Ватанга тугры калдылар - Хайдар Файзрахманович Басыров 6 стр.


Легион белән җитәкчелек итә башлаганда, аңа 67 яшь була. Шулай булуга карамастан аны отставкага җибәрмәгәннәр. Мөгаен, аның тырышлыгы, зур тәҗрибәсе эш өчен кирәк булгандыр.

Ул, чыннан да, легион оештыруга җитди тотына. Беренче чиратта милли офицер кадрлар әзерләү эшенә керешә. Ул бу җәһәттән 1943 елның 25 гыйнварында җентекләп язылган аналитик документ әзерли. Аныңча, легион офицерлары, беренче чиратта, әсир төшкән Кызыл Армия командирларыннан әзерләнергә тиеш, укымаган, тар карашлы, җитәкчелек тәҗрибәсе булмаган гади легиончылардан офицер ясау өчен, бик күп вакыт китәргә мөмкин. Кызыл Армия командирларын немец калыпларына кертү, тәрбияләү өчен, ул конкрет инструкция эшли.

Никадәр көч салса да, ахыр чиктә фон Зекендорфның тырышлыклары зур нәтиҗә бирә алмый. «Идел-Урал» легионына кую өчен, татар офицерлары җитми. Аптырагач, аларны немецлардан куялар. Алар легиончыларның телен дә, гореф-гадәтләрен дә, рухи халәтләрен дә аңламыйлар. Ә легиончылар үз чиратында моны үзләренә карата ышанычсызлык күрсәтү дип аңлыйлар.

Барлыгы җиде пехота батальоны төзелә. 825 номерлы беренчесе 1942 елның ноябрь азагында, 831 номеры белән йөртелгән җиденчесе 1943 елның көзендә оешып бетә. Алар турында аерым сөйләрбез.

НИЧӘ ХӘРБИ БАТАЛЬОН БУЛГАН?

Хөсәен Мөхәммәтов белән очрашып сөйләшкән вакытта, «Идел-Урал» легионында дүрт хәрби батальон булуы турында әйткән иде. Күп язучылар, журналистлар, тарихчыларның китапларында, язмаларында да шушы дүрт батальон булуы әйтелә. Һәм аларның язмышы турында күптөрле фикерләр була.

Искәндәр Гыйләҗевнең хезмәтләрендә, ниһаять, бу төрлелеккә чик куелды. Аның «Легион «Идель-Урал»» китабында (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005) һәр батальонга тулы характеристика бирелә. Искәндәр Аяз улы язганнар икеләнүгә урын калдырмый. Чөнки алар немец архивлары документларына нигезләнгән.

825 НЧЕ БАТАЛЬОН

Вермахтта һәр берләшмә оештырылган чакта, «штаммтафель» дигән документ тутырылган. Тәрҗемә иткәндә, бу сүз шәҗәрә мәгънәсен белдерә. 825 нче батальонның штаммтафелендә түбәндәге сүзләр язылган: «Идел-Урал» 825 нче пехота батальоны буларак, түбәндәге составта төзелгән: штаб, штаб ротасы, дүрт рота, кыр почтасының номеры 42683 АЕ. Генерал-губернаторлыкта хәрби округ командующие карамагында була. Гаскәри подразделение. Запас урнашу урыны Радом (Едлино лагере). Немец персоналы өчен 304 нче гренадер запас батальон, Плауэн». Батальон командиры итеп майор Цек билгеләнә. Батальондагы легиончыларның төгәл саны документларда күрсәтелмәгән. Әмма шуңа охшаган подразделениеләр белән чагыштырганда анда 900 ләп кеше булган дип уйларга кирәк.

825 нче батальон 1942 елның 7 сентябрендә оешкан дип исәпләнә.

1943 елның 23 февраленә каршы төндә батальон Белоруссия партизаннары ягына чыга. Без бу турыда II бүлектә сөйләрбез.

826 НЧЫ БАТАЛЬОН

Бу хәрби подразделениене 1942 елның декабрендә оештырырга уйлыйлар. Әмма ул 1943 елның гыйнварында Едлинода оеша. Батальон командиры итеп капитан Шермули тәгаенләнә.

825 нче батальон партизаннар ягына чыккач, 826 нчысын сугыш учагына ташларга теләмиләр һәм Голландиянең Бреда шәһәренә җибәрәләр.

Ул биредә хәрби объектларны саклау эшенә җәлеп ителә, башка кайбер эшләрдә дә катнаша. Мәсәлән, аерым төркемнәрне авылларга уңыш җыюда катнашу өчен җибәрәләр.

Тулы булмаган мәгълүматларга караганда, 1 сентябрьдә батальон Франциядә була. Хәрби карталарга караганда, 1943 елның октябреннән янә Голландиягә китерелүе ачыклана. Бу илнең берничә урынына күчерелә. Голландиянең яр буенда, Роттердам тирәсендә, Тетеренген монастыре районында була. Сугыш беткәндә, Голландиянең Родрехт шәһәре районында булуы билгеле.

Рафаэль Мостафин «По следам оборванной песни» (Известия, Мәскәү, 1974) китабында язганча, бу батальонда да восстание әзерләнә. Әмма фашистларның контрразведкасы подпольщикларның эшен өзә. Яшерен оешманың 26 әгъзасы кулга алына, атып үтерелә. 200 кеше штраф лагерена күчерелә.

Гази Кашшаф «По завещанию Мусы Джалиля» (Татар. кит. нәшр., Казан, 1984) дигән китабында, немец офицеры Валтер Хайзенның көндәлегенә таянып, шундый фикер әйтә: 1944 елның 6 сентябрендә 826 нчы батальон калдыклары ышанычсыз булганнары өчен тулысынча коралсызландырыла.

Бу фактлар инде 826 нчы батальонның да дошманны куандырырлык хезмәт итмәвен күрсәтә.

827 НЧЕ БАТАЛЬОН

Бу батальон 1943 елның 10 февралендә оеша. Командиры итеп капитан Прам куела.

Документларга караганда, әлеге батальон Украина партизаннарына каршы җибәрелгән. 1943 елның 22 июнендә Дрогобыч шәһәре тирәсендә була һәм 365 нче кыр комендатурасы карамагына бирелә.

Бу вакытта Көнбатыш Украинада Ковпакның партизан берләшмәсенә каршы немецлар сугыш алып бара. Бу максатта милли батальоннар, шул исәптән «Идел-Урал» легионының 827 нче батальоны да файдаланыла. Партизаннар чолгап алына, әмма алар Крыжовка, Чарна Клева авыллары янында чолганыштан чыга.

28 августта батальон штабы Стрыйдан Станислав (хәзер Ивано-Франковск) шәһәренә күчә. Роталар бу тирәдәге Долина, Надворная шәһәрләрендә дә була. 1943 елның 10 октябрендә Көнбатышка озатыла. Аның урынына 828 нче батальон килә. 1943 елның 13 октябрендә 827 нче батальон Франциянең Ланьон шәһәренә күчерелә һәм 7 нче Армия карамагына бирелә. 16 октябрьдә шушы шәһәрдән көньяк-көнчыгышка урнашалар.

827 нче батальонның Көнбатыш Украинадагы кылган гамәлләре немец командалыгының кәефен җибәрә.

1943 елның 18 октябрендә 365 нче кыр комендатурасында тутырылган документта шундый юллар бар: «Долина шәһәреннән көньяктарак хәлләр тыныч түгел, мөгаен, биредә көчле банда кыш чыгарга калачак. Бу бандаларга 827 нче татар батальонында булган 50 ләп кеше кушылды. Аларның сугышчан әзерлеге яхшы».

Рафаэль Мостафин язганча, 1943 елның июлендә батальонда восстание әзерләнә. Аның башында лейтенант Сәгыйть Мифтахов тора. Штаб ротасының ике взводы партизаннар ягына чыга ала. Ләкин Мифтаховның үзен соңрак фашистлар эләктерә һәм җәзалап үтерә.

Франциягә килгәч, 1820 октябрьләрдә 266 нчы немец дивизиясе командиры приказы нигезендә 827 нче батальонның сугышчан әзерлеге турында тикшерү үтә. Шуның буенча төзелгән документта түбәндәге юллар бар: «Күп легиончылар урысча түгел, тик татарча гына сөйләшә. Аларның уртача яше 2325.

Батальонның зур сугыш тәҗрибәсе юк. Франциягә килү белән, штаб ротасы һәм икенче рота командирлары партизаннарга кача. Үзләре белән 13 ме 28 ме кешене (әле тикшереп бетермәгәннәр) алып китә. Качуда өченче рота командиры да катнашкан дигән шик бар. Легиончыларның сугышчан әзерлеге корал белән эш итү, ату, тактик әзерлек канәгатьләнерлек».

Бу документта шулай ук, чит ил пропагандасын тыңлау ихтималлыгы бар дип, легиончылардан радиоалгыч тартып алу кирәклеге әйтелә.

Тагын бер кызыклы факт. Легиончыларга бер пар аяк киеме генә бирелгән. Шуңа күрә кайберәүләр аяк киемнәрен ремонтлаган чагында яланаяк йөриләр.

Батальонга тиеш булган 225 урынына 215 ат бирелә. Немец персоналының хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Әмма алар алдында зур кыенлыклар тора. Шуларның берсе немецлар белән татар легиончыларының тел белмәү аркасында үзара аңлашмаулары.

1943 елның ноябрендә 827 нче батальон, Бельгиягә күчерелеп, объектларны саклауда катнаша. Алар бу илнең берничә районына күчерелә.

828 НЧЕ БАТАЛЬОН

Бу батальон 1943 елның 1 апрелендә төзелә башлый, шул елның 1 июненә оешып бетә. Командиры итеп капитан Гаумиц тәгаенләнә.

Әлегә кадәр чыккан китапларда, язмаларда дүрт батальон оешуы бәян ителде. 828 номерлы дүртенчесен ни сәбәптәндер «штабной» дип йөртәләр. Мәгълүм булганча, штабной батальон юк, һәр батальонда штабной рота гына бар.

828 нче батальон, оешып беткәннән соң да, 1 сентябрьгә кадәр Едлинода калдырыла. 1943 елның 28 сентябрендә ышанычны акламаган 827 нче батальон урынына Көнбатыш Украинага җибәрелә. Әмма яңа килгән батальон да немецларның нервларын нык какшата.

Килүләренә бер ай тулыр-тулмас 1943 елның 20 ноябрендә ике рота командиры да партизаннарга кача, 25 татар легиончысы дисциплинар штрафка тартыла.

1944 елның 27 гыйнварында, гомумән, немецларның һушын алырлык вакыйга була: таможня постын саклаучы утызлап легиончы дежурлыктан соң җыелу пунктына кайтмый, ә үзләренең отделение командирын атып үтереп, икенчесен авыр яралап, партизаннарга кача.

Партизаннар һөҗүм иткәндә, легиончылар зур теләк белән төркем-төркем булып аларга әсирлеккә бирелә. Асылда, алар партизаннарга каршы сугышмыйлар, аларның разведчикларын исән-имин үз якларына үткәрәләр.

23 февральдә берничә татар легиончысы, немецлардан куелган взвод командирын коралсызландырып, партизаннарга китә. 19 апрельдә командалыкка 21 татар легиончысының качуы хәбәр ителә.

Мондый мисалларны тагын да китереп булыр иде. Бу хәлдән чыгу өчен, немецлар легион подразделениеләрен бер урыннан икенче урынга күчерергә ниятли. Әмма бу чара да хәлне үзгәртми, партизаннарга качулар дәвам итә.

Назад Дальше