Отколотое зеркало / Китек көзге - Галиуллин Талгат Набиевич


Тәлгат Галиуллин

Китек көзге: бәяннар, хикәяләр

Галиуллин Талгат Набиевич

Отколотое зеркало


Казань. Татарское книжное издательство. 2018


На татарском языке



© Татарстан китап нәшрияты, 2018

© Галиуллин Т. Н., 2018

Бәяннар

И карак

Кайнар мич янында маташкан Зәйнәп ханым «җомга көнне Рәфигым мәктәптән бу вакытта кайта торгание» дип уйлап та өлгермәде, көткән кешесе, ишекне хуҗаларча киң ачып, язгы җил ташкынын ияртеп, үзе пәйда булды. Ана, кулындагы табагачын сөяп куеп, баласын тәүге кат күргәндәй, карашы белән улының буй-сынын иңләп алды. Кай арада ялгыз үскән нарат кебек буйга күтәрелгән, ныгыган?! Әле күптәнме соң, башлангыч мәктәпне тәмамлагач, укуын дәвам итәргә теләмичә, атасының «кәтүк Мидхәт малае кебек гомер буе науыз изеп яшәрсеңме» дип әрли-әрли укырга озатканы бүгенгедәй хәтерендә. Борыны тозлы суга артык юмарт малае, тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда, егет булып җитешеп килә ләбаса. Куян бүреге җылысын алыштырырлык куе, очлары бөдрәләнеп киткән кара чәче, иягендә анык беленә башлаган чокырчыгы, өстендәге киемен тарсынып киңәеп киткән җилкәләре, ак киң маңгае Әй гомернең узулары. Нәсел агачы үзенекен итә икән, әтисе кебек җырга, моңга һәвәс булып үсә, яшел гармуннарын, вакыты булганда, кулыннан төшерми. Үзе тартынучан күренсә дә, дуамаллык белән чиктәш тәвәккәллеге бар. Менәзенең шул сыйфаты аның үзенә дә, якыннарына да шактый мәшәкать тудырачак әле киләчәктә.

Ана карашыннан бер шәйне дә яшереп булмый шул. Зәйнәп улының боланныкыдай зур соры күзләрен читкәрәк алуында, ике авыл арасын тырыклап үтеп, язгы кояшлы урамнан керсә дә, йөзенең каны качкандай аклыгында аңа билгесез серне яшергән эчке дулкынлану галәмәте сизде. Имтиханнары якынлашып килүе борчыймы йөрәк парәсен, әллә башка берәр сәбәбе бармы?

 Кайттыңмы, улым, нәрсәгәдер борчылгансың кебек тоела, әллә берәр предметтан койрыклысын эләктердеңме?  Улының төнге төнбоек кебек тиз генә ачылырга ашыкмаганын белгән ана, җавапка дәгъва итмичә, сүз юлын башкага күчерде:  Әйдә, чишен дә, кулларыңны юу,  диде, тавышына мөмкин чаклы ягымлы төсмер бирергә тырышып.  Хәзер бәрәңге дә пешеп җитә, ашарга утырырбыз.

Чандыр гәүдәле, талчыккан кыяфәтле булса да, ак, сөйкемле йөзле, ситсы яулыгын маңгаена кыйгачлап бәйләп, аркасына җәеп салган әнкәсенең һәр күзәнәге кадерле вә газиз иде Рәфикъка. Җир йөзендә кешеләр бик күп булса да, аның әнисен алыштырырдай, әтисе үлгәннән соң, янәшә куярдай башка зат юктыр. Бу юлы анасының күзенә карамыйча, сәламләшүгә, кәлимә алышуга вакытны сарыф итмичә, яшьләргә хас кызулык белән бер тын әйләнешендә фикерен җәеп салды:

 Әни, мич тирәсендә чәбәләнүеңне ташла да хәзер үк кирәк-ярагыңны алырга кибеткә йөгер! «Шырпы, сабын, керосин, тоз ише вак-төякне алырга да акча юк» дип зарланып торганиең. Бирәм дисә газиз колына, чыгарып куяр юлына гыйбарәсен кабатларга яратасың. Мин дә шулар рәтенә керәм бугай, юлдан акча таптым.

Улының төрттереп, үртәшеп сөйләшүенә күнеккән ана улының сүзләрен җитдигә алмады. Урамдагы көләч яз хәерчелекне, ертык галошлар кайгысын оныттырып, иң боек күңелләрне күкләргә иңдерә, йөрәкләргә бәхет орлыгы сирпи.

 Шаяртуыңны ташла әле, улым. Ачуың чүпрәгә куелган камырдай күпермәсен, син Мирсәетне куып чыгарганнан бирле, кибеткә юлны онытып барам инде. Ак плафон башлы Хрущёв бабаң, акчаның кадерен бетереп, дөньяның астын өскә китергәннән соң, акча кулга сирәк-мирәк кенә тәтесә дә, бәрәкәте бөтенләй бетте.  Кинәт кенә озын-озак сөйләвеннән үзе дә имәнеп киткәндәй, мичтәге кара чуен чүлмәкне әйләндерә-әйләндерә:  Иске бәрәңге озак пешә, тәме дә әллә ни түгел, эне-сеңелләрең әнә ачка үләбез дип шыңшып утыралар,  диде дә, һаман улы аны ирештерә диебрәк фараз итеп, үзе дә сизмәстән, ахыры хәтәр уенга тартылды.  Нәрсә, иптәш Гайнанов, әллә лоторида, комарлы уенда мач килдеме үзеңә? Алай дисәң, билетларың да юк иде кебек.

Рәфикъ, «юк» дигәнне белдереп, көлтәдәй чәч тубалын биетеп алды да ашыга-ашыга әйтеп салды:

 Ышансаң ышан, ышанмасаң үз ихтыярың. Мәктәп капкасын узып, кайту юлына чыгуга, юл кырыенда, Ләйсән егылырлык кына чокырчыкта ике унлык белән бер бишлекне күреп алдым. Мине көтеп торганнар диярсең. Акчаларга сразы ташланмадым. Башка укучылар узып киткәнче, галошым белән каплап тордым. Берәрсе ник бер урында катып калдың дип бәйләнмәсен өчен, сумкамны актарган булдым, ә үзем манма тиргә баттым. Бер ачык авызы төшереп калдырган.

Ошбу бәянны соңгы җөмләсенә чаклы тыныч кына тыңлаган ананың сөттәй ак йөзе, өлгергән кура җиләге сипкәндәй, кинәт кызыл тимгелләр белән капланды, улыныкы кебек зур коңгырт күзләрендә очкыннар биеде һәм, үзе дә сизеп, бәяләп бетермәстән, табагачын өскәрәк күтәреп, улына таба китте.

 Тузга язмаганны сөйләп, миемне черетеп торма! Кемнеңдер бу авыр заманда акча төшереп калдырасына ике яшьлек Ләйсән ышанса гына. Колгадай буеңа карап тормам, табагач белән тондырырмын арт саныңа. Каян алган шунда илтеп куй, миңа хәрәм акчалар кирәкми!

Рәфикъ, үҗәтләнеп, үзен дөрес аңламаганга гарьләнеп, «таптым мин ул акчаны» дип тәкрарлавын белде һәм, «менә алар» дия-дия, киң балаклы, арзанлы кара ыштан кесәсеннән Ленин башы төшерелгән ике кызыл унлыкны һәм бер бишлекне чыгарып, сәке кырыена җыеп куелган юрган өстенә ташлады.

Акчаларны үз күзе белән күргәнче, «улым һаман, мине үртәп, борчак сибә» дип уйлаган ана, ни әйтергә белмичә, бүрәнәләре бүртәя башлаган дүрт тәрәзәле өй уртасында тораташтай катып калды. Йөрәге жу итеп китте, таянып өлгергән табагачы һәм җылы мичкә сөялүе генә егылудан саклап калды.

Өйнең талгын тынычлыгын алган акча ни-нәрсә булганны аңларлык гаилә әгъзаларында ике капма-каршы хис уятты. Бердән, ифрат кирәкле, көтеп алынган булсалар, икенче тарафтан, ошбу кәгазьләр куркыныч, шомлы, тәшвишле иделәр. Шуңа да сәке кырыена күктән төшкәндәй килеп кунган акчаларга карап, эне-сеңелләр, телләрен йоткандай, өнсез калдылар.

Төрле уйлар өермәсендә зиһене таралып киткән ананың аң төпкелендә оешкан тәүге фикере бу акчаларның урланган булуы турында иде. Улының, «корчаңгы сыер тиресе мисле кыршылып беткән, җитмәсә, дым үткәрә торган галош миндә генә калды» дип, нинди генә булса да, аяк киеме юнәтүне сорап йөрүе миен бораулады. Җитмәсә, үзенең дә, каны саркып торган ярага тоз сипкәндәй, «син ике кат оек белән әтиеңнең итекләрен киеп йөри аласың, минем сабыным бетте, ярты әчмуха чәем, өч салырлык тозым калды, мич якканда, инде ничәнче кат утлы күмерне Хәдичә түтәңнән алып чыгам» дип, моң-зарын чиләкләп түккәне хәтеренә төште. Үзен һәм мине кызганып, кеше кесәсен яисә берәрсенең сумкасын айкаган булырга охшый. Шик юк. «Нинди хәлгә төшердем газизләремне» дигән шомлы, вәсвәсәле уйлар күңелен көйдереп алды. Шундый тайгак юлга кереп китсә, эшләр харап, Ходаем. Әюб пәйгамбәр сабырлыгын бир үземә.

 И-и, улым, бәгырь кисәккәем, син шундый хурлыкка төштеңме?

 Нинди хурлык турында сөйлисең? Аяк астында яткан акчаны берәү дә калдырмас иде.

Ана улын ишеттеме, юкмы әйтүе кыен, мәгәр үзгәргән йөзе, кызыл чөгендер төсенә кергән колаклары кан басымының күтәрелүенә, ананың чиксез дулкынлануына дәлил иделәр.

 Караклык кешелекнең иң астыртын, үтә явыз дошманы. Безнең нәселдә иң авыр сугыш елларында да хәрәм малга кул салган, кеше кесәсенә кергән очрак булмады һәм була да алмады. Дөньяда шуннан да хурлыклы нәрсә юктыр. Кеше исәбенә баеп, чын бәхеткә тарыган адәмне белмим. Мәрхүм атаң үзенекен бирмәде, кешенекенә тимәде. Бай да булмадык, хәер дә сорашмадык, тапканнан тәм табып яши белдек.  Ана, тыны кысылып туктап, авыр сулап дәвам итте. Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла дигәндәй, төлкедән куркып почмакка елышкан тавыклардай, сәке кырыенда бер-берсенә сыенып утырган Әсхәт белән Алсу өчен дә сөйләгәнен Зәйнәп соңрак кына бәяли алды.  Караклык ул сазлык кебек, үзенә суыра, аннан вакытында котыла алмасаң яисә тартып чыгаручы булмаса, шунда каласың. Ходай Тәгалә безне фани дөньяга сынау өчен җибәрә. Аның ышанычын акламасаң, мәңге тәмуг утында яначаксың. Син, Рәфикъ, гаиләбезнең өмете, ышанычы, ә карак кеше бу авыр йөкне күтәрә аламы?

 Нинди карак, кем карак, нәрсә сөйлисең син, әни?  дип карышкандай булса да, үсмер егетнең сытылыбрак чыккан тавышы ышанычлы яңгырамады.

Дөресен әйткәндә, Рәфикъ анасының озынга киткән нотыгын (укытучыларга кытлык сугыш елларында Зәйнәп башлангыч мәктәптә уңышлы гына эшләп алган иде) зиһен казанында эретеп, аңлап бетерүдән бигрәк, аның сытылган, чит булып киткән йөзеннән, боз кебек салкын, ят карашыннан куырылып төште.

Ана үзе дә, хәле бетеп, гаҗизләнеп, сәке кырыена килеп сыенды һәм, нәҗескә буялган кеше кебек ашыга-ашыга, кулларын алъяпкычына сөртергә тотынды. Җитмәсә, авыр хезмәттән биртәйгән куллары да бизгәк тоткандай калтырыйлар иде.

 Каты куллы, кырыс булса да, атаң гадел кеше иде, шунда урында ятса да, бу хурлыкка төшәр, бу хәсрәтне күтәрер идекме? Соңгы көннәренәчә акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп торды. Аптыраганнан Мирсәетне өебезгә керткәч, Газизнең элеккеге дуслары, туганнарының күбесе мине күрмәс булдылар.  Йомышка кергән күрше малае кебек, бусага янында таптанып торган улына рәнҗү катыш сынаулы карашын ташлап, Рәфикъ ягына борылмыйча гына:  Имтиханнарыңны тапшыруга, фермага яисә тракторга эшкә чыгарсың! Аннан күз күрер, уку бер нәрсә, ә тормыш бөтенләй икенче тамаша. Соңгысында инде биремне күршеңнән күчереп кенә яшәп булмый,  диде. Һәм шунда аның идәнгә сеңгәндәй кечерәеп калган улына, аягындагы кыршылып беткән иске галошларына күзе төшеп, тыела алмыйча елап җибәрде:  Әй улым, улым, гафу ит, барысына да үзем гаепле, сезне кешечә яшәтә алмагач, син шул тайгак юлга бастың.

Әле генә умарта күчедәй гөжләп торган, чыр-чуы белән юк-бардан тәм табып яшәгән бәхетле өйдә әтиләре Илаһига күчкән көндәгедәй шомлы тынлык урнашты. Дүртенчене тәмамлап килгән Әсхәт белән икенче сыйныф укучысы Алсу аш өлгергәнне көтеп, эчләрендә улаган бүреләр турында да онытып, бер-берсенә елышып, өйнең яртысын диярлек алып торган агач сәкенең кырыена ук күчеп тынып калдылар. Кече сеңелләре, ике яшьлек Ләйсән генә, гаилә иминлегенә ниндидер афәт карачкысы төшкәнне, ни-нәрсә турында сүз барганны аңламаса да, олы абыйсының, гадәттә, хуҗаларча атлап йөрүенә, аякларын салып, сумкасын ташлап түргә узуга, аны кулына алуына күнеккән сабый, йөрәге, җаны белән ярамаган нәрсә булуын сизенеп, Рәфикъның аягына барып сыланды.

Әнисенең әрләвен кызарынып-бүртенеп тыңлаган, гаиләгә ярдәм итү теләге белән кылган гамәленең ахыр мәгънәсен аңлаган Рәфикъ, Ләйсәнне кулына алып, мамыктай йомшак алсу бит уртасыннан үпте дә, сеңлесен сәке кырыена утыртып, ашыгыч эше исенә төшкән кешедәй, үзе генә белгән катгый карарга килеп, ләм-мим сүз әйтмичә, өйдән чыгып китте. Әнисенең акчасызлыктан читлектәге кош кебек бәргәләнүләрен, сыктауларын күреп, ярдәм итәм дип, киресенчә, начарлык эшләгәнен, аяз күк йөзедәй тормышларына кара болыт шәүләсе төшкәнне аңламаслык үсмер түгел иде ул.

Шул чыгып китүеннән Рәфикъ авыл урамнарын, сирәк күренгән кешеләрнең күзенә чалынмаска тырышып, шактый иңләде. Күңелен шул ук каһәр суккан акчалар борчыды. Ник алды ул аларны? Ачка үлмәсләр, керосиннары бетсә, караңгыда утырырлар иде. Менә аяз зәңгәр күккә битараф ай эленде. Анысы да, ачу китереп, Рәфикъны сынап карагандай яктырта, шунда көянтәсе-чиләге белән калган Зөһрә кыз, Рәфикъның гамәленнән хәбәрдар булгандай, аңа бармак янагандай тоелды. Хөрмәт иткән укытучысы, авылдашы Нәсим абыйсына иң дөресен сөйләп, киңәш-табыш итәргә ниятләп, икеләнеп, куркып, урамдагы мунча бурасы кырыенда озак таптанды Рәфикъ. Ниятен тормышка ашырырга карар кылып, укытучысы өенә таба бер адым атлауга, ул аннан чыгып килүче таныш гәүдәне әнисен күреп алды һәм, барысын да миенә сеңдереп, һәммәсен аңлап, бераз ара калдырып, ни язган булса шуны күрермен дип, үз йортлары ягына борылды Ни гаҗәп, Зәйнәп аны, берни булмагандай, улын мәктәптән кайткандагы шикелле җылы каршылады:

 Әйдә, улым, бәрәңге суына, коймак авызларда эреп бетеп бара, ашамыйча каласың.

Тыштан кырыс күренсә дә, нечкә җанлы, миһербанлы әтиләре Ленинград өчен сугышта алган яралары белән көрәшә-көрәшә, фани дөньядагы тормышын 16 елга озынайта алса да, үзеннән соң шактый таушалган йорт һәм сөекле Зәйнәбенә өч бала калдырып, урын өстендә ярты ел әҗәл белән тартышып ятканнан соң, күзләрен мәңгелеккә йомды. Шуннан соң тормышлары көтелмәгән юнәлеш алды.

Колхоз идарәсендә хисапчы, халык телендә читавут булып эшләүче, ире исән чакта йөзенә күтәрелеп карарга да курыккан чатан Мирсәет Зәйнәпкә нарат чәере кебек ябышты. Аны ихласи ошатуы, күптәннән гыйшык утында януы, тәрбияле балаларын үз итүе турында такылдавын белде. Кыскасы, колхоз ихатасына керерлеген калдырмады. Ялгыз тол хатын сыгылмалы билле, төз аяклы, тулы күкрәкле, ачык йөзле булса, аңа гайбәткә урын табыла. Бармагын тидерергә өлгермәсә дә, чатан Мирсәет Зәйнәп куенында ләззәтле мизгелләр кичереп яшәүче бәхетле ирләр рәтенә кертелде.

Тормышның уңай якка үзгәрмәве, «йөриләр икән» дигән сүз дә тилчә телләргә кереп, үзәгенә үтте Зәйнәпнең. Ирен Ходай хозурына тапшыруларына ике ел узгач, Зәйнәп Мирсәетне өйләренә алып кайтырга тәгаенләде.

Ирле, хатынлы булуы җиңел икән, ә бу хатаны төзәтүе шактый кыен, мәшәкатьле икән шул. Зәйнәп тә гаиләләре яшәешендә яра калдырырлык хата эшләгәнен бик тиз аңлады. Колхоз малы хуҗаларының берсе артык акча чыгаруны яратмый торган, гаять кысмыр адәм булып чыкты.

Элек бер-берсен аңлап, соңгы кисәкләре белән бүлешеп, абый, сеңелкәш, әни, әнкәй дип яшәгән өйгә чит ис белән тынгысызлык, борчу керде. Юкка гына халык ач тамагым, тыныч колагым дип үрсәләнми торгандыр.

Мәгәр иң четереклесе, гаять катлаулысы башкада иде. Олы улы Рәфикъ, Мирсәет өйләрендә яши башлаганчы, әнисенә «үзеңә кара» дигән булса да, үги атасын бөтенләй кабул итмәде, бусагадан кире какты. Ул батыр әтисенә алмаш була алмый, тиеш тә түгел дигән максималистик иманда тордымы, әллә төсе уңган яшел чаршау артына, шыгырдавык тимер караватка, чит ир куенына кереп яткан әнисен көнләштеме, кеше күңеле төпсез кое диләр, өздереп әйтүе кыен, тик Мирсәет белән Рәфикъның аралары көннән-көн киеренкеләнә барды. Ә кечкенәләр өчен фани дөньяда абыйларыннан да олы абруй юк иде. Чатанны ул кабул итмәгәч, яңа әтиләре, сирәк-мирәк булса да, күчтәнәчләр алып кайткаласа да, балалар күңелендә аны сыйдырырлык җылы почмак табылмады. Рәфикъны килештерергә, дустанә үк яши алмасалар да, бер-берсенә авыр сүзләр әйттерүдән сакларга тырышып, Зәйнәп улы белән ире арасында бозга кысылып калган бүрәнә кебек бәргәләнсә дә, нәтиҗәсе булмады. Һәрдаим ачык йөзле, кояштай балкып торган ханым күзгә күренеп картайды, күз төпләрендә кара тимгелләр пәйда булды. Ни чарадан бичара, балаларны кешечә ашатырга, киендерергә ярдәм итәр дип, имгәкне өенә керткән Зәйнәпкә бигрәк тә кыен булды. Диварга эленгән рәсеменнән Газизе, барысын да аңлап, рәнҗеп карап торгандай, Мирсәет аңа кагылганда исә, вафат иренең күзләрендә ялт-йолт ут чаткылары уйнагандай тоела иде аңа. Чаршау артына йокларга кереп яту алдыннан, Зәйнәп, Газизе ни кыланганны карап тормасын дигәндәй, фотоны бисмилла әйтеп, ак тастымал белән каплап куеп, һәр кичне «син анда, яңа өеңдә, рәнҗеп ятма, хыянәт итүем түгел, бу адымга оланнарыбыз өчен бардым, яныңа килгәч, барысын да аңлатырмын, синнән башка берәүне дә яратканым булмады» дип кабатлавын белде. Яңа ире Газизнең сурәтен ерткалап, олы шпанасы белән бергә урамга ук чыгарып ташлар иде дә, аңардан тормый шул.

Балаларымны кешечә яшәтеп булмасмы дип, үзен мәҗбүр итеп парлашкан Мирсәет белән улын татулаштырырга тырышуның, ут белән суны кушып булмаган шикелле, бер кәррә дә файдасы тимәде. Һәр икесенең бер-берсенә дәгъвалары кире кагып булмаслык һәм гаҗиз Зәйнәп җиңәрлек кенә түгел иде. Әнисенең ачулану катыш юмалавын Рәфикъ, кабул иткән кебек башын селкеп тыңласа да, шул мизгелдә үк үз дәлилләрен, тәсбих төймәләредәй тезеп китеп, тулысынча кире какты:

Дальше