1945 елның 1 февраленнән Унглаубе күбрәк туган шәһәре Анкламда яши. Ул үз теләге белән арадашчылыкның бер бүлеге булган «Идел-татар» бюросы оештыра. Татар арадашчылыгының Даргибель, Цемпин, Кринкедагы махсус лагерьларына күзәтчелек итә. «Идел-Урал» өчен офицер кадрлары әзерләү белән шөгыльләнә.
Арадашчылыклар Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгы бүлекләре булып тора. Әмма тора-бара аларның кысалары тарая. Шуңа күрә 1943 елның икенче яртысында тагын бер бәйләүче, арадашчы штаблар милли комитетлар төзелә башлый.
МИЛЛИ КОМИТЕТЛАР
Әлбәттә, Гитлер Германиясе сугыш башында СССР халыкларының бернинди вәкиллегенә мохтаҗ булмый. Мондый вәкиллек тоту аларны сәяси партнёр дип тану булыр һәм милли-социалистик стратегия кысаларына сыймас иде. Әмма фронттагы хәлләр тора-бара икенче төрле уйларга мәҗбүр итә.
Башта немецлар милли вәкиллекләрне «Милли комитет» дип атарга рөхсәт итми. Аларны «бәйләүче штаб», «комиссия» кебек нейтраль терминнар белән атыйлар. Татар вәкиллеге, 1944 елда рәсми оешып, «Идел-Урал төрки-татар көрәш союзы» дип атала.
Тик 1945 елның мартында гына дүрт Кавказ һәм Кырым татарларының Берлин вәкиллекләре «Милли комитет» дип игълан ителә.
Комитетлар немецларның каты контроле астында эшли. Андагы җитәкчеләрнең сәяси карашлары төрле, гаять чуар була. Шуңа да каршылыклар, ызгышлар даими рәвештә туып тора. Бәхәсләрне басу өчен, немецларга күп көч куярга туры килә. Бу бәхәсләр милли лидерларның абруйлары төшүгә китерә. «Имин» дип аталган Төркестан милли комитеты лидеры үзбәк Вәли Каюмхан һәм башка лидерлар арасында кискен көрәш бара. Хәтта берчак аны физик юк итәргә йөриләр. Азәрбайҗан, әрмән комитетларында да каршылыклар туып тора.
ТӨРКИ-ТАТАР КӨРӘШ СОЮЗЫ, ЯГЪНИ ТАТАР КОМИТЕТЫ
1944 ел барышында Германиядә беренче татар вәкиллеге оеша. Гади телдә аны «Идел-Урал комитеты» дип йөртәләр. Аның җитәкчесе булып Әхмәт Тимер тора. Ул 1936 елдан бирле Германиядә яши. 1941 елда Гамбург университетында диссертация яклый. Беркадәр Берлин университетында татар телен укыта. Профессор фон Мендега Россияне өйрәнү университеты өчен төрки-татар китапханәсе төзешергә ярдәм итә. 19411943 елларда Германия Тышкы эшләр министрлыгының радиопропаганда бүлегендә эшли.
Әмма Ә. Тимер бу комитетны озак җитәкләми. Башка комитетлар җитәкчеләре арасында барган ызгыш-талашлардан туеп, Германиядән Төркиягә китә.
Татар комитеты җитәкчесе итеп Шәфи Алмас тәгаенләнә. Аны бу оешманың президенты дип тә йөртәләр. Алмасны бу вазифага куйганда, төрле карашлар, аны яратып бетермәүчеләр дә күп була. Әмма ул чагында аңардан да кулай кандидатура табылмый. Бу вазифада эшләү дәверендә аны алыштыру турында да озак кына баш ваталар. Әмма төрле ягын уйлап, янә калдыралар. Шәфи Алмас бу постка теше-тырнагы белән ябышып ята. Ул, үзен алыштырырга җыенуларын сизгәч, фон Менде исеменә хат язып, үзе җитәкчелегендәге комитетка тагын да киңрәк вәкаләтләр бирүне сорый.
Шәфи Алмасның тулы исеме Габдрахман Гыйбадулла улы Галиуллин була. Ул 1885 елда Татарстанның Дөбьяз районында туган. Аның ерак бабасы Шәфи исемле булган, шуны үзенә псевдоним итеп алган.
Ул сәүдә белән шөгыльләнә, Мәскәүдә, Казанда, Ырымбурда кибетләр тота, Гражданнар сугышы вакытында Төркиягә эмиграциягә китә, шул ил кешесенә әверелә. Бераз вакыт Төркиянең Мәскәү илчелегендә эшли.
1928 елдан алып ул Германиядә яши. Берлинда күчемсез милек туплый, сәясәт белән ныклап шөгыльләнми.
Сугыш башлангач, немецлар аны үзләренең пропаганда чараларына тарталар. Ул Германиянең халыкара радиосында эшли.
Шәфи Алмасны немецлар түбәндәгечә бәялиләр: ул немецча әйбәт сөйләшә, башкаларга карата ачу йөртми, яшьләрне сәяси үстерүдә ярдәм итә.
Милли комитетлар, шул исәптән Татар комитеты, Татар арадашчылыгы каршында оештырыла һәм алар контролендә була. Бу юридик расланган оешма булмый, ә эшне җәмәгать башлангычында алып бара. Комитетка кергән хезмәткәрләр хезмәт хакын төп эш урыныннан алалар. Аларның төп максаты совет Көнчыгыш халыклары вәкилләренең немец хәрби һәм гражданлык учреждениеләре белән тыгыз бәйләнешен урнаштыру.
Комитет вәкилләре хәрби лагерьлардагы комиссияләр составында эшлиләр, лекция белән чыгыш ясыйлар, Татар арадашчылыгы өчен исемлекләр төзиләр, легионны үзгәртеп оештыру буенча тәкъдимнәр белән чыгалар, пропаганда эшләре, газета-журналлар чыгару белән шөгыльләнәләр.
ТАТАР КОРЫЛТАЕ
ТАТАР КОРЫЛТАЕ
1944 елның 35 март көннәрендә Грайфсвальд шәһәрендә Идел Урал халыклары вәкилләренең корылтае (съезды) үтә. Бу сугыш чорында Германиядәге татар вәкиллеге оештырган иң күләмле чара дияргә кирәк. Корылтайда «Идел-Урал» легионыннан һәм арадашчылыктан 200 гә якын делегат катнаша. Утырышлар өчен бу тирәдәге шәһәр җыелышлары үтә торган иң зур зал бирелә. Съездда бик югары дәрәҗәдәге немец чиновниклары, Көнчыгыш легионнары офицерлары, башка халыклар вәкилләре катнаша. Көнчыгыш легионнары командующие генерал Ральф фон Хайгендорф, Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгының бүлек мөдире фон Менде, «Идел-Урал» легионы командиры Оскар фон Зекендорф, эшче батальоннар командиры полковник Боллер һ. б. чыгыш ясый.
Шәфи Алмас доклад белән чыга. Ул «Идел-Урал» легионының эшчәнлеге турында сөйли, киләчәктә Идел-Урал Штатын төзү, шулай итеп, татар халкына мөстәкыйль дәүләт бирү идеясен күтәрә.
Фикер алышуларда «Идел-Урал» легионының күп җитәкче кадрлары катнаша. Делегатлар өчен бик бай мәдәни программа оештырыла. Анда «Идел-Урал» легионының культвзоды да катнаша. Съездда «Идел-Урал төрки-татар көрәш союзы»ның эш программасы кабул ителә. Корылтайда Татар комитетының яңа составы, аның җитәкчесе итеп яңадан Шәфи Алмас сайлана.
Президиум составына 11 кеше керә. Алар арасында Салих Фәйзуллин, Гариф Солтан, Кашапов, Вафин, Иван Скобелев, Шакир Алкаев, Галим Айдагулов, Ишмаев, Исламголов, Кунафин була.
Бу кешеләрнең кайберләре, сугыш беткәч, чит илгә качып исән кала. СССРга каршы пропаганда оешмаларында эшләүчеләр дә була. Икенчеләре безнең гаскәрләр килгәч кулга алына, төрле срокларга сөргеннәргә озатыла.
Шәфи Алмас 1945 елның гыйнварына кадәр Татар комитеты президенты булып эшли. Аннары Гитлер Германиясенең җиңелүен чамалап, Швейцариягә кача. 1954 елда шунда вафат була.
Ул киткәч, «Идел-Урал төрки-татар көрәш союзы», асылда, җитәкчесез кала. Бу чорда күпчелек документларга Татар арадашчылыгы җитәкчесе Л. Стамати кул куя.
МИЛЛИОНЛАГАН ӘСИРЛӘР
Сугышның беренче айларында безнең яктан югалтулар искиткеч зур була. Германиядә миллионлаган хәрби әсирләр туплана. СССРның оккупацияләнгән районнарында һәм Кызыл Армиянең алдынгы частьларында көчле герман пропагандасы бара. Украина, Белоруссия, Балтыйк буе республикаларының кайбер вәкилләре немецлар белән хезмәттәшлек итә. Кызыл Армия солдатлары һәм офицерлары арасында да үз теләкләре белән немецлар ягына чыгучылар шактый була.
1941 елның июль уртасына ук Кызыл Армия миллионга кадәр солдат һәм офицерын югалта. Шуның 724 меңе әсирлеккә эләгә.
1941 елның ноябрендә оккупацияләнгән көнчыгыш территорияләр эшләре министры Альфред Розенберг мәгълүматлары буенча лагерьларда 3,6 миллион хәрби әсир тотыла. 19441945 еллардагы мәгълүматларга караганда, совет хәрби әсирләре саны 5,7 миллионга җитеп, шуларның кимендә 3,3 миллион чамасы үлгән яисә җәзалап үтерелгән дип исәпләнә.
Инглиз, француз, американ әсирләрнең хәлләре ярыйсы була.
Ә менә совет әсирләре коточкыч шартларда яшәүгә дучар ителәләр. Алар башта һөҗүм итүче немец армияләре карамагында булалар. Ә ул армияләрнең әсирләрне ашату, карау мөмкинлекләре булмый.
Безнең әсирләр күп очракларда ачык һавада йоклый, авырулардан һәм ачлыктан меңәрләп кырыла. Кайбер тарихчылар әсирлеккә эләккәннәрнең 60 процент чамасы үлгән дип исәпли. 19411942 елгы кышкы суык болай да кыен хәлдәге әсирләрнең хәлен тагын да авырайта.
Польшадагы Ченстохово лагерендагы төрки әсирләрнең 30 мең кешедән 2 меңе генә исән кала дип исәплиләр. Икенче бер чыганакта сугышның беренче кышында ачлык һәм авырулардан Урта Азия халыклары әсирләренең өчтән ике өлеше, кайбер чыганакларда хәтта 85 проценты кырылуы турында әйтелә.
Гитлерның, үзләреннән тыш, башка халыкларны кимсетеп карау теориясе дә тискәре роль уйный. Җәзалау командалары еш кына әсирләрне шунда ук юк иткәннәр.
Менә шушы хәлләр әсирләрне еш кына дошман белән бәйләнешкә керергә, легионнарга, СС гаскәрләренә язылырга этәргән. Өстәвенә 1941 елның җәй-көз башында вербовка комиссияләре йөри башлый. Алар әсирләргә, безгә хезмәт итсәгез, рәхәт яшәрсез дип, алтын таулар вәгъдә итәләр.
Германиянең пропаганда машинасы Кызыл Армия солдатларына немецлар ягына чыгарга өнди, шул юнәлештә зур үгет-нәсыйхәт эшләре алып бара. 1942 елның май декабрь айларында гына да 80 меңгә якын совет солдаты һәм офицеры, немецларга бирелеп, алар ягына чыга. Әлбәттә, күбесе немец пропагандасының тәмле теленә алданудан һәм немецларны яратканнан түгел, ә үлемнән куркып, шушы адымга бара.