Отколотое зеркало / Китек көзге - Галиуллин Талгат Набиевич 2 стр.


 Минем батыр, туган илебезнең азатлыгы өчен хәләл канын (каян сүзен таба диген) койган әтине алыштырырлык кешемени ул?! Синең Мирсәетең (соңгы сүзгә көчле басым ясалды), сугышка бармас өчен, агач астына тыгып, аягын махсус имгәткән. Бергә торган хатыны да үзен икенче көнне үк ташлап киткән. Әти гарип булып урында ятса да, син, аны калдырып, башкага ябышып чыгар идеңме?

Зәйнәп улының бу сүзләрен, чынлыкта гаепләвен, бик авыр кабул итте.

 Сиңа кешеләргә бәя бирергә иртәрәк әле, улым. Тормыш син уйлаганнан катлаулырак. Мирсәет тә аягын махсус имгәтмәгән. Фронт өчен ягулык әзерләргә урманга җибәргәч, башкалар еккан агач аның аягына ауган, үзе дә чак исән калган. Хатынының аны ташлап китүе дә аңардан гына тормагандыр. Аерылышудан кемгә яхшы, кемгә фаҗига буласын бер Аллаһ кына белә.  Бу сүзләрне ханым катырак итеп әйтергә тырышса да, күзләре дымлануны тыя алмады.  Бу адымга сезгә яхшырак булмасмы, адәм рәтлерәк яшәп китмәбезме дип кенә барган идем.

Мәхәббәт шикелле үк нәфрәт тә үзе генә йөрми икән шул. Мирсәетнең дә Рәфикъка дәгъвалары олыдан иде.

 Малаең белән уртак тел табарга күпме генә тырышсам да, барып чыкмады,  диде ул. Ата-ана тәрбиясе эләкмәгән дип әйтмәкче иде дә, Зәйнәпнең йөзе кырысланганын, күз керфекләре тартыша башлаганын күреп, үзен тыеп кала алды.

 Йә, әйт әле, улым сиңа нинди начарлык эшләде дә, кайсы сыйфатлары белән ошамый, Мирсәет?  дип сорады Зәйнәп.

 Әйтсәм әйтим инде, бигрәк тә үзең сорагач! Ул минем кесәләрне тикшереп кенә тора, тәмәкене урлый, бутаган булып, носкиларымны кия

 Рәфикъ тәмәке тартмый, анысын мин точно беләм.

 Дуслары өчен ала торгандыр. Минем белән теш аралаш кына исәнләшә. Болай барса, без кешечә яши алмаячакбыз. Мин эт тормышы эзләп килмәдем!

 «Балаларыгыз ошый» дип, телеңә салынган идең бит, минем арттан йөргәндә.

 Мин аларны, бигрәк тә олы малаеңны белмәгәнмен.

Мирсәетнең дәгъваларын улына җиткергәч, тегесе тәмам чыгырыннан чыкты, олыларча тузынды, туарылды.

 Соңгы сүзем шул: мин аны әтием салып калдырган йортта яшәтмәячәкмен. Чатан Мирсәетеңне бездән артыграк күрсәң, аның өенә күчен! Укуымны ташлыйм да эшкә чыгам. Илдә чыпчык та үлми дисең, балаларны үзем үстерермен. Кешедән ким-хур булмабыз, нәселебез зур, туганнар да ярдәм итәр.

Хуҗаларча, олыларча фикер йөрткән улына сокланып та, үзен берьяклырак аңлап чәпчегән өчен рәнҗеп тә карап торганнан соң, ана мәсьәләгә ачыклык кертүне кирәк тапты. Улы үскән, аның белән шаярырга ярамый икән инде.

 Балакаем, Мирсәет әтиеңне алыштыра алыр дип тә, артык күңелем тартып та кияүгә чыкмадым аңа. Инде үзем дә үкенәм. Юлда аунап яткан ташландык бүрәнәләрдән өй салып булмый икән шул. Ишелеп төшкәнче сипләп торып кына була. Аның аягы тегел, башы чатан булып чыкты. Тиеннәрен кат-кат санаучы карун бәндә икәнен хәзер генә аңладым.

Әнисе Мирсәет белән чәчәкле чаршау артына кереп яткач та, Рәфикъ, тавыш-мазар чыкса, сикереп торырга әзер булып, үзен чеметә-чеметә йокламаска тырышса да, яшь вакытта күзләр сиңа буйсынмый шул, бик тиз йомылалар.

Кыскасы, Рәфикъ күпме генә әнисен сакларга тырышса да, үги аталары, иш янына куш дигәндәй, үзе чыгып китсә дә, Гайнановлар гаиләсенә бер кыз бүләк итеп калдырган булып чыкты.

* * *

Алгарак китеп булса да, шул хәтлесен дә искәртергә кирәктер, Ләйсән исеменә лаек булган бала Рәфикъның иң яраткан сеңлесенә әверелде, үсә төшкәч, абыйсы бусаганы атлап узуга, әүвәл аякларына барып сарыла, кулына алгач, нечкә беләкләре белән муенын кочаклый торган булды. «Соңрак, Мирсәет янә бер тол хатынга өйләнеп, балалары булмагач, «Ләйсәнне миңа бирегез, үзен бал-майда йөздерермен, алтын-көмештә коендырырмын» дип сорап килгәч, инде тракторчы ярдәмчесе булып эшләүче ныгыган Рәфикъ сүз әрәм итеп тормаган, дәгъвачыны баскычтан ук тәгәрәтеп төшергән һәм шуннан соң чатан Мирсәет алар урамын читләтеп үтүне исәнлеккә файдалырак санаган» дип сөйли авылның төерле телләре.

Авыл советы сәркатибе булып эшләүче сеңлесе Рәйсә ярдәмендә Зәйнәп Ләйсәнне үлгән ире Газиз кызы итеп яздыра. Шул сәбәпле, бала иркәләүдән мәхрүм Мирсәет мәхкәмә аша да кызга дәгъва белдерә алмый. Мәгәр баласына якынлашырга бер омтылыш ясап карый ул. Ләйсән беренчеме-икенчеме сыйныфка укырга йөри башлагач, аны урамда туктатып, прәннекме, конфетмы тәкъдим итә.

 Рәхмәт абый, әнием чит кеше кулыннан әйбер алырга рөхсәт итми.

 Мин сиңа ят кеше түгел.

 Мин сезне белмим.

 Колхоз правлениесендә хисапчы булып эшләүче Мирсәет абыең булам.

 Минем анда булганым, сезне күргәнем юк.

Чатан Мирсәет кызга якынаерга икенче яктан омтылыш ясап ала.

 Исемеңне онытып җибәргәнмен.

 Ләйсән булам мин. Сезгә ул нәрсәгә?

 Ләйсән сеңлем, сумкаң да таушалган, күлмәгең дә уңган, Алсу апаңнан калган булырга охшый. Сиңа акча бирим әле, өс-башыңны яңартырсың, бу чүпрәгеңне ташлап, ялтыравык сумка алырсың.

 «Ят кешедән әйбер алырга әни рөхсәт итми» дип әйттем бит мин сезгә,  олыларга әйтә алмаслык җөмлә белән таныш түгел кешенең авызын әнә шулай томалаган Ләйсән.  Гайнановлар сатылмыйлар. Мине тагын шулай урамда туктатсагыз, Рәфикъ абыема әйтәм. Мин киттем.

Суга чумганда теләсә нәрсәгә ябышкан кешедәй, Мирсәет, соңгы дәлилен китерергә ашыгып:

 Сеңлем, бер генә секундка туктап тыңла инде. Әйтим инде, мин чит-ят кеше түгел, синең әтиең булам,  дигән.

Боларның барысын да, читән кырыена качып тыңлап торган Шомран Хәтимәсенең сөйләвенә караганда, Ләйсән тавыш күтәрмәгән, җылап җибәрмәгән, бәйләнчек адәмнекенә охшаган сары-яшькелт күзләре белән аңа баккан да:

 Минем әтием Газиз, ул Бөек Ватан сугышы батыры, шунда алган яраларыннан мин туган елны үлгән,  дип кистереп әйтеп, өенә юл алган. Акча гына бала назын алыштыра алмый, күрәмсең.

Әлбәттә инде, туры сүзлелеккә, бернәрсәне дә әнисеннән, Рәфикъ, Әсхәт абыйларыннан, Алсу апасыннан яшермәскә өйрәтелгән Ләйсән өйдә барысын да түкми-чәчми сөйләп бирә:

 Әнием, мине урамда бер абый, туктатып, «конфет, акча бирәм» диде. Мин берсен дә алмадым.

Ананың йөрәге жу итеп китте. Теге мәлгунь серне чишкән булса, эш харап, аңа гомерлек борчу тудырырга мөмкин.

 Тагын нәрсәләр әйтте теге?

 Мин акчаны алмадым. Әллә саташканрак абзый инде, «мин синең әтиең» ди.

 Син ничек җавап бирдең?

 Минем әтием Газиз, ул сугыш батыры, мин туган елны үлгән, дидем.

Утны-суны кичкән Зәйнәп авыр хәлдә калды. Авылда бер шәйне дә яшереп калып булмасын күзаллаган ханымның алдакчы булып каласы да килми, туу турындагы таныклыкта Газиз кызы дип язылган балага дөресен дә әйтеп булмый.

 Кызым, дөньяда сәер, шаян кешеләр очрап тора. Чатан абзыең шундыйларның берсе инде. Сине тагын шулай урамда туктатса, сөйләшеп торма, исәнләш тә яныннан кит,  диде, Зәйнәп. Мирсәет белән ярый әле вакытында араны өзгәнбез, тәки баланы тартып алыр иде дип, аерылышу мизгелләрен күз алдына китерде.

Гаилә терәге булыр дип үстергән улының артык катгый, ике төрле уйлауга урын калдырмый торган сүзен, кырыслыгын тыштан хупламаса да, эчтән аның нык торуына теләктәш булуын тоеп, Зәйнәп хәлиткеч мизгелдә бәгыреннән өзелеп төшкән улы ягын ала. Ир кисәгенә әйтәсе сүзләрен, бөти кебек берничә көн кабатлап йөргәннән соң, галәмәт зур авызлы мич янына чакырып, фикерен теленә ышанып тапшыра.

 Мирсәет Гаянович (үз өендә беренче һәм соңгы тапкыр атасының исеме белән әйтүе), зинһарлап сорыйм, үпкәләмә дә, рәнҗемә дә, синең белән гаиләбезгә ярдәмең тияр, балаларга ата булырсың дип кушылган идем. Барып чыкмады. Гаеплене эзләп, тирәнгә кереп тормыйк. Олы улым якын итмәгәч, башка балаларым да сиңа ачык чырай күрсәтмәделәр. Мин картайган көнемдә алар кулына каласы кеше. Рәфикъның холкы атасыныкы шикелле, калебе кабул итмәсә, башыңны ташка бәрсәң дә, гөманын үзгәртмәячәк. Үзең дә алдан күрүчән, хәйләкәр булдың, күперләреңне яндырмадың.

 Минем күперләрем юк,  дип, сүзгә кысылырга булды Мирсәет.

Тыңлап бетер дигән мәгънә салып, Зәйнәп кулын күтәрде.

 Өеңне саттырмадың, диюем. Син кем, Мирсәет, шыпырт кына шунда күчеп кит инде. Хурлыгы, сүзе барыбер миңа булыр. Истәлеккә күчтәнәчең кала кебек, күңелем болгана, косасым килә. Адәм көлкесе: кырыкка җитеп килгәндә бала табып йөр инде.

Мирсәет, үзенә таяныч тапкандай, Зәйнәпнең соңгы җөмләсен эләктереп алды:

 Ник бу турыда элегрәк әйтмәдең? Уртак сабыебыз хакына без бергә яшәргә тиеш!

Зәйнәп күперенке иреннәрен елмаюга тартым төстәрәк җәйде дә:

 Күңелең тыныч булсын! Газизнекеләр белән бергә үсәр. Икесе кул астына кереп баралар инде. Мал-туарны карау алар өстендә.  Улы да кабатлаган халык сүзләрен әйтеп:  Илдә чыпчык та үлми, диләр. Һәр адәм баласы дөньяга үз ризыгы белән килә,  дип тә өстәде.

Мирсәетнең «Минем балам да ачлы-туклы яшәрме»? дигән сүзләрен Зәйнәп, колагына да элмичә:

 Сиңа киңәшем шул: җылырак, ягымлырак бул икенче яртыңа, аңа ышанып, ышыкланып яшә, тапканың уртак булсын. Бигайбә!  диде.

Мирсәет үзе дә Рәфикъның астан сөзеп каравыннан, ул шиңә барганда, үсмернең көннән-көн ныгый килгән иңбашларын, йодрыкларын күрүдән, үзен «мин ул маңкадан курыкмыйм» дип ышандырырга тырышса да, очрашканда куырылып төшүе аны начар төш кебек борчып торды. Әмма, авылда тол хатыннар, кияүгә чыга алмыйча утырып калган кызлар буа буарлык дип, үзен юатты. Аерылышканда, кабул ителгән гадәт буенча, карышкан, үпкәләүгә охшатып, чыраен сыткан булса да, җиңел генә котылганына сөенеп, үз өенә күчеп куйды.

Яңа ирен куып чыгаргач, балалар матди хәлләренең хөртиләнеп китүен сизмәсеннәр дип, Зәйнәп, үзен кызганмыйча, төрле эшкә җигелде. Бала табу ялына да бик азга гына чыкты, анда да җәй көннәрендә үз урынына Рәфикъны җибәрә торган булды. Бөтен өметләре бәрәңге, кишер, суган утыртылган бакчаларында һәм куе сөтле, мәгәр бик азгын, бер мөгезле Чаланка кушаматлы сыерларында иде. Балалар кояшка тартыла барган саен, киемнәргә ихтыяҗ арта торды. Зәйнәп, үзен гаепле кешегә санап, тешен шыгырдатып түзде-түзде дә, һәр көнне ихтыяҗы чыгып торган вак-төякне, кирәк-яракны алырга да акча юнәтә алмагач, үзе дә сизмәстән, олы улын битәрләп алды:

 Характерыңны күрсәтеп, күкерт кебек кабынмыйча, үзең акча эшли башлаганчы булса да, Мирсәет абыеңны куып чыгармыйча түзсәң, мондый мескен хәлгә төшмәс идек. Аңардан артмаса да тамгалап тора иде.

 Әни, мин сине аңладым. Быел укуымны тәмамлыйм да, тәкә Хәлименә тракторчы ярдәмчесе булып барам. Читтән торып, Чистайның механизаторлар курсына укырга керермен.

Әнисенең газаплануын күрү Рәфикъка да бик авыр иде. Иң якын кешесен кызганудан үз йөрәге дә сыкрана, чөнки ул гаилә кичергән кыенлыклар өчен үзен гаепле итеп сизә. Ник шулай пырдымсызланды соң ул, Мирсәет шунда аягын сөйрәп йөрсә, дөнья җимерелер идеме? Бер-берсен тапканнар икән, яшәсеннәр иде шунда. Рәфикъ, күңеленең нечкәрүен сизеп, әнисенә җылы сүзен ирештерүне кирәк тапты. Аның уйларын җырлагандай моңсу тавышы белән янә әнисе бүлдерде:

 Юк, улым, укуыңны ташламыйсың. Урта белемне ал, аннан соң үзең карарсың.

Рәфикъ, әнисен ишетмәгән кеше сыман, үзенең күптәнге хыялын ярып салды:

 Исән булсам, беренче получкамнан син кызыгып яшәгән, кәҗә мамыгыннан бәйләнгән Ырынбур шәлен алып бирермен.

 Әй балам, балам, рәхмәт инде үзеңә, бәлки, киләчәктә, тормышыбыз рәтләнер, гел болай булмас, әле бүгенгесен яшисе бар. Әйттем бит, лампага салырга ярты литр карачиным, ике әчмуха чәем калды, сабын урынына савытлар юарга ком кулланам Әтиең үләр алдыннан «ничек тә балаларны укытырга тырыш, безнең нәсел башлы булса да, уку эләкмәде» дип әйтеп калдырган иде.

* * *

Әнисе белән бу ихлас аңлашу Рәфикъның күрше Әлмәт авылына чираттагы ял көненнән укырга китүе алдыннан булды. Бернинди бәла-каза, кайгы-хәсрәтне уйга да кертеп булмаслык язгы, кояшлы иртә иде. Эреп бетмәгән карлардан җыелган гөрләвекләр, ярыша-ярыша, байлыкларын Мораса елгасына ташыйлар. Атна ахырында Рәфикъның урамнан акча табып кайтачагы турында бар шәйдән хәбәрдар саба җиле дә сизенми иде әле. Ә өйдә исә, хәзер сәке кырыенда аунап яткан акчаларның мәктәп янындагы чокырда ятуларына сөекле әнисе шик белдергәч, Ленин башы төшерелгән кызыл кәгазьләр, каз бәбкәләре кебек, аналарына ышанып, сыланып, барына канәгать булып, артыгын таләп итмичә, тыныч кына яшәгән гаиләгә борчу, сагышлы тынгысызлык алып килделәр. Балалар, куркыныч еланнан качкан шикелле, сәкенең аргы башына ук күченеп утырдылар, дигән идек. Берсе дә кымшанмады, акчага кагылмады.

Өйләргә ут, газ кергәнче, авыл хатыннарының иң күп вакытын уздыра торган, эш, уй-фикерләрен тәртипкә китерү урыны, сердәше, аңлаучысы мич иде. Ул кешеләрне салкыннан саклаучы, дөньяда иң тәмле коймак, кабартмалар, җәймәләр, ипиләр белән сөендерүче чыганак булып торды. Табагач белән чуен чүлмәкне, табаны алыштыра-алыштыра кайнашкан арада, Зәйнәпнең уйлары тулы иреккә чыкты. Әлбәттә инде, аны иң борчыганы Рәфикъ алып кайткан каһәр суккан акчалар иде. Улының кеше кесәсенә яисә сумкасына керүенә аның һич кенә дә ышанасы килми. Ул бит бөтен киләчәк тормышыңа, намусыңа кара тамга салу дигән сүз. Кемдер хәләл акчасын саксызлыгы, ваемсызлыгы белән төшереп калдырган булса да, укытучыларга әйтергә, төрле юллар белән хуҗасын табарга, һич югында, директорның үзенәме, башка берәүгәме кертеп бирергә тиеш иде. Эссе мич янында озаграк туглануданмы, әллә тынгысыз уйларыннанмы, башы авырта башлаган Зәйнәп, чуенын утлы күмер азрак җиргә күчереп куйды да, катгый карарга килеп, хуҗасыз һәм гаепсез акчаларны, әүвәл, тизрәк котылырга теләгәндәй, алъяпкыч кесәсенә тыгып, аннан, аңына килеп, эш киемен салып, соры күлмәгенә урнаштырып, балаларына:

 Шыпырт кына өйдә утырыгыз! Мин озак тормам. Аш та шул арада пешеп җитәр. Әсхәт, Ләйсәнне кара, мичкә якын килмәсен,  дип, тиз-тиз атлап, олы улы Рәфикъ артыннан ук диярлек чыгып та китте.

Мәгәр ул акчалы кешеләр өчен ишекләрен агачтан туймаган ут кебек һәрдаим ачык тоткан кибет ягына борылмады, ә Рәфикъ укый торган Әлмәт авылына йөреп эшләүче тарих укытучысы Нәсимнәргә юл алды. Ул карт әнисе белән авылның Чебил дип аталган (элек анда хәзер тулысынча татарлашкан чувашлар көн иткән, исеме шуннан калган, имеш) ягында яши иде. Өйләре, тышкы кыяфәте, купшылыгы белән күршеләренекеннән аерылып тормаса да, аңлатып булмаслык эчке сөйкемлелеге, мәгърифәт нуры белән үзенә тартып торгандай тоелды Зәйнәпкә. Урамда каз үләненә кәвешләрен сөртеп, кече капканы ачканда, кулларының калтыравын басарга тырышып, эчкә үтте. Әнисенә, балаларча, ярдәм итәм дип, әхлакның тыюлы сызыгын үтеп, тайгак юлга басуын аңлаган Рәфикъның да, шул ук урамдагы мунча бүрәнәсе артында качып торуыннан Зәйнәп хәбәрдар түгел иде, әлбәттә.

Бар кыюлыгын йөрәгенә төйнәп, ясалма күн белән тышланган ишекне ачып кергән ханымны уртачадан калкурак буйлы, түгәрәк йөзле, коңгырт күзле тарих укытучысы, тыштан ачык чырай белән, чынлыкта бераз сәерсенеп, хәтәр хәбәр көткәндәй сагаебрак каршы алды. Яшелгә ак сызыклар төшерелгән спорт костюмы гәүдәсенең төзлеген ассызыклап тора. Әлбәттә, зыялы кеше ошбу бусаганы бик сирәк атлап кергән ханымга гаҗәпләнүен сиздермәде.

 Рәхим итегез, Зәйнәп апа. Әни, бездә кунак бар, чәеңне сикерт. Ни йомыш төште, Зәйнәп апа?  Үзе үк ашыгып бирелгән соравы өчен оялгандай:  Минем фәннән Гайнанов начар укымый. Тәртибе дә, белүемчә, малайлар өчен тавыш күтәрерлек түгел. Ул интернатта кунарга калмаганда, еш кына чакрымнарны бергә саныйбыз. Сезне бик хөрмәт иткәне, яратканы тавыш төсмереннән сизелеп тора.

Назад Дальше