Отколотое зеркало / Китек көзге - Галиуллин Талгат Набиевич 13 стр.


 Нәкыйп туган, сакаллы яһүдеңнең «Россиянең татарларны яулап алуы үтә уңай күренеш» дигән реакцион фикере сиңа мәгълүмдер дип уйлыйм. Бу бит талау, басып алу сугышларын аклау дигән сүз. Чынында ул син мөкиббән киткән коммунистларның башбаштаклыгына, буйсынган халыкларны изүенә ничек диләр әле, нәзари нигез әзерләп калдырган.

Үз фикерен яклауда Нәкыйп тә чегән арбасыннан төшеп калганнардан түгел, нәкъ мәче төсле, үзен сыртка салырга бирми. Коммунизм хыялларыннан баш тартмаса да, Ходай Тәгалә аның күкрәгенә мәхәббәт хисен тоярлык йөрәк, үзен саклый, идеалларын бәяли алырлык акыл салган.

 Марксның бу сүзләрен очратканым булмады. Ул начар сәясәтче, әмма көчле икътисадчы. Ленинның «татарлар укуга, гыйлемгә бик һәвәс халык» дигән югары бәясен мин беләм.

Икътисад фәненең нигезендә һәр «шәйне шик астына ал», «чагыштыр», «сына» кебек төшенчәләр ята, диләр. Шул юнәлешнең докторы булу турында хыялланып йөргән зат буларак, Талип янәдән булачак сәяхәтләренең бер хәвефле ягын ачыклау нияте белән яңа сорау тартып чыгара:

 Безләрне кунакка чакырган адәм «бергә укылган, эш беткән, узган эшкә салават» димәсме икән? Димәк, җөмлә ахырына нокта куелган. Аның «бергә студент булып йөргән еллар якты истәлек булып томан артында калды, Сарытау чабатасы искерде» дип әйтүе мөмкин түгелме? Аннан килеп, шәһәр исемен дәгъвалап йөргән алдынгы районга килеп-китеп йөрүчеләрдән юл өзелми икән. Депутатлар да, халык мәнфәгатьләре турында кайгыртып, борчылып, ул төбәктә еш булалар дип ишеткән идем.

Буе тәбәнәк булса да, башы зур, коңгырт күзләре елгыр Нәкыйпне тәвәккәлләгән фикереннән, ми шәрифләрен бораулаган уеннан кире кайтаруы ифрат кыен, хәтта гайре табигый шөгыль иде. Соңгы тиенсез калыр, әмма үҗәтлеген итәр.

 Фәһим Сабирович яхшылыкны оныта торган кеше түгел. Берничә көн элек кенә үзен бер зур җыелышта очраттым. Эн та чакыруын тагын кабатлады. Бармасак, просто яхшы түгел, кешене үпкәләтербез.

Талип, матурлыгын мактаган саен күңеле йомшара барган кыз кебек, үзендә дә юлга чыгу уе өстенлек ала баруны тойды. Сарытау партшколасында янә бер кат психология фәнен укыган Нәкыйп исә дустының күзләрендә, гольфстрим агымы килеп кергәндәй, җылылыкның артуын, басым ясауның файдасын сиземләп, саклабрак тоткан дәлилен, уен тузын чыгарып сала.

 Без ул яклардан әйләнеп, болганып кайтудан берни югалтмыйбыз. Бердән, соңгы вакытта үзебез дә сирәк күрешәбез, дөнья мәшәкатьләре басты, сөйләшәсе сүзләр, киңәш-табыш итәсе әйберләр җыелды. Машинаның арткы утыргычында иркенләп аралашып барырбыз. Икенчедән, шашлык, бәлеш, тутырма, кызыл балык, авыл тавыгы ашап, мунча кереп, кешечә сыйланып кайтырбыз.

Үзе санап үткән ризыкларның берсен алдавыч җим итеп сайлап, Талипның колагына үрелеп, Нәкыйп сүзенә үтә бер серлелек төсмере бирергә тырышты.

 Син, Талип, ничектер, мин үзем шашлыкның үзеннән бигрәк исен үлеп яратам. Аның шаян җил алып килгән хуш исе сихри көчкә ия, күңелләрне иләсләндереп, яшисе килүнең мәгънәсен киңәйтә. Ашый башлагач, серлелек югала. Мин үземнең бүлектә болынга, шашлыкка чыгып керәбез дигәч, күбесе төкерекләренә буылып, көнләшеп калдылар. Юзликәев шашлыкны сарыкның кабыргасыннан, сөяге белән зур итеп ясата икән. Гадәти кеше генә түгел шул минем сабакташ,  дип сүзен тәмамлады Нәкыйп, күңелен иләсләндергән горурлык хисен яшерүне кирәк тапмыйча.

Талип хыялый сәрхуш дустын җиргә төшерү вакыты җиткәнне сизде.

 Синең хыялларың, абзый, бик зурдан. Өметең боз тавына килеп сөртенгән кораб кебек уалса, акланмаса нишләрсең? Куаныч куыгың буш булып чыкса? Шашлыкның исен дә исни алмыйча калсак? Японнар, гомерләрен озайту чарасы итеп, әүвәл ризыкның исе белән генә канәгать булып, ярты сәгать утырсалар да, соңыннан аны бик тәмләп ашап куялар, ди. Шунысын да уйлап куйдым әле. Ягулыкка түккән акчага «Буш тавыгы» аякларын сатып алып, шашлыкны үзебез ясап, син аның серле исен туйганчы иснәп, мин мескенең итен кимереп бәйрәм итсәк, арзанракка да төшәр, ышанычлырак та булыр кебек.

 Ничек инде арзанракка төшәр. Аңа күпме тәмләткеч, әзерләргә вакыт, утын кирәк. Ә юл романтикасын, яңа кешеләр белән аралашу шатлыгын кая куясың? Сиңа җирдән шуышып барырга гына булсын. Романтиканы аңламыйсың! Хакимият башлыгы итеп теләсә кемне куймыйлар, аның белән аралашу үзе ни тора! Аның һәр өлкәдән продвинутый кеше булуы турында легендалар йөри. Дөрес, үзе башлап җибәрсә, берәүгә дә сүз бирми, ди. Кунакта анысына гына түзәсең инде.

Нәкыйпнең үзеннән югарырак мөнбәр биләгән кешеләргә нисбәтән сәвит чорыннан ук ябышып калган гадәте бар иде. Ул аларны изгеләштереп кенә калмый, язмыш үзе сайлап күтәргән кашка тәкәгә тиңли. Андый кешеләрнең, бигрәк тә сәяси юлбашчыларның, җитешсезлеген танымый, күзенә төрттереп әйтсәләр дә, аклау юлын эзли. Җитәкче әһелләр белән аралашуга, бергә рәсемгә төшүгә, автограф алуга мөкиббән китүен берни белән дә аңлатып булмый. Мәскәүдә булырга туры килгәндә, олы түрәләр күмелгән зиратка бармый калмый. Бер баруында Нәкыйп элеккеге СССР башлыгы Горбачёвны хатыны Раиса төрбәсе янында туры китереп, аралашып та алган. Шул вакыйга турында бәян иткәндә, Нәкыйп кояш нурларына тарган язгы боздай эри, сөйләгәндә, дулкынланудан тотлыга, кабалана, күзләрен әле ача, әле яба, аякларына тынгы бирмичә, биеп-биеп алгандай була. Бу очрашудан иң зур үкенеч, янында фотоаппараты булып та, элеккеге генсек белән карточкага төшә алмый калу икән.

Бер-ике көннән юлга чыгарга тәвәккәлләп, кул бирешеп саубуллашкач та, Нәкыйп үзен якында гына көтеп торган машинасы янына ашыкмый. Төп мәсьәлә хәл ителгәч тә әле, чалбар балагына ябышкан кырмавыктай кечерәк мәсьәләләр калган булып чыга. Нәкыйпнең янә бер үзенчәлекле сыйфатын әйтмичә булмый. Ул дәрәҗәсен төшерә торган вак саранлык. Сугыштан соңгы елларда күп балалы гаиләдә черек бәрәңге коймагы, алабута шулпасы ашап, әтисез үсү галәмәтеме, башка берәр сәбәбе бармы, өздереп әйтүе кыен. Талип: «Ни әйтсәң дә, Нәкыйп егет кеше инде, вакланып тормый»,  дип уйлап та өлгерми, тегесе мичкә балга бер кашык дегетне тамыза да куя: әлеге дә баягы вакчыл саранлыгы калкып чыга. Талип дустының машинасына утырып китәргә ашыкмавын өстәмә бурыч куймакчы буладыр дип фаразлады. Бу юлы да элеккеге көндәше аның «ышаныч» ын аклады. Нәкыйп бәдәненнән кыскарак аякларында таптанып алды да:

 Машина олы юлга чыгарга ажгырып тора. Өр-яңа двигатель куйдык. Ягулык ягы гына кыенрак. Минфин безне бик нык кысты, көненә нибары 10 литрга калдырды. Ярты юлга җитәрлек запасыбыз бар бугай. Нәрәстәгә барып җитәр өчен кимендә бак ярым ягулык кирәк. Нишләрбез икән?  дип, коңгырт күзләренә, киң маңгаена, борыны читендәге миңенә чарасызлык тудырган сипкелле моңсулык йөгертеп, Талип ягына борылды.

Казан университеты доценты, янәсе, бәгъзенең икътисади хәленә кереп, аны аңларга, киңәш бирергә, ярдәм кулын сузарга тиеш. Гадәттә, «минем йомыш белән йөрибез, чит машина ялласаң, кыйммәткәрәк төшәр иде, бензин миннән булыр» дип, дустын «кома» дан чыгаргалаган Талип бу трит Нәкыйпнең сораулы-ялварулы карашын соры күзләренең корычтай катылыгы белән каршылады.

 Минем акча ягы такыррак шул, малай. Булганда кысылып тормаганымны беләсең. Хатын йокы бүлмәсенә кыйммәтле австрийский гарнитур алып кайткан,  дип, бик тәмләп зарланып алгач,  соң, бензин мәсьәләсе бик авыр булгач, эч пошырып, кычытмаган җирне кашып, көпчәк һәм туфлиләр туздырып йөрмик! Ул тарафларда безне зар-интизар булып көтеп торучы кызлар да юк бугай. «Башкорт бәхете» ндә Исхакый «күкрәкләре мул булса да, мишәр кызлары бик усал, телләренә шайтан төкергән» дип язган түгелме соң?  диде.

Нәкыйп, бокс уенында дошманнан саклану алымына охшатып, ике кулын аркылыга куйды. Район хакимияте башлыгы белән күрешүгә каһәр суккан бензин аркасында гына бармый калып буламы соң, тузга язмаганны?!

 Юк-юк, бер килешкәч, юлга чыгабыз булгач чыгабыз. Шундый олы кеше үзе (бу сүзгә басым ясады) чакырып торганда бармый калу һич кенә дә дөрес булмас.  Ак дымлы тешләрен ялтыратып кеткелдәп алганнан соң өстәп куйды:  Ягулыкны эзләп карармын. Берәр дусны кысармын. Әйткәнемчә, кара сарык кабыргасыннан ясалган шашлык искә төшкәч, авыздан сулар килә, эссе мунчасы күз алдына килеп баскач, аркалар кычыта башлый. Фәһим Сабировичка хас кунакчыллык гаҗәеп диләр. Безне дә ашатып-эчертеп, тәмам хәлдән тайдырмыйча җибәрмәс ул.

Инде икенче тапкыр саубуллашкач та, Нәкыйп Талип яныннан китәргә ашыкмады. Аны нәрсәдер бимазалый, агач корты кебек җанын, миен эчтән кимерә. Борчылуының сәбәбен ачыклый алмый интеккәннән соң, зиһен капкачы ачылып киткәндәй булды. Ул үзен ни, нәрсә бораулаганны аңлады. Бөтен авырлык аның өстенә төшә түгелме соң? Глава белән ул сөйләште, машина аныкы, ягулыкны да ул табарга тиеш. Ә Талиптан нәрсә: газ биреп торган машинага кияү егете кебек колга гәүдәсен ташлый да шуның белән вәссәламме? Дус дигәч тә, алай ук салынырга ярамый.

Акча юк дип шомарткан була, хәчтерүш. Дуслык ул бәллүр савыт кебек, аны саклый белергә акыл кирәк. Кысмырлыгы олыгайган саен көчәя баруы сизелә. Башына шул мизгелдә күктән иңгәндәй яңа фикер килде.

 Карале, Талип, без юлга чыгасы көнне бик иртә кузгалабыз: ашарга да, эчәргә дә өлгермибез. Безнең юл өстендә, чамалавымча, кафе-мазар юк, нишләрбез икән?  дип, дустының тәкъдимен кабул итәргә әзерләнгәндәй, тавышына инәлү катыш кызгандыру төсмере чыгарырга тырышты. Мәгәр икътисад белгеченең кырынганда бит уртасында пәкегә эләкми калган йоны да селкенмәде.

 Ну и что! Ачка үлмәбез әле. Ашказаныбыз ял итәр. Табыныбыз хуш килмәде бугай дип, хуҗаларның кәефен бозмас өчен, кунакка ашамыйчарак бару лязим (монысы узган ел Төркиядә ял итү җимеше) диләр.

 Синең хатын итле пәрәмәчне тәмле итеп пешерә, безгә юлга әзерләп җибәрмәсме икән дип кенә әйтмәкче булган идем.

Нәкыйпнең фикерләү тәртәсенең борылыш кыйбласын (машина миннән, бензин миннән, синнән хет пәрәмәч булсын) алдан ук сиземләгән Талип бу юлы да арканы бирмәскә булды. Укытучы буларак, әйтеп торучыларны җене сөйми иде.

 «Юл газабы гүр газабы» дигәннәр борынгылар. Итле пәрәмәч бик шәп булыр иде дә, хатын бер-ике көнгә Чистайга әниләренә киткән иде. Кайтып җитәрме-юкмы әйтә алмыйм, хатын-кыз акылын үзеннән калдырмый. Юкса чын милли пәрәмәч белән главаны да сыйлаган булыр идек,  дип, Нәкыйпнең ачуын китереп, саруын кайнату өчен өстәде укытучы.

Бу «биеклекне» дә алмагач, Нәкыйпкә, кулын селтәп, машинасына титаклаудан башка чара калмады. Талипка сиздермәсә дә, Нәрәстәгә баруларының нәтиҗәсе өчен Нәкыйп бик борчыла иде. Сәбәбе шул: Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләүче бер танышы урамда очраклы гына күрешкәч, аның күңеленә акрын гына, әмма гел кимереп торырлык корт, шул ук вакытта начар камыр кебек кабара торган шөбһә салды.

 Фәһим Сабирович хозурына барырга җыенасызмы? Хуш, хуш. Ифрат киң күңелле, шул ук вакытта кырыс, усаллана торган шәхес. Аның ниндирәк вакытына туры киләсез бит әле.

 Анысы нәрсә була инде? Без сабакташлар, партшколада бергә укыган идек,  дип мыгырданды югалып калган Нәкыйп.

Чиновник, җитди сер белгән кешедәй, вәкарьлек белән генә борын очына төшкән күзлеген өскәрәк күтәреп куйгач, фикеренә ачыклык кертте:

 Үзеннән-үзе килеп чыгамы, әллә вакытын шулай шәрехләп куямы, ул атнаның һәр көнен аерым проблемага багышлый, диләр. Сүз килгән кунакларның күңелен күрү турында бара.

Берни аңламаган Нәкыйп:

 Кызык,  дип куйды. Күз алдыннан бер-бер артлы төрледән-төрле күңелле һәм шөбһәле манзаралар узды.

 Әйтик, атнаның бер көнендә ул читтән килгән кешеләрне атлары янына алып бара, һәр тулпары турында озак итеп сөйли, малкайларына шикәр, чәкчәк ашата. Икенче көнен бодайның яңа сортларына, арыш белән кушылган төренә, солыга, борчакка багышлый. Әлбәттә инде, кунаклары аның белән көне буена кырда йөри. Өченче бирмеш көн Германиядән, Украинадан кайткан комбайннарга, аларны чагыштырып бәяләүгә корылган булырга мөмкин. Пәнҗешәмбе тарихка багышланып, татар халкының фаҗигале язмышы өчен сагышлану көне булырга мөмкин. Аннан соң бит әле бөеклек өянәге башын калкыткан вакыты да, хәмергә сәлам биреп алган көннәре дә булгалый икән. Бәхетегезгә ниндие туры килә инде. Кайсы йолдызлык астында тугансыз бит,  дип, кычкырып көлеп, Нәкыйпне кантарлы уйлары белән ялгызын калдырып, үз юлы белән китеп тә барды.

Юлга чыгасы көннәренең ямьле, матур булуына өметләнүләре дә, гозерләре дә фәрештәнең «амин!» дигән вакытына туры килмәде. Иртә шыксыз, нурсыз иде. Кояш, чыгаргамы-юкмы дип, икеләнеп, күк читендә, болыт астына яшеренеп, иркәләнеп ята. Әбиләр чуагы керфекләрен җиргә иңдерергә ашыкмый.

«Волга» машинасы, ерак сәфәргә чыгуына шатлангандай, гайрәт белән көчкә табылган ягулыкны яндырып (Нәкыйпне көендереп), тыныч, төзек, калай түбәле татар авыллары, җимерек, бер ишесе хәрабә хәленә килгән урыс салалары яныннан элдертүен белә. Үзләре яшәгән каладан Нәрәстәгә 300 чакрым юлны үткәнне, сөйләшә-аралаша, берсен берсе чеметкәли барып сизми дә калдылар дуслар. Уннарга килеп җитсәк, бик шәп булыр иде дип фараз кылулары хакка чыкты. Уйланылган вакытта кара һәм саргылт туфлиләр Нәрәстә асфальтын бәхетле иттеләр. Шәһәр исемен алуга дәгъва итүче район үзәге ишләреннән бер ягы белән дә аерылып тормый дисәң дә, зур хата булмастыр. Күзне иркәләрдәй үзенчәлекләр бер тирәгә, үзәк мәйданга сыешкан. Уң якта, утыртылган чәчәкләргә күмелеп, гавамга кайсы якка юл тотканда бәхетле буласыларын кулы белән күрсәтеп, Ленин бабалары басып тора. Акыллы кеше булгандыр, ахмакны монда тотмаслар иде. Юлбашчы сынының сул ягында матур соры төскә буялган элекке райком, хәзер хакимият урнашкан ике катлы бина кәпрәеп утыра. Иң зирәк фикерләр район халкына шуннан иңдерелә. Ильич һәйкәленең уң ягына, юлны аркылыга бүлеп, Мәдәният сарае утыртылган. Хакимиятнең акыллы боерыкларын үтәгәннән соң, халык шунда ял итәргә, күңел ачарга агыла имди. Нәкыйпнең аларда кайгысы юк. Шәриф Камалның үзен озатырга вокзалга төшәчәк халык алдында тотачак нотыгын кат-кат кабатлаган Дума депутаты кебек, хакимият башлыгына әйтәчәк сүзләрен Нәкыйп киченнән уйлап, шәрехләп, күңел, йөрәк дәфтәренә язып куйган иде. Юк-бар сөйләп абруй төшерү вакыты түгел. Очрашу мизгелләрен күз алдына китерүе кыен булмады аңа. Зәңгәр күзле, аксыл чәчле, билләре төклетураныкы кебек эчкә тартылып торган, озын аяклы сәркатип кыз кунаклар килеп төшү хәбәрен хуҗасына ирештерүгә, шул мизгелдә үк, махсус көтеп торгандай, олпат гәүдәсен туры тотып, чәче агара башлаган мәһабәт ир атылып килеп чыгар да, заманында кылган изгелекләре өчен, рәхмәт сүзләрен догадай колагына пышылдый-пышылдый, Нәкыйпне кочагына алыр, аркасыннан сыпырыр, бәлки, яңакларын битенә тидереп алыр, шуннан соң гына, монда тагын бер бәндә бар икән әле дигәндәй, авызын ябарга онытып торган Талипка зур кулын сузар. Кабинетка керә-керешкә, Нәкыйп «күптән килергә әзерләнеп йөрсәк тә, тиз генә чыгып китеп булмады, ниһаять, сине (бәлки, кеше алдында «сезне» кирәк булыр) күрү бәхетенә ирештек. Яшәреп, матурланып киткәнсең, Дәүләт Советы оештырган җыелышта арыганрак күренгән идең» кебек, күңел түреннән ургылып чыккан мөкатдәс уйларын чәй өстәле янында яисә ресторанда дәвам итәр. Анда абзагыз Юзликәевкә кабатланмыйча гына нәрсә әйтәсен белер: партшколада укыткан профессорларны үртәп, ирештереп, бер ишесен мактап искә алыр, төне буена кәрт уйнап йә хәмер чөмереп утырганнан соң, зачёт-имтиханнарны уңышлы гына аударып кайтуларын әйтеп көлдерер. Күз төшүгә, ир-атның дәртен утка тарыган дарыдай кабыза, каны кайнап, иреннәре наз бөркеп торган тулы күкрәкле җыештыручы марҗага җылы мөнәсәбәтләре турында әйтү урынлы булырмы икән, дөрес аңлармы? Син арага кердең дип, шул хатын өчен ду тузып, миннән көнләшеп тә йөрде бугай. Ә бит майлы калҗа икесенә дә тәтемәде: бөтенләй өченче кешегә бер чанта кара уылдык, бер әрҗә коньяк төяп килгән калмык мужигына эләкте. Без кылтаеп, марҗаны күз белән ашап йөрүдән уза алмадык. Бу хакта, бәлки, Рим сенаторлары кебек, аякны суга тыгып, җылы мунчада сыра чөмереп утырганда елмаеп искә алырмын. Талип белән мондый тормыш нечкәлекләре турында киңәш-табыш итеп булмый шул, аңа ни, арба ватылса утын, үгез үлсә ит, хатыныннан итле пәрәмәч тә пешертә алмады, «өйдә юк» дип алдый булыр, бичәсе көнбагыш ашап, минералка эчеп, телевизордан сериал карап утыра торгандыр әле. Чын тормыш дәресләрен партшколада гына алып була иде шул, демократия дигән нәмәстәкәйләре шундый мәдәни-сәяси үзәкләрне бетереп начар эшләде. Хәзер әнә Рәсәй Президенты «әзерлекле кадрлар җитешми» дип зарлана. Үзенә күрә генә түгел, «коммунистлар мәктәбендә чарланган кешеләр кушканны сукырларча үтәүче роботлар, өсләренә бурыч алып, иҗади эшли белмиләр» дигән була әле, салам торхан. Бу бит Талипның үз ми казанында туган фикер түгел, көнче ташбакалар тараткан гайбәтне, кеше сүзен кабатлый. Бу уйлар Нәкыйпнең башында туктаусыз чуалып, килеп җиткәч кенә төгәлләнгән нәтиҗә төсен алдылар.

Назад Дальше