлык казанган диктор улы республикабыз телевидениесенә илле биш ел гомерен багышлаган күренекле замандашыбыз, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм абый Нәбиуллин әйткән иде. Әйе, кан хәтере безгә һич кенә дә тынгылык бирми!..

Шунысы аеруча сөендерә: соңгы елларда безнең белән бергә архивта эшләргә, сугыш булган төбәкләрдәге билгесез батырларыбызны ачыкларга яшь эзтабарлар да бара!.. Тынгысыз эзләнүләре, зур ачышлары өчен моннан унбиш ел элек 2003 елда Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге мәртәбәле премиясенә лаек булган «Ватан» («Отечество») иҗтимагый яшьләр оешмасында фидакярләрчә эшләүче кызлар, егетләр бихисап. Чирек гасыр дәвамында инде алар остазлары Александр Юрьевич Коноплёв җитәкчелегендә меңнәрчә шәһит җаннарны барлап, каһарманнарыбызга мәңгелек яшәү бүләк иттеләр. Димәк, буыннар шәҗәрәсе, хәтер дисбесе өзелми! Батырлык елъязмачылары, үткән тарихи чорның гаҗәеп сәхифәләрен ачып, Ватан-ана сакчыларының сафларын көчле рухлы яңа шәхесләр белән тагын да тулыландыра төшәрләр әле Моңа мин тирәнтен ышанам!..

* * *

Календарьда инде июнь ае. Архивта май аенда башлаган эзләнүләремне һаман да дәвам иттерәм. Бүген дә иртә таңнан уяндым. Сандугачларның берөзлексез сайраулары җанымның иң нечкә кылларына чиертеп-чиертеп үтә. Өстәвенә ае да нинди бит әле аның! Моннан дистәләрчә еллар элек дәһшәтле кан коеш башланган ай Әнә шул хакта уйланганда күңелемнән ургылып шигъри ташкын бәреп чыга:

Беренче бүлек

Алар үлемсезләр затыннан!.

«Үлгәннәр истәлеге тереләр өчен кирәк!»

Һәммәсенә түзгән,
                   күнгән хәтер
Күнегалмас ләкин үлемгә 
Кара кайгы булып яши ул көн
Авылымда минем бүген дә
Газинур Морат

Еш кына бездән хәрби-патриотик теманы яктырту белән шөгыльләнүчеләрдән «Ни өчен сез сугышта үлгән кешеләр турында күбрәк язасыз?» дип сорыйлар. Бу сорауга атаклы әдип батырларыбызның якты исемнәрен, кылган каһарманлыкларын мәңгеләштерүдә зур эшләр башкарган Шамил ага Рәкыйповның «Аяз күктә карлыгачлар» дигән әдәби-документаль китабындагы (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1982) гыйбрәтле сүзләр белән җавап бирәсем килә.


Беренче гвардияче тупчы батыр «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән Миңнегаян Ибраһимов


«Үлгәннәр истәлеге тереләр өчен кирәк!  ди китап геройларының берсе Алтын йолдыз кавалеры, республикабызның Балык Бистәсе районында туган Александр Максимович Меркушев.  Тереләрнең җаны тыныч түгел. Дөнья тыныч түгел. Үлгәннәр турында даими сөйләргә кирәк. Вакытсыз үлгәннәр турында Алар онытылмаска тиеш. Алар хакы изге» (220 б.).

Герой-фронтовикның менә шушы сүзләре тирәнтен уйланырга мәҗбүр итә. Әлеге сүзләр сугыш китергән дәһшәтне, явызлык-рәхимсезлекне үз җилкәләрендә нык татыган һәм фашизм дигән кара көчне җиңеп чыккан каһарман солдатларның, Ватан-ана сакчыларының алмашка килүче яшь буынга үтенеч-теләге дә Изге көрәштән беркем дә читтә калырга тиеш түгел! Шуңа күрә бүгенге язмамда да мин Туган ил иминлеге өчен утка кереп, гомерләрен биргән каһарманнарның тагын берсе турында сөйләргә һәм күңелемдә туган кайбер уй-фикерләрем белән уртаклашырга телим.

Мамадыш районының Урта Кирмән авыл җирлегенә караган Алан эшчеләр бистәсендәге буш нигезләрнең берсе янында тирән уйларга чумып басып торам. Мондый буш нигезләрне һәр төбәктә күпләп очратырга мөмкин. Һәркайсының үз тарихы, үз моңы Менә бу нигезнең дә үткәне гыйбрәтле. Заманында биредә өч сугыш ветераны булган Ибраһим бабам белән Хәбибҗамал әбием яшәде. Куе урман эчендә, яшел чирәмле тау битендәге түгәрәк аланлыкка урнашкан әлеге «оҗмах оясы» на без аларның нәкъ бер дистә оныклары өч чакрым ераклыктагы Арташ авылыннан еш менеп йөри идек. Бабай белән әбигә кышлык утын-печән әзерләүдә, бакча эшләрендә, су китерүдә, мал-туар карауда кулыбыздан-көчебездән килгәнчә, теләп-яратып булыша идек. Өлкәннәрнең май кояшыдай балкыган рәхмәтле якты карашларын, кыстый-кыстый тәмләп чәй эчертүләрен һич тә онытасыбыз юк.

Бабам белән әбием әлеге төбәкнең бик хөрмәтле кешеләре иде. Гомерләре буе (аларның беренчесе 90 яшькә, икенчесе 85 яшькә кадәр яшәде), күпләрне сокландырып, тату-матур тордылар. Тик бәхетләре тулы-түгәрәк булсын өчен бернәрсә җитми иде аларга. Ул да булса бердәнбер уллары Миңнегаянның сугыштан әйләнеп кайтмавы. Һәр көнне бабам белән әбием, яу кырыннан җибәргән беренче һәм соңгы фоторәсеменә карап, уллары белән исән кешедәй сөйләшәләр, күңелләрендәге шатлыкларын да, борчуларын да уртаклашалар иде.

Аларның үз тормышлары белән икесе ике җирдә яшәүче кызлары әниебез Гөлзәйнәп, апабыз Мәгъшия дә очрашканда, бертуганнары Миңнегаян абыйны чиксез сагынып-юксынып еш телгә алалар, аның турында сөйләгәндә яулык читләре белән яшьле күзләрен еш-еш сөртәләр иде. Шуңа күрәдерме, Ватан-ана сакчысы булган Миңнегаян абыебызның якты истәлеге балачактан ук безнең күңелләргә тирән уелып калды. Без аны әкиятләрдә сөйләнелә торган өч башлы аждаһаны җиңгән пәһлеван батыр итеп күзаллый идек, аның белән ихлас күңелдән горурлана идек.

Сөйләүләренә караганда, чыннан да, яшьтән үк батыр йөрәкле, тәвәккәл, үтә булдыклы кеше булган ул безнең Миңнегаян абый. Туган ягында күмәк хуҗалыкта, беренче бишьеллыкларның удар төзелешләрендә тырышып эшләгән, мактаулы исеме телдән төшмәгән.

1941 елның мартыннан ул Кызыл армия сафларында хезмәт итә башлый. Фашист илбасарларның безнең илгә каршы сугыш башлаулары хакында да шунда ишетә.

Миңнегаян абый танкка каршы ата торган артиллерия полкы составында Мәскәүдән Көнчыгыш Пруссиягә кадәр сугышчан озын юл үтә, рядовойдан орудие командиры дәрәҗәсенә күтәрелә, хөкүмәтебез бүләкләренә лаек була. «Дошманны эзәрлекләп, көне-төне алга барабыз, хәзер дошманны үз җирләрендә тукмыйбыз инде, тиздән туган нигезгә кайтыр вакытлар да җитә көтегез!» дип яза Миңнегаян абый 1945 елның гыйнварында бабайларга җибәргән хатында. Әмма аңа бәхетле Җиңү көннәрен күрергә насыйп булмаган икән сугыш бетәргә берничә ай калганда гына аннан хатлар килү өзелә. Озак та үтми, ул хезмәт иткән частьтан бабайлар йортына «Сезнең улыгыз гвардия өлкән сержанты Гаян Ибраһимов социалистик Ватан өчен көрәштә, хәрби антына соңгы сулышынача тугры булып, батырларча һәлак булды» дигән хәбәр килеп төшә

Ышанмыйлар карт белән карчык улларының үлгәнлегенә. Җиңү таңы атып, кайтасы фронтовиклар кайтып беткәч тә, бабай белән әби Миңнегаян абыйны көтүдән туктамадылар. Бәлкем, исәндер, кайда да булса тоткарланадыр, дип, һаман могҗиза көтеп яшәделәр. Әнә бит кияүләре Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Әхмәтсафа солдатның да үлгәнлеге турында ике мәртәбә кара хәбәр килгән иде, өченчесендә тере килеш (!) үзе кайтып төште. Авыр яраланып, контузия алып, ике күзе дә сукыраю, ишетә дә, сөйләшә дә алмау сәбәпле, госпитальләрдә озак дәваланган икән Шуңа хат-хәбәре булмый торган Азмыни андый язмышлар?!

Еллар үтә торды. Әмма бабам белән әбием күңел күкләрендәге Өмет кояшын һаман сүндермәделәр. Һәм көннәрнең берендә аларны тирәнтен дулкынландырган бер вакыйга булып алды.

Ул көн 1966 елның кояшлы феврале бүгенгедәй хәтеремдә. Түбән Ушмы урта мәктәбендә (Мамадыш районы) уку атнасын тәмамлап, Аланга бабайларга булышырга дип менгәч, алар йортына почтальон абзый чит почерклы хат китерде. Үзләре хәзерге язуны рәтләп таный белмәгәнлектән, бабам белән әбием ул хатны миннән укыттылар. (соңыннан эзтабарлык эше белән тирәнтен кызыксынуыма сәбәпче булган әлеге хатны бүгенге көндә дә үземдә кадерләп саклыйм һәм биредә аны тулы килеш китерүне кирәк дип саныйм.  Ш. М.)

«Исәнмесез, кадерле иптәш Ибраһимов Гаян! Исәнмесез, гвардияче батырның туганнары!  диелгән иде хатта.  Сезгә Мәскәү өлкәсенең Шахов районына кергән Николо-Дуниловский сигезьеллык мәктәбенең кызыл эзтабарлары зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәләр. Безнең VII класс укучылары элекке 16 нчы армиянең танкка каршы ата торган 1 нче гвардияче артиллерия полкы сугышчыларын эзләү белән шөгыльләнделәр. Шул уңайдан без СССР Оборона министрлыгы Үзәк архивы белән дә элемтәгә кердек. Архив мәгълүматларына караганда, 1 нче гвардияче артиллерия полкы составында кызылармеец Ибраһимов Гаян да булган. Ул үзе 1921 елгы, 3 нче батареяның 1 нче взводында орудие расчёты номеры Иптәш Ибраһимов 1942 елның февралендә безнең төбәкне дошманнан азат итүдә каһарманнарча сугышкан Бәлкем, бу хатны гвардияче батыр үзе алып укыр һәм безгә шул утлы-давыллы елларга кагылышлы истәлекләрен язып җибәрер, хәзерге көндәге тормышы турында да мәгълүматлар бирер Сездән түземсезлек белән җавап көтәбез!»

Хаттагы әлеге юллар бабам белән әбиемне чиксез дулкынландырдылар. Бүтән вакытларда сабырларның да сабыры булган Ибраһим бабамның да сугышта кылыч белән телгәләнгән бит алмалары буйлап бөрчек-бөрчек яшьләр тәгәрәде.

 Кара син аларны, эзтабарларны әйтәм, рәхмәтләр төшсен инде үзләренә! Нинди игелекле, кирәкле эшкә тотынганнар! Сугыштан соң ничәмә-ничә еллар узса да, безнең улыбызны да онытмаганнар!  диде карт солдат, яу кырында каты гарипләнгән уң кулы белән әлеге хикмәтле хатны йомшак кына сыйпап. Аннары ул, фронтовик улының фоторәсеменә карап, аның белән сөйләшә башлады: Кырык бишнең кышында үлгән хәбәрең килсә дә, күңел никтер ышанмады, балам! Әле менә хәзер дә бит үзеңә, исән дип белеп, хат язганнар Их, белергә иде синең язмышыңны, кайларда гына югалдың икән?!

Бабамның шулай өзгәләнүе, әбиемнең әрнүле, сурәтләп биргесез моңлы карашы әле хәзер дә бик ачык булып күз алдымда тора, сүзләре исә, набат булып, колагымда кабат-кабат чыңлый

Гомерләре буе сугышны ләгънәтләп һәм улларын көтеп (әлеге хат күңелләрендәге өмет утын тагын да көчлерәк дөрләтеп кенә җибәрде) яшәделәр өлкәннәр. Әмма изге теләкләренә барыбер ирешә алмадылар, уллары белән кавышу шатлыгын татый алмыйча, бер-бер артлы җир куенына керделәр. Бабамның үләр алдыннан әйткән сүзләре шул булды:

 Тәки кайталмады улыбыз, вакыт табып, Миңнегаян абыеңның язмышы белән дә кызыксын әле, олан!

Ил агасының яраткан бабам Ибраһим Ситдыйк улының гозерләп әйткән васыятен үтәдем. Каһарман якташлар эзеннән Саклану министрлыгының Үзәк архивында кат-кат булуым чорында гвардияче Миңнегаян Ибраһимовның да сугышчан юлы белән җентекләп таныштым.

16 нчы армиянең танкка каршы ата торган 289 нчы артиллерия полкы составында дошманга каршы көрәшеп, Мәскәү янындагы сугышларда зур батырлык үрнәкләре күрсәтә Миңнегаян абый. Архив документларыннан күренгәнчә, 1941 елның 25 октябрендә алар полкы оборона тоткан мәйданга Спасс-Рюховское һәм Ивлево авылларына таба дошманның сиксәннән артык танкы, дүрт дистәгә якын бомбардировщигы һәм ике батальон күләмендәге пехотасы һөҗүм итә. Көчләр тигез булмаса да, безнең артиллеристлар каушап-калтырап калмыйлар. Ике сәгатьтән артык дәвам иткән кискен көрәш вакытында дошманның илле тугыз танкын, биш самолётын һәм бер батальон пехотасын юк итәләр. Нәтиҗәдә фашистлар чигенергә мәҗбүр булалар. Шушы гаять авыр шартларда Миңнегаян абый хезмәт иткән орудие расчёты да, төз атып, дошманның алты танкын яндыра.

«Пушканы корып торучы иптәш Ибраһимов шушы җитди-кискен көрәштә үзен искиткеч батыр, тәвәккәл, җитез һәм иң кыен вакытта да каушап калмый торган салкын канлы, аек акыллы сугышчы итеп танытты,  диелә 16 нчы армия командующие генерал-лейтенант Рокоссовский, артиллерия генерал-майоры Казаков һәм Хәрби совет әгъзасы Лобачёв кул куйган Бүләкләү кәгазендә. Ватаныбызның курку белмәс улы Гаян Ибраһимов «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнүгә тулысынча лаек» (33 ф., 682524 тасв., 239 эш, 505 б.).

Шулай итеп, абыебыз кызылармеец Г. Ибраһимов «немец илбасарларына каршы көрәш фронтында совет командованиесенең сугышчан заданиеләрен үрнәк төстә үтәгәне өчен» Көнбатыш фронт Хәрби советының 1941 елның 5 ноябрендә игълан ителгән 0280 номерлы фәрманы нигезендә беренчеләрдән булып сугышчан бүләккә лаек була. Гаян абый хезмәт иткән 289 нчы артиллерия полкы исә Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә һәм ул тиздән «танкка каршы ата торган 1 нче гвардияче полк» дип үзгәртеп йөртелә башлый. Мәскәүне саклаганда «гвардияче» дигән гаять мактаулы исемгә иң беренчеләрдән лаек булган әлеге данлыклы полк артиллеристлары алда торган хәлиткеч сугышлар барышында да үзләрен арыслан йөрәкле батырлар итеп таныталар. Белорус Клецко, грузин Грдземишвили, дариец Гасаниев, рус Романов, украин Попович, казах Турсункулов, каракалпак Гурсунов һәм башкалар, иңгә-иң торып, дошман юлына мәңге бирешмәс алмаз кыядай торып басалар. Аларның күкрәкләрендә күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән югары хөкүмәт бүләкләре балкый. Татарстаннан килгән сугышчылар да республикабыз данын югары йөртәләр. Мәскәү янындагы сугышларда Арча районының Шушмабаш авылыннан килгән Гыйльметдин Шиһапов Ленин ордены, Актаныштан Мәгариф Галиәхмәтов, Әлмәттән Мансур Галәветдинов иптәшләр исә Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнәләр.

Назад Дальше