Ул арада кызы килеп тә җитте, кочагына да ташланды! Билал элекке гадәте буенча аны югарыга күтәреп алды, нык, бик нык итеп кысты. Билалның тәне үзенең иң кадерле, иң яраткан җылысын тойды. Шушы кечкенә генә гәүдә аңа гомер буе җитмәгән, җитешмәгән җылыны, йомшаклыкны санаулы минутлар эчендә биреп өлгерде. Кызын озак, бик озак төшермәде ул кулыннан. Ә Раушания, инде бер килеп кочаклагач, артык назланырга күнекмәгән иде, тизрәк җиргә төшү, аягына басу ягын карады, башын, муенын боргалый башлады. «Төшим инде» диде. Билалның исә аны һич кенә дә үзеннән җибәрәсе килми иде.
Ниһаять, Раушания төште һәм, төшешли үк: «Әни тегендә сине көтә» дип, бармаклары белән Билалның коттеджына таба күрсәтте. Күрәсең, кызы, чирәмдә уйнап йөргән җиреннән күреп алып, әтисенең каршысына чапкан иде.
Билгеле, кызының бу кадәр җиргә үзе генә килә алмаячагын Билал аңларга тиеш иде инде. Ләкин «әни тегендә» дигән сүз аны, сөенешеп кызы белән атлап киткән кешене, тагын туктатып калдырды. «Аның белән ничек күрешсен инде ул хәзер Ташлап, качып кит тә, хәзер елмайган булып күрешергәме Нигә генә килде икән соң ул? Бу кадәр җиргә»
Ләкин бүтән чара юк иде. Раушания үзенең кечкенә куллары белән аны нык итеп җитәкләгән иде.
Алар кояштан, яктыдан караңгы коридорга килеп керделәр. Коридор башындагы холлда, креслода хатыны утыра иде. Янәшәсендә кечерәк чемодан һәм хатын-кыз сумкасы, тәрәзә аша каядыр еракка караган. Юлда килеп арыганмы, әллә Билал чыгарган борчу аңа шулай тәэсир иткәнме тартылып киткәндәй күренә. Билал керү белән шуларны искәреп алды. Ә Раушания, ишектән керүгә, әнисенә таба омтылды:
Әни, әни!.. Менә әтине таптым!
Шул сүзләрне ишетүгә, аларга таба борылган Галия мыш-мыш килеп елап та җибәрде. Кулындагы кулъяулыгы белән күз яшьләрен сөртергә тотынды. Күрәсең, алар кергәнче дә елап алган инде ул кулъяулыгы алай әзер булгач
Билал аңа якынайды һәм тәрәзә кырыена килеп басты. Арада бер-ике метр чамасы җир калды.
Килдеңмени?.. диде, тавышына усалрак төсмер биреп. Ул аңа әйтергә бүтән сүз таба алмады.
Галия бераз тынычланганчы, ике-өч минутлап вакыт үтте. Аннары ул кискен генә хәрәкәт белән күзләрен сөртеп алды да, шулай ук кыртрак итеп:
Килдек шул! диде. Әллә бездән качып котылырмын дип уйлаган идеңме?!
Монда хәзер Билалның каршы дәшүе дә, тагын нәрсәдер аңлатырга, төшендерергә тырышуы да кирәкми иде инде
Ул, тәрәзәдән күзен алмыйча гына:
Әйдәгез, алайса Ашап килик диде.
Раушания тагын аңа килеп сарылды:
Әти! Әти!.. Мин синең янга утырам, яме!
Билалның күзенә яшь килде. Тамагында да авыр төер иде. Аны көч-хәл белән үткәреп җибәреп:
Ярар, кызым, бергә утырырбыз, дип әйтә алды.
Әйберләрне тиз генә бүлмәгә кертеп куйдылар да өчәүләп ашарга киттеләр.
Өстәлдәшләре әле ашап китмәгән иделәр. Аларны:
О-о, кунаклар килгән икән! дип, ачык чырай белән каршы алдылар.
Саша исә:
Синең шундый кызың да бармы инде? дип гаҗәпләнеп куйды. Әллә аның үзенең баласы юк иде инде?.. Хәер, кеше ашыкмаска да мөмкин шул. Бөтенесе дә Билал шикелле булмас бит.
Официант кызга хәлне аңлатты Билал. Алар, мөмкин булган хәтле тату күренергә тырышып, бүтәннәрнең вак-төяк сүзенә кушылгалап, тыныч кына ашап чыктылар. Аннары инде коттеджга кайтырга кирәк иде. Режим буенча Билалга да, ерак юлдан килүчеләргә дә ял кирәк иде.
Әле ярый аның бүлмәсендә диван да бар. Галия белән Раушанияне Билал караватка яткырды, үзе диванга урнашты. Ашап кайткач, Галия аңа бер сүз дә әйтмәде, кызы белән генә сөйләшкәләп алды Билал. Ә Раушания әтисе белән яңадан бергә булуга шулкадәр нык сөенгән иде, бахыр, ул минут саен аңа килеп сырпаланды, иркәләнеп, уйныйсы килеп, Билалның өстенә үк менеп китте, әтисе белән шулай шактый шаярып алгач, әнисе:
Раушания, әйдә, йоклыйк инде, кызым дип, аны үз янына алды. Әтиеңә синең белән без кирәкмибез шул аңа. Әллә кемнәр, бүтәннәр кирәк аңа.
Яныннан Раушания китүгә, Билал тагын әлеге китабын алды. Икенче әйбәт хикәя эзләп табарга теләп, исемнәрен карап чыкты. Ләкин шул арада бер нәрсәгә төшенде: аның үткән атнадагы сыман тыныч көннәре бүтән булмаячак инде. Ә алдагы көннәре ничек, нинди булачак анысын да ачык кына күз алдына китерә алмый әле Билал.
Ә иң мөһиме, бүген-иртәгә булачак аңлашу нинди төс алыр, Билал әнә шуннан курка. Ниндидер керләнгән, пычранган нәрсәне яңадан актару, аңа орынасы килмәү, аннан чиркану кебек иде ул тойгы
Әллә ни озак йоклый алмады Билал. Урын үзгәртү ярамадымы, әллә икенче бер үзгәреш аның йокысын алган идеме ярты сәгать боргаланып ятканнан соң, торып юынырга булды. Кызы белән Галия әле йоклыйлар иде, арыганнар, күрәсең Өстен бөтенләй ачып ташлап, рәхәтләнеп йоклап яткан кызына Билал озак карап торды. Газиз, бик газиз иде бу җан аның өчен. Аңа болай гына карап тору да мөмкин түгел якынаеп үбәсе, иркәлисе, яратасы килә, Билалны ул түзеп тора алмаслык дәрәҗәдә үзенә тарта иде. Билал, иелеп, аның бер битеннән генә үбеп алды да тиз-тиз атлый-атлый юынырга чыгып китте. Тагын күңеле тула, тамак төбе кытыклана башлаган иде.
Юынырга чыккан җиреннән озак кына верандада утырып торды. Баш бернәрсә дә уйлый алмый, шулай ук әле тиз генә кереп юынасы да килми иде. Чөнки Чөнки инде хәзер аның барыр, ашыгыр җире юк.
Билал юынып кергәндә, кызы белән Галия дә уянып яталар иде. Билал матур итеп, балаларча киерелеп яткан Раушанияне күреп, ирексездән елмаеп җибәрде:
Әй әйбәт йокладың соң, әйеме, кызым!
Раушания бик ушына килеп җитмәгән иде, күзендә йокы иде әле, «ә-йе» дигән сүзенә башын гына какты. Кызының сабыйларча киерелүе дә, менә шушы хәрәкәте дә, кечкенә генә, нечкә генә гәүдәле сабыйның ап-ак урын-җир өстендә онытылып утыруы да Билал өчен инде күптән күрелмәгән, үтә тансыклаган, нык сагынылган күренешләр иде. Болар барысы да кайчандыр ул бик матур итеп күз алдына китергән, шулай булыр дип хыялланган гаилә тормышы дөньясыннан иде. Хәзер, аның гаилә тормышы дигән матур хыялы килеп чыкмагач, менә шушы аерым-аерым эпизодлар да Билалга искиткеч зур рәхәтлек, кешелек бәхете бирә иде. Шулай адәм баласы бәхет дигән нәрсәне бертөрле күз алдына китерә, ә чынлыкта гел башкача килеп чыга шул.
Галия юынып керде. Төзәтенде, рәтләнде. Раушанияне дә, урыныннан кузгатып, аягына бастырдылар.
Әйдә, берәр җиргә алып бар инде, күрсәт безгә! диде шуннан соң Галия.
Аның моннан тиз генә китәргә дә, ашыгып кына нәрсәдер сөйләшергә, нәрсәнедер хәл итәргә исәбе юк иде, ахрысы. Ул бирегә озакка килгәнгә охшый иде.
Йөреп керик диде Билал.
Үзе Раушаниянең кулыннан җитәкләп алды. Әйтерсең менә шушы куллар аңа хәзер бик кирәкле ныклыкны, тәвәккәллекне, кыюлыкны бирергә тиешләр иде.
Билал үзе йөри торган сукмактан аларны урманга алып чыкты. Зур капка ягын алар болай да килгән чагында күргәннәр иде. Ул як парадный саналгач, анда табигый матурлыкка бик урын калмаган. Юлның як-якларына очлары кыркылган топольләр утыртылган, түтәлләр ясалган, чакыру сүзләре язылган плакатлар, паннолар куелган. Кыскасы, ял йортының ул тарафында күзне иркәләрлек почмаклар тапмады Билал. Бинаның алгы ягы, артык тәртиптә булганга күрә, кай җире беләндер солдатлар яши торган хәрби шәһәрчекне хәтерләтә иде. Шуңа күрә ул мөмкин булган хәтле әлеге почмакка барып чыкмаска тырышты.
Кечкенә капканы узу белән, Билал үзенең кунакларын күлгә таба алып китмәде әле. Бераз урман күрсәтеп йөрткәч, иң ямьле урыннарда булгач кына, Якты күлгә китереп чыгару иде аның исәбе
Һәм ул аларны уң яккарак киткән сукмакка алып керде. Бу сукмак урман эченә керә дә тирән генә бер чокырга төшеп китә, аннары күлгә хәтле шул киң һәм рәхәт салкынча һава бөркелеп торган ямь-яшел чокыр төбеннән бара. Монда кешене әллә нинди серлелек, әз генә курку һәм кара урманда адашып калганда туа торган эчке шыкаю биләп ала. Ә бит хәзерге урманнарда мондый урынны бик сирәк очратасың, күбесе юл буендагы посадка кебек: үтәли күренеп, эчендә ни бары, ни югы ялтырап тора. Әйтерсең алар бүгенге кешеләрнең үзләре сыман: аз яфраклы, сыек кәүсәле, нечкә ботаклы
Әти, ә без кая барабыз, ә? Без кая барабыз?
Кызы аны бертуктаусыз шулай дип аптырата. Билал җавап бирергә ашыкмагач, кулыннан тарткалый. Ә Билал бу сорауга ничек җавап бирергә дә белми. «Урман карап йөрибез» генә дияр идең, бу гына бала өчен ят тоеладыр, мөгаен. Аңа бит үзләренең кая таба баруын белү кирәк. Кая килеп чыгарга тиешлекләре менә шушы нарасыйны күбрәк борчый. Ямь-яшел күлмәк кигән искиткеч матур күбәләкне.
Ә Галия үзалдына караган да тып-тын гына бара бирә. Аның өчен урман да юк, Билал күрсәтергә теләгән менә бу гаҗәеп урын да юк. Әллә эченнән нидер уйлап бара, әллә болай гына бара. Хәер, моның ише җирләргә аның артык ушы китмәвен Билал күптән белә бит инде, аның белән сигез ел торган кеше өчен бу яңалык түгел. Галия матур таш корылмаларга сокланып карарга мөмкин, оригиналь төзелгән йортларга көнләшергә мөмкин, ләкин табигатьнең, әлеге корылмаларга караганда, мең тапкыр соклангычрак могҗизалары аның күңел күзенә күренми. Ул аларны күрә дә, алар бирә алган эчке ләззәтне татый да алмый. Бу олы бәхеттән мәхрүм ул