Отколотое зеркало / Китек көзге - Галиуллин Талгат Набиевич 6 стр.


 Яратуың чын булса, мин моңа, әлбәттә, шикләнәм, миңа артык шалтыратма, Алёша. Үтенеп сорыйм. Үзеңә кирәген минем киләчәк турында уйламыйча талап алдың. Яшьлек хатам өчен гомерем буенча күз яшьләрем белән түләргә туры килмәгәе. Сборларга йөрүеңне, буең белән алдавыңны дәвам ит!

Тыелган алманы татып караган баскетболчы соңгы тапкыр булса да очрашып, сөйләшеп утыруны кат-кат сорады, әзерләп куйган зиннәтле бүләкләре белән дә кызыктырып карады. Өйләнергә теләге барлыгы турында кат-кат тәкрарлагач та, кызның чакма ташы сыман каты торуын күргәч, соңгы чараны коткыны эшкә җикте:

 Синең яңа егетең турында мәгълүматым бар. Аның хатын-кызның башын әйләндерү тәҗрибәсе зур икән. Уйлап кара: аны утыз яшенә җиткәнче өйләнмичә яисә кыз-кыркынны таптамыйча яшәгән дип уйлыйсыңмы? Шуның өстенә ул иске, шалтыр-шолтыр йөри торган тугызлы машинадан башканы күрмәгән хәерче аспирант.

Олы спорт даирәсендә кайнаучыларның рухи дөньялары сай, акчага береккәнлеген, мактанудан тәм табуларын, үзләрен әллә кемгә куярга маһирлыкларын белгән Ләйлә озын егетнең авызын япты:

 Мин аның тормыш маҗараларын яхшы беләм. Һәммәсен бәйнә-бәйнә үзе сөйләп бирде.  Шунда ук үз ялганыннан кызарып китеп.  Кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Тиздән гөрләтеп туй уздырачакбыз,  диде.

3

Морадның үзенә җитди мөнәсәбәтен, киләчәген бәйләргә җыенуын, акылыннан бигрәк хисси тоемы белән ачыклагач, Ләйлә әтисе белән сөйләшергә, киңәшергә булды. Шуңа инанганчы әтисенең чакырулы карашын сизмәмешкә салышып йөрде.

 Әти, без Морад белән бик якынаеп киләбез. Ул миңа көннән-көн ныграк ошый бара.

Бөдрәлеген саклаган аксыл-җирән чәчле, зәңгәр төс йөгергән соры күзле, уртача буйлы, җитез хәрәкәтенә караганда, яшьлегендә йә йөгерешче, йә биюче булганлыгы сизелеп торган әти кеше, олы залдагы күн тышлы диванга җайлап утырып, янында басып торган кызының учын йөнтәс кулына алып:

 Әйбәт булган, кызым. Хуплыйм. Юкса, Ләйләмнең дә кәҗә бәтие кебек сикеренеп, бушка вакыт уздырып йөрер көннәре үтеп, үз учагын ягып җибәрер сәгате узып китмәсен дип борчылып йөри башлаган идем. Кызлар бит кыяр кебек, тиз өлгерә, момент бозыла.

Ләйлә әтисенең сүзләреннән юри чыраен сыткан булды, сары кашлары, таң атканчы күрешергә ашкынган Сак-Соклар кебек, бер-берсенә тартышып куйдылар.

 Юкка хафаланасың, әти, һәрнәрсәнең үз вакыты, җае бар. Әллә миннән туйдыгызмы, бу кыздан тизрәк котыласы иде дигәнрәк хыял белән янып-көеп яшисезме?  диде, уенын-чынын бер ми казанында кайнатып.

 Ничек инде сезнең язмышыгыз, киләчәгегез өчен без борчылмыйча яшик ди. Балаңны бөтен өметеңне баглап үстер дә, аның иртәгесе көне турында уйлама, имеш. Бигрәк тә кыз баладан аерылу авыр икән. Кадерлеңне бөтенләй белмәгән чит-ят кеше кулына тоттырып, кош баласын очырган кебек, ояңнан чыгарып җибәр әле. Хәлемнән килсә, үзегез риза булсагыз, газизләремне гел янымда гына тотар идем дә, балалар тизрәк өйдән чыгып китү ягын карыйлар шул,  дип, Сахип әфәнде ихластан көрсенеп алды.

Әтисен бераз кызганып куйса да, кәефе хуш Ләйлә югары дәрәҗәдәге гәпләшеп утыруны янәдән шаянрак эзгә төшерү ягын каерды:

 Мине яныгызда тотасыгыз килсә, ике як та хупларлык вариант тәкъдим итәм.

 Нинди?

 Өйләнешкәч, Морадны монда алып кайтырмын. Өенә чакырганы булмаса да, сөйләвенә караганда, аның бер бүлмәле фатиры безнең Томан оясыннан аз гына зуррак булырга тиеш.

 Кая яшәү мәсьәләсен әтиең исән-имин чакта хәл итәр. Урамда калдырмам. Безнең янда, оҗмахта яшәргә теләмәсәгез, әниеңне килен итеп төшергән хрущёвкабызны да саклап тотам.

 Дөнья барышы шуңа җайланган инде,  диде Ләйлә, җитдиләнеп.  Ата күңеле балада, бала күңеле далада дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер,  дип өстәде, кайчандыр ишеткән мәкальне бераз үзгәртеп.

Әти кеше бу фикерне ошатмады, кызының шаяртуын да кабул итмәде.

 Бу тәрбиясез, ата-ана мәхәббәтен күрмәгән, бәяләп җиткермәгән балалар турында әйтелгән мәкаль. Син аны башыңнан чыгарып ташла,  дип, килде-китте сөйләшүне хупламаганын күрсәтү йөзеннән булса кирәк, урыныннан торып йөренеп алды. Атасының холкын яхшы белгән Ләйлә ялгышмады. «Озаклап сөйләшеп, теңкәгә тия торган вәгазь укырга җыена бугай»,  дип уйлап куйды.

 Кызым, тормыш юлыңда нинди генә кыенлыклар, бәхетле, ничек диләр әле шагыйрь иптәшләр, мизгелләр булмасын, синең өчен таяныч, якты маяк төсле әти-әниең торса, аларга яхшы мөнәсәбәтең күңел тынычлыгы алып килер. Кешеләрне нәрсә якынлаштыра?  Сахип, галәм серләрен ул гына белгән кешедәй, имән бармагын алтатар көпшәседәй өскә күтәрде.  Кан уртаклыгы, кызым. Шул гына кешеләрне бәйләп, җепкә тезеп тота. Ни өчен гаиләләр еш таркала? Аларны уртак кан бәйләп, укмаштырып тотмый. Ә мәхәббәт дигән әкәм-төкәм мәңгелек булмый, утка эләккән коры йомычка кебек, тиз көлгә әйләнә.

Сахип әфәнде яраткан мәүзугына кереп киткәч, туганлык мөнәсәбәтләре турында туйганчы, озаклап фәлсәфә сатты. Ләйлә әүвәл аны кызыксынган булып, мәктәптән «икеле» алып кайткан укучы бала кебек бирелеп тыңлады. Күңеленә кызыклы бер фикер килгәч, урындыгында боргалана, бит очларына чокырчыклар чыгарып елмая ук башлады. Билгеле нәрсәләр хакында шулай озак һәм эчпошыргыч итеп сөйләүчене кая тыңлаганы бар соң аның? Шуны исенә төшерү күңел шәрифләрен күтәреп җибәрде. Бөек Толстой каләменнән төшкән Каренин шулай нотык тотарга, акыл сатарга, өйрәтергә яраткан ич. «Анна Каренина» романын укыган иде, күптән түгел фильмын да карады. Күрәсең, уңышсыз мәхәббәте белән беррәттән, Анна, карт иренең вәгазьләреннән туеп, поезд астына сикергәндер. Каренин ролен уйнаучы артистның фамилиясен хәтерләмәсә дә, артык тигез, төссез сөйләве белән аның нәкъ әтисенә охшап торганын тәгаен хәтерли. Аның нотыкчыны бүлдереп, янәдән уйнаклап, шаяртып аласы килде. Ләйлә аякларын марилар биюендәге шикелле тыпырдатып алды да:

 Уртак бала кан йөрешен үзгәртеп, кешеләрне якынлаштырмыймы? Мәхәббәт вакыт узгач сүнсә дә, рухи якынлык, уртак мәшәкатьләр, зәвыклар, ахыр чиктә истәлекләр кала бит.

Кызының үзен бүлдерүен, сүзләрен җитди кабул итмәвен Сахипның диванда боргаланып утыруыннан, күзләрен каплый язырдай салыныбрак төшкән аксыл кашларының калтыранып алуыннан сизде тыңлаучы. Әти кеше баланың аң төпкелендә яткан борылышларны да тоеп ала шул. Сахип та сүз елгасын башкага борып җибәрү кирәклеген сизде.

 Шатланып бетә алмыйм, Ләйләм.

 Нигә диик инде, әтием?

 Балаларым икесе дә кыз булды.

 Аның ни аермасы бар? Ир бала да бала, кызы да бала.

 Юк шул. Кызлар, бердән, ягымлы, иркә булып үсәләр, үзләрен тудырып үстергән, канат куйган әти-әниләрен ташламыйлар. Ә егетләрне хатыннары алып китә дә вәссәлам, бигрәк тә тормышы җайлы буразнага төшсә, аларга ата-ана да, әби-бабай да кирәкми. Юньсезләре пенсия көнне «хәл белергә» килеп җитәләр.

Сөйләшүнең яңарак юнәлешен иярләгән Сахип, аталар белән балалар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр турында рус, татар әдәбиятларыннан мисаллар китерә-китерә, кызын тәмам алҗытты.

Ләйләнең пырдымсызланып, сәгатенә карап-карап алуы буенча каядыр ашыгуын сизеп, Сахип (яшьләр, акыллы фикерләрне акыл сату дип ялгыш бәяләп, өлкәннәрне тыңларга яратмыйлар шул) төп фикерен кызының колагына иңдереп калырга ашыкты:

 Егетең сиңа тәкъдим ясадымы соң әле?

 Үзем «миңа өйлән» дип әйтермен, яме,  диде Ләйлә, иреннәрен сузып.

Кызының ирониясен кабул итмәгән ата кеше:

 Гадәттә, кушылу, гаилә кору турындагы фикер әүвәл ирләрдән чыга. Хатын-кыз әле бераз уйланыбрак торырга, бу сүзне күптән көтеп яшәгәнен сиздермәскә тиеш,  диде.

 Мин аңа «әтинең тиз арада кияүле буласы килә, сузма» дип әйтермен.

 Мин синең белән олы башым белән киләчәк тормышың, язмышың турында сүз алып барам. Гел уенга борып утырасың. «Тормыш ул театр» дип раслаучылар булса да, сәхнәдә озак яшәп булмый. Спектакль беткәч, артистлар да өйләренә таралышалар. Минем, кызым, сиңа бик зур үтенечем бар: син безнең борынгы, ерактан, ханнар заманыннан килгән Габбасов фамилиябезне сакларга тиешсең. Аның юл башында атаклы муллалар, зыялылар торган. Ул безнең горурлыгыбыз, рухи мирасыбыз. Улыбыз булмагач, нәсел дәвамчысы буларак син каласың. Үзең беләсең: минем энекәшнең хатыны башка милләт кешесе. Аның балалары соңрак фамилиябезне үзгәртеп, бозып бетерәчәкләр. Котдус Кутузовка, Әклим Климовка, Нуретдин Нардинга әйләнгән шикелле аны да берәр Габисовка яисә Абисовскийга үзгәртәчәкләр. Апаң Регина, мине тыңламыйча, иренең фамилиясенә күчте, ә гаилә бәхетле булмады.

Апасының ире белән аерылышуында әтисенең дә катнашы барын яхшы белүе өстенә үҗәтлеге дә берничә кешегә җитәрлек Ләйлә мондый тәкъдим белән килешергә ашыкмады.

 Габбасова булып калып кына мин бәхетле булырмынмы? Гаиләмне сакларга ярдәм итәрме бу фамилия?

Сахип Миндрахманович мәсьәләгә киңрәк карашы белән кызының шиген, шөбһәсен таратырга булды:

 Үзең күреп торасың, шул фамилия белән мин нинди уңышларга ирештем. Әүвәл нәсел фамилиягә хезмәт итә. Соңыннан фамилия барчасына югарыга үрмәләргә булыша. Син университетның иң престижный факультетын тәмамлап киләсең. Укырга кергәндә, берничә балл җитмәсә дә, фамилиябез артында торган кешеләрнең абруе мәсьәләне уңай якка хәл итте дә куйды.

Ләйләнең әгәр дә энең олы түрәләрнең күзенә чалынып, турылыклы хезмәте белән өскә күтәрелә алмаса, сине үз артыннан сөйрәп бармаса, һаман да техникумда информатика укытып, вак-төяк сәүдә белән шөгыльләнеп көнеңне күрер идең дип ярып салырга теле кычытса да, кызыл рубинлы алка, «Мәрәкә» ширкәтеннән бизәнү әйберләре алу өчен акча сорыйсы исенә төшкәч, үзгәрәк четерекле сөаль бирү белән чикләнергә булды:

 Ни өчен әнием үз фамилиясендә калмады? Теләмәдеме, әллә синең тәти фамилияңә кызыктымы?

Туры җавап бирәсе урынга, Сахип Миндрахман улы покосны киңрәк алдырырга булды:

 Әниең чибәр, чая ханым. Мишәрләргә хас гадәтләрнең күбесен үзенә сеңдергән. Тоткан җиреннән өзмичә җибәрмәс. Менә мине дә бик тиз загска алып китте, мин аңгы-миңге йөргән арада, апаңны, сине табып, үзенә гомерлеккә әсирлеккә төшерде. Тик үзенә әйтә күрмә: әниең чабаталы нәсел баласы. Аның кыз фамилиясе Гыйздуллина иде. Хикмәт озынлыкта гына да түгел. Аның туры бабасы Гыйздулла исемле була. Яңа ясалган, тарихы кичә генә башланган фамилиянең кай җиренә ябышып ятасың? Борынгы фамилияләрен саклап калу өчен, бик күп буын бабаларың зур көч куйганнар, көрәшкәннәр дип уйлыйм. Басып алучыларга нәсел җебен югалткан манкортларны буйсындырып тоту җиңелрәк булгандыр.

Ләйләгә дә фамилияләре борынгы, серле һәм күп мәгънәле тоела. Баш бирмәс б хәрефләренең янәшә килүе, а ның эчке рифма ясавы үзе ни тора. Татар теле дәресләрендә Әлфия апасы сингармонизм кануннарын тикмәгә генә өйрәтмәгәндер. Тик бу гамәлне тормышка ашыруда урыстан иңсә дә, үзебезнеке булып киткән ну теркәгече тырпаеп, эчне пошырып тора. Бу хакта Морад белән ничек сүзне башларга? Ул укыган кеше, бәлки, вакланып та тормас, үзеңә кара дип, фикерен тәгаенләп әйтмәве дә бар. Яһүдиләрдә генә бит ул нәсел башында аналар тора, диләр. Ә татар-төркиләрдә хатынның ир фамилиясенә күчүе бәхәс тудырмый торган хакыйкать санала.

Кичә Ләйлә киңчә битеннән, бәрәңге борыныннан, чем-кара күзләреннән, эре сөякле гәүдәсеннән кыпчак нәселе икәнлеге күренеп торган Фәрдәния Газиз кызы Нигъмәтуллинаның, рус егетенә кияүгә чыгып, Иванова фамилиясен алуы турында зәңгәр экраннан горурланып сөйләвен тыңлап, милләттәше өчен оялып утырган иде. Бәс, шулай булгач, ни өчен Ләйлә иренең фамилиясенә күчмәскә тиеш? Дөрес, Морад үз фамилиясен яратып бетерми. Сәлимуллин, имеш. Тел төртелерлек авазы да юк. Артың белән бозлавыктан шуып барган кебек кенә. Бәлки, булачак ирем үзе безнең фамилияне алыр. Габбасовлар булып, кулга-кул тотынышып, Муса Җәлил һәйкәле яныннан узсак, ничек күңелле булыр иде. Юк, ошбу тәкъдимне әйтергә кыюлыгым табылса да, Морад риза булмас. Мәскәүдә яисә башка рус шәһәрендә кунакханәгә урнашканда, фамилиямне дөрес яздыра алмыйча интеккәнем шактый булды дип көлә-көлә сөйләгәне хәтердә. «Саломуллин» дип язалар йә икенче л ны санламыйча төшереп калдыралар. Төрки дөньяда Сәлим киң таралган исем, төрекләрнең атаклы солтаны Сәлим исемен йөрткән. Ул да, абзаң шикелле үк, алдынгы карашлы булган, яраткан хатынын менә болай күтәреп алып, беләгендә үти-үти иттереп йөрткән дип язганнар бер югалган китапта ди-ди тәмләп теленә салынганы хәтердә. Морадның Ләйләне кулына күтәреп алып, баскетболист шикелле үк булдыра алмаса да, шактый әйләндерүе күңелдә.

Әтисенең җавап көткәне кызның келт итеп, чеметтереп исенә төште.

 Әти, мин фамилиябезне сакларга тырышып карармын. Бу мәсьәләгә Морадның мөнәсәбәте ничек булыр бит әле. Нәсел тамгасын саклыйм дип, иремне югалтуга бармаячакмын.

Сахип Миндрахмановичның күңелен бимазалап торган ачыклыйсы сөальләре бетмәгән икән әле.

 Әти-әниләре кем диик инде булачак киявебезнең? Кайларда яшиләр?

 Кайсыдыр район үзәгендә көн итәләр, икесе дә мәктәп укытучылары, белүемчә.

 Шкраблар дисеңме? Совет чорында аларны шулай дип кенә йөртәләр иде. Школьные работники була инде. Укытучы минем өчен буш моралистның синонимы. Ул үзеннән торган нәрсәләрне булдыра, хәл итә алган кешедәй күп сөйли, сорамасаң да, киңәшен бирә. Кыскасы, буш куык

Тырнаклары алсу төскә буялган кулын җавапка әзер укучы кебек өскә күтәреп, Ләйлә янәдән атасын бүлдерергә җөрьәт итте:

 Иптәш Габбасов, беренчедән, үзегез дә хезмәт юлыгызны мәктәптә булмаса да, укытучы буларак башладыгыз, икенчедән, «иң әдәпле, тәртипле балалар укытучылар гаиләсендә тәрбияләнәләр» дип сөйләгәнегез хәтердә.

Сахип әфәнде, кызының аңлатмасын колак яныннан гына уздырып, үз дугасын бөгүне дәвам итте:

 Синең нинди нәселдә туып үскән былбыл баласы, бик кадерле кыз икәнеңне беләме соң егетең?

Ләйлә, тавышына мыскыллау төсмере чыгарып:

 Безнең кул җитмәслек бөеклек, галилек, илаһилык, кызыңның кул тидерергә ярамаслык дәрәҗәдә асыл зат, иркә булуы турында Морадның үзенә бәйнә-бәйнә сөйләп бирерсең. Бик беләсең килсә, ярты елдан артык очрашкан арада нәрсә турында гына сөйләшмәдек, тик сезнең кем булуыгыз, фатирларыгыз турында бер генә тапкыр булса да, юри генә дә кызыксынмады. Барысын да аңлау өчен аңа безнең йортны күрү дә җиткәндер. Ул сезнең банктагы акчаларыгызга өйләнергә җыенмый. Аңа мин генә кирәк. Таләпләре зур түгел, тик ул горур, мөстәкыйль егет.

Сахип Миндрахманович кызын бөтенләй аңламас булды. Каян иңгән аңа шундый усаллык, бөтен изгелегебезне сызып ташлап, булачак ирен хәзер үк бездән өстен куеп маташа түгелме? Шулай да бик онытылып китмәсен, аңа тормыш асылын, кемнең кем икәнен аңлата башларга вакыттыр.

 Кызым, ирең буйлы, чибәр, укыган булса да, аның матди хәле, хезмәт урыны буенча синнән түбәнрәк дәрәҗәдә торуы лазем (төрекләргә кара май сатып баеп алган әтисе шуларның сүзләрен кыстырып җибәрергә ярата иде), шундый гаиләләр ныграк була.

Әтисенең үзләрен мактауда, нәселләрен күтәреп куюда чама хисен югалтуын яхшы белгән Ләйлә «әйе, дөрес сөйлисең» дип, башын селкеп, үз уйларына чумып, оеп утыра бирде. Кызының үзен игътибар белән тыңламавын сизгән Сахип әфәнде, сүз җиленең борылышын үзгәртеп, Ләйләне тормышчанрак сораулар белән китереп кысарга, йөзенә, бөтен гәүдәсенә бик борчылучан кеше кәсафәтен чыгарып, кызыктыргыч җим ташларга булды.

Назад Дальше