Аңламадым. Нинди мәгънәдә берәү генә? Яхшы чуттамы, начармы?
Халидә сүзләренә аңлатма бирүне кирәк тапты.
Син кияү Морадтан көлүеңне, аңа каныгуыңны ташла. Аның миңа да ошамаган яклары булса да, ул горур, үз бәясен белеп яши торган кеше. Бер чиктән икенчесенә сикерә торган җилбәзәк тегел. Мин сезгә «Морад күпме түләсәгез дә, шофёр йә хезмәтче булып йөри торган адәм тегел» дип, сразы әйттем. Сүземне тыңламадыгыз. Аңа яхшы эш тәкъдим итмәгәч, барысын үзе хәл итте, хәзер бизнеста синең дәрәҗәгә күтәрелеп бара.
Сахип, хатынының акыл өйрәтүен кабул итмәвен, ризалашмавын сиздереп, борын тишекләрен кабартып, авызын турсайтып, бүлмә буйлап йөренеп алды.
Син, хатын, ориентирыңны югалтып барасың түгелме? Мине яшәргә өйрәтергә керештең. Абзаң нинди зур коллектив белән уңышлы җитәкчелек иткәнне оныттың бугай.
Кыпчак каны дәрт, дәрман биреп, кыздырып торган Халидәне борчыган фикерен, бәясен әйтүдән туктатып калдырырлык көч юк иде кебек.
Син, Сахипҗан, үпкәләмә, күңелеңә авыр алма. Чит-ят кешеләрне кимсетеп, башкалардан гел начарлык эзләвең аркасында, туган көнеңә әтиеңне карап торучы хатынын чакырмыйча, әтиеңне дә, ул хатынны да рәнҗеттең. Бар кунаклар парлы-парлы килеш, кәеф-сафа корганда, әтиең моңаеп утырды. Әниеңнең фани дөньядан иртәрәк китүендә Хәерниса апаның ни гаебе бар? Әтиегезне хәленнән килгәнчә тәрбияләп яши. Өсте-башы чиста, тамагы тук, ир-атка тагын нәрсә кирәк?! Сезгә атагызның хаҗәте юк. Чакырсагыз да, сезнең сазлыкка аяк та басмаячак.
Тәнкыйтьне кабул итмәгән Сахип сүз елгасын әлеге дә баягы акча ягына борып җибәрергә ниятли:
Әтинең хәрби пенсиясенә кызыгып килгәндер әле Хәерниса апаң.
Халидә, үзен берьяклы аңлаганга үрсәләнеп:
Сахип бәгърем, син нишләп кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне, рухи якынлыкны байлыкка, акчага кызыгуга гына кайтарып калдырасың? Халык юкка гына ач тамагым, тыныч колагым дип әйтми торгандыр. Өлкәннәр арасында эчке уртаклыкның, хәтта мәхәббәтнең булуын күз алдына да китерә алмыйсың. Сез әтиегезне җылы канаты астына алган мәрхәмәтле апага рәхмәт әйтеп яшәргә тиешсез. Ул үзе сугыш ветераны, инвалид булса да, өч малай үстереп, барыгызны да укыткан, тәрбия биргән. Сезнең холкыгызны яхшы белгәнгә, мөстәкыйльлеген югалтасы килми.
Әнисе, үзенә дә җитәр-җитмәс акылын көчләп тагарга маташучылар болай да җиткән, дип, Сахип кул сырты белән муенын сыдырып алды. Син дә моралист булып киләсең. Әллә картаясың инде, хатын?
Син минем фикеремне аяк астына салып таптарга мөмкин. Бер сүз кузгалгач, күңелеңә авыр алсаң да, әйтеп бетерим инде. «Ирең эчә, ялкау» дип, өлкән кызыбызны гел котыртып, араларын бозып, гаиләләрен таркатуга шактый өлеш керттең. Нәтиҗәдә кызыбыз өебездән үк чыгып китте, элеккеге хәләл җефете калдырган фатирда яши. Икенче яртысын һаман таба алмый. Кияүне төрлечә түбәнсетергә тырышып, араларына тыкшынуыңны куймасаң, Ләйләнең дә бәхете көзге пыяласы шикелле уалып төшәчәк.
Яшәсеннәр. Мин каршы түгел. Бөтен тырышканым, карьерам, байлыгым кызыбыз өчен.
Сахипны почмакка китереп кыскан Халидәнең әле туктарга исәбе юк иде.
Ни өчен дип инде Ләйләне фамилиясен сакларга мәҗбүр иттең. Киләчәкләре турында уйлаган ир белән хатын һәм балалары уртак фамилиядә йөрергә тиеш. Бик күптәнге, зыялы фамилия, имеш, әнә югары дәрәҗәгә ирешкән, нәселләре йомшак креслода утырганда Табиев, Батыев, Репеев фамилияләре күңелдә шом уята иде. Хәзер алардан нәрсә калды? Пшык. Габбасов фамилиясе борынгы дигән булып кына, эшләмәсәң, тир түкмәсәң, берәү дә китереп бирми. Казына башласаң, әллә ни күптәнге дә түгелдер әле фамилиягез, Еникеев, Апанаев, Максудов кебек борынгы китапларда очрамый шул, аның шөһрәте энеңнән, синнән, кара алтын табучы туганыгыздан гына башлана торгандыр дип уйлыйм. Исемең матур, кемнәр куйган дип, кемнең хезмәт хакын арттырганнары, бушлай машина биргәннәре бар? Кияүгә каршы алып барган мәкереңнең ахыры ни белән бетәр, соңыннан терсәкне тешләп булмый, абзыкаем. Кызларыбызны, бигрәк тә Ләйләне акча белән боздың. Без аны яшь әле дип, гел уч төбендә генә биетеп, гаилә тормышына, кирәк чакта иргә буйсына, тыңлый, кичерә белүгә өйрәтмәгәнбез.
Сахип Халидә ханымның соңгы җөмләсенә үз бәясен бирергә ашыкты. Батып баручы, саламга ябышкандай, сүз дилбегәсен үз кулына алуга омтылуы уңыш алып килмәде.
Тыныч кына ашап-эчеп утырганда, бәйдән ычкынгандай, йодрыгыңны минем бит тирәсендә уйнатуың Ләйләгә гаилә тәрбиясе бирүгә керәме?
Халидә теге вакытта көтмәгәндә ярсып китүе өчен кызарып алса да, сәбәбе исенә төшкәч, җилкәләрен күтәребрәк куеп, Сахип файдасына булмаган аңлатмасын чыгарып салды:
Миңа шул көнне дусларың Чаллы якларындагы сөйрәлчегең турында тулы мәгълүмат бирделәр. Һаваны йодрык белән айкау гына аз булды әле. Башкачарак чаралар күрәсе булыр.
Халидәнең соңгы җөмләсен тышкы ишекнең шыгырдавы өзмәсә, сөйләшү-аңлашу тирәнгәрәк китәргә дә мөмкин иде. Мунчаның әзер булуы турында хәбәре белән Габделбар килеп керде.
7
Тормыш сәхнәсендә һәркайсыбызның үз урыны булган шикелле, Габделбар исемле Алла колының да язмышлар уенында беркем белән дә алыштыргысыз кимәле бар иде. Каһарманнарыбызның киләчәге күпмедер күләмдә Габбасовлар коттеджының бер читендә вакытлыча яшәү урыны тапкан Габделбарга да бәйле булып чыкты. «Ни өчен? Ни сәбәпле? Шундый зур кешемени ул?» кебек сорауларга җавап эзләп, хәтер канатында булса да, аның яшьлегенә әйләнеп кайтыйк.
Габделбарның холкын ятимлек гарасаты һәм тирәлек калыплаштыра. Рәсми әтисе билгесез, загста гына Мөбарәк улы дип язылган бала әнисен дә хәтерләми. Аңа өч яшь тулганда, сәер авырудан әнисе дә фани дөньяны, бердәнбер газиз улын ташлап китә. Малайны Казан янындагы район үзәгендә үз йорты белән яшәүче, әнисенең абыйсы Таҗи асрамага алып китә. Җитешмәүнең, кагылу-сугылуның ни-нәрсә икәнен энәсеннән җебенә тиклем татый малай. Кул астына керә башлауга, «Габди, утын яр, су алып кер, чоланны юып чыгар, бәрәңге әрче, чиләкне түк» кебек мәҗбүри үтәлергә тиешле бертөрле эшләрдән косасы килер дәрәҗәдә гарык булса да, әрекмән колак абыйсы аны тормышка, көчле белән бәйләнмәскә, каршы әйтмәскә, баш өсте дип ризалашып та үтәми калу юлын эзләргә, хәйләгә, хәрәмләүгә өйрәтте. Барысы да илләм кирәк булып чыкты тормышта. Эчке чыҗымы аңа, сөйләшкәндә тотылмас өчен, әмер бирүченең күзенә туры карамаска «киңәшен» бирә. Күзеннән кешенең ни уйлаганын, әңгәмәдәшенә мөнәсәбәтен, хәтта менәзен характерын да белеп була, диләр. Кирәксә-кирәкмәсә дә эш кушарга, кулын ходка җибәрергә маһир абыйсы, үзеннән өстәп сөйләргә яраткан җиңгәсе аның уена төшенмәсеннәр дип, сөйләшкәндә, күзен яшерергә яисә читкә карап торырга өйрәнә. Әрекмән колак абыйсы:
Дуңгыз малай, ник минем белән сөйләшкәндә, читкә карыйсың, күзләреңне яшерәсең? дип соравына:
Печән бушатканда, чүп кергәние, дигән җавап ала.
Абыйсы, «күзгә карап сөйләш» дип, бер әйтә, ике кисәтә, канга батырганчы кыйнап та карый, мәгәр файдасын күрмәгәч, чүп җыярга маһир күзләр хуҗасына бәйләнмәс була.
Габделбарның иң сөймәгәне мәктәп, дәрес әзерләүне таләп иткән укытучы, җүнләп өйрәтә белмәгән дәреслекләр булып чыга. Ул физикадан йә химиядән мәсьәлә чишү урынына бер әрдәнә утын ярырга риза булып яшәде. Сәләтен кысып кына тамызу өстенә тырышлыгын да кызганган икән табигать. Министр буласы юк, түрәләргә дә хезмәтчеләр кирәк дип, тугыз сыйныфны этеп-төртеп тәмамлаткач, абыйсы аны уку белән артык борчымас була. Бер сыйныфта икешәр ел утырган Габделбарның солдатка каралу яше дә килеп җитә.
Алдаша, хәрәмли белүе, куштанлыгы армиядә хезмәт итү чорында бик тә ярап куялар. Сержант аны гел үз янында ярдәмчесе, күзәтүчесе итеп йөртә. Солдатлар Габделбарны кыйнап та, сыйлап та карыйлар, әмма ул сержантка барысы өстеннән әләкләвен дәвам итә. Армия срогын тутырып кайтып, берничә атна ял итүгә, абыйсы көтелмәгәнрәк белдерү ясый:
Энем, үзем исән чакта сине башлы-күзле ясап калдырырга ниятләдем әле.
Өйләнү хыялы ике ятып бер төшенә дә кермәгән Габделбар югалып кала. Уйламаган тәкъдимнән шатланырга да, кайгырырга да белми.
Мин бераз ял итеп, эшкә урнашып, кешеләр белән аралашып, күңелемә ошаганрак кызны очратып, гаиләне соңрак корырмын дип планлаштырган идем.
Абыйсының җавабы кискен һәм катгый була:
Юкка башыңны ватма. Синең өчен уйларга мин бар. Тәк вот. Минем муенда утыру срогы узды. Үз балаларымны укытып бетерәсем бар. Сине бик әйбәт, хәлле, тәртипле гаиләгә урнаштырам. Мин аңа өй салыштым. Шунда хатынының сеңлесе безгә аш-су әзерләп йөрде. Өй хуҗасы белән синең турында сөйләшенгән. Акыл белән яшәсәң, күзләренә туры карамыйча, иренмичә хезмәт итсәң, авызың балда-майда булыр.
Габделбар абыйсыннан «мине өйләндерергә уйлаган кызыгыз матурмы, эшчәнме, әти-әнисе бармы» дип сорарга өлгермәде, абыйсы нотыгын дәвам итте:
Әти-әнисе авылда яшиләр. Абыйсының теленә үзенә кирәккәндә шайтан төкергән диярсең. Кызның йөзе шикәр төсле ак, күзе чакма, куллары каз муены. Кияүдәге апасы янында шәһәрдә яши.
Минем кебек, туганнарының хезмәтчесеме? дип, абыйсына төрттереп алуы тегеңәргә тузынырга, нәгърәләр орырга, эчендә җыелган бар күбекләрен чыгарып ташларга сәбәп булды. «Үксез бала асрасаң, авызың-борының кан булыр» ы да, «Көт рәхмәт алырсың нәгъләт» е дә берсе дә калмый. Габделбары да солдатта үҗәтлеккә, үзенә тиешле ботканы сугышып булса да алырга өйрәнгән иде шул.
Дөньяда мәхәббәт, яратышып, һич югында, йөреп өйләнү дигән нәрсә дә бар бит әле.
Болар барысы да йомшак авызлар, селәгәен агызып йөрүче буш бугазлар, ялкаулар уйлап чыгарган нәмәстәкәйләр. Гаилә кору, балалар үстереп, нәселне дәвам иттерү килде-китте хистән өстен. Мәхәббәт дигән әкәм-төкәмнең нигезендә теләк кенә ята. Ә теләкне хатын-кызның мул күкрәге, бүселеп торган арты, балага узганчы билләрен сыгылдырып-бөгелдереп йөри белүе тудыра. Шунда шалт итеп мәхәббәт күтәрелә. Синең булачак хатыныңда боларның барысы да артыгы белән, үзе ягымлы, эш сөючән, дип, кызны янәдән Габделбарны арытканчы мактарга керешә.
«Өлешемә тигән көмешемдер, урамга чыгып, кыз эзлимме, тапсам да, аны кая алып кайтыйм, нәрсә ашатыйм, туй чыгымнарын кем күтәрер?» кебек уйлар да керә мөстәкыйль карар кабул итүне яратмаган егет башына. Көчленеке замана икәнлекне ул армиядә бигрәк тә яхшы төшенә. Бәдрәф юучылар, бәрәңге чистартучылар арасында ул генерал түгел, хәтта майор баласын да күрмәде. Иртәме-соңмы һәркем үз гаиләсендә яшәргә, хезмәтчеләр нәселеннән булса да дәвамчысын калдырырга тиеш. Куркактан куркак, колдан кол гына туасын чамалый иде ул. Абыйсы да ятимнән туйгандыр. Үзе исән-имин чакта аны урнаштырып калдырырга тырышуын да аңлап була.
Көзен оешкан гаиләләр бәхетле була дип, абыйсы аны Габбасовларга агачлар яфракларын кызыл, сары, тагын әллә нинди төсләргә буяган чорда үз машинасына утыртып алып китте. Җил исү уңаена яфракларның җиргә төшүләрен тәрәзәдән күзәтеп баруы күңелле икән. Абыйсының танышлары кырмызы кирпечтән салынган, әйләнә-тирәсе биек кара койма белән әйләндереп алынган авыл клубы хәтле өйдә яшиләр икән. Йортта салкын белән тартышып утырган көзге чәчәкләр, тышкы ишекне үтүгә, бик җайлы киемнәр элгече, шунда ук куелган гәҗит-журналлар өстәле, бигрәк тә ике зур бәллүр люстра эленеп торган, таба төбе кебек шома паркет идәнле бүлмә абыйсының агач өеннән, солдат барагыннан башканы күрмәгән Габделбарны таң калдырды. «Яшиләр бит кешеләр», дип уйларга да өлгермәде, күзләре җиләк-җимеш, яшелчә, кыздырылган тавык, туралган тел, колбаса, чикләвекләр, ак күмәчкә ягылган кызыл уылдыклар, тагын ул белмәгән нигъмәтләр белән тулган әгъла өстәлгә төште. Абыйсын шулай хөрмәт итәләрме, әллә кыздан котыласылары киләме, анысы соңрак ачыкланыр, тизрәк ашарга утыртсыннар иде.
Дүртпочмаклы өстәл өстен иңләп алганнан соң, Габделбар түр ягында утырган, халатынамы, күлмәгенәме өлгергән кызыл җиләкләр төшерелгән, киемнәренә сыеша алмыйча тырпаеп торган мул күкрәкле кызны күреп алды. Ул да кунакка килгән кеше кебек, урыныннан чак кына күтәрелеп, өлеш тәлинкәләрен, чәнечке-пычакларны урнаштыру белән мәшгуль. Өлкәнрәк ханым кебек икенче бүлмәдән ризык ташымый. Җилкәсенә сыланып торган коңгырт чәч, түгәрәк йөз, ризыкны эләктереп алу өчен әзерләнеп куелгандай алгарак чыгып торган тулы иреннәр, үрелгәндә күренеп алган сыгылмалы билләр Габделбарның күңеленә хуш килде. «Мин бу туташка әүвәл гашыйк булырга, аннан соң өйләнергә тиеш булам бит инде. Һәрхәлдә, шул тулы түшле кыз минем гомерлек юлдашым, таянычым булыр дип фаразлана. Әгәр аңа ошамасам нишләргә? Хәер, алары башларны уртак түшәккә салгач килә торгандыр», дип уйлады Габделбар. Әрекмән колак абыйсы юлда килгәндә шулай дип аңлатты. Тын тартырга да өлгермәделәр, кулларын бер-берсенә ышкый-ышкый, хуҗа да бүлмәгә килеп керде.
Белми дә торам, кадерле кунаклар булачак кодалар өемдә утыра икән. Халидәсе дә алданрак кисәтмәде. Яле, карчык, бардан Шотландиянең үзеннән үк килгән эчемлекне алып кил әле.
Элеккеге нигъмәтләр янына рюмкалар, виски, шампан шәрабы дигәннәре өстәлде.
Түргә, үзен Әсма дип таныштырган кыз янына утыртылган Габделбар беренче мәлдә үзен ашка төшкән таракан кебек бик киеренке тотты. Теле әйтерсең лә аңкауга ябышкан, тиешле сүзләрне дә укмаштырып чыгара алмый. Шулай да егет гомерендә бик сирәк күргән, беришесе бөтенләй яңа ризыклардан баш тарта алмады. Рөхсәт булуга, Габделбар, атна буе ач торган кешедәй, өстәлдәге төрледән-төрле тәмле азык-төлекне ашыгып-кабаланып авызына тутыра башлады. Әйтерсең лә, барысын да тиз генә капкаламаса, кемдер кире алып китәргә кулын сузган. Әсма егетнең әле уылдыкка, әле сөмбаш, керкә балыкларына, төрле чикләвекләргә ташлануына көлемсерәп тә, аның хәлен аңлап та күзәтеп торды. Бер-ике чәркә шәрабны тәгаенләп куйгач, мәҗлес үз җаен алды, өлкәннәр гаилә бәхете, аның киләчәге, ярдәмнәреннән ташламаулары турында сүз куерткан арада Габделбар песи баласы кебек йомшак, җылы нәрсәнең янтавына орынганын сизде. Әсма кулын кая куярга белми интегә икән. Габделбар аны киң учына алды. Дымлырак кулдан таныш булмаган дулкын бөтен тәненә таралып, җиңелчә калтырауга күчте. Рюмкалардан кыюлык алган егет кулын Әсманың итәгенә елыштырды, төртеп җибәрү урынына кызның кулын тирәнгәрәк төрткәндәй хәрәкәте күңеленә аеруча хуш килде. Өстәл артындагы юк-бар, чынлыкта яшьләрнең киләчәге, язмышлары турында сөйләшүләрне төш күргән шикелле генә кабул итеп утырдылар. Абыйсы вәгъдә иткән мәхәббәте тугланып ятканда, Габделбар өчен өстәл артындагы сөйләшүләрнең бер әһәмияте юк иде. Абыйсы нәрсә турында хәл кылганнарын соңыннан аңлатты. Яшьләр өйләнешкәч, Габбасовлар коттеджында торачаклар икән. Бүлмәләре элек гараж дип уйланылса да, җылы кертелгән, аерым ишеге бар, ди. Шуның өчен аларга йорт эшләрен үз җилкәләренә алу, болын хәтле бакчаны карап, бассейнның суын алыштырып, мунчаны ягып, этне ашатып тору вазифалары йөкләнә икән. Әсма көненә өч тапкыр аш әзерләү белән шөгыльләнергә, Габделбар хуҗаларының гипермаркетында тауарларны кабул итеп, килеш-китешне барлап, Сахипның сүзеннән чыкмый торган күзәтүчесе, ярдәмчесе функцияләрен өстенә алырга тиеш була, ди.