Мин аның вальс биегәнен күргәнем бар.
Бәлки, ботинкасы аягын кыскандыр, галстугы җайсыз бәйләнгәндер. Тормышта төрлесе була. Син аның сүзләренә әллә нинди мәгънәләр салып, үзеңне бимазалап йөрисең, дип, ана кызын тынычландырганчы сөйләде. Ана белән кыз беренче тапкыр олыларча сөйләшүдән арып, диванга утырып, икесе дә елап җибәрделәр. Кыз әнисенең тезләренә башын куйды. Халидә Ләйләнең чәчләрен бармаклары белән сыйпый-сыйпый: «Бусы да өлгереп җитте, олы бала олы проблема», дип уйланып утырды.
Кызым, «мин ямьсез, китек көзге бәхетсезлек билгесе» дип кабатлап йөрсәң, нурлы йөзеңә дә кара болыт төсе иңәр, бәхет кошың да кулыңнан очып чыгар. «Матур матур күренмәс, сөйгән матур күренер» дип җырлый иделәр без яшь чакта. Мин, кызым, башка нәрсәдән куркам.
Ватык көзгедән дә куркыныч нәрсә бармыни дөньяда? диде Ләйлә, үзендә шаяртуга көч табып.
Әтиеңнең начар гадәте сиңа сеңә күрмәсен.
Акчасын кысып калдырамы?
Юк ла, дип, кулын селтәде әнисе.
Синең өстән йөриме, сөяркәсе бармы?
Анысына да түзеп булыр иде. Һич югында, рәхәтләнеп себеркесенең чәченнән өстерәп йөреп кайтыр идең.
Тилмертмә! Әйт! Яшь булсам да, ир-атның ике иң зур кимчелеген таптым бугай, диде кыз, йөзенә тантаналы, җиңүчел кыяфәт чыгарып.
Янәдән кызының тигез шома маңгаена куна башлаган җыерчыкларның тирәнәеп китүенә игътибар итте ана кеше.
Көнчелек, диде Халидә ханым, тавышын күтәрмичә генә. Сорауларыңны бирмичә, күзләреңне тондырмыйча гына тыңла. Алдан ук кисәтәм, сүз син уйлаган җенси көнчелек турында бармый. Буыннан-буынга күчә килгән бу торыш ике яклы үткен пычак кебек. Бер ягы бик файдалы, бәрәкәтле, үтемле. Анысы тормышны алып барырга ярдәм итә. Теге, чак кына «син ваткан» дип ычкындырмады, кызының әле һаман дымы кипмәгән күзләрен кызганып, үзен тыеп кала алды, көзгене кунакка барган җиребездән Рәис абыйларыңда күреп, Казанның кермәгән кибетен, айкамаган базарын калдырмыйча, нәкъ алардагы кебекнең игезәген эзләп тапты. Күрше прокурорның йортында су бассейны барын белгәч, үзебездә ясатты. Рәсми дәрәҗәгә омтылганда, бизнеста мин башкалардан калышмаска тиеш, мин талантлы дип, үзен ышандырып, шактый уңышка иреште. Иншалла, өстебез бөтен, тамагыбыз тук.
Бусы пычакның файдалы ягы дисәк, ә икенче ягы
Анысы белән кулны кисәргә, кешегә җәрәхәт ясарга мөмкин. Бусы аңлатуы да кыен көнчелек. Аның төбендә якыннарын артык ярату ята.
Бу җитешсезлек буламы инде, әнием?
Габбасовлар нәселендә баланы изгеләштерү ерактан килә, дип сүзен дәвам итте әнисе. «Бал татлы, бала балдан да татлы» дигән мәкаль әтиеңнең төп бер сыйфатын чагылдыра да куя. Үз дәвамын яратмаган ата-ана сирәк була. Габбасовлар исә балаларын аерым бер үҗәтлек, комсызлык, вакыты белән аның шәхси тормышына зыян китерерлек дәрәҗәдә яраталар. Апаңны да шул сыйфаты аркасында иреннән аертты. Исеңдә тот, әгәр ирең үз фикерле, укыган кеше булып, аның сүзеннән чыкса, үзенчә яшәргә омтылса, әтиең аны кабул итмәячәк. Иреңнән сине көнләшәчәк. Кызларын үзеннән бер адым да читкә җибәрмичә, үз янында гына тотар иде, мескенкәем. Габбасовлар бала мәсьәләсендә чирле нәсел, әтиеңдә бу чир аеруча көчле.
Бу бит әти безне ихластан ярата дигән сүз түгелме?
Күкрәк астында йөртеп үстергән балаларым миңа да бик якын. Сезгә куркыныч янаса, теләсә кемнең бугазын чәйнәп өзә алам. Тик ярату балага зарар китерерлек эгоизмга күчмәсен иде, кызым. Барысы да ул теләгәнчә яшәп, аның кубызына гына биеп торсыннар. Син, кызым, безнең сүзне тыңла, тик үзеңчә яшә. Минем кебек ир колы булып, аның көен көйләп яшәү, бәлки, дөрес үк түгелдер.
Әнисенең соңгы җөмләсе бер вакыйганы исенә төшереп, ирексездән Ләйләнең иреннәрен җәеп җибәрде. Халидә ханым үзе сөйләгәнчә үк җебегән кеше түгел. Дөрес, ул гаилә, тормыш төбенә җигелеп яшәү өчен яратылган. Кеше алдында ул бервакытта да ирен бүлдермәс, каршы әйтмәс. «Сахипҗан син хаклы, дөрес сөйлисең» дип тәкрарлаудан туймыйча, хуҗасының ирлек горурлыгына хилафлык китермәс. Үзләре генә калганда, ул үзен башкачарак тота, әйтәсен өздереп әйтә, теләген уздыра белә. Хәтта, Ләйлә фикеренчә, арттырып җибәрүгә дә күп алмый. Елмаеп алуына да бер вакыйганы исенә төшерү сәбәпче булды. Әтисе озак вакытка Мәскәүгә эш белән барырга, шунда калып, ял йортында иркәләнеп алырга җыенгач, шул хәбәрне колагы аша уздыруга, Халидә ханым кигәвен тешләгәндәй, урыныннан сикереп тора да, авыр эштән курыкмый торган йодрыгын Сахипҗанының борыны төбенә китереп куеп, куркыныч хәрәкәтләр ясый башлый. Әйтерсең лә, тәрәзәдән яшен ташы килеп кереп, Миндрахман абзый улының бите янында, ялт-йолт килеп, шомлы бию башкара.
Менә сиңа, анда тәртипле генә йөрмәсәң. Ял йортына сөйрәлчегеңне ияртеп китәсеңдер әле. Берәр нәрсә сизсәм, кара аны, малай. Йодрыкны күрсәтеп кенә калмам.
Зур бер коллективны эһ тә итмичә буйсындырып тоткан Сахип әфәнде югалып кала. Аңына килеп:
Син нәрсә, Халидәкәем, беркемгә алыштырмаслык мәңгелек ярым син минем, дип мыгырданып кына котыла.
Бу вакыйганың шаһиты Ләйлә теге вакытта сыер дуласа аттан яман дип кенә уйласа, хәзер утсыз төтен чыкмый, әнинең чыгырыннан чыгуының сәбәбе булгандыр дигән нәтиҗәгә килә.
5
Беркөнне Морад Ләйләгә телефоннан «кызым» дип эндәшә. Ошбу табышы үзенә дә ошады бугай, җае чыккан саен шул сүзне, төрле мәгънә төсмерләре салып, әле назлы, әле корырак, әле теләк уятырдай иркәләп кабатлавын белә. Күрәсең, ир-ат халкының ата булыр вакыты җиткәч, фәрештәсе җирдәге вазифасын исенә төшереп, шул сүзне әйтү ихтыяҗын уята торгандыр.
Тик Морад уртак гаилә кору турындагы тәкъдиме белән сузды да сузды. Үзе кандидатлыгын да яклады, Ләйлә кызыл дипломын кесәсенә салды. «Кызым», «кызымка» дип, Ләйләнең күңел түрендә бәхет кояшын ялтыратып ала да, янәдән уртак чәй эчү, иркәләү белән чикләнеп, сөйгәнен моң-сагышка салып, бер бүлмәле фатирына кайтып китә.
Ниһаять, Морад бөтен шартын китереп, уртак гаилә кору турында сүз каткач, Ләйлә булачак ире белән әти-әнисен таныштырырга булды. Дөрес, аның тәкъдиме барыбер романнардагы яисә совет чоры киноларындагы шикелле күтәренке, могҗизаи эффектлы булып чыкмады. Чираттагы очрашудан соң, капка янында үбешеп туйгач, Морад гадәти тавыш белән:
Кызым, безгә бергә яшәргә вакыт түгелме икән? Аерым яшәү генә сине туйдырмадымы? Кечкенә фатирымда синең кош мамыгы кебек очып, балерина кебек биеп йөрүеңне теләр идем.
Соңгы җөмләсе пыскып янган учакка коры утын ташлагандай тәэсир ясады кызга.
Бу мине кияүгә чыгарга чакыру буламы инде? Баш тартыр дип уйласаң, бик нык ялгышасың, абзыкай.
Икенче көнне Ләйлә, тантаналы рәвештә диярлек, Морадны әти-әнисе кырына китереп бастырды.
Булачак бабай белән кияү күзләренә карашып, ирләрчә каты итеп кулларын кысыштылар. Сахип киявенең үзеннән озынрак, кулының көчлерәк булуын хәтеренә алды. Морадка барыбер иде, ул бит Ләйләгә өйләнә. Башына ак яулык бәйләгән, кара күзле, түгәрәк иякле Халидә ханым белән баш селкеп кенә күрештеләр.
Минем кызым белән гаилә корып җибәрергә уйлагансыз икән. Бик яхшы. Иртәме-соңмы һәркемнең үз гаилә учагы кабынырга тиеш. Сезнең хакта сөйләп, мактап, Ләйләбез колак итебезне ашап бетерде инде. Төкле аягыгыз белән диләрме әле нәселгә яңа кеше килеп кушылганда, дип, сүзне Сахип башлап җибәрде.
Морад, артык иркенәеп, шатлык хисләрен бәйдән ычкындырып тормыйча гына:
Чынлап та, сез каршы килмәсәгез, без Ләйлә белән уртак фикергә килеп, гаилә корып җибәрергә булдык, диде.
Һәрвакытта иң кирәкле җирдә, тиешле сүзе белән чөй шикелле килеп кысыла белгән Халидә ханым:
Кызыбызны бик яратабыз, үзебезгә дә артык түгел. Син дә безнең кебек аны ихтирам итеп, иркәләп яшәт инде. Хәерле сәгатьтә, балалар, дип өстәде. Иренең күзен алартып куюына бик исе китмәде мишәр кавеме баласының. Ул бәхетле иде. Ахыры хәерле булсын.
Морад та Сахипның «туй расходларын үзем күтәрермен, кирәкле транспорт чаралары да миннән булыр» кебек сүзләренә эреп төшмәде:
Алдан ук килешеп куйыйк. Никах укытырга үземнең таныш мулланы алып киләм. Согуд Гарәбстанында укып кайтты. Туй чыгымнарын күтәрерлек хәлем бар, аспирантурага кергәнче, КамАЗ администрациясендә эшләгән идем. Бөтен чыгымнарны кыл урталайга бүләрбез Сәяхәт кылырлык та рәтем бар. Ул хакта күптән сөйләшенгән, диде дә, булачак хәләл җефете тарафларына мөлаем карашын иңдереп өстәде: Кайсы илне бәхетле ясыйсы килүе турында Ләйләм үзе әйтер.
Мондый мөстәкыйль, хәтта бөердән аңлашуның җаваплы урын биләгән Сахип Миндрахмановичка ошап бетмәгәнен аңлагансыздыр, кадерле укучым. Ялагайланып, шомартып сөйли белмәвенең үзенә киләчәктә шактый кыйммәткә төшәчәген гашыйк мәҗнүн күз алдына да китерә алмый иде.
Никах белән язылышу көннәрен көтү Ләйләгә ифрат озын-озак тоелды. Үткәндә калырга тиешле танышлары да тынгы бирмәделәр. Баскетболистын әйтми дә инде, беркөнне аңардан йөз чөергән Артур шалтыратты. Косасыны китерерлек дәрәҗәдә төчеләнеп, теге вакыттагы хатасы өчен үкенүе турында озак итеп сөйләргә исәбе бар иде дә, Ләйлә аны бик кискен, коры итеп бүлдерде. «Артур сине рәнҗеткән өчен мең тапкыр үкенәчәк» дип, аны тынычландырган әнисе хаклы булып чыкты.
Ләйләнең «беренче мәхәббәте» белән аңлашуны югары нотада өзүе булды, кесә телефоны янәдән телгә килде.
Кызымка, нихәл, исәнлек-саулыкмы? Кем белән шулай тәмләп, озаклап сөйләштең?
Ничек «тәмләп» сөйләшкәнне Морады тыңлап торса, бәлки, кызына шалтыратмас та иде. Нихәл итмәк кирәк, адәм баласы үзеннән тормаган сәбәпләр аркасында алдашырга, кәлтә еланы кебек өзгәләнергә мәҗбүр була. Кыен хәлләр туганда, хатын-кызның хыялы, акылына ярдәмгә килеп, хуҗабикәләрен коткарып куя.
Туй күлмәген тегәргә биргән ателье шалтыраткан иде. Озынлык, киңлек, төймә, каптырма, муен тирәсенең ачыклыгы, ябыклыгы кебек вак-төяк белән тәмам башымны катырдылар.
Ателье үзе шалтыратмагандыр инде, тегүче-мастер белән шулай озак сөйләшкәнсеңдер, шәт. Хәер, шундый чибәр кыз белән ателье үзе дә бик теләп сөйләшер иде, дип, Морад, үз шаяртуыннан үзе канәгать калып, трубканы тутырып көлеп куйды. Соң, күлмәк кайчан әзер булыр икән? Уңмаган тегүче аркасында туйны кичектерергә туры килмәсен тагы.
Бер-ике тапкыр булса да киеп, үлчәп карау мәҗбүри диделәр.
Сине әбәдкә, төшке ашка чакырмакчы идем. Ризамы? «Эһ» дигәнче килеп җитәм.
Әтисе, Алёша, Артур белән сөйләшүләрдән соң, үзе генә калу, фикерләрен тәртипкә китерү теләге Ләйләне янәдән алдашырга мәҗбүр итте. Бу уе каяндыр астан, аң төпкеленнән күтәрелеп, тел ачкычы бирде.
Морад, хәзер үк чыгып китә алмыйм шул.
Мондый җылы көнне нинди ашыгыч эш, мәшәкать бәйләп тота икән минем кызымның газиз башкаен өендә? дип телен чарлауны дәвам итте сөеклесенең нигә хафаланганын белмәгән булачак кияү.
Мин аш пешерә башлаган идем. Суыткычтан ит алып, әле генә кәстрүлгә салдым.
Минем эчемдә ач бүреләр улаганны белеп, аш пешерә башлагансыңдыр әле. Хәзер бер көпчәгем монда калса, икенчесе сезнең өй янына китереп җиткерер.
Ләйлә, ялганы тотылыр дип, чын-чынлап пошаманга төште.
Ике сәгатьтән генә өлгерер минем аш. Лучше мин аны сүндерим дә, берәр җирдә тамак ялгап алырбыз. Шулхәтле сагындым үзеңне, дип, сөеклесенең салпы ягына салам кыстыруны кирәк тапты.
Булды, кызым, сөйләштек, юлга чыгам.
Кыз фамилиясендә калу, туйдан соң кайда яшәү турында җитди сөйләшүләрне Ләйлә көннән-көн кичектерә килде. Менә никах көне дә килеп җитте. Яшьләрне кавыштыру, гаилә кору мәҗлесенә Сахип Миндрахман улы кияүнең сүзен җитдигә алмыйча, иң абруйлы мулланы үзе алып кайтты. Шул көнне Морад кунарга коттеджда калды. Халидә ханым иңе-буе бердәй киң тахтага урын җәеп, эчәсегез килсә дип, лимон суы кертеп, кадерлесе ягына кара күзләреннән нур көлтәсе бөркеп чыгып киткәч, үтеп киткән көн, мулланың тавышы, кунакларның үзләрен тотышы турында бик озаклап сөйләшеп утырдылар. Морад Ләйләнең киеренке халәтен аңлап, мәзәкләр сөйләп, хатынының кәефен күтәрергә тырышты. Гадәттә, Морадның иркәләүләреннән дөньясын онытып туарылып китә торган Ләйләгә әллә нәрсә булды. Никахлы ире биленнән кочаклап, муенына иреннәрен тидерүгә, тәне, бөтен күзәнәкләре бернәрсә тоймас дәрәҗәдә катып калды. Әйтерсең лә ул җанлы кеше түгел, ә дымлы мамык тутырылган капчык. Хатынының «әйдә соңрак, бүген сөйләшеп кенә утырыйк» кебек кипкән иреннәре арасыннан кысып чыгарган сүзләрен колагы яныннан уздырып, Морад аны чишендерүен белде. Киеренке гәүдәне ятакка күтәреп салгач та, аннан соң да еш-еш сулавын белгән ир, соңыннан:
Һм дип кенә куйды.
Нинди генә мәгънә юк иде ике хәрефтән торган бу ымлыкта. Гаҗәпләнү, ышанмау, рәнҗү, үкенү, сыктану, үпкәләү, гафу итүгә якын аңлау һәм тагын әллә нинди хисләр бар иде ошбу ыңгырашып куюда. Бик озак яттылар яшьләр сөйләшмичә, үз табышмакларын чишеп. Морад икенче якка әйләнеп яткач, Ләйлә бик кыюсыз гына аның ачык җилкәсенә кагылган иде.
Мин бик арыдым бүген. Йоклап алыйм әле.
Әлбәттә, икесе дә таң атканчы, күрше әтәче яңа көн туу белән котлаганчы күз дә йоммадылар. Халидә ханым, ишек шакып, иртәнге чәйгә чакырырга кергәндә, икесе дә өсләренә киенеп, аяк өстендә басып торалар иде. Туйны, бигрәк тә зөфаф кичен көтеп аласың, ә ул кояшлы көнне килеп яуган яңгыр кебек уза да китә.
Шул көннән «һм» Ләйләнең иң яратмаган ымлыгы, сүзе булып калды. Соңрак, чәче, күзләре, гәүдәсе белән әтисенә охшаган кызы солы боткасын яратмыйча «һм» дип куйгач, бер гаепсез баланы тиргәп, хәтта чәбәкләп алды Халидә.
Фамилия турында Ләйлә загс ишеген атлап керергә ике көн калгач сүз катты.
Морадкаем, минем сиңа бик зур үтенечем бар.
Рәхим ит, кызым!
Миңа әти-әни фамилиясендә калырга рөхсәт итмәссеңме икән?
Бу сиңа нәрсә бирә диик инде? Минем Сәлимуллиным ошамаган өченме?
Ләйлә үзенең дәлилләре турында күп уйланып, аклану, аңлату сүзләрен кат-кат кабатлап йөрсә дә, җавабы артык гади килеп чыкты.
Алар мине тәрбияләүгә, аякка бастыруга күп көч куйганнар, фамилияләрендә калу минем рәхмәтем, өлешчә бурычымны үтәү булыр иде.
Морадның бу аңлатуга карашы әзер иде.
Ата-ананың җир йөзендәге төп вазифасы бала үстерү, нәсел агачын саклау түгелме соң? Кешелек җәмгыяте фәлән еллар дәвамында шул язылмаган канун буенча яши. Гел элгәргеләр фамилиясенә, исеменә ябышып ятсак, барыбыз да Адамов, Әдәми, Адамян дип кенә аталыр идек.
Ләйлә Морадны мантыйк белән җиңә алмавын аңлагач, әти-әни «улыбыз булмагач, син хет фамилиябезне сакла» дип үтенделәр дияргә мәҗбүр булды.
Димәк, бу уй Сахип Миндрахманович башында туган.
Ләйлә сүзсез генә башын селкеде.
Үз фамилиям бик атаклы да, яңгырашлы да булмагач, мин риза. Тик бер шартым бар. Дусларым, таныш-белешләрем, хәтта туганнарым да бу гайре табигый хәл турында белергә тиеш түгелләр. Реклама булмасын. Ләйлә сөенеченнән баскан урынында сикеренеп, кулларын өскә күтәреп чәбәкләде.
Мең рәхмәт, Морад. Мине аңлавыңа шикләнмәгән идем. Син минем чын хуҗам да, зыялы дустым да.
Мәгәр загста көтелмәгән хәл килеп чыкты. Морад белән Ләйләнең чираты килеп җитүгә, залда кайгыртучан Сахип Миндрахман улының чакыруы буенча килгән татар һәм рус телләрендә тапшырулар алып баручы ике телеканал пәйда булды. Алар, кул кую, балдаклар киертешү, шампан шәрабы ачу өлешләрен төшереп алу белән генә чикләнмичә, яшьләрне сораулары белән интектерделәр.
«Сез кайда, ничек таныштыгыз?» дигән сөальгә Морад җавап бирергә тиеш иде.
Безнең очрашуны күкләр оештырды дип уйлыйм. Чөнки без һич уйламаган төштә, аэропортның көтү залында таныштык. Бер карауда гашыйк булдык һәм гаилә корып, бергә яшәргә уйладык.