Аның белән бергә яши башлаганнан бирле, Билал бу хакта күп уйланды: нишләп мондый кеше булып үскән бу? Сәбәбе нидә?.. Ул унбиш яшьтән алып шәһәр җирендә үскән, шунда тәрбияләнгән. Шулмы төп сәбәп? Алай дисәң, табигатьне үлеп яраткан байтак шәһәр кешеләрен белә Билал.
Озак кына уйланганнан соң, инде менә ничәнче тапкыр Билал гел бер фикергә килеп туктала: канындадыр хикмәт, нәселендәдер. Кешене әнә шуңа күрә тиз генә үзгәртеп булмый торгандыр.
Раушания алга таба йөгереп китә, эчтәрәк матур яфрак яисә чәчәк күреп алса, агачларны аралый-аралый, шунда чума, югалып та кала, тагын йөгереп килеп чыга да әтисен җитәкли. Үзе чырык-чырык көлә, кулындагы яфрак һәм чәчәк букеты исә зурайганнан-зурая бара. Билал моңа бик канәгать. Раушаниянең шулай иркенләп чабуына, рәхәтләнүенә ул туктап-туктап сокланып тора, кайчак үзенең артык соклануына куркып китеп, «күз генә тимәсен» дип кабатлап куя.
Кая соң синең бик ямьле дигән җирләрең?! Безне шунда алып бар инде. Мондый урын безнең авылда да күп, туеп беткән чокырдан!
Галия бу сүзләренең Билалга ничек тәэсир иткәнен аңлый алмый, билгеле. Югыйсә акылы җитеп, үзенең ниндирәк сүз әйткәнен чамалый алса, менә хәзер, Билалны эзләп күпме чакрым җир килгәннән соң, әлеге салкын сүздән үзе дә чирканып китәр иде. Әмма аның бөтен холкы шундый инде: кеше күңеленең нечкә борылышларын тоймый, сизми ул үзе күргән туры таш юл буенча гына атлый. Шуңа күрә каты таш рәвешендә яшәгән әйберләрне генә күрә һәм аңлый ала да
Билал үзен эчтән адым саен кисәтә килде: «Түз! Бу бәхәсләшеп йөрү урыны түгел! Безнең арадагы бәхәс кызык түгел инде хәзер. Тагын ызгышу, әрләшү белән бетәчәк. Иң әйбәте дәшми түзәргә, чыдарга». Шуңа күрә тыштан битараф тавыш белән генә:
Бүтән ямьле урын юк шул инде монда диде.
Мондый урынны каян эзләп таптың син? Бусы инде көлү, артык әрсезләнеп, аңардан көләргә маташу иде.
Билал түзеп кала алмады:
Мин сине чакырып китермәдем! Йөрсәң кеше төсле генә йөр! Йөрмәсәң дип тукталды.
Куасың дамыни? Ялыңны боздыкмыни килеп?!
Билал, йөгереп барып, кызын җитәкләп алды:
Әйдә әле, кызым, әнә анда матур чәчәк күренә
Галия, сукмак уртасына баскан килеш, тагын мышкылдап калды.
Билал белән Раушания, агачларны, куакларны аралый-аралый, әллә кая алга киттеләр. Җиләк тә ашап алдылар, чәчәк тә җыйдылар, Билал да тынычлангандай булды. Бераздан алар Якты күлгә килеп чыктылар.
Нинди мату-ур диде Раушания, күрү белән исе китеп. Әти, тирән микән бу күл? Сине күмәме ул?
Күмә, кызым диде Билал, күңелендә инде бернинди ачу калмыйча. Бик тирән күл бу. Исеме дә бик матур Якты күл дип йөртәләр аны.
Алар сөйләшкәндә, артларыннан килеп җиткән Галия дә янәшә басты, ул да күлгә текәлде. Йөзе бераз ачыла төшкән кебек булды.
Якты күл бүген дә халык белән тулган. Бүген дә яр буенда бала-чага, карт-коры мәш килә. Эчтәрәк егетләр күренеп китә. Кайберәүләр өреп кабартылган резин матраста йөри.
Су керәбезме соң?
Бу сүз Билалның авызыннан чыгарга да өлгермәде, Раушания:
Керәбез, керәбез! дип сикергәли дә башлады.
Ә Галия дәшми дә, кымшанмый да басып тора бирде. Билал аның дәшүен дә, кымшануын да көтмәде, кызы белән суга кереп китте. Су күкрәгенә җиткәч, Раушанияне күтәреп алды, аны уйната, йөздерә башлады. Аның белән күңелле, рәхәт иде, бертуктамый шулай шаярып кына торасы килә. Раушания исә судан туярга уйламый да, чыркылдый-чыркылдый, әтисе кулында йөзә бирә. «Тагын, тагын!» дип, һаман эчкә, тирәнгә табарак күрсәтә. Аның сүзен тыңлыйм дип, Билал бер-ике мәртәбә чоңгылга да төшеп алды. «Пуф, пуф» килеп, көчкә чыктылар сайрак урынга.
Аларның күңелле уенын Галия тавышы бүлде:
Кызым, әйдә, чык. Сиңа озак су керергә ярамас.
Әмма Раушанияне болай тиз генә судан аеру мөмкин түгел иде. Ул әтисенә килеп ябышты: «Әйдә, тагын йөзәбез, әйдә!» дип, Билалны эчкә, тирәнгә табарак тартты. Билал, аңа ияреп, яңадан эчкә керде, алар тагын икәүләшеп чыркылдаша башладылар.
Озак юангач кына, Билал уйлап куйды: «Яр башында торган кешегә мондый эсседә бик рәхәт түгелдер Чыгарга кирәк». Раушанияне күтәреп, ул ярга чыкты, тегесе аның кулыннан ычкынырга теләп тартышты, һаман суга тартылды. Ә Билал, көлә-көлә булса да, аны җибәрмәде, тәнен сөртештереп, бергә-бергә киендерделәр. Киенгәч тә китәсе килмичә, барысы бергә тагын судагыларга карап тордылар. Билалның чишенеп, яңадан суга ташланасы килеп китте. Ләкин киенгәч инде кайтырга кирәк иде. Ул үзе генә түгел бит. Алар акрын гына югары менеп киттеләр.
Кайткач, бүлмәләренә кермичә, уңайлы креслоларга утырып хәл җыйгандай иттеләр. Мондый эссе көндә иң әйбәт урын хәзер менә шушы кебек иде. Кызык, үзе генә яшәгәндә, Билалның бу креслога беркайчан да утырганы булмаган икән. Нишләп микән? Аңа урманда, күл буенда рәхәтрәк булганмы әллә? Монда тукталып торырга туры килмәгәнме аңа? Чыгып киткән, кайтып кергән.
Билал үзалдына елмаеп куйды. Кайчагында ул тәрәзәдән генә дә чыгып китә иде бит әле! Аның белән бер өстәл янында утыручы танышлары моны күрсәләр яисә белсәләр нишләрләр иде икән?! Ушлары китеп егылмаслар иде микән?! Һәрхәлдә, ул чагында Билал белән бөтенләй сөйләшми башларга мөмкин иделәр. Һа, һа! Кызык та инде бу дөнья мин аларга кызык кебек, ә алар минем өчен кызганыч кешеләр Әллә дөньяның бөтен кызыгы да кешеләрнең әнә шулай төрле-төрле, бер-берсенә бөтенләй охшамаган булуларында микән?
Син миннән көлеп утырасыңмы инде шулай? Галиянең тавышын ишеткәч, ул сискәнеп китте.
Ю-ук, бер кызык искә төште дә шуннан көләм. Минем кайчагында тәрәзәдән йөргәнне белсәләр, мондагы танышлар нишләрләр иде икән дип елмаеп утырам.
Нигә, син тәрәзәдән дә йөрисеңмени? Галия аның уен-көлкеле сүзен бөтенләй икенче якка борып алды, Билал аптырап ук китте. «Ә бит чыннан да салкын акыллы кеше, тик кенә торганда, бер сәбәпсез көпә-көндез тәрәзәдән йөрүне аңлый алмый. Ул аны күз алдына китерә, башына сыйдыра алмый»
Әнә шундый уйламаган ятьмәләргә бик еш килеп каба иде Билал элек тә. Соңгы елларда ул моның ише очракларда дәшми генә котылу җаен тапкан иде. Шулай әйбәтрәк, тынычрак уза сыман.
Раушания, кызым, бар, тышта, чирәмдә уйнап тор әле әзрәк
Галия, икәү генә калып, ниндидер сүз башларга җыена иде. Раушания теләр-теләмәс кенә чыгып китте дә, ишекнең теге ягыннан яңадан башын тыгып:
Только сез ызгышмагыз! диде.
Билал аптырап тәмам телсез калды. Каян белә ул шундый сүзне? Моңа ничек акылы җитә аның? Аңа бит әле җиде генә яшь!
«Эх, дөнья!.. Кечкенә кызың шулай дип өзгәләнеп әйтерлек булгач, нинди тормыш инде ул! Эх, Раушания Әгәр бу дөньяда мин кем алдындадыр гаепле булсам, ул бары тик синең каршыңда гынадыр! Мин сине тормышның менә шундый әшәке якларыннан саклый, кечкенә чагыңда аралый алмадым шул. Безнең арадагы бөтен салкынлык, тарткалаш, ямьсезлек синең күз алдыңда, синең күңелең каршында барды Һәр очракта да дәшми калырга, салкын кан саклап, бүтәнрәк юл белән, салкын акыл белән хәл итәргә түземлегем җитмәде минем. Синең алда менә шул түземлегем җитмәгәнгә генә гаеплемендер мин. Ә сиңа бит бу яшьтә мондый сүзне әйтү түгел, аның барлыгын белү дә кирәкмәс иде!»
Раушания чыгып китте. Алар икәү генә калдылар. Кызык: тагын ни дип башлар икән Галия сүзен?
Кемгә өйләнергә уйладың инде?
Галия үзенең салкын яшькелт күзләрен Билалга текәде. Билал һәрчак курка, ятсына торган салкын һәм җансыз күзләрен.
«Күз кешенең күңел көзгесе» дип, ничек дөрес әйтәләр икән. Галиягә карата бу бигрәк тә туры килә иде. Эчендәге катылык, усаллык аның күзләрендә ничек ачык чагыла. Ә бит Билал бүтән күзләр барлыгын да белә: җылылык, акыллы тыйнаклык, хатын-кызга гына хас ягымлылык һәм кайгыртучанлык бөркеп торган күзләр Билал алар алдында һәрвакыт баш иде, бөтен йөрәге белән хөрмәт итте аларны. Андый бәхеткә ия ирләрдән, гаиләләрдән ихлас көнләште.
Әйе, Билалның биредә бер дә сөйләшү теләге юк иде. Шуңа күрә ул, тыштан бер сүз әйтсә, эчтән мең төрле уй уйлап утырды. Галиянең күзләре белән аны бораулап, барысын да белергә, белеп тынычланырга теләгән карашыннан качарга тырышып утырды.
Әмма куелган сорауга җавап бирми дә калып булмый инде. Бары тик рәвешен китерү өчен булса да дәшү, җавап бирү кирәк.
Мин сиңа мең мәртәбә әйттем бит инде! Менә тагын мең дә беренче тапкыр кабатлыйм: минем әлегә бернинди исәбем дә юк! Миңа бары тик аерылу гына кирәк! Мин бүтән алай яши алмыйм!
Нигә соң син минем шундый икәнне элегрәк, бала туганчы күрмәдең?!
Ике арада бәхәс килеп чыккан саен, Галия менә шул сүзен китереп кыстыра һәм Билалны гаепләп калдырырга тырыша. Ягъни «Сиңа гына ярамыйм инде!» дигән сүзе ул аның. Чыннан да, үзенең Билал әйткән сыйфатларын бер дә начар дип санау ягында түгел иде. Ул аларны заманчалык, егерменче гасыр кушканча яшәү дип исәпли. Шулай берчакны, хатын-кызга хас йомшаклык, тыйнаклык хакында Билал сүз кузгаткач, ул, кырт кына кисеп:
Син унсигезенче гасыр хатын-кызын күрергә телисең! дигән иде. Бу сүзләрне, мондый фикерне, күрәсең, алар эштә иптәш хатыннары белән бергә киңәшеп эзләп тапканнардыр. Галия үзенең бик күп кимчелекләрен әнә шулай дип акларга ияләнеп китте. Син хатын-кызны һаман мескен итеп, кыюсыз итеп, хәтта кол итеп күрергә телисең! Сиңа замана хатын-кызларының үзләрен иркен тотуы, кыюлыгы, азат булуы ошамый. Бу синең авылда туып үсүең, шунда формалашуың җимеше! Хәер, хәзер авылда да хатын-кызлар бик әллә ни баш биреп тормыйлар. Алар үзләре акча табалар, теләсәләр, ирләре белән яшиләр, теләмәсәләр, минут эчендә аерылып та китәләр!.. Шулай булмыйча соң!..