Гитлерның яшен тизлегендә Совет илен җиңү планы тормышка ашмый. Совет гаскәрләренең чигенгәндә дә фашистларны хәлсезләндерә барулары, аннары Мәскәү, Сталинград янында арт сабакларын укытулары, аларны икенче төрле җыр башларга мәҗбүр итә. Бары тик немецларның гына корал йөртергә хаклы булуы турындагы документ фашист архивының иң төптәге папкаларына салып куела. Киңәшмәләрдә «немец канын экономияләү йөзеннән» башка халыкларны да фашистка хезмәт иттерү идеясен ешрак сөйли башлыйлар. Сугыш сазлыгы гаскәрләрне төпкә суыра да суыра, һич кенә дә туя белми. Фронт көннән-көн күбрәк корбаннар сорый. Хәзер инде милләтенә, диненә карау юк, тик корал тотсын да Көнчыгыш фронттагы коммунистларга каршы барсын, һич югы партизаннарны юк итүдә катнашсын, объектларны сакласын, фронт өчен кирәкле башка эшләрне башкарсын.
Әнә шул шартларда фашистлар совет әсирләреннән гаскәри частьлар легионнар, шул исәптән «Идел-Урал» легионын төзергә карар итәләр.
НӘРСӘ УЛ ИДЕЛ-УРАЛ ШТАТЫ?
Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең дошман тылындагы патриотик эшчәнлеге, нигездә, әнә шул «Идел-Урал» легионы белән бәйләнгән. Шуңа күрә бу терминнарны аңлатып китү дөрес булыр, дибез.
Татар-башкорт халыклары тарихында XX гасыр башында Россия эчендә Идел-Урал Штаты дигән мөстәкыйль дәүләт төзү омтылышы булган.
Икенче бөтендөнья сугышы чорында Идел буе һәм Урал төбәкләре халыкларыннан аерым гаскәри частьлар оештыру башланганда, Идел-Урал Штаты төзү проекты яңадан өскә калка. Бу эшнең теоретиклары мәсьәләне түбәндәгечә аңлата: 1918 елда большевиклар Идел-Урал Штаты дигән милли республика төзүгә каршы төштеләр. Менә хәзер Германия СССРны җиңү белән, һичшиксез, мондый республика төзеләчәк. Бу көнне якынайту өчен, Идел Урал буе халыклары үзләре дә большевикларга каршы көрәш юлына басарга тиеш. Шул максаттан, махсус легион оешачак. Дәүләте булгач, армиясе дә булырга тиеш дип карар итәләр.
Әлбәттә, болар барысы да пропаганда максатында гына аңлатыла. Асылда исә, Гитлерның СССРны яулап алу һәм анда хакимлек итү планында татар-мөселман дәүләте төзү турында бернинди сүз булмый. Киресенчә, кыргый халык азиатларны мөмкин кадәр күбрәк юк итәргә, исән калганнарын эш колы, немецларның ялчысы итеп файдаланырга ниятлиләр.
Шулай итеп, Идел-Урал төбәгендә яшәүче милләтләр әсирләреннән торган легионга «Идел-Урал» исеме бирелә. Бу исемне немецларга шушы легионны төзүдә актив катнашучы татар эмигрантлары тәкъдим итә.
«Идел-Урал»ны урысча «Волга-Урал», «Волга-татар» легионы дип тә йөртәләр. Хөсәен Мөхәммәтовның шәхси җинаять эше документларында (19431969) башлыча «Волга-татар» легионы дип язылган.
КӨНЧЫГЫШ ТЕРРИТОРИЯЛӘР ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ
Сугыш башланганчы ук, Германиядә 1941 елның 31 мартында «Көнбатышта эшләү өчен Үзәк политик бюро» төзелә. Аны Көнчыгышка һөҗүм итүнең баш идеологы Альфред Розенберг җитәкли. 20 апрельдә ул «Көнчыгыш Европа киңлеген үзәкләшкән тәртиптә үзләштерү өчен» җаваплы кеше итеп билгеләнә. Бу максатта үзенә белгечләр җыя башлый. Соңыннан алар ул җитәкләгән министрлык составына кертелә.
Советлар Союзының фашистик Германия яулап алган районнары белән идарә итү бурычы Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгына тапшырыла. Ул 1941 елның 17 июлендә төзелә. Министр итеп А. Розенберг куела. Дөрес, бу эшләр белән Тышкы эшләр министрлыгы да шөгыльләнергә тели. Әмма Гитлерның 1942 елның 28 июлендә катгый рәвештә биргән фәрманы нигезендә ике ведомство арасында вәкаләтләр бүленә.
Оешу ягыннан министрлык өч төп, берничә ярдәмчел бүлектән гыйбарәт була. Герхард фон Менде җитәкчелегендәге «Кавказ бүлеге» Идел буе, Урта Азия һәм Кавказның төрки мөселман халыклары белән бәйләнештә тора.
Г. Менде 1904 елда Рига шәһәрендә туа. Гражданнар сугышы вакытында, әтисе большевиклар тарафыннан атып үтерелгән чакта, ул Германиядә була. 1927 елда Берлин университетына укырга керә. Урыс һәм төрки телләрен, Көнчыгыш Европаның икътисадын һәм тарихын өйрәнә. 1933 елда «Очерки по истории колонизации в Советском Союзе» дигән темага диссертация яклый. 1935 елда «Национальная борьба российских тюрков. Исследование национальной политики в Советском Союзе» дигән темага тагын бер диссертация яклый.
1936 елдан алып Берлин һәм Познань университетларында профессор була, төрки-татар халыклары буенча зур белгеч дип исәпләнә. Ул француз, инглиз, урыс, датчан, швед, норвегиялеләр, күп кенә төрки телләрне яхшы белә. Славян телләрендә аңлаша ала.
1936 елдан алып Берлин һәм Познань университетларында профессор була, төрки-татар халыклары буенча зур белгеч дип исәпләнә. Ул француз, инглиз, урыс, датчан, швед, норвегиялеләр, күп кенә төрки телләрне яхшы белә. Славян телләрендә аңлаша ала.
1943 елның җәендә Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгында үзгәртүләр була. «Кавказ» дигән бүлек «Чит халыклар» дигән исем белән йөртелә башлый. Ул киңәя, җитәкчесе булып Г. фон Менде кала. Ул баштан ук урыс булмаган халыклар белән сәяси хезмәттәшлек ягында тора. Әмма сугышның тәүге чорында бу ниятен тормышка ашыра алмый. Милли легионнар төзелә башлагач, ул бу эшкә җиң сызганып тотына. Сугыш ахырына таба немецлар яулап алган җирләр кими бара. Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгына да эш калмаган кебек була. Әлеге министрлык яңа шартларда Германиянең үзендәге совет әсирләре һәм безнең яклардан эшкә куып китерелгән халыклар белән шөгыльләнә башлый.
ТАТАР АРАДАШЧЫЛЫГЫ
Г. фон Менде сәяси мәсьәләләрдә һәр милләтнең үз җитәкчеләре булырга тиеш дип уйлый. Шулардан чыгып, 1942 елда арадашчы оешмалар төзелә. Аларга оккупацияләнгән җирләрдә һәм Германиянең үзендә хәрби әсирләр, эшчеләр, Көнчыгыш легиончылары белән эш итү бурычы куела. Башта Төркестан, аннары Кавказ халыклары, татар һәм Кырым татарлары арадашчылыгы оеша. Бу оешмаларның нигезен хәрби әсирләр белән эшләүче комиссияләр тәшкил итә. Аларны күп очракта яңача теркәп кенә куялар.
Арадашчылык составына сугышка кадәр Германиядә яшәгән эмигрантлар да кертелә. Сугышның башлангыч чорында алар белән эш итәргә теләмәсәләр дә, соңрак хәлләр кирегә китә башлагач, фашистлар бу адымга да барырга мәҗбүр була.
Арадашчылыктан тыш, Көнчыгыш халыклары белән эшләү өчен, Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгында «Көнчыгыш халыклары вәкилләре өчен үзәк» дигән оешма да була. Ул күбрәк техник мәсьәләләр, легиончыларны урнаштыру, киендерү, башка төрле тәэминат, Германия белән таныштыру өчен сәяхәтләр оештыру өлкәсендә эшли.
Татар арадашчылыгы Татарише Миттельштелле (соңрак Татарише Лейтштелле, ягъни татар җитәкче оешмасы органы дип тә атала) 1942 елның 1 ноябрендә оеша. Аның җитәкчесе итеп Хайнц Унглаубе билгеләнә.
Ул 1904 елда Помераниядәге Анклам шәһәрендә туган. Әтисе шушы шәһәрдә бургомистр була. 1923 елда гимназия тәмамлый. Берлинда һәм Грайфсвальдеда хокук фәнен өйрәнә. Туып үскән һәм укыган шәһәрендә адвокат булып эшли.
Ул сугышка кадәр Көнчыгыш халыклары турында берни дә белми. Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгына да очраклы рәвештә генә эләгә. Сәламәтлеге начар булу сәбәпле, хәрби хезмәткә алынмый. Шуңа күрә аны ярдәмче отрядка куялар. Әмма юридик белеме булгач, аны хәрби әсирләр белән эшләү комиссиясенә җәлеп итәләр.
Сугышның беренче айларында озак кына вакыт Польшаның Остров-Мазовецкий лагеренда эшли. 1941 елның августында ул А. Майер-Мадер дигән майор белән таныша. Бу майор үзе җитәкләячәк хәрби берләшмә өчен әсирләр арасыннан ышанычлы кешеләр эзли. Ул Унглаубега әсирләрне милләтләренә карап бүләргә һәм шул нигездә Германия ягына тартырга дигән фикерне әйтә. Бу идея белән Унглаубе мавыгып китә. 1942 елның мартында ул Көнчыгыш халыклары белән эшләү буенча махсус укулар үтә. Аннары профессор фон Менде тәкъдиме буенча Татар арадашчылыгы җитәкчесе булып китә.
Бу арадашчылык штатында якынча 2030 кеше исәпләнә. Алар арасында татарлар һәм немецлар да була. Башта Унглаубеның урынбасары булып Шәфи Алмас эшли, аннары аны Гариф Солтан алыштыра. Гариф 1942 елның августында Әхмәт Тимер ярдәме белән Патрикен лагереннан азат ителә. Тимербулат, Рәис Самат, Сабит Кунафин, Шиһап Нигъмәти һәм башкалар да арадашчылыкның актив җитәкчеләреннән исәпләнә.
Сайлап алынган татарларның күпчелеге Вустрау аерым лагеренда әзерлек үтә. Германиянең Тышкы эшләр, Көнчыгыш, Пропаганда министрлыкларында, башка Германия учреждениеләрендә эшли.
Алга таба Унглаубены Көнчыгыш төрки СС хәрби берләшмәсе төзү эшенә дә җәлеп итәләр. Сугыш азагында ул берничә вазифа башкара.
1944 елның көзендә Татар арадашчылыгы җитәкчесе итеп граф, тарихчы һәм элекке дипломат Леон (кайбер документларда Константин) Стамати куела. Ул татарларга Унглаубега караганда да кырысрак мөнәсәбәттә була.
1945 елның 1 февраленнән Унглаубе күбрәк туган шәһәре Анкламда яши. Ул үз теләге белән арадашчылыкның бер бүлеге булган «Идел-татар» бюросы оештыра. Татар арадашчылыгының Даргибель, Цемпин, Кринкедагы махсус лагерьларына күзәтчелек итә. «Идел-Урал» өчен офицер кадрлары әзерләү белән шөгыльләнә.