Ватанга тугры калдылар - Хайдар Файзрахманович Басыров 7 стр.


Бу батальон 1943 елның 24 августында оеша. Командиры капитан Рауш. 1 нче батальондагы хәлләрдән сабак алып булса кирәк, 829 нчы батальон озак вакыт Едлинода калдырыла. 1944 елның февралендә аның Көнбатыш Украинада Скавина пунктында булуы документларда теркәлгән. 27 июльдә Мурованя пунктында булалар. 1944 елның 29 августында аны тарату турында приказ чыга.

830 НЧЫ БАТАЛЬОН

Бу батальонның оешу вакыты төгәл билгеле түгел. Әмма ул 1943 елның 1 сентябрь документларында күренә. Аны партизаннарга каршы җибәрергә немецлар хәзер инде куркалар. Ул Көнбатыш Украинада, Польшада оборона эшләрендә файдаланыла.

1944 елның июнендә Радомда гестапо 830 нчы батальонда хезмәт итүче унтер-офицерның эзенә төшә. Ул зур гына төркем белән качу оештырырга уйлаган. 20 кеше кулга алына, аларның 17 се, дәлил булмаганлыктан, иреккә чыгарыла. Гестапо бу хәлне Көнчыгыш отрядларында тикшерергә, мондый очраклар башкача кабатланмасын өчен, чаралар күрергә тәкъдим итә.

Әмма мондый чараларның да тәэсире булмый. 24 июньдә үк бер төркем легиончы, кул пулемёты, биш автомат, кул гранаталары, амуницияләр алып качып китә.

Архив материалларында батальонның соңрак төзелеш-сапёр эшләрендә файдалануы әйтелә.

831 НЧЕ БАТАЛЬОН

Бу батальон 1943 елның көзендә Едлинода төзелә. Документларга караганда, «Идел-Урал» легионының төп лагерен саклауны тәэмин итә.

1944 елның февралендә Варшава янындагы Легионово торак пунктында, төрки легионнарының беренчел лагеренда һәм офицерлар мәктәбендә дә шул эшне башкара.

Кайбер чыганакларда аның Көнчыгыш Германиядә Бауцен шәһәрендә «831 нче төрки батальоны» исемендә булуы әйтелә. Бәлки, аны үзгәртеп корганнардыр, ә бәлки, башка төрки частьлары белән кушканнардыр дип уйларга була.

1943 елның көзендә 832, 833, 834 нче батальоннарны төзү планлаштырыла. Кайбер документларда аларның оешып ятуы турында да әйтелә. Әмма кайда хәрәкәт итүләре турындагы документлар табылмаган.

ТӨЗЕЛЕШ, САПЁР, ТӘЭМИНАТ БАТАЛЬОННАРЫ

1943 елның 14 гыйнварында Польша җирендә татар төзелеш һәм тәэминат берләшмәләре төзү турында приказ чыга. Бу эшне Седльце лагеренда оештыру максаты куела. Анда «Идел-Урал» легионындагы төрле милләт вәкилләрен кертү карала. Бу исемлектә безнең халыкны, ни өчендер, «поволжские татары», «казанские татары» дип, икегә бүлеп күрсәтергә булганнар. Төзелеш берләшмәләренә 45 яшькә кадәрге хәрби әсирләр генә алынган. Алар медицина комиссиясе үтәргә дә тиеш булган. Беренче чиратта эшче һөнәрләре булган кешеләрне эзләгәннәр.

1943 елның 14 гыйнварында Седльце лагеренда, барлык эшләрне координацияләү максатында, 27 кешедән штаб төзелә. Анда күбесенчә немецлар була. 24 майда штаб Крушинога күчерелә. Төзелеш батальоннары Көнчыгыш легионнары командалыгы каршындагы махсус билгеләнгән офицер тарафыннан җитәкчелек ителә.

Татар төзелеш, сапёр, тәэминат батальоннары хәрби ныгытмалар, юллар, күперләр төзү һәм ремонтлау, минасызландыру, хәрби частьларга төрле җиһаз, азык ташу белән шөгыльләнә.

1943 елның 1 сентябрендә төзелгән отчётта эшче батальоннар түбәндәге санда-күләмдә була:

 18 нче Идел-татар төзелеш батальоны (командиры майор Деккерт) Көнчыгыш фронтта була;

 Варшава янындагы 522 нче тәэминат батальонында 3411 кешедән 1061 е Идел буе татарлары тәшкил итә;

 2 нче төрки эшче батальонында барлыгы 7144 кеше, күпчелеге төркестанлылар, шул исәптән дүрт татар ротасы, 2274 кеше исәпләнә;

 3 нче төрки эшче батальонында 6153 кешедән Львовта өч татар ротасы булып, аларда 637, 860, 982 кеше исәпләнә.

Күренүенчә, бу батальоннар сан ягыннан бик зур була, соңрак аларны «Төрки эшче бригадалары» дип атыйлар. Барлык батальоннарның командиры итеп полковник Боллер куела.

1943 елның көзендә Көнчыгыш легионнар командалыгы Франциягә күчә. Эшче батальоннар төзү штабы да таратыла. Аның карамагындагы сигез татар ротасы төрле эшче батальоннарына, янә Минск янындагы төзелеш роталарына бирелә.

Хайнц Унглаубе хатирәләрендә татар эшче батальоннарында барлыгы 10 меңнән артык кеше булуы әйтелә. Алар бик начар коралланганнар, Кызыл Армия һөҗүме вакытында алар Краков янында бик тиз таралып бетәләр һәм совет әсирлегенә эләгәләр.

КӨНЧЫГЫШ ЛЕГИОННАРЫ КӨНЧЫГЫШ СУГЫШ ХӘРӘКӘТЛӘРЕНДӘ

Немецларның Көнчыгыш легионнары оештырып, үзләренә хезмәт иттерү буенча өметләре тулысынча акланмый. Әмма алар өлешләтә булса да максатларына ирешәләр.

1941 елның ноябрендә, әле Көнчыгыш легионнар төзелгәнче, 444 нче төрки батальоны Перекопта һәм Днепр тамагында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 1942 елның җәендә «Бергман» («Горец») батальоны фронтка җибәрелә һәм 1943 елның көзендә Кырым тирәсендә сугышта катнаша. Герман командалыгы аның Кырым ярымутравындагы уңышларын билгеләп үтә.

1941 елның ноябрендә, әле Көнчыгыш легионнар төзелгәнче, 444 нче төрки батальоны Перекопта һәм Днепр тамагында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 1942 елның җәендә «Бергман» («Горец») батальоны фронтка җибәрелә һәм 1943 елның көзендә Кырым тирәсендә сугышта катнаша. Герман командалыгы аның Кырым ярымутравындагы уңышларын билгеләп үтә.

Герман чиновникларының берсе частьларда тикшерү эшләре белән йөри һәм Көнчыгыш фронтта һәр хәрби берләшмәдә 1015 процент Көнчыгыш легиончылары булуын билгеләп үтә.

Өч Төркестан батальоны Сталинград юнәлешендә сугышларда катнаша. Аларның күпчелеге һәлак була. Шушы ук легионның алты батальоны Берлин оборонасында катнаша.

19421943 елларда немецларның Кавказны яулап алу өчен барган сугышларда алты Төркестан, өч Төньяк Кавказ, биш Азәрбайҗан, дүрт Грузин, ике Әрмән батальоны катнаша.

836 нчы Төньяк Кавказ батальоны Харьков янындагы сугышларга җибәрелә. Азәрбайҗан батальоннары 1944 елның сентябрь-октябрь айларында Варшава восстаниесен бастыруда катнаша.

1942 елның сентябреннән 1943 елның гыйнварына кадәр «А» һәм «Б» Армияләр группасы зонасында төрле хәрби подразделениеләрдә Көнчыгыш легионнарының кыр батальоннары катнаша.

Туапсе юнәлешендә ике Төркестан, бер Грузин, Төньяк Кавказ, Әрмән батальоны, Нальчик һәм Моздок юнәлешендә ике Азәрбайҗан, берәр Грузин һәм Әрмән батальоны катнашуы билгеле.

«А» Армиясе группасы штаб начальнигы генерал-лейтенант Грайфенберг кайбер Көнчыгыш батальоннарының сугышчан көчен югары бәяли: «Ике Азәрбайҗан, бер Әрмән батальоны зур урманнар эчендә үзләре генә хәрәкәт иттеләр. Дошман отрядлары һәм бандалары белән уңышлы көрәштеләр», дип бәяли.

16 нчы моторлаштырылган дивизия командалыгының 1943 елның 7 гыйнварындагы приказында өч Төркестан батальонының уңышлары билгеләнеп, алар немец формасы кию өчен почётлы хокук алды дип бәяләнә.

Әмма Көнчыгыш фронтка җибәрелгән барлык батальоннар да герман командалыгының ышанычын акламый. Шуңа күрә 1943 елда аларны күпләп тылдагы эшләргә: партизаннарга каршы, тимер юлларны һәм торак пунктларын саклауга, таможня хезмәтенә һәм башкасына җибәрәләр. «Идел-Урал» легионы да шундый эшләргә озатыла.

1943 елның 24 апрелендә генерал-губернаторлыктагы хәрби округ командующие 5000 төрки легиончысын чик буе таможня хезмәтенә җибәрү буенча приказ бирә.

Шуның өч йөзе Көнчыгыш чикләргә, ә ике йөзе Украина белән Венгрия чигенә җибәрелә.

1943 елның яз-җәйләрендә берничә Азәрбайҗан, «Идел-Урал», Грузин һәм Төркестан батальоннары Украина партизаннарын юк итү операцияләренә җәлеп ителә.

1943 елның августында Львов тирәсендә аларның саны 31 мең кешегә җитә.

Әмма батальоннарда тәртип йомшара, күпләр сугышырга теләми, партизаннар ягына кача башлыйлар. Шуңа күрә ышанычсыз дигәннәрен кире легион базаларына җибәрергә мәҗбүр булалар. Акрынлап Украинадан Көнчыгыш легионнарын ала башлыйлар. 1944 елның җәенә алар анда бөтенләй калмый.

Легионнар төзүнең башында торган герман сәясәтчеләре һәм хәрбиләр 1943 елның ахырларында аптырашта калалар. Әсирләрдән төзелгән гаскәриләрнең күпчелеген фронтка җибәрерлек түгел. Партизаннарга каршы җибәргәч тә, күбесе качып бетә. Кыскасы, кайда гына куйсаң да, өметләр акланмый. Кызыл Армиянең уңышлы һөҗүме легионнарны таркатуга тагын да көчле этәргеч бирә.

Башка чаралары калмагач, немецлар легионнарны Көнчыгыштан Көнбатышка күчерергә, Атлантик валны саклау өчен җибәрергә булалар.

КӨНЧЫГЫШ ЛЕГИОННАРЫ ФРАНЦИЯДӘ

1943 елның 29 сентябрендә Гитлер барлык Көнчыгыш иреклеләрен Көнбатышка күчерү турында фәрман бирә. Шуның нигезендә герман генштабы Көнчыгыш легионнарын Польшадан Франциягә күчерү, аларны Көнбатыш армияләре группасы командующие карамагына бирү турында 1943 елның 2 октябрендә приказ чыгара. Күчерү түбәндәге тәртиптә барырга тиеш була: Грузин, Төньяк Кавказ легионнары, аннары Көнчыгыш легионнар командалыгы, алга таба Легионоводагы офицерлар мәктәбе, «Идел-Урал» легионы һәм тәрҗемәчеләр мәктәбе, Әрмән, Төркестан, Азәрбайҗан легионнары.

Әлбәттә, барлык легиончылар да Франциягә китеп бетми. Беркадәресе элекке урыннарда хезмәт итеп кала. Бу эшне башкару өчен, махсус ликвидация штабы төзелә, аның белән полковник Меллер җитәкчелек итә. Шушы максаттан Едлинода вакытлы беренчел лагерь төзелә. Китәргә тиешле барлык берләшмәләр иң элек шушында килә. Аларның ышанычлы булуын, сугышчан хәлен тикшерәләр. Җибәрергәме, таратыргамы икәнен хәл итәләр. Таратырга дигән очракта аларны аерым төзелеш һәм сапёр берләшмәләренә кушалар.

Назад Дальше