Син унсигезенче гасыр хатын-кызын күрергә телисең! дигән иде. Бу сүзләрне, мондый фикерне, күрәсең, алар эштә иптәш хатыннары белән бергә киңәшеп эзләп тапканнардыр. Галия үзенең бик күп кимчелекләрен әнә шулай дип акларга ияләнеп китте. Син хатын-кызны һаман мескен итеп, кыюсыз итеп, хәтта кол итеп күрергә телисең! Сиңа замана хатын-кызларының үзләрен иркен тотуы, кыюлыгы, азат булуы ошамый. Бу синең авылда туып үсүең, шунда формалашуың җимеше! Хәер, хәзер авылда да хатын-кызлар бик әллә ни баш биреп тормыйлар. Алар үзләре акча табалар, теләсәләр, ирләре белән яшиләр, теләмәсәләр, минут эчендә аерылып та китәләр!.. Шулай булмыйча соң!..
Билалның мондый фикерләрне әле бу хәтле үк ачык итеп ишеткәне юк иде. Хатын-кызның заманча булырга тырышуын ул әле һаман ниндидер бер юмористик нәрсә, чын тормышка әллә ни кагылмаган күренеш диебрәк уйлый иде. Аңа артык әһәмият бирми иде. Ә менә соңгы елларда Билал моның уен эш түгеллегенә ышана башлады. Җитәрлек дәрәҗәдә эчке тәрбия, күңел тәрбиясе алмаган хатын-кыз өчен «ирек, иркенлек» дигән нәрсәләр иге-чиге күренмәгән чәчәкле матур болын сыманрак күз алдына китерелә иде. Теләсәң кая бар, теләсәң кая кер, теләсәң ни эшлә сиңа беркем бер сүз әйтмәскә тиеш, янәсе! Үз эчендә бары тик хатын-кызлык дәртенең уянуын гына тойган, әнә шул дәрттән керер урын тапмаган, ә күңелендә бернинди җылылык, матурлык булмаган хатын затлары өчен «егерменче гасыр» дигән сүз бик тә җайлы сәбәп иде. Хатын-кыз буларак бөтен кимчелегеңне, тупаслыгыңны барысын да менә шушы сүзгә аударып калдырырга мөмкин.
IVБилал үз уйларыннан яңадан чынбарлыкка кайтты. Алар бит әле һаман шунда, коридорда утыралар икән. Бүлмәгә керергә, шунда сөйләшергә кирәктер бит инде
Әйдә, бүлмәгә керик
Хатыны сүзсез генә аңа иярде.
Бүлмәгә кереп икәүдән-икәү генә калгач, Галия әз генә йомшаграк, ягымлырак булып киткән төсле. Бәлки, яныма килер, шуның белән барысы да җайланыр, онытылыр дигән өмете дә булгандыр, ахры. Аның әкрен генә йомшак караватка барып утыруын, ир-атны ымсындыручан тавыш, интонация белән сөйләшә башлавын Билал шулай аңлады. Ләкин Билал нәкъ коридордагыча тәрәзә янына килеп басты да тәрәзә яңагына уң кулы белән таянган килеш тора бирде. Урманны, агач очларын күзәткән булды. Һәм үзе дә әллә ни уйлап тормастан борылмый гына:
Монда озак булырга җыенасыңмы инде? дип сорады.
Галия аның кисәк кенә болай дип соравын көтмәгән идеме, әллә чынлап та ишетмәдеме яңадан кайтарып сорады. Билал нәкъ шул ук тавыш белән шул ук соравын кабатлады. Бусына каршы Галия бер сүз дәшмәде. Аның мондый гадәте Билалга таныш үзе теләмәгәнрәк сүзләргә шулай дәшми кала ул.
Кичен дә шуңа охшашрак хәл булып алды. Кызлары йоклагач, Галиянең бик тә аңа якынаясы, иркәләнеп аласы килде. Ул ир-атны да сагынган һәм, шуннан файдаланып, үзенең хәлен дә көйләп җибәрергә ниятли, күрәсең. Тик Билалда аңа карата бернинди җылы хис тә тумады. Галиянең аны үзенә тартырга теләүләре нәтиҗәсез калды. Билал, башлаган китабын укып, диванында ятты да тыныч кына йокыга китте.
Билал янында тагын ике көн булдылар алар.
Ире аның янына килмәгән саен, Галиянең ачуы кабара, күңелендәге үче, нәфрәте арта бара төсле иде. Үзенең егерменче гасыр хатын-кызлары турындагы карашларын бозып, Билалны эзләп килүен, аның белән яңадан килешергә теләп йөрүен Галия эчтән бик авыр кичерә, үзе өчен түбәнлек саный, мыскыллану дип кабул итә иде. Аның көннән-көн ныграк ярсый, усаллана баруы кызы Раушаниягә булган мөнәсәбәтендә дә сизелде. Беркөнне Билал хәтта аның Раушаниягә нык кына сугып алуын да күрде. Күрде һәм шундук Галияне кулыннан эләктереп алып:
Хәзер үк гафу үтен!!! диде ул, үзе дә күптән ишетмәгән куркыныч тавыш белән йодрыгын төйнәп.
Галия гарьлегеннән кычкырып елап җибәрде. Аларның сөйләшүен ишетеп торган Раушания дә «Әни!» дип килеп ябышты. Ә иң нык кичергәне, бу хәлгә иң әрнегәне Билал булды. «Эх, эх! Нинди оят хәлләргә төште бит башым!..»
Түзә алмады, йөгереп тышка чыгып китте. Төн җитеп килсә дә, күл буена төшеп, озак кына су керде. Әле генә булып узганнарның барысын онытырга, тынычланырга теләде.
Уйлаган саен җир тишегенә кереп качарлык дәрәҗәдә Раушания алдында авыр, кыен, оят була аңа. Боларның барысына да Билал бары тик үзен генә гаепле итеп тоя. Вакытында кешене таный, аера, аңлый алмавының төп корбаны итеп ул Раушаниянең бер гөнаһсыз сабыйның бәхетсезлеген күрә.
Беркатлылыгы аркасында шундый зур бәхетсезлек килеп чыгасын Билал элегрәк башына да сыйдыра алмас иде. Ә хәзер менә ул күз алдында! Билал менә шушы ике ут арасында көячәк бәхет күбәләгенә өзгәләнеп карый. Һәм караган саен, аның йөрәгеннән кан саркып тама! Ул кан Билалның күз алдында күбәя, җыела, арта бара. Һәм әйтерсең әнә шул куркыныч кара кан диңгезендә Билал үзе дә, аңа бик кадерле булган икенче бер кечкенә җан иясе дә бата, төпкә китә бара.
Уйлаган саен җир тишегенә кереп качарлык дәрәҗәдә Раушания алдында авыр, кыен, оят була аңа. Боларның барысына да Билал бары тик үзен генә гаепле итеп тоя. Вакытында кешене таный, аера, аңлый алмавының төп корбаны итеп ул Раушаниянең бер гөнаһсыз сабыйның бәхетсезлеген күрә.
Беркатлылыгы аркасында шундый зур бәхетсезлек килеп чыгасын Билал элегрәк башына да сыйдыра алмас иде. Ә хәзер менә ул күз алдында! Билал менә шушы ике ут арасында көячәк бәхет күбәләгенә өзгәләнеп карый. Һәм караган саен, аның йөрәгеннән кан саркып тама! Ул кан Билалның күз алдында күбәя, җыела, арта бара. Һәм әйтерсең әнә шул куркыныч кара кан диңгезендә Билал үзе дә, аңа бик кадерле булган икенче бер кечкенә җан иясе дә бата, төпкә китә бара.
Билалны эзләп, ял йортына килү, шулай итеп, Галия көткән нәтиҗәне бирмәде.
Тагын ике көннән, Билал уйламаган-көтмәгән чагында, Галия, бик тыныч кына итеп:
Озат безне станциягә хәтле диде.
Әле яңа гына иртәнге ашны ашап кайтканнар иде. Раушания үзе алып килгән китабын тырыша-тырыша укый, ә Билал: «Өчәүләп күл буена төшәрбез, бәлки», дип тора иде.
Нәрсә әйтсен соң Билал аңа каршы? Тагын әзрәк торыгыз әле дисенме, булмастай нәрсәгә өметләндерсенме? Яисә Раушанияне күреп туймадым бит әле дисенме?! Үзе ташлап китеп, хәзер үзе сагынган, җибәрәсе килмәгән булып кылансынмы?..
Ул бер сүз дәшә дә, ниндидер бер фикер дә тәкъдим итә алмады.
Ул арада Галия кызына да җыенырга кушты.
Билал, төп бина янына барып, автобусның кайчан киләсен белде. Биредән станциягә еш йөриләр икән, берәр сәгать чамасы вакыт үттеме-юкмы, алар Якты күлгә кул болгап китеп тә бардылар.
Билалның якты күленнән бәләкәй аккош китте Кызы китте
Станциядә исә кирәкле поездны бик озак көтәргә туры килде. Ул кичкә таба гына килә иде. Вакытны ничек сузарга белми аптырадылар, әллә ничә мәртәбә вокзал янындагы ашханәгә кереп чыктылар, капкалап алдылар. Юлга дип, сумкага ашамлыклар салдылар, утырып та тордылар.
Поезд килеп, урыннарына кереп урнашкач, Раушания тагын үзәкне өзде:
Әти, ә син кайчан кайтасың?
Билал ни әйтергә дә белмичә тын калды. Күпмедер минут үткәч кенә:
Озак тормам, кызым, кайтырмын диде аны кочаклаган килеш, битләреннән үбә-үбә. Эченнән үзәге өзелеп елый-елый. Йөрәген парә-парә кискәли-кискәли.
Галия белән алар «Ярар, исән бул!» дип кенә саубуллаштылар.
Билал вагоннан чыгып китте һәм Раушания белән Галия утырган купе тәрәзәсе каршына барып басты. Билалның үз гомерендә әле беркайчан мондый авыр озату кичергәне юк иде шикелле. Бу озату үз тәнеңне, үз җаныңны икегә бүлеп, икесен ике якка җибәрү, аларны Сак белән Сок язмышына дучар итү шикелле иде.
Поезд китеп барды. Билалның бәхетле һәм бәхетсез ялгызлыгы торып калды. Ярты җаны булган Раушаниясе китте
Артык хискә бирелмәс өчен, поезд киткәч, бик озак тормады ул. Кире кайтырга автобус караштыра башлады. Автобус инде кузгалып бара икән, Билал кул болгый-болгый йөгергәч туктап утыртты. Ул яңадан Якты күлгә кайтты. Тик Билалда беренче килүдәге сыман шатлыклы, бәхетле тойгының эзе дә юк иде инде. Авыр, изә торган кыен бер эчке халәт иде анда. Гүя ул олы җинаять кылган. Вөҗданы, үз-үзе каршында гомере буе оялырлык бер начар эш эшләгән ул әйтерсең
Әйе, ул кызы алдында гаепле
Моны ул торган саен ныграк, тирәнрәк аңлый бара. Әнә шул уй, һич тынгылык бирмичә, йөрәген кисәкләргә телгәли. Бүген ул гомерендәге иң хәлиткеч һәм куркыныч адымны ясады.
Әй адәм баласы Күпме яшәсәң дә, никадәр укысаң да, һаман шыр юләр калган адәм баласы
ЛӘЙСИРӘIЧакырып телеграмма бирсә дә, Ләйсирәнең бирегә килә алуына ышанып бетми иде ул. Әмма аның килүен, менә хәзер үз янында булуын бик тә, бик тә тели иде! Ялгызлык тойгысы көчәйгән саен, Ләйсирәне ныграк сагына, зарыгып көтә иде. Гаиләсез дә калган, эшеннән дә китәчәк, дусларыннан да аерылачак Билалга инде Ләйсирә генә ярдәм итә алыр кебек иде. Күпме гомер күңел түрендәге өмет булып йөргән «Ул» менә шушы Якты күлдә чынга ашар сыман иде.
Бик нык теләгән нәрсә чынга аша, диләр.
Билалның да теләге тормышка ашты бит!
Ләйсирә, бүген дөньяның иң-иң гүзәленә әйләнгән Ләйсирә, бөтен кешедән ныграк сагынылган, катырак яратылган Ләйсирә бер матур иртәдә, чынлап та, Билал каршына килеп басты!
Менә ул, яп-якты иртә кебек балкып, шушы бәхетле көннең ләззәтле һавасында йөзгән төсле җиңел атлап, урман сукмагыннан килә. Өстендә җәйге ачык сарафан! Башында ак челтәрле, киң канатлы бик тә килешле эшләпә. Уң кулына ниндидер рәсем төшерелгән киндер букча тоткан. Адымнары җиңел дә, йомшак та, тигез дә һәм баш әйләндергеч серле, матур да!