Отколотое зеркало / Китек көзге - Галиуллин Талгат Набиевич 12 стр.


Ялдан кайтканнан соң, эчке чакыруына, җан тартуына буйсыныпмы, машинасын беркөнне Морад ширкәте ягына борды. Нәриман урамы тарафында бер йомышы да юк иде. Автомобильләр кую өчен махсус эшләнгән мәйданчыкта янәшә диярлек үк куелган ике зәңгәрсу джипны күргәч, күзләренә ышанмыйча, тагын да якынрак килеп, тормозга басты, кукраеп утырган машиналарны игътибар белән карагач, төсләре, маркалары, зурлыклары арасында шактый аерма булуын ачыклады. Иң гаҗәбе икесенең дә артында берүк 438 саны эленеп тора. Тик хәрефләре генә үзгә. Берсе В, икенчесе М белән башланганны күргәч, ахмак Габделбарның һәлакәткә алып килгән хатасын аңлады. Машиналарның маркасын танымаган, серияләренең төрле булуын исәпкә алмаган. Шуны аңлагач, күзен кара болыт каплагандай, йөрәге урыныннан күтәрелеп, бугазын томалагандай, утлы үкенеч бөтен тәнен яндырып алгандай булды.

Уеннан уймак чыгу буламы бу, әллә язмыш шаяртуымы? Габделбарга ышанган әтисенә рәнҗү йөрәгендә төер булып укмашты.

Иреннән аерылгач, апасының ни өчен коттедждагы оҗмах тормышны ташлап китүенең серен Ләйлә аңлый башлады кебек. Әтиләренең кызларын шәхси милек кебегрәк бәяләвендә аларның мөстәкыйль тормышларына урын каралмаган икән.

Кем гаепле соң аның фаҗигасендә? Әлбәттә, үзе. Морад белән очрашып, күзгә-күз карашып аңлашу, һич югында, әнисе кебек борын төбендә йодрык уйнату урынына дуамалланып, әтисе мәхкәмә язып биргән гаризага кул куеп, нинди төзәтеп булмаслык хата эшләгәнен Ләйлә хәзер генә бөтен тирәнлеге белән аңлады. Үзенең халәтендәге үзгәрешкә дә игътибар итте. Кирәксә-кирәкмәсә дә тозлы тамчыларын агызырга әзер күзләреннән яшь чыкмый, ә күңеле җылый да җылый.

Ләйләнең машинадан төшеп, Морад янына йөгереп кереп, сөешеп йөргән чактагы кебек, кешеләргә дә игътибар итмичә, муенына ташланасы, ахмаклыгы өчен гафу үтенәсе килде. Мәгәр ул мәкер аркасында гына, аңа ышанмыйча, гаилә таркатуын, олы мәхәббәтләрен аяк астына салып таптавын, Морадның гафу итмәячәген белә. Кызын ташламас, әмма Ләйлә ягына әйләнеп карамас.

Барасы юлыннан кире әйләнеп кайтып, өйләрендә чәй эчеп утырган әтисенә ике бертөсле машиналарны бутау, аермаларын ачыклый белмәү аркасында гына гаиләнең таркалуы, гомергә төзәтелмәслек хата ясалуы турында кызының кызып-кызып бәян итүен Сахип Миндрахман улы, чәйле касәсен өстәлгә куеп, тыныч кына тыңлаганнан соң, ике нәтиҗә ясады.

 Кызым, хәзер дөресен әйтим инде. Ирең сиңа лаек түгел иде. Кадереңне белеп, бәяләп яшәмәде. Бу хәл булмаса, башкасы килеп чыгар иде. Шыпырт кына безнең ширкәттә эшләп йөрисе урынга, үзенең хуҗа буласы килде. Әлеге очракта дивана Габделбар гаепле. Аңа үз башыңны биреп торып булмый ич.

Ләйлә, әтисенә гомердә булмаганча усал итеп, үтәли сөзеп караганнан соң:

 Хезмәтчеңнең әйтүенә караганда, синең кушуың буенча Габделбар күптәннән шымчылык итеп йөргән икән. Төп гаеп синдә. «Морад миңа лаек түгел» дисең. Минем кебек асылзатка, хур кызына тиң торырдай кешең бармы соң? Дәүләт сере булмаса, ул кайсы илнең принцы, һич югында, миллиардер баласы, генерал улыдыр инде. Аның белән кайчан таныштырасың, юкса яшьлегем заяга узып бара. Хәер, апаның гаиләсен алданрак тараттың, әүвәл аңа кияү тап, аннан соң минем турында кайгыртырсың,  дип, әтисенең ябылыргамы, ачылыргамы белмичә чепиләнеп торган күзләренә карап, бар җыелган ачуын чыгарды да, җавап көтеп тормыйча, үз бүлмәсенә кереп китте.

Сахип әфәнде башбирмәс киявен төп башына утырту белән канәгать булса да, кызының аерылышуны шулчаклы авыр кичерүен күз алдына да китерә алмый иде. Габделбар фатир турында сүз каткач, хуҗаның талканы коры булды, бар гаепне аңа сылап калдырды.

 Нинди фатир турында сүз булырга мөмкин? Синең дивана шымчылыгың аркасында кызымның гаиләсе таркалды. Эштә дә, башкасын эзләп тапканчы, вакытлыча гына калдырып торам. Миең черегән күзле бүкән.

Кызын тынычландыру, ата-ана мәхәббәтенең бар нәрсәдән өстенлеген, аның арка терәге нык булуны аңлату нияте белән кызының бүлмәсенә сугылса, бөтен әйбернең асты өскә китерелгән тамашага тап булды. Ләйләнең һәрвакыт тәртиптә тотылган, һәрнәрсәнең үз урыны булган бүлмәсе карт буйдак фатирына охшап калган иде. Кызы, ашыга-ашыга, ничек эләкте шулай Айзизәнең уенчыкларын, үзенең киемнәрен көпчәкле зур чемоданга тутырып ята иде.

 Ләйлә, моны ничек аңларга? Кая барырга җыенасың?

Хатын, шөгылен калдырып, акрын гына күтәрелеп, өстенә өелгән йөкне өстеннән алып ташлагандай, аркасын турайтып:

 Сиңа нәрсә булганны аңлатып торыргамыни? Балага мондый мәхәббәт буламыни? Мине яраткан иремнән аердың, гаиләмне изеп-таптап ташладың. Әйдә тантана ит, син җиңүче. Кызымны да шундый язмыш көтмәсен дип, сездән аерым яшәргә, үзем менә хәзер генә аңлаганча тәрбияләргә булдым. Апам янына күчәм. Бәлки, соңрак Морад та гафу итәр. Сезнең янда калсам, ул минем якка әйләнеп тә карамаячак. Ул бит безнең фаҗиганең кем караламасы буенча эшләнгәнен бик яхшы белә. Морад бик акыллы, сизгер кеше,  диде.

Ләйлә, йөгереп чыккан әнисенең аһ-ваһына, чәбәләнүенә, әтисенең балтасын суга төшергән кешедәй югалып, өнсез калуына игътибар итмичә, бер кулына кызын, икенчесенә тәгәрмәчле чемоданын тотып, алдан чакыртып куйган таксига чыгып утырды. Күптән түгел гөрләп, тирә-юньгә шатлык бөркеп торган кызыл кирпечтән салынган өй машина артыннан моңаеп, йокымсырап карап калды. Үлем тынычлыгын җанландырырга җыенгандай, көзге яңгыр сибәли башлады. Яраткан апасының үзен ташлап китүен аңлапмы, туган йортына килгән фаҗигане күңеле белән сизепме, кара капканы эчтән тырный-тырный, Томан шыңшырга кереште.

Сахип Миндрахманович үзен бик тиз кулга алып, әүвәл Томанга кычкыргач, тантаналы җыелышны япканда кулланылган тавыш белән:

 Син артык борчылма, карчык. Кызыбыз нервларын тынычландыруга, мунча кереп, бассейнда коенасы килүгә әйләнеп кайтыр. Габбасовлар тәрбиясен алган кеше ич ул,  диде.

2010

Итле пәрәмәч

 Көзге яңгырлар башланганчы сәфәр чыгып, авыл һавасы сулап, дус-ишнең хәлен белеп, үзебезне күрсәтеп, бер җилләнеп кайтыйк әле,  дип, Нәкыйп дусты Талипның теңкәсенә тиде, җелегенә төште. Адәм баласы үзенә кирәккәндә моңлы да, шаян да була ала икән.  Мәгълүм җырда әйтелгәнчә, «ялгызымны җибәрмәссең бу катлаулы тормыш юлыннан»,  дип, ул ялвару катыш сынаулы карашын Талип ягына төбәде.

Икенде шәүләседәй озын буйлы, кыска итеп кистергән чәченә ак бәс кунган икътисад фәннәре кандидаты Талипны нәфес корты «каршы килеп маташма, ризалаш, фани дөньясында бер тапкыр яшибез, форсатны ычкындырма» дип котыртып торса да, үзе дә ышанмаган дәлилләрен китереп, карышкандай итте.

 Кайсы тарафларда безне шулай зар-интизар булып көтәләр инде? Бер әрсезенең баласы миңа имтихан бирә алмагандыр әле?

 Юк ла,  диде Нәкыйп, кулын фикеренә ярдәм иткәндәй болгап,  Нәрәстә районы хакимияте башлыгы Фәһим Юзликәев күптәннән чакырып интектерә. Аның күңеле үзе туып үскән кыпчак далалары шикелле киң диләр, кунакчыллыгы турында риваятьләр йөри. Аннан килеп, без аның белән Саратов партия мәктәбендә бергә укыдык. Минем дусларча ярдәмем аңа күп тиде.

 Фикереңне ачыкла,  дигән булды Талип, сүз ялгау өчен генә.

 Күп имтиханнарын минем конспектлардан файдаланып тапшырды. Кстати, ул үзе дә фән кешесе, доктор. Тик кайсы фәннәрнеке икәнен тәгаен белмим. Мин аңа «якын дустым, икътисад белгече, университет укытучысы белән киләм, рәхәтләнеп аралашырсыз» дидем.

 Конспектка ышанып кына ерак юлга чыгу дөрес булырмы икән? Булган, беткән. Аннан бит һәрнәрсәне төрлечә бәяләп була. Бер ирләр мәҗлесендә синең сабакташың «Нәкыйп Мухаметов минем дәфтәрләрдән күчереп отличникта йөрде, дүрт ел буе үзен баржа тарткан бурлактай өстерәп бардым» диебрәк ычкындырган,  дип шаяртып, әңгәмәдәшенең нечкә кылларына кагылып, ирештереп алды. Талип, Нәкыйпнең хыял уены белән дөреслек арасындагы чикне шәйләп бетерә алмавыннан файдаланып, шундый арзанлы үртәүләрдән ләззәт таба иде. Юмор хисе тумыштан килә һәм аның һәр кешедә дә булу-булмавы күкләрдә хәл ителә икән. Партшколада алган белеменә, ишеткәннәренә, укыганнарына чын күңелдән ышанып яшәгән Нәкыйп өчен ул чор изге, шул биеклеккә шик белдерү Талиптан башка берәүгә дә рөхсәт ителми иде.

Аларның дуслык җепләре бик нык, әлегә аны өзәрлек көч уйлап табылмаган. Шөгыльләре төрле, холык-менәзләре үзгә булган бу ике ир-егетнең Әсәк белән Кесәк яки хохол мәзәкчеләре Штепсель белән Тарапунькадай ахириләр булып, ни әйтешсәләр дә үпкәләүгә, рәнҗүгә кадәр барып җитмәүләрен аларның танышу, якынаю тарихыннан бихәбәр кешеләр аңламыйлар да, башларына да барып җитми, бу хәл алар өчен адәм баласының килеп чыгышы кебек үк мәңгелек сер булып кала бирә. Фикерләү рәвешләре, табынган идеаллары төрле булу бер хәл. Тышкы охшашлыклары да ике аяклы, ике куллы, бер борынлы, бер авызлы ата-ана балалары булуларыннан ары китми.

Көнбагыш сабагы мисле, кояшка тартыла-тартыла, артыгын үсеп киткән Талипның иңенә дә җитәр-җитмәс буйлы, коңгырт күзләре киң маңгае эченә кереп оялаган, куе чәченә ак буяуның заты да эләкмәгән Нәкыйпне кечкенә дип булмый. Чөнки ул гел җиргә тартылып, буйга түгел, киңлеккә киткән, әйтерсең лә, кемдер, нәрсәдер башыннан басып торып, аңа өскә таба үсәргә ирек бирмәгән. Ашыкканда тук үрдәк кебек як-якка чайкалып йөрүенә карап, Нәкыйп турында «абзый һәр адымының кадерен белеп атлый» дигәнрәк тәэсир калырга мөмкин иде. Тамакларын туйдырган һөнәрләре арасында да уртаклык юк дигән идек. Нәкыйп район дәрәҗәсендәге бүлек мөдире, ягъни урта калыптагы чиновник булса, Талип фән әһеле, укытучы, педагог. Әйтелгәнчә, бу аерма дуслыкларына хилафлык китерми. Атна-ун көн очрашмый торсалар, берсен-берсе ирләрчә сагына, ихластан юксына башлыйлар. Күрешкәндә исә, авызларын авызга куеп, ирләреннән зарланудан тәм тапкан хатыннар кебек, сәгатьләр буе сөйләшеп утыра алалар. Ошбу милләт балаларын якынлаштырган мәүзугъ озак еллар дәвамында җавапсыз табышмак булып кала бирде. Мәгәр ике кеше белгән сер сер булудан туктый икән. Кемдер нәрсәдер ишетә, күрә, үзеннән өстәп, аны пышылдап кына күршесенең колагына ирештерә, ә тегесе «берәүгә дә ычкындырма, якын күреп, сиңа гына әйтәм» дип, йомгакның очын өченче кешегә тоттыра, ниһаять, бу дуслыкның тамыры Мәдинә исемле дөнья бизәгенә барып тоташканы ачыклана. Урам селәгәйләренең гайбәтенә ышансаң, берсенең дөньяда яшәве турында икенчесе хәбәрдар булмаган югары уку йорты студентлары Нәкыйп белән Талип, бер үк кызга бер үк вакытта гашыйк булып, сөю-сәгадәт нурларында коеналар. Алар фикеренчә, мондый чибәр, һәряктан камил кыз җиһанда берәү генә, яшьлек дәрте калку күкрәгенә, нечкә биленә, төз аякларына сыеша алмыйча, уймактай җыйнак авызында, кайнар коймакны хәтерләткән иреннәрдә дәвамын тапкан. Һәммәсе бергә яшь-җилкенчәкләрнең башын әйләндерә, дөньяларын оныттыра.

Магнит кыры кебек үзенә тартып торган кызның тышы куян кебек йомшак булса да, эче елан кебек зәһәр, хисе аек акылга, исәп-хисапка корылган булуын сөюдән күзләре тонган мәхлуклар башларына да китерә алмыйлар. Мәҗнүннәр белән аерым-аерым очрашып йөри дә, кыз икесенең дә күп балалы гаиләдән, стипендиядән башка керемнәре юклыкны, кыйммәтле бүләклек, ресторанлык хәлләре булмауны, бар мөмкинлекләре бармак шомартып утыру, тезгә үрелү нияте белән кинога арткы рәткә билет алуга кайтып калуны аңлауга, икесеннән берьюлы котылырга ниятли. Үзе шундый мәкерле фикергә килеп җиткәнме, берәрсе киңәшен кызганмаганмы, кыз гашыйклардан бер мизгелдә арыну әмәлен таба: егетләрнең икесен дә бер үк вакытка, бер үк урынга очрашуга чакыра. Берсе кулына арзанлы кыр чәчәге, икенчесе лимонад тотып, соңлабрак, үз бәясен белеп килгән кызны көтәләр. Бер үк чибәрне яратып йөрүләрен башларына да китермичә, талгын җил белән иңгән хушбуй тәме борыннарын әчетүгә, мәгъшукалары янына йөгерәләр.

Тездән югары чәчәкле күлмәк кигән, җитен чәчле, аяз күктәй зәңгәр күзле, күпереп торган сөт өстен хәтерләткән ап-ак тәнле, бер күрүдә ирләрнең кыргый дәртен уята алырдай кыз бүген аеруча матур, очрашуга зур өметләр белән килгән ике дивананың күзләрен камаштырырлык, акылларын җуйдырырлык кимәлдә иде. Кыз ерактан күренүгә, берсе чәчәк бәйләмен, икенчесе, татлы сулы шешәсен тотып, сүнмәс-сүрелмәс мәхәббәтләрен изһар итү теләге белән сөеклеләре янына ашыгалар. «Нишләп йөри әле монда бу колга аяк астында буталып, нәрсә калган бу бүтәкәгә минем кыз янында?» дип, егетләр бер-берсенә усал караш ташлыйлар да, мәрхәмәт көтеп, чибәркәйләренең күзләренә ымсынып, нәүмизләнеп катып калалар. Мәдинә исә ирененең бер читенә тәкәббер вә битараф елмаю кысып чыгарып, тере сын шикелле басып тора. «А» да юк, «б» да чыкмый авызыннан. Чәчәкне дә алмый, суга да үрелми.

Дуамал көчләре ташып торган яшь юләр егетләр, гаепленең кем икәнен ачыклап тормастан, тар басмада бер-берсенә юл бирергә теләмәгән тәкәләр кебек акаешып карашып торалар да, Нәкыйп «кем исән кала, кыз шуңар була» дип, җан авазы чыгарып кычкыруга, хисләрен йодрыкларына төйнәп, аякларын, маңгайларын эшкә җигеп, борыннарыннан шарлап кан китеп, шешенеп беткәнче сугышалар. Нәкыйп көндәшенең ияк астына үрелә, бот арасына тибәргә тырыша, Талип үз югарылыгыннан «бүтәкә»нең башын, иңнәрен төя. Көндәшләр тәмам хәлдән таеп, җирдә авыр сулап ятканда, тилеләр орышын елмаеп багып торган сценарий авторы сөйгән егете алып биргән француз туфлиләре үкчәсендә зырылдап әйләнә дә «кстати, тамаша кызык булды, рәхмәт сезгә, тик мине әти-әни хәерчеләр өчен үстермәгән, мин башканы яратам, мине артык борчымавыгызны үтенәм, чао» дип китеп тә бара. Аякка күтәрелерлек тә көчләре калмаган, язмышларына ярык тагарак кына насыйп икәнлекне гарьләнеп, үрсәләнеп аңлаган, шул ук вакытта өсләреннән ниндидер йөкнең төшүен сизенгән, кызның җылы тәне урынына яралар, кара тимгелләр алып, бит сыйпап калган көндәшләр борыннарыннан килгән хәләл каннарын сөртеп, тормышның әле дә дәвам итүен, кыз ташлап кына ахырзаманның җитмәвен калебләре белән сиземләп, яткан җирләреннән бер-берсенә карашып көлеп җибәрәләр.

Беренче булып Талип телгә килә:

 Минем әти, ике чәүкә сугышканда, кара карга тук була, ди торганые. Хәзер генә бу мәкальнең мәгънәсен аңладым. Без үләксә өчен сугышкан чәүкәләр булабыз, ә сөеклебез кара карга кочагына чумды, шул кирәк без мәхлукларга.

Нәкыйп, үрмәләп диярлек Талип янына килеп, киләчәк дуслыклары наменә кулын бирә:

 Әйдә, каныбыз тамган, мәхәббәтебезне күмгән җирдә гомерлек дус булырга ант итешик. Бер дә борчылма, безгә насыйп кызлар үсә торсын! Тулай торагыбызга кереп, юынып алыйк та, үзебезне тәртипкә китереп, Маяковский клубына тансыга юл тотыйк.

Килешү янәдән каты итеп кул кысышу белән раслангач, бер-беренә карашалар да «карале, ничек кызык итте безне бу кызый», «бик хәйләкәр нәмәстәкәй булып чыкты шайтан», «мичтән әле генә алынган итле пәрәмәч безгә тәтемәде шул, рәхәтен башкалар күрәчәк» кебек сүзләрне кабатлый-кабатлый, сагышлары, көенү-үкенечләре, эчке моңнары чыгып беткәнче, туктала алмыйча көлешәләр. Очраклы узып баручы туктап, боларга карап, бармагын чигәсенә тидереп тора башлагач кына, аңнарына килеп, капылт борылып, тулай тораклары ягына китеп баралар.

Бертуганнар арасында да сирәк очрый торган көнләштерерлек, гыйбрәтле дуслык менә шундый моңлы шартларда туа.

Тормыш юллары төрле юнәлешләрдә дәвам итсә дә, Нәкыйп белән Талип бер-берсен югалтмыйлар, хәлләрен белешеп, туйларында биешеп, бәбәйләре өчен шатланышып яшиләр. Заманалар үзгәрү нәтиҗәсендә дөньяга карашлары төрлечәрәк булу да дуслыкларына кара тап төшерми. КПСС бетеп, СССР таркалып, үткәнне сүгү, тоташ кире кагу алдынгы күренеш саналган чорда да Нәкыйп коммунистлыгыннан йөз чөерми, үзе укыган партшколага яман сүз әйттертми. Киресенчә, форсат чыкканда, үзенең «коммунистик школа» да староста булуы, гел «бишле» гә укуы, Карл Марксның «Капитал» ын, Ленинның фәлән томнарын язып-сызып өйрәнүен, Берлин Рейхстагына кызыл әләм кадаган батыр кебек, күкрәк киереп искә төшерүдән тайчанып тормый. Затлы пиджакка ябышкан чүпне алып ташлаган кебек большевиклар сәясәтеннән җиңел генә арынган Талип өчен Нәкыйпнең үзен фаш иткән идеалларга табынуы көлке тоела, кәеф сипләү чыганагына әверелә.

Назад Дальше