Ләйлә ханым, сез кыз фамилиягездә, Габбасова булып калырга карар иткәнсез. Ни өчен ирегез белән уртак фамилиядә йөрергә булмадыгыз?
Корреспондентның соравында төрттерү дә, ирония дә барын Морад аңласа да, Ләйлә югалып калды һәм турыдан бәрде.
Мин әтиемә борынгы фамилиябездә калырга вәгъдә бирдем. Сүземдә тордым.
Сахип әфәнденең соравы буенча, бу тапшыруны туктаусыз кабатлап тордылар. Морад бу хурлыклы клипны әүвәл кара янып тыңлады, соңрак телевизорны сүндереп куя торган булды. Күңеленнән, шул кирәк сиңа мужиклык сыйфатыңны җиргә салып таптаткач дип, үзен тиргәсә дә, Ләйләне битәрләп ләм-мим сүз әйтмәде. Чөнки ризалыкны беркем авызыннан көчләп тартып алмады.
Яшьләрнең тормышы үз агымын тапты. Бер-ике атна Морадның кечтеки бүлмәсендә яшәп алгач, Сахип белән Халидәнең иң бәхетле, баллы чоры узган өч бүлмәле хрущёвкаларына күчеп, асылташлы пар алкалар тамаклары карлыкканчы гүләүләреннән үзләре канәгать күгәрченнәр кебек яшәп киттеләр. Ике башны бер мендәргә салып йоклау бер-береңнең уңай хисләре белән уртаклаштыра икән дип, бер мендәрне идәнгә ташлап йоклауга өстенлек бирделәр. Көтеп алган, әби-бабайга кадерле уенчык булып киткән кызлары туу аларны тагы да якынайтты.
Яңа туган сабый куаныч-шатлык белән бергә өстәмә мәшәкатьләр дә алып килә шул. Иң әүвәл, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын искә алып, балага исем кушарга кирәк. Ул мөмкин кадәр тизрәк, сабый туганнан соң җиде көн эчендә башкарылырга тиеш. Бу йола балага яман күзләр төшмәсен, елак булмасын өчен эшләнә дип аңлатты Халидә ханым. Мәгәр исем мәсьәләсендә бәхәсләр шактый булды. Салих әфәнденең дә, Ләйләнең дә тәкъдимнәре яңгырады. Татар исемнәренә багышланган китапларны да кат-кат сөреп чыктылар. Бу сөйләшүләргә, холкын күрсәтеп, Морад нокта куйды. Нарасыен кулына алып:
Йола буенча исемне ирләр, күп очракта ата кеше куя. Мин күптәннән күңелемдә йөрткән, төрекләрдә киң таралган Айзизә дигән исемне кушарга булдым кызыма, дип, мулла чакырырга чыгып китте.
Халидә ханымга исем ошады, кыз белән атага бер-берсенә карашып куюдан башка чара калмады. Габбасовлар нәселендә балага борын-борыннан килгән табыну, изгеләштерү Ләйләне кайгыртучан ана буларак ачты. Кызларын татар теленә өйрәтә торгач, үзләре дә туган лөгатьләренең нечкә, сыгылмалы серләренә, күчерелмә мәгънәләренә тирәнрәк үтеп керделәр. Айзизәнең бабасы да «ана телен яхшы белергә кирәк, чит, рус телләренә яшәү ихтыяҗы болай да өйрәттерәчәк» дип такылдап торды.
Морадның бабасы белән мөнәсәбәте әүвәл таба төбе кебек шома, тигез баргандай тоелса да, акрынлап майламаган арбадай шыгырдый башлады. Соңрак кына Морад Сахип Миндрахман улының аны «урынына утырту», ул теләгәнчә яшәргә өйрәтү теләге белән янып-көеп яшәгәнен тойды.
Сахип әфәндегә Халидәнең бертуган сеңлесе Әсма ире Габделбар кебек «баш өсте, ничек әйтәсез» дип сүзен тыңлап, янында бөтерелеп йөри торган кияү кирәк иде дә, нишлисең. Дөньяда иң яраткан җан иясе кызының теләгенә каршы бара алмады. Ул-бу килеп чыкса, Ләйләсе бәхетсезлегендә аны гаепләр. Балалар алар өчен генә яшәгәнне, тырышканны бәяләп җиткермиләр шул.
Бабасының күзендә вакыт-вакыт кабынып алган эчке явызлыкның сере Морад өчен каты чикләвек, тирән сер булып кала бирде. Морад аның белән сүзгә кермәде, кимсетмәде, киңәшләре белән бимазаламады. Әллә кандидатлык диссертациясен яклап, ярты ставкага укытырга урнашуы җенен котырттымы? Сәяхәтләр оештыру ширкәтенең башкаручы җитәкчесе итеп кызын билгеләүне, хатынының урынбасары булып калуын да дәгъвасыз кабул итте Морад. «Француз теле курсларын үткәч, сине баш итеп куярмын» дигән вәгъдәсен дә елак баланы тәти уенчык белән алдарга маташу дип кенә фаразлады. Эштә хатыны хуҗа булса, өйдә ул командир кебек кыланыр. Әти-әни җилкәсенә салынмыйча, үз көнен үзе күрүгә, кеше исәбенә яшәүгә өйрәнмәгән Сәлимуллин чын күңелдән калебен биреп эшләде, укыткан җиреннән, таныш-белеш даирәсеннән шактый кешене үгетләп, аңлатып, ширкәтнең үсүенә җитди өлеш кертте.
Эш хакын карточкага күчереп бару сәбәпле, Морад үзенең кем булып эшләве, нинди вазифалар үтәргә тиешлеге белән кызыксынмады, белмәде, хатынын машинасына утыртып алып килә, якты көн дәвамында сәяхәтчеләрнең көен җайлап, сайраша-сайраша, бергә өйләренә кайталар.
Көннәрнең берсендә Айзизәләре чирләп, Ләйлә өйдә калырга мәҗбүр булды. Морад хатыны белән бер бүлмәдә утыра иде. Хуҗасының эштә юклыгын белмәгән озын буйлы, бөдрәләтелгән аксыл чәчле, кәгазьләрен күтәреп бүлмәгә атылып кергән бухгалтер кыз күзләре белән Ләйләне эзли башлады.
Банк кәгазьләренә кул куярга иде.
Китер, үзем култамгамны салыйм, дип, Морад кәгазьләрне алырга кулын сузды.
Хисапчы кыз кадерле уенчыгын яшергән бала кебек, документларын читкәрәк алды да, беркатлылыгы белән турыдан ярып салды:
Сезнең имза ярамый. Банк уздырмаячак.
Берни аңламаган Морад, кулына каләмен ала-ала:
Хуҗа булмаганда, гадәттә, аның урынына урынбасары куя. Банкта да минем фамилия булырга тиеш.
Сез бит приказ буенча урынбасар түгел, ә шофёр-экспедитор гына, дип, хисапчы кыз, Морад нәрсәнедер аңлап, авызын ачканчы, тәмле хушбуй исләрен калдырып, тиз-тиз атлап чыгып та китте. Нишләп инде ул юк вакытын бар итеп, хуҗабикәсенең йөртүчесе белән озаклап ләчтит сатып утырсын ди, тузга язмаганны.
Морад башын тотып, селкенмичә шактый уйланып утырды. Ул фәннәр кандидаты Ләйлә Габбасова иптәшнең шәхси шофёры гына икән. Шуны да белмичә йөргән. Бу гамәле Сахип әфәнденең яшьләр арасына каккан беренче чөе, җиңел кулдан бүлмәгә кертеп җибәргән кара мәчесе иде. Абзыйның бу гамәле Ләйлә белән килешенгән булса, бигрәк тә аяныч. Яраткан хатыны куркыпмы, ирен кызганыпмы, әллә әтисенең басымы аркасындамы, аны мыскыл итүгә юл куйган булып чыга түгелме? Гомер юлыбызда төрле хәлләр, авырлыклар очрар, хәтәр мизгелләрдә моннан соң аңа таянып булырмы?
Морад очраклы ачылган сер, дөресе, үзен кимсетү, җир суалчаны дәрәҗәсенә төшерүләре турында бабасына да, Ләйләгә дә сүз катмады, тик үз эченә кереп бикләнде. Ләйлә Морадының аны мөкиббән китергән мәзәкләрне сөйләми башлавына, сәяхәтчеләр белән аралашуны туктатуына, күз төпләрендә кара сызыкларның барлыкка килүенә игътибар итсә дә, берни аңламады, исәнлеге турында сорашудан узмады.
Бу хәл егетне бабасының, хәтта сөеклесенең мәрхәмәтенә ышанып ятмыйча, киләчәге турында уйланырга мәҗбүр итте. Беренче сентябрьдән тулы ставкага укытырга күчү иң кулае булыр дип, күңеленә беркетеп куйды. Ришвәт бирсәләр алыр, бирмәсәләр, өлкән укытучының хезмәт хакы да ипи-тозга җитеп торыр. Ришвәт бит юрист, экономист, финансист кебек уч төбендә йөртелгән белгечләргә генә тәти, синең фәлсәфәң кемгә кирәк, буш сафсатага акча түгеп торырга ахмаклар нема.
Ходай Тәгалә яраткан колына чыгарып куяр юлына дип юкка гына әйтмиләр икән. Киләчәк язмышы турында кара янып, пеләш башын кашып утырганда, аңа талиблык чоры дусты, чүл гарәбе шикелле кара Рөстәм шалтыратты:
Морад, сәлам. Хәлләрең ничек?
Ярыйсы. Аллага шөкер, кыз үстерәбез, диде, тавышына мөмкин кадәр шатлыклырак төсмер иңдерергә тырышып.
Тиз генә күрешеп аласы бар. Минем конторага ярты сәгатьтән явиться ит әле. Җитди эш бар.
Бу күрешү Морадның бөтен киләчәген уңай якка борды да куйды. Нәриман урамында урнашкан эш урынында, студентлар тапкан «бөдрә чәч» кушаматлы Рөстәм аны колачын җәеп каршы алды.
Мин дә, малай, өйләндем бит.
Тузга язмаганны сөйләмә инде. Беренче хатыныңның хыянәтен фаш иткәч, «мәңге өйләнмәячәкмен» дип ант иткән идең.
Уку дәверендә бер бүлмәдә көн итеп, соңгы телем ипиләрен бүлешеп яшәгән дуслар арасында сер дә, әйтәсе сүзне чүпрәккә төреп бирү дә юк иде.
Кемгә икәнне әйтсәм, урындык барын онытып, шып итеп артың белән идәнгә барып төшәчәксең!
Йә, сузма. Бер яшь, чибәр бай кызын җәтмәгә эләктергәнсеңдер әле.
Син ди мин, дип, бөдрә чәч дустын чеметеп алды.
Һм Бер ноль синең файдага. Күбегез шулай уйлый шул, кызганычка каршы.
Әмрикан кызына өйләндем бит, малай.
Морад, аны һаман җитди кабул итмичә, шаярта, сызгыра, теленә салына, һич югында, хыялы белән уртаклаша дип, Хуҗа Насретдин ишәге кебек башын чайкап утыра бирде.
Ярый, сузмыйм инде. Йә йөрәгең тотар. Рус телен гаиләдә яшәп өйрәнергә Америкадан килгән ханым минем әбидә урнашты. Фатиры зур, кече кызы белән икәү генә яшиләр. Әбинең дә, апаның да русчалары ындыр артына алып чыгарлык кына. Чит ил кунагын өйрәтмәгә абзаңны чакырдылар. Бер ай дәвамында мин аны рус, ул мине инглиз теленә өйрәнә-өйрәтә торгач, бер-беребезгә үлепләр гашыйк булуыбызны сизми дә калганбыз. Бик бай генерал кызы булып чыкты, бахыр. Бездә яшәргә риза булмады, рус, татар телләренә өйрәтүне АКШта дәвам итәрсең дип, рәсми якларны кайгыртуны үз өстенә алды. Морад ахири, мин боларны сине көнләштереп, кәефеңне кыру өчен сөйләп утырмыйм. Монысы преамбула гына. Минем шактый үрчемле бизнесым бары сиңа мәгълүм. Өйләнеп, башка өлкәгә кереп китмәсәң, бергә эшләргә дә чакырмакчы идем. Банкта тупланган акчаларны гына алам да, ширкәтемне тулысы белән сиңа калдырып китәм. Үземне куып кайтарганчы. Эш анда хәтле барып җитмәс дип уйлыйм, син дә, Рөстәм шунда төпләнеп калсын дип, дога кылып тор. Кухня җиһазлары, буяулар сату белән эш итә торган кибетләремне тулысы белән сиңа яздырып китәм. Хатыным шундый шарт куйды. «Монда үз исемеңдә бизнесың калса, гел Рәсәй ягына карап яшәячәксең», ди. Минем бер генә теләгем булыр: кайткан-киткән вакытта мине каршы алып, чыгымнарымны түләп, озатып калу.
Морад күктән иңгән бәхетне ничек бәяләргә белмичә аптырап, таң калып, карышкан булып маташкан арада, ширкәт хуҗасы булуына таныклыкны кулына китереп тә тоттырдылар. Рөстәм берничә көннән дәрья аръягына китеп тә барды.
Югары уку йорты укытучысы дәрәҗәсенә дә ризалашкан Морад аз-маз гына эшмәкәрлек күрсәтсәң дә шактый табыш китерә алырлык ширкәт белән җитәкчелек итә башлады.
Яңа эшкә чыкканчы, Ләйләгә бу хакта әйтмичә торды. Кичен, чәй эчеп утырганда, артык гадәти әйбер турында хәбәр иткәндәй, тонык тавыш белән генә:
Ләйлә, мин башка эшкә күчәргә булдым. Сине эшкә йөртергә, өйгә алып кайтырга башка шофёр эзләргә туры килер.
Ханым ашавыннан туктап, каушаудан кашыгын идәнгә төшереп җибәрде.
Морад, мин берни аңламыйм. Укытырга күчәргә булдыңмы?
Юк, сиңа таныш дустым Рөстәм Айтуганов, ширкәтен миңа калдырып, Америкага яшәргә күчә, диде дә өстәл яныннан торып китте.
Соңрак, һәрнәрсәдән хәбәрдар Габделбарның сөйләвенә ышансаң, Ләйлә әтисе белән җылый-җылый бик каты аңлашкан, тавыш күтәргән.
Морад исә, Тукайның алны-артны карамыйча утын кискән Былтыры кебек, җиң сызганып, яңа вазифасын үтәргә кереште. Әлбәттә, ул Рөстәмнең «кирәкми» енә карап кына, аны табыштан мәхрүм итәргә җыенмады. «Нобель премиясе урынына», «туган көнгә» дигән булып, Рөстәмгә әледән-әле акча күчереп торды, «Әмрикә кияве» үзен аякка бастырган туганын күмәргә кайтканда, бер артына бер алдына төшеп кунак итте. Туганыннан, бабасыннан тәтемәгән итле калҗа калдырып киткән дустыңны зурларсың да. Алыш-бирешкә корылган дөньяда сирәк очрый торган бәхеткә тарыды Морад. Ямаулык турында хыялланып йөргән яшь галим затлы тунлы булды да куйды.
Рөстәм калдырган ширкәтне үстерүгә вакыты белән санашмыйча, үзен үзе жәлләмичә эш аты кебек тырышуның тагын бер өстәмә, арка йонын күпертеп торучы сәбәбе бар иде. Аңа сарафан радиосы бабасының, ягъни мәсәлән, Сахип әфәнденең «мөстәкыйль эш алып баручы кешегә охшамаган минем кияү, булганын әрәм-шәрәм итеп бетерер дә аягыма килеп егылыр» дигән сүзләрен ирештерде. Күрәсең, Морадның бизнеста үзе белән бер дәрәҗәдә күтәрелү мөмкинлеген, баш бирмичә, мөстәкыйльлеккә омтылышын сизенгәч, көнчелек кытыгы уянгандыр. Ничек була инде ул, сәүдә шөгыленең серләрен миннән өйрәнеп, киңәш-табыш итмичә, әллә ничә кибет хуҗасы булып утырсын ди укытучы баласы. Һәр бытбылдык үз урынын белергә тиеш. Бабасының шул хакта тузынуын да Сахипның иң ышанычлы шымчысы саналган Габделбар җиткерде. Берәүне саткан кеше сине дә шалкан бәясенә ычкындырмас дип уйлап, бик нык ялгыша шул Морадның тәкәббер бабасы. Сәлимуллин Казан ханлыгы язмышы белән бәйле бер риваятьне еш искә төшерә.
Озак еллар дәвамында Казанда типтереп, алып-сатып яшәгән, хәзергечә әйтсәк, әрмән диаспорасы Иван Грозныйга казанлылар эчә торган су юлын, дарының кая саклануын, шартлату урыннарын күрсәтеп, бүләкләр көткәннәр. Казан егылгач, гаскәр башлыгы «әрмәннәргә ничек рәхмәт әйтик» дип сорагач, патша «барысын да кылыч аша уздырыгыз, бер хуҗасын саткан кавем, файдасы күренүгә, икенчесен дә сатачак» дигән, имеш.
6
Сахип Миндрахман улы киявенә үгет-нәсыйхәтне кызы аркылы җиткерергә тырыша. Тик кызы, ирен шәхси йөртүчесе итеп мыскыллаулары фаш ителгәч, гел Морадны яклап чыга торган булды.
Кызым, игътибар иттеңме икән, ирең тәмәке тарта, кисәт, ул бик зарарлы. Өйдә дә тартса, минем фатирны сасытачак, ярыкларга тулган төтен үпкәләргә күчәчәк, дип, Морадны тәнкыйтьләвенә Ләйлә бик тиз җавап бирә.
Морад җитлеккән ир. Нәрсә эшләргә, ничек яшәргә икәнен үзе белә. Ул бик затлы папирос кына тарта. Аңа вак-төяк киңәшләрең белән бәйләнүеңне ташла.
Ләйләсе тулысы белән ире ягына авышкандай тоелгач, Сахип әфәнде башка гаилә әгъзаларын Морадка каршы әзерләү әмәлен эзли башлады. Кеше уйлап та өлгерми, аны гамәлгә ашыру юллары шунда ук табыла.
Кичке чәйне көтеп, китап шүрлегенең тузаннарын сөртергә әзерләнеп йөргәндә, Сахип бер мәҗмуганы кулына алып, авторның фамилиясен дә карап тормыйча, ваемсыз гына битләрне актара башлый. Шунда шигырь булып җитмәгән, прозага дәгъва итә алмаслык бер куплетка юлыгып, кычкырып көлеп җибәрә. Сеңлесе Әсма белән аш-су бүлмәсендә маташкан җиңел сөякле Халидәсе ире янына йөгереп чыга.
Нәрсә булды, Сахипҗан? Үзеңне Шүрәле кытыклады дияр идем, яныңда беркем күренми.
Карале, әнисе, бер китапта безнең кияүне мактап язганнар. Шуңа тап булдым әле.
Иренең ирониясен аңламаган беркатлы Халидә:
Язарлар да, яхшы кеше бит. Әти-әнисе аны кызыбыз бәхетенә үстергән, дип, киявен мактарга керешә.
Мә, укы. Юк, үзем таныштырам. Син җиренә җиткереп укый алмассың. Тыңла! Әсма, син дә чык. Сәхнә таләпләреннән шактый ерак торса да, үзенең текстка мөнәсәбәтен белдереп, туктый-туктый, илһамланып укый Миндрахман абый малае. Егет яшь тә түгел, карт та түгел, боек та түгел, шат та түгел, биек тә түгел, тәбәнәк тә түгел, чирле дә түгел, сәламәт тә түгел. Сахип, күзлеген салып, канәгатьлеген яшерүне кирәк тапмыйча, өнсез калып басып торган тыңлаучылар ягына борыла. Йә, ничек? Безнең кияүгә тач ябышып тора. Акча түләп яздырсаң да, шундый төгәллек белән бәя бирә алмаслар иде.
Нәрсә, кем турында сүз баруын аңламаган Әсма, риясыз күзләрен апасы ягына борып, сүзсез сорау бирә: ничек инде ул кеше бер үк вакытта озын да, кыска да, чирле дә, сәламәт тә була алсын ди.
Иренең дөньясын онытып «шигырь» укуыннан югалып калган Халидә, Әсманы чыгарып җибәргәч, аның терекөмеш кебек хәрәкәтчән табигатенә килешмәс озын-озак паузадан соң телгә килә:
Кешедән көләргә яратасың инде, Сахип. Син бөтен кешене үзеңчә яшәргә, синеңчә уйларга өйрәтмәкче, үз кубызыңа биетмәкче буласың. Син бит дөньяда берәү генә