Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Мустафин Шахинур Ахматсафович 5 стр.


Гаян абый да «Мәскәү оборонасы өчен» медаленә, икенче тапкыр «Батырлык өчен» медаленә лаек була. Соңгысын аңа Пущай торак пунктын һәм Орша шәһәрен азат итү өчен барган сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен бирәләр. Архив документларыннан күренгәнчә, Миңнегаян абый үзенең расчёты белән әлеге торак пунктларга иң беренче булып бәреп керә һәм, төз атып, дошман пулемётчыларын, миномёт батареясын һәм шактый күп дошман солдатын юк итә


Орудие командиры Ленин ордены кавалеры Гыйльметдин Шиһапов


Мондый мисалларны аның сугышчан тормышыннан байтак китерергә мөмкин. Күкрәгендә Ватан-анага карата тиңсез мәхәббәт, дошманга каршы чиксез нәфрәт хисләре кайнаган гвардия өлкән сержанты орудие командиры Гаян Ибраһимов, фашист илбасарларның җанлы көчләрен һәм техникасын күпләп юк итә-итә, Көнчыгыш Пруссиягә кадәр данлы сугышчан юл үтә. Һәм 1945 елның 26 гыйнварында ныгытылган шәһәр-крепость Кёнигсбергны алу өчен барган сугышларда батырларча һәлак була. Нибары 23 яшендә

* * *

 Миңа нәкъ егерме яшь тулган көнне үлгән икән Миңнегаян абыегыз,  диде, күзләрен мөлдерәтеп, әниебез Гөлзәйнәп, аңа бертуганы турында хәрби архивтан алып кайткан сугыш чоры документларының күчермәләрен күрсәткәч.  Өйләнгән булса, балалары дәвамы калыр иде Хәер, ятимнәрнең, тол хатыннарның да язмышлары бик җиңелдән түгел шул

Һәм ул яңадан үзенең бертуганы Бибимәгъшия апа турында сөйләп китә. Апасының ире Газиз Кадыйров, 1941 елның көзендә Молдавия җирендә һәлак булгач, аңа бердәнбер кызы Гарифәне берүзенә карап үстерергә туры килә (уллары Камил исә бик яшьли вафат була). Ничек итсә итә, әмма чын кеше итеп үстерә кызын Бибимәгъшия апа. Гарифә башта Мамадыш районының Уразбахты авылында «Сигезенче март» колхозында сыер савучы булып эшли. Мактаулы исеме, фотосурәте район һәм республика газеталары битләрендә еш балкый аның. Аннары ул, кияүгә чыккач, тегүче һөнәрен үзләштереп, Пермь өлкәсенең Губаха шәһәрендә, соңгы елларда исә лаеклы ялга киткәнче Түбән Кама каласындагы «Яшьләр» ательесында халыкка игелекле хезмәт күрсәтә. Ире Габделфәрт тә, шофёр буларак, булдыклы шәхес Өчесе дә бер түбә астында торгач, шатлыкларын да, кайгыларын да тигез бүлешеп яшиләр алар. Бибимәгъшия апа да, Гарифә дә үзләре өчен иң кадерле кешеләрдән саналган Кадыйр Газизов белән Миңнегаян Ибраһимовны һәр көнне иртә-кич үз догаларыннан калдырмыйлар, аларның соңгы фотосурәтләренә тирән юксыну-сагыну хисләре белән кат-кат багалар

Нәкъ шундый ук сүзләрне Хәбибҗамал әбиебезнең якын туганы Искәндәр солдатның сөекле хәләл җефете Зарифа апа Ибраһимовага карата да әйтергә була. Ул да иреннән бик яшьли, ике баласы белән тол калды. Шөкер, уллары Фаяз белән Гаяз йөзгә кызыллык китермәделәр тәртипле, тәүфыйклы, иманлы булып үстеләр. Һәр эшкә дә куллары ябышып тора иде аларның. Егет булгач, үзләренә тиң ярларны Нурлыхода белән Сабира кебек сөйкемле, уңган, ачык йөзле авыл кызларын сайладылар. Киленнәр исә, итәк тутырып, берсеннән-берсе булдыклы, тырыш балалар үстерделәр. Эчке эшләр органнарында эшләгән Фаязы озак еллар дәвамында Соколка бистәсендә яши. Нократ белән Чулман кавышкан урында!.. Ә атказанган игенче буларак танылган Гаязы әти-әнисе корган төп нигезгә серле-сихри Аккош тавы итәгендәге биниһая кадерле урынга ныклап урнашты. Шушы тау буеннан Зарифа апаның да бер дә китәсе килмәде. Ирен өзелеп сагынган мизгелләрдә, тау янәшәсендәге урман буена барып, күңелен җыр белән юата иде ул:

Юк шул, күпме генә көтсә дә кайтмады Искәндәре. Башка бик күпләр кебек, сержант Искәндәр Ибраһимов та дәһшәтле дошманга каршы тигезсез көрәштә бүгенге якты көннәр хакына шәһит китте. Татарстанда басылып чыккан «Хәтер китабы» ның 16 нчы томында, 104 биттә мәңгелеккә урын алган аның йөрәккә үтә дә якын исем-фамилиясе

Шул ук томда әтиебез Әхмәтсафа Мостафинның, абыебыз Миңнегаян Ибраһимовның да үлгән көннәре һәм күмелгән урыннары күрсәтелгән. Әйтик, әтиебез турында китапта: «1943 елның 15 октябрендә һәлак булды. Псков өлкәсенең Невельский районындагы Горушки авылы янында күмелде»,  диелә. (Безнең бәхеткә, әтиебез, мең үлемгә үч итеп, исән калган!) Миңнегаян абыебызның мәңгелек тукталыш тапкан урыны, изге кабере исә хәзерге Калининград өлкәсенең Полесск (элекке Лабиау) шәһәре уртасында

Фашист снаряды 1945 елның 26 гыйнварында гвардия өлкән сержанты Миңнегаян Ибраһимовның туп расчётында хезмәт иткән дүрт кешенең гомерен берьюлы өзә. Архив документларыннан күренгәнчә, яу кырында абыемның якын сугышчан дусларыннан башкорт егете Гомәр Дүшәнбаев, руслар Пётр Жевлев, Василий Янков, үз-үзләрен аямыйча көрәшеп, батырларча һәлак булалар.

Заманында шул хакта «Советский патриот» газетасында «Завещание Деда» дигән язмамны (1989 елның 8 февраль саны) бастырган идем. Әлеге очерк, ничектер, мәрхүм Гомәр Дүшәнбаевның улы Рафикъның күзләренә чалынган. Һәм ул, адресымны шул газета редакциясе аша тиз генә соратып алып, миңа бик тә дулкынландыргыч хат юллаган булган. (Әлеге язмамда мин аның әтисен дә җылы сүзләр белән телгә алган идем.) Ни кызганыч, ул хат, иске фатирыбыздан күчү сәбәпле, миңа бик соң килеп иреште. Рафикъ туганкай белән күрешергә-аралашырга өлгерми калдык, ул кинәт кенә вафат булды

Шулай да минем Гомәр һәм Рафикъ Дүшәнбаевлар гомер кичергән нурлы төбәктә Башкортстанның Зианчура районындагы Тазлар авылына бик тә барып чыгасым, анда яшәүчеләр белән якыннан аралашасым-дуслашасым килә. Зиратларына барып, игенче-музыкант әтисен гомере буе сагынып-өзелеп көткән Рафикъ туганкайның, аның якыннарының каберләре алдында башымны иеп, дога кыласым, Миңнегаян абыебызга тормыш бүләк иткән үзебезнең Мамадыш төбәгенең изге туфрагын шунда саласым килә. Әйдә тагын да ныграк туганлашсын әле ике җөмһүрият туфрагы! (Моңарчы инде Башкортстан туфрагын Рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагын беренче булып менгезеп кадаган легендар милләттәшебез Гази Казыйхан улы Заһитов (19211953) кабереннән (Мишкә районының Яңагыш авылы зиратыннан) үз кулларым белән алган биниһая кадерле туфракны матросовчы фронтовик әтием Әхмәтсафа Мостафа улының каберенә 2000 елның октябрь аенда сипкән идем)

Әлеге зарури теләгемне Башкортстанның халык шагыйре, Дүшәнбаевлар яшәгән төбәктә туып үскән искиткеч талантлы мөхтәрәм милләттәшебез Марат ага Кәримов та ихлас күңелдән хуплады һәм, җай чыгу белән, үзләренә кунакка килергә чакырды

* * *

Яу кырыннан кайткач Миңнегаян абыем ныклап төпләнергә тиеш булган йорт нигезе янында уйланып утырам. Буш нигез, бомба төшкән чокырдай, күңелгә шом һәм моң салып каралып тора Кулымда бабам белән әбиемнең исән чакта төшкән фоторәсемнәре. Алар җыйнак кына өйләренең капка төпләренә чыгып басканнар да зур өмет белән олы юлга карап торалар. Бабамның сугышта имгәнгән уң кулы, канаты каерылган бөркетнеке кебек салынып төшкән. Карашы җитди, иреннәре нәрсәдер әйтергә теләгән сымак бераз ачылган. Ак яулыклы әбием дә, сул кулын кашлары өстенә куеп, юлны күзли. Улларын көтәләр

Әгәр Миңнегаян абый исән булса, бу нигездә дә тормыш гөрләп торыр иде. Йорттан тирә-юньгә яктылык сибелер, җыр ургылыр иде. Тәрәзә алларында гөлләр кояшка үрләр иде. Сабый балаларның җиз кыңгыраудай чыңлап торган шатлыклы тавышлары бүгенге кебек эчпошыргыч тынлыктан качарга ярдәм итәр иде

Юк шул, сугыш аяусыз, сугыш рәхим-шәфкатьсез! Күпме асыл ир-атларны үзенең комсыз тегермәненә салып тарттырган, күпме тол-ятимнәрне арттырган ул! Күпме карт-карчыкларны газиз улларыннан, сөекле кызларыннан соңгы терәк-таянычларыннан аерган ул!

Буш нигезләр авылларның үзәк өзгеч моңы, мәңге таралмас сагышы. Буш нигезләр сугышка чиксез көчле нәфрәт билгесе!


М. Ибраһимовныңәти-әнисе (уртада) һәм якын туганнары Җиңүкөнендә Мамадыш районы, Урта Кирмән авылы


Буш нигезләр сугыш дигән афәтнең ниндилеген искәртүчеләр дә, кабат сугыш ялкынын булдырмас өчен көрәшне туктатмаска кирәклеген кисәтүчеләр дә!

Буш нигезләр яу кырыннан кайтмый калганнарның Тынычлык өчен изге көрәшкә чакырган үтә җитди карашы һәм тетрәндергеч авазы да ул!..

Буш нигезләр үзләренең Бөек Ватан сугышында һәлак булган хуҗалары турында тарихчы эзтабарларның, авыл җирлеге һәм хуҗалык җитәкчеләренең, мәктәп директорларының, мөгаллимнәрнең, мәдәният учакларында эшләүчеләрнең һәммәбезнең тирәнтен кызыксынуларын көтәләр, аларга багышлап «Хәтер» мемориаллары, «Сугышчан дан» почмаклары булдырганны, күмәкләшеп «Батырлык елъязмасы» тудырганны өмет итәләр.

Әйе, беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел! Бу Җиңү хакына яу кырында шәһит киткән, тылда көнне төнгә ялгап эшләгән бихисап фидакяр җаннарның безгә изге васыяте, үтенеч-теләге дә!..

Албай төбәгенең биш батыры

Һәр төбәкнең, һәр авылның кабатланмас үз тарихы бар. Әнә шул гыйбрәтле вә данлы тарихны тудыручылар теге яки бу авылның фидакяр җанлы, якты күңелле, көчле рухлы, тынгысыз кешеләре. Аларның нурлы исемнәрен галиҗәнап Вакыт һич оныттырмый, кешеләрнең исләренә әледән-әле төшереп тора.

Шулай дигәч тә, хәтеремдә 2010 елның май ае яңарды. Бөек Ватан сугышында җиңүебезнең 65 еллыгын бәйрәм иткәндә, Мамадыш районының Албай авылында берьюлы биш каһарманга, шулай ук яу кырында һәлак булган һәм исән кайткан якташларга багышланган мемориаль үзәк ачылды. Әлеге тантанага муниципаль район хакимияте башлыгы Анатолий Петрович Иванов җитәкчелегендәге мәртәбәле делегация килде. Керәшен татарлары яши торган ошбу авыл халкы үзенең тәвәккәллеге, бердәмлеге, максатчанлыгы белән бик күпләрне сокландыра. Чыгыш ясаучылар да һәр батырга аерым-аерым тукталып, аларның Ил-Ватан каршында күрсәткән фидакярлекләрен яктыртып үттеләр.


Гражданнар сугышы чорының легендар каһарманы Степан Домолазов


Албайлыларның иң беренче горурлыгы Гражданнар сугышы чорының легендар каһарманы Степан Васильевич Домолазов (18851937).

Укый-яза белгән зирәк егетне 1906 елда патша армиясенә алалар. Тиздән аңа фельдфебель чины бирелә. 1910 елда Степан прапорщиклар мәктәбен тәмамлый. Бер елдан соң аны фехтование буенча инструкторлар әзерли торган Варшава округ мәктәбенә укырга җибәрәләр. 1915 елда, хәрби хезмәттә көе, С. Домолазов Казандагы 1 нче ирләр гимназиясен тәмамлый.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында кыю һәм батыр штабс-капитан Степан Васильевич Георгий тәресе белән бүләкләнә. Гражданнар сугышы чорында ул Казан губернасының Мамадыш өязендә хәрби комиссар, атаклы Азин дивизиясенең 39 нчы полкы командиры. Аның полкы Көнчыгыш фронтта адмирал Колчак гаскәрләренә каршы батырларча сугыша. 1920 елда Көнбатыш фронтта ак поляклар белән көрәшкәндә дә үзен бары тик уңай яктан гына таныта ул. Гражданнар сугышын Степан Васильевич дивизия командиры буларак тәмамлый.

19231925 елларда исә С. В. Домолазов Татарстан АССР хәрби комиссары. 1925 елда ул М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый һәм 1937 елга кадәр Кызыл армиянең Идел буе хәрби округында җаваплы вазифалар башкара. Күрсәткән батырлыклары өчен ул өч мәртәбә Сугышчан Кызыл Байрак ордены, исемле корал һәм алтын сәгать белән бүләкләнә.

Ни кызганыч, 1937 елда Степан Васильевич репрессия корбаны була. Еллар үткәч, ул аклана намуслы исеме халык күңелендә яңадан якты йолдыз булып кабына!..


Советлар Союзы Герое Михаил Москвин


Албайлылар Советлар Союзы Герое Михаил Кириллович Москвин (19101969) белән дә нык горурланалар.

Авылда башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Михаил авыл хуҗалыгында, Белоруссиядәге һәм Төньяк Кавказдагы төзелешләрдә, аннары туган ягында район Советы башкарма комитеты секретаре булып эшли. 19321935 елларда М. К. Москвин Кызыл армия сафларында хезмәт итә һәм яңадан 1941 елның октябрендә хәрби хезмәткә алына. Михаил Кириллович 1942 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтында.


Советлар Союзы Герое Иван Максимов


Россия Федерациясе Герое Георгий Смирнов


Үзәк фронтның 60 нчы армиясе карамагындагы 7 нче гвардияче механикалаштырылган корпусның 26 нчы гвардияче механикалаштырылган бригадасы батальоны командиры, гвардия өлкән лейтенанты Москвин 1943 елның сентябрендә Киевтан төньяктарак тарафта үз сугышчылары белән беренчеләрдән булып Днепрны кичә, сугышчыларын һөҗүмгә күтәрә һәм плацдарм яулый. Әлеге мөһим плацдармны үз кулларында нык тотып, батальон дошманның биш контрһөҗүмен кире кайтара, бригаданың һәм корпусның төп көчләренә елганы кичәргә ярдәм итә. Шушы батырлыгы өчен М. К. Москвинга 1943 елның 17 октябрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

1945 елда ул Ленинградта Югары бронетанк гаскәрләре офицерлары мәктәбен тәмамлый. 1946 елда майор Москвин запаска күчерелә. Ул Мамадыш районының «Камский» леспромхозында эшли. Кыю офицер Ленин, II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.


Социалистик Хезмәт Герое Иван Иванов


Советлар Союзы Герое исемен горур йөрткән өченче батыр Иван Тихонович Максимов (19241987)  шулай ук албайлыларның тирән хөрмәт иткән, яраткан авылдашларыннан санала.

Сигезенче классны тәмамлагач, Иван колхозда хисапчы булып эшли башлый. 1942 елның августында аны Кызыл армия сафларына алалар. 1943 елда егет Смоленск хәрби пехота училищесын тәмамлый. 1943 елдан ул хәрәкәттәге армиядә, сугышчан операцияләрдә катнаша башлый. Рота командиры өлкән лейтенант Максимов 1945 елның 30 мартында Данциг шәһәре (Польша) читендә ныгытылган саклану сызыгын штурмлаганда сугышчыларын беренче булып һөҗүмгә күтәрә. Рота шәһәрне азат итүдә дә актив катнаша. Аннары, дошман танкларының алты контрһөҗүмен кире кагып, кул астында булган чаралар белән Висланы кичә, полкның төп көчләре килеп җиткәнгә кадәр, кулга төшерелгән плацдармны нык тотып тора. Тәвәккәл офицер И. Т. Максимовка Советлар Союзы Герое исеме 1945 елның 29 июнендә бирелә.

Албайлылар арасында «Россия Герое» исемен йөртүче хәрби очучы да бар әле. 1914 елда туган Георгий Семёнович Смирнов фашист карчыгаларына каршы көрәштә искитмәле батырлык үрнәкләре күрсәтә. Ул дошманның биш самолётын бәреп төшерә; егерме ике хәрби очыш барышында гитлерчыларның өсләренә унҗиде тонна бомба ташлап, аларның танк колонналарын, автомашиналарын юк итә.

50 нче авиация дивизиясенә караган 81 нче авиация полкының звено командиры, лейтенант Г. С. Смирнов 1941 елның 8 сентябрендә үк Советлар Союзы Герое дигән олуг исемгә тәкъдим ителсә дә, хәрби бүләкне үз вакытында ала алмый. 1941 елның 31 октябрендә, авыр яралану сәбәпле, Георгий Семёнович госпитальдә вакытсыз вафат була. Бүләкләү кәгазьләре дә каядыр адашып йөри

Сугыш башланганга 67 ел узгач, Алтын йолдыз медале, бәхеткә, үзенең иясен эзләп тапты. Бу өлкәдә Г. С. Смирнов хезмәт иткән полк ветераннары советы, Геройның улы Геннадий Георгиевич һәм кызы Галина Георгиевна зур эшчәнлек күрсәттеләр. Без дә, эзтабар буларак, үз өлешебезне керттек. Нәтиҗәдә Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның 2008 елның 8 мартында игълан ителгән Указы нигезендә лейтенант Г. С. Смирновка «Россия Федерациясе Герое» дигән олуг исем бирелде.

Назад Дальше