Ватанга тугры калдылар - Хайдар Файзрахманович Басыров 5 стр.


КӨНЧЫГЫШ ХАЛЫКЛАРЫ ЛЕГИОННАРЫ

Шулай итеп, сугыш башлангач, немецлар ягында йөзләгән мең әсирләр, дистәләгән мең качып чыгучылар туплана. Аларны асрау, тукландыру, каядыр урнаштыру зур проблемага әйләнә.

Аларны файдалану мәсьәләсендә өстән күрсәтмә булмый, аптырагач, кайбер командирлар, үзләренә җаваплылык алып, «Хивис» дип аталган ярдәмче подразделениеләр оештыралар. Үз теләкләре белән немец ягына чыккан элекке безнең солдатлар тәрҗемәче, конюх, снаряд ташучы, кухня эшчесе, ат йөртүче һәм башка вазифаларны үти. Үзәк Армия командующие фон Браухич «Хивис»лардан махсус урыс ярдәмче көчләре оештыру инициативасы белән чыга. Гитлер мондый эш турында ишетергә дә теләми, әмма Көнчыгыш фронтта «Хивис»лар саны 1015 процент тәшкил итә. Тора-бара тормыш үзенекен итә. «Хивис»лар рәсми танылу ала, аның статусы билгеләнә, анда йөрүчеләр хәтта хезмәт хакы ала башлыйлар.

1941 елның сентябрь урталарында ук Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгы башлыгы Розенберг вермахтның югары командалыгына мөселман әсирләрен башкалардан аеру кирәклеге турындагы тәкъдим белән мөрәҗәгать итә. Чит ил эшләре министры Риббентроп 2 октябрьдә бу идеяне яклавын белдерә. 1941 елның 14 октябрендә мөселман әсирләрен башкалардан аерырга һәм Балтыйк буе, Украина, Польша җирләрендә алар өчен махсус туплау лагере төзергә дигән рәсми приказ килә.

1941 елның августыннан лагерьларда комиссияләр эшли. Аларның саны ике-өч дистәләп була һәм үз эчләренә биш йөзләп кешене ала. Бу комиссияләргә баштарак немец чиновниклары һәм ышанычлы элекке эмигрантлар гына керә. Аннары хезмәттәшлек итәргә теләгән әсирләр дә кертелә. Бу комиссияләр әсирләрне, тикшереп, кая куярга икәнен хәл итә, тикшерелгән һәркемгә анкета тутырыла.

Ниһаять, 1941 елның ноябрь уртасында Гитлер төрки легионнары төзүне хуплый. 1941 елның 22 декабрендә кабул ителгән карарда Көнчыгыш халыкларыннан дүрт легион (Төркестан, Әрмән, Грузин, Кавказ мөселманнары) төзергә карар ителә. Бераздан соңгысы Азәрбайҗан һәм Төньяк Кавказ легионнарына бүленә.

Моннан тыш, 1942 елның язында Украинада 162 нче пехота дивизиясе каршында янә биш легион төзелә: Грузин, Төньяк Кавказ, Әрмән, Азәрбайҗан, Төркестан. 1942 елның маеннан 1943 елның маена кадәр дивизия каршында егерме биш поход батальоны, ике көчәйтелгән ярым батальон, җиде төзелеш, өч запас батальон төзелә. 1943 елның апрелендә дивизия «Кыр дивизиясе» исемен ала. Ул яртылаш немецлардан, яртылаш СССР халыклары вәкилләреннән тора. Бу дивизия партизаннарга каршы җәза операцияләрендә катнаша. 1944 елның гыйнварында Төньяк Италиягә озатыла. Махсус «Идел-Урал» легионы бу дивизия составында булмый. Әмма Төркестан легионы составында татарлар булуы ихтимал.

Вермахт командалыгы 1942 елның 13 гыйнварында Төркестан һәм Кавказ мөселман легионнарын төзи башлау турында приказ бирә. 8 февральдә Грузин һәм Әрмән легионнарын төзү турында приказ чыга.

Легионнарны оештыру буенча штаб төзелә. 1943 елның 23 гыйнварында бу штабны «Көнчыгыш легионнар командованиесе» дип атыйлар. Аның командующие итеп генерал Хайгендорф билгеләнә.

«Идел-Урал» легионы соңрак оеша. Без бу турыда аерым бүлектә сөйләрбез.

Легионнарга җәлеп итү, ягъни вербовка эшләре «дулаглар» дип аталган күчеш лагерьларында бара. Аларны Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгының комиссия әгъзалары оештыра. Әсирләргә тәэсир итүдә камчы һәм прәннек ысулы кулланыла. «Легионга күчсәгез, яхшы ашарсыз, матур киенерсез, иректә йөрерсез, милли йолаларыгызны үтәрсез, дин тотарсыз, урыслардан изелмәссез, диләр. Әгәр шушы шартларга риза булмасагыз, лагерьда каласыз һәм озакламый ачка үлеп, череп бетәчәксез», дип аңлаталар. Әлбәттә, үлем хәленә җиткән әсирләргә мондый пропаганда бик үтемле була.

Әлегә хәтле безнең күп кенә язмаларда әсирләрне легионнарга тик көчләп китергәннәр дигән фикер үткәрелә. Бу дөреслеккә туры килеп бетми. Әлбәттә, бу эштә беркадәр басым да булган. Дөресрәге, легионнарга җәлеп итү ирекле-мәҗбүр итү тәртибендә барган.

Немец хезмәтенә күчәргә теләүчеләрнең күпчелеге иң элек башлангыч лагерь аша үтә. 1942 елның җәеннән Остров-Мазовецкий лагере әнә шундый вазифаны үти. Аннары беренчел лагерьга күчергәннәр, татарлар өчен Седльце А лагере шундый вазифаны үти. Азактан легиончыларны төп лагерьга күчерәләр.

Легионнар оештыру буенча кагыйдәләр кабул ителә. 1942 елның җәй-көзендә Польша җирендә аларны оештыру төгәлләнә.

Төркестан легионына үзбәк, казах, төрекмән, таҗик, кыргыз һәм башка халыкларның вәкилләре керә. Варшава янындагы Легионово урынчылыгы аларның оешу ноктасы буларак хезмәт итә.

Легионнар оештыру буенча кагыйдәләр кабул ителә. 1942 елның җәй-көзендә Польша җирендә аларны оештыру төгәлләнә.

Төркестан легионына үзбәк, казах, төрекмән, таҗик, кыргыз һәм башка халыкларның вәкилләре керә. Варшава янындагы Легионово урынчылыгы аларның оешу ноктасы буларак хезмәт итә.

Кавказ мөселманнары легионына азәрбайҗаннар керә һәм аны соңрак «Азәрбайҗан легионы» дип йөртәләр. Аларның төп лагере булып Радом тора.

Төньяк Кавказ легионына абхаз, адыгей, чиркәс, кабарда-балкар, карачай, чечен, авар һәм тагын да Кавказның егермегә якын башка милләтләре керә. Аларның төп лагере булып Весёла тора.

Әрмән легионына, нигездә, әрмән әсирләре кертелә. Аларның төп лагере Кулавада була.

Грузин легионына грузиннар, аджарлар, осетиннар һәм башкалар керә. Аларның төп лагере Крушинода була.

«ИДЕЛ-УРАЛ» ЛЕГИОНЫН ОЕШТЫРУ

Сугышка кадәр үк немецларның Идел буе, Урал халыклары белән кызыксынуы зур була. Сугышта әсирлеккә эләккән башка төрки халыклар белән беррәттән татарларны да махсус лагерьларга туплау башлана. Әмма «Идел-Урал» легионы башка легионнар белән чагыштырганда соңрак төзелә.

1942 елның 1 августында Гитлерның штаб-квартирасыннан штаб начальнигы Кейтель кул куйган приказ килә. Анда Идел буе һәм Казан татарлары, башкорт, татарча сөйләшкән чуваш, мари, удмурт, мордвалардан легион төзергә кирәклеге әйтелә. Приказда бу халык вәкилләрен махсус лагерьларга җыярга, хәрби әсирләрне немецлар ягына тарту буенча эшне көчәйтергә кушыла. «Идел-Урал» легионының статусы башка шундый берләшмәләрнеке кебек аларны сугыш хәрәкәтләрендә, аеруча партизаннар хәрәкәт иткән районнарда файдалану кирәклеге әйтелә. 1942 елның 15 августында чыккан приказда бу идеяне тормышка ашыру буенча практик эшләр, конкрет күрсәтмәләр бирелә.

Легионны төзү буенча практик эш 1942 елның 21 августында башлана. Төзелү урыны итеп Радом янындагы Едлино лагере сайлана. Анда легион өчен кирәк-ярак һәм корал килә башлый. Янәшәдәге Седльце лагере элек тә төрки халыкларының әсирләрен туплау урыны булган. Ул ике кисәккә бүленгән: Седльце А, Седльце Б.

Беренче өлеше татар әсирләрен туплау урыны була. 1942 елның июленә, легион төзү турында приказ чыкканчы ук, биредә 2550 татар әсире исәпләнә.

1942 елның 6 сентябрендә «Идел-Урал» легионына байрак бирелә. Бу көнне берләшмәнең оешу, туган көне дип исәпләнә.

1942 елның 8 сентябрендә «Идел-Урал» легионы Көнчыгыш легионнар командалыгы штабы һәм генерал-губернаторлыкның хәрби округы командующие карамагына тапшырыла.

Әсир татарлар башлыча Седльце А лагеренда туплана. Аннары аларны Едлинодагы легионга озаталар. Бераздан Демблин да беренчел лагерь хезмәтен үти (307 нче шталаг). 1943 елның 1 сентябрендә анда, әйтик, 1800 татар булуы билгеле. Татарлардан тыш, биредә шулай ук азәрбайҗаннар һәм Төньяк Кавказ халыклары вәкилләре була. 1944 елның башында, Көнчыгыш легионнарын Франциягә күчергәч, гомумберенчел лагерь ролен Варшава янындагы Легионово лагере үти. 1944 елның мартыннан яңадан Седльце А (366 нчы шталаг) һәм Нехрыбка (327 нче шталаг) лагере төзелә.

Сентябрь уртасында генерал-губернаторлык хәрби командующиеннан «Идел-Урал» легионы турында беренче статистик мәгълүматлар алына. 1942 елның 8 сентябрендә легионга язылырга теләк белдерүчеләр саны 2629 кеше була. Болардан тыш, Польшаның оператив районнарыннан 7370 татар хәрби әсире китерелә. 1942 елның 1 октябрендә легионга беренче немец вәкилләре (1 офицер, 54 унтер-офицер, 18 солдат) килә. 15 сентябрьдә легиончылар өчен тәрҗемәчеләр курсы эшли башлый. 1942 елның 1 октябреннән 1943 елның 1 гыйнварына кадәр тәүге ике батальонны оештырырга карар ителә. Әмма алар беркадәр соңрак оеша.

«Идел-Урал» легионының командиры итеп майор Оскар фон Зекендорф тәгаенләнә. Ул 1875 елның 12 июнендә Мәскәүдә туган. Урысча, инглизчә, французча, кытайча әйбәт сөйләшә, бик үк шәп булмаса да, украин һәм испан телләрен дә белә. Соңрак аңа подполковник званиесе бирелә.

Аның легионны күпме вакыт җитәкләве төгәл генә билгеле түгел. Архивларда 1944 елның 12 маенда аның Көнчыгыш легионнар штабына күчүе турында сүз барган документ саклана. Шулай ук аның төрки офицерларны һәм тәрҗемәчеләрне әзерләү мәктәбендә командир булганы билгеле. 1945 елның 1 гыйнварында да эшләгән әле.

Легион белән җитәкчелек итә башлаганда, аңа 67 яшь була. Шулай булуга карамастан аны отставкага җибәрмәгәннәр. Мөгаен, аның тырышлыгы, зур тәҗрибәсе эш өчен кирәк булгандыр.

Ул, чыннан да, легион оештыруга җитди тотына. Беренче чиратта милли офицер кадрлар әзерләү эшенә керешә. Ул бу җәһәттән 1943 елның 25 гыйнварында җентекләп язылган аналитик документ әзерли. Аныңча, легион офицерлары, беренче чиратта, әсир төшкән Кызыл Армия командирларыннан әзерләнергә тиеш, укымаган, тар карашлы, җитәкчелек тәҗрибәсе булмаган гади легиончылардан офицер ясау өчен, бик күп вакыт китәргә мөмкин. Кызыл Армия командирларын немец калыпларына кертү, тәрбияләү өчен, ул конкрет инструкция эшли.

Назад Дальше