Отколотое зеркало / Китек көзге - Галиуллин Талгат Набиевич 5 стр.


Өстендәге җиңел кызыл курткасы белән Ләйлә авыр уйларын салып ташлагандай булды. Артык борчылуны яратмаган башы бер кичтә өелгән хәлләрдән талчыккан булса да, әтисенә һәм шул арада икенче каттан килеп төшкән әнисенә соңгы яңалыкны әйтми түзә алмады:

 Шатланыгыз. Бик әйбәт татар егете белән таныштым. Аэропорттан өйгә ул алып кайтты.

Чуар пижамасын киеп алган әтисе, гадәтенчә, озаклап сөйләшүгә әзерләнеп, диванга барып чүмәште.

 Ә тегең каршы алмадымы?

Кыз, күзен дә йоммыйча, әтисенең күңеленә хуш килердәй җавап бирде:

 Мин аңа үзем килмәскә куштым. Әти каршы ала, дидем.

 Кызык,  диде әтисе.  Сине алып кайткан егет ничек туры килде?

 Аның да көткән кешесе самолётта булмады,  дип котылды ялганын тоттыра язган Ләйлә.  Иртәгә сөйләшербез, арыдым, йокым килә,  дип, үз бүлмәсенә кереп китү иң хәерлесе иде.

Әтисенең төпченергә, нәсел-нәсәбе турында сораштырырга, елганың башына төшәргә, киңәшен кызганмыйча бушка бирергә яратканын белгән Ләйләнең үз кичерешләре белән каласы килде. Кызының иң яшерен серләре турында хәбәрдар әнисе кызын мөлдерәмә кара күзләре белән иркәләп, моңсу гына карап алды да, төнгә кефир әзерләргә аш-су бүлмәсенә юнәлде. Ләйләнең күңел тынычсызлыгын ана җаны тирәнтен сиземли иде. Татар егете белән танышуы яхшы, ахыры хәерле булсын. Тик колга баскетболистның кылган этлеген ул ничек кабул итәр, мужиклар кебек бәйләнчек, үч саклаучан булып чыкса, тату гаилә турында хыялланырга гына кала.

Кызының төзәтеп булмаслык бәлагә тарыганын маңгаендагы җыерчыкларының тирәнәюеннән, моңсулык иңгән күз карашыннан, йөрүенең авыраеп китүеннән үк сизенде ана. «Харап булган кызым, монысы да апасы кебек бәхетсез булыр микәнни?» дигән ачы фикер миен тырнап узды. Ләйлә әүвәл сөйләмәскә тырышса да, әнисенең басымына түзә алмыйча, гасабиланып урынында таптанды да, йөрәген буып торган хисләр ташкынын тыя алмыйча, кычкырып елап, башы белән әнисенең иңбашына барып кадалды

Җир шарында гел кабатланып торган гадәти хәл килеп чыккан. Ләйләнең шампан шәрабына мөкиббән китүен яхшы белгән, хатын-кыз мәсьәләсендә тәҗрибәле баскетболист, кызга сиздермичә генә, чәркәгә аракы кушып эчерткән дә үтә күренмәле Ләйләнең башына киткән. Җитмәсә, кош мамыгыдай җиңел кызны күтәреп, зыр-зыр әйләндерә-әйләндерә, тәмам миңгерәүләтеп, йомшак ятакка илтеп салган. Яклаучысыз, чарасыз калган кызны Алёша шашып үбәргә керешкән, кызның бөтен тәне-җаны тыпырчына башлаган. Мондый хәлнең кияүгә чыкканнан соң гына булырга тиешлеген ата-анасыннан, сугыш ветераны бабасыннан кат-кат ишеткән кыз «ярамый, ярамый» дип карышырга тырышса да, егетне этеп җибәрергә әллә көче җитми, әллә үзенең дә тыелган оҗмах алмасын татып карау теләге туа ни булганын үзе дә аңламыйча кала. Хәзер үкенүдән ни файда? Әтисе берни сизмәсә дә, ана кешедән бернәрсәне дә яшереп булмый шул. Ләйлә әнисенә, үзендә дә кинәт дуамал дәрт кабынуны гына танымыйча, барысын бәйнә-бәйнә бәян итеп бирде. Белеме буенча шәфкать туташы Халидә ханым, кызын бүлдермичә, ишкәнсең икән дигән сыман, ачы лимон капкан кешедәй, чыраен сытып тыңлап бетергәч, «аның сиңа өйләнергә нияте бармы?» дигән соравына «миңа кияүгә чык, дип әйткәне, үземнең, миңа өйлән, дип бәйләнгәнем булмады» дигән, бу хәлдә мөмкин булган иң тулы җавапны ала.

 Балага гына уза күрмә! Хәзер егетләр кызның инсафлы булуыннан бигрәк, ата-анасының матди хәленә, биләгән урынына игътибар итәләр. Ирең беренчең булса, аны кулга алуы, үз кубызыңа биетүе ансатрак була анысы. Нинди кеше насыйп булыр инде, кызым, үзеңә? Апаң Регинаның да тормышы шулайрак килеп чыкты. Әүвәл әтиең киявебез Рәхимнең салгалавын өнәмичә, «кызым, яшь чагыңда ташла син бу алкашны» дип, теңкәсенә тиде. Балалары булмауны да аңардан күрде. Врачларга алып барып, тикшертеп, «Рәхимнең балалары булмаячак» дигән кәгазь дә алып кайтты. Гиппократ антына турылыклы, намуслы врачларын да көндез шәм яндырып эзләсәң дә табуы кыен. Кемнең дәрәҗәсе бар, кайсы күбрәк түли, теләсә нинди диагнозны куеп бирәләр. Шуңар да типсә тимер өзәрлек ирләр, җигеп сабан сөрерлек таза хатыннар оялмыйча инвалидлык кенәгәләрен селкеп йөриләр. Апаңның элеккеге ире өйләнгән, рәхәтләнеп ике бала үстереп ята, диләр. Атаңа шул чакта сөйләгән идем, сул як борын тишеген генә кабартты да «кызым чибәр, бай, үзенә тиңен тапмый калмас әле» ди, «яше уза бит, бала табарга соңарып бара» дигәч, «юк белән башымны катырма» дип, бүлмәсенә кереп бикләнде. Хатасын тану юк.

Халидә ханым кызының иңнәреннән тотып, күзләренә карап өстәп куйды:

 Кызым, спортсменыңны кылган явызлыгы өчен каһәрләсәң дә, каршы алырга бармаганы өчен рәхмәт әйтергә тиешсеңдер. Ул килсә, татар егетен очратмас идең. Бик итагатьле, зыялы адәм, дисең. Өлкәнрәк булуы да яхшы. Әтиеңнең, тормыш алып бару өчен ирләр олырак, тәҗрибәлерәк булса әйбәтрәк, дип, гел такылдап торган көне.

Юлда аруга сылтап, әтисенең сораштыруларыннан җиңел генә котылса да, үзеңнән качу мөмкин түгел икән. Ләйлә җәһәт кенә бүлмәсенә кереп бикләнсә дә, җанына тынычлык килмәде, тәнен кая куярга белмичә, мендәрен әйләндерә-тулгандыра, таң атканчы чәбәләнде. Морад белән танышу китергән талгын шатлыкны үкенеч, сөенечне үткен тырнакларын әллә кайларга батырган борчу сөреме алыштырды.

2

Ләйлә очрашуга черки сыткан җиңеллек белән вәгъдә биргәч, Морад көтелмәгән танышулары, кыска вакытта туган ниндидер эчке тартылулары турында уйланып кайтты. Нәрсә булды соң әле бу? Очраклылыкмы, әллә язмыш уенымы? Гаиләләр тарихы күрсәткәнчә, кешеләр икенче яртыларын шулай көтмәгәндә очратып, гомерлеккә яр, иң якын затлар булып калалар, холыклары тәңгәлләшсә, бәхеткә тарып яшиләр, ә инде уртак тел таба, мал бүлешә алмасалар, дошманлашып аерылалар. Икенче яртыларын таба алмыйча интеккәннәре дә буа буарлык. Гасырлар дәвамында гаилә коруга ярдәм иткән ярәшү, баш кодалар институты да телевизор каналында кемгәдер акча эшләү өчен генә хезмәт итә бугай. Үзен Ләйлә дип таныштырган кызга ышанырга буламы? Кызлар күңеле кызган казан, учакка утын өстәп тормасаң, тиз суына диләр бит. Икенче яктан утызын вакларга әзерләнеп йөргән Морад мөстәкыйльлегеннән, буйдак тормышыннан бик канәгать зат иде. Гаилә тормышы аны беркадәр куркыта да. Мәктәптә, бигрәк тә югары уку йортында бергә белем өстәгән таныш-белешләренең, дус-ишләренең, никах укытып, рәсми язылышып яшәгәннәрнең дә шактые бераз торып карагач, мәхәббәт агачының суы кибә башлауга, нарасыйлары хакы белән дә санашмыйча, тәртәләрен төрле якларга боралар, дәрьядагы кораблар кебек таралышалар. Ата ялганчы статистика бу турыда ачыктан-ачык мәгълүмат бирмәсә дә, югары белемлеләр, шәһәрдә яшәүчеләр арасында аерылышу очраклары күбрәк тә бугай. Чүп чиләген кем чыгарырга, баланы бакчадан кем алырга, тәрәзәне ачарга ярыймы кебек вак-төяк бәхәсләр олырак җәнҗалларга күчкәч, мәхәббәтне нәфрәт пәрәвезе күмә. Ә дөнья, мал-туар мәшәкате белән мәшгуль авыл кешесенең исә эчкечелеккә сабышмаса, хатыны белән «аңлашып» утырырга вакыты да калмый бугай. Анда аерылышулар шәһәрдәге кадәр күп түгел.

Әлбәттә, әле бер тапкыр аралашу гына бернигә дә мәҗбүр итми. Аңа да ирекле, азат тормышы белән саубуллашып, гаилә исемле кара урманга кереп китәргә туры килер микәнни? Аны үзләренә өйләндерергә, муенына камыт кидерергә тырышып караулар булмады түгел. Тик берсе дә Ләйлә кебек күңел кыңгырауларын уята, зиһенен чуалта алмаган иде.

Икенче көнне Морад машинасы белән кара капка янына килеп туктауга, аннан иптәш кызы белән Ләйлә дә килеп чыкты. Куе болыт төсле кара, күпертелгән чәчле, карлыгандай кара күзле, озын муенлы, нечкә билле икән дусты. Буе Ләйләдән озынрак, кыска кара итәге аякларының төзлеге белән сокланырга тулы мөмкинлек бирә. Мондый чибәрләрнең иргә баш бирмичә мөгез куярга маһирлыклары, ахыр чиктә ялгыз калулары Морадка мәгълүм иде. Андый гүзәл затлар тирәсендә сырпаланып, ымсынып йөрүчеләр күп булса да, чәчләрен гомерлеккә бәйләргә ашкынып торучылар санаулы була.

Ләйлә Морадка мөрәҗәгать итеп, рөхсәт сорагандай тавыш белән:

 Дустым Айсылу килеп чыккан иде хәл белергә. Безнең белән аралашасы килә,  диде.

Ләйлә күрешергә үзе кулын сузгач, егет аның йомшак учын үзенекендә, мәгънә салып, озаграк җибәрмичә торды. Айсылу белән башларын иеп кенә исәнләштеләр. Нинди максат белән ахирәтен ияртергә булган икән Ләйлә? Үземә караганда матуррак шәриктәшем артыннан сөйрәлә башламасмы дип сынау өченме, әллә, киресенчә, егетләр сайлауда тәҗрибәле дустыннан зәвыгына бәя алу өчен дәшкәнме? Уен зурдан баргандай тоелды аспирантка. Машина янына килгәндә дә, ишекләрне ачып утыртканда да, Морад яшертен-орынтын гына Айсылуны өйрәнүен дәвам итте. Кыз тышкы гүзәллекнең сихри чигендә тора. Рәсемдәге сынны ныграк өйрәнгән саен, элек игътибар ителмәгән яклары ачыла барган кебек, аңа гел карап торасы килә. Күзләрне камаштырырлык гүзәл Айсылу көндәлек мәшәкатьле тормыш өчен яратылмаган, чын татар кызы шундый да була ала дип күрсәтү өчен җәннәттән иңгән асыл кош кебек иде. Кояш нурлары шактый мул кунган аяклары белән гөнаһлы җирдән атлаганда, чиләкләре мөлдерәмә көянтәне иңенә куеп баргандай, билләре Шәрык биюен искә төшереп, уйнаклап торалар. Морад котырынып алырга әзер нәфесен авызлыклау әмәлен тапты. Бу гүзәл сынга Ләйләгә хас мөлаемлылык, ихлас елмая белү, ягъни ир-ат халкын үзенә карата торган самими җылылык җитенкерәми. Әгәр аңа күк галиҗәнаплары белән идарә итүчедән «икесеннән күңелеңә ошаганын сайлап ал, Алла колы» дигән әмер килсә, ул, һич икеләнмичә, Ләйлә тарафына борылыр, кочагына аны алыр иде. Учын кулында тоткан мәлдә Ләйләне игътибар беләнрәк өйрәнә алды ул. Кыз аэропортта чибәррәк, өлкәнрәк, усалрак күренгән иде. Гәүдәсен җыеп куйган кыска күлмәк кигәч, бала-чага булган да куйган. Урынында тыныч кына басып тора алмавын әйтми дә инде. Аяклары «төнге күбәләкләр» неке шикелле колактан үсеп чыкмасалар да, нечкә биленең табигый дәвамы булып, ир-атның кулын үзләрен сыйпарга котыртып торалар. Зәңгәр күзләре елмая, бит урталары, көлгән саен, назлы чокырчыклар хасил итә. Биек, ачык маңгае белемнең үзенә җиңел бирелүенә ишарә ясап тора. Матур матур күренмәс, сөйгән матур күренер дип, юкка гына сайрамыйлардыр гашыйклар.

Морад, ике гүзәл затны тугызлы «Жигули» ена утыртып, машина куярга җайлы урын табып, төрек кафесына алып керде. Айсылуның матурлыгын төрек кардәшләр дә «чок гүзәл» дип бәяләделәр. Морадка, аның ягына күзен тондырмас өчен, су салу, салфетка бирү кебек мәҗбүри булмаган шөгыльләр табарга туры килде. Тиздән Айсылу «иптәшләр, гафу-гафу, минем барасы җирем бар, сезнең белән дөньямны онытып утырам» дип, озатып куюдан баш тартып, Ләйлә күрмәгәндә, Морадның җилкәсенә орынып, кәс-кәс атлап чыгып та китте.

Алгарак китеп булса да, шулхәтлесен искәртү мөһимдер: Айсылу белән тагын берничә тапкыр уртак мәҗлестә булырга туры килде егеткә. Яшьләрнең туй мәҗлесендә дә түрдә утырды чибәр кыз. Аннан соң ул юкка чыкты. Байтак вакыт узганнан соң гына, Ләйлә мондый җөмлә ычкындырды:

 Айсылу сиңа гашыйк булган икән теге чакта. Аннан соң, Интернет аша танышып, Австралиядә яшәүче татар егетенә кияүгә чыкты. «Иремне яратмавымны тормыш муллыгы, табигать матурлыгы тулыландыра» дигән бер хаты гына килде.

Ләйлә белән Морад ул кичне кафеда икәү генә калгач, үзләрен кавыштырган вакыйганы рәхәтләнеп, җәелеп, көлешеп искә төшереп утырдылар. Һәр кечтеки деталь, машина көзгесендә күзләрнең очрашып алуы, икесенә дә оят булып китү алар өчен ифрат мөһим тоелды.

 Ә син, Морад, күзләремә чумдың.

 Синең күзләрең миңа төбенә зәңгәр күк йөзе төшеп утырган серле кое булып тоелды.

Мондый гәпләшеп вакыт уздырулар икенче, өченче, тагын әллә ничәнче очрашуларда дәвамын тапты, концерт залларына, бию мәйданнарына алып килде. Һәр яңа күрешүдә егет Ләйлә холкының күркәм якларын ачып, кызның үзенә торган саен ныграк ошый баруын, аны берничә көн күрми торса, бик әһәмиятле, кыйммәтле әйберен югалткандай хис итә башлауны сизде. Яшь булса да, аның һәр шәйгә үз бәясе, хөкеме булуы, шат күңеллелеге, хәтта үзенчә тәмләп, дөньясын онытып үбешүе хатын-кыз назын шактый татыган Морадны да әсир итте. Чын-чынлап, малай-шалай кебек ихтыярымны югалтырлык дәрәҗәдә гашыйк булам түгелме дип, шатланыргамы, кайгырыргамы икәнен тәгаенли алмыйча хисләнеп, кичерешләр дөньясына чумып утырулары еш була башлады. Нишлисең, бу фани дөньяда синнән тормый, ихтыярыңа буйсынмый торган көч тә бар, күрәсең. Мәхәббәткә һәммә инсанның күңеленә хуш килерлек аңлатма-билгеләмәнең табылганы юк бит әле. Һәркем үзенчә акылдан шаша. Ләйлә дә миңа битараф түгел бугай. Юкса, көненә әллә ничә мәртәбә телефоннан шалтыратып, һәрдаим очрашуга әзер булып тормас иде. Бәлки, без гашыйклардыр, бер-беребезне гадәти булмаганча эзләп табуны югары көчләр оештыргандыр. Уртак танышлар, студент тормышы, киенү әсбаплары турында кемгәдер бик буш, мәгънәсез тоелган сөйләшү-көлешүләрдән тәм таба торган булдылар. Ләйлә бервакыт:

 Морад җаным, мин сине гомерем буена дулкын арасыннан аккош көткәндәй эзләдем,  дип, каядыр укыган, ишеткән ясалмарак җөмлә ычкындыргач, егет тә үзенең «белгечлеге» нә кереп китте.

 Ләйлә матурым, мәхәббәт ул җан белән тәннең бердәмлеген табу билгесе, язгы суларның иңрәп ташуларына, күк күкрәүләренә, яшеннәргә тиң бөек хис, олы бүләк, тетрәндергеч халәт. Аны саклый, кадерли белергә кирәк. Ул,  мин сиңайтим, зиһен белән аңлап бетерә алмаслык илаһи көч, күктән иңгән бәхет,  дип, кызны сәрхушландырганчы сайрады.

Күрәсең, еш-еш утлы сулаудан, Морад теленнән төшкән матур сүзләрдән Ләйләнең йон күлмәгендәге өске каптырма сәдәпләр чишелеп китә. Кыз, берни уйламыйча:

 Морад, сәдәпләрем ычкынды, каптырырга булышмассыңмы?  ди.

Сәдәп төймәләү капчык ташу яисә эссе көндә печән чабу түгел ич, бу шөгыльгә егет бик теләп алына. Мәгәр күлмәкнең өске өлешен каптырырга гына вәкаләтле куллар күкрәкнең тигез кырда калкып чыгып, тырпаеп торган биеклегендә тукталып калалар. Өлгергән алманы кыскан куллар төймә каптыру турындагы вазифаларын онытып җибәргән мизгелдә Морадның бөтен тәне буйлап ток җибәрделәрмени, үзе әйтмешли, бала-чага кебек теше тешкә шакылдап бәрелгәнче калтырана башлый. Сәдәпләрне заманча «каптыру» кыз күңеленә дә хуш килә. Ашыктырмый, көйсезләнми. Морадка аның тавышы ерактан, мәңгелектән килгәндәй тоела:

 Абзыкай, әй, абзыкай, мин сездән күлмәк төймәләрен каптырырга сораган идем, сез аларны чишеп барасыз түгелме?

Ләйләнең тавышы да тамагына юкә балы утырган кешенеке кебек карлыгыбрак, дөресе, күкрәктән, егетнең кулы тирәсеннән чыккандай тоела. Икесенә дә отыры рәхәт иде. Кызык инде, нибары ике ай элек дөньяда яшәүләреннән дә хәбәрдар булмаган кешеләр янәшә атлап киләләр дә, туктап, беренче күргәндәй, озак итеп бер-берсенә, мишәрең әйтмешли, багып торалар. Ике арада сузылган наз җебе күрешмичә торганда да йөрәкләренә яшәү дәрте биреп тора.

 Китап укыганда да, синең йөзең күз алдымда, ачык битнең сул ягында хәрефләр бии, уң ягында син елмаеп басып торасың, Морад. Аэропортның көтү залындагы кебек.

Шул мизгелдә кызның күзләрендә шаян ут чаткылары бии. Тик Морад кызның катлаулы эчке халәтен аңлап бетерми. Кирәге дә юк. Алар бер-берсен күптәннән белгәннәр, тик очрашу сәгате генә кичектерелә килгән. Моннан соң Алла юк, булса да, вак-төяк, артык шәхси хәлләргә юнәлеш биреп торырга җитешми дип әйтеп кара!

Бөтен барлыгын онытып сөешкән мизгелләрдә дә Ләйләнең күзләреннән моңсулык сөремен юып төшерә алмаган ике сәбәп бар иде. Аң төпкелен туктаусыз тырнап, борчып торган серне Морадка да чишеп булмый шул. Киләчәкләре өчен нәкъ аңа белдермәү хәерле. Һәрхәлдә, туй узганчы. Берсе баскетболистның дәгъваларыннан котылу, китергән зарарын сиздермәү, үзеннән биздерү булса, икенчесе яраткан әтисенең төпченүеннән, әхлакый киңәшләреннән файдалы гына арыну иде. Алёша Мәскәүдән кайтып төшкәннең икенче көнендә үк шалтыратып, «мин бик ашыгыч рәвештә башка шәһәргә чыгып китәргә мәҗбүр булдым, кесә телефонымны өйдә онытып киткәнмен, зинһар, гафу ит, сине югалту куркынычы янагач, төн йокыларым качты, мәхәббәтемнең Урал тауларына тиң олылыгын аңладым, бүген безнең уенны карарга килегез, соңыннан иң затлы ресторанга алып барырга риза» дип, сөйгәнен очрашуга чакырган сандугач кебек сайраса да, аның поезды тукталышны узып киткән иде. Күңелен башка ялкын биләгән кыз, спортчының гомуми сүзләрен колагы яныннан уздырып, дәгъвачыга бернинди өмет калдырмыйча, кискен итеп җавап бирде:

Назад Дальше