Киноларда күргән чагында Билал кешеләрнең бер-берсе белән кочаклашып күрешүләренә ышанмый, бу аңа төчеләнү, артистлану булып тоела иде. Кайчагында, озак күрешмәгән дус-ишләре үзе белән кочаклашып күрешергә теләсәләр дә, ул уңайсызланып кала, кызара, боргалана, ничек тә ансыз гына үткәреп җибәрү ягын карый иде. Үзенең сагынуын нык итеп, олыларча ике куллап кул кысышу аша сиздерә, шуның белән бетерергә тырыша иде.
Ә менә монда бөтенләй бүтәнчә килеп чыкты.
Билал иртән бераз йөреп керим дип чыккан кеше сукмакның теге башында кызлар шәүләсе шәйләнгәч башта тукталып калды. Аннары аның күзләре шактый ерактан бик тә үз һәм сагынылган буй-сынны танып алды. Ә бераздан аның башына тәмам барып җитте:
Әйе, әйе! Бу Ләйсирә! Ләйсирә! Ләйсирә! Һәм менә шушы исем аны урыныннан әллә нинди тизлек белән куптарды да, әлеге сагынылган буй-сынга таба аякларын тигән җиргә тигезеп, тимәгән җиргә кагылдырып кына үтеп, йөгертеп алып китте!
Килеп тә җитте Билал, Ләйсирәнең җип-җиңел гәүдәсен күтәреп тә алды һәм нишләргә белмәгәннән урында бөтерелеп торды, шуннан соң нык, бик нык итеп Ләйсирәне үзенә кысты. Бөтен көче белән! Бар булган сагынуы, бөтен яратуы шушы кысуда сизелерлек итеп!
Юк, кинодагыга охшамаган иде бу очрашу!
Биредә озак, бик озак вакыт бернинди сүз дә булмады. Урман сукмагындагы бу бөек очрашуда нинди дә булса гадәти сүз әйтелә калса, аның әкияти серлелеге, тылсымлылыгы һәм хәтта йөрәк өчен кадерлелеге, якынлыгы да бетәр төсле иде.
Аннары да озак, бик озак вакыт үтте әле.
Алар әнә шулай, сәер генә кочаклашкан хәлдә, аруны-талуны онытып, озак басып тордылар.
Аннары, зәңгәр күктәге ике кош кебек очына-очына, Билалның бүлмәсенә кайттылар. Кайтып җиткәнче, аның кулын җибәрмәде Билал. Бүлмәсенә кереп барганда, стенадагы сәгатькә күзе төште, инде иртәнге аш вакыты да килеп җиткән иде! Ләкин Билалның һич тә ашханәгә барасы килми! Әле аның Ләйсирәдән күзен дә аласы килми! Әле ул аны кеше арасына алып чыгарга да теләми! Чөнки ул аны үзе бик тә сагынган!!!
Ләйсирә мин сиңа хәзер үзем чәй куеп эчерәм. Билалның бүлмәсендә электр кайнаткычы бар иде. Ә соңрак, мин сиңа карап туйгач, ашханәгә барырбыз.
Ә син миңа карап туя алмасаң, без бүген бер дә ашамабызмы?
Юк! Чөнки, синең белән чагыштырганда, ашау дигән нәрсә ул ерунда!
Ярый алайса Бу кадәр булгач, мин дә түзәрмен.
Билалның чәе тиз кайнап чыкты, алар Ләйсирәнең букчасындагы тәм-том белән чәй эчтеләр.
Чәй эчкәндә, Билал әйтеп куйды:
Бу арада минем баштан ниләр кичкәнен белсәң икән син, Ләйсирә
Ләйсирә, эчә торган чәеннән аерылып, Билалга карады.
Ниләр икәнен әзрәк чамалыйм мин, Билал.
Ә анда, шәһәрдә, бөтен ямьсез вак-төякне сиңа белгертәсе килмәде. Андый сүзләрне сиңа сөйлисе килмәде.
Күбесен мин болай да аңлыйм бит, Билал. Ул, кулын сузып, Билалның битенә кагылды. Бу минутта ул барысын аңлаучы хатын-кыз да, кызганучы ана да, иң ихлас дус та иде.
Чәйдән соң Ләйсирә бераз талчыкканын әйтте.
Син бит әле поездда да юньләп йоклый алмагансыңдыр, дип, Билал аңа урын көйләп бирде.
Ләйсирә ак җәймә астына сабый бала кебек бөгәрләнеп кереп ятты. Әзрәк тын яткач:
Ә син?.. дип сорады.
Билалга менә шулай аңа сокланып утыру да бик рәхәт иде, ул:
Ә мин менә шулай синең йокыңны саклап утырам, диде.
Ләйсирә яратып, рәхмәт әйткән төсле елмайды.
Аннары ул тыныч кына йокыга китте.
Билал, чыннан да, аның янында утыра бирде.
Үзенең Ләйсирәгә бәйле үткәне өзек-өзек, әмма якты эпизодлар булып күз алдына килде.
Менә Ләйсирәнең беренче курска укырга килүе Ә Билалның инде бетерә торган елы, соңгы курсы Ләйсирә белән алар бер концертта таныштылар. Бик ямьле, җылы май киче иде ул Алар тулай торакка кадәр җәяү кайттылар. Яфрак ярып утырган хуш исле ак каеннар арасыннан икесенең бергә:
Йөргән идек икәү нур кичеп
дип җырлап кайтуы бик истә калган.
Әй ул кичнең садәлеге! Әй ул вакытның уйсыз, борчусыз бәхете! Әй ул чак яшьлекнең студент булып күкнең җиденче катында йөргән еллары!
Аннары Аннары Билал укып бетерде. Ләйсирә Билалның соңгы имтиханына кочагы белән чәчәк күтәреп килде. Ул көнне Иделнең аргы ягына чыгып, кичкә кадәр табигать кочагында булдылар.
Тулай торактан китеп, аерым квартирада үзе генә яши башлагач та, Ләйсирә янына килеп йөрде Билал. Беренче кичкә охшаган шундый ук матур кичләре күп булды аларның. Ләкин Билалның кеше өендәге почмагына кермәскә Ләйсирә ничек тә булса җай таба иде. «Үпкәләмә инде, Билал Керербез әле Кергән чаклар да булыр» ди иде ул, ягымлы, йомшак итеп. Бөтен ачуны юып ала торган иттереп.
Тулай торактан китеп, аерым квартирада үзе генә яши башлагач та, Ләйсирә янына килеп йөрде Билал. Беренче кичкә охшаган шундый ук матур кичләре күп булды аларның. Ләкин Билалның кеше өендәге почмагына кермәскә Ләйсирә ничек тә булса җай таба иде. «Үпкәләмә инде, Билал Керербез әле Кергән чаклар да булыр» ди иде ул, ягымлы, йомшак итеп. Бөтен ачуны юып ала торган иттереп.
Тик ул сүзләргә чынга ашарга насыйп булмады шул. Алар юк кына сәбәптән үпкәләштеләр. Билал аның янына бармыйчарак торды, һәм һәм шул арада икенче берәү белән танышылды. Озак та үтми өйләнештеләр дә. Менә шулайрак килеп чыкты хәлләр
Укып бетергәч, Ләйсирә дә шәһәрдә калды. Башта сынлы сәнгать музеенда эшли иде, аннары күңелгә ошаганрак эш дип аларга күчте. Аңа бер бүлмә дә бирделәр. Кызы туып бер ел үткәч, Билал беренче мәртәбә ул бүлмәгә килгән иде. Зур-зур рәсемнәр, озын матур шәмнәр, төрле-төрле кыяфәттәге агач ботаклары, тамырлар, үсемлекләр белән тутырган иде бүлмәсен Ләйсирә. Әнә шуларны күргәч, әллә ничек булып киткән иде Билалга. Хатын-кызның ниндидер бер яшерен серен төшенеп алган кебек тоелды аңа шулвакыт. Үзенә нәрсәдер, нидер җитмәүне Ләйсирә шулай, үзе дә сизмәстән, үсемлекләр, матур рәсемнәр белән капларга, тигезләргә омтыладыр сыман иде. Авыр ук булып кадалган хакыйкатьне йөрәге белән сыкрап кабул итте ул вакытта Билал. Үзенең ни эшләгәнен әнә шунда гына бөтен тирәнлеге белән аңлап алды бугай ул.
Әмма Ләйсирә ниндидер үпкә ише нәрсәне аз гына да сиздермәде.
Билал белән ул үзен нәкъ элеккечә тотарга тырышты.
Йокыга киткән Ләйсирәнең үзен генә калдырып, Билал тәрәзә янына барып басты. Тәрәзә төбендә генә үсеп утырган юкәләргә текәлде. Ә күз алдында һаман тормышның узган чоры, ямьле чаклары. Нигә гел шулар истә кала икән?!
Ләйсирәнең кай арада торып аякка басуын искәрмәде дә Билал. Ул аяк очына гына басып килде дә йомшак куллары белән Билалның күзен каплады.
Ә үзе, көлә-көлә:
Сөйгәнең кем, әйт! ди.
Ә Билалның җавабы билгеле инде:
Ләй-си-рә! ди ул.
Кызга бу гына да аз тоела:
Өч тапкыр әйтмичә ышанмыйм!
Билал ялт кына борылды да яңадан Ләйсирәнең иреннәренә ябышты. Аннары гына, тыны бетеп, еш-еш сулыш ала-ала:
Ләйсирә! Ләйсирә!! Ләйсирә!!! диде.
Билалның ял йортындагы иң матур көне әнә шулай башланды. Аннары алар ашханәгә бардылар. Инде байтак соңарган булсалар да: «Минем иң кадерле кунагым килде, зинһар, аны сыйлагыз!» дип, официанткаларны күндерде.
Шуннан соң инде, кызынып ятарга җәймәләр, башларына эшләпәләр алып, күл буена киттеләр. Якты күлнең үзенә!
Билалның әле Ләйсирәгә шушы гүзәл урынны күрсәтәсе бар иде бит!
Үзенең дә Ләйсирә белән бергә шушы тылсымны яңадан ачасы, шул бәхетне өр-яңадан, яңабаштан кичерәсе бар иде аның!
Күл буена җитәкләп алып төште ул Ләйсирәне.
Алар тиз генә чишенеп аттылар. Ләйсирә ачык яшел төстәге тоташ купальниктан гына калды. Билал аның искиткеч зифа гәүдәсен, әле тәү кат күргәндәй, бик озак күзләре белән иркәләде. Үзе белән берни дә эшли алмый, күз карашын читкә, бүтән нәрсәгә юнәлтә алмый иде ул. Моны Ләйсирә дә сизеп алды.
Оялтасың бит, Билал Бик алай карама, зинһар
Шушы сүз аны ниндидер тоткынлыктан чыгарды.
Әйдә, башта су кереп чыгыйк, аннары туйганчы кызынырбыз, диде ул, Ләйсирәнең кулыннан тотып.
Яр буена килеп баскач, Ләйсирә шикләнебрәк калды. Ә Билал чыдап тора алмады, шундук суга ташланды, зур-зур колачлар белән эчкәре йөзеп китте. Аннары инде, ярдан шактый гына киткәч, борылып Ләйсирәгә күз салды. Ә ул һаман суга керә алмый тора икән әле. Үзе Билалга караган да елмая.
Билал, тавыш биреп, аңа ярдәм итәргә теләгәндәй:
Әйдә инде, курыкма! дип кычкырды.
Ләйсирә тагын да эчкәрәк керде, су аның тубыгыннан узды, аннан да югары күтәрелде. Аннары, уш китәрлек матур, назлы хәрәкәт белән ике кулын, бергә кушып, алга сузды да шул килеш йомшак кына итеп суга иелде һәм, су белән әллә ни арада уртак тел табып, аның үз дулкыны сыман булып, җай гына тирбәлә-тирбәлә, Билалга таба йөзеп китте. Ләйсирәнең суга шулай матур итеп керүен, искиткеч зифа буйның, гәүдәнең бу стихиясе белән поэтик матурлыкка кушылу тантанасын беркайчан да күргәне юк иде Билалның. Һәм мондый ягымлы, йомшак, матур, иркәли торган хәрәкәтне бүтән җирдә беркайчан күрә дә, таба да алмады Билал. Хәтта атаклы балериналарның иң гүзәл биюләрендә дә моның кадәр җанга якын, кадерле, күңелне тутырырдай камил һәм нечкә хәрәкәтне тапмады, күрмәде ул.